Логотип Казан Утлары
Повесть

Бобон (повестьнең дәвамы)

Зур булмаган җирдә өч авыл юкка чыккан. Татар, мескен, теше-тырнагы белән ябыша уч төбе хәтле җиренә, ябык сыерына, мүкләк кәҗәсенә. Аңа шул җиреннән башка яшәү юк. Күзалламый да ул башкача яшәүне. Һаман да шундыйрак караш саклана кайбер авылларда. Кызын-улын, акчалар түләп, югары уку йортында укыта да әти-әни, диплом алгач, баланы авылга кайтарта. Кыз булса, күрше авылдан да ерак яшәмәгән егеткә кияүгә бирә, егеткә дә читтән алырга рөхсәт юк, үзебезнекеләр арасыннан сайласын. Кайныйлар барысы бер казанда.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

* * *
Әкияттә генә ул күз ачып йомган арада Каф тауларына барып
җитәсең. Ә монда җитмеш чакрым җирне үтүләре сират күперен
кичүгә тиң булды Рамил өчен. Кирегә атлаганда, ахырына кадәр юлны
җәяү теркелдәде ул. Машиналар очрамады түгел, очрады, һәммәсе
каршыга килде. Юл йөргән кешегә таныш бу күренеш. Син барасың
мәгърипкә, бар транспорт – мәшрикъка. Асфальтка чыгып, очраган
машиналарга эләгеп, беренче зур авылга кадәр барып җитә алды.
Белеште-сорашты: Розалиналар авылына барасы автобусны тагын
бер сәгать көтәсе икән. Әгәр узгынчы машиналарга эләгеп-тагылып
барсаң, алдарак та кайтып җитәргә мөмкинсең. Бу варианттан баш
тартты Рамил. Тагын атларга аяк буыннарының хәле калмаган иде
инде аның. Эссе кояш астында чакрымнарны исәпләүләре үлемгә
тиң бит. Ни булса да, автобусны көтәргә карар итте. Тукталыш
каршындагы кафега кереп тамак ялгады, үзе белән бер шешә су
алды. Бүген суның хакы күтәрелгән иде аның өчен. Күләгәрәк урын
табып, шешәдәге суны йоткалап, автобусны көтәргә утырды. Үз
этлеген эшләргә шайтан, мәлгунь синең юлыңа чыгып утыра диләр,
дөрес икән. Ул көткән автобус кырык минутлап соңлап килде: юлда
ватылып, сүнеп утырган, имеш. Шулай итеп, көтү кайтканда гына
төшеп калды автобустан кунак кияү. Розалинасының авызы турсайган
иде.
– Шулкадәр кайда йөри торгансыңдыр. Көтәбез, көтәбез, син һаман
юк. Илдус синең белән мунчада юынырга зарыгып көтте, соңыннан
картатае белән киттеләр. Әйдә, чәй эчеп ал да алар чыгуына мунчага
барырсың, эссесе калган булса. Кичке ашны да күптән ашадык. Сиңа
бәлешнең төбе генә калган инде.
– Бәлеш төбе – иң тәмлесе инде ул ризык тәмен белгән кешегә.
Давай, өстәлгә күчер әле ул сый-нигъмәтне, – дип кулларын угалаган
булды Рамил. Хатыны янында ул үзен гаепле сизә иде. Җил куып
йөргәнче, иртәдән килгән булса, картларның берәр эшенә булышып
куяр, Камышлыкүлгә барып, иң зур чуртанны каптырыр иде кармакка.
Ул тамак туйдыруга мунчачылар кайтып җитте. Мунчадан кайткан
Илдусны түшәмгә чөйде, бабасы белән арка каккалап күреште, хәл-
әхвәл белеште. Шуннан ялгызы гына кызуы сүрелергә өлгергән
мунчага ашыкты. Әйтсәң дә, йолдызлар калка башлаган иде инде
күк йөзендә.
Ару-талу җиткән булгандырмы, мунча килештеме, селкенми дә
да йоклады ул. Күзләрен йомган төсле генә иде, таң аткан икән,
көтү киткән, Актырнак һау-һаулап кемгәдер өрә, ихатада тавыклар
кыткылдый, бозау мөгрәгәне ишетелеп кала. Ялт кына сикереп торды
Рамил, барысы да аяк өстендә, имеш, бары Илдус кына уянмаган.
Розалина белән әнисе бәрәңге бакчасында булашалар. Теге әмрик кортын чүплиләр булса кирәк. Авылда һәркем үзен кайгыртырга
гадәтләнгән алар гаиләсендә. Шуңа да битен-башын югач, чәй
кайнатты Рамил, суыткычтан яңа аерткан каймак, быел суыртылган
бал алды, тәмләп чәй эчәргә тотынды. Ул арада ихатада кайнашкан
бабай килеп керде. Яннан утырып, шым гына планнары белән
бүлеште:
– Мин, кияү, кармакларны хәстәрләп куйдым, короедлар җыйдым
иске бүрәнәдән. Камышлыкүлгә барып кайтыйк. Жәл булса да,
Илдусны уятыйк инде, үзебез белән алыйк. Өйдә калдырсак, үпкәләр
малай.
– Бернинди балык юк! – Розалина килеп кергән, имеш. – Оныгыңны
ал да икәүләп барыгыз. Ә без Рамил белән – Рус урманына! Җиләк
коелып бетеп килә ди әни. Быел аз да булган шикелле. Җәй көне үз
кулларың белән бер җиләк тә өзеп ашамагач, ни була ди ул?
– Аяк талдырып йөрмәгез, – дип, кызын уеннан кайтарырга
тырышты әти кеше. – Бер бөртек җиләк тапмый кайталар күпләр.
Әнә бакчадагысын җыеп алыгыз. Барыбер түгелмени? Кайчанга бер
килгән.
– Мин дә шулай дим, – дип, сүз бирмәде Розалина. – Ни гомергә
бер килеп, урман да күрми кайтсынмы кияү? Гел урман турында
сөйләде соңгы араларда. Шулай бит, Рамил?
Аякларының талчыгуы һаман бетмәгән булса да, хатынының
сүзләре белән килешкән булды Рамил.
– Бабай, без өйдә үк җиләккә барырга сүз куешкан идек шул,
гаептән алма инде, – дип, Розалинасына карады. Анысы, мут елмаеп,
күз кысты. Шуннан, әзерләнеп, кирәк-яраклар алдылар да парлашып
күгәреп яткан урманга таба юл тоттылар.
Кура җиләге җыюның үз тәртибе бар бит аның. Бу куак яңа
киселгән делянкалар урынында тиз үрчи, кояш нурларын артык
яратмый, дымлы җир эзли. Шуңа чытырманлыкта аларга юлыгасың
инде. Ә чытырманлыкны еланнар ярата, саклык чараларын алдан
күрергә кирәк. Авылдагы күпме кешегә кададылар зәһәр укларын
агу йоткан нәрсәләр.
Шактый ерак икән ул җиләккә бай урман. Ярый әле, ярты юлдан
күбрәген киң юл буйлап атладылар. Урманның уртасында нефтьчеләр,
җирне бораулап, качалка утыртып куйганнар икән. Алар салган юл.
Арыганлыгын хатынына белдермәскә тырышты Рамил. Ике көн җәяү
йөрүләр чыгырдан чыгарганнар иде аны.
– Арымадыңмы, аппагым? – дип сораштырган булды. Розалина
аңа гаҗәпләнеп карады:
– Нишләп арыйм, ди, авыл баласы ла мин, бу урманны аркылыга-
буйга йөргәнмен. Рәхәт кенә, тын алулары икенче, ичмасам, урманда.
Сизәсеңме чәер катыш ылыс исен? Монда бернинди дә курортларың кирәкми, үскәнем. Көн дә бу сукмакларны таптасаң, Гали батырга
әйләнәсең.
Урманны беләм дигәне буш сүзләр булмады Розалинаның. Кеше
аягы басмаган аланлыкка китереп чыгарды ул Рамилне. Ә андагы
җиләк мөлдерәп пешкән, баш бармак зурлык, авызга керүгә эреп
китә торган тәмлекәйләр, җыеп бетерерлек түгел. Башта Розалина,
Рамилнең муенына яулык салып, шул яулыкка чиләген асты. Кура
җиләген бер кул белән генә җыеп булмый аны. Чиләкне каядыр куярга
урын булмый, шуңа тутырганчы муенга асып йөртәсе. Бер-берсе
белән сөйләшми, узышмактан җыйдылар алларындагы нигъмәтне.
Хәтта кабып та карамады ир. Хатыныннан һич тә калышасы килмәде.
Розалина алдарак тутырды, аның чиләге зуррак та иде әле. Учлап-
учлап җыеп салып, Рамилгә дә ярдәм итте. Кул-аяклары талган булса
да, күтәренке күңел белән нефть качалкасы янына килеп чыктылар.
Рамил минут элек айкаган кара урманга бер тын карап торды да
шикләнеп куйды.
– Мондый чытырманлыкта аюлар да килеп чыгарга мөмкиндер.
Аларны да кура җиләге ярата диләр ич, – дип фараз кылды.
– Килеп чыгалар, әлбәттә, – дип тынычландырды аны
Розалина. – Безнең авылдан ике егет чак кына өстәрәк җиләк җыеп
йөргәннәр. Карасалар, арт аякларына баскан зур аю рәхәтләнеп җиләк
чүпли. Чиләкләрен атып бәреп, түбәнгә йөгергәннәр инде. Ярый,
юл буенда матайларын калдырганнар икән. Шактый баргач, артта
утырганы иптәшенә әйтә икән: «Алдагы елга буенда тукта инде,
чалбар пычранды. Бераз юынып-чистарынып алыйк», – ди икән.
Рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Розалина, кайтканда, башка
юлдан алып кайтырга булды Рамилне, турыга суктырырга, араны
кыскартырга. Күңеленә шом йөгергән Рамил башта риза булмыйчарак
та торды.
– Хәзер аюның иң мәрхәмәтле чагы, тамагы тук, ризык күп тирә-
якта. Бер сәбәпсез кешегә һөҗүм итми ул, – дип тынычландырды
хатыны.
Бара торгач, урман караңгылыгы кимеде. Агачлар да сирәкләнде,
ешрак каеннар, усаклар очраштыра башлады. Атлап барган җиреннән
Рамил көтмәгәндә тимер тәрегә килеп бәрелде.
– Монда русларның зираты, – дип аңлатты Розалина. – Әнә теге
иңкү җирдә элек авыл булган – Александровка. Дүрт-биш чакрым
китсәң, Дмитровка авылы хәрабәләре каршы ала. Тагын да арырак
Константиновка булган дип сөйлиләр. Мин аларын белмим. Ә менә
Дмитровкадан әтигә бер рус дусты килеп йөри иде. Хәзер бернәрсә
калмады. Аларның элекке чәчү җирләрендә безнекеләр печән чабып
куаналар.
Зур булмаган җирдә өч авыл юкка чыккан. Татар, мескен, теше-тырнагы белән ябыша уч төбе хәтле җиренә, ябык сыерына, мүкләк
кәҗәсенә. Аңа шул җиреннән башка яшәү юк. Күзалламый да
ул башкача яшәүне. Һаман да шундыйрак караш саклана кайбер
авылларда. Кызын-улын, акчалар түләп, югары уку йортында укыта
да әти-әни, диплом алгач, баланы авылга кайтарта. Кыз булса, күрше
авылдан да ерак яшәмәгән егеткә кияүгә бирә, егеткә дә читтән алырга
рөхсәт юк, үзебезнекеләр арасыннан сайласын. Кайныйлар барысы
бер казанда.
– Әйдә, бу авылның чишмәсен күрсәтәм мин сиңа, суы эчеп
туйгысыз, – дип, читкәрәк тартты ирен Розалина. Ташлар арасында
челтерәп аккан чишмәнең суын Рамил ятып, туя алмыйча, озаклап
эчте. Ни дисәң дә, иң тәмле нигъмәт ул – су. Чиста чишмә суы.
Аның тавышына колак салып, бераз хәл алдылар. Рамил янында
утырган хатынына сокланып, яратып карады. Бу дөньяда бит аңа
Розалинасыннан да кадерлерәк кеше юк. Шуны һаман төшенә алмый
ул. Хатын, үзенә төбәлгән карашны тоеп, уңайсызланып калды.
– Нәрсә булды?
– Миңа син кирәк, – диде назлап Рамил, карашын алмыйча.
Йөзләре алсуланып китте бу сүзләрдән соң Розалинасының,
күзләре елтырады. Хатын-кызны ашатма син, гел матур сүзләр генә
сөйләп тор, атна буе канатланып очып кына йөриячәк.
– Ә миңа син кирәк! – диде елмаеп, хатын.
– Миңа улым да кирәк, гафу ит мин юләрне, – диде Рамил. – Әле
миңа тагын икенче улым да кирәк. Якты дөньяга ашкынган улым да.
– Әллә өченчесе дә кирәк булыр әле, – дип шаяртты хатыны.
– Тукта, алай ук куркытма әле мине, – дип кочагына алды хатынын
Рамил. Менә шул челтерәп аккан чишмә янында, зәп-зәңгәр күктә
нурларын сипкән кояш астында, ямь-яшел чирәмдә алар бик бәхетле
иде. Берсе янында икенчесе булганда тагын ни кирәк адәм баласына?!
Арып-талып кайткач, җиләкләр белән өйдәгеләрне сыйлагач,
салкынча түр бүлмәгә кереп ятып тордылар. «Ешрак кайтырга кирәк
авылга» дип уйлап куйды Рамил. Шуннан онытылып та киткән. Сак
кына йөткергәләп әби уятты аларны.
– Балалар, автобуска соңга калмагыз! Тамакларыгызны туйдырып
алыгыз, – дип кисәтте.
Өстәл өстендә борынгы самавыр парларын чыгарып кайнап
утыра икән инде. Туйганчы сыйланып, рәхмәтләр укып кузгалдылар
өстәл яныннан. Шуннан соң күчтәнәчләр төяү башланды. Әби
белән бабайның күбрәк бирәсе килде, Розалина да, хәленән килсә,
капчыклап күтәрер иде. Чамалап алганда да, Рамилнең сумкасына
яңа суелган сарык ите билдәмәсе урнашты, эретелгән сарымай, яңа
аертылган каймак, шешәгә тутырылган бал шунда ук урын таптылар.
Розалинаның да йөге шуннан ким түгел иде, хәтта Илдусның аркасына аскан биштәренә дә нидер салдылар әле. Бергәләшеп
тукталышка кадәр бардылар. Кат-кат рәхмәтләр әйтеп, кочаклашып
саубуллашып, кереп утырдылар автобуска. Авылга кайтып килү бик
файдалы, күңелле гамәл инде ул.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедевруим ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев