Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

«ШАГАЛИЕВ ШӘҮЛӘСЕ» (хикәя)

Әллә Хариста, әллә Тимерҗанда шунда, әлеге сүзтезмәне, ягъни Манифестның башын телендә кат-кат әйләндерә торгач, «өчле» капчыгыннан гына чыга ала торган «даһи» җөмлә яралган: «Мәктәптә бер шәүлә йөри – Шагалиев шәүләсе». Моны ишеткәч һәм укытучыбызның озын буй-сынын күз алдына китергәч, бөтен класс тыела алмыйча, буылып көләргә тотына.

Тәнәфес беткәнен хәбәр итеп, кыңгырау чылтырады. Без инде өлкән классларда – шуңа да тәртипсез булмасак та, кыю, үз-үзебезгә ышанган. Элекке еллардагы кебек кабаланып, класс бүлмәсенә атылып кереп, парта арасына утырырга ашыкмыйбыз. Шаяру-сөйләшү, төрткәләшүләр, кызларны үртәү әле дәвам итә. Ун минутлык кыска гына тәнәфесне шулай кыланып озынайтырга тырышабыз. Әмма дә ки, бер күзебез барыбер класс ишегенә таба караштыргалый. Әле тагын икенче күз дә бар бит. Анысы гел башка якны – озын коридорның «Учительская» дип язылган бүлмәгә борылып кереп китә торган башын күзәтә. Һәм нәкъ шул мизгелләрдә бездән ике-өч яшькә кечерәк ыбыр-чыбыр – дүртенче, бишенче класслар (сигезенчедә генә булсак та, үзебезне инде хәйран зурга – әллә кемгә саныйбыз) әле генә тузан туздырып чапкан су буе коридорның башында чираттагы дәресне үткәрергә дип, үзләре утыра торган бүлмәдән чыккан укытучылар күренә башлый. Араларында мәһабәт гәүдәле, уклау йоткандай төз буй-сынлы, салмак адымнары әллә тагын метрдан арткан илле яшьләр тирәсендәге чибәр ир – хәзер безгә сабак бирәчәк тарих укытучысы Шагалиев абый да бар. Аның бүген дә барысы да үзенчә – Шагалиевча. Сажинлы адымнар, озын буй, без күптән белгән сурәтле галстук кына җитмәгән, бу юлы да култык астына дәреслекләр, класс журналы кыстырган. Шулар янәшәсенә бер өем күргәзмә әсбаплар да сыйган. Саналганнарның бөтенесе янына бүтән бер укытучыда да булмаган, буялган, бизәкләр төшерелеп, лакка катырылган, такта янында җавап биргәндә, безнең кулга да килеп эләгә торган, буе ярты метрдан арткан затлы күрсәткеч таяк – указка сыешкан.

Бөтен мәктәп белә: башка бер генә укытучыда да андый указка юк. Ул гынамы? Башка бер укытучыда да ЛЭТИ аппараты (ул хәрефләрнең нәрсә аңлатканын белмәсәм дә, исеме бүгенгәчә хәтергә уелып калган) дип аталган «кино» күрсәткеч тә юк. Ким дигәндә, ике-өч дәреснең берсендә без шул аппарат ярдәмендә үзебез үткән тарихи темалар буенча диафильмнар карыйбыз. Безнең өчен андый хәл – вакыйга. Кәҗәсеннән бигрәк мәзәге, дигәндәй, диафильмнан бигрәк аппаратка ушыбыз китә.  Гади  «кино» күрсәткеч кенә түгел ул. Аның төп хикмәте – кадрларны күчерү, ягъни плёнканы алга, артка әйләндерү өчен 3-4 метр озынлыктагы электр шнурының башына урнашкан пульттагы төймәләргә генә басасы. Басуга гөжләп, мотор эшли башлый, экрандагы сурәт алышынып та куя. Аппаратны кабызу, сүндерү дә шул пульт аша. Бүгенге телевизор пультлары бер читтә торсын. Безгә иң кызыгы шул. Пульт ышанып тапшырылган укучы – көн герое ук булмаса да, тәгаен дәрес герое. Диафильм карый башлар алдыннан без классның алагаем тәрәзәләрен (кечкенә тәрәзәле агач биналардан зур таш мәктәпкә күчкәнебезгә санаулы гына еллар) кара чаршаулар белән каплыйбыз. Класска рәхәт тә, серле дә булган караңгылык иңә. Тактага зур ак экран эленгән. Пульт тоткан укучы (андый бәхет миңа да еш эләгә иде) кадрларны алыштыра тора.  

–  Менә, карагыз, парижлылар Бастилияне штурмлый. Бу – Бөек француз революциясенең башы. «Ирек, тигезлек, туганлык!» Байракка французча шулай дип язылган. Инкыйлабның шигаре бу. Кешелек тарихында беренче тапкыр изелгән сыйныф шундый шигарь белән көрәшкә күтәрелә һәм җиңә. –  Шагалиев абый сөйли, бүгенгечә итеп әйткәндә, һәр сурәткә комментарийлар биреп бара.

– Монысы – Максимилиан Робеспьер. Алда әйткән шигарьнең авторы. Революция җитәкчеләренең берсе. Соңрак инкыйлаб дошманнарына каршы террорда гаепләнеп, гильотинада башы кистерелгән революционер...

Жирондистлар, якобинчылар, тагын әллә кемнәр. Революциянең ахырда үз «балаларын» үзе ашавы – фетнә башында торган кешеләрне җәзалап үтерүләр. Безнең колаклар тырпайган, йотлыгып тыңлыйбыз. Элекке дәвердә ниләр генә булмаган бу дөньяда... Шагалиев абый һәрдаим мавыктыргыч, образлы итеп сөйли. Кызыклы чагыштырулар китерә. Менә шундый чакта син тарихны яратмый, даталарны, вакыйгаларны исеңдә калдырмый кара. Мөмкин түгел...

Менә тагын дәрес көткән чак. Коммунистик идеология белән сугарылган Яңа тарихны өйрәнүне дәвам итәбез. Әле үткән дәрестә генә Маркс белән Энгельс язган «Коммунистлар партиясе манифесты»н укыдык. Шагалиев абый бу юлы кистереп әйтте: Манифестның башын, ягъни беренче җөмләсен, кыскача эчтәлеген, азагын һәм дә язылган елын төнге өчтә уятып сорасалар да, без ялгышмыйча әйтеп бирергә тиеш. Башы бигрәк серле һәм хикмәтле инде. «Европада шәүлә йөри – коммунизм шәүләсе». Без күз алдына китерергә тырышабыз: ниндидер алагаем шәүлә, күләгә ясап, Париж, Рим өстеннән очып үтә, кыр, яланнар буйлап йөри, анда барып бәрелә, монда сугыла. Тик барыбер аңлап бетереп булмый: шәүләсе булгач, шәүләне тудыручысы, берәр төрле җисеме дә булырга тиештер бит инде аның. Анысы кая соң? Мантыйк бутала да куя. Бөтенләй үк надан түгел үзебез, коммунизмның ни-нәрсә икәнен чамалыйбыз – ул тәгълимат һәм без кайчан да булса ирешәчәк җәмгыять. Бөтен булган тәгълиматлар әллә шулай башта шәүлә булып буталып йөриләр микән?

Укытучыбыз дәрес азагына таба әлеге серле җөмләнең русчасын да әйтте. Ул «По Европе ходит призрак – призрак коммунизма» икән. Монысын да аңласаң – аңла, аңламасаң – юк. Шәүлә түгел, өрәк йөри икән бит! Бераз куркыныч та булып китә. Бераздан шунысына төшенәбез: сүз бөтен кешене дә чиксез бәхетле итәчәк җәмгыять турында барганда, татарча текстка «коммунизм өрәге» дип язып булмый да булмый инде. Бөтенләй килбәтсез килеп чыга. Шәүлә – ярый әле.

Бөтен класс шул рәвешле баш ватып, чираттагы дәресне көткәндә, арткы рәттән кемнеңдер хихылдаганы ишетелә. Әллә Хариста, әллә Тимерҗанда шунда, әлеге сүзтезмәне, ягъни Манифестның башын телендә кат-кат әйләндерә торгач, «өчле» капчыгыннан гына чыга ала торган «даһи» җөмлә яралган: «Мәктәптә бер шәүлә йөри – Шагалиев шәүләсе». Моны ишеткәч һәм укытучыбызның озын буй-сынын күз алдына китергәч, бөтен класс тыела алмыйча, буылып көләргә тотына.

Нәкъ шул мәлдә коридорда тәнәфес беткәнне искәртеп, кыңгырау чыңлый. Мизгел эчендә класста тынлык урнаша. Харистан чыккан ул көфер сүз ялгыш укытучыбызга барып җитсә, бетте баш, сигезенче «А» классы өчен тарих мәктәптә төп фәнгә әйләнәчәк – Яңа тарихтагы бөтен даталарны, вакыйгаларны яттан белмичә, рәтле билге алырмын, димә. Хихылдарга яратсак та, укытучылардан без шөлли идек. Шагалиев абыйдан бигрәк тә...  

Укытучыларыбызның барысына да татар мәктәпләренә хас булганча, «абый», «апа» дип дәшеп йөрибез. Үзара сөйләшкәндә, Тәкъмилә апа, Рәшидә апа, Роза апа; Әүхәди абый, Мирсәет абый, Сәгыйт абый, Шәйдулла абый.  Тик бер генә укучы да Шагалиев абыйны үзара сөйләшкәндә, исеме белән «Гали абый» дип атамый. Бөтен мәктәп өчен ул – Шагалиев абый. Мондый феноменны әле дә аңлап бетерә алмыйм. Бу хәл, ихтимал, тарих укытучысының үзенчәлекле кеше булуын, аңа аерым хөрмәтне, хәзергечә әйткәндә, абыебызның аерым статуска ия булуын билгеләгәндер дип уйлыйм.

Үзенчәлек тагын шунда, үтәчәк яңа тема тәнәфестә үк класс тактасына язылып куелган булырга тиеш. Тема астында, гадәттә, параграфлары белән бүлекләр, аларның исеме дә языла. Бу эшне иң матур язучы кызыбыз – Римма башкара. Элекке дәрестә үткән, үтеләчәк яңа темаларга кагылышлы зур карталар да укытучы керүгә үз урыннарына эленгән булырга тиеш. ЛЭТИ аппаратына да, кино карыйсы көн булганда, тиешле урынга урнаштырылып, сугышчан әзерлектә тору мәҗбүри.

Берсендә шулай Шагалиев абый кушуы буенча олы карталар, төрле әсбаплар, диафильмнар сакланган кечкенәрәк бүлмә – үзе үк оештырган мәктәп музееннан шул ЛЭТИ аппаратын класска алып кердек тә уртадагы парталарның берсенә урнаштырдык. Бүген дә рәхәтләнеп, тәрәзәләрне томалап, «кино» караячакбыз. Инде аны электрга да тоташтырдык, пульттагы төймәләргә баскалап эшләтеп тә карадык. Ни генә димә, аның ише кызыктыргыч техника аз заман бит. Мин әле башкалар читкәрәк киткәч тә, шуның тирәсендә мәш киләм. Шунда аппаратның аскы өлешенә урнашкан 127, 220 дип язылган, урынына төрлечә куеп була торган кара вилкага күзем төшә. Бала-чага бит инде, кул тик тормый, вилканы тартып чыгарам да 127 санын өстә калдырып кире тыгам. Юк, тәртипсез малай түгел идем мин. Һаман да шул кызыксыну, беләсе килү инде. Аппараттагы лампа, уйлавымча, хәзер тоныграк янарга тиеш. Шуны тикшереп карыйм, тәҗрибә ясыйм, янәсе. Җайланманы төймәгә басып кабызуым булды, лампа дигәнем гадәттәгедән күпкә ныграк янып, яктырып алды да шунда ук сүнде, төймәләргә күпме баскаласам да, бүтән кабынмады. Мин аппаратны яндырганымны аңладым.

Гөнаһымны дәрес башланганчы ук укытучыбызга җиткерергә кирәк булгандыр. Тик курыктым, гаепне тану да батырлык сорый бит. Бәлки мин икәнен белми калыр. Техника ватылмыйча тормый бит. Дәреснең икенче өлешендә, яңа темага керешкәч, тәрәзәләрне кара чаршаулар белән капладык, утны сүндердек. Тик пульт ышанып тапшырылган укучы кабызу кнопкасына күпме генә басмасын, җайланма кабынмады. Мин исә тынымны да алырга куркып утырам, йөрәк дөп-дөп тибә... Яңадан утны яндырдык та, Шагалиев абый яңа дәресне «кино»сыз гына аңлатты.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Минем «җинаять» ачылганчы кырык сәгать үтте микән? Кемдер вилка белән булышканымны да, лампаның бер мизгелгә генә көчле нурлар сибеп балкып сүнүен дә күреп калган булган. Кыскасы, мине әләкләделәр. Аппарат ватылып, өч көн үттеме, юкмы, Шагалиев абый, кырыс кына дәшеп, мине үзенең «кабинетына» – музей бүлмәсенә чакырды. Сөмсерем коелып, гильотинага хөкем ителгән француз революцонеры халәтендә аның артыннан иярдем. Сүзнең ни хакында барачагы билгеле. Каты итеп ачулануын, аппарат бәясен түләргә кушасын көттем.

Шагалиев абый башта ишекне япты, үзе белән дәрескә дип алган китап, дәреслекләрне, указканы урынына куйды да бүлмәдәге бердәнбер урындыкка утырды. Ә мин аңардан бер метрда гына, калтыранмасам да, соң дәрәҗәдә шөбһәләнеп, куркып, башымны иеп басып торам.

– Син яндырдыңмы аппаратны? – Бүлмәдә минутлык тынлык урнашты. Сорауда тавыш күтәрү, усаллык алай сизелмәсә дә, котым ботыма төшү сәбәпле, сүзләремнән алда күздән яшьләр бәреп чыкты. Чыкты гына да түгел, мөлдерәмә тулышкан олы тамчылар битем буйлап тәгәриләр иде. Оят, бик оят иде миңа. Шундый затлы җиһазны яндырганга гына түгел, тәртипсезлегем нәтиҗәсен шунда ук әйтмәгәнгә, гаебемне белгертмәгәнгә. Тамакка тыгылган төер нидер дәшү сәләтен дә юкка чыгарды. Шулай да авызымнан кыска бер җөмлә кысып чыгара алдым:

–  Миндер инде, абый, боргалаган идем шул.  

Тагын бер минутлык тынлык урнашты. Мин дәһшәтле хөкем карары, җәза көттем. Тик хөкем, ни гаҗәп, шактый йомшак булып чыкты, дөресрәге, ул булмады да. Ихтимал, елавым үзе үк бар сорауларга җавап та, үкенү дә, гафу үтенү дә булгандыр. Дөньяда күпне күргән, сугышта катнашкан Шагалиев абый «башымны кисмәде».

– Елама! Егет кеше еларга тиеш түгел! Шунда үзеңне ток тотса, ни була, кем җавап бирә иде? Икенче алай эшләмә! Күзләреңне сөрт тә классыңа юнәл!

Менә шул!..

Запас частьлар тиз табылдымы, минем «тәҗрибә»дән соң бер ай үтәр-үтмәстән ЛЭТИ аппараты тагын тарихка хезмәт итә башлады. Мин генә, иптәшләремнән, укытучыдан гына түгел, җайланманың үзеннән дә оялгандай, бүтән аның янына якын бармадым.

...Коммунизмны көтүчеләр калмаган кебек, коммунизм шәүләсе дә Европа буйлап инде хәтсездән йөрми, манифестны да искә алучы юк. Тик «Шагалиев шәүләсе» – тарихка гомерлек мәхәббәт тәрбияләгән укытучымның якты образы исән, һаман да минем белән әле. 

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash, архивтан. Фотода автор үзе.

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев