Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘРНҮ (хикәя)

«Тукта, нигә шалтыратам соң әле? Могҗизага ышанаммы? Рухсыз кешеләр белән ни сөйләшеп булсын, йә? Рухсыз мәхәббәт тә яши алмый ласа... Барыбер берни дә аңламаячак. Замананы кемнең җиңгәне бар әле?» – Карт үзалдына төкеренеп куйды. Озаклап, тәрәзә төбендәге антуриум гөленең кып-кызыл чәчкәләренә төбәлеп торды. Аның горур чәчкәләре тагын да эреләнеп, җетеләнеп киткәндәй тоелды.

Карт, хәле китеп, сукмак кырыена чүмәште. Шактый керләнгән
соры киҗе-мамык кепкасын салып, тез башына элде. Карасу
зәңгәр шакмаклы күлмәгенең җиңен сызгана төште. Сөякчел
беләкләрен сыпырып алды. «Мускулдан гына торган чаклары бар
иде лә боларның, – дип, Сабан туенда көрәшеп йөргән вакытларын
хәтерендә тергезде. – Яланаяклы чактан көрәшеп үстек ләса без, тик
чын көрәшкә армиядән соң гына керттеләр. Җиңеп алып кайткан
чүпләмле киндер сөлгеләргә әни бик куана торган иде, мәрхүмә. Ә
үзе, улының көрәшкәнен күрмәс өчен, борчылудан, Сабан туена да
бармас булды. Ашаудан, йокыдан калды. Авылдашлары исә: «Матур
көрәш алымнары күрсәттең, афәрин!» – дип үсендереп торды.
Көрәшче егетләр мактап туялмады: «Синең белән көрәшүе рәхәт,
хәрәмләшмисең», – диләр иде. Җиңелсәләр дә...
Карт рәхәтлек тоеп елмайды. Гүя сәламәт үткәненнән килә иде ул.
Соңгы елларда аңа чирләре хуҗа кебек. Еш зарлана: «Тәнем яна, – ди. –
Ашыйсым килми, – ди. Карчыгы өстәлне җыештырып бетергәч: – Әйдә
инде, ашыйк, алайса», – дип ачуын кабарта. Менә нәрсә икән бит ул
картлык! Әзмәвердәй көрәшчене дә көчсезлек тиңе итә икән!
Ул, үзе дә сизмәстән, кулын йөрәк турына куйды. Юк, йөрәге дә
авыртмый сыман. Җаны сызлый мәллә соң?.. «Тукта әле, карчык,
әллә нишләп хәлем китеп барды», – дип сөйләнде үз-үзенә. Шулай
карчыгы белән сөйләшеп йөрергә гадәтләнгән инде. Гәпләшеп алгач,
аны янында кебек хис итә. Ни дисәң дә, ялгызлык рәхәт нәрсә түгел
шул…

Артыннан килүче авыррак адымлы хатын-кыз, бу тирәдәге
вазгыятьнең бик үк тыныч түгеллеген сиземләпме, карт янына
тукталды. Помидор, кыярдан ташып чыккан сумкаларын чирәмгә
куеп:
– Йөрәгегез авыртамы әллә? Йә, бик каты әрниме? – дип сорады.
– Ә сез әрнүнең нәрсә икәнен беләсезмени?
– Белмәскә инде... Бу гомердәме?!
Чит ханымга сер бирмәскә тырыштымы, ул:
– Юк, юк, болай гына мин. Бераз хәл җыярга гына. Юлыгызны
бүлмәгез... – дип, сукмакка таба ымлады.
Шулай да, янына тукталып, ярдәм кулы сузарга әзер торган
мәрхәмәтле ханымга карата аның күңелендә җылы хисләр уянды.
«Сөйкемле заттан... – дип фикерләде эчтән генә. – Минем карчык та
шулай тукталыр идеме икән?» Һәм көнләшеп куйды.
Шул арада ханым янәшәсендә озын буйлы бер яшь егет пәйда
булды. Аның күзләренә төшкән кара бөдрәләрен, тигезләргә
теләгәндәй, җил тузгытты. Ул һаман бармаклары белән аралап,
аларны артка тарады. Үзе:
– Сиңа каршы килдем, дәү әни. Ник болай күтәренеп чыктың инде?
Көт дидем бит... – дип сөйләнде.
– Кем кушты соң сиңа, балам? Эшең дә бардыр...
– Әни кушты.
– Көне матур бит, улым, бераз җәяүләп атласам да, начар булмас
дидем. Атлый торгач, шактый ара үтелгән дә.
Егет сукмак кырыена чүмәшкән картка сәерсенеп төбәлде:
– Ә син монда нишләп утырасың, бабакай?
«Бабакай» дигән сүздән карт сискәнеп китте. Үзен бер дә бабайга
саныйсы килми иде әле. Менә шундый оныгы булса, санар иде,
әлбәттә... Кинәт йөзенә кичке салкынча саф һава бәрелгәндәй тоелды.
– Утырам менә, көзге яфракларны санап, – дип җавап бирде
теләр-теләмәс кенә. Ул егеткә күз кырые белән генә булса да яратып
карады. Һәм, туфлиләренә текәлеп, башын чайкап куйды. Егет тә
сизде, белгертәсе генә килмәде.
– Армиядә булмавың күренә... – Карт сүзләренә ир-атларга хас
кырыслык салып әйтте.
– Кайдан?
– Туфлиеңнең артын таптап бетергәнсең, кашыгың юк мәллә соң?
Егет көлеп җибәрде, аннан:
– Ай-һай, үткен күзлесең үзең... Беркемгә баш имәгәнне туфлигә
баш ияр хәлем юк инде, бабакай, – диде, авызын җыялмыйча. – Әнә,
минем әби ярата, колорадо коңгызына да кинәнеп бөгелә... Беләсең
килсә, Сабан туе батыры мин! Тәкәне дә иелмичә генә җилкәмә
салам…

– Өйләндең дәме?
– Өйләнергә вакыт җитми шул әле. Дөнья куабыз да... тоттырырга
һич исәбе юк...
– Вакыт табарга кирәк, улым. Өйләнү – көйләнү диләр... Балаларың
булыр иде...
– Алары бар! Икәү! Ике егет минем!
Карт телсез калды. Ничек инде? Үзе өйләнмәгән ди, үзе бала
үстерәм диме?..
Әбекәе гүя картның уен укыды:
– Менә шулай хәзерге яшьләр, язылышмыйлар да, никах та
укытмыйлар. Үзләре бергә яшиләр, балалар тудыралар. Аллаһы
Тәгалә каршында бик оят инде... Гөнаһ ласа... Тыңламыйлар бит...
Сүзне тыңламыйлар... – диде өзгәләнеп. Бу аның йөрәк әрнүе икәне
сизелеп тора иде.
– Дәү әниләрен тыңламыйлармы? Тәртипсезләр икән, – диде карт,
күзләрен челт-мелт йомгалап. – Атасы белән бабасы ни карый? Ана
камчысы – мамыктан, ата сүзе – тимердән, ди...
– ...
Карт, ни тырышса да, әңгәмәнең ни турында барганын яхшылап
күзаллый алмады: «Өйләнмичә бала үстерәләрме?»
Ә хатынның тавышы калтырана иде, сүзләре майлы табага эләккән
су тамчыларыдай чыжлап ишетелде:
– Бакчадагы чебен-черки дә үз тәртибе белән оча. Үз тәртибе белән
ишәяләр. Болар тәртип белми шул... Адәм балалары югыйсә...
«Яшьләр эшенә кысылмасагыз да ярыйдыр, сезнең заман үткән
инде» дигәндәй, егет, йөзен җыерып, кабалана-кабалана, кыяр-
помидорлы сумкаларны җирдән күтәреп алды.
– Минем эшкә барасы бар. Директорыбыз – бик җитди кеше,
куып та чыгарыр, – диде әбисен ашыктыру ниятеннән. Үзе картка
күз кысты.
– Менә шулай сез, директорны тыңлыйсыз, котыгыз очып тора, ә
Аллаһы Тәгаләне санга сугарга уйламыйсыз да! Оят инде! «Нинди
кавем булсагыз, шулай яшәрсез дә» дигән шул Раббыбыз... – Әбисенең
әрнүләре, әлбәттә, егетнең күңеленә барып җитмәде.
Ул, әйдә, күп сөйләнеп торма дигәндәй, сумкаларны йон кебек
очыртып кына сукмак буйлап китте. Тегесе, тулы гәүдәсен нык тотып,
оныгы артыннан теркелдәде. Хатынның:
– Үзебез дә гөнаһлыдыр инде, шундый буынны без тәрбияләдек
ләса... Хөкүмәт эшеннән баш чыкмады... Нишләмәк кирәк... – дип
көенүе, шактый ара киткәч тә, картның колагында чыңлап торды.
Бер мәлгә аның башыннан: «Улым булса, мин дә болай биштәр
күтәреп йөрмәс идем бәлки... Хәзер менә урман ешлыгын чыгарлар да
оныкның машинасында гына җилдерерләр...» дигән уй сызылып үтте.

Колагына җил уңаена ара-тирә ак әрем, алабута кыштырдавы килеп
бәрелде. Алар орлык коярга ашыга иде. Әнисе мәрхүмә: «Шушы
алабута күмәче сезне ач үлемнән алып калды, балалар», – дип сөйли
торган иде. Ә әремне, тамаклары шешсә дә, эчләре авыртса да, дару
урынына эчерде. Булган бит заманалар... Карт шуңа да иртә язда һәр
үлән белән исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп үтә. Көз җиткәч, сүз дә бетә
икән, хушлашырга теле бармый менәтерәк. Шулай да аларның тук,
эре, йомры орлыкларыннан җир өстендә яратып яшәгәннәре күренә.
Карт саклык белән генә урыныннан күтәрелде, йөрәге еш-еш
типкәнне сизде. Күз алдында янә теге егетнең сурәте пәйда булды,
шуңамы, үзен җиңеп, көзге сукмак буйлап җәһәт-җәһәт атларга
тырышты, әйтерсең яшьлеген куып җитмәкче иде. Ләкин аяклары
тыңламады. Атлаган саен бер өем яфрак дәррәү кымшанып куйды.
Кымшанганнары саен аларның да үз эш-мәшәкатьләре барлыгын
тоемлады: бәлки киләсе язлар турында сөйләшәләрдер шулай?
Үзебезне яшәткән агач гомере өчен туфрак булыйк диләрдер...
Кинәт ул күкрәп үткән яшьлеген исенә төшерде.
«Без дә кайчандыр яшь идек, карчык. Җаваплылык, хис, рух
кайлардан килде икән соң безгә? Мине армиягә озаткан көнне
хәтерлисеңме? Шул көнне язылыштык ласа. Районга бардык та
язылыштык. Син авылга кайтып киттең, мин – армиягә... Шулай
теләдем. Үзең дә каршы килмәдең. Мәхәббәтемне югалтудан
курыктым чөнки, карчык. Син документта ир хатыны булып калдың.
Чынлыкта хатын түгел идең... Бу хакта беркемгