Кәрим Кара автор яңалыклары
-
16 гыйнвар 2026 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Әнә шундый фикерләргә килде Рамил, озак кына утырганнан соң. Ул арада коридорда эшкә килгән хезмәттәшләре күренә башлады. Ныклы карарга килеп, компьютерда язылган сүзләрне сөртте ул. Чиста бит кенә торып калды. Киләчәктә ул чиста биткә ниләр языласын бары югары көчләр генә белсә беләдер. -
14 гыйнвар 2026 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Зур булмаган җирдә өч авыл юкка чыккан. Татар, мескен, теше-тырнагы белән ябыша уч төбе хәтле җиренә, ябык сыерына, мүкләк кәҗәсенә. Аңа шул җиреннән башка яшәү юк. Күзалламый да ул башкача яшәүне. Һаман да шундыйрак караш саклана кайбер авылларда. Кызын-улын, акчалар түләп, югары уку йортында укыта да әти-әни, диплом алгач, баланы авылга кайтарта. Кыз булса, күрше авылдан да ерак яшәмәгән егеткә кияүгә бирә, егеткә дә читтән алырга рөхсәт юк, үзебезнекеләр арасыннан сайласын. Кайныйлар барысы бер казанда. -
13 гыйнвар 2026 - 13:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
– Больницада бер әйберне дә калдырмаска кушалар. Тагын кирегә киләсең икән, Аллаһ сакласын, – дип аңлатты үз гамәлен Рамилгә. Бу хатын-кызның хорафатларга ышануларына исең китәр. Кара песи дә шомга сала аларны, буш чиләкләр дә. Әгәр дә инде зиратка мәет озатканнарын күрсәләр, стенага менәр хәлгә җитәләр. -
29 декабрь 2025 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Ә чын мәхәббәт ул бөтенләй икенче була. Аның утында янганнар, андый илаһи хисләрне кичергәннәр каршында баш иярлек. Күпләренең исемнәре тарихта ташка басылып калганнар. Йосыф белән Зөләйха, Мәҗнүн белән Ләйлә, Фәрхәд белән Ширин, Ромео белән Джульетта. Бәшир дә шул исемлекне дәвам иткән хыялыйрак затлардан булган, ахрысы... -
24 декабрь 2025 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Хатынына сынап карап алды Рамил. Күз төпләре күгәреп чыккан, йөзе шешенгән, әллә елап та алгандыр. Йокы эләкмәгәнлеге күренеп тора инде мәгәр. Розалина килеп иренең кулыннан пакетын алды, аш бүлмәсенә таба үтте. – Чәй эчеп ал, яңарак кына эчкән идем әле мин. Хәзер кайнатырга куям... -
22 декабрь 2025 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Тирә-якта куе булып куаклар үскән иде, утырырга урын да табылды. Урталай сынган бетон плитәне ташлап калдырганнар икән. Шешә авызыннан гына берничә йотым йоткач, Симез кесәсеннән тәмәкесен алып кабызды, тирә-якка ачы төтен исе таралды. – Син каян беләсең Бәширне? Бобонны дип әйтүем, – дип беренче соравын бирде репортёр. Күңеле күтәрелеп киткән Симез кеткелдәп көлеп куйды. -
16 декабрь 2025 - 09:00
Бобон (повесть)
Кадерле ял көннәрен исраф итеп, монда туганлык җепләрен ныгытырга килеп йөрергә исәбендә юк иде Рамилнең. Розалинасы белән берәр шифаханәгә барырга планлаштыралар иде алар. Икесенең дә яллары бер вакытка туры килде. Бәхетләреннән, интернетка кереп, кая барырга дип, сукмакларны билгели башладылар хәтта. Һич югы Абхаз якларын күреп кайтырбыз дигән мөмкинлекне алга куйдылар. Син теләгәнчә буламыни әле ул... -
25 октябрь 2025 - 17:00
Кыр үрдәкләре артыннан
Шулчак «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Латышов, мине танып алды булса кирәк, хәлнең җитдилеген үзенчә бәяләп, машинасын юлга аркылы куйды. Александр Николаевич, алга басып, ике кулын җәеп, ашкынулы ташкынны туктап торырга мәҗбүр итте. -
18 июнь 2025 - 13:00
ЧТД (хикәя)
Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә. -
30 гыйнвар 2025 - 09:00
Килмешәк (бәян)
Авыл халкы чуваш хатыны Алевтинаны бер күрүдән яратмады. Алевтинага тискәре карашы йомшармады, отыры көчәя генә барды. Барысына Хөснетдин карт гаепле булды. -
16 март 2024 - 09:00
Җиләкле алан (повесть)
Аның Сабиры кайтмады. Нәрсәгә дә юрарга белмәде хатын. Иртән һушына килеп, үрмәләп булса да, тупсасына кайтып егыла торган иде бит ул. Әллә чынлап та берәр бәлагә тарыганмы хәләл җефете? -
28 гыйнвар 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның ахыры)
Рәзилә эндәшмәде, кайчандыр кочагында иркәләнгән ирнең киң җилкәсен карап, иреннәрен канатканчы тешләп барды. Күз яшьләренә ирек бирүдән курыкты. Мескен булып күренәсе килми иде аның. -
27 гыйнвар 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның дәвамы)
Әллә Хәйбулланың рәнҗүләре каты булганмы, үз тиңен таба алмый җәфаланды Рәзилә. Үзенең язмышына бераз күнегә дә төшкән иде инде. Һәм көтмәгәндә, менә бу хыялый уй башына килүе аны әсәрләндереп җибәрде. Хәйбулла ничек яшәп ята икән анда? -
26 гыйнвар 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повесть)
Дөньядагы ике хатын-кызның берсе аның аша үткән, телгә алып сөйләрлек нәрсәсе бар инде, ә менә сүз арасында Хәйбуллага бу хакта әйткән иде, таш булып катты теге. Башын иеп, сүзсез-нисез генә алдындагы чәен чөмерде дә, борын астыннан нәрсәдер мыгырдап чыгып китте. -
6 гыйнвар 2022 - 13:00
Типсәң – тимер өзелә
– Йомранга типкәнче, дусларга тип икән, – дип көлеп калды оптимист Корбанов.