ОЧРАШУ (хикәя)
Мине очрашуга чакырдылар. Дөрес, «очрашу» дип аталган кичә-мәҗлесләр күп булды тормышымда. Күбесенә эш өчен кирәк булганга, кайсыларына «бармау яхшы түгел» дип йөрелгән. Андый ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне яратып бетермим. Ардыра. Ә монысын ашкынып көттем. Ни әйтсәң дә, утыз ел күрешмәгән укучыларым белән очрашам бит!
Мине очрашуга чакырдылар.
Дөрес, «очрашу» дип аталган кичә-мәҗлесләр күп булды тормышымда. Күбесенә эш өчен кирәк булганга, кайсыларына «бармау яхшы түгел» дип йөрелгән. Андый ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне яратып бетермим. Ардыра. Ә монысын ашкынып көттем. Ни әйтсәң дә, утыз ел күрешмәгән укучыларым белән очрашам бит!
...Укытучылык һөнәрен сайларга уйлаганым да юк иде. Ул авылга очраклы гына килеп эләктем. Иремне юллама белән бирегә җибәрделәр – шәһәребездәге хәйран абруйлы адвокатлар конторасына эшкә урнашып өлгергән идем, шуны ташлап, аның артыннан китәргә мәҗбүр булдым. Чоры шундый иде – мәктәптә миңа да дәресләр табылды. Кемнән нинди предмет артып кала, шуны бирделәр. Тел-әдәбият та, тарих та, биология белән география дә эләкте. Һич кенә дә күңелемә ятмады бу, билгеле. Үземне шундый «күпкырлы» укытучы итеп тою бик авыр булды. Алай гына да түгел, бишенчеләрнең класс җитәкчесе итеп тә куйдылар әле.
Тик боларның берсенә дә укучылар гаепле түгел бит! Алар сиңа олы кеше итеп, ышанып карый. Беренче тапкыр каршыларына кереп баскач ук аңладым мин моны. Берсеннән-берсе сөйкемле йөзләр, мөлдерәп торган кызыксынучан күзләр. Аларны ничек алдарга мөмкин, ди, инде! Шуңа күрә яңа эшемә чытырдап ябыштым. Педагогика, психология буенча китаплар алдырттым. Төп «предметниклар»дан киңәш сорап, йөдәтеп бетердем, туеп беттеләр бугай алар миннән. Дәрескә әзерләнгәндә, төннәр буе утырдым: эшләсәң, җиренә җиткереп эшлә, юк икән, тотынма – монысына минем үз укытучым өйрәтте. Тотынмый нишлисең, эшең булмаса, ашың да юк бит инде! Ә класстан тыш эшләр үзем өчен дә кызык булды, балалар белән бергә ихластан күңел ачтым. Яшь чак бит, мөгаен, үзем дә балалыктан чыгып җитмәгән булганмындыр.
Мәктәпне тәмамлагач, укучыларым кайсы кая таралышты. Үзебез дә авылда артык тоткарланмадык – «отработка» срогы да күптән чыккан, үз балаларыбыз да аякка баскан иде. Шуның белән юлларыбыз аерылды – кемнең ничек яшәве, нинди уңышларга ирешүе турындагы хәбәрләр ишетелгәләп торса да, берсе белән дә якыннан аралашырга туры килмәде.
...Бүгенге очрашу шәһәребезнең «Карлыгач» кафесында буласы икән. «Ни өчен нәкъ менә шуны сайлаганнар?» дигән соравыма җавап соңрак табылды.
Үзем әзерләнәм, үзем моннан дистәләрчә еллар элек булган вакыйгаларны күз алдына китерергә тырышам. Дулкынланам – укучыларым алдына беренче тапкыр кереп басачак мизгелләр кабатлангандай була.
Машинадан җиргә төшеп басуым булды, шунда ук бер төркем олы гәүдәле, җитди чырайлы ирләр, мөлаем йөзле чибәр-чибәр ханымнар уратып алды. Башлап, кайсы белән исәнләшергә белмим – күңелләр якынлыгын йөрәгем белән тоям, танып бетереп кенә булмый. Утыз ел аз вакыт түгел бит!
Аннары акрынлап, күңел үз урынына кайтты. Аралаштык, аңлаштык, тирә-юнь көлешү-шаярышу авазларына тулды. Моннан утыз-утыз биш ел элек булган истәлекләр берәм-берәм баш калкыта башлады.
Зәвык белән бизәлгән аш өстәле янында Гәүһәр үзен хуҗаларча тотты. Һәр ризыкны тәкъдим иткәндә, «бик тәмле» итеп аның тарихын сөйләп алды.
– Бишенче класста сез безгә «Йорт эшләре» дәресеннән дә керә идегез, апа, хәтерлисезме? (Алар һәммәсе дә бала чакларындагы кебек миңа «апа» дип кенә эндәште.) Аш пешерергә, камыр куярга өйрәттегез. Бәлешләрне ничек матур ясый идек, әйеме? Шул бер дә күңелемнән чыкмады инде. Мәктәпне тәмамлагач, кулинария техникумына кердем. Башта кечкенәдән башлаган идем, тора-бара зуррагына ирештем...
«Зуррак» дигәне шул – Гәүһәр күптән инде «Карлыгач»ның хуҗасы икән.
– Минем таныш-белеш монда әбәткә йөри, бик яраталар, – дип, сүзгә кушылды өстәлнең теге башында утыручы Рамилә. – Гәүһәр бөтенләй остарып беткән, сез аның клиентлары белән сөйләшкәнен ишетсәгез! Тегеләре шунда ук эреп китә инде...
Анысына ышанам, ә алда сөйләгәннәренең күбесе дөреслеккә туры килми. Аш-суга осталыгым да, ул өлкәдә укучыларымнан артык җирем дә юк иде, моңа үзем дә алар белән бергә өйрәндем. Интернет заманы түгел, Юныс Әхмәтҗанов китабы бик популяр иде, шуннан файдаландык. Кайберләрен кызлар әниләреннән сорашты. Тормыш итәргә укучыларым мине үзләре өйрәткән булып чыга бит!
Рамилә үзе хуҗабикә «профессиясен» сайлаган – биш бала анасы. Ире эшмәкәр икән, шәһәр читендә зур йорт салып куйганнар.
– Берәү булса, иренә аркаланып, рәхәттә генә яшәр иде. Юкса, андый тормыш алып баручыларның дистәләгән «ярдәмчеләре» була. – Бусын тыныч тигез тавыш белән җитди чырайлы Вазыйх сөйли. – Ә Рамилә – юк! Бөтен эшне үз җилкәсенә алган. Шундый зур хуҗалыкны берүзе сөйрәп бара дисәң дә була.
– Берүзем түгел инде, нишләп алай булсын! – дип каршы төште Рамилә. – Гаиләдә бөтенебез эшли, юнәлеш биреп торучысы, әйе, мин инде. Апа, хәтерлисезме, чыгарылыш кичәсеннән соң кызлар белән генә җыелышып, сөйләшеп утырган идек. Тормыш коргач, иреңнән алда чабарга кирәкми, дигән идегез. Үзең теләгән нәрсәне ул уйлап тапкан дип ышандырырга кирәк, дип көлешкән идек. Хәйләсез дөнья – файдасыз. Менә шулай җайлашабыз инде...
– Ә сез Хаммурапи патшаның кем икәнен онытмадыгызмы әле? – дип, сүзгә кушылды Вазыйх. – Тарихны шуннан ярата башладым мин, апа. Шулкадәр матур итеп сөйли идегез, Хаммурапиның үзен күргәндер бу, дип уйлый идем...
Вазыйх укыган да, югары уку йортында укыткан да, бүген инде тарих фәннәре буенча докторлык диссертациясе якларга җыенып йөри икән. Тик мин үзем бу фәнне яраттырырлык нинди белгеч булыйм, ди, инде! Нинди кызык нәрсә табам, шуны түкми-чәчми җиткерергә тырышканмын, шул гына!
Розалия исә гаиләсе белән бергәләп, тоташ бер фермер хуҗалыгы тота икән.
– Утыз баш сыер, йөз баш сарык, әллә күпме кош-корт асрыйбыз, ничәдер гектар җиребез, тагын умарталыгыбыз бар, – ди.
– Ничек өлгерергә кирәк барысына да? – дип аптыравыбызга ул ансат кына җавап бирде: – Эше барның ашы бар... Ник, апа, эшләп үскән буын бит без. Көз җитте исә, колхозга бәрәңге алырга чыгардылар, хәтерлисездер. Безнең класс үз буразнасын гел беренче булып бетерә иде. Ник дигәндә, ял итәргә күбрәк вакыт кала, шул арада без сезнең белән көлгә бәрәңге күмеп ашарга өлгерә идек. Алай гынамы, нинди дә булса кызыклы китап сөйли идегез шул чакта, аны иң дулкынландыргыч җирендә өзеп куя идегез. Икенче буразнаны чыкканда, шуның дәвамын тыңларга дип, тагын ашкынабыз...
Исемдә... Анысы да үзем өчен рәхәт иде инде аның. Беренче буласы килү теләге дә зур иде. Гел үзем кызык эзләп яшәгәнмен, ахры, мин ул чорда...
– Ә география дәресләре? Кайларда гына «булып кайтмадык» бит без сезнең белән! Эльбрус тауларына да «мендек», Абхазиядәге Афон мәгарәсенә дә «төштек», Гавай утрауларында да булдык... Шуннан гашыйк булдым инде мин бу фәнгә. Илләр гизү теләге дә шул чакта уянды. Кайларда гына булмадым! Сезгә рәхмәтле мин моның өчен, апа!
Бусы – Илгиз, ул шулкадәр дәртләнеп, рухланып сөйли, аның артыннан һәммәбез дә дөньяның төрле почмакларын айкап кайткандай булдык. Илгиз хәзер шул үзе укыган, мин укыткан мәктәптә егерме елдан артык мәктәп директоры булып эшли икән. Минем үземдә дә кабат шул якларны кайтып күрү теләге уянды. Илгиз җитәкләгән мәктәп тегенди-мондый гына түгелдер! Малай чактан ук бөтен нәрсәне белергә тырыша иде, сорашып, төпченеп, үзәккә үтте дисәң дә дөрес булыр. Аның сорауларына җавап бирү өчен төннәр буе энциклопедия актарып утырырга туры килде. Үзем дә тәмам географ булып бетә яздым...
Идрис исә әлегә сүзгә кушылмый, авызын ера төшеп, иптәшләрен тыңлый. Күзләрендәге шаян очкын нәкъ әүвәлгечә. Тагын нинди «этлек» эшлим икән дип уйланып утыра шикелле. Аның белән хәйран азапланырга туры килде ул чакларда. «Идрисең тагын клубка кичке сеанска чыккан...» «Синең Идристән ферма хуҗалары зарлана, бер атны сорамый алып чыгып киткән. Кайда йөрткәндер, тәмам хәлдән тайдырып кайткан...» «Тагын шул Идрис! Прәме мәктәп ишегалдында кечкенәләрдән көрәш оештырган! Ата-аналар зарлана, пычракка батып кайтканнар...» Аның белән сөйләшүләрнең иге-чиге булмады. Нәрсә әйтсәң дә: «Һи, нәрсәсе бар инде аның!» – дип кенә җибәрә иде. Үзе математикадан башка бер фәнне дә танырга теләмәде. Әйтә башласаң: «Нәрсәгә кирәк алар миңа!» – дип кенә җибәрә иде. «Соң институтка бер фәннән генә имтихан биреп кермиләр бит инде!» – дигәч: «Нәрсәгә кирәк миңа институт!» – дип кенә җибәрде. Берсендә, аптырагач, утырып елаганым да хәтердә... Ә чагырылыш кичәсендә Идрис миңа үзем кадәр чәчәк бәйләме күтәреп килде: «Бу сезгә, апа, миңа түзгәнегез өчен!» – диде. Хәзер аны бик зур кеше булган дип сөйлиләр. Төзелеш институтын бетергән, йортлар төзү буенча үзенең шәхси оешмасы бар икән.
– Һи, нәрсәсе бар аның! Барысы да, кызык эзләп, Идрискә таба борылды.
– Без бит авыл балалары, эштән курыкмыйбыз, шулай бит! Җитәр, мактанышып утырмыйк, җырлап алыйк әле! Апа, әйдәгез, теге смотр концертында өйрәнгән җырыбызны сузабыз:
Без кичә алмаган юк кара урман,
Без җиңә алмаган дошман тумаган...
Кафе эче гөр килеп торды, үтеп-сүтеп йөрүчеләр урамнан башларын тыгып-тыгып карады.
Тагын... «Аҗаган» спорт уеннары, табигать кочагына походка чыгулар, төнге учак тирәсендә ачыктан-ачык сөйләшүләр, туган телгә багышланган шигырь сөйләү конкурслары, авыл клубында концерт программасы белән чыгыш ясаулар... Берсе дә искә алынмый калмады. Иң кызыгы шул: алар фикеренчә, боларның бөтенесен дә мин оештырганмын икән ләбаса! Ә иң сөенечлесе – укучыларымның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан, берсе дә югалып калмаган, үзебезчә әйтсәк, кеше булган! Шуның өчен миңа рәхмәт әйтүләре генә аңлашылып җитмәде...
...Мәктәптән киткәч, кабат үз эшемә – адвокатлар конторасына кайтып утырдым. Утыз елга якын вакыт эчендә рәхәтен дә, михнәтен дә күп татырга туры килде. Тырыштым. Ә мөгаллимлек иткән елларымны, төп профессиямнән читтә булгач, тормышымның «төшеп калган чоры», әрәмгә үткән вакыт дип исәпләп яшәгән идем. Нык ялгышканмын икән! Бүген укучыларым аша үземне бөтенләй икенче яктан ачтым...
"КУ" 08,2023
Фото: unsplash, архив.
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев