КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәянең дәвамы)
Бездә бит бөтенләй телсез-чукрак булуың яхшырак. Гомергә шулай килгән. Үземнең мәктәп коридорында дәрес биргән чакларым искә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Мондый якты класслардан тагын куып чыгармаслармы? Аллаһы Тәгалә һәркемне үз теле белән яралткан. Тигез итеп яралткан. Укытучылары – чит милләт вәкилләре аларга шуны төшендергән инде. Әти-әниләренең кайберләре оныткан булса да, балалары нәсел җебен ялгап, ана теленә кайтып бара әнә.
***
Үзгәреш җилләре безгә дә кагылды. Илбашларын президент итте. Туксанынчы еллардан мәктәптә ана теленә күчеш кинәт башланды. Татар теле дәресләре рус теле дәресләре белән тигезләште. Аерым кабинетлар булдырылды. Хәзер инде тәрәзә кырыена сөялеп, тәмәке көйрәткәндә, Валерия Валерьевна миңа тыныч кына карап кала, кайчагында төтенен өрә-өрә: «Как там «Мукаррямя?» дип сораштыргалый. Раил җырлаган җырлар аның да күңеленә уелып кергән, күрәсең.
Шулай да, татар теле дәресләренең рус теле белән тигез дәрәҗәдә укытылуы бик күпләрнең күңеленә тиде. Җитмәсә, татар теле укытучыларының хезмәт хакына унбиш процент өстәп тә куйдылар. Валерия Валерьевнаны бу хәл отыры чыгырыннан чыгарды. Үткәндә:
– Синдә бер «Мукаррямя», миндә алар – унбер! Кешенең хайваннан аермасы хакында да сөйләп карыйм – нәтиҗә – ноль! Укытучы белем бирергә тиеш, ә без монда тәрбияләү белән шөгыльләнәбез, – дип кала башлады.
– Ни өчен түлиләр сезгә ул акчаны? Менә миңа түләсеннәр! – дип өстәп куя аннары. Әлбәттә: – Монысын үзегез хәл итегез инде! – дип, тиз-тиз адымнарымны ашыктырырга күнектем.
***
Ничектер, мәктәптә дәфтәрләр тикшереп утыра торгач, соңгарак калганмын. Ни күрим, алдымнан гына Раил белән Айгөл кайтып бара. Раил кызның сумкасын да күтәргән. «Чынмы соң?» дип, күзләремне ныклап ачып карадым. Малай кинәт артка борылды да мине көтеп туктап калды.
– Без Айгөл белән күршеләр бит, апа, – диде ул, акланырга теләгәндәй. Үзенең бит алмалары чөгендердәй кызарып чыкты.
– И-и, шулаймыни? – дидем, сиздермәскә тырышып. – Күрше булу ничек әйбәт. Бергә кайтасыз менә...
Башка сүз әйтергә курыктым, чөнки беләм: балачакта салынган җан җәрәхәтләре кешене гомере буена эзәрлекли. Бу мәхәббәтне җәрәхәтләргә ярамый! Әтисе белән бергә җиде кат җир астына төшеп яткан сөю бит ул! Шуннан чыгалмый тилмергәнен, газапланганын үзем күрдем ласа.
«Раббым, бу мәхәббәтне үзең сакла!» – дип пышылдадым эчтән генә.
...Шушы матур яз минем мәктәпкә багышланган соңгы язым булды. Без башка шәһәргә күчендек. Мәктәпнең, туган телемнең киләчәгенә ышанып чыгып киттем. Институтны яңа гына тәмамлаган яшьләргә ишекләр ачык иде инде. Хәер, чит илләргә дә ишек-капкалар ачылды...
***
...Без Анталья аэропортына кергәндә, коеп яңгыр ява иде. Монда яңгырлар бик сирәк күренеш, диләр. Ниләрнедер юарга теләгәндәй, һәр тамчы сөңгедәй кадалып, кыеклап-кыеклап төшә. Күңел матур хатирәләр көтә. Чит илдә бигрәк тә, башкарак хисләр биләп ала. Рәхәтлектән кулчатырны да ачасы килми. Яусын әйдә!
Җылы яңгыр ласа! Җылы яңгыр тамчылары сыенган чәчләремне сыпыра-сыпыра, ишектән кергәндә үк таныш чалымнар күземә ташланды. Ралия Талиповна икән. Туганнарча кочаклашып күрештек. Ул инде шактый олыгайган. Кара шомырт чәчләренә ап-ак бәсләр кунган. Җыерчыклары да тирәнәйгән. – Ышанасыңмы, мин үзем хәзер химия-биологияне татарча укытам, – диде ул, елмая төшебрәк. – Татар-рус мәктәбенә әйләндек бит. Татар сыйныфлары да күбәйде. Китәргә дә күптән вакыт җитте, югыйсә. Валерия Валерьевна да, завучыбыз да лаеклы ялда. Тик яратам шушы балаларны! Тагын кемем бар соң минем? Мәхәббәт бездән көчлерәк шул... Гөлфиябез кайтты бит инде мәктәпкә! Татар телен ул укыта.
– Ник ышанмаска! Мин үзем бөтен фәннәрне дә ана телендә укыган кеше, – дидем, алдагы җөмләләренә игътибарымны юнәлтеп.
Үткәндәге күңелсез хәлләрне исенә төшерергә бер дә исәбем юк иде, үзе сүз башлады: Теге чакта син миңа рәнҗегәнсеңдер инде, – дип куйды. – Минем гаеп түгел иде ул, замананыкы... Ничек суларга кушсалар, шулай суладык ласа без! Бер гомергә ничә төрле яшәү рәвешен тәкъдим итәләр... Чыда гына!
– Заманадан гаеп эзли башласак, күңелсезлектән башың чыкмас... Үткән-беткән... Шулай инде, чорлар кешене теләсә – коммунист, теләсә – шут итә, – дип, түгәрәкләп куйгандай булдым.
Үземнең күз алдыннан революцияләр, репрессияләр, колхозлашу – кулакларны сөрү, сугышлар, халык дошманнары эзләүләр, тагын әллә ниләр чагылып үтте. Языктан курыкмаганнар, димәк... Нигә безнең илгә генә шулай кешене гел гаепле итеп яшәтә торган чорлар киләдер? Ярый әле, алар үзгәреп торучан...
Укытучы – илнең төп сәясәтчесе шул ул! Укытучылар армиясе булмаса, Ватаныбызның бер генә кануны да тормышка ашмас, чорлар белән чорлар арасындагы чикләр бер төрлелектән тәмам җуелып бетәр иде.
...Ралия Талиповна миңа Раилнең бизнесмен булып китүе хәбәрен дә җиткерде. Күрше кызы Айгөл белән бик матур гаилә корганнар, кыз һәм ул үстерәләр икән.
– Күрсәң, һич танымас идең, гөрнәдир кебек. Әнисе дә бик куана инде, – диде ул.
Минем әле соңгы вакытта моннан да куәтлерәк шатлык хисләре кичергәнем юк иде.
– Әлхәмдүлилләһ! – дип җөпләдем аны.
***
Еллар үтә торды. Ватаным ирек, яңа үрләр яулады. Туган телем коллык газабыннан котылды. Хәтта аны башка милләтләр дә өйрәнә башлады. Яңа программалар төзелде. Мәктәп иркен сулыш алды. Чөнки укучылар эре милләт, вак милләтләргә бүленми, алар һәммәсе бертигез адәм балалары иде. Ул тигезлек миңа һәрдаим җылы тәэсирләр бүләк итеп торды.
...Ралия Талиповна белән очрашканнан соң, чемодан-арбадагы йөкләребезне тартып, аэропорттан чыгуга, безне Төркия җирендә яшь кенә ике кыз каршы алды.
– Үзебезнекеләр килде! – дип елмайды алар. Кочаклашып күрештек. – Без дә Казаннан!
– Татар кызлары әллә кайдан күренә инде, чибәрләр! – дидем мин дә, куанычымны яшерә алмыйча. – Без – рус кызлары! Ул – Таня, мин – Лена! Монда эшлибез. Татар теле укытучыларына рәхмәт, телне яхшы өйрәттеләр. Безне эшле иттеләр менә...
Автобус йөртүче төрек кешесе белән дә алар татар телендә сөйләште. Берсен-берсе яхшы төшенделәр кебек.
Шаккаттым. Татар теле укытучылары өчен горурлануымның иге-чиге булмады. Түбәм күккә тиде! «Рәхмәт аларга!» дип кабатладым кызлар артыннан. Нигәдер, авылда ипи чиратында торуым, кешеләрнең укытучыма юл ярып, икмәк бирүләре искә төште... Әти әйтмешли, һәркем ипине эшләп таба... Минем телем дә бу балаларга ничекләр ярдәм иткән әнә... Теле барның юлы бар, дип белми әйтмиләрдер.
***
...Еллар үтте. Улым да үсеп килә. Ул коммунизм баласы түгел. Башка, ирекле чорныкы. Мәктәптә дүрт тел өйрәнә. Иң әһәмиятлесе – дүртесен дә яхшы белә. Чөнки мәктәпкә еш барам: укытучылары белән төрле телләрдә иркен аралашканын ишетәм. Ул гына түгел, бөтенесе дә шулай. Ана телен күпсенгән замананың кинәт яхшы якка борылып куюына бер яктан сөенсәм, икенче яктан көенәм дә. Озакка барырмы бу вазгыять? Бездә бит бөтенләй телсез-чукрак булуың яхшырак. Гомергә шулай килгән. Үземнең мәктәп коридорында дәрес биргән чакларым искә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Мондый якты класслардан тагын куып чыгармаслармы? Аллаһы Тәгалә һәркемне үз теле белән яралткан. Тигез итеп яралткан. Укытучылары – чит милләт вәкилләре аларга шуны төшендергән инде. Әти-әниләренең кайберләре оныткан булса да, балалары нәсел җебен ялгап, ана теленә кайтып бара әнә. Иң мөһиме: аларны мәктәптә кеше итеп тәрбиялиләр. Горур булырга өйрәтәләр.
– Бүген нишләдегез, улкаем? – дип сораштырам, өйгә кайткач.
– Театрга бардык.
– Автобус беләнме?
– Юк, абый такси чакыртты. Тик...
– Ни булды?
– Такси безне узып китеп, бик еракка туктады. Йөгерә башлаган идек тә, абый бүлдерде. Без аны тукталышка, менә шушы урынга чакырттык, бары шушыннан утырып китәчәкбез, диде.
– Такси борылып килдеме?
– Анысы китеп барды. Башкасы янәшәбезгә туктап утыртты...
Менә ничек үз кадереңне белергә өйрәтәләр икән! Дәүләтле кешеләрнең уе да ирекле шул! Кайчандыр коридорда дәрес үткәрүем өчен тагын бер кат җаным сыкрап куйды. Әлхәмдүлилләһ, балама яхшы замана килде, дип юандым.
Беркөнне өйгә кайтсам, улым кызарып-бүртенеп, нидер язып утыра. Чәч төпләре дымланып тора. Чиктән тыш арганы әллә кайдан сизелә.
– Дәресне күп бирделәрме әллә? – дип, башыннан сыйпап кызыксынуым тагын да ачуын кабарткандай тоелды.
– Менә, Илдус аркасында... – диде ул, дәфтәренең тагын бер язулы битен ябып.
– Сугыштыгыз мәллә?
– Юк инде. Ис чыгарды... Абый килеп керде дә борынын кулъяулыгы белән каплады. Аннан бөтенебезгә яңа дәфтәр өләшеп чыкты. «Хәзер шунда меңәр мәртәбә татарча, русча, төрекчә, инглизчә «Мин бу эшне башка эшләмим», дип язабыз, диде. Менә язам... Бармагым суелды... Илдус аркасында... Төрек телен өйрәнәсе урынга...
– Илдус аркасында, дидеме? Күрче, «халык дошманы»н...
– Юк, абый аңа бер сүз дә әйтмәде. Кем икәнен сорамады да... Белмәде дә...
– Менә гыйбрәт! Бер гамәл бөтенесенә дәрес булган! Әйбәт бит инде! Мәңге онытмаслык. Яхшыга яраш, яманнан кач, диләрме?.. Шуны өйрәткән абыегыз.
– Әйе, гыйбрәт, – дип мыгырданды улым, дәфтәреннән кулын алмыйча гына һәм ашыгып язуын дәвам итте.
– Җир өстендә әхлаксыз яшәү – язык, улым, – дидем мин.
«Ирекле халыклар бөтен җәмгыятьне тәрбияләргә сәләтледер, күрәсең, алар халык дошманы эзләү түбәнлегенә беркайчан да төшмәгәннәрдер...» дип уйладым. Көфер уйларымнан үзем үк куркып куйдым, Алла сакласын, ул чорлар кабатлана күрмәсен!
Үзем ул кичтә нидер югалткан кешедәй йөрдем. Чөнки улым өйгә көн дә бер яңа хикәят алып кайта. Алардагы мәгънә тирәнлеге минем һәр күзәнәгемне урыныннан кубара. «Йә, улкаем, бүген ни сөйләделәр?» – дип көтеп кенә торам. Тик тирләп-пешеп, дүрт телдә «Бу эшне мин башка эшләмим» дип язып утырган баладан ничек хикәят сорыйсың? Дәшмәскә булдым. Улым сизде булса кирәк, урын-җирен рәтләгәндә:
– Син хикәят көтәсең инде, әни, беләм! – дип куйды. Һәм бик матур бер хикәят сөйләде.
«Сыйныфка үтә җитди кыяфәтле укытучы килеп кергән дә тактага зур итеп «берле» (1) санын язып куйган:
– Игътибар итегез, бу – кешелеклелек билгесе, кеше гомеренең барча кыйммәтләрен үзенә туплаган ул, – дигән һәм «берле» янына «ноль» санын өстәгән.
Аннары:
– Монысы – уңыш билгесе, ул кешенең дәрәҗәсен бердән ун тапкырга арттыра, – дигән. Янә бер ноль өстәлгән, бусы – тәҗрибә, ул кешене йөзләтә күтәрә, – дигән укытучы.
Шулай нольләр өстәлә торган: булдыклылык, тәртип, ярату билгеләре...
Укытучы игътибарны тактага юнәлтеп, иң алдагы «берле» не сөртеп алган. Шуннан тезелешеп торган «ноль»ләргә карап:
– Әгәр дә кемдер кешелеклелек сыйфатын югалта икән, калганнары да «ноль» гә әйләнә, – дип нәтиҗә ясап куйган...»
Улым сөйләп бетерүгә йоклап та китте. Миңа тагын үткәннәремә юл ачты.
Их, мәктәпкә бәйле чорымда шушы хикәятләрне белсәмме! Менә бит тугандаш халыклар бер-берсен ничек баета!
Бу мин укыткан еллар түгел, ни әйтсәң дә. Өйгә гел яхшы хәбәрләр кайта. Укытучыларның күпчелеге ир-атлар. «Проблемаларны без үзебез хәл итәбез», – дип кенә торалар. Җыелышларда мәктәпнең илкүләм, дөньякүләм җиңү яулаган балалары турында сөйләшәбез. Ә алар барысы да җиңү яулый! Җыелыштан чыкканда, без – әти-әниләргә канатлар үскәндәй тоела. Бар ла замана мәктәпләре!
***
Мин җәйге каникулда улымның укытучылары үз иленә кайтып киткәнне ишеткән идем инде. Лена белән Таняга шул хакта әйткәч, алар безнең телефоннарны көйләп, элемтәләрне бик тиз булдырып бирделәр. Ни әйтсәң дә, үзебезнең Казан кызлары! Җитмәсә, сагынулары йөзләренә чыккан. Без аларга туган як җилләрен, туган ил сулышын алып килдек ласа. Казанны сорашалар. Очрашканда, озаклап сөйләшеп торабыз. Күбәү килдек, диләр. Үзләренең күңелләренә ошаган кибетләргә алып бардылар, шәһәрнең матур урыннарын да күрсәттеләр хәтта. Ватандашлар шул без!
Төрек кардәшләребез безне кунакка чакырды. Ахырда гаҗәеп бер аланга сәяхәт кылырга күндерделәр. Икенче көнне үк алар яныбызга килеп тә җитте.
Биек-биек таулар арасында кыргый өрекләр, төче чияләр тәлгәш-тәлгәш салынып торган, Аллаһының камиллек үрнәген чагылдырган табигать почмагы иде бу. Могҗизалар кырына эләккәнбездер кебек тоелды. Җир өстендә җәннәткә тиң урыннар бар икән лә!
– Бу куаклар кемнәрнеке? – дип сорадым Әнвәр бәйдән.
– Беркемнеке дә түгел, – дип җавап бирде ул.
Бәй, шулай икән, димәк безнеке инде, дип уйладым нигәдер. Һәм елкылдап-ымсындырып торган тәлгәшне өзеп, төче чияләрне авызыма каптым. Тагын бер тәлгәшне алып, улымның укытучысына суздым.
– Бик тәмле. Авыз итегез!
– Юк, ашамыйм, – дип, кире какты ул. Хәтта кулын да күтәрмәде. Аннан:
– Ул бит минеке түгел! – дип өстәде. Һәм төбәлеп, күзләремә карады.
– Кемнекендер алу – язык...
Аптырап киттем. «Язык» дигән сүзне күптән искә дә алганым юк иде. Нигәдер, мәктәп залын, үзем чакырган дин әһелен искә төшердем. Әйткән иде ул бу хакта... Бик оят булды, тәлгәшләрнең ничек кулымнан шуып төшеп киткәнен дә сизми калдым...
***
Улым мәктәпне тәмамлап чыкты. Дөньялар тагын үзгәрде. Тагын туган телем бәлагә тарыды. Янәдән өйләргә, йозаклар артына бикләнергә мәҗбүр булды. Мәчетләргә – Аллаһы йортына барып сыенды. «Язык» дигән төшенчәне аңламас заман килде.
Дөрес, бераздан яңача, өметле мәктәпләр ачыла башлады. Тик аларга балалар кайлардан җыелыр икән соң? Ана теле ул балаларның яшәү рәвеше була алырмы? Бәлки борчылуым юккадыр... Теге заманнарда, коридорда укыганнары да югалтмады бит аны – Ана телен!
***
...Менә, ниһаять, замана нәниләре тәрбияләнгән балалар бакчасында йөрим. Өмет белән җитәкләшеп.
Яңа заман шәхесләрен сыендырган коридорлар да ничектер ят тоела. Минем күңелем татар баласы эзли. Гөлфиям кебекне... Раил кебекне... Үзебезчәлекне... Күрәсең, ул кәгазьдә бардыр да. Юк, юк, болай да бардыр... Милли рух җуелмаса, мәктәпләр тагын да ачылыр...
Кинәт кенә замана балалары тәрбияләнгән кабинетлардагы язуларга игътибар иттем: һәммәсе инглиз телендә генә икән. Укый алмадым, әлбәттә. Бу язулар үткән заман кешеләренә адресланмагандыр.
Урамда исә коеп-коеп, җылы яңгыр яуды. Бәлки ләйсәндер дә? Шифалы тамчылардыр! Шуңа кулчатырымны да ачмадым. Бәлки иртәгә үк Аллаһы теләге белән япь-яшь, ямь-яшел чирәм күтәрелер... Чөнки безнең, табигатьнең хуҗасы, яралтучысы – Ул Үзе. Тере, йөгерек тамчылар хәтер булып, чал чәчләремә сарылды, асфальт юлга төшеп чәчрәп-чәчрәп китте. Дөнья юшкынын чистартырга исәпләре. Бердәм булганда, чисталыкка, сафлыкка – бер сөям! Табигыйлектә, сафлыкта язык юк!..
Тәмам.
"КУ" 11, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
11
0
Шәп әсәр!
0
0
40
0
Зур хәреф белән язарлык искиткеч әсәр!
0
0
1
0
Әйт дөнья күләсә , әйләнә дә бер баса булып чыгамени бу , татар теле мәсьәләсендә ?!
0
0