«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы рубрикасы буенча яңалыклар
-
16 марта 2025 - 13:00
КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәянең дәвамы)
Бездә бит бөтенләй телсез-чукрак булуың яхшырак. Гомергә шулай килгән. Үземнең мәктәп коридорында дәрес биргән чакларым искә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Мондый якты класслардан тагын куып чыгармаслармы? Аллаһы Тәгалә һәркемне үз теле белән яралткан. Тигез итеп яралткан. Укытучылары – чит милләт вәкилләре аларга шуны төшендергән инде. Әти-әниләренең кайберләре оныткан булса да, балалары нәсел җебен ялгап, ана теленә кайтып бара әнә. -
15 марта 2025 - 13:00
КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәя)
Ул төнне мин Раил турында озак уйланып яттым. Берәр заман уртак тел табып булырмы? Бала юлдан язып бара. Чарасызлыктан йоклап киткәнмен. Тик бөтенесе дә өндә шикелле. Нәкъ Раилгә охшаган иде ул кеше. Мин аның әтисе, диде. Әтиең бик рәнҗи, дип әйтегез, диде. Күп сөйләшеп тормады, кинәт юкка да чыкты. Уянгач та, ушымны җыя алмыйча тордым. Кайдан белгән безнең борчуларны теге дөньядагы зат? -
9 марта 2025 - 13:00
«ШАГАЛИЕВ ШӘҮЛӘСЕ» (хикәя)
Әллә Хариста, әллә Тимерҗанда шунда, әлеге сүзтезмәне, ягъни Манифестның башын телендә кат-кат әйләндерә торгач, «өчле» капчыгыннан гына чыга ала торган «даһи» җөмлә яралган: «Мәктәптә бер шәүлә йөри – Шагалиев шәүләсе». Моны ишеткәч һәм укытучыбызның озын буй-сынын күз алдына китергәч, бөтен класс тыела алмыйча, буылып көләргә тотына. -
6 января 2025 - 13:00
ОЧРАШУ (хикәя)
Мине очрашуга чакырдылар. Дөрес, «очрашу» дип аталган кичә-мәҗлесләр күп булды тормышымда. Күбесенә эш өчен кирәк булганга, кайсыларына «бармау яхшы түгел» дип йөрелгән. Андый ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне яратып бетермим. Ардыра. Ә монысын ашкынып көттем. Ни әйтсәң дә, утыз ел күрешмәгән укучыларым белән очрашам бит! -
17 сентября 2024 - 09:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (ахыры)
«Мәңгелектә кавышканнардыр....?» дип тә уйлап куя иде. Шул вакытта, йөрәк тибешенә кушылып, аның бар калебен, вөҗүден, Гөлсинә апасының назлы елмаюы сыман, якты сагыш биләп ала, аңа газиз укытучыларының әманәтен – Күкләр насыйп иткән кадәр гомереңдә чын кеше булып яшәргә кирәклекне исенә төшерә иде. -
16 сентября 2024 - 13:00
КАНИ КАЛДЫ НИШАПУР... (хикәя)
Әйе, кайтмыйча ярамый иде. Шәйхулла абыйның соңгы гозеренә колак салмасаң, Аллаһның каргышы төшәр. Кайчандыр ул Айдарның яраткан укытучысы иде. Остазы! -
16 сентября 2024 - 09:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )
Кайда калдың син, сөекле укытучыларың зур өмет баглаган татар кызы Ания? Рухың чүккән, җаның нәүмиз... Күңелең дә үзеңнән разый түгел бит синең! Шушы идеме әниең, Гөлсинә апаң, Шәйхенур абыең тәкрарлаган «башкаларга охшамаган» Ания?! -
15 сентября 2024 - 09:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )
...Ул көнне Ания бик гарьләнде. Туктагыз әле, нишләп сез барыгыз да Аниягә акыл өйрәтәсез соң әле?! Теге ярамый! Бу килешми! Нигә башкаларга барысы да килешә, ә менә аңа – юк? Нигә бергә укыган дус кызларына ирек куелган? -
14 сентября 2024 - 09:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (повесть)
Ә менә бүген ул, әнисе белән киңәшеп тә тормыйча, үз гомерендә беренче мөстәкыйль адымын ясады. Ике дә уйлап тормыйча, чәчен кистереп кайтты... Чәч кенәме – билен узып киткән калын толымын... Дөресен әйткәндә, мөстәкыйльлекне ярамаган эштән башлады бугай ул. -
13 июня 2024 - 11:00
ГӨЛЧӘЧӘКНЕҢ ЯҢА ТОРМЫШЫ (хикәя)
Гөлчәчәк документларга караган килеш көне буе мәктәбен күз алдына китереп утырды. Шау килеп чабучы укучыларны, хезмәттәшләрен күз алдыннан үткәрде. Тиздән беренче сентябрь җитә, укулар башланыр. Мәктәптә ул гына булмас... -
2 июня 2024 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)
– Һай, энем, шул чаклы авыр сөякле, тискәре адәм булырсың икән, сине трактор да кузгата алмас... Тик бел, дөнья һаман бер көе бармый ул... Дөнья куласа – әйләнә дә бер баса, диләр аны. Синең кебекләр һаман лямка тартыр, ә җилкуарлар, әтрәк-әләмнәр кәнәфиләргә, җитәкче урыннарга менеп утырыр. Менә шунда үкенерсең син! -
1 июня 2024 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (повесть)
Бүген исә көлсу курпы чәчле баш янәшәсендә газиз балалары, песи-эт мазар юк-югын, мәгәр йөрәк типкәндә, сине һич ташламас юлдаш – Вакыт бар. -
5 мая 2024 - 13:00
САРЫ АТЫМ АЛТЫН НУКТАЛЫ (хикәя)
Ә күршедә... Ә күршедә туй гөрләде. Нәкыйп малае Илгизәр Миңсылуны урлап кайткан... Авыл бермәл тынсыз калды: бакчы, Илгизәр күрше авыл кызы Бикәне ярәштереп йөри, дигәннәр иде. Тегесе дә Илгизәргә чыгарга биш куллап риза булган, ди. Бик тә яратышалар икән берсен-берсе. Хәзерге кәләш Миңсылуның да еракта-еракта сөйгән яры калган, ди, имеш... -
22 апреля 2024 - 13:00
ЧТД (хикәя)
Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә. -
4 февраля 2024 - 09:00
Гади вакланма (ахыры)
– Әйтәм бит, үзем дә чын күңелдән гашыйк булган идем мин аңа!