Театраль Кабан
Тормыш ул – Театр диләр, Ә театр – тормышмы?
Кабан күле спирт булып,
күктән пилмән яусачы!
Казанда чыккан шаян әйтем
Ясалма аң заманында
әллә ниләр явуы бар!
Адәм заты күңелендә
төкәнмәс дәрт, яну бар!
Акком асты1 урынында,
кем уйлаган, тиз арада
шундый бина калкыр дип –
күргән халык шаккатарлык
VIP-театр балкыр дип?!
Сөйләшсеннәр театрлар2:
«Сездә ничек?», «Бездә – шәп!»
«Затлы залларны тутырып,
милләттәшләребезнең барын
җыярга әле исәп!»
...Сәясәттә һәм сәнгатьтә
җилкәнсезләр заманы...
Милли рухы саекмасын
әкияти Кабанның!
Иманыңны басып китсә
халыкара балаган –
«Туган тел»ле халык булып
туа алмабыз яңадан!
Тормыш ул – Театр диләр,
Ә театр – тормышмы?
...Кайчак театр билгели
Җәмгыятьнең нинди хәлдә,
нинди уйда торышын!
Кеше җаны өчен көрәш
бара яңа мәйданда.
Театрның дәрәҗәсе
арта барсын һаман да!
...Пилмән яумас!.. Яусын рәхмәт –
галиҗәнап артистларга
тамаша залларыннан!
Безнең мирас сеңеп калсын
яшьләрнең аңнарында!
1 «Акком асты» – Тукай заманында яман аты чыккан Кабан күле ярлары.
2 Камал һәм Тинчурин театрлары күз алдында тотыла.
«КУ» 01, 2026
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Нинди мирас? ............ ...Нинди мирас калыр яшь буынга, .............калмаганда, хәтта, гайрәтең? ...........“Ник дәшмисең? Нәрсә утырасың? .............Хөрриятең кая, дәүләтең?”* ............ ... Сәйлән
0
0