14 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
14 гыйнвар 2026 - 17:00
Шагыйрьләрне мәңгеләштерүче
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр ди халык. Әюповлар нәселе элек-электән кешелекле, кече күңелле булулары белән аерылып тора. Олыны – олы, кечене кече итә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер алар. -
14 гыйнвар 2026 - 15:00
Ялгызлык шигыре
Ялгыз яшәп карамаганнар аңлый алмас... -
14 гыйнвар 2026 - 13:00
Яраланган язмыш (хикәя)
Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Илгиз, бик кыйбатлы машина бәрдереп, куркуыннанмы, башын элмәккә тыкты... -
14 гыйнвар 2026 - 11:00
Театраль Кабан
Тормыш ул – Театр диләр, Ә театр – тормышмы? -
14 гыйнвар 2026 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Зур булмаган җирдә өч авыл юкка чыккан. Татар, мескен, теше-тырнагы белән ябыша уч төбе хәтле җиренә, ябык сыерына, мүкләк кәҗәсенә. Аңа шул җиреннән башка яшәү юк. Күзалламый да ул башкача яшәүне. Һаман да шундыйрак караш саклана кайбер авылларда. Кызын-улын, акчалар түләп, югары уку йортында укыта да әти-әни, диплом алгач, баланы авылга кайтарта. Кыз булса, күрше авылдан да ерак яшәмәгән егеткә кияүгә бирә, егеткә дә читтән алырга рөхсәт юк, үзебезнекеләр арасыннан сайласын. Кайныйлар барысы бер казанда.