ГАДИ ВАКЛАНМА (повесть)
– Гаиләгез турында авылда төрле сүзләр йөри. – Йөри инде йөри... – ди рәисне юньләп тыңлап та тормаган Сабира. – Йөри. Бабасы йөргән, атасы йөрде, Нигъмәтулла кемгә охшап йөрмәсен?! – Соң менә сиңа охшап йөрмәсә дә булыр иде дә бит, Сабирәттәй, – ди шаярткан булып рәис. Аннан телен тешли.
Зирәк чирәмлектә көннәр буе бәбкә саклый. Язын шулай эшлим, анда барам, монда, рәхәтләнеп балык тотам, дип көткән иде, ул уйлаганча булмады.
– Инде син зур, быел бәбкә – синеке, – дип, күкәйдән соңгы каты томшык борын төртеп, аягына ныклап басуга, кәгазь тартмага бөтен бәбкәне тутырдылар да аны да ияртеп, инеш буена алып төшеп киттеләр. Бабасы шунда тал чыбыкларыннан оя үргән икән. Су куйгач, ул җирен карагач, бу җирен, бәбкәләрнең барысын читән эченә җибәрде. Малайга тилгән, козгын куркытырга дип ясаган пумаланы тоттырды:
– Кояшы нинди бит, җылысы! Бәбкәсен, чирәмен колакларыннан тартып үстерә торган! Алып кача торганнары да булмаса! Яннарында гына утыр, яме!
Кая китсен инде ул?! Нурзидәне алмашка төшермәсәләр. Ул хәзер чишмәгә суга киткәндер.
– Колак миндә генә, бабай! – диде Зирәк, үзен шулардан тартып үстергәнгә салынып.
– Шуңа синең белән сөйләшәм дә.
Зариф карт бераз утырып, хәл алды да кайтырга күтәрелде:
– Ашарларына алып төшәм. Әбиең инде ясап куйгандыр.
Зирәк май башыннан – чирәмлектә. Сәгатьләр буе читәнлеккә карап утырасы килми аның – ул уенны уйнап карый, монысын, язган-укыган була, көннәре үтми дә үтми.
Бу кышта биш тулды Зирәккә. Хәреф таныгач, бәбкә сакларга төшкәндә, китабын бер дә калдырмый. Зариф бабасы алу-кушу, тапкырлау-бүлүгә кадәр өйрәтте аңа. Өйрәтмәгән дә булыр иде, апасы белән бергәләп, көзен мәктәпкә барасы килде малайның, ә ул аңа, үзенең зурлыгы белән мактангандай:
– Сине алмыйлар анда, яшең кечкенә, әле хәреф тә танымыйсың! – диде.
– Мәктәптә барыбер өйрәтәләр бит аны! – диде малай.
Алай да Зирәккә апасының мыскыллавы җитә калды. Зариф картның бер алдына төште, бер артына, ахырда үзенә хәреф танытырга ризалыгын алды. Ул чагында чынында дүрт кенә иде әле аңа. Шомарыйм дип, көн дә укый торгач, биш яше тулганны сизми дә калды. Нурзидә апасына – җиде. Ул да күптән укый, яза.
– Буең кечкенә, башың зур,– дип мактый кызны бабасы. Зирәккә эш кушасы булганда:
– Син инде зур,– дисә дә, араларында юк-бар бәхәс чыкса: – Синнән олы апаң бар, аңа юл куй,– дип, гел Нурзидә ягына баса. Зирәкнең дә апасы кебек буласы, бабасыннан мактатасы, мәктәптән күп итеп бишлеләр алып кайтасы килә. Мактау аңа болай да тия тиюен. Кәҗәләрне инеш буена куса да. Чебиләргә әрекмән җыеп кайтса да. Әбисенә чүп утарга булышса да. Алай да Нурзидә апасын күбрәк мактыйлар шикелле. Аркасыннан сөйгәндә, хәзер гел, Зирәкнең йөрәгенә кадагандай:
– Бигрәк тиз дәү кыз булдың, кызым, быел беренчегә барасың бит, – диләр.
– Мин дә зур, мин дә барам, – ди малай, үртәлеп.
Бабасы каршы төшми, ярар, дип тә әйтми. Яз ахырында киләсе елга мәктәпкә алынасы балаларның исемлеген туплап йөрделәр. Ни көтте шул көнне Зирәк. Бабасын:
– Ападан барыбер калмыйм! – дип йөдәтә-йөдәтә көтте. Бабасы түзмәде:
– Сәлимә апаң ризалыгын бирсә, теләгең үтмәсә, барырсың, – дип ычкындырды. Зирәк бу сүзләрнең үзен тынычландырыр өчен генә әйтелгәнен тойса да, эченнән өметен өзмәде.
Сәлимә апасы алар урамының мәктәп башында тора. Зирәк аны көн дә күрә. Көтү шул баштан кайта. Ул, ян урамга кереп китмәсен дип, аермага сыер каршыларга бара. Сәлимә апасы да гел шунда була. Аның матурлыгына исең китәрлек! Чәчләрен чорнаган укалы косынкасы йөзенә шундый ятып тора!
Малайлары булса да, көтүне үзе каршылый Сәлимә апасы. Аларның сыерлары сөзгәк. Бервакыт Зирәк өстенә дә килде. Чүт качып котылды. Сәлимә апасын гына тыңлый ул. Аны күрүгә юашланып, яхшыланып кала. Сәлимә апасы матур шул... Ничек тыңламыйсың?! Җитмәсә, укытучы да.
Бәбкә сакларга төшәр дә мәктәпкә язылмый калыр дип, ни курыккан иде ул, юкка булган икән. Кичке якта чыбыклары таркалып тузып барган себерке белән ишегалдыннан тавык тизәкләрен җыештыргалап йөргәндә, кулына кызыл папка тотып, Сәлимә апасы килеп керде. Зирәк себеркесен лапас капкасына сөяде дә, киемнәрен сыпыргалап-каккалап, аның каршысына китте:
– Исәнмесез, апа!
– Исәнме, үскәнем. Бабаңмы, әбиеңме өйдәме?
– Өйдә. Хәзер чакырам, – дип, Зирәк кәлүшләрен сала гына башлаган иде, ишектән бабасы үзе килеп чыкты.
Әллә инде бер генә таныклык тоткан? Апасыныкы гына алайса... – Бабай, мин дә барам бит! Сәлимә апага әйт, яме! – диде аны тизрәк буш кулыннан килеп эләктергән Зирәк.
Карт берни ишетмәгәндәй кыланды – яшь чибәр укытучыга өр-яңа килеш сакланган яшел кәгазьне сузды:
– Ай тиз үсә икән балалар. Яңа гына туган кебек Нурзидәбез. Инде менә Сезнең кулга да килеп керер чагы җиткән.
– Бабай, мине дә әйтергә онытма! – диде Зирәк, бабасы гәүдәсенә төрткәләп, тавышын ул ишетерлек кенә чыгарырга тырышып. – Энесе дә бар әле, диген.
Укытучы малайның кыбырсыганын сизгән, бабасына әйткәннәрен дә ишеткән иде. Баскыч төбендәге урындыкка утырып, амбар кенәгәсенә таныклыктагы язуларны күчереп торган җиреннән Зирәккә күтәрелеп карады да:
– И апаем, анда олы балаларны гына алалар шул, әле синең яшең җитмәгән, – диде.
– Аның каравы укый да да, яза да беләм, әле үземнән күпкә зуррак малайларга хәреф тә өйрәтәм мин! – дип, авыз турсайтты Зирәк.
Укытучы дәшмәде.
– Апа мәктәпкә киткәч, өйдә нишләп утырам инде? Рафис та мәктәпкә керә быел, Хәмит тә... Исемнәрен дә яза белмиләр. Мин Горькийның үзе турындагы китабын укып чыктым, име, бабай?!
– Әйе, улым.
– Татарча...
Зариф карт көлде. Малай аның нигә көлгәнен белә, укытучыга сөйләр дип, бик курка иде. Бабасы акыллы аның – сөйләмәде. Узган ел, русчасы шуның кадәр генә булса да, күрше рус авылына кыяр сатарга йөрде Зирәк. Сатарга аны базар үзе өйрәтте. Беренче көнне, кәрҗинен аяк алдына куеп:
– Агурис, агурис, каму нужен агурис? – дип кычкырырга тотынган гына иде, бер марҗа килде дә:
– Горький? Хороший? – дип сорады.
– Гурький инде, учин-учин гурький, харуший, – дип ярды да салды малай, Горький китабы кебек яхшымы, дип сорый, ахрысы, дип уйлап.
Марҗа борынын җыерды да китеп барды. Тагын берсе килде, тагын шулай дип сорады. Монысы Зирәкнең җавабына түзмәде, рәхәтләнеп көлде. Алай да малайны кызганды булса кирәк, бер кыярны кисеп ашап карады да барысын берьюлы алды.
– Ай-яй, яхшы мактыйсың, – диде аның янәшәсендә сөт сатарга урын алган күрше апасы.– Кыярыңны бик әче дип әйтәсең бит, үскәнем. Не горький, вкусный, свеженький, диген.
Кайткач, Зирәк бабасына шул хәлне сөйләп биргән иде, ул да кычкырып көлде:
– Яшь кызлар кебек матур, татлы, дип макта син аларга кыярыңны, улым. Мине укытачак Сәлимә апа кебек, диген.
Зирәкне котыртырга аңа бир. Үзе гел шулай сөйләште... Тик менә, Зирәкне дә алыгыз әле, дип сорарга бер дә ашыкмый! Малай ялгышкан булып чыкты. Апасы турында язганнан соң, бабасы, йомшак кына итеп, укытучыга тагын сүз катты:
– Мәктәпнең ишеге кемгә дә ачыктыр бит, Сәлимә? Бик сорый Зирәккәем. Укырга теләге зур малайның. Үзеңне дә бик ошаткач, аны синең класска тапшырырга уйлаган идек тә...
– Белмим шул,– дип, авыр сулады укытучы. Шулай да матур сүзгә эрегәнлеге күренеп тора иде. – Укыганлыгына ышанам. Тагын да алдырып китәсенә дә. Исеме дә акыллы икәнлеген сөйләп тора. Яше җитмәгән балаларны көн буе парта артында утырту бик авыр бит, Зариф абый.
– Сәгатьләр буе китап укыганны тыңлату кыен булмас, кызым. Зирәкне, сүземне аяк астына салмыйча, исемлеккә кертеп кара әле. Өстәмә исемлеккәме. Директор белән киңәшеп...
Шулай диде дә Зариф карт әллә нишләп китте. Директор хөкем ителгән җиреннән әле әйләнеп кайтмаган, Сәлимә аның урынына калган, эшкә үз янәшәсенә яңа мәктәп тәмамлаган бер кызны алган, дүрт сыйныфны икәүләп укытып яталар иде. Карт кешенең башыннан мәңге онытылмаслык кебек нәрсәләр дә чыксын әле!
– Минеке – хата, кызым. Үзең директор бит, кеше аша хәл итәсе түгел, дип әйтәсе урынга...
Сәлимә дәшмәде. Ул чыгып киткәнче дип, бабасы өйгә инде Зирәк таныклыгы артыннан кереп китте. Малай үзен укытачак яшь кызның киемнәрен, туфлиләрен, бөтен-бөтен җирен ныклап күзәтергә кереште. Бәйләнерлек, ошатмаслык җирен тапмады. Үзе дә, укытучының күңелен күрер өчен:
– Бигрәк Сезнең класска барасы килгән иде шул, – дигән булды. Сәлимә апасының чыннан да шәп укытучы дигән даны бик нык таралган, ата-аналар арасында кызга хөрмәт зур, Зирәк тә моны ишетеп тора иде. Исеме беренчеләр арасына да язылгач, малай аны бигрәк тә яратып калды. Җил капканы үзе ачып чыгарды, артыннан үзе япты:
– Сау бул, апа!
Нурзидә белән Зирәк, әби-баба кулында бик тәрбиядә үссәләр дә, читкә киткән әти-әниләрен сагыналар иде. Малай, нахакка утыртылган Баһаветдин абыйсын гына түгел, тормышын берүзе алып барган Сәлимә апасын да кызганды. Бабасы әйткәнчә, директор абыйлары төрмәдән исән чыга алмаса, аның да, балаларының да ятим калачакларына шик юк. Үз аягында кайта күрсен инде, кеше ятимнәре кемгә кирәк, ди әбисе дә.
Зариф карт ике мәдрәсә тәмамлаган хаҗи иде. Авылда аннан да белемле кеше юк. Байлар хезмәтендә дә булган, колхозныкында да, рус язуын да яхшы белә, гарәпнекен дә. Авызында дин сүзе дә, дөньяныкы да күп булыр. Уразасын калдырмас, җае чыкканда, салгалап та кайткалар. Мәмдүнәсе бер дә яратмый аның шул гадәтен, әмма:
– Үзең укытучы буласы кеше бит син, Зарифулла, үзең, шушы яшел суларны капмасаң, – дип, бер чебенләп ала да басыла. Көтүдән кичә дә салып кайткан иде ул. Быжгылдый башлаган карчыгына:
– Син минем ничәдәлекне уйлыйсыңмы, Мәмдүнә, юкмы, аны капмасам да, капсам да... Укытучы була алмыйм инде мин. Яшь чыккан. Балалар янып торган кешене, матурларны ярата. Сәлимә апалары кебек күрер күзгә чибәрләрне ныграк тыңлый торган була. Миндәй ап-ак сакаллы карт өйдәге оныкларын тәрбияли алса да, бик җиткән, – диде дә мич артындагы сәкегә кереп ятты. – Чибәрен чибәр дә...
Мәмдүнә карчык теленә килгәнне әйтеп бетермәде. Зариф картның шул арада гырлап йокыга да киткәнлеген ишеткән иде инде.
* * *
Хәбибә әбинең Сәлимәсе, чыннан да, кашыкка салып йотарлык апаларыннан да чибәррәк булып җитеште. Авылда бар егетнең күзе төшкән кыз. Текәләнеп, борын чөймәсә, әллә кемнәргә барасы. Һәм сәгате җиткәч, бара да – тормышның иң авыр вакытында, бөтен авыл, инде ни күрербез дип, дер калтырап яшәгәндә, утыз җиденең көзендә район судьясына кияүгә чыга. Тик монысы әле соңрак...
Иң башта Нигъмәтулла әзмәвер акылын югалтырдай гашыйк була Сәлимәгә. Башкалардан да килеп торганны, һәрберсе кире борылганны ишетсә дә, яучы арты яучы җибәртә. Кызның кылын үзе дә әле тегеләй, әле болай тартып карый, һич уңай җавап ала алмый. Соңгы димче, Сәлимәнең ачы җавабыннан өметсезлеккә бирелеп, ишек тоткасына ябышкач әйтә куя:
– Сабантуй батырын да кире каккач, кем кирәк микән аңа тагын (?!), ди инде Нигъмәтулла үзе дә. Башкалар да димләгән дип ишеттек, Сәлимә. Кыз баланың, сораганны кире каккан саен, бәхете кими бара. Күзе төшкән егетләрнең берсе дә сиңа ярарлык түгелмени соң?
– Яратмыйча гына чыгасы килми.
– Кайсы төшен яратмаслык Нигыйның?! Йөзгә чибәр, гәүдәсе төз...
– Мыегын ошатмыйм.
– Башта ук шулай дип әйтәсең калган. Анысын кырып атар, – ди дә яучы кире өстәл янына килеп утыра. – Эш шуннан гына торса.
Сәлимә мыек турында сүз урынына сүз булсын дип кенә әйткән була анысы, әмма инде Хәбибә карчыкның да, гәүдәсе бигрәк матур бит, гәүдәсе, дип кыставына түземлеге бетә, ризалаша. Эченнән, үзен бәхетле буласына ышандырырга теләгәндәй, өе дә яхшы, килере-тамары да бар, бер дигән яшәп китәрләр әле, дип фаразлый. Кызның ахыр исәптә уңай җавабына сөенеп чыгып барган димче карчыкка алай да:
– Укытучыга тиң кеше түгел инде дә... Ярар, яшәп карыйк... Мин ризалашты дип, артык масаеп китмәсен,– дип әйтеп кала.
Ике генә ел мәктәп юлын таптаган, колхоз артилендә йон теткән Нигъмәтулла җиде класс тәмамлаган, шул сентябрьдән укытучы булып эшләргә хыялланган Сәлимәне өенә алып кайтып утырта да, атна узды дигәндә, әти-әнисе белән калдырып, Казанга укырга китеп бара. Көзен ындырдан аласы ашлыкны авырлык белән исәпләгән Нигъмәтулланы хатынның үзенә тиң санамавы сәбәп булганмы, башкасымы – кистереп әйтүе кыен. Колхозга агроном кирәк булгач, Сәлимәләргә ялварып килгән рәис, аннан да матур кеше юк, ул барсын, аны ике куллап алырлар, яныңда бала-чагаң юк, иреңне курсларга җибәреп кайтар әле, ди. Бу сүзләр яшь киленгә ошый, рәиснең аңа баш иеп килүе дәрәҗәсен тагын да үстереп җибәргәндәй итә, ярар, ичмаса балаларымның атасы укыган кеше булыр, дигәнен сизми дә кала.
Ни галәмәт, Нигъмәтулла китә дә бераздан башын кыңгыр салып әйләнеп тә кайта. Үзе тагын да матурланып, әллә инде яшәребрәк тә киткән, киемнәре үзгәргән. Тәмам шәһәрскигә әйләнгән.
– Сыерны сатыйк, Сәлимә, – ди ул капкадан керә-керешкә, бауга кер элеп йөргән хатынына күршеләр дә ишетерлек кычкырып. Тегесенең кулындагы кере җиргә үк төшеп китә.
– Сәлам бирү, хәл сорау юк. Беренче сүзең шушымы? Кил әйдә. Күреш башта!
– Сыерны сатыйк, Сәлимә! – ди Нигъмәтулла, тагын да ныграк итеп.– Акчаның безгә иң кирәк чагы.
– Авылда сыерсыз яшәрсеңме? Ни дигән сүз бу? Уйлап сөйләш. Нигъмәтулла, башын иеп, аның янына килә, керләрен үзе элеп бетерә дә инде хатыны да чак ишетерлек итеп пышылдый:
– Үгезне булса да алайса... Әле аннан суярлык мал ясаганчы...
– Әйтеп бетер инде тизрәк.
– Укуы бик авыр. Син аны аңламыйсың, хатын.
– Шуның кадәр матур була торыпмы? – дип таң кала иренә бөтен җирдә матурлык юл ярыр дип уйлаган Сәлимә.
– Казанда матурлыкка карамыйлар. Мин укырга барган җирдә бигрәк тә. Укуы бик авыр. Ике класс кына бетергән кешегә бигрәк тә.
– Бүтәннәр ничек укый соң?
– Укыган булып маташалар инде. Шулкадәр авыр. Белсәң икән син. Анда гади вакланмалар керә. Синең, минем генә баш җитәрлек түгел. Белмәгәч, сөйләшү җиңел ул...
– Мин – быел математика укыта башлаган кеше. Кушу-алуны гына маңкасы агып торган, хәреф танымаган балаларга да өйрәтәм әнә. Егермедән узган башың белән!
– Укытып була ул, укып булмый. Белүе авыр. Ичмаса гади вакланма кермәсә дә, түзәр идем әле...
– Түзәргә тырыш. Әле башы гына бит.
– Әйтәм ич, гади вакланма кермәсә! Сыер кадәр сыерны сатам, дип кайтаммыни?!
Әзмәвер Нигъмәтулланың шулкадәр зарына түзмичә:
– Ташлыйсың гына мәллә? Алай ук авыр да булгач... Укыган кеше белән торырмын дигән хыял бетә инде алайса... – дип еламсырый ук башлый Сәлимә дә.
Шәһәр матурлыгына күңеле ята башлаган Нигъмәтулланың коты оча:
– Булмаганны! Сыер калып торыр. Үгезне сатып булса...
– Саттык ди... Аннан...
– Агроном булам бит. Билгеләрне акчага куйдырып кына алам да. Көзге базарларның кызган чагы була. Үгезне ял эчендә саталар. Шулай итеп, малдан кергәнне кесәсенә тыгып, Нигъмәтулла укырга китә. Бер өлешен, хатыны әйткәнчә, җылы ыштанының эченә тегелгән кесәсендә калдырып, бер өлешен түш кесәсенә сала, беразын, билге турында сөйләшү өчен кергәндә, директорга биреп калдыра. Әле калдырганчы, үзенекенә аракы алып кереп, каяндыр тозлаган кыяр табып, бераз утырып та алалар.
Директор кулына эләккән акча атнага гына җитә. Теге шуннан соң һәр көн иртән, математика дәресе башлануга, ишеккә килә дә, сәбәп тапкан булып, Нигъмәтулланы чакырып ала икән. Инде кесәсендә калган акчага алырга кушып, кибеткә аракыга йөгертә. Үгез акчасы диплом ясар көнгә бетеп тә куя. Директор айнымаслык эчкечелеккә чыга да эштән куыла.
Кесәсендәге үгез алып биргән диплом хисеннән кызып-тирләп, акчасыз бер көн дә яшәп булмаган башкаланы ташлап, укып бетергән шимбәдә үк Нигъмәтулла авылга – сөекле Сәлимәсе янына кайта. Кайтышына, белеп торганнар диярсең – мунча ягылган, табын корылган. Ишетеп, ул арада туган-тумача җыела.
– Иптәш Насыйбуллин, диплом алып чыктыгызмы? – ди, кеше алдында хөрмәт белән һәм үзенә инде тиңлегенә ишарәләп, Сәлимә.
– Чыктым. Артымнан ук директор да чыкты. Кич белән Сәлимә кочагына кереп ятканда гына, эшнең ни икәнлеген сөйли Нигъмәтулла:
– Үгез директорны тәмам эчкечегә әйләндерде.
– Гади вакланма. Нәрсәсенә аптырыйсың аның?! – дип кенә җавап бирә хатыны.
– Бер үгез тугыз айга җитте, дисең инде алайса, – ди ахыр чутта шуңа башы җиткән, гади вакланманың ни икәнлеген аңлый башлаган Нигъмәтулла.
Сәлимәгә алай да матур ир белән озак яшәү бәхете эләкми. Агроном булгач, Нигъмәтуллага – хатыннарның, хатыннарга Нигъмәтулланың күзе төшә башлый.
– Ирдәүкә Рәйсәнең кайсы җиренә кызыккансыңдыр? – ди аптырап колхоз рәисе бервакыт нәрәдтән соң тиз генә үзе яныннан чыгып китмәгән Нигъмәтуллага.
– Хатының – гүзәлләрнең гүзәле. Яшь. Булган. Җитмәсә, укытучы. Җитмәсә, яхшы укытучы.
– Анысы шулай. Рәйсә дә аннан ким түгел. Атта матур йөри. Бик килешле утыра. Артыннан карап калсам, шул дәртемне кузгата. Атының арт санын камчысы белән дә кыздырып алса... Йөрәкне яргандай итә инде.
Колхоз эшенә чыккалаган Сабира карчык улы белән Рәйсәне берничә тапкыр бергә күрә дә, килененә әйтмичә генә, Нигъмәтулланы гаиләсеннән тартып алырга йөргән хатынның өенә талашырга бара.
– Сәлимәсенең барлыгын беләсең, укыган кеше икәнлеген беләсең, тиң түгеллеген беләсең... Башкалары беткән шикелле, – дип, сүзен әйтә генә башлый, Рәйсә ике бөеренә таянып, каршына килеп баса:
– Поздно инде, поздно!
Карчык җавап табарга өлгерми кала, чолан ишеген бәреп ябып кереп тә китә. Сабира әби өлгесе ачык тәрәзәдән баш тыгып кычкыра:
– Тузган булыр менә, син үзең тузган! Атка ышкынган нәмәрсә! Рәйсә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел:
– Карале моны! Ширмәнкә башы белән ни сөйли! Поздно, дим бит, поздно!
– Тузган? Бирермен мин сиңа тузганыңны! Саф кыз әле безнең Сәлимә! Бер дә тузмаган! – ди аның саен Сабира, Сәлимәнең бу вакытка өч баласы булганын да оныткандай.
Әйткәннәреннән күңеле булып, урам буйлатып кайтып барганда, карчыкның каршысына колхоз рәисе очрый да хәл белешергә уйлый:
– Гаиләгез турында авылда төрле сүзләр йөри.
– Йөри инде йөри... – ди рәисне юньләп тыңлап та тормаган Сабира. – Йөри. Бабасы йөргән, атасы йөрде, Нигъмәтулла кемгә охшап йөрмәсен?!
– Соң менә сиңа охшап йөрмәсә дә булыр иде дә бит, Сабирәттәй, – ди шаярткан булып рәис. Аннан телен тешли. Карчыкның да яшь чагы булган бит. Үзе бу авылда – килгән кеше генә. Бөтен нәрсәне ишетеп тә бетермәве бар...
Рәис, инде сүзне җитдигә борырга тырыша:
– Нигъмәтулла белән соңгы арада көн дә бу турыда ныклап сөйләшәм. Анысы тагын нәрсәдер, гади вакланма гына җитте башка, шул дәрәҗәне күтәрде, дипломлы да, сөяркәле дә итте, ди дә тора. Хатын-кызның укыган кешегә исе китә инде аның, нишлисең.
– Син җибәрмәгән булсаң укырга, яшәр идек әле тыныч кына...
– Алай димәле, Сабирәттәй. Улың шуның белән кеше булды.
– Кеше булса, чибәр Сәлимәсен онытып, ятлар янына йөрерме?
– Шулай инде. Киленең үзе ни ди? Аңа балалар алдында да читендер. Ата-аналар каршысында да. Синең белән арасы ничек соң? Нигъмәтулла да шулай гүләйт иткәч... дим инде кайчак үзем дә. Нинди ялынып өйләнеп...
– Килен нинди булсын?! Бик әйбәт. Андый яраткан киленне тагын кайдан табар идем әле: ике көннең берендә дарады* ди дә тора. Яратмаса, шулкадәр мактар идемени?!
Рәис эндәшми. Ваклаган икән инде бу гаиләне Ирдәүкә, ди эченнән. Нигъмәтулланың көн дә кабатлый торган гади вакланмасы әнә шул булмагае. Әнисенең талашып кайтуы хәлләрен ишеткән Нигъмәтулла икенче көнне Рәйсә йортына күченә, Сәлимә, балаларын алып, атасы йортына кайтып китә.
(Дәвамы бар)
"КУ" 05, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев