Бобон (повестьнең дәвамы)
Хатынына сынап карап алды Рамил. Күз төпләре күгәреп чыккан, йөзе шешенгән, әллә елап та алгандыр. Йокы эләкмәгәнлеге күренеп тора инде мәгәр. Розалина килеп иренең кулыннан пакетын алды, аш бүлмәсенә таба үтте. – Чәй эчеп ал, яңарак кына эчкән идем әле мин. Хәзер кайнатырга куям...
* * *
Кунак кадере өч көн, ди. Фәния апасын күрде, хәлен белде,
нишләп ятсын, өйдә бикләнеп? Күңелдәге яра да бераз төзәлә төшкән
кебек булды. Әмма фатиры ишеге янына килеп туктагач, бер төрле
җайсызлык сизде. Менә хәзер тупса аша атлап керер дә нәрсә дип
әйтер? Ничегрәк каршы алыр аны җанкисәге?
Үз ачкычы белән йозакны ачкач, авызын иңенә ерып, башын
тыкты ул.
– Исәннәрмесез! – диде көр тавыш белән. Йокы бүлмәсеннән
Розалинасы килеп чыкты. Шул ук якын сын, өстендә көн дә киеп йөргән халаты. Әмма һавада бертөрле киеренкелек таралган иде.
Яшен алдыннан, гадәттә, шулай була. Бераздан чатнап ут камчысы
ялтырый, күкне урталай ярып, тирә-якны яңгыратып күк күкри.
– Илдус чак йоклап китте әле, – дип, ярымпышылдап сүз башлады
хатыны. – Төне буе уттай янды, температурасы күтәрелде. Фонтан
суында чупырдаган иде. Мин, исәр, юл куйган булдым. Салкын
тидергәндер инде.
Хатынына сынап карап алды Рамил. Күз төпләре күгәреп чыккан,
йөзе шешенгән, әллә елап та алгандыр. Йокы эләкмәгәнлеге күренеп
тора инде мәгәр. Розалина килеп иренең кулыннан пакетын алды, аш
бүлмәсенә таба үтте.
– Чәй эчеп ал, яңарак кына эчкән идем әле мин. Хәзер кайнатырга
куям...
Рамил, түфлиләрен салып, чүәкләрен киеп куйды, ваннага кереп
кулларын чайкады. Аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсенә үтте.
Караватның бер читендә генә кырыкка бөгәрләнеп йоклап яткан
малайга карады. Чынлап та, авыр тын ала иде бала, битләре янып
чыккан, маңгаенда тир бөртекләре.
Рамил, плитә тирәсендә булашкан хатыны янына килеп, аны
иңнәреннән кочып алды. Шундый йомшак, якын иде бу минутта аны
кайгырткан хатын-кыз. Розалина читкә тартылды.
– Утыр, чәй ясыйм, – диде.
Рамил пакеттагы күчтәнәчләрен өстәлгә таратты:
– Әйдә, үзең дә, тәмле күчтәнәчләр белән.
– Юк, мин эчкән идем инде, – дип, иренең каршысына килеп
утырды хатын. Моңсу күзләрен Рамилгә төбәде. – Безгә ачыктан-ачык
сөйләшергә кирәк, Рамил, барысын уртага салып.
– Сөйләшик соң, – диде ир. – Арада аңлашылмаучанлык калмасын.
Җенем сөйми яшерен мәгънәләрне, әйтеп бетерелмәгән сүзләрне.
«Менә хәзер башлана инде, – дип уйлады үзе эченнән генә. – Булмаган
сәбәпләрне уйлап чыгарып гаепләүләр. Син шундый да син мондый.
Юләр булганмын, ник кенә синең ялган сүзләреңә ышандым икән,
фәлән-фәсмәтән. Ничек тә тыелырга кирәк, кабынып китмәскә. Әле
бит алда яшисе гомерләр бар. Нинди генә үпкәләшүләр булса да, ул
миңа кирәк. Үзе дә миңа битараф түгел бит инде...»
Мыш-мыш авызындагы ризыгын чәйнәде Рамил, тагын нәрсәгәдер
үрелгән булды. Әллә ниләр ашардай булып ачыгып кайткан икән ул.
– Беләсеңме нәрсә, Рамил? – Розалина бер мизгелгә туктап
калды. – Мин авырлы... Авырга калганмын.
Бу яңалык башына күсәк белән суккандай тәэсир итте Рамилгә.
«Кемнән?» дип чак кына ычкындырмый тыелды. Ишеткәннәре баш
капкачына барып җиткәч, сулуы капты аның, сикереп торганын сизми
дә калды.
– Чынлапмы, Розалинакаем? – дип зыр әйләндерде хатынын. Бар
дөнья әйләнә кебек иде аның өчен.
– Җибәр, – дип тыпырчынды хатын, – авырттырасың ич.
Кырт туктады Рамил. Йөзендә борчылу чагылды.
– Авыртуны сизәме икәнни? – диде ул, үзен гаепле тоеп.
– Юләркәй, әледән ничек сизсен инде. Билемне артык нык кыстың
ич, – диде йөзе кояштай балкыган хатыны. Яңалыкны Рамил ничек
кабул итәр дип борчылган булган, күрәсең. Аның иң зур хыялы әти
булу икәнен белә бит инде.
– Малаймы, кызмы? – дип, тагын әллә нәрсәләр сөйләде ир.
– Анысын белергә дә иртәрәк әле. Кем булса да, барыбер түгелме
сиңа? Синең балаң булачак бит.
Анысы белән дә килеште Рамил. Малай яхшы, кәнишне, әгәр
челтерәп көлеп торган, матур күлмәк киеп, ак ефәк бантик тагып,
«әти» дип каршыңа йөгергән кыз булса да, начар түгел бит инде.
Кызлар халкы аеруча ягымлы була бит ул әти-әнигә. Бар вөҗүден
биләп алган шатлыктан нәрсә эшләргә белми югалып калды Рамил.
– Берәр нәрсә ашыйсың килмиме? Син әйт кенә, хәзер эзләп
табып кайтам, – дип сораулы караш ташлады ул чибәрләрдән-чибәр
хатынына. Кайдандыр ишетеп калганы бар иде аның, имеш тә, авырга
калган хатыннар нинди дә булса ризыкка тансыклыйлар икән. Тозлы
кыярга анда, баллы әфлисунга.
Шул чак эчке бүлмәдән малайның ках-ках йөткергәне ишетелеп
китте, минут үтмәде – бала чеңләп елап җибәрде. Икесе дә кем
узардан йокы бүлмәсенә ашыктылар. Юрганын ачып аткан малай,
дер-дер калтырап, туктамый йөткерә иде. Розалина килеп улын
кочагына алды. Рамил йөгертеп җылы су алып килде. Бер йотымны
да чак йотты бала. Бар тәне ут булып яна иде аның. Ике уйлап тормый
телефоннан «ашыгыч ярдәм»гә шалтыратты ир. Илдус нидер әйтергә
теләде, тик сүзләре чыкмады. Тын юлына эләктергәндер бала дип
котлары очты икесенең дә.
Ярый, табиблар озак көттермәделәр. Олы гына фельдшер чәй
калагы белән Илдусның авызын ачтырып карады, температурасын
үлчәп тә тормады. Болай да билгеле иде хәленең авырлыгы.
– Үзебез белән алып китәбез, бүлнискә салырлар. Кайсыгыз бара,
әнисеме, әтисеме? Җыеныгыз, – дип әмер бирде. Розалина ашыга-
кабалана үзенең, баланың әйберләрен җыештырды. Бергәләшеп
«Ашыгыч ярдәм» машинасы янына төштеләр.
– Барып урнашуга шалтырат. Онытылган әйберләрең булса,
илтермен. Ашарга нидер кирәк булса анда, – дип кат-кат кисәтте
хатынын Рамил. Баланы машина эчендә куелган носилкага
урнаштырдылар. Кулына пакетын алып, Розалина да баласы янына
елышты. Төтеннәр туздырып, машина китеп тә барды. Кыска гына вакыт эчендә шатлыктан балкып, кайгыдан көеп хәсрәткә төшкән
Рамил юл уртасында ялгызы басып калды. Адәм баласының язмыш
сукмаклары әнә шундый бормалы-бормалы. Алда ни көткәнен
беребез дә белми.
* * *
Көн аралаш Рамил, азык-төлек, кирәкле дарулар алып, бүлнис
юлын таптады. Хәзер кызык икән анда. Ризык үлмәслек кенә бирелә,
дару, уколларны, ниндидер препаратларны үзең сатып ал. Врачлар
җитешми, аппаратлар ватык. УЗИ, КТ ише тикшерүләргә тулысынча
үз кесәңнән акча чыгарасы. Ничек бар, шулай кабул итте Рамил. Ул
үзгәртә торган дөньямы? Иң мөһиме – бала терелеп аякка бассын.
Шул арада тагын бер кат инанды Рамил – малайны гел үзенеке
итеп кабул иткән ич инде ул! Нигә Розалинасы белән сүзгә килүе
булгандыр? Кирелеге җитәрлек шул инде.
Ялының бер өлешен генә алган иде ул. Газета мөхәррире белән
шулай килештеләр. Санаулы көннәр үттеләр дә киттеләр. Тагын
өйрәнелгән эшенә чыкты, күнегелгән камытын киде.
Күпкатлы Матбугат йорты кырмыска оясына охшаш. Монда таныш
кешеңне айлар буе күрми йөрергә мөмкинсең, уйламаган-көтмәгән
очрашулар булып ала. Әдәби журналда эшләгән танышы белән бер
лифтта күтәрелде Рамил. Исәнлек-саулык сорашканда, келт итеп
әлеге апасыннан алып кайткан язмалар исенә төште. Теге Вакыйф
исемле танышының артыннан ияреп менде өске катка. Тәрәзә буенда
тукталып, аңа гозере барлыгын белдерде.
– Утырган кабинетны беләсең, алып кил, бергәләп карарбыз. Әгәр
дә ки барырлык булса, бәлки, өлешчә бастырып та чыгарырбыз.
Ләкин алдан ук кисәтәм: материаллар күп, якын-тирәгә өмет
итмә, – дип китеп барды.
Кичке якта, ялгызы сагышланып утырганда, өстәл тартмасыннан
мәрхүм Бәширнең дәфтәрләрен алып, янә бер тапкыр карап чыкты
Рамил. Сәгатькә якын вакытын сарыф иткәннән соң шундый фикергә
килде: сүз юк, фәрештә канаты белән кагылган иде бу инсанга. Җөмлә
төзелешләре, кулланылган метафоралар, зирәк уйланулар – барысы да
бар иде язмада. Тик сюжет юнәлеше сакланмаган, эчтәлегенә төшенү
мөмкин түгел. Өзек-ертык кисәкләр арасында бәйләнеш юк. Шулай
да, вакыт табып, әлеге иптәшенә барырга булды.
Икенче көнне төшке аш сәгатендә, бергә утырган коллегасын
кисәтеп, өске катка менеп китте. Вакыйф бүлмәдәше белән кәефләнеп,
чәй эчеп утыралар икән. Кечкенә электр самавыры китереп куйганнар,
анысы гөрләп кайнап утыра. Алларында өйдән китергән сыйлары,
тәмам килештергәннәр. Күпчелек төшке ашны өйдән алып килә шул.
Ашханәгә төшсәң, анда чират, тавыш, тыгылыш. Көн дә ашханәгә йөрү кесәгә дә ярыйсы гына суга. Автобуска түлә, ашау өчен түлә, эшләгән
акчаң җитмәс. Рамилне дә өстәл янына чакырганнар иде, тыйнак кына
баш тартты. Шундагы шкаф өстендә яткан журналның элекке санын
караштырып, утырып торды. Вакыйфның бүлмәдәше тәмәкегә хирыс
кеше икән. Чәй табыныннан торды да, сигаретын авызына кабып,
бүлмәдән чыгып китте. Рамил кулындагы дәфтәрләрне Вакыйф
хөкеменә тәкъдим итте. Тегесе, өстәле артына җәелеп утырып,
алтын кысалы күзлеген борын очына элеп, язмалар арасына чумды.
Минутлар үтә торды, шылт иткән тавыш юк иде бүлмәдә. Рамил
дулкынланып җавап көтте. Мондый хәл аның белән бик күп еллар
элек, армия хезмәте өчен табибка күренгәндә булган иде. Юан-юан
апалар, һич оялып тормый, бар җирләрен тикшергәннәр иде аның
ул чакта. Менә хәзер дә шундыйрак халәттә тойды ул үзен. Ниһаять,
әдәбият белгече башын күтәрде.
– Так-так-так, – дип такылдап алды ул башта. – Кем язды бу
юлларны? Син булмаганына иманым камил. Кайда автор?
Рамил бу язмаларның аның кулына очраклы гына килеп эләккәнен
әйтеп аңлатты. Кызганычка каршы, авторның бакыйлыкка күчкәнен
хәбәр итте.
– Чынлап та, кызганыч, бик кызганыч, – диде Вакыйф, күзлек
пыялаларын сөрткәләп. – Күптәннән мондый аһәңле өзекләр
укыганым юк иде. Ә минем куллар аша бик күп кулъязмалар үтә.
Иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр туктамый укыйм мин аларны.
Менә күрәсең, – кулындагы күзлеген селеккеләп куйды ул, – күз
нурларым бетте, шуларны укып. Яхшылар булса, йа Ходай диярсең,
урта куллыга тешеңне кысып түзәсең. Мәгәр шундый «әсәрләр»
китерәләр, утырып елыйсылар килә, малай. Ә юк, баш тартма,
ул – абруйлы кеше, югары даирәләрдә азау тешен чыгарган. Хәреф
хаталарын рәхәтләнеп төзәтәм мин, анда грамматика кагыйдәләреннән
читкә китә алмый беркем дә. Ә менә тузга язмаган эчтәлекле язманы
нишләтергә? Өр-яңадан язып чыккан чаклар була. Башкача ярамый,
сине шуның өчен утыртканнар бу өстәл янына. Әле сүзеңне екмас
өчен генә алдым кулыңнан дәфтәреңне. Бераз укыгандай итәрмен дә
йомшак кына итеп кире борырмын, йөрмәсен эш кешесенең вакытын
алып дип планлаштырып куйган идем. Менә күпмедер вакыт ләззәт
кичердем, иптәш. Рәхәт дигән дәрьяда колач салып йөздем. Бу
рәхәтлекне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ни хәмер, ни
хатын-кыз, ни дәрәҗә җиткерә алмый мондый биеклеккә. Рәхмәт
сиңа. Ә дәвамы бардыр, шәт? Үзем тәртипкә китерергә алынам мин
бу кулъязманы. Тәмен белеп, ашыкмыйча, җаена китереп. Киләсе
айда булмас, ну аннан соң дөнья күрер. Редактор ишеге төбендә
тормый ятсам ятам...
Рамил башкача язмалар булмавын әйтте, кулларын, берни юклыгына ишарә итеп, як-якка җәеп җибәрде. Вакыйф ышанмагандай
беравык карап торды әле. Шуннан теше сызлаган кешедәй йөзен
чытты:
– Ну-у, алай ярамый, – дип үпкә белдерде. – Бу нәрсә була соң?
Алтын кош ычкынгандай кулдан. Их-ма...
Шулчак Вакыйфның бүлмәдәше килеп керде. Тирә-якка ачы тәмәке
исе таралды.
– Нәрсә күңелегез кителгән, йөзегез бозылган, бер-бер хәл
булдымы әллә? Тагын берәр астероид очамы Җиргә таба?
– Анысы булса, бер хәл, –дип хәлне аңлатты Вакыйф. – Татар
классигы китеп барган арадан...
– Нүжәли А.? – дип, бер билгеле язучының исемен атады
бүлмәдәше. – Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Өзә басып йөри
иде дә әле. Йөзгә тартыр дип чутлый идем мин шәхсән...
–- Түгел лә. А. исән-сау, юраганың юш килер, йөз еллык юбилеенда
утырырбыз әле. Исән булып яшәсә, һичшиксез, классиклар исемлегенә
керер иде бер гаярь егет.
– Кем соң ул?
– Бәшир исемле егет, фамилиясе Исхаков.
– Исхаков, Исхаков... Таныш фамилия төсле. Шушымы язмалары?
– дип, олы хезмәткәр дәфтәрне кулына алды. Укый-укый, йөзе яктыра
барды. Шуннан соң, шап итеп, учы белән дәфтәргә сугып куйды.
– Нәкъ үзе. Бәшир, Бәшировка якын торасың син дип шаярткан да
идек. Менә язу чалымы хәтерне яңартты. Без бит кайчандыр аның бер
хикәясен бастырдык. Бик тә өметле егет күренде. Үзенә менә шушы
бүлмәдә йөзенә бәреп әйттек, булдырасың, яз, яңа язмаларыңны китер,
эзне суытма дидек. Мең ярым булып чыгып китте. Күпмедер гонорар да
язылды үзенә. Ә менә шуннан соң күргән булмады. Хәтердән җуелды,
искә алган кеше булмады. Монда бит көн дә яңа тәэссоратлар, берсен-
берсе басып, күмеп китәләр. Менә иртәгә синең турыда онытачакбыз
без, – дип Рамилгә карады ул. – Нинди исемле булды икән хикәясе,
хәтердә калмаган. Менә тәме генә һаман тел очында тора. Эзләп
караганда, архивтан табарга да була торгандыр. Берәр буш чакта,
башка вакытта... Без дә бит эш кешеләре, – дип йомгаклап та куйды.
Аның фикерләре белән килешкәнен белдереп, Вакыйф та
иңбашларын сикертте. Үзең аңлыйсың, минут вакытыбыз юк дигән
сыман. Рамилгә, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, чыгып китүдән башка
чара калмады. Ике-өч адым атлап өлгердеме, олы хезмәткәр ишеккә
башын тыкты:
– Менә әйтергә онытып торам. Кайдадыр укый иде ул егет.
Пединститутта шикелле, төгәл генә хәтердә калмаган. Кызыксынсаң,
барып белеш, бәлки, хәтерләүчеләр табылыр, – дип, җилкендереп
куйды Рамилне.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев