Бобон (повестьнең дәвамы)
Әнә шундый фикерләргә килде Рамил, озак кына утырганнан соң. Ул арада коридорда эшкә килгән хезмәттәшләре күренә башлады. Ныклы карарга килеп, компьютерда язылган сүзләрне сөртте ул. Чиста бит кенә торып калды. Киләчәктә ул чиста биткә ниләр языласын бары югары көчләр генә белсә беләдер.
* * *
Икенче көнне эшкә махсус иртә барды Рамил. Буш кабинетына
ашыгып килеп кергәч, беренче эш итеп компьютерын кабызды.
Эшлекле кыяфәттә яңа папка ачты, чиста битнең иң өске юлына эре
хәрефләр белән «Бобон» дип язып куйды. Түбәндәге юлга «очерк» дип
тә өстәде. Кызу эш башларга булып, хәрефләр өстендә бармакларын
йөгертте, беренче җөмләне язып, туктап калды.
Язган кешеләр беләләр, беренче җөмлә бик мөһим урын алып тора
язмада. Ничек башлыйсың – шулай тәмамлыйсың. Күпләр абыналар
беренче җөмләдән үк. Менә Рамил дә икеләнеп калды. Нәрсә турында
язарга җыена соң әле ул? Яшел чирәмдә аунаган, әйләнә-тирә
дөньяга гаҗәпләнеп караган, әнисе өчен бәхет чишмәсе булган малай
турындамы? Әллә җитди йөз чыгарып, өстәл артында Май бәйрәме
турында шигырь сырлап утырган үсмерне сынландырсынмы? Бәлки,
мәхәббәт утында яндырылган, йөрәген яралап, уртасына утлы мөһер
сугылган гарип каләм тирбәтергә сәбәпчедер? Хәер сорап тамак
туйдырган мескеннәр белән бергә икмәк катыларын күшәп җан
асраган бәндә хисләндерәме Рамилне? Үлеме якынлашканын сизеп,
мәчет бусагасы төбенә үрмәләп килеп егылган, соң чиктә генә үзенең
Аллаһы колы икәнлеген аңлаган инсан шәүләсе төсмерләнәме йөгерек
уйларында? Мәгънә бармы соң бу сурәтләрдә? Кемне гаеплисе,
кемнең хакын хаклыйсы? «Мин гел туры юлда йөрдем, кылган
эшләрем хак, күңелем пакь, йөзем якты!» Бармы бу җирдә шундый
сүзләрне әйтердәй кеше? Беребез дә хатадан хали түгел. Юк та ул
ташка язылган кануннар. Имеш тә, аларны төгәл үтәсәң, син әүлиягә
тиң буласың, бәхеткә тиенәсең, бакыйлыкта оҗмах бакчаларына
хисапсыз барып керәсең дип вәгъдә итәләр. Чутларына чыгарлык
түгел акыллы китапларның, кешеләрне өйрәткән тәгълиматларның,
туры юлга өндәгән мәктәпләрнең. Әмма хакыйкать юк берсендә
дә. Чөнки китапларга карап кына яшәп булмый. Арага аяусыз үлем
килеп кысыла яисә кырык катлы язмыш каһкаһә белән көлә, каршыңа
килеп. Нигәме? Чөнки язмыш хәйләкәр, бигрәк тә көтелмәгән
хәлләрне ярата ул. Син бертөрле уйлыйсың, хыяллар корасың, бер
тотам җирдә тоела бәхет кошының алтын каурые. Нәкъ шул чакта,
көтелмәгән очрак пәйда булып, синең уйларыңны чәлпәрәмә китерә
дә инде. Таеп китеп аягың сына, көткән кызың икенчене очрата,
кыегы капланган алтын сараеңа ут каба, якын дустың син йөргән
сукмакка чокыр казып куя. Күп инде ул язмышның шаярулары. Усал шаярулары. Бу очракларда нинди кануннар турында сүз булуы
мөмкин? Гадәттә, аяусыз вакыт зур саннар белән идарә итә, миллион,
миллиард, тагын зурраклары. Төнге күктәге йолдызларга кара.
Яисә аяк астында паластай җәелеп яткан үләннәргә. Тирә-ягыңда
йөреп яткан кешеләргә бак. Кем белсен аларның төгәл саннарын?
Безнең белән уйнаган затлар бу яхшы, ә монысы шакшы дип аерып
тормыйлар. Сәләт тә, байлык та, фәрештәгә тиң холык та исәпкә
алынмый. Язмышның таудай дулкыннары чайкала алда. Кемдер
җилгә җилкәнен киереп көрәшә. Яр буенда дулкыннар тынганын
көтеп утыручылар бар. Андыйлар да очрыйлар, дөнья булгач. Ул
адәм турында кабер ташы барысын әйтеп бирә: туган елы – үлгән
елы. Аның тормышында тетрәткеч вакыйгалар, авыр югалтулар, мине
томалаган сөюләр, көтелмәгән, йөрәк күтәрә алмастай табышлар
булмаган. Ул артыгын ашамаган, вакытында йоклаган, кушканны
эшләгән, күп сөйләмәгән, кирәкмәгәнне күрмәгән, вакыты җиткәч
өйләнгән, хатыны кушканда – кочаклаган, үләргә әмер килгәч – үлгән.
Кара ипи дә, ак калач та бердәй тамак туйдыралар, сүз көрәштерү
урынсыз. Кем нәрсә сайлый? Тимер кысаларга көчләп кертеп булмый
тәкъдир дигәннәрен. Яшәү – чишә алмаслык сер адәм баласы өчен.
Адәм үзе бу җиһанда бер тузан бөртеге түгелмени? Искән җилдә бер
бөтерелеп ала да серле, дәһшәтле мәңгелеккә китеп югала.
Иртәгә ни буласын беркем дә белми. Әйе, тормышы тулы
фаҗига Бәширнең. Ләкин аннан да фаҗигалерәк, кызганычрак,
тетрәндерерлек язмышлар була. Әллә нинди баш җитмәс зур
масштаблардагы яшәештә аерым алган кешенең бәясе үкенечле арзан.
Шунысы әрнетә йөрәкне. Ә шулай да тормыш матур, искиткеч матур.
Матур да, мавыктыргыч та, арбый да ул сине. Кем яшәп туйган, ди,
әле?
Әнә шундый фикерләргә килде Рамил, озак кына утырганнан соң.
Ул арада коридорда эшкә килгән хезмәттәшләре күренә башлады.
Ныклы карарга килеп, компьютерда язылган сүзләрне сөртте ул.
Чиста бит кенә торып калды. Киләчәктә ул чиста биткә ниләр
языласын бары югары көчләр генә белсә беләдер.
Тәмам.
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев