Фирүзә Җамалетдинова автор яңалыклары
-
31 декабрь 2025 - 15:00
Яңа ел көткәндә
Барыбер көтә җан бер фәрман Аллаһтан, Бер яшәп, мең төрле гыйбрәтләр алмактан... -
19 декабрь 2025 - 13:00
Кеше күңеле – кара урман... (хикәя)
Матурлык ул бәхет түгел икән әле... «Гүзәлия киткән» дигән хәбәр бөтен авылны сискәндереп җибәрде. Туй күлмәкләрен карават башына элеп калдырган да таң алдыннан Гүзәлия апа кай тарафларгадыр китеп тә барган... -
15 октябрь 2025 - 12:00
Сүз калган
Киләчәкнең ачык капкасыннан Барыбер Сүз керә иң алдан! -
2 октябрь 2025 - 11:00
Бер горурлык хисе
Сәрвәрия ападан: «Сезнең гаиләдә кем баш та, кем муен?» дип сорасалар, ул: «Бездә «баш»ы да, «муен»ы да юк, нибары ике канат һәм шул канат астында балалар бар...» – дип җавап биргән... -
26 сентябрь 2025 - 10:00
Сүзләргә теләк
Теләк өчен дә түлисе икән безләргә. Рәхим-шәфкать бирче, Раббым, кайчак сүзләргә! -
21 август 2025 - 12:00
Йолдыз ул, диярмен...
Яшәдем. Яшьнәдем, чикмәдем һич иза, Йолдыз ул, диярмен, яусын кар – мин риза! -
27 июнь 2025 - 13:00
Бер очрашу (хикәя)
– Улым, туктале, сөйләшик әле бер... Малай гүя аны ишетмәде дә. Атага нәфрәтне бары тик хатын-кыз гына тәрбияли ала. Ник эшли ул моны? Бөтен дөньяга тараласын белеп кыла микән ул бу гамәлен, әллә бөтенләй аңламыйчамы? -
17 июнь 2025 - 13:00
ӘРНҮ (хикәя)
«Тукта, нигә шалтыратам соң әле? Могҗизага ышанаммы? Рухсыз кешеләр белән ни сөйләшеп булсын, йә? Рухсыз мәхәббәт тә яши алмый ласа... Барыбер берни дә аңламаячак. Замананы кемнең җиңгәне бар әле?» – Карт үзалдына төкеренеп куйды. Озаклап, тәрәзә төбендәге антуриум гөленең кып-кызыл чәчкәләренә төбәлеп торды. Аның горур чәчкәләре тагын да эреләнеп, җетеләнеп киткәндәй тоелды. -
1 июнь 2025 - 09:00
Галәм гөле ташны ярган... (бәян)
– Әнием, – диде кыз, – рөхсәт ит сиңа үз бөеремне бирергә. Рәйхания баскан урынында чайкалып куйды: – Ни сөйләгәнеңне беләсеңме, балакаем? – диде ул, күзләрен зур ачып... -
29 март 2025 - 17:00
Яхшылыкка омтылып яшәгәндә
«Бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләдән. Ачыласы юлың бар икән – ачыла, ачыласы булмаса, нишләсәң дә – юк...» Бер башка ике язмыш юк, диләр бит – хактыр. Шулай да тормышта үз-үзеңне җиңү иң зур җиңү икәнен белеп яшәгән ул. Тормышка да, акчага да фәлсәфи карарга өйрәнгән... -
22 март 2025 - 15:00
Ап-ак сагыш
Сагышларның, ап-ак сагышларның Аклыгыннан башлар әйләнә. -
16 март 2025 - 13:00
КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәянең дәвамы)
Бездә бит бөтенләй телсез-чукрак булуың яхшырак. Гомергә шулай килгән. Үземнең мәктәп коридорында дәрес биргән чакларым искә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Мондый якты класслардан тагын куып чыгармаслармы? Аллаһы Тәгалә һәркемне үз теле белән яралткан. Тигез итеп яралткан. Укытучылары – чит милләт вәкилләре аларга шуны төшендергән инде. Әти-әниләренең кайберләре оныткан булса да, балалары нәсел җебен ялгап, ана теленә кайтып бара әнә. -
15 март 2025 - 13:00
КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәя)
Ул төнне мин Раил турында озак уйланып яттым. Берәр заман уртак тел табып булырмы? Бала юлдан язып бара. Чарасызлыктан йоклап киткәнмен. Тик бөтенесе дә өндә шикелле. Нәкъ Раилгә охшаган иде ул кеше. Мин аның әтисе, диде. Әтиең бик рәнҗи, дип әйтегез, диде. Күп сөйләшеп тормады, кинәт юкка да чыкты. Уянгач та, ушымны җыя алмыйча тордым. Кайдан белгән безнең борчуларны теге дөньядагы зат? -
6 март 2025 - 12:00
Халкымны яратып
Меңьяшәр халкымны яратып Башымны иямен! Иямен... -
3 февраль 2025 - 13:00
Нәфес җиңүе (хикәя)
Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә... – Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, – диде хатын күгәрчен гөрләведәй тавыш белән… Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште. – Бу ни диюең? Ничек инде, тиктомалдан?..