Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ялгызлык шигыре

Ялгыз яшәп карамаганнар аңлый алмас...

Ялгыз яшәмәгәннәр аңламас

Асылын бу гади чынлыкның:

Аһ, никадәр куркыныч икәнен,

Кешегә бу шомлы тынлыкның.

Үз-үзләре белән сөйләшкәнен

Аңлый алмас алар беркайчан.

Көзгеләргә йөгереп килгәннәрен,

Төннәрендә эзләп тере җан.

Ялгыз яшәп карамаганнар

Аңлый алмас...

 

Төрекчәдән Рәмис Аймәт тәрҗемәсе

"КУ" 11, 2019

Фото:Шедеврум ии

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эгоистлар гына Җирдә ялгызлыктан газап чигә. ..............Ә Ходайга сыенганнар ялгызлыктан азат нигә? ............... ...“Мин,- ди адәм, Җирдә- хуҗа!” Әмма бит ул- Ходай колы. ............Ә ялгызлык, Ходай өчен билгеләнгән, җан чоңгылы. ............... ...Ялгызлыктан котылыр тик, шул чоңгылга юл тапканнар, ..................Минминлегеннән арынып, кабат иманга кайтканнар... ................. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)