Бобон (повестьнең дәвамы)
Тирә-якта куе булып куаклар үскән иде, утырырга урын да табылды. Урталай сынган бетон плитәне ташлап калдырганнар икән. Шешә авызыннан гына берничә йотым йоткач, Симез кесәсеннән тәмәкесен алып кабызды, тирә-якка ачы төтен исе таралды. – Син каян беләсең Бәширне? Бобонны дип әйтүем, – дип беренче соравын бирде репортёр. Күңеле күтәрелеп киткән Симез кеткелдәп көлеп куйды.
* * *
Кайткач та, Рамил Фәния апасына күргәннәрен сөйләде. Әлеге
тау кешеләрен искә алды. «Теге хәл өстендә яткан егетнең гомере
өзелгәндер, ахрысы», – дип шиген белдерде. Бу яңалык тагын
тынычлыгын югалтты Фәния апасының.
– Мәчеттән берәрсе бармы икән янында? Бу хакта тиешле
урыннарга хәбәр итәргә дә кирәк була торгандыр. Кәфенлек, садака
турында уйларга кирәк. Чит кешеләр ни беләләр. Йөгереп кенә кереп
чыгармын әле булмаса. Ярар, башта утырып аш ашыйк әле. Күрше
килен, садакадан булсын дип, бик симез сарык ите керткән иде. Синең
дә ризыгыңа язган булган икән. Әйдә, кулларыңны чайка да утыр
түргә. Ашыңа ачы катык катып җибәрерсең, ашап туйгысыз булыр,
мин әйткән иде диярсең.
Тирләп-пешеп майлы шулпа ашады Рамил, каеш асты шактый
бушаган булган икән. Артыннан тамакны чайкарга юкә балы белән
бөтнек салып пешерелгән чәй эчеп куйды. Дөньялар яктырып
киткәндәй булды. Ашказаны бер төрле үлчәү булып тора бәндә
тормышының. Әгәр тулы булса, күңел дә күтәрелә, кәеф тә яхшыра,
холкың да йомшара.
Фәния апасы, өстәл артыннан кузгалуга, тәрәзәләр арасында торган
иске комодының тартмаларын актарырга тотынды. Анда ибе белән
төрелеп салынган төенчекләреннән яулык, тастымал, носкилар алып
җыйды, аерым пакетларга тутырды.
– Хәер таратырга булыр, – дип аңлатты Рамилгә, – аның почмагында
бәйләп куйган бете дә юк. Кайдан килсен? Берләшеп кирәк-ярак
җиткерербез, боерган булса, мөселман кешесе бит, үзебезнең гореф-
гадәт буенча җир куенына куярга кирәк. Имамыбыз да ишетмәгәндер
әле яңалыкны, аңа хәбәр итәрбез. Син, улым, моңсуланма, үз
күңелеңне үзең күр. Шундый фаҗига килеп тугач, берни эшләр хәл
юк. Әллә төнлә янында утырырга кирәк булырмы икән? Юк, мин алай
төн утырмам инде. Көчем-хәлем дә җитмәс. Бераз ярдәм итәрмен дә
яшьрәкләргә тапшырырмын эшлисе эшләрне. Йа Раббым, үзең мадәт
бир, – дип, тагын ишектә югалды хуҗабикә.
Түрдә утырган телевизорны кабызасы килмәде Рамилнең. Кулга
эләгердәй китап күренмәде. Йоклар алдыннан саф һава сулап керергә
булып, ул да урамга чыгып басты.
Көн кичкә авышкан иде инде. Тротуар буйлап ашыгып-ашыгып
атлаган кешеләр эштән кайталардыр арып-талып. Хатын-кызларның
кулларында бүселеп чыккан пакетлар күренгәли. Кайсылары, кичке
ашны кайгыртып, кибетләргә сугылганнардыр. Ара-тирә коляска
этеп, яшь әниләр үтә, парлашып алган карт-карчыклар теркелди. Көн
кызуы сүрелгәч чыкканннардыр инде болары.
Зур булмаган шәһәрләрнең үз яме. Гадәттә, юл читләрендә
башлары күккә ашкан карт агачлар каршылый сине. Өйләр арасында
ерып чыккысыз үлән үсә, кул җитеме арада төрле төстәге болын
чәчәкләрен очратырга мөмкин. Монда тынлык хөкем сөрә. Тынлык
һәм тынычлык. Кемдер ашыгып каядыр чапмый, барысы үз җае белән
бара. Күпкатлы биналар арасында мунчасыннан төтен күтәрелгән
авыл өе кукраеп утыра. Тротуардан чак кына читкә тайпылсаң,
тирән ерганакка төшеп китәргә мөмкинсең. Монда табигать тиз
генә бирешергә уйламый. Шул ук асфальт юл өстендә ике ата
казның мамыкларын очырып талашканнарына шаһит буласың.
Чит ил машиналары, ачы пипелдәтеп, бу сугыш чукмарларының
берсе җиңгәнгә кадәр карап торырга мәҗбүрләр. Тагын шунысына
игътибар итте Рамил: мәктәп яшендәге балалар олы яшьтәгеләр белән
исәнләшеп йөриләр икән ич. Барысы да түгел, әмма күпчелек. Эреле-ваклы кибетләр менә шундый зур булмаган шәһәрчекләрне дә басып
алган инде. Адым саен киосклар да ларёклар, рекламалардан күзләр
камаша. Нишлисең, заманасы шундый. Яңача яшәргә өйрәнергә
кирәктер инде татар агаена да.
Рамил урап кайтканда, өй ишеге бикле иде әле. Бераз баш төртеп
алырга булып, диванга сузылып ятты кунак. Уйлаган уйлары һич тә
күңелле түгел иде әле аның. Әлбәттә, Розалинасының тәкъдименә
кат-кат урап кайтты. Нигә холык күрсәтергә булды инде, әллә нинди
гөнаһлы уйларда шикләнеп бетте бер юрган астында йоклаган
хатыныннан. Әни кешенең үз баласы өчен җан атуы гадәти күренеш
инде. Уйлаган уйлары буенча барысына да яхшылык теләгән бит.
Улы әтиле булсын, сөйгәне ышанычлы ир булсын, үз баласы төсле
кабул итсен сабыйны дип тырышкандыр. Тик барыбер ниндидер
корт кимерә иде күңелен Рамилнең, әйтеп аңлатып кына булмый
менә...
Ишек ачылганы ишетелде. Фәния апасы кайткан икән. Кергәч тә,
дивар буенда торган урындыкка килеп утырды әле ул.
– Уф, арыдым йөри-йөри. Аякларым атламас булды, йөрәгем дөп-
дөп тибә. Башта чәй куйыйм булмаса, бераз язылып китәрмен, – дип
утырып торды әле бер тын. Олы кешегә шулкадәр мәшәкатьләр артык
булып китә торгандыр шул. Рамил, аннан алдарак торып, җитез генә
чәйнеккә су агызып, плитә өстенә утыртты.
– Ярырга алып киттеләр скурыйда, тәртибе шулай икән, – дип
хәбәр сөйләде апасы. – Үлеменең сәбәбен ачыкларга тиешләр. Сәбәбе
ни, билгеле инде, чирле иде ул, чак йөрде ава-түнә. Ихатадан читкә
чыгып йөри алмады. Хәзрәт үзе килеп урады, изге күңелле бәндә.
Моннан ерак яшәми ул. Иртәгә иртүк бүлнистән күрше мәхәлләгә
туры алып кайтырга тиешләр. Безнең мәчеттә күмү йолаларын
башкармыйлар. Кызыл мәчет мәетне юа, кәфенли, кирәкле сүрәләрне
укыйлар. Кабергә кадәр озата баралар рәхмәт төшкерләре, бар
йолаларны җиренә җиткереп башкаралар. Бераз хак алалар инде.
Анысы гына түзәрлек. Шәһәр кешесе өчен бик уңайлы бит инде,
бабайлар эзләп каядыр йөгерәсе түгел, туры мәчеткә киләләр.
Аларның үз машиналары да бар. Хәзрәт теләгәннәрне моннан автобус
белән хушлашырга алып барырбыз диде. Үземне әйбәт хис итсәм,
әле җеназасына барып урармын. Мәчет янына гына, зиратка хатын-
кызга юл ябык, мәет булганда...
Сөйли-сөйли, йөзеп киткәнче чәй эчте әле хуҗабикә.
– И чәйнең тәмлелеге мондый кызу көндә. Эчкән саен эчәсе
генә килеп тора. Әттәгенәсе, бөтенләй баштан чыккан. Хәзрәт
миңа тапшырды мәрхүмнең бар кәгазьләрен. «Үлем турында
таныклыкны алуны оештыр», – диде. Тегеләй ни, кулга эләгерлек
әйберләре юк иде. Кием-фәләннән әйтәм. Шул кешеләр биргәләгән күлмәк-ыштаннар инде. Мәчеткә дә кешеләр үзләренә кирәкмәгән
әйберләрен китереп тапшыралар бит. Шулардан да бүлгән
булганнардыр. Ә менә матрасы астыннан хәтсез кәгазьләр чокып
чыгарганнар. Әллә арада дукаминтлары да бардыр. Син, улым,
белемле кеше, караштыр әле шул язмаларны. Соңыннан миңа әйтеп
аңлатырсың.
Фәния апасы ишек төбендә калдырган пакетыннан газетага
пөхтәләп төрелгән бер төргәк алды. Олы кешенең сүзен екмас
өчен, Рамил, йөзенә кызыксыну билгеләре чыгарып, әлеге
төргәкне комод өстендә сүтеп таратты. Ниндидер реклама битләре,
бушлай таратылган гәзитләр, берничә дәфтәр... Әһә, менә монысы
игътибарны җәлеп итә: таушалып беткән кызыл тышлы кенәгә. Зур
хәрефләр белән «Профсоюзный билет» дип язылган. Почмаклары
түгәрәкләнгән, эчендәге битләре коелган, шулай да беренче битендәге
язуларны төсмерләргә була шикелле. «Исхаков Башир Хайдарович.
Год рождения: 1.01.1982. ...ий педагогический институт». Башка
мәгълүматлар юк. Ләкин булган кадәресе дә шаккатырды Рамилне.
Әлеге вакытта моргта яткан мәет кайчандыр югары уку йортында укып
йөргән булып чыгамы? Тәмамлаганмы икән соң? Әллә бөтенләй чит
кешенең кенәгәсен саклаганмы? Ә менә кайсы шәһәрдә укыды икән?
Казанның педагогика институтымы? Эзләгән очракта ачыкларга була
торгандыр да соң. Кызыксынып китеп, калган язмаларның һәр битен
җентекләп карап чыкты ир. Башкача документка тартым кәгазьләр
табылмады. Хәер, гидайлыкта көн күргәннәрнең документлары
буламы да, нигә кирәк аларга документлар? Алар бүгенге көн белән
яшиләр. Тамак туйса, йокларга баш терәр урын табылса, күңел
өчен хәмер дә йотса, артыгы кирәкми аңа. Иртәгә исән-сау уянасын
да белми ул. Бу бәндәнең профсоюз билетын саклап кала алуы
могҗизага тиң.
– Менә, Фәния апа, кем икәнлеген ачыкладык мосафирның, – дип,
кызыл катыргыны апасына сузды Рамил. – 1982 елгы икән, Исхаков
Бәшир Хәйдәр улы...
– Моңа кадәр торган җире-урыны күрсәтелмәгәнме соң? – дип,
кулында әйләндергәләде кенәгәне апасы. – Бәлки туган җире
язылгандыр?
– Юк шул, бары исем-фамилиясе. Бу кәгазьләрдә җентекләп
язылмый иде бит. Паспорты-фәлән сакланган булса икән.
Дәфтәрләрне укыштырып карыйм әле, берәр яңалык табылмасмы,
– дип, Рамил төсләре уңып беткән, почмаклары йомарланган
дәфтәрләрне якынрак тартты, өстә ятканының беренче битен ачты.
Каләм белән язылган текст укырлык хәлдә түгел дисәң дә, укып
була иде. Әмма үҗәтләнеп китеп, Рамил хәрефләп булса да, сүзләрне
укып, мәгънәләренә төшенергә тырышты. Беренче җөмләләрдән ул текстны кемгәдер язылган хат дип фаразлады. Тагын бераз алга
киткәч, ялгышуын төшенеп алды, әмма һаман билгеле бер фикергә
килә алмады. Вакыйга бер авыл тормышын сурәтли иде, ахрысы.
Укый-укый, бер иңкүлеккә урнашкан, уртасыннан кечкенә елга
аккан, яр буйларында карт өянкеләр үсеп утырган татар авылына
барып кергәндәй булды. Үткән гасырның илленче еллары тыны
килеп бәрелде укыганнардан. Беренче кешеләр чыктылар урамга.
Ниндидер вакыйгалар борынладылар...
Укылган юллар аерымачык булып килеп басты күз алдына
Рамилнең. Язу-сызуның ни икәнен аңлаган кеше буларак гаҗәпләнеп
калды ир. Бу ни? Берәр билгеле язучының әсәреннән өзекләрме,
тәрҗемәгә дә охшаган төсле, әллә үзе сырлаганмы? Укылган кадәр
юллар, үзләре артыннан ияртеп, җырлап торалар иде. Болай яза
белү өчен кимендә талантка ия булырга кирәк. Укудан тукталып,
ашыгып-ашыгып битләрне актарды Рамил, кайсыдыр урыннарда күз
йөгертеп алды. Шунысын ачыклады: арадагы күп кенә битләр йолкып
алынганнар, кайсыдыр битләрдә ак таплар җәелгән, су юган, ахрысы,
язылган юлларны. Аннан соң, каләм бит ачык эз калдырмый, тиз
югала бара язылган сүзләр. Һичшиксез алдындагы тыгыз юллар белән
язылган өч дәфтәр арасында ныклы бәйләнеш бар иде. Әмма кайсысы
кайда икәнлеге, башы-азагы югалган, аңлашылмаучанлыклар ярылып
ята. Барысын тәртипкә бу язмаларны язган автор гына сала алыр
иде, мөгаен.
Әсәрләнеп калган иде Рамил. Иң мавыктыргыч уенчыгы тартып
алынган бала урынында хис итте ул үзен.
– Фәния апа, тагын шундыйрак язмалар күзегезгә чалынмадымы
анда? Бәлки, аерым битләр, икенче төрлерәк амбар китаплары
анда... – дип сорашты ул, апасыннан нидер өмет итеп.
– Юк инде, аның хәле дә юк иде укып-язып утырырлык. Болары да
кайдан килеп эләккәндер? Һәр җомга мәчет ихатасында йортсыз-җирсез
картларга төшке аш пешерелә. Бәшир дә шул тирәдә чуала иде. Бәлки,
казан астына ут алдырырга берәр чүплектән җыештыргандыр, – дип
фараз кылды апасы.
Йокларга ятканчы Рамил шул дәфтәрләр белән мәш килде,
кайсыдыр өлешләрен үзенчә берләштерде, кайсыдыр төшләрен
кат-кат укып, ниләрдер аңларга тырышты. Кыскасы, матур әдәби
тел белән язылган бу язмалар авторына күктән илһам бирелгән
булгандыр, әмма бүген килеп язмаларның очына чыкмалы түгел иде.
Шундый табышка юлыгып та тагын югалту Рамилне сагышка салды.
Төн караңгылыгында төрле уйлар сарылды аның күңеленә. Әлеге
Бәшир исемле адәмнең ниндирәк булуы, нинди фаҗигаләр кичерүе
хакында төрлечә уйлап карады ул. Озак боргаланып ята торгач, соң
гына йоклап китте.
* * *
Иртән Рамил күзләрен ачканда, Фәния апасы аяк өстендә иде инде.
Өйгә тәмле кыздырылган май исе таралган. Энекәшенең уянганын
күреп алган Фәния апасы елмаеп җибәрде.
– Йокыны сүттең генә син, – дип иркәләп эндәште. – Әйдә, тор,
чәй кайнаган, коймак пешкән.
Рамил сикереп торып, тиз генә киенеп куйды, ишегалдына чыгып,
кулларын уңга-сулга селеккәләде, зур тимер мичкәдән су сирпеп
алып, битен-кулын югандай итте. Җитәр, артык юынып туздырасы
түгел тирене.
Коймак телеңне йотарлык тәмле иде. Табадагы эретелгән сары
майга манып, үтә күренеп торган юка гына коймакны авызына
китерергә өлгерми дә кала, теге үзеннән-үзе шуып кереп китә, рәхмәт
төшкере. «Розалинага әйтергә кирәк, менә шулай юка гына итеп
пешерергә өйрәнсен коймакларны, базардан сары май алып, эретеп
алга куйсын. Вәт шартына китереп коймак ашау булыр ул чакта» дип
уйлап та куйды әле ул. Тик шул ук мизгелдә араларның салкынаеп
киткәне келт итеп исенә төште. Алда ни булырын кем белгән, сары
майга манылган коймаклармы, әллә судтан чакыру кәгаземе?..
– Мин, улым, җеназага барып урыйм инде, хәер таратырга нәзер
әйткән идем. Ахирәтләр белән шулай килештек. Бездән башка кеме
бар ул бичараның? – дип, Рамилгә эндәште апасы. Тавышында
бертөрле уңайсызлану ишетелеп калды. Менә мин синең ялгызыңны
калдырып йөрим дә йөрим, бер кадер-хөрмәт күрсәтә алмыйм диюе
булдымы...
– Бар, апа, бар, мин хәзер шәһәр карап әйләнәм әле. Өйдә нәрсә
эшләп утырыйм? Көне дә матур күренә иртәдән, – дип ризалыгын
белдерде.
Апасы җыенып чыгып киткәч, иң башта кырынып алды Рамил,
шартына китереп киенде. Пөхтәлекне ярата иде ул. Апасы өйрәткән
урынга йозак ачкычын куеп, капка тоткасына тотынган иде, аннан
алдарак ычкындырдылар келәне.
– Бобон здесь чалится, ну, в смысле, живёт?
Уртлары эчкә баткан, ач яңаклы ябык кына ир-ат Рамилгә тишәрдәй
булып карады. Кигән киемнәре бу бәндәнең таушалып беткән иде,
үзеннән хәмер исе аңкып калды.
– Нинди Бобон тагын? Юк монда бернинди Бобон да... – дип,
катырак эндәште Рамил. Иртәдән кыек төягән кешеләрне җене сөйми
иде аның. Күзләрен ертып торалар да тизрәк коенырга ашкыналар.
Ничек көн дә теләкләре туып торадыр шул ясалышы килмәгән
нәрсәләрнең. Тегене читкәрәк этеп, чыгарга омтылды ул. Әмма теге
адәм ныкыш булып чыкты.
– Тормози. Мне в мечети какой-то старик сказал, что здесь живёт старушка, она знает про Бобона. Без задних мыслей, на два слова.
Будь человеком...
Шул чак Рамилнең уйлары яктырып китте: бу адәм Бәшир хакында
сораша түгелме соң? Аның ишедер, җилкуардыр берәр, кайдадыр
очрашканнары, күрешкәннәре булгандыр. Менә исенә төшереп эзләп
килеп җиткән. Тик бераз соңга калгансың, дустың ерак сәфәргә чыгып
китте. Аннан урап кайткан кеше юк әле...
– Бәшир турында сорыйсыңмы әллә? – диде Рамил, башының шәп
эшләгәненә шатланып.
– Башир, Башир, – дип, еш-еш баш селекте ач яңак. – Погоняла,
кушаматы Бобон аның, без барыбыз да аны Бобон дип йөртәбез.
Кайда әле үзе? Бар, чакырсана, Жирный килгән дип әйт.
Эзләгәнен тапканга шатланыпмы, бу адәмнең дә йөзе язылды,
күзләре дә шат ялтырый башлады. Якын әшнәсе булган, ахрысы,
Бәшир.
– Чыкмый Бобон, юк инде Бәшир, – дип көрсенде Рамил. – Менә
бүген кабергә салырга тиешләр иптәшеңне. Кичә кич хушлашты якты
дөнья белән. Шундый яңалык сиңа.
– Едрит-кудрит, фью-у, – дип сызгырып җибәрде Симез. Эченнән
генә шулай дип атады яңа танышын Рамил. Бу сүз теленә килгәч тә,
чак көлеп җибәрмәде. Хәтәр симез шул карап торышка, кигән чалбары
нәрсәгә эләгеп торадыр?
– Менә сиңа номер... – дип аптырашта калды Симез. – Нәрсә булды
соң? Хәер, нигә сорап торам. Күп калмаган иде аңа кояш астында
йөрергә. Ну минем урап кайтканны көтәр дип өмет иткән идем мин.
Да-а, хәлләр...
«Бу бәндә әлеге язмалар авторы турында күбрәк беләдер дә соң,
Теленә ачкыч яратсаң, әллә ачылып та китәр иде» дип уйлап куйды
Рамил. Аның уйларын укыгандай Симез сөйләшүне дәвам итүне
кирәк тапты.
– Жәл, яхшы кеше иде. Мондый очракта мәрхүмне искә алу бик
вакытлы да соң. Үч иткәндәй кесәдә җилләр уйный.
Ул, өметләнеп, Рамилгә карады:
– Безнең уртак кайгы бит. Синең рәтең юкмы күтәрергә? Риза
булып ятсын иде каберендә. Бурычлы калмам, бүген син күктә, иртәгә
мин дигәндәй. Фортуна шулай уйный адәм баласы белән...
Рамилгә кая барса да барыбер иде. Бу – үзе җәтмәгә керергә әзер
торган корбан. Анда журналист оеткысы баш калкытты. Тыңлап
карыйк соң абзыкайны, нәрсә сайрар икән? Бәшир турында ни әйтер?..
– Тиене тиенгә исәпләнгән минем дә, – дигән булды ул коры
гына. – Әмма чутлашып торыр чак түгел, безгә дә шунда барасы.
Изге йолага буйсынырга кирәк. Соңыннан берәр җай чыгар әле. Кая
барырга дисең?
Бу сүзләрдән Симезнең йөзе алланып чыкты. Ул, тирә-ягына
карангалап, кулларын угалады.
– Ымсындырган җирләр күп тә ул анысы, мөмкинлек ирек бирмәс.
Үзең дә кисәттең әнә. Беләсеңме, әнә теге тыкрыкка борылсак, җайлы
гына урын бар куаклар арасында. Янында кибет. Берне алабыз да и...
– Но, но... – дип чабуыннан тартып җиргә төшерде яңа танышын
Рамил. Челлә вакытында кырык градуслы аракы чөмереп утырырга
монда. Исен апасы-фәлән сизеп калса, харап бит эшләр.
– Мутныймы? Алай да яхшы, болай да яхшы, – дип ризалашты
теге. – Погнали...
Ерак түгел икән аулак урын. Бер шешә вермут, янына чипсылар
алып, кереп утырдылар биек каен төбенә. Тирә-якта куе булып
куаклар үскән иде, утырырга урын да табылды. Урталай сынган
бетон плитәне ташлап калдырганнар икән. Шешә авызыннан гына
берничә йотым йоткач, Симез кесәсеннән тәмәкесен алып кабызды,
тирә-якка ачы төтен исе таралды.
– Син каян беләсең Бәширне? Бобонны дип әйтүем, – дип беренче
соравын бирде репортёр. Күңеле күтәрелеп киткән Симез кеткелдәп
көлеп куйды.
– Хе-хе-хе... Тач Бобон иде ул, авыр туфрагы җиңел булсын.
Нәрсәдер әйтергә булашса тотлыгырга тотына, авызында ботка
пешерә, бо-бо-бо... Шуңа Бобон инде. Аның ни әйтергә теләгәнен
мин генә ачык аңлый идем, башкалар тыңлап та тормыйлар, кул
селтәп китәргә ашыгалар.
Беразга туктап, карамый гына куллары белән капшап, шешәне
тапты ул, шәрабны голт-голт йотты:
– Кхм, кәнфит тәмнәре килеп тора моннан, малай, мин үзем күбрәк
лосьонга өйрәнгән. Артыннан кыяр кабып куйгандай буласың.
Кемнәрдер одеколонга өстенлек бирә. Хәшәрәт нәрсә бит ул,
авыздан әллә нинди исләр аңкып тора. Килешми. Кешеләр арасында
йөрисең. Безнең өергә Бобон моннан ике еллап элек килеп кушылды.
Кемдер, жәлләп, үзе артыннан ияртеп кайтты бугай. Килгән икән
килгән, зур яңалык түгел. Ул чакта без бер төркем булып шәһәрнең
көнчыгышында урнашкан базар кырында көн күрдек. Ташландык
корылмалар бар иде безнең бәхеткә. Суы, уты юк бүлмәләрдә,
әмма тәрәзәләре, ишекләре урынында. Урын-җирне җиһазларны
чүплекләрдән җыештырып юнәттек. Барысы да бар иде: матраслар,
юрганнар, чиләкләр, комганнар, урындыклар, өстәлләр. Кешеләр
зарланалар гына, байлык ич безнең илдә. Яхшы-яхшы әйберләрен
чыгарып ташлыйлар, иелеп алырга иренмә генә. Син әгәр берәр заман
гидайлыкка алынырга уйласаң, базар тирәсен сайла. Ник дигәндә,
анда һәрчак тамак туйдырырга була. Яшник-яшник җиләк-җимеш,
яшелчәләрне ташлыйлар, барысы ризык. Икмәк катылары, пәрәмәч калдыклары аяк астында ауный, ашханәләрдә җәннәт үзе. Күпме
кала тәрилкәләрдә ашалып бетелмәгән ризыклар. Лафа йортсыз-
өйсезләргә. Сиңа охшаш кешеләр белән танышасың-дуслашасың,
күңелеңә ошаган хатын-кызлары да табыла. Бары эчемлекне
кайгыртасы. Анысыннан да буш калмыйсың. Мин үзем егерме еллап
зона таптадым. Унсигез яшьтә илтеп яптылар. Юк кына нәрсә өчен.
Клуб ишегалдында танцы барганда бер селәгәй килеп бәйләнде
бит. Минем кадәр икәү булыр буе-сыны. Непорядок. Хәрәмләшә
бит, көчләр тигез түгел. Миңа берне ямаса, гарип ясаячак. Син
ризамы минем фикер белән? Шуннан, ни, мин көчләрне тигезләргә
булдым. Кесәдә йөрткән пычакны алдым кулга. Дөрес эшләгәнмен
бит? Шуннан, ни, эчен айкадым моның, ә ул бер сүз дәшмәстән җан
биргән дә куйган. Шулай эләктем, бер өйрәнгәч, тагын урап кайттым.
Гомер үткән дә киткән. Хәзер барасы килми анда, гарык булдым.
Нинди чоңгылда яшәсәң дә, иректә булуың мең артык. Теләсәм,
хәзер шәһәрдәге гавриклар белән очраша алам. Күтәреп алачаклар,
хөрмәт күрсәтәчәкләр, статьялар җитди минем. Тик бер әтнәкесе
бар: төрмә кануннары буенча барысы өчен түләргә тиешсең. Менә
бүген коендыралар мине хәмердә. Ә бераздан костырачаклар. Долг
платежом красен! Минем хәзер андый уеннарны уйныйсым килми
инде. Яшь тә бара...
Капканы ачуга, Рамил каршысында ниндирәк кеше басып торганын
чамалаган иде. Бармаклары саен зәңгәр балдаклар, дөньясына төкереп
караган бездәй очлы күзләр. Кем өчендер хөкемдар булырга җыенмый
иде ул. Менә Бәшир турында нәрсә әйтер?
– Кайдан битендәге ярасы Бәширнең? Сугышканда эләктергәннәрме?
Әтәчләнергә яраттымы әллә? Ниндирәк адәм иде соң? – дип сүзне
икенчегә борырга теләде Рамил.
– Бобонмы сугыш чукмары? Ха-ха... Ызгыш-талаш башланса,
ул берәр аулакка кача торган иде. Ә ярасына килгәндә, ул бит
кайчандыр машина астына барып кергән. Чак үлемнән калган, озак
вакытлар бүлнис койкасында аунаган. Шуннан килделе-киттеле
булып калган инде. Үзе шулай дип аңлатты. Гел баш авыртудан
зарланды ул. Как кич җиттеме, тәгәрәп йөри инде. Тешләрен кысып
түзә иде, бахыркай. Анда чинап кара хөрмәтле кешеләр арасында.
Аягыңнан сөйрәп чыгарып бәрерләр. Шәһәргә бик чыгып йөрмәде
ул. Яшәгән җиребезне карап торды. Бүлмәне чиста тотты, якты,
җылытты, хәзинәдә барыннан кичке аш хәстәрләде. Башкаларныкы
белән беррәттән үзенең дә тамагы тук булды. Ялгыз калганда, гел
үзенең ниндидер язмаларын кыштырдатыр иде. Минем ныклап
кызыксынганым булмады, нәрсәләр төшергәндер кәгазь битләренә.
Сорасаң, әйткән була иде: «Жирный, бу язмалар мине фанилыкка
бәйләп торган җепләр», – дигән була торган иде. Анысы нәрсәне аңлатадыр, исерек катыш ятканда, минем тәфсилләп сорашканым
да булмады. Гидайлыкта йөргәннәрнең төп кануны – кешедә эшең
булмасын. Әгәр сиңа турыдан-туры кагылышы юк икән.
Быел кыш уртасында мин карт сөякләрне җылытырга Кырым
якларына киткән идем бер кореш белән. Анда кышны үткәрү күпкә
җиңелрәк. Ашау ягы да иркенрәк, кешеләр мәрхәмәтлерәк ул якларда,
ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Менә кайтсам, иптәшләр арасында
Бобон юк. Сорашам, белешәм, кайдадыр мәчеттә җылы урын
тапкан диләр. Шәһәрдә бит берничә мәчет. Чутлап йөри-йөри килеп
таптым менә. Андый кешене жәлләп, акчаны юмарт тамызалардыр,
минем белән дә бүлешер дип өметләнгән баш иде. Бераз гына соңга
калганмын икән шул....
– Тагын нәрсәләрдер әйтә аласыңмы Бобон турында? Бәлки,
туганнары, яшәгән җире турында сөйләгәне булгандыр аның.
Әйберләре калмадымы сезнең ятакта?
– Нәрсә әйтим? Ике аяклы, ике куллы кеше иде, башкалардан
аерылып тормады. Анда барысы да – язмыш тарафыннан
кыерсытылган кешеләр. Берсен зурлап, икечесен хурлап булмый. Аз
сүзле иде ул, үткән тормышыннан ачылып китеп нидер сөйләгәнен
хәтерләмим. Дөресен генә әйткәндә, минем дә артык сорашканым
булмады. Нигә кешенең күңеленә кагылырга пычрак кулларың
белән? Кем ничек булдыра, шулай яши инде бу җирдә. Искә алырлык
ягы шул – чирле булды инде. Шул чиреннән мантый алмый китеп
баргандыр... Жәл, бик жәл...
Тагын шешәне кулына алды илгизәр, йотлыгып йотты.
– Әйдә, син дә кабул ит, – дип, шешәне Рамилгә сонды.
Рамил юк дигәнне белдереп баш какты, аягүрә басты:
– Ярый, иптәш, таныштык, белештек. Уңышлар юлдаш булсын
сиңа, – дип куакларга таба атлады.
– Ә бу калганын ал, – дип кычкырып калды яңа танышы. Кул гына
селтәде Рамил. Тротуарга чыгып, кайтырга таба борылды. Фәния
апасыннан алдарак кайтасы килде аның.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Укырга җиңел .
0
0