Повесть тег белән яңалыклар
-
20 апрель 2026 - 17:00
Нәзифә (повесть)
Тәүдә: «Кырымнан монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде. Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир? -
19 апрель 2026 - 09:00
Килмешәк (дәвамы)
– Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә... – Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан. – Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык. -
4 апрель 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
...Иртән торулары хәзер авыр. «Тор, самавыр кайнады, эшкә барасың бар», – дип әйтүче дә юк, өйдә яңа гына әзерләнгән тәмле ризык исләре дә чыкмый. Бүген Гөлшат торалмыйча озак ятты. Ул үзенең тагын япа-ялгыз икәнлеген сизде. -
3 апрель 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
Гөлшат төне буе мендәрен кочаклап, әнисен күмгәндәге төсле елап чыкты. Фәимә апаны озатырга бөтен авыл гына түгел, ярты район халкы килде. Барысының да йөзләрендә кайгы иде. Аны Ефим Михайлович янына җирләделәр. -
1 апрель 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Гөлшат, яшь булсаң да, үз эшеңнең остасы икәнсең. Син миңа дөресен генә әйт әле, ялганламыйча, миңа тагын күпме калды? – диде Рәмзия, кинәт борылып, Гөлшатның күзләренә карап. Гөлшат Рәмзиянең күз карашыннанмы, әллә көтмәгәндә яңгыраган сорауданмы калтыранып куйды. -
31 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Наилә, улларым алдында синең кулыңны сорарга килдем. Миңа карата әз генә мәхәббәтең сакланган булса, чык миңа кияүгә. Гомеребез күпме калгандыр, актык елларыбызны булса да, бергә уздырыйк. Шулчак Гөлшат чыркылдап көлеп җибәрде һәм үзе дә оялып, бүлмәгә кереп китте. Закир абый белән егетләр бернәрсә аңламыйча аның артыннан карап калдылар. -
30 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Хәзер мин дә ярдәм итәрмен. Гөлшат торып басмакчы булды. – Син эшлисен эшләгәнсең инде, артыгы белән, калганын без Фәимә апа белән эшләп бетерербез. Прокурорга нәрсә әйтәчәгең турында уйла, бар, – дип, Илдар Азатович коры кына әйтеп куйды. Гөлшат акрын гына, операцияләр бүлмәсеннән чыгып, үз бүлмәсендәге диванга кереп утырды. -
29 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Мәдинә тавында яшьләр вәгъдәләшсәләр, гомер буе бергә булалар, дигән идең бит. – Ул бит, кызым, халык уйлап чыгарган бер матур әкият кенә. Тормыш үзенчә бара. Менә бүген дә, хастаханәдән чыккач күрешербез, дип сөйләшкән идек тә, насыйп булмады, тагын китеп барган. – Син аны һаман яратасыңмы? – дип, Гөлшат Наилә апасының каршысына ук килеп утырды. – Әй, кызым, безнең яшьтә нинди ярату булсын? Ничә еллардан соң очрашкач, яшьлек искә төшеп китте. Тагын бер тапкыр күрешеп, сөйләшеп утырасы килгән иде, ләкин барып чыкмады. -
28 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
Чанада утырып кайткан Гөлшат йокыга киткәнен сизмичә дә калды. Ул битенә салкын кар бәрелгәннән уянып китте. Үзе карда ята, чанасы капланган, тирә-якта берни дә юк, котыра-котыра буран улый. Чананы әйләндереп куярга аның көче җитмәде. Ерак китте микән, юкмы, аңларлык түгел. Якын-тирәдә агачлар да күренми. Нишләргә? -
26 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Исәнмесез! Ә Нурия кайда? Әллә ялдамы? – Нуриябез, егете белән юл һәлакәтенә очрап вафат булды, – дигән коры гына җавап ишетелде. Даруханә кинәт караңгыланып китте. Гөлшатның тыны кысылып, йөрәге тибүдән туктагандай булды. – Кайчан, ничек булды бу фаҗига? – дип сорады Гөлшат әкрен генә аңына килеп. – Туйга әзерләнә иде. Туй урынына кырыгын уздыралар, – диде әлеге тавыш. -
25 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Киләсе атналарда безгә Казаннан комиссия килергә мөмкин. Ул комиссия Әхмәтшин Рүзәл эшен тикшерергә дип килә. Хәтерегезгә төшерәм, ул баланы без Казанга күчергән идек, ул бездән реанимация бүлегенә күчкәч, дүрт көннән соң аңына килмичә үлгән. -
24 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Тәнзилә, мин нинди диагноз куярга да белмим, ә баланың хәле күзгә күренеп начарлана, Фәимә апа да юк, ичмасам, киңәшләшергә. – Нинди баланың хәле начарланды? – Тәнзилә, күп сорау бирәсең, шалтырат тизрәк. -
23 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Алайса, түшәмнәр ишелеп төшкәнне көтәбезме? Сез бит миңа үзегез, ярдәм кирәк булса, кулымны сузармын дип сүз бирдегез. Ә хәзер акча юк, планга кермәгән, дисез! Сез күпчелек ир-чиновникларга охшагансыз, сүзегездә тормыйсыз, – дип, Гөлшат кызулыгыннан үзе дә нәрсә әйткәнен аңламыйча телефон трубкасын куйды. -
22 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
Гөлшат сигез ел элек мәрхүм булган әбисен күргәндәй булды һәм, үзе дә сизмәстән, каршысында пәйда булган әбине кочаклап алды. Наилә апа бу ят кыз аны кочаклар дип һич тә көтмәгән иде. Ул да кызны кочаклап, аркасыннан сөйде. Шулай берничә минут басып торганнан соң: – Наилә апа, гафу ит, алдымда яраткан әбиемне күргәндәй булдым, ни эшләгәнемне үзем дә аңламыйча калдым, – дип, Гөлшат оялуыннан кызарып чыкты. -
21 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (повесть)
Гөлшат республиканың берәр ерак районындагы үзәк хастаханәгә эшкә җибәрүләрен үзе сорады. Үткәне белән бернәрсә дә бәйләп тормасын өчен, ул хәтта кесә телефонын да алмады. Әтисенә дә, эзләмәүләрен үтенеп, язу гына калдырды.