Бобон (повестьнең дәвамы)
– Больницада бер әйберне дә калдырмаска кушалар. Тагын кирегә киләсең икән, Аллаһ сакласын, – дип аңлатты үз гамәлен Рамилгә. Бу хатын-кызның хорафатларга ышануларына исең китәр. Кара песи дә шомга сала аларны, буш чиләкләр дә. Әгәр дә инде зиратка мәет озатканнарын күрсәләр, стенага менәр хәлгә җитәләр.
* * *
Шимбә көнне, ниһаять, Розалина белән Илдусны хастаханәдән
чыгардылар. Якыннарын каршы барып алды Рамил. Ишектән бер
чыгып баскач, тагын ашыгып кына кире кереп китте Розалина.
Кулына ярты литрлы буш банка тотып килеп чыкты. Анысын Рамил
кулындагы пакетка салды.
– Больницада бер әйберне дә калдырмаска кушалар. Тагын кирегә
киләсең икән, Аллаһ сакласын, – дип аңлатты үз гамәлен Рамилгә.
Бу хатын-кызның хорафатларга ышануларына исең китәр. Кара
песи дә шомга сала аларны, буш чиләкләр дә. Әгәр дә инде зиратка
мәет озатканнарын күрсәләр, стенага менәр хәлгә җитәләр. Вак-
төяккә бәйләнеп тормады ир, эре-эре адымнар белән тукталышка
таба атлады. Янында колын төсле уйнаклаган малайга күз төшереп
алды. Суырылып киткән бала, йөзе акшарланган төсле ап-ак булган.
Гел ябуда тоткангадыр. Розалинаның да чырае караңгы иде. Шулай
да саф һава, мул сибелгән кояш нурлары, урамда кайнаган хәрәкәт
бераз язылдырып җибәрде шикелле үзләрен.
Рамил кулыннан килгәнчә әзерләнгән иде якыннарының
кайтуларына. Тавык ите белән яшь бәрәңге пешерде, кыяр-
помидордан салат ясады, өстәп бер алма пирогы да алган иде әле.
Бергәләшеп утырып озаклап тамакларын туйдырдылар. Өй ашларын
тансыклаганнар иде улы белән хатыны.
– Анда йокы йокы булмады, – дип зарланып алды Розалина. –
Палатада гел әбиләр генә. Эш юклыктан кереп ятканнар. Менә
сөйләшәләр дә сөйләшәләр, ничек телләре талмый. Хәбәрләре
күп, бала чакларыннан башлыйлар, безнең көнгәчә килеп җитәләр.
Якыннарын, туганнарын, киленнәрен, кияүләрен – барысын телгә алалар. Анысы гына җитми. Ил башлыкларын тикшерергә тотыналар,
Америкага кадәр барып чыгалар. Колакларың гына түзсен. Ә йоклап
китсәләр инде – гырларга тотыналар. Уятасың, бер минут тыныч
ята да тагын башлый. Карузо, Шаляпиннарның тавышы боларныкы
каршында чүп кенә. Тәрәзә пыялалары зыңгылдап тора. Бераз ятып
хәл алам әле, – дип йокы бүлмәсенә йомылды. Илдус, рөхсәт сорап,
ишегалдына уйнарга чыгып китте. Савыт-саба юып калган Рамилнең
барыбер тормышы түгәрәкләнгән иде. Читтән караганда гына,
ялгызлык яхшы тоела, кешедән башка кеше яши алмый, берәүгә
берәү кирәк.
Икенче көнне тагын яңалык көтеп торган икән. Иртәнге чәйне
эчкәндә, Розалина уйлары белән уртаклашты:
– Телефон аша мин хуҗадан бер атнага рөхсәт алдым. Илдус белән
бергәләп авылга кайтып килергә уйладым. Бала бигрәк бетеренде
уколларыннан, даруларыннан. Яшел чирәмдә аунап, яңа сауган сөт
эчеп, иптәшләре белән йөгереп, бераз ныгып килсен иде. Бәлки син
дә китә алырсың эшеңнән? Мунчалар керерсең, хәзер кура җиләге
пешкән чак, урманга барырбыз бергәләп. Күлдә балык каптырырсың.
Саклангандыр анда кармакларың. Нәрсә дисең?
– Бик яхшы булыр, синең үзеңә дә ял кирәк. Ә мине җибәрмәсләр
дип уйлыйм. Әле чак чыктым эшкә, яхшы түгел кат-кат бимазаларга
редакторны да. Бәлки, киләсе ялда кайтып урарга форсат чыгар, – дип
хатынының сүзләрен җөпләде ир. Бер атнага ничек тә түзеп торыр,
укасы коелмас. Якыннарың турында да уйларга кирәк, аларның
сәламәтлеге Рамил өчен дә кадерле.
Бу атна озак үткән төсле тоелды Рамилгә. Нәрсәнедер зарыгып
көтсәң, гел вакыт туктап калгандай була бит ул. Фатирда телевизор
каршында ялгыз утырганда, ул гел Розалиналарның авылын күз
алдына китерде. Беренче көннәрдән ук бабай белән дуслашып китте
ул. Галиәхмәт картның балык тотарга хирыслыгы бар икән. Авылдан
читтәрәк урнашкан Камышлыкүлдә балык мыжлап тора, имеш.
Яраткан киявен дә бу мавыктыргыч кәсепкә ияләштерде бабай кеше.
Үч иткәндәй, беренче тапкыр кармагын суга салуы булды, ике-өч
минут үттеме-юкмы – калкавыч төпкә батты. Йөрәге дөп-дөп типкән,
кул-аяклары калтыраган Рамил беләк буе чуртан сөйрәп чыгарды.
Шуннан соң бетте инде, бар фигыле үзгәрде дә куйды. Әнә шулай
чиргә тарыйлар бит адәмнәр. Яр буенда кармак белән утыру аның
иң яраткан шөгыленә әйләнде. Менә хәзер дә экранда кемнәрнеңдер
шамакайланганнарын да аңламый, Камышлыкүлне, яр буйларын,
тоткан балыкларын искә алып рәхәтлек кичерде. Шимбә көн генә
җитсен әле, барып җитеп берәр чынаяк чәй эчеп алыр да туры күлгә
теркелдәр. Кичке якта мунчадан соң, бәлки, балык шулпасы пешереп
ашарлар. Рәтен белеп әзерләсәң, уха телеңне йотарлык була бит ул. Авыл мунчасы да сагындырган. Шәһәр ваннасында чупырдаулар
юынумыни ул?! Мунчага барып керәсең яп-ялангач, ләүкәгә сузылып
ятасың шулай, эссе һава тыныңны куыра, бар тәннән шыбырдап тир
ага. Ә каен себеркесе белән чабынулар, чын мунчала белән кып-
кызыл булганчы тәнне ышкулар, баштан су белән коенулар! Бар
гөнаһларың юылып төшә һичшиксез, яңа туган сабый төсле буласың.
Шуларга өстәп, әби кеше камыр ашлары пешерергә оста. Киявен
ярата ул, килерен белеп, бәлеш пешерер, тәгаен. Их, тизрәк үтсен
иде бу ялыктыргыч көннәр...
Ниһаять, җомга кичне: «Иртәгә ял, иртәрәк торып вокзалга барасы.
Ярты сәгатьләп электричкада селкенермен дә төшеп калырмын авыл
янындагы станциядә. Аннан инде авылга бер тотам ара...» дигән тәмле
уйлар белән йокларга ятты ул. Онытылып өлгермәде, янындагы кесә
телефоны шалтырады.
– Ни хәлләр бар, иптәш? – дип гөрелдәде трубканың теге очында
танышы Вакыйф. – Мин бит теге хикәяне эзләп таптым, синнән
күчтәнәч!..
– Миндә бар инде журналның ул саны, укыдым, – дип, тегенең
шатлыгын киметә төште Рамил.
– Да, өлгер егет булып чыктың син. Ә миндә әле аның данныйлары
да бар. Гонорар алганда язылган паспорт күчермәсе.
Йокысы сыпырып алгандай юкка чыкты Рамилнең.
– Нинди фактлар ачыкладың? – дип ашыктырды Вакыйфны.
– Казанга терәлеп торган районда туган икән. Бәлки булганың
бардыр, авыл шактый билгеле... – дип, бәйнә-бәйнә Бәширнең яшәгән
районын, авылын әйтеп бирде. Рамил, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, тыныч
йокылар теләп, танышы белән хушлашты.
Ә менә үзенә тыныч кына йокларга язмаган икән. Ишеткән
кадәресе күңелен кузгатырга җитте. Бер яктан – авылга ашкына
иде ул. Дөнья мәшәкатьләрен онытып, табигать хозурында ял итәсе
килде. Икенче яктан – бер башлаган эшне тәмамламыйча, ярты юлда
ташлап калдыруны хуп күрмәде. Ята торгач, үрелеп алып янындагы
телефонын кабызды. Картадан Бәширнең туган авылын эзләп тапты.
Юл уңаенда икән, берәр сәгатькә тукталып китсә дә була, әгәр
автобуска күчеп утырса. Балыкка төштән соң барыр... Билгеле карарга
килгәч, тынычлангандай булды, йоклап киткәнен сизми дә калды.
* * *
Икенче көнне гадәттәгедән иртәрәк уянды ул. Юынып, урын-җирен
җыештырды, алдан әзерләп куйган киемнәрен киеп куйды. Аңа кадәр
плитә өстендәге чәйнек, кайнаганын белдереп, сызгырып тавыш
бирде. Ашыгып кына бер чынаяк чәй эчеп куйды да, ишеген яхшылап
бикләп, юлга кузгалды. Ул якларга автобусның иртә кузгалганы да бар иде. Салонда кешеләр күп түгел икән. Саллы гына биштәрен
аерым урынга куеп, җәелеп утырды Рамил. Кичә кичтән әби белән
бабайга, балаларга күчтәнәчләр алып тутырган иде. Шуңа да авыр
гына иде юл капчыгы.
Бүгенге көндә Татарстанда юллар таба кебек. Кай тарафка юл
тотсаң да, җырлап бара аласың. Тирә-якка күз салгалап утыра торгач,
утыз-кырык минутлап үттеме икән, кондуктор аңа төшәргә ишарә
ясады. Кола яланда төшеп калды Рамил. Бары уңга борылып кереп
киткән таш юл читендә Бәшир авылының исеме язылган күрсәткеч
тора иде. «Хәзерге заманда машиналар йөреп торалардыр, берәрсе
утыртыр әле, йә булмаса, үз авылларының автобусы килеп җитәр»
дигән төслерәк фикер йөртте Рамил.
Иртә иде әле. Иртә булуга карамастан, кояш шактый кыздыра
башлаган иде инде. Бераздан эссе була башлады аңа, басып тора-
тора аяклары талды. Үч иткәндәй шосседан борылган бер машина
булмады, выжлап үтеп кенә киттеләр яныннан. Ә менә авыл ягыннан
чыкканнары булды. Йә шәһәргә эшкә баручылардыр, бәлки башкала
кибетенә юл тотучылар йөридер. Кулындагы сәгать уклары да
ашыгып йөгергәндәй тоелды аңа. Карта буенча карасаң, әлеге авылга
бер-ике чакрымлап ара иде. Түзмәде Рамил, җәяү атларга булды. Аңа
язган транспорт артыннан куып җитәр әле.
Күптән яңгырлар булмаганлыктан, юлда тузан тузгыды, тамагы
аңкавына ябышыр дәрәҗәгә җитте, эсселек хәлне дә ала бит ул. Бер-
бер инеш тә очрамады юлында. Юл буйлап сузылган иген кырларында
алтынланган башаклар җилдә тирбәләләр иде. Ике чакрымлап атлады
ул, өч чакрым да булгандыр. Ниһаять, уйсулыкта урнашкан кечкенә
авыл күренде. Авылны бүлеп кечкенә елга ага иде шикелле. Шул
елганы күрү көч өстәде Рамилгә. Сусыны басылганчы, туйганчы су
эчәр бераздан. Шуңа өмет итеп адымнарын ешлатты. Авылга өч йөз
адымлап ара калгач, басу юлыннан җигелгән ат килеп чыкты. Олы
гына абзый, дилбегәсен тартып, Рамилне утыртты. Бар булмышы
белән ләззәт кичерде ул. Печән салынган арбага утырып йөрүләре
оҗмахка тиң икән лә. Абзый кырын карап:
– Безнең як кешесенә охшамагансың. Кемгә киләсең? – дип сораша
башлады.
– Сәрвәр апа яши икән бу авылда. Бәшир дигән улы бар, – дип,
килүенең сәбәбен аңлатты Рамил.
– Бар, бар андый карчык, узганда өен күрсәтермен. Ялгызы гына
көн күрә ул. Ике ел элекме икән, Казакъстаннан кызын кайтарып
күмделәр. Шулкадәр җирдән китерергә әллә күпме акча түккән ире
диделәр. Ә малае турында ишеткәнем юк. Мин үзем монда күптән
түгел генә күченеп кайттым. Шәһәрдә пенсиягә чыктым да өй сатып
алдым. Кәҗәләр карыйм, куяннар, умарталар тотам. Рәхәткә чыктым, бик кызыга идем. Менә хәзер атлы-тунлы да булдым. Быел гына
алдым әле бу бияне. Кышка колынларга тиеш, боерган булса.
Ул арада авылның сузылып киткән бердәнбер урамына барып
керделәр. Өч-дүрт өйдән соң абзый атын туктатты, чыбыркы сабы
белән сул яктагы ике тәрәзле кечкенә өйгә күрсәтте.
– Сиңа менә монда, олан.
Рәхмәтләр укып төшеп калды Рамил. Машина-тракторлар бу
урамда йөрми торганнардыр, ахрысы. Бар урам хәтфәдәй яшел үлән
белән капланган иде. Күрсәтелгән өйгә якынлашып, җилкапканы
ачып, ихатага үтте Рамил, тирә-якка күз йөгертте. Өй тирәсендә
каралты-кура юк диярлек иде. Кайчандыр бурап күтәрелгән абзар
төслерәк нәрсә бер якка янтайган, такталары мүкләнгән сарайның
ишеге каерылып төшкән, эреле-ваклы такталар белән тотылып
алынган кечкенә бакча төслерәк нәрсә төсмерләнде.
Чоланнан үтеп, ишекне ачты да ярым караңгы бүлмәгә барып керде
юлчы. Тәрәзәләр төрле постаудагы чүпрәкләр белән капланганга,
берни күренмәс булган икән. Эссе кояшның нурларыннан качырып
күләгәләгәннәр иде шикелле бүлмәне. Мичкә терәлеп торган тимер
карават ягыннан кыштырдау ишетелеп калды.
– Кем бу? – дип сорады зәгыйфь кенә хатын-кыз тавышы.
– Бер юлчы мин, – дип җавап тотты Рамил, тавышын көр
яңгыратырга тырышып. – Бигрәк рәхимсез кыздыра. Берәр стакан
су эчермәссезме икән?
– Әнә кашаякка таба атла. Урындык өстендә су тулы чиләк торадыр.
Чүмече дә шунда. Хәлимә килен бүген генә керткән иде әле, – диде
хәлсез тавыш. Чүмечне тутырып алды да Рамил йотлыгып тәмле
чишмә суын эчте. Тешләрне камаштырырлык су үзенең шифасын
бар тәнгә бирде төсле. Хуҗабикә урыныннан торырга ният итмәде,
авыр сулап ята бирде.
– Миңа Бәшир яшәгән өй дип өйрәтеп керттеләр, – дип сүзне
ялгады Рамил. – Сез Сәрвәр апа буласызмы?
Бу сүзләрдән соң карчык авыр гына кузгалып торып утырды,
башындагы яулыгын рәтләгәндәй итте. Нидер күрергә теләгәндәй
ишек төбендә басып торган Рамилгә текәлде.
– Ә син каян беләсең Бәширне? Иптәше-фәләнме әллә? Түргәрәк
үт, алдыңдагы тәрәзәдәге япманы ал әле, бераз яктылык керер, – дип
җанлана төште хуҗабикә.
– Бер тирә укыган идек, – дип ялганлады Рамил, – яхшы иптәш иде.
– И-и, аның яхшылыгын сөйләп кенә аңлатып бетерерлек түгел.
Аны мин генә беләм. Шул баланы уйламаган көнем юк. Адәм
әүлиясе иде тугачтын да. Икмәк чәйнәп, имезлек урынына каптырып
куям да эшләремне эшлим. Хатын-кызның эше бетәмени? Йә шул
баланың искеләрен чайкап куям, йә булмаса, ашарга хәстәрлим, ихатадагы терлекләрне карыйм. Йөгереп йөргән җиремнән кисәк
исемә килеп төшә алтын бөртегем. Ашыгып кереп китәм инде, чебен
очкан да тавыш ишетелми. Ах, балакаем, әллә мине калдырып китеп
барганмы дим, йөрәккәем өзелеп төшә менә. Мендәрләр арасына
урнаштырган улыма үрелеп карыйм. Ята, рәхмәт төшкере, чут-чут
имә икмәген, зур күзләре белән тирә-якны күзәтә. Түзә алмыйча,
кулыма алып, туйганчы сөеп чыгып китәм. Сабый чагыннан сабыр,
искитмәле бала булды бит ул. – Карчык яулык очлары белән күз
төпләрен сөрткәләде. – Иптәше дисеңме? Бергә укыдыгызмыни?
Үзең кайсы яклардан соң? Бу якларда ниләр бетереп йөрисең? – дип
сорауларын тезде әби.
– Эшләрем бар бу якларда, – дип кенә куйды Рамил. – Ялгызыгыз
гына яшәп ятасызмыни? Авырдыр олы кешегә тормыш көтүләре.
– Авырын-җиңелен кем белгән, – дип уфтанды хуҗабикә. – Миңа
бу җирдә беркайчан да җиңел булмады. Безнең гаилә зур иде – алты
бала, барысы да кызлар. Әстерхан татарларыннан тамырыбыз. Ул
якларда да җәйләр эссе, иллегә җитә эсселек дип сөйләгәннәрен
хәтерләп калам. Ун яшькә кадәр генә яшәдем мин анда. Шуннан
соң әни мине баласыз гаиләгә, үзенең сеңлесенә асрамага бирде.
Яңа әти-әнием Татарстанга күченделәр. Ул чакларда авыл тормышы
җиңелләрдән түгел иде. Әни белән әти иртәдән кичкә кадәр эштә.
Мин өйдә дөнья көтәм. Кайтуларына плитә өстендә бәрәңге пешереп
куядыр идем. Мискигә буй җитми, урындык куеп үреләм. Менә
безнең халык сынамышы бар. Әгәр баласыз гаилә карарга бала алса,
бераздан үзләренең балалары туа. Безнең өйдә нәкъ шулай булды.
Бу якларга кайткач, бер ел үттеме икән, энекәшем Сабир туды. Үз
балалары белән мине ничегрәк тәрбияләгәннәрен чамаларга була
инде. Малай да бит әле, кадерле. Озаклап юанып утыра алмады бала
белән әни, закун каты, энекәшне миңа калдырып эшкә чыкты. Мин
аякка бастырдым инде Сабирны. Әмма тагын бер хәл булды әле.
Ике яшендәме икән, ишегалдында уйнап утырганда, тимерчыбык
белән булашкан булгандыр, мин күрмәгәнмен дә, күзенә әлеге
тимерчыбыкның очы кадалган... Ул куркуларым, энекәш урам
яңгыратып акыра, мин кая барып сугылырга белмим. Ярый, күрше
әби кереп ярдәм итте, фельдшерны чакырды. Ул хәлдән соң минем
бөтенләй кадер китте. Баланы гарип ясадың дип битәрләделәр адым
саен. Шуңа да иртә кияүгә озаттылар. Беренче сораганга. Менә шул
авылның Таһир исемле егетенә бирделәр. Шуның белән оныттылар
минем барлыгымны. Үз әниләремне дә ерак Әстерханга барып
күргәнем булмады. Таһир каты куллы, кызу кеше иде, мәрхүм. Әмма
сәбәпсез кул күтәрмәде, сирәкләп кенә, сәбәбе булганда тибеп очыра
иде. Балалар тугач тынычлана төште. Шуннан бергә яшәмәдек
дисәң дә була. Ничектер авыл персидәтеле белән сүзгә килде ул. Теге каныкты минем иремә. Трактордан читләштерде, хатыннар
белән беррәттән эшләргә билгеләде. Түзде, түзде дә авылдан чыгып
китте җанашым. Урнашкач, безне дә кайтып алырга вәгъдә итте.
Пермь урманнарында урнашкан ниндидер шахтада эшләде ул. Анда
күмер-фәлән дә чыгармыйлар шикелле дә. Сорашсаң, җавап бирми
торган иде. Шулай итеп читтә эшләде, безне янына алмады, бары
форсат чыкканда кайткалап йөрде. Яллары озын була торган иде
аларның. Елның төрле фасылында ял бирәләр тегеләргә. Кайта, хәл
кадәри ярдәмләшә, акчалы кайта, күчтәнәчләр белән. Шуннан тагын
китеп бара. Ә мин ялгызым дөнья көтәм монда. Үзең уйлап кара,
ялгыз хатынга авыл тормышы ничек төс биргәнен? Сыер тотмый
булмый, балалар бар, колхоз эшенә җигелгәнсең, харап инде менә.
Ул шахтадагыларны иртә пенсиягә чыгаралар икән. Әмма пенсия
рәхәтен күрмәде, мескенкәем. Бик бетеренгән иде, җәядәй бөгелгән,
тешләре коелган, бары ач яңаклары калган. Сөйләшкәндә дә шым
гына сөйләшә иде, озакка бармады. Кышның зәмһәрир салкын
көнендә китеп барды. Ике бала кочаклап утырып калдым. Шул
балалар дип яшәдем, киләчәк матур көннәрне уйлап, йөрәгемә көч
алдым. Ярый, алдагысын белми адәм баласы. Бүгенге көндә ялгызым
утырып калдым менә. Башта Бәширем китеп барды. Бергә булгач,
аның машина астына эләгүе турында ишеткәнсеңдер? Шуннан
бүлнискә салдылар аны. Айлар буе койкада аунады, балакаем.
Җае чыкканда, баргалап йөрдем инде янына. Бертөрле тернәкләнә
башлаган иде ул, әкрен-әкрен атлый да, бераз нур кунды йөзенә.
Шатланып кайтканымны хәтерлим әле.
– Килеп алырмын, хәбәр ит штубы, өйдә тизрәк тернәкләнерсең, – дип
кайтып киттем. Атна ярым үткәндер. Барсам, күз дә йоммый – врачлар
чатнап торалар:
«Без аны чыгардык. Үз аякларында чыгып китте, – дип алдашалар. –
Бар кәгазьләрдә язылган, тикшереп карагыз», – дигән булалар. Ятаждан
ятажга йөреп, зинһарлап ялындым: «Ичмасам, дөресен әйтегез, каберен
күрсәтегез», – дидем. Ник берсе хәлемә керсен, ярдәм кулы сузсын,
бер үк сүзләрне сөйләп тик торалар.
Ул чакта ничек кайтып егылганмындыр, һич тә хәтерләмим. Чак
акылдан шашмый калдым. Кеше генә белми хәлемне. Врачларга
ышанып барган булабыз, чирләрдән терелтерләр, үлемнән йолып
калырлар дип өметләнәбез. Ю-у-у-к, җанкоярлар алар! Алар гына
башын ашадылар баламның. Шап-шактый булып килгән кешене юк
иттеләр. Имеш тә, чыгып киткән бүлнистән! Ничек чыгып китсен,
ди, ул газиз әнисенә хәбәр итмичә торып? Чыгып киткән хәлдә дә,
өенә кайтыр иде, өе бар бит аның, зарыгып көтеп торган әнисе бар.
Башын ашадылар баламның, харап иттелә-ә-әр...
Утырган урынынннан иелеп төшеп, ярсып еларга тотынды Сәрвәр әби. Нишләргә дә белмәде Рамил, урыныннан калкынды, торган
урынында таптанды. Һушына килеп, чүмеч белән су китерде.
– Ул кадәр бетеренмәгез әле, Сәрвәр апа. Менә су эчеп куегыз...
Тукталып-тукталып, ярты чокыр салкын су эчте карчык. Анысы
да тамагына ярамады, ках-ках йөткергәләргә тотынды. «Менә сиңа,
улын күптән җирләп тә куйган, имеш, ана. Гаеплеләрне дә тапкан.
Бәшир, дәваланып чыкканнан соң, берсенең дә күзенә күренмәгән,
дөресрәге, күренәсе килмәгән, күз күргән якка чыгып киткән. Шулай
килеп чыга. Хәзер нәрсәләрдер сөйләп, ярасын кузгатырга түгел инде
әни кешенең. Иртәме-соңмы, җир куенына кереп ятты улы, тынычлык
тапты...» дип үз уйларын уйлады Рамил.
– Чәй куяр идем, җеп өзәрлек хәлем юк, балам. Баш өянәгеннән
җәфаланам мин. Нык башым әйләнә, күзләремнең дә шуңа нуры
кимеде, ахрысы.
– Юк, юк, кирәкми, мин күптән түгел генә эчкән идем, – дип
алдашты Рамил. Ничектер күңеле кузгалып, өстәләгә таба атлады
да кул сумкасында булган күчтәнәчләрен өстәлгә тезде. – Соңыннан
эчәрсез үзегез иркенләп. Менә сезгә күчтәнәчләр дә алып килгән
идем.
– И, рәхмәт инде, балакаем, – дип өстәлгә таба текәлде карчык,
нидер күрергә теләгәндәй. – Тәм-томнарны харап яратам мин. Әллә
картлык галәмәте шунда. Яшьрәк чакта, бер түтәрәм ипигә алданып,
көннәр буе печән чабадыр идек. Рәхмәт, рәхмәт. Менә шулай, балам,
Бәширемнең каберен дә әйтмәделәр миңа. Шунысы бигрәк авыр.
Барып кайгымны бушатыр, күз яшьләремне түгәр урыным булыр
иде. Үстер, үстер дә үчтекәй итеп, үзеңнән артык күреп ярат, ә
ул синең ялгызыңны калдырып ташлап китсен дә барсын, имеш.
Нинди акыллы, тәрбияле, мөлаем бала иде. Кайчак төшемә кереп:
«Әни!» – дип аваз сала, йөрәгем өзелеп төшкәндәй була инде. Укуын
да әйбәт укыды бит ул, бик әйбәт укыды, укытучылары мактап туя
алмыйлар иде. Шуңа да мин җыелышына йөрергә яраттым аның.
Иң алга барып утыра идем, җикетемнең төймәләрен ычкындырып,
мамык шәлемне таратып. Яхшырак ишетергә укытучының сүзләрен.
Кемнәрнеңдер балаларын хурлапмы хурлыйлар, кызарып-бүртенеп,
оялып утыралар әти-әниләре. Ә минем йөз якты. Бар яктан алдыра
Бәшир. Барысына үрнәк. И андый җыелышлардан бергәләшеп өйгә
кайтулары. Кышкы урамнан тезелешеп киләсең хатыннар белән.
Ачуланганнар, ярсыганнар кемнәрдер:
– Кайтыйм гына әле, мин аны...
– Өсте бөтен, тамагы тук, ни җитмәгән ул ташбашка?!.
– Бер эш кушмыйм, аяк очына басып йөрим, көн-төн шуңа булсын
дип эшлим, ә ул... – дип пыр тузалар. Мин эчтән генә көлеп атлыйм.
Салмак кына кар ява, иликтр баганаларының утларында чагыла кар бөртекләре, тынлык, рәхәт. Бик рәхәт. Ә минем өйдә сабыем
китап карап, дәрес әзерләп утыра – төгәл беләм. Йөземә кызыллык
китермәде – анысына рәхмәт. Укуы гына җитмәгән, гәзитләрдә дә
басыла иде ул. Ат башы зурлык хәрефләр белән Бәширемнең исемен
язып куялар, шуннан аның сүзләре тезелеп китә. Җырга тартымнары
да була, берәр вакыйганы сурәтли. Иптәшләрен, мәктәп тормышын
анда. Башта район гәзите, аннан хәтта Казанныкы да урын бирде
улыма. Ул минем шатлыкны сөйләп-аңлатып кына бетерерлек
түгел иде ул елларда. Шуннан үзе Казанга китеп барды. Тырышты,
тырмашты, тәки укырга керде. Мин инде хыялымда улымны әллә
нинди зур кеше итеп күрә башлаган идем. Урап чыккысыз өенең
түрендә утырырмын, чибәр генә, ипле генә киленемә тормыш көтү
серләрен өйрәтермен, оныклар багармын дип юрый башлаган идем.
Ярамый икән ул алдан юрарга, киләчәкне куркытасың диләр...
– Кызыгыз да фаҗигагә дучар булган икән, – дип сүзгә кысылды
Рамил. Бу дөньяның ачысын-төчесен артыгы белән күргән ярымсукыр
карчык күңелне әрнетерлек жәл иде аңа.
– Кайгы көтмәгәндә килә. Хәтереңә салып куй, балам, бу язмыш
дигәннәре адәм баласын аптыратырга ярата. Көткәнең алдыңа
килми синең, ә язылганы көтмәгәндә килә, кайгысы да, шатлыгы да.
Шундый матур яшәп ята иде кызым, Әлсинәм, ул кияү мулла песие
булды, хатынының күзләренә генә карап торды, кызларын алып
киләләр иде кунакка. Ничә еллар күргәнем дә юк энҗе бөртегемне,
зур үскәндер инде. Кеше ышанмастай хәл булган, яңгырлы көндә таш
баскычта таеп китеп, башы белән бәрелгән. Бары шул гына. Алып
барып караганнар фельдшерга, һушына килмәгән, җан биргән иренең
кочагында. Ул кияүнең елаулары, ул минем елауларым... Кечкенә инеш
челтерәр иде, минем үз гомеремдә түккән яшьләремне бер урынга
җыйсаң, таш ярылыр иде, минем газапларны үзеннән үткәрсә. Адәм
баласы түзсә түзә икән...
– Ә менә Бәширнең шул мәктәп елларында язган язулары,
бәлки, сакланып калгандыр? Казаннан кайтарган дәфтәрләре
булмадымы? – дип сораштырды Рамил.
– Балачак дәфтәрләрен кем җыйган, ди. Барлар иде инде,
мәктәпнекеләр, китаплары да. Туздырып, таралып беттеләр инде
бу көнгә чаклы. Мин гәзит-фәлән алдырмыйм. Дәфтәр битләренә
йомырка төрә идем сатарга. Мунча элдерергә дә бик җайлы бит ул
кәгазь битләре. Юк, юк, бернәрсә сакланмаган...
Башка сөйләшер сүзләр калмаган иде инде. Рамил тагын бер
тапкыр су эчеп алды да, бу изге хатынга күп-күп рәхмәтләр әйтеп,
чыгып китте. Ул чыкканда, кояш төшлекне узган иде инде. Тиз-тиз
атлап кирегә – асфальт юлга ашыкты ул. Барысы уңай туры килеп
торса, берәр сәгатьтән Розалинасы янына кайтып җитәр.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев