Бобон (повестьнең дәвамы)
Ә чын мәхәббәт ул бөтенләй икенче була. Аның утында янганнар, андый илаһи хисләрне кичергәннәр каршында баш иярлек. Күпләренең исемнәре тарихта ташка басылып калганнар. Йосыф белән Зөләйха, Мәҗнүн белән Ләйлә, Фәрхәд белән Ширин, Ромео белән Джульетта. Бәшир дә шул исемлекне дәвам иткән хыялыйрак затлардан булган, ахрысы...
* * *
Озакка салдылар Илдусны. Атнадан ашып китсә дә, чыгару
турында сүз булмады. Розалина үзе бер тапкыр ашыгып кына кайтып
китте. Кирәкле нәрсәләрен алып, керләрен калдырып, юынып-
чистарынып, тиз генә камыр ашы пешереп алып китеп тә барды.
Ялгызлык эчен пошырды Рамилнең. Кайтып керсә – тынлык,
уянып китсә – шылт иткән тавыш юк. Тәмам ныклап өйрәнгән икән
инде хатынына да, улына да. Бер кич йоклый алмый ятканда, әлеге
Бәшир исемле егет тагын хәтеренә килеп калды. Бәлки шул адәмнең
тормыш юлын барлап чыгып, соңыннан үткен генә, кешеләрнең
күңелен кузгатырлык берәр очерк сыманрак нәрсә әвәләп бастырып
чыгарырга булыр? Пединститутка барып, өзелгән җепләрне ялгарга
тырышып карарга кирәктер? Бәлки берәр яңа вакыйгага юлыгыр.
Бирелеп эшләгән шөгыль вакытның сиздермичә үтүенә сәбәпче була
бит ул.
Икенче көнне, тәвәккәлләп, пединститутка юл тотты журналист.
Һөнәри азарт уянды күңелендә. Безнең халыкта бик мәгънәле әйтем
бар: «Кәсеп иткәнгә насыйп итәр». Нәкъ шулай килеп чыкты Рамил
белән дә.
Җәй уртасында аудиторияләр бушап калган, укытучылар ялга
таралганнар, бик сирәк кешеләр генә эсселектән җәфаланалар иде
кабинетларында. Рамил беренче эш итеп татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә сугылды. Сәркатип кыз рәтле-башлы җавап бирмәде
сорауларга. Ярдәм итәргә хәленнән дә килми иде, ахрысы.
– Декан ярдәмчесе өченче катта утыра. Сиринә Әкбәровна – кабул
итү комиссиясе рәисе. Бәлки ул сезгә ярдәмгә килер, – дип киңәш
итте кызыкай. Өмете өзелгән иде Рамилнең. Моннан күпме еллар элек
укыган студентны кем хәтерләсен? Аның турында булган белешмәләр
шул архивта гына сакланса саклангандыр. Аларын да ничә елга бер
юк итеп торалар шикелле. Табан туздырып йөрисе булмаган... Шулай
да, бер килгәч, тагын бер кат баскычларын чутларга булды. Әнә шул
декан бүлмәсендә аны уңыш көтеп торган икән! Рөхсәт сорап кереп,
исәнләшеп, Бәширнең исем-фамилиясен телгә алып өлгермәде, коры
гына кабул иткән, дорфарак сөйләшкән чибәр генә ханым урыныннан
купты:
– Беләм, ничек белмәскә, ике ел бергә укыдык та әле без Бәшир
белән. Ә сез утырыгыз әле, утырыгыз. Бәлки чәй эчәрсез? Иртәдән
кыздыра бүген...
Тәмле, кайнар һинд чәен йоткалап, Рамил игътибар белән
Сиринәнең Бәшир турындагы хикәятен тыңлады.
– Безнең факультетка егетләр бик атлыгып тормыйлар бит.
Курсыбыздагы йөз студентның сиксән җидесе – кызлар, унөче
генә егетләр иде. Аның да икесе – дөнья күргән, армиядән соң эшләп алган, өйләнгән ирләр. Берсе хатыны белән тулай торакта
аерым бүлмәдә яшәде. Икенчесе шәһәрдәге фатирыннан йөреп
укыды. Егетләрнең берсе, Кайниев дигән мари, кышкы салкында
күрше авылга кайтканда туңып үлде. Беренче курстан соң арадан
берничәбезне, өлгермәү сәбәпле, институттан чыгардылар. Боларын
егетләрнең абруе ни дәрәҗәдә булганын ассызыклар өчен генә әйтеп
үтәм.
Күңелле иде студент тормышы! Мин бу очракта тулай торакта
яшәгәннәр хакында әйтәм. Күбебез – авылдан килгән егетләр-кызлар.
Шәһәрнекеләр безгә катышмыйлар иде. Аларның үз тормышы, үз
гадәтләре. Безгә өстән карыйлар, кимсетеп, «деревня» дип кенә
җиффәрәләр. Ә безгә алардан башка да бик күңелле. Беренче урында
ашау тора инде. Егетләр өч көндә стипендияләрен тотып бетерәләр
дә йөриләр ач бүре шикелле. Кызлар бит инде кысып-кымтып тота
булганын. Сирәкләп булса да, танышларны, күршеләрне чакырып,
чәй эчертеп чыгарабыз. Кухня коридорның ике очында. Кайчак
пешерергә куйган аш миские-ние белән югала. Соңыннан буш
савытны чыгарып куялар. Менә әллә нәрсәләр искә төшеп китте.
Хәлдән килсә, мин тагын студент чакларга кайтыр идем әле. Курка-
курка имтихан тапшырулар, стройотрядларга йөрүләр төшләргә керә,
уянып китәсең – күз төпләрендә яшь бөртекләре.
Сез исемегезне Рамил дидегез шикелле, Бәшир турында
сораштыгыз. Шул темага әйләнеп кайтыйк. Ул да авылдан килгән,
уңны сулдан чак аерган егет иде. Укуын яхшы укыды, сүз юк. Сирәк
егет көчен сала бит ул укуга, сөйрәлеп кенә йөри. Бәширдә тырышлык
бар иде. Мин аны якыннан беләм, чөнки ул минем ахирәтләремнең
берсенә, Галия дигән кызга башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк иде. Бар
киртәләрне аша чыккан иде Бәширнең мәхәббәт тойгысы. Никадәр
дәрәҗәдә Галия өчен җан атканын мин хәзер сүзләр белән генә
аңлатып та бирә алмам инде. Ә Галия битараф иде егеткә. Әмма бит
кызлар хәйләкәр булалар. Җәтмәгә эләккән егетләрне ычкындырырга
ашыкмыйлар. Кирәге чыкканда, үз кубызларына биетәләр. Бәшир
Галия өчен чәчәкләр ташыды, аны киноларга, концертларга йөртте,
кафеларга чакырды. Болар барысы кызлар өчен масаю билгесе ич.
Башкаларга карап:
– Әнә ничек йөгергәли минем тирәдә бу мәхлук. Теләсәм, утка
сикерә ул! – дип мактану үзе ни тора. Беркатлы Бәшир кыз белән
парлашып кайларгадыр йөрүләрне сөю билгесе итеп кабул итте.
Әгәр ошатмаган булса, якын да җибәрмәс иде дигән төслерәк фикер
йөртте. Хәер, соңрак Галия үзенең маҗараларын яшереп тормады
Бәширдән. Беренче курста укыганда, Яңа елны бишенче курстагы
спортчы Виталик белән каршылады. Актлар залында утыртылган
чыршы тирәли бу матур пар төн буе күңел ачты, аннан икәүләшеп аулакка киттеләр. Боларны күреп торган Бәшир уртларын чәйнәп
канатты, бүлмә тәрәзәсеннән сикерердәй булып беткән диделәр.
Иптәшләре генә тотып калган шикелле. Бу хәлдән соң озак кына вакыт
Галиягә борылып та карамады Бәшир. Күзгә күренеп суырылды,
укуны ташлар дәрәҗәгә җитте. Ә Галия берни булмагандай йөри
бирде, Бәширгә килеп сүз кушты, чытлыкланып көлгән булды. Тагын
бергәләп йөри башладылар болар, Бәшир гафу итте сөю хакына
Дездемонасын. Шул арада Галия икенче егетләр белән танышып
аралашырга өлгерә иде әле. Стройотрядта икесе ике урында булдылар
кыз белән егет. Галия отрядның командиры белән артык якынаеп
киткән, имеш. Эшләп шатландырмады ул, күпчелек вакытын янда
урнашкан шәһәрдә үткәрде командир белән диделәр. Дуслары
Бәширнең күзләрен ачарга тырыштылар, акылга килергә өндәделәр.
Тик аларның сүзләрен ялганга чыгарды акылы томаланган егет, хәтта
кайсыларын дошман күрә башлады. Минем күп тапкырлар Галия
белән сөйләшеп караганым булды.
– Нигә егеттән көләсең, йөрәген яралыйсың? Вакытында туктал,
ачыктан-ачык аңлашыгыз, киртә куй бу мәкерле гамәлләреңә, – дип
әйтеп карадым. Көлде генә Галия:
– Нигә, кызык ич, әйдә, йөри бирсен тагылып. Кирәге калмагач,
әйтермен, – ди иде.
– Бәлки, өйрәнеп китеп, аңа кияүгә чыгарсың әле. Начар егет
түгел. Башы эшли, сәләтле. Соңыннан аягына басар. Әллә кем булыр
әле, – дип, уйларын үзгәртергә теләгәнем дә булды.
– Ха-ха, кияүгә? Шул йолкышкамы? Авызын ачса, үпкәсе күренеп
тора ич аның. Могҗиза булып, бәлки, кайчан да булса адәмчә яшәр.
Кем белгән. Тик минем вакытым юк алай озак көтәргә. Хатын-
кыз чибәрлеге язгы чәчкә кебек, шагыйрь әйтмешли, кичен чәчкә
атса – таңында коела. Юк, миңа тиз арада мине бәхетле итәрдәй
бәндәне табарга кирәк. Аксак, чукрак булса да ризамын, әмма чутлап
бетмәстәй акчалары булсын аның. Вәт ул чакта мин ничек яшәргә
белермен. Ә син Бәшир дисең. Тилекәй...
Хәзерге яшьләр теле белән әйтсәк, икенче курсны тәмамлар
алдыннан ул бер бай «папик»ка кияүгә чыкты, шуңа ияреп каядыр
китеп тә барды. Җылы якка бугай. Бәшир бу вакыйгадан соң
танымаслык булып үзгәрде. Борыны белән эчкә баткан зур күзләре
генә калган иде. Сөйләшүне онытты, институтка йөрмәде, укуны
ташлады. Шуннан соң күп тә үтмәде, ул да югалды. Авариягә очраган
диделәр. Кемнәрдер үзе теләп барып кергән машина астына дигән
хәбәр таратты. Ничек булганын үзе генә белгәндер...
Күпмедер вакытка тынлык урнашты кабинетта. Ишеткәннәре
тетрәндергән иде Рамилне. Сиринә үткәннәрне уйлап онытылды
шикелле.
– Ә сез альма-матерда калгансыз, – дип, кабинетка ишарә ясады
Рамил.
– Әйе, институтта калдым шул. Диплом алгач, деканат аспирантурага
фатиха бирде, тагын монда кайттым. Кандидатский язып якладым.
Шәхси тормышка ничектер вакыт калмады. Бар белгәнем: фәннең
ачылмаган утраулары да лекцияләр уку. Әкренләп докторлык
диссертациясен тулыландырам. Язмыш, күрәсең... – дип моңсу гына
елмайгандай итте Сиринә.
– Бәшир хакында тагын шуны сорамакчы идем. Ул егет нидер
язгалаган, матбугатта да күренгән дигән сүзләр ишетелеп калган иде
миңа, – дип төпченде Рамил.
– Ул хакта бөтенләй онытып торам. Әлеге башлап Галия килде шул
хәтергә. Никадәр язу-сызу белән кызыксынганын белмим. Әмма бер
тапкыр мин аның журналда басылган хикәясенә юлыктым. Дөресрәге,
Галия биргән иде аны миңа. «Менә кара, теге юләр минем хакта
нәрсәдер язып бастырган булган, көлеп үләрсең. Ул кәнфитләнүләре...
Тузга язмаган нәрсәләр язып тутырган. Мә, укып чык, кәефең
күтәрелер», – дип бирде ул журналны. – Шул урында Сиринә
елмаеп куйды: – Сезнең бәхеттән, ул язма миндә сакланган булырга
тиеш. Монда түгел инде, фатирымда саклана. Мин эштән сәгать
бишләр тирәсендә чыгам, – Сиринә кулындагы сәгатенә күз төшереп
алды. – Кайтып җиткәнче анда, вак-төяк каршылыклар тумаса, менә
шул адрес буенча килеп урагыз, алып китәрсез. Килештекме?..
Әлбәттә, риза булды Рамил. Аннан соң Сиринә язып биргән адрес
буенча урнашкан өй алардан якын гына булырга тиеш. Эштән соң
туры күрсәтелгән адрес буенча китте ул. Юл буенда урнашкан бер
азык-төлек кибетенә сугылды. Бер кап кәнфит, тагын нәрсәдер алды.
«Әллә берәр шәраб тә алыргамы?» дигән уй килде башына. Уртак
телне тиз таптылар бит кандидат белән. Гел елмаеп кына сөйләште
гүзәл зат. Бәлки бер өстәл артына утырып шәраб тулы бокалларны
чәкештерерләр, сүз арты сүз табылыр. Хатыныннан аерылганнан
соң булгалады тормышында андый очрашулар Рамилнең. Нәрсә
эшләргә дип кемнәндер сорыйсы түгел... Чит караш тоеп алгандай
булды ул шул мизгелдә. Дерт итеп куйды, тирә-якны айкады. Әллә
Розалинасының йөрәге чәнчеп куйганмы, аның гөнаһлы уйларын
тоемлап? Ну бу азгынлык галәмәтләре бар инде ул ир-атларда.
Әллә нәрсәләрне хыялларында күпертеп, булмаганны бар итеп,
читкә атларга гына торалар. Ул Сиринә дигәннең башына кереп
чыкмагандыр әле Рамил турында уйлар. Тиз-тиз сатучы белән исәп-
хисап ясап, кибеттән чыгып китәргә ашыкты Рамил.
Ишектәге кыңгырау төймәсенә басуга, аның каршында киенгән-
ясанган Сиринә пәйда булды. Кулында пөхтә итеп төрелгән журнал
иде. Кәнфитне битараф кына кабул итте дә үзенекен сөйләде:
– Сезне көтеп кенә утырам. Әни шалтыратты, тиз генә кайтып
урарга кушты. Сәбәбен дә аңлатып тормады. Эш урынына шалтыратып
куйдым да менә хәзер авылга китәм. Күңелемне кузгаттылыр, әллә
нәрсә булмаса ярый ла. Сезне ишек төбеннән борам, гафу итәрсез
инде, – дип, ишекне тышкы яктан бикләп алып, Рамил белән бергә
урамга чыкты. Анда Сиринәне такси көтеп тора иде инде. Үз-үзен
аты-юлы белән тирги-тирги, Рамил дә фатирына ашыкты.
Буйдакларның ризыгы булган йомырка тәбәсе кыздырып ашады,
күбенгәнче чәй эчте. Шуннан соң диванга кырын ятып, журналны
кулына алды. Тышы саргаеп беткән, күп еллар элек бастырылган иде
бу басма. Үзенә кирәклесен эзләп тапты да Рамил укуга бирелде. Әллә
ни катлаулы сюжеты юк иде хикәянең, күләме дә дүрт-биш битләп
кенә. Геройга саналган кыз белән егет арасындагы тойгылар чоңгылы.
Дөресрәге, егет беренче урында, аның хисләре, кичерешләре, кыз
күләгәдә калган. Әмма язылган кадәресендә итеп сурәтләгән иде
адәм балаларына хас булган сөю серләрен. Бер тапкыр укып чыкты
Рамил, анысы гына җитми, икенче кат укырга тотынды.
Бу җирдә адәм балалары тарафыннан иң еш кабатланган сүзләр:
сөю, ярату, мәхәббәт. Вәләкин күпләр бу сүзләрнең ни аңлатканын
белми гүргә керәләр. Кызлар, гадәттә, малайлардан иртәрәк өлгерә.
Бераз борыннарына ис керә башласа, көзге каршында боргаланалар,
чәчләрен кырык төрле итеп өяләр, бизәнә-төзәтенә башлыйлар. Хәер,
бу кыланышларны гүзәл затлар туганда ук геннар аша үзләштерәләр,
ахрысы. Шуннан тотыналар инде егетләр күзләргә. Әле берсе өчен
төн йокыларын югалталар, әле, тегесен онытып, икенчесе өчен
энҗегә тиң күз яшьләрен түгәләр, анысы онытыла төшкәч, өченче
сайлаганы өчен йөрәкләре дөрләп яна, су сибеп тә сүндереп булмый.
Гаилә корыр чорга кергәч, бердәнбере акчалы да, машиналы да,
фатирлы да, аны күтәреп йөртергә әзер дә булырга тиеш икән. Әнә
шундыйрак була беренче мәхәббәте иркә кызларның. Соңыннан,
яше уза башласа, аларның дәрте шактый сүрелә, көрәш башлана.
Ярардайрак егетне эләктереп каласы килә кызларның.
Егетләрнең мәхәббәт маҗаралары күпкә гадирәк була шикелле.
Күңел тарткан берәр кызны каравыллап үтә вакытлары. Анысы
кискен баш тартса, арадан тагы бер иплерәге каршыга чыга. Азакта
барыбер егетне берәр кыз сайлап ала. Егет авыз күтәреп мактанып
йөргән була әле. Имеш, ул шундый чибәркәйнең мәхәббәтен яулаган.
Яулаган, ди, сиңа! Бары кызлар сайлап ала үзенең «яртысын». Егетләр
тезелеп торалар, үзләренең чираты җиткәнне көтеп.
Шуннан инде гаилә тормышы башлана. Икәүләшеп оя коралар, мал
туплыйлар, балалар багалар. Яши-яши күнегеп китәләр, бер-берсен
ярты сүздән аңларга өйрәнәләр. Комнары коелган әби белән бабай
булгач, үсеп килгән буынга әкият сөйлиләр.
– Без бер-беребезне нык яраттык. Әле дә мәхәббәтебез сүрелмәгән.
Ул хис кешене кабергә кадәр озатып бара, – дигән булалар, тешсез
авызларын кыеш-мыеш китереп. Күпләр, бик күпләр тешләрен кысып
түзәләр бер-берсенә. Алга таба яхшырак булыр дип өметләнәләр,
дошманнары алдында сер бирәселәре килми, гаилә тормышы шундый
буладыр инде дип яисә балалар хакына буйсыналар. Берәрсе алдарак
китеп барса, үткәннәрне онытып, сагынып күз яшьләрен түгәләр,
бигрәк яхшы кеше иде дип уйдырмалар уйлап чыгаралар.
Ә чын мәхәббәт ул бөтенләй икенче була. Аның утында янганнар,
андый илаһи хисләрне кичергәннәр каршында баш иярлек.
Күпләренең исемнәре тарихта ташка басылып калганнар. Йосыф
белән Зөләйха, Мәҗнүн белән Ләйлә, Фәрхәд белән Ширин, Ромео
белән Джульетта. Бәшир дә шул исемлекне дәвам иткән хыялыйрак
затлардан булган, ахрысы... Әнә шулайрак уйлады Рамил, утны
сүндереп, җылы юрган астына кереп яткач.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев