Логотип Казан Утлары
Повесть

Бобон (повесть)

Кадерле ял көннәрен исраф итеп, монда туганлык җепләрен ныгытырга килеп йөрергә исәбендә юк иде Рамилнең. Розалинасы белән берәр шифаханәгә барырга планлаштыралар иде алар. Икесенең дә яллары бер вакытка туры килде. Бәхетләреннән, интернетка кереп, кая барырга дип, сукмакларны билгели башладылар хәтта. Һич югы Абхаз якларын күреп кайтырбыз дигән мөмкинлекне алга куйдылар. Син теләгәнчә буламыни әле ул...

Яшьләр газетасы хезмәткәре Рамил Сафин җәйге ялында әнисенең
бертуганы Фәния апасының хәлен белергә барды. Сиксәнне ваклаган
карчыкның бу җирдә җыяр ризыгы азагына якынлашкан төсле иде.
Шулай да карчык үз аягында, үз дөньясын үзе көтеп, җилтерәп йөреп
ята иде әле. Сабый чагыннан учында сикертеп үстергән пләмәшен
күрүгә, Фәния апа күз яшьләренә ирек бирде. Каршында басып торган
өрлектәй егетне ябык кына куллары белән кочкандай итте, әйтер
сүзләрен әйтә алмый тотлыгып калды. Аякларының хәле китеп, бер
тын үзе белән бергә картайган иске диванында утырып торды. Бераз
йөрәк тибеше тигезләнгәч, ашыга-кабалана чәй табыны әзерләргә
алынды. Рамил кул сумкасыннан күчтәнәчләрен алып өстәлгә тезде.
Очрашудан ул да әсәрләнеп калган иде. Сынап карап, апасы йөзендәге
сызыкларның әнисенекенә тартым булганын чамалады. Их, әнисе дә,
исән булып, алар янында утырса иде икән!..
Бер җайга салып, ашыкмый гына чөкердәшеп чәй эчтеләр
кунак белән хуҗабикә. Күбрәк Фәния апасы сорауларын яудырды,
барысын беләсе килә иде аның. Килене ничек, төс бирәме, баласы ят
тоелмыймы, күңелләрегез беректеме? Карт кеше, тәфсилләп сорашып,
барысының төбенә тоз коярга теләде. Рамил уңайга сыпырды, яраган
кадәресен сөйләп бирде. Тагын балавыз сыгып алды Фәния апасы,
җае чыккан саен туганын исенә алмый калмый иде ул. Каршында
пләмәше утырганда күңеле ничек түзсен?
– Галимә белән гел бергә булдык без, яшь араларыбыз елдан чак кына артыграк. Шулай да мин аңа һәрчак «апа» дип эндәштем.
Хәзер килеп кенә менә узып киттем инде аны. Ул һаман алтмыш
икедә, мин туксанны тураклыйм. Исәпләсәң исләрең китәр! Бергә
булдык, әйткәнем булды шикелле. Ул аркылы пычкының бер очыннан
тотса, мин икенче ягына килеп ябыштым. Идәннәрне гел бергәләп
юдык, бакча чүпләрен башка баш терәп утадык. Барыннан да бигрәк
апам белән урман айкаганнарым хәтергә язылып калган. Башта юа,
кымызлык, балтырган ташып ашатабыз өйдәгеләргә. Аннан каен
җиләге пешә. Каен җиләге элек-электән безнең якларда аз булды.
Банкаларыңны тутырып кайтсаң, шунысына канәгать. Әни, мәрхүмә,
бер бөртеген дә кабып карамый. Башкаларны да куалап җибәрә.
Минутында кайнатма кайната затлы җиләктән. Ашап туйгысыз була
инде. Кунакларга гына эләгә. Ә җир җиләген чиләкләп ташыдык,
куллар өзелеп төшәргә җитә торган иде кайтып җиткәнче. Нечкә
генә беләкләр ничек түзгән дисең! Урман ерак, үзең беләсең. Җир
җиләгенең кадере шул кадәр генә. Аннан бөккән дә пешә, как та
коела, базарга да чыгара әни. Көн дә йөрибез бит. Чиләк төбенә
соңыннан җиләк ягып ашарга бер кыерчык ипи саласың да чыгып
йөгерәсең. Йә берәр әби ияртә безне, йә ахирәтләр белән. Икебез
генә дә чыгып китә идек. Әниең синең курку белмәде, мин берсүзсез
аңа буйсынам инде. Җир җиләге кипкәч, тауларда кыргый чия
өлгерә. Чия дә кыйммәтле, ләкин юлың уңса гына, алган чиләгеңне
тутырасың. Чиядән соң Шүрәле тавына көртмәлегә юлланабыз. Юл
ерак, урман куе, тирә-якта сазлык та чытырман. Котлар оча инде,
әмма сиздермәскә тырышасың берәүгә дә. Хәзер көлкегә алырга
гына торалар олыраклар. Көртмәлесе дә әйбәт үтә базарда. Әни,
иң яхшысын сайлап, малированный мискигә салып, өстенә эрегән
сары май коя, ашап туйгысыз була кышларын. Шомырт та җыя
торган идек әле. Анысын киптерәбез дә, он итеп тарттырып, шадра
капчыкларга тутырып куябыз. Мич якканда, әни һәрвакыт шомырт
бөккәннәре пешерә торган иде. Шомырт көзгә кала. Җыяр җиләк-
җимеш калмагач, гөмбә ташырга керешәбез. Анысы да – тансык аш.
Ул вакытта еллар арык, ашау җитәр-җитмәс. И, сагынам инде апамны,
и, сагынам. Төннәрен елап чыгам, үткәннәрне искә төшереп...
Алдындагы чынаягын этеп, амин тоткач, Фәния апасы урыныннан
кузгалды. Өстәл өстен каплап кына куйды да җыена башлады. Шул
яшенә җиткән карчык каршыдагы мәчеттә җыештыручы хезмәтендә
тора, имеш.
– Хакын бирергә әйтә дә хәзрәт, бер тиен дә алмыйм. Садака
булсын дип йөрим, Ходай кабул кылсын. Минем кебек өч-дүрт карчык
җыелабыз. Әллә ни эш тә юк инде. Тузан суырткыч белән паласларны
чистартабыз, бүген җомга көн бит. Шәмаилләрне дымлы чүпрәк белән
сөртеп чыгабыз, яшьрәкләр ишек төбен юып алалар. Ишегалдында чәчәкләр үстерәбез, бар кергән кеше сокланып рәхмәтләр укый. Бер
авырлыгы да юк, улым. Киресенчә, шул мәчеткә барсам, көч җыеп
кайтам мин, күңелләрем хушлана, сулышым иркенәя. Аллаһыдан
җаннарымны шул мәчет сукмакларында алсаң иде дип телим.
Бик зур савап бит ул андый үлем, пәйгамбәрләр үлеменә тиң. Бу
яшькә җиткәч, бакыйлык турында уйлау фарыз, алдагы тормышка
әзерләнергә кирәк. Менә хәзер йөгереп кенә ниятләгән эшләрне үтәп
чыгыйм мин, улым, намазны да укырмын, боерган булса. Ә син ял
ит, ятып ал. Әнә түрдәге диванга башыңны терә. Юлда ватыла ул тән,
баштан үткән, – дип, тыр-тыр сөйләде дә апасы, ниндидер әйберләрен
төйнәп алып, ишектән чыгып та югалды. Шул яшькә җиткән кешенең
җитез кыланып йөрүләре, очынып каядыр омтылулары гаҗәп тоелды
Рамилгә.
Фәния апасы гомере буена авылда яшәде, колхоз эшендә изелде.
Ни гаҗәп, гаилә кормады ул, начар гадәтләр аңа йокмады, тамакка,
киемгә битараф булды. Авыл халкына билгеле бер үзенчәлеге булды
хатынның. Кулына кергән акчаны читкә чыгармады, тиенен – тиененә,
сумын сумга кушып, мая туплады. Саранлык тора-бара чиргә әйләнә
диләр. Шундыйрак хәлгә юлыкты, ахрысы, Фәния апасы. Бар
уйлары акча тирәсендә бөтерелде. Ходайның һәр бирмеш көнендә
кайдан керем кертергә була дип баш ватты. Кешеләргә көнлекче
булып йөрде, базар юлына тузан кундырмады, барысын сатты.
Күпләп терлек тотты. Алары да, акчага әйләнеп, хатынның яшерен
саклау кассаларына урнаштырыла бардылар. Кайларда яшереп
саклагандыр тир түгеп тапкан акчаларын – бер Аллаһы белә. Мәгәр
банк юлларында гомер йөрмәде. Пенсиягә чыккач, менә шул район
үзәге булган шәһәрдән кечкенә йорт сатып алды. Калган гомерен
шул өенә багышлады. Озын кыш буена пенсия акчаларын җыя да,
язга чыккач, эшчеләр яллатып, әле өй башын калайдан яптыра, әле
коймаларын яңарта, һич булмаса чолан тирәсен зурайтып үзгәртә.
Быел да берәр хикмәт уйлап чыгаргандыр әле. Ә менә Рамилләрнең
авылдагы өйләре әйләнеп карарлык түгел. Тирә-ягын алабута басты,
абзар түбәсе җимерелеп төште, рыс капка, канаты каерылган коштай,
авам-авам дип утыра. Рамил күрше-тирәгә дә, сәвиткә дә барып әйтеп
карады, файдалансын шул җирне берәр кеше бушлайга дип ялынды.
Беркемгә дә кирәк түгелдер инде.
Көн уртасында урын өстендә сузылып ятуны килештермәде кунак,
аягына галош элеп, йорт тирәсен карарга чыгып китте. Һәр җирдә
тәртип, чисталык, шырпы бөртеге дә тапмассың йөргән сукмагыңда.
Ул бакчасы урап чыккысыз икән, әллә нәрсәләр утыртып бетергән
апасы. Урамга да күз салды әле Рамил. Тынлык хөкем сөрә иде бар
тарафта. Ике-өч катлы өйләрдән гайре нәрсә күрмәссең. Күбрәге гади
авыл өйләре. Һау-һаулап өргән этләр тавышы да ишетелми ичмасам. Шау-шулы зур шәһәр тормышына күнеккән Рамилгә бу халәт ят
иде. Озаграк мондый шартларда яшәсәң, акылыңнан ычкынырсың,
валлаһи. «Иртәгә үк кайтып китәргәме?» дигән уй килеп сукты
башына.

* * *
Кадерле ял көннәрен исраф итеп, монда туганлык җепләрен
ныгытырга килеп йөрергә исәбендә юк иде Рамилнең. Розалинасы
белән берәр шифаханәгә барырга планлаштыралар иде алар. Икесенең
дә яллары бер вакытка туры килде. Бәхетләреннән, интернетка кереп,
кая барырга дип, сукмакларны билгели башладылар хәтта. Һич югы
Абхаз якларын күреп кайтырбыз дигән мөмкинлекне алга куйдылар.
Син теләгәнчә буламыни әле ул...
Юктан гына сүзгә килделәр ир белән хатын. Моңа Розалинаның
беренче иреннән тапкан Илдус исемле улы сәбәпче булды. Илдусның
метрикасына әтисенең исеме язылмаган, имеш. Бу яңалык булды
Рамил өчен. Розалинаның кем белән яшәгәнен, аерылуларына ни
сәбәп булганын аерымачык белә иде ир. Өйләнешү, бергә яшәү
турында сүз кузгаткач, барысын уртага салып, яшерми-нитми
сөйләштеләр, аңлаштылар. Бар серләр ачылып беткән төсле тоелган
иде ул чакта. Кинодагы кебек булды инде ул серләрне бүлешүләр.
Розалина беренче ирен гаепләде. Шулай инде, бу җирдә ирләрдән дә
әшәкерәк затлар бармыни?.. Аерылгач та, эштән башканы белми, бер
ел утырган икән әле сөйгәне. Менә Рамил ничектер эреткән туңган
йөрәген, күңелен яулаган... Рамил дә үзенең гаилә тормышының
фалламаларын ачып салды. Дөресен сөйләде:
– Мин яшәргә риза идем Суфия белән. Вак-төяк җитешсезлекләренә
күз йомарга өйрәнә башлаган идем. Берәү дә күктән төшмәгән. Бала
булмавы тормышның ямен җибәрде. Суфиянең бармаган табиблары
калмады, мине дә тартты әле белгечләргә. Анда ачык әйттеләр, гаеп
хатында, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз диделәр. Бу диагноздан
соң Суфия үз-үзен белештерми башлады. Адым саен: «Син мине
ташлап китәсең», – дип гаеп такты. Шуннан һәр очраган хатын-
кыздан көнләшә башлады. Кибеткә дә ялгыз чыга алмый идем. Эш
урынына килеп гаугалар куптарды, коллега хатыннар белән сугышыр
дәрәҗәләргә җитте. Ничек яшисең шундый шартларда? – дип,
барысын ачып салды булачак тормыш иптәшенә.
Суфиясе белән законлы аерылышканнан соң, башкача хатын-
кызларга якын килмәскә ант иткән иде итүен ул. Бөтенләй ычкынган
иде шул хатыны, агулыйм дип яный башлады. Бер төндә уянып китеп,
каршында пычак тотып торган хатынын күргәч, иләүләп сикереп
торды йоклап яткан җиреннән Рамил. Бүген котылып калырсың,
иртәгә килеп бугазыңнан алмас дип кем әйтә ала? Психикасы ныклап какшаган иде хатынның. Соңыннан туганнары аны авылга алып
кайтып киткән диделәр. Шуннан соң кызыксынганы булмады беренче
мәхәббәтенең язмышы белән. Уртак балалары да булмагач...
Фатирында ялгыз калып, буйдак тормышта яши башлагач, оҗмахта
төсле хис итте үзен Рамил. Шулай булмый ни, өстеңдә ажгырып
торган хыялый зат юк, беркем акыл өйрәтми, һәр адымыңны
күзәтми, юк кына нәрсә өчен кычкырыш-талаш башлаучы юк. Нәрсә
телисең – шуны эшлисең, ятсаң – ят, торсаң – тор, төннәр буе спорт
программаларын кара, белми-аңламый йөргән бәхет дигән төшенчәне
ир.
Вакыт үтә торды, сиздерми генә өйдә үзгәрешләр башланды.
Почмакларда пәрәвез аулары барлыкка килде, диван, карават асларын
бармак калынлыгы тузан каплады, тәрәзәдәге челтәрләр саргаеп
катты, савыт-саба майга мандырып алгандай булды. Кая карасаң
да, хатын-кыз кулы җитмәгәнлеге сизелде. Ялгызлык та бик авыр
халәт икән ул. Яныңда җан иясе булмау нык үзгәртә кешене, холык
бозыла. Тиргәшеп алсаң да, җиңелрәк булып китәр иде, йә булмаса,
уйларыңны уртаклашыр, сөйләгәннәреңне тыңлар зат булыр иде.
Төрлечә уйлады да Рамил, тагын бер тапкыр өйләнеп карарга булды.
Корыган агач төсле яшәргә монда, үзеңнән соң нәселең калсын дигән
фикергә килде. Ташны сыгып, су агызыр хәлдә иде әле ул.
Бер тырмага ике басу булмасын дип, икенче ярны бик җентекләп,
озаклап эзләде. Булачак хатынга таләпләре зур иде аның. Мәсәлән,
матур булсын, буе-сыны ымсындырсын, ирне ир итсен, аш-суга кулы
ятсын, чит-ятларга күз атмасын, холкы-фигыле белән иргә ярарга
гына торсын... Күп иде әнә шундый шартлар. Яшь-җилкенчәк түгел
бит ул беренче очраган белән мәхәбәттә аңлашырга. Әгәр ныклы
гаилә корырга теләсәң, хисләреңне тый, аек акылны эшкә җик, шул
чакта гына гомерлек юлдашыңа юлыгырсың. Әнә шундый җаваплы
карашта иде гаилә тормышына Рамил, бер авызы пешкәннән соң.
Розалина белән Рамил Матбугат йортында таныштылар. Баштарак
баш кагып исәнләшеп йөрделәр, соңыннан ашханәдә бер өстәл янына
туры килделәр, шактый вакыт үткәч парлашып шәһәр әйләнделәр,
кафеларга кереп утыргаладылар. Яңа елны бер төркемдә каршы
алганнан соң, Рамил таңга таба хатынны озата китте һәм кунарга
калды. Бу вакыйгадан соң Розалина чәпчеп чыгар, ниндидер шартлар
куя башлар дип шикләнгән иде Рамил. Хатын-кыз бит ул шундый:
«Менә син минем белән бер юрган астында йокладың, хәзер син
минем алда мәңге бурычлы, чын ир-ат булсаң, тәкъдим ясарга, миңа
өйләнергә тиешсең» кебегрәк сүзләр белән сине үзенә бәйләргә
омтыла, сине үзенеке дип уйлый башлый. Әмма Розалина күтәрелеп
бәрелмәде, киресенчә, шатлыгын белдерде, иргә ныграк елышты.
Рамил бу фатирда еш кунак булды, әкренләп әйберләренең бер өлешен күчерде. Иртән торгач кулланыла торган теш щёткасы, кырынгыч,
сөлге ише нәрсәләр һәрчак кул астында булдылар. Елдан артык килеп-
китеп йөргәннән соң гына, Розалина сынауны үтте дигән фикергә
килгәч кенә, ул бергә яшәргә тәкъдим итте. Хатын күптәннән көтә
иде шикелле аның бу сүзләрен.
Беренче елны матур гына яшәделәр алар. Сүзгә килгәләгән
чаклары да булгандыр, әмма йөрәктә яра калдырырлык, бер-береңне
кимсетерлек тавышланулар булмады. Бер-берсенә юл куя, вакытында
тукталып кала белделәр. Ни дисәң дә, икесе дә күпмедер дәрәҗәдә
тәҗрибә туплаганнар иде. Розалинаның улы Илдус белән дә уртак
тел тапты ир, хәтта ки үзенеке төсле итеп күрә башлады малайны.
Бик тә әти буласы килә иде аның. Малай да беренче көннәрдән «әти»
дип дәште Рамилгә, бар булмышы белән берегеп китте. Малай кешегә
әти кирәк шул.
Быел Илдус, чәчәк бәйләме тотып, беренче сентябрьдән мәктәпкә
барасы иде. Шул дулкынландыргыч көн якынайгач, Розалина серен
чиште иренә. Баланы Розалина аерылганнан соң гына тапкан, имеш.
Шуңа да элекке иренә үч итеп, янәсе, метрикасына әтисенең исемен
яздырмаган, сызык кына тора.
– Әгәр бу факт укытучыларга барып җитсә, җитәчәк, билгеле, алар
бит һәр укучының шәхси эшен тутыралар, Илдуска караш бөтенләй
башкача булачак. Әле класстагы балалар да белерләр бу хакта. Ул
чакта көт тә тор инде, улыбызны адым саен кыерсытачаклар, ятим дип
күзен ачырмаячаклар. Тагын әллә ниләр уйлап табарлар усалраклары.
Шуңа күрә сиңа үтенечем, җаным, – дип ялынды Розалина иренә. –
Әйдә, документларны үзгәртәбез. Син Илдусны уллыкка ал да әтисе
булып языл. Ул чакта барысы тәртипкә килер. Минем дә өстән таш
төшәр, улыбыз да күкрәк киереп йөрер иптәшләре арасында, син дә
законлы әти булырсың. Йә, ризасыңмы син? – дип, йөрәгендәгесен
ачты хатыны.
Рамил каядыр ашыга иде шикелле, әллә эшкә шунда.
– Карарбыз, уйлашырбыз, – диде дә тизрәк чыгып китү ягын
карады. Ялгызы калгач, әйләндереп-тулгандырып, төрле яктан килеп
уйлады бу хакта. Әти буласың диме? Әти булу күңелле хәл, әлбәттә.
Уллыкка алу зур җаваплылык дигән сүз бит. Тормыш дигәнең гел
бер төрле тормый ул. Еллар үткәч, нәрсәдер килешми, аерылуга
кадәр барып җитәрләр. Ул чакта Рамил кеше баласына алимент
түләргә тиеш булып чыга түгелме соң? Үз әтисе түләми, йомры
сызгырып йөри бирә, аны белгән-күргән кеше юк. Син, бер тапкыр
имзаңны куеп, баланы үзеңнеке итеп игълан иткәнсең икән, баш
тарта алмыйсың аннан. Икеләнеп калды Рамил. Уйларын Розалина
каршында ачып салмады, әмма ашыкмаска өндәде.
– Чебенне фил итеп күрәсең, бер укытучы да мәктәп бусагасын атлап кергән балага начар карашта булмый. Бернәрсә дә аңламаган
сабыйлар гына бит әле алар. Син әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың.
Барысы да яхшы булыр, – дип, хатынын тынычландырырга тырышты.
Шул сүзләрне ишеткәч, Розалина кабынып китте дә инде. Чебиен
тилгәннән яклаган көртлек төсле ябырылды Рамилгә. Әллә нәрсәләр
сөйләп бетерде. Розалинасының шулай үзгәргәнен беренче тапкыр
күрде ир. Үзе тыелып калды, каршы бер сүз әйтмәде, бүлмәсенә кереп
качты. Әнә шул көннән соң аралар суынды, бөтенләй сөйләшми йөри
башладылар ир белән хатын. Сөйләшә калсалар да, ике-өч сүздән
артык әйтмәделәр:
– Чүп чиләген чыгарып түк...
– Ашарга пешкән, салып аша...
– Кайтканда, кибеткә сугылып, ипи белән сөт ал...
Китапларда язылган гаилә кризисы шулай башланды. Рамилнең
беренче булып сүз кузгатасы килмәде, Розалинасы да үзен рәнҗетелгән
итеп тойды. Бергәләп ял итәргә җыену урынына Рамил үзе өчен юл
капчыгы тутырды да Фәния апасын күрергә китеп барды...
Ашыгып кайтып керде Фәния апасы. Тиз-тиз мәчеткә генә кия
торган затлы күлмәген алыштырып куйды, алъяпкычы белән билен
буып, плитә тирәсендә кайнашырга кереште.
– Озакладым, тамагың ачкандыр инде. Хәзер ботка пешереп
алам, тамак ялгарлык. Соңыннан аш куярмын. Бар, улым, бакчага
чыгып, суган кыяклары өзеп алып кер әле, салат ясармын кыяр-
помидордан, – дип, Рамилгә дә эш кушты.
Тагын икәүләшеп өстәл артына утырдылар. Рамил алдындагы
ботканы яратып сыпыртты, салатны да читкә куймады. Ул арада
Фәния апасы яңалык сөйләде.
– Намаздан чыккач, Бәшир янына кереп чыктым. Анысы кем була
дисеңме? Мәчет ихатасындагы будкада җан асраган бер Алла бәндәсе
шунда. Хәзрәтебез – бик олы җанлы кеше, сыендырды бичараны.
Теге машиналарга тагып йөртә торган будкалар була бит, шундый
нәмәрсәне яшәргә яраклаштырганнар. Эчендә сәкесе, өстәле бар,
ятар-торыр урыны шунда. Элек анда төн кунган машиналарны
сакларга куелган каравылчы йоклый иде. Хәзер менә Бәшир яши.
Яшәде дисәк дөресрәк булыр, ахрысы. Гомере кыл өстендә, бүген
төнне үткәрә алырмы-юкмы...
– Гаиләсе юкмыни? Әллә куалап чыгарганнармы? Адым саен
андый хәлләр, – дип сүзгә кушылды Рамил. Хәзер ил тулды инде
шундый гидайлар белән, адым атлар хәл юк. Өстеңә менеп киләләр
синең. Акча бир, ашарга бир, киенергә кием бир, бирергә тиешсең!
Каршы нәрсәдер әйтеп кара, аты-юлы белән сүгенәләр, лачкылдатып
төкерәләр сиңа, сугып җибәрергә дә күп сорап тормыйлар.
Инкубаторда үрчегән кебек үрчиләр, бер закон да юк, тыю да юк.

– Юктыр, юктыр, кайдан гаиләсе булсын андый адәмнең. Бите-
башы яралы аның, каравы имәнеч, бер төрле. Бер күзе бөтенләй
йомылган, маңгаеннан иягенә кадәр яра ярылып ята, Алла сакласын,
төшеңә керсә, куркып уянырсың. Болай яше күп түгелдер, ахрысы,
синең чамада бармы икән? Сакал-мыек баскан аны, чамалап та
булмый. Гәүдәгә дә юка гына. Безгә килеп юлыккач, бераз ит кунды
әле үзенә, чайкалмыйчарак йөри башлады. Без, әбиләр, өйдән ризык
ташыйбыз, туры килгәндә. Мәчет картлары садака биргәлиләр, бер
тамагына җитә, ахрысы. Беренче тапкыр күргәндә бигрәк бетәшкән
иде, аңлатып сүзен дә әйтә алмады. Хәзрәтнең рөхсәте белән
күмәкләшеп шул будкага кертеп урнаштырдык инде. Әзрәк теле ачыла
башлагач, үзе турында берничә җөмлә әйтте. Исеме Бәшир икән, каты
чиргә тарыган. «Мәчет тирәсендә җан бирсәм иде», – диде. Артыгын
сөйләп тормады ул. Тотлыга да сүзләрне әйтә алмый газаплана,
авызында ботка пешерә диләр андыйлар хакында. Үз милләтеңнән
булган, Аллаһыны хөрмәтләп телгә алган мосафирны ничек урамда
калдырасың? Холкы тыныч булды, чебенне дә рәнҗетмәде, гел җиргә
текәлеп йөрде, күтәрелеп карамады кешеләргә. Бу җирдә алыш-
биреше беткәнен чамалаган булган, күрәсең. Шулай да мәдрәсә
шәкертләре аңа Китап сүрәләре язып бирделәр, намазга бастырырга
тырыштылар бугай. Анысы барып чыккандырмы-юкмы, тәгаен
белмим.
Бу мескеннең тормышы күңел кылларына кагылды Рамилнең
дә. Менә инде, яшә-яшә дә бер караңгы почмакта җан тәслим кыл.
Якыннарың, туганнарың, дусларың булмасын яныңда. Әйтерсең лә
син – бер урам көчеге...
– Туганнары, якыннары булмаган микәнни? Янына килеп-китеп
йөргән кеше күренмәдеме? – дип кызыксынып китте Рамил. Әлеге
язу-сызу белән булышкан кеше бар җирдә язарга материал эзли, нәрсә
булса да каләм очына эләктереп алырга гына тора бит ул.
– Туганнары дип, ни... – бер тынга Фәния апасы уйланып
торды. – Юк, күргәнем, сизгәнем булмады. Башкалар хәбәрдар
булсалар, әйтерләр иде миңа. Сорашкаладым мин аннан. Гел башын
чайкады, читкә карап җибәрә иде, булмагандыр якын кешеләре. Ә
син, кереп, мәчет белән танышып чык, теләгән кеше кереп әйләнә –
берсен дә куып чыгармыйлар. Бәндә шулай әкренләп тартыла инде
туры юлга. Башта мәчетне таный, иманлы кешеләрне күз уңыннан
үткәрә, азан тавышын ишетә. Тәһарәтләнеп килеп, башкалар белән
беррәттән сәҗдәгә китә, хәзрәтнең җомга вәгазьләрен тыңлый.
Аннан инде намаз сүрәләрен йөрәк түренә беркетә, иманга килә.
Бер авырлыгы да юк, Тәкъдиреңә язылган булса, сизми дә калырсың
кыйблаң үзгәргәнен, иншаллаһ... Мин аш өлгертә торырмын, бар,
бар... – дип, апасы тәки озатты Рамилне манаралы мәчеткә таба.

Күркәм, иркен урында салынган иде Аллаһ йорты. Тышкы
күренеше үк үзенә тартып тора иде кешеләрне. Күккә ашкан
манарасы, зәңгәр төскә буялган гөмбәзләре, ямь өстенә ямь булып, бу
гөнаһлы җирдән чиксез күккә тарталар иде төсле. Капкасы төбендә
үскән аллы-гөлле чәчәкләрне күргәч, шулар тирәсендә бөтерелеп
йөргән апасын күреп алгандай булды ир. Әдәп саклап, йомшак кына
басып, чыраенда буйсыну чагылдырып, авыр имән ишекне ачты ул,
уң аяктан атлап эчкә үтте.
Мәчет эчендә тынлык хөкем сөрә иде. Бар җирдә чисталык, тәртип,
диварларда гарәп телендә язылган язулар. «Минимализм, артыклык
юк. Рус чиркәүләрен генә ул һәр почмагын алтынга манчып бизиләр»
дип, нәтиҗә ясап куйды Рамил. Бер читтәге өстәл артында утырган
кизү генә көйгә салып ниндидер изге китап укый иде. Кергән кешегә
күтәрелеп кенә карап алды да тагын китабына иелде. Шул тирәдә
торган тимер савытның садака салу өчен тәгаенләнгәнен аңлап алды
Рамил. Кесәсеннән акча алып, шул савытның ярыгына төшереп
җибәрде.
– Сезгә сүрә уку кирәкме? Әрвахларның исемнәрен әйтегез, –
дип телгә килде әлеге дин әһеле. Форсат чыкканына куанып, Рамил
мәрхүмнәрнең исемнәрен аерым кәгазьгә язып бирде. Шуннан
мәчет карты, кулларын тубыклары өстенә куеп, көйләп Коръәннән
сүрә укып җибәрде. Аның моңлы тавышын әсәрләнеп тыңлады
Рамил, күңеле йомшап китте. Әйтерсең лә менә әле укылган сүзләр
якыннарына барып ишетелерләр, алар, шатланып, улларына рәхмәт
әйтерләр төсле тойды ул. Кизү белән бергә бит сыпыргач, ул зур
якны, намаз уку бүлмәсен карарга рөхсәт сорады. Идәнгә җәелгән
төрле төстәге паласларда аяк табаннары күмелделәр, мулла вәгазь
укый торган мөнбәр ниндидер матур агачтан сырлап ясалган
иде. Мөселманнарга кыйбланы күрсәтә торган түр дивардагы
михраб Китап сүрәләре белән бизәлгән. Бертөрле тантана, яшерен
сер хакимлек итә иде бу зур бүлмәдә. Бер мизгелгә Рамил азан
яңгыраганын ишетеп калгандай булды, саф-саф тезелеп сәҗдәгә
киткән мөселманнарны күрде. Берзаман ул да, дөнья куудан туктап,
мәчет ишекләрен ачып керерме, гөнаһларына тәүбә кылып, башын
иярме Ходай каршында? Соңрак, соңрак дибез, бераз балалар аякка
бассын, яңа өй салып кергәч, пенсиягә чыккач дип сузабыз. Әллә
ала торган пенсия ул, әллә юк. Әнә берәү үлем белән тартышып ята
диләр ихатадагы будкада. Ул да, бәлки, кичектереп килгәндер тәүбә
итүләрне? Рамил үзен шактый белемле саный, югары уку йорты
тәмамлаган, күп өлкәләрдән хәбәрдар. Ләкин бит болар барысы
фанилыкныкы. Тегендә барсаң, ул белемнәрнең җыенысы тузан
бөртеге авырлыгындадыр. Ә хак белеме юк. Исәнләшә дә белми
җиренә җиткереп, бисмилласыз яши, гыйбадәт турында әйтәсе дә түгел. Юкка үзеңне әллә кемгә санап, борын күтәреп йөргән
буласың, юкка...
Мәчеттән чыккач, тирә-якка күз салды Рамил. Әлеге будка
дигән нәрсә тынгы бирми иде аның күңеленә. Мәчетнең иң читтәге
коймасы буенда ниндидер вагон төслерәк корылманы шәйләп алды
ул. Шул була торгандыр инде апасы сөйләгән будка. Теге корылма
тирәсендә ниндидер кешеләр кайнашалар иде. Каратутлы, сакал-
мыек үстергән, тау халыкларына тартымнар. Алары ни-нәрсәгә
килеп тыкшынганнар монда? Нәрсә эзләп йөриләр? Шул кара халык
басты Россияне. Котыпта да очратырга буладыр үзләрен, өрек сатып
торалардыр боз таулары арасында. Тәмам теңкәгә тиделәр. Базарда –
алар, төзелешләрдә – алар, урам себерүчеләр – алар. Хәйран дуслар
бер-берсе белән, кычкырып сөйләшәләр, урам яңгыратып көләләр,
йөзләрендә гел елмаю. Аларның кайсы кайдан икәнен кем аерган?
Бер ишеләре төн уртасында үз көйләрен акыртып бии башлыйлар.
Безнең ир-ат акча дип Себергә юл тота, ә болар вакытлыча тегеләрне
алыштырып торалар, хатыннарның күңелләрен күрәләр. Күбесенең
монда яңа гаиләсе бар. Сату-алу иткәндә бергә яшиләр дә, эше
тәмамлангач, беркатлы хатынны ташлап кача җылы як егете. Гади
халыкның акчасын талап, алдаштырып алып, әллә күпме суммаларны
туган якларына озатып яталар шулай.
Рамил, якынрак килеп, ихласлап күзәтергә тотынды тегеләрне.
Әнә сварка уты күзләрне чагылдыра, әллә чардуган ясыйлар инде.
Тегеләре такта юнәтәләр шикелле ләхетне капларга. Ни әйтсәң
дә, ярдәмчел кешеләр алар, дингә нык бирелгәннәр. Шулар тота
урындагы мәчетләрне. Менә, бар эшләрен ташлап, килеп җиткәннәр.
Әллә теге Бәшир дигәннәре күзләрен йомган инде?.. Ни әйтәсең,
барыбыз да шунда барабыз, гөнаһлары ярлыкансын, оҗмах
ияләреннән булсын…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев