Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

Гади вакланма (ахыры)

– Әйтәм бит, үзем дә чын күңелдән гашыйк булган идем мин аңа!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Бер-бер артлы туган сабыйларым бар дип тормады, Сәлимә утыз сигезнең
җәендә икенче мәртәбә кияүгә чыкты. Һаман да башлангычта укыткан
вакыты иде. Атта йөрүләре дә дәртен уятудан туктаган, аягыннан – күнитек,
башыннан кепка төшмәгән Рәйсәдән инде күңеле кайткан Нигъмәтулланың
эченә бу хәл утлар йөгертте һәм үсеп килгән балалары янына әйләнеп кайту
уена ут төртте. Хәер, йортыннан чыгып китсә, муеныннан өстерәп, кире
алып кайтачак иде аны кулы каты, күңеле анысыннан да катырак Рәйсә.
...Мингазиз карт, кызы да авылда кеше рәтендә йөргәч, артык байлыклары
да булмагач, сәвиткә тел-теш тә тидермәгәч, һич кенә дә үзен кулга алырлар
да төрмәгә илтеп ябарлар дип уйламый иде. Авыл буенча йөргән чират аңа
да килеп җиткән. Кыр эшләре вакытында ниндидер тикшерү белән килгән
район судьясы ул көтүдә вакытта карчыгы Хәбибәгә үзе янына чакырган
язу калдырып киткән.
– Уен-муен эш түгел, шаяртуга алмасын, сәбәп табып, килми калмасын, сер
итеп кенә әйтәм, картың кулга алынырга тиешле кешеләр исемлегендә, – дигән.
Хәбибәнең коты очты. Кызы Сәлимә мәктәптән кайтканчы елап шешенеп
бетте. Аннан, шул хәбәрне җиткерергә кушып, аны атасы янына йөгертте.
Картны судка ял көненә чакырулары сәер тоелса да, ярады: рәистән сорап
торасы булмады, көтүдә кызы Сәлимә генә алмаштырды. Ул эшнең нәрсәдә
икәнлеген шунда ук төшенде, әмма вакытыннан алда бу хакта әти-әнисенә
сөйләми торырга булды.
Көтүне үләннәренең сусыллыгы юкка чыккан, ямьсез куе төсләргә
буялган, анда-санда курага әйләнгән сабаклар тырпаеп утырган болынга
җибәргәч, җиргә көртәсен җәеп ятты да Сәлимә уйга батты. Үзенә бер дә
мондый язмыш юрамаган иде ул яшьлегендә. Мәктәптә менә дигән укыды.
Эшкә кулы килешле иде. Авыл кызлары арасында үзенә тиң чибәрләр
бар дип уйламады да уйламады. Укытучыларның халыкта кадере дә зур
булгач, җитмәсә, балаларның да яраткан апасына әверелгәч, эшләгәненә
уч тутырып акчасын алгач, ире Нигъмәтулла шадра битле, аягы чабатадан
башканы күрмәгән, ярым җимерек йортта яшәгән ниндидер Рәйсәгә,
артыннан караганда, атта баруы дәрт кузгата дип кенә күченеп китәр дип
башына китерерлек идемени?! Инде ияләнгәч, балалары да булгач...
Дөрес, каенанасының ошатмаган яклары бар иде. Түзде. Бик ачуы чыкканда,
үзалдына гына әйткәндәй, дарады, дип куя иде дә басыла иде. Балалар янында
авызына тупас сүз бөтенләй килмәгән, әнкәсенең дә бер алдына, бер артына
төшкән Сәлимә үзенең бу эшенә аптырый да аптырый, шул ук вакытта әле
дә ярый Хәбибә карчык аны яхшы сүзгә ала дип, эченнән көлеп тә йөри иде.
Судьяның җәен авылга беренче килүе түгел иде. Иң элек Сәлимә аны
кичке уенлыкта очратты. Балаларын йокларга яткыргач, минем кайсы ягым
кешедән ким дип, су буена яшьләр янына төшкән иде ул. Ай яктысында
башкалардан аерылып торган, шәп киенгән егет аның күзенә шунда ук
чалынды. Ул да күреп алган: парлы бию башлануга, туп-туры аңа таба
килде дә чакырып, кулын сузды. Хатын ялындырмады, чыкты. Танышып,
сөйләшеп киттеләр.
Уенлыкларның кызган, кичләрнең җылы, рәхәт чагы иде. Ике дә, өч тә,
күбрәк тә очратты район судьясын Сәлимә. Соңгысында егет, су буйлары
буйлап әйләнеп килик әле, дип дәште дә, сүз арасында сүз чыгарган
булып, хатынга өйләнергә теләвен белдерде. Сәлимәнең күңелендә гаиләле
булу уе юк иде. Бер тапкыр яратмыйча чыгып янган иде инде ул. Икенче
тапкыр сөймичә-сөелмичә чыкмыйм, ялгыз яшәсәм яшим дип, үз-үзенә
сүзне бик нык биргән кебек иде. Дөрес, өч балалы хатынны, бик матур
һәм яшь күренсә дә, сорап килүче дә табылмады. Әллә укыган кеше итеп
тиңсенмәделәр, әллә Нигъмәтулла күңелендә һаман да ул булганны белгән
авыл егетләре-ирләре аңа өйләнүне дөрес санамады.
– Бер тапкыр чыгып карадым бит инде, – диде Сәлимә. – Яңадан
кабатлыйсым килми...
– Чыктым да кердем, дисең инде алайса, – дип көлгән булды Баһаветдин
абыйсы. – Кара крәстиянгә чыгу судьяга чыгу белән бер булмас.
– Әйдә, кеше янына барыйк әле, – диде Сәлимә, бу турыда сүз
озынайтудан файда юклыгын аңлатырга теләгәндәй.
Инде менә шул Баһаветдин Кашафович тагын авылга килгән, имеш
тә... Әтисен үзе янына чакырткан. Хатын күңеленә әллә кайдан авыр
уйлар, фаразлар өерелеп керде, бөтен дөньясын чиксез моңсулык биләп
алды. Мингазиз картта гына түгел монда эш, дип уйлады ул, ярсып аккан
мул суларга ташлар ата-ата. Шушы ярларда сөйләшенгән сүзләрне әтисе
алдында кабат кузгатмакчы мәллә Баһаветдин, үз сүзенә барып?
Хөкемгә тартыласы кешеләр арасында әтисе исеме булганга һич кенә дә
ышанырга теләми иде Сәлимә. Күңеле белән дә, акылы белән дә башкачарак
тоя-чамалый иде. Аның сәбәпләрен Мингазиз карт та таба алмады.
Тормышлары мулданрак булса да, кеше көнләштерерлек үк яшәмиләр
шикелле. Башкалардан ким эшләмиләр. Сәвиткә тел-теш тидермиләр,
анысы да аларны каныгып тинтерәтми... Инде менә сәвиткә дошманнар
исемлегендә, имеш.
Чынлыкта да Баһау судьяның Мингазиз картны чакыртуы тотып алып
ябып куярга дип түгел – ул хәтта исемлектә дә юк иде. Сәлимәгә бер күрүдә
гашыйк булган ир башкача эшли алмады: кызның кияүгә чыгарга ризалыгын
алу өчен, әтисен төрмәгә утырту, сөргенә сөрү белән куркытырга, төпчегеңне
бирсәң, йолып калам, дип әйтергә уйлады. Мингазиз карт бүлмәсенә килеп
кергәннән соң артык каты кыланмады. Алдына чәй китертте һәм ул капкалап
утырган арада тыныч кына болай диде:
– Алдагы килүемдә үк кызыгызга күзем төште. Туп-турыдан әйтәм:
әгәр миңа кияүгә чыкса, мин сине утыртмыйм, сөрмим, исемлектән
төшереп калдырам йә суд вакытында аклыйм. Кайткач, бергәләп уйлагыз,
авылыгызга шушы арада тагын килеп чыгасым бар, шунда җавабын
бирерсез.
Мингазиз карт өнсез калды. Авызындагы чәен йотасы урынга,
тәлинкәсенә кире чыгарды. Бераз утыргач, бөтен чәйне бер кабым итеп
йотты да, чынаякны төбе белән әйләндергәч, саубуллашмый-нитми, ишеккә
таба юнәлде. Башта борылып:
– Юк! – дип кистереп әйтергә дә уйлаган иде. Ялгышмагаем дип
курыкты. Киткәннәрнең сирәге генә кире әйләнеп кайтканлыгын белә иде.
Ахыр чиктә Баһау судья тәкъдименә ризалашмый булдыра алмады
Мингазиз. Карчыгы Хәбибә белән кызларын көчләп булса да, гаилә корырга
күндерделәр. И елады Сәлимә, и елады, аннан әтисенең, балаларыңны карап
торып, укырга җибәрермен, акчамны кызганмам, болай кем булырсың, халык
дошманы кызы дип, мәктәбеңнән чыгарып ташласалар, дигәнен дә ишеткәч:
– Шулар хакына гына инде... – дип пышылдады. – Синең исәнлегең
хакына да...
Сәлимә, кияүгә чыгып, читтән торып укып йөргәндә, Баһаветдиннең
үзен эштән чыгардылар. Алай да бетереп үк ташламадылар, Сәлимә
урынына башлангыч мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. Монысы ярады.
Баһаветдиннең үзен дә көн дә юлга чыгып китүләр арыткан иде. Авылда
йорт салып, балалары белән бергәләп матур гына яшәп киттеләр.
Тормышы Малтабарда аерым көйләнгәч, Баһаветдин Зариф картларга
кунакка йөрергә күнекте. Бабасы йортында затлы кияүнең урыны – гел
түрдән, сүзе гел бәһале булу ошый иде аңа. Мунчаны да анда ягарга
тырышты, шимбә кичләрен дә Сәлимәсе белән күбрәк әби-бабай янында
уздырдылар. Табын янында сөйләшеп, сүзләре бетми иде. Зариф картның
күңелен яман исемлеккә эләгү мәсьәләсе гел борчып торса да, шул
хактагысын бервакытта да кузгатмады.
Бабай кешегә кияү ошый, кызын бәхетле яши дип саный иде. Алай да
Баһауның бер мәгънәсезлегенә күнегә алмады. Умарта тоткач, Зарифларның
өстәлендә һәрвакыт бал тора иде. Атнадан атнага мунчага дип килгән Баһау,
яхшы каен себеркесе белән чабынып, тирләп-пешеп чыккач, шуны каерып-
каерып алып, мәтрүшкәле чәй эчәргә күнекте. Чәйне бер йотканчы, балны
ике дә каба, өч тә. Ахыр чиктә Мингазиз карт түзмәде: киявенең калагын
сорап алды да балны кечкенә генә алып, кире үзенә тоттырды:
– Кабып кара әле, кияү, нәрсә тәме килә?
Баһаветдин рәхәтләнеп көлде: балдан нәрсә тәме килсен инде?!
– Бал тәме, бабай, бал.
ГАДИ ВАКЛАНМА
142
– Барыбер бал тәме килгәч, ник соң аны шулай күп-күп алып кабасың?
Кеше шикелле генә аша!
Баһаветдин шул көннән бабай мунчасына йөрүдән туктады, үзенә умарта
алып җибәрде дә шул эшкә өйрәнергә кереште. Алай да аңа умартачы булу
язмаган икән...
* * *
Көннәрнең берендә Малтабарга ГПУ сержанты килеп йөри башлаган
да Сәлимәсенең яшь егеткә күзе төшкән булып чыкты. Сәбәп табып, анда
да очрашканнар болар, монда да дигәндәй, Сәлимә районга барганда да,
юллары кисешкән... Егет, ай саен өенә уч тутырып акча алып кайткан
хатынга кызыкканмы, әллә үзенеке итәсе килгәнгә генәме, җае чыккан
саен, аерыл да аерыл, миңа чык, ди икән.
– Ничек чыгыйм? Авыл халкын көлдереп. Укытучы башым белән ир
ташлап? Балаларыма ояты ни торыр?
Егеткә гашыйклыктан нишләргә белмәгән Сәлимә үз-үзенә, күңелем
басылганчы сөйләшкәләп йөрим дә, берзаман очрашудан туктармын, дип
сүзләр бирә икән. Түзмәгән, моны иптәш хатынына сөйләгән. Анысы инде
бөтен авылга чәчкән. Сүз Баһаветдинга да барып ирешкән. Ул менә нигәдер
белгәнен бер дә сиздермәгән. Бер кабыныр да басылыр әле, дигәндер инде.
Үтә чибәр хатыннарга хас нәрсә дип уйлады микән әллә?
Сөйләшкәләп йөрим дә онытырмын дигән Сәлимә яшь егеткә торган
саен ныграк якынайган. Аны кем дә күреп-тыңлап тормаган инде, алай да
шул хакта сүз йөрде.
– Мин бит – ир хатыны! – дигән бервакыт еларга җитешеп Сәлимә үзенә
тагын яратуы турында сөйләгән Раухатка. – Үзем дә сине яратам. Ни Нигый
белән сөеп-сөелеп тормадым, ни Баһау. Берсенә чыгарга, гәүдәсе матур,
дип күндерделәр, икенчесенә, әтиеңне утыртмасын өчен дип... Гап-гади
вакланма. Бик авырга саный иде аны Нигъмәтулла. Агрономлыкка укырга
баргач, көчкә генә аңлый алды. Анда да үгез акчасын бетергәч кенә... Гап-
гади вакланма, дисәм дә, тормышым авырдан узды. Укучылар миңа: «Апа,
Сез нинди акыллы», – диләр. Үземнекеләр, и әни, уңган да инде син, дип
ярата. Район җитәкчелеге дә мактап бетерә алмый. Бик бәхетле булырга
тиештер бит инде мин алайса?..
– Туктале, еламале, – дип тынычландырмакчы була Раухат. Ул һаман
сулкылдый-сулкылдый сөйли имеш:
– Өлкәннәр миңа киңәш сорап килә. Үз көнемне исә кеше киңәше белән,
якыннарым үтенгәнне тыңлап корган икән мин.
Үкенгән кебек шулай дисә дә, тагын ялгышты Сәлимә. Ярату
сукырлыгында ялгышты.
– Баһаветдин әтиеңне утыртырга уйлаган бит, әйдә без аның үзен утыртабыз
да икәү рәхәтләнеп яшибез! – дигән Раухат сүзләренә ышанып ялгышты.
Сержант егет инде болай да Сәлимәнең әтиләрендә ашап йөри һәм
балны Баһаветдиннән дә зуррак алып, күбрәк кабарга гадәтләнгән иде.
Мине яратмаса, бергә яшәргә планнар кормаса, алай эшләми бит инде ул
дип уйлады Сәлимә. Кичен мәктәптә чыра яктысында дәфтәрләр тикшереп
утырган чагы иде. Аны күрергә дип килеп кергән Раухаттан:
Р И Ф Ә Р А Х М А Н
143
– Ә ничек утыртасың соң син аны? – дип сорады.
– Иптәш Сталинны күрсәм, шунда ук атып үтерер идем, дип әйткәнен
миңа язып бирерсең дә...
– Алай әйткәне юк бит аның! Җитмәсә, атарга коралы да юк.
– Бар, димим. Шулай язарсың, дим. Бик кирәксә, коралы да табылыр.
Ай узды, атна... Бу сөйләшү һич кенә дә күңеленнән китмәде
Сәлимәнең. Картаеп барган иреннән бик тә суынган, тәненең яшь тәнгә
тартылган чагы иде. Балаларымны үзенеке кебек үстерә, дип тә тормады,
аларны ятим итәсен дә уйламады, зәңгәр кара белән язган шикаятен
сержантына мәктәптә бергә булган тәүге кичендә үк тоттырып җибәрде.
Сәлимәне җиңгән, әмма өч балалы хатынга өйләнү уе башында һич
булмаган егет шул көннән авылдан юкка чыкты. Аның айлык утырту
планы Баһаветдин кулга алынганнан соң тулган, ул югарырак эшкә
күчерелгән иде.
Сталинны атачак мылтыкны Зариф карт өеннән дә эзләделәр,
Баһауныкыннан да – таба алмадылар, әмма да ләкин, хатыны сүзенә
нигезләп, ирне ун елга, «яңадан каралуга хокуксыз» тамгасын да
сугып утыртып та куйдылар. Мылтыгын яшергән, сәвит системасында
эшләгәнлектән, балалар укытканлыктан, үтә дә куркыныч кеше, диелгән
иде суд беркетмәсендә.
Үз вакытында Сәлимәнең күңелен җәрәхәтләгән эше, каты чыгарылган
карарның файдасы тияр дип уйламаган иде Баһаветдин, әмма дә ләкин
шуның аркасында сугышка бармыйча, ун елын тутырып, төрмәдән исән-
имин гаиләсенә кайтты.
Хатынын, йортына туп-туры кайтса да, кичермәгән, үпкәсен тирәнгә
яшереп, чын-чынлап үзенекенә әйләнгән балаларын аякка бастырып
бетерер, белем бирер өчен генә бергә яшәмәкчедер, дип уйлаган иде
аның хакында авылдашлары. Кемнәрдер бу фикер белән килешмәде: кая
барсын, торыр урыны юк лабаса, бетәшкән-бетерешкән, хатыннарны
кызыктырырлык рәте калмаган, диештеләр.
Төс ташлаган, картайган, бөкрәйгән иде шул Баһаветдин. Искергән
фуфайкадан. Таушалган ботинкадан. Сөял баскан куллары калтырап тора,
аякка аксаган кыяфәттә иде ул. Сәлимәгә аны шушы сыйфатта күрү авыр,
әлеге хәлләргә үзе гаепле булуын аңлау тагын да авыррак иде.
Баһаветдинне кабул итеп, кочагына кабат кертсә дә, күңеле белән аңа
элекке кадәр дә якыная алмады, әмма хөрмәт күрсәтергә, карарга тырышты,
ике арадагы суыклыкны читләр күзеннән яшерә килде Сәлимә. Әкренләп
иренә төс кертте, гәүдәсенә ит кундырды. Һич сүзгә килми яшәсәләр дә,
үткәндәге хаталары күңеленнән китми, үкендертә иде аны. Ялгыз калган
вакытларында, хисләренә урын биреп, үзен битәрләргә тотынса да, соңрак
барыбер:
– Әтине утырту белән куркытмаган булса, бу хәлләргә барып җитәр
идекмени, гаепнең башы – анда! – дип басылырга гадәтләнде ул.
Баһаветдин дә эченнән шулайрак уйлый иде бугай. Кешеләрнең төрмә
хәлләре, гаепсезгә утыруы турында сүз кузгатуларын өнәми иде ул. Тегендә-
монда кемдер аңа шул хакта нәрсәдер әйтә башласа, әңгәмәне тизрәк
башкага күчерә, бигрәк тә Сәлимәгә тел-теш тидертмәскә тырыша иде.
ГАДИ ВАКЛАНМА
144
* * *
Зирәккә Сәлимә апасында беренче баруында озак уку язмаган икән.
Дусларына ияреп, чүпрәк букча күтәреп, дәрт белән мәктәпкә йөри башласа
да, атна-ун көн узгач, укытучы бабасын чакырткан да малайны укырга
йөртмәвен үтенгән.
Зариф картның оныгын укудан тыю көченнән килмәгәч, укытучы малай
белән үзе сөйләште. Иртән мәктәпкә барырга чыккан баланы көтеп торды да:
– Бер өч елдан тагын үземә керерсең, син бик кечкенә әле, Зирәк,
мәктәптә балалар күп, барыгызны да бергә укыту авыр, – дигән булды.
Сәлимәнең булыр-булмас кайбер эшләрен башкалар кебек артык гаепкә
алмаса да, сәбәбен табарга, акларга тырышса да, Зариф карт укытучының
оныгына карата кылган бу гамәлен яратмады. Борын салындырып, урамнан
кире әйләнеп кергән Зирәктән:
– Улым, нигә дип мәктәпкә китмәдең?– дип сорады.
– Сәлимә апа, гөжжисең, ди бит. Башкаларны да, гөжжәмәгез, дип
орыша. Күп кеше гөжжәгәч, башка каба, укыту авыр, ди...
– Гөжләгән балаларны да тыңлата алганга укытучы бит инде ул! –
диде бабасы ачу беләнрәк. – Ярар, Баһаветдин абыең кайткач, анда гына
укырсың.
Мәктәпкә йөрүенә каршы килсә дә, бабасы артыннан, туры китереп,
әллә никадәр китап җибәргән Сәлимә апасы. Шул нәрсә барысында да
укытучыга булган үпкәне оныттырды. Алай эшләмәсә дә, бер онытыр иде
ул аны! Шундый матур укытучыга үпкәләп буламыни?!
– Хәзергә шуларны укый торсын, – дигән Сәлимә апасы. Янына чип-
чиста дәфтәр, карандаш куйган. Чормаларында директор абыйсыннан
калган дөнья китап, ди, аларның. Французча, инглизчәләре дә бар, имеш.
Их, бөтен телләрдә дә укысаң икән ул, дип кызыга бабасы. Гарәпчәсе,
фарсычасы да яхшы үзенең, тик:
– Буш вакытында янымда сүз көрәштереп утырганчы, шуларны
караштыргала, – дип төрттергән карчыгына:
– Мин аларын мәдрәсәдә вакытта ятлап ук бетергән, дөнья танытканны,
тормышка өйрәткәнне караштырасы килә, – дип каршы төшә.
Зирәккә барыбер Сәлимә апасында укырга язган булып чыкты. Элеккедән
дә ныграк ярата башлады ул аны. Бөтен малайлардан да артыграк яратты бугай.
Аннан да яхшырак укытучы дөньяда башка юктыр кебек иде Зирәккә. Сәлимә
апасы турында кеше сөйләгәннәргә дә исе китмәде. Яхшы укыткач, матурның
матуры булгач, үзен сыйныфтан аерып алып мактагач, аңа шул җиткән иде.
Башлангычны тәмамлагач, әниләре янына китеп, урта мәктәпне бетерде,
аннан институтка керде Зирәк. Сәлимә апасының сурәте күңеленнән юыла
да башлаган иде инде. Көтмәгәндә, авылдан аның фаҗигале үлеме турында
хәбәр килеп иреште. Гомерендә авызына аракы кабып карамаган Сәлимәнең
ире Баһаудан икенче кат аерылгач, эчкечелеккә чыкканы, аракы белән бутап,
серкә кислотасы эчүдән вафатлыгы турындагы хәбәр егетнең күңелен
тетрәтеп җибәрде. Туктале кайтыйм, бабам каберен, беренче укытучым
каберен күреп, баш иеп килим үзләренә, дип уйлады, исән чакларында
әйтергә өлгермәгән җылы сүзләремне әйтим.
Зирәкнең беренче укытучысы, тормышка өйрәтүчесе чынлыкта бабасы
иде, алай да Сәлимә апасын да шундый ук якын, кадерле, кирәкле кешесе
санады ул, анда үзеннән читтә яшәгән әнисе җылысын эзләде.
Зирәк зираттан кайтышлый мәктәпкә тукталырга булды. Анда Сәлимә
апасының кызы Наилә укытканны белә иде. Янына кереп, ничек хәл
сорашмыйсың?..
Сөйләшә, узгандагыларны искә ала торгач, сүзләре әллә кайларга таба
сузылды.
– Әти акланды бит безнең. Әни, авылга килеп йөргән сержант мәҗбүриләп,
куркытып, шикаять яздыртты, дип, тиешле урыннарга язып биргән, – диде
Наилә инде саубуллашырга да кузгалырга уйлый башлаган Зирәккә.
– Алай икән...
– Әтигә зур итеп компенсация түләделәр, Серафимовка бистәсеннән
фатир бирделәр. Беләсең: анда нефтяниклар яши. Әти, бездән китеп, шунда
барып урнашканда, «село» иде әле ул. Анда «Объединение пуха и пера»
дип аталган оешма бар икән. Куртка тегәләр, мендәр ясыйлар, имеш. Шунда
электрик булып урнашкан. Гаилә корган. Без аны әнине гафу иткәндер дип
уйлаган идек. Соңгы гомерләрен матур, тыныч яшәделәр бит... Үпкәсе бик
тирәндә булгандыр инде. Безнең хакка түзгәндер. Барыбызга белем биргәч,
башлы-күзле иткәч, шаккатырып, кем дә уйламаганда китте дә барды...
Зирәк боларга икенче кат гаҗәпләнде. Тормышы эзгә утыргач, Баһау
абыйсы, бар нәрсәсен ташлап, каядыр күчәр дип, башына да китерми иде
ул да.
– Без бит үзебез дә бала чакта чып-чынын белмәгән инде, – дип, сүзен
дәвам итте Наилә. – Әти читләр сүзе белән утырды һәм гаепледер дә дип
саный идек. Дөресен белгәч, абыйлар әнине кичерә алмады. Мин менә гафу
иттем. Ул күргән, әти күргән авырлыкларның башы әнинең яратмаган кешегә
чыгуыннан башланган бит, бабайны коткару хакына чыгудан башланган!
– Абыйларыңа да аңлатып карарга иде шуны.
– Без бит әнине дөньяның иң гүзәл кешесенә санадык, әти аның әләге
белән ун ел төрмәдә утырган, диде Таип та, Халикъ та.
– Ә әтиегез? Ул аларга нәрсәдер аңлатып маташкандыр бит инде?
– Әти янәшәдә чакта болай әйтү түгел, уйларга да курка иде абыйлар.
Бик тә ярата иде бит ул әнине. Минем белән һаман да бәхетсездер, дип
китеп барган икән. Безгә менә әни картлык көнендә булса да, бәхетен тапкан
кебек иде... Бик тә сабырланган, уйчанланган, барысын да акыл белән хәл
итә торган әнигә әйләнгән иде ул. Әти менә... Әни үзен бик хөрмәтләгән,
ир иткән чагында китте дә барды...
Эш белән Серафимовкага килеп чыккач, Баһаветдин абзасын да очратты
Зирәк. Урам буйлап таякка таянып килгән картны күргәч, кем соң әле, дип
башта аптырабрак калган иде. Аннан таныды: директор абыйсы лабаса!
Яраткан Сәлимә апасының ире! Электрик булып озак йөрмәгән, эшен
ташлап, дин юлыннан киткән, бистәнең халык таныган мулласы икән.
– Сәлимә апа вафат инде, – дигәненә картның күзләренә яшь тулды.
– Ишеттем. Ташлавым аркасында булуы үкенечле. Яхшыга дип кылган
эшләрем гомер буе начарга гына алып килде. Аптыраган.
– Бер уңмаган – гел уңмаган, дигәннәре әллә шушы микән, Борһан абый?
Язмышы шундыйдыр инде кешенең.
Баһау мулла, Зирәк сүзләрен игътибарга да алмагандай, үзенекен дәвам
итте:
– И-и, яратып та өйләнгән идем Сәлимә апагызга! Аны гына яраттыра
алмадым. Миннән дә иртәрәк китәр дип кем уйлаган?! Син менә, энем,
аны гаеплисеңдер...
– Ни өчен? Һич юк!
– Башкалар кебек, Баһаветдин абзыйның башына җитте, бәхетсез
итте – ун ел төрмәдә черетте, дип уйлыйсыңдыр, ә бит мин аны тагын да
бәхетсезрәк иттем. Яратуым хакына, кызны үземнеке итим дип, әтисен
сөргенгә сөрү, төрмәгә утырту белән куркыттым.
– Минем шуңа ышанасы да килмәгән иде...
– Ары таба күргәннәрем – шуның җәзасы гына. Балаларны урнаштыргач
китеп баруым да шуңа. Боларны исенә төшергән күз көеге булып янында
яшисем килмәде. Ә бит бәхеткә бик лаек иде ул, бик лаек!
– Әйе, лаек. Бәләкәй вакытымда үзем дә аңа гашыйк идем, Борһан абый,
әллә нинди зур егетләрчә гашыйклык белән гашыйк.
– Мин менә һаман да шулай... Без барыбыз да эшләгән начар
гамәлләребезнең җәзасын алдык, беркемне ярата алмаган Сәлимәне үзенә
карата алган бердәнбер егет – Раухат кына – юк. Алай дисәң... Без бит аның
тормышын бөтенләй белмибез.
– Әйе.
– Укытучы апаңның әти-әнисен догадан калдырмый идем, инде менә
Сәлимәм дә – догамда.
Шулай диде дә Баһаветдин абзый каядыр ашыккандай кузгалды.

Зирәк сәгатенә карады. Намаз вакыты җитеп килә икән.
Бераз аптырабрак торды да кабат карт артыннан китте:
– Баһау абый, тагын нәрсәдер әйтәсең килгән кебек калды...
– Әйтмәм дә, дигән идем инде читләргә-ятларга. Сиңа күңелемдәгесен
ачыйм. Аллаһка ныграк якынайган саен, дога күбрәк укыла. Бөтен сөенгәнем
шул. Сәлимәнең дә, үземнең дә гөнаһларын юып бетереп китәсе килә...
– Үзеңне дөньяның иң начар адәме санагандай, алай димәгез әле.
– Мин бит – ничә ел башкаларны хөкем итеп утырган кеше. Араларында
хакка җәза алганы да булгандыр, нахагы ул елларда күбрәктер. Аларның
барысыныкы каршысында мин утырган ун ел нәрсә ул! Үземне менә нәрсә
бәхетсез иткән минем!
– Алай димәгез әле, Баһау абый!
– Сәлимә апаңны гаепләргә ашыкма, яме, энем. Ул бик яхшы укытучы
иде. Балаларын, укучыларын ярата иде. Мине генә мин аны яраткан кебек
яратып китә алмады...
– Әйтәм бит, үзем дә чын күңелдән гашыйк булган идем мин аңа!
– Нигъмәтулласының гади вакланма дигәнен гел искә төшерә иде Сәлимә
апаң. Без аның бербөтен гомерен әллә ничә кисәккә бүлгәнбез, шуның
берсендә дә бәхетле итә генә алмаганбыз. Бер дә гап-гади генә вакланма
түгел икән бу тормыш...

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

  •  

 

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гади түгел бу авторның әсәрләрен уку,арып бетәсең,буталып бетәсең,Баһау да бар,Борхан да шул,хәерле булсын.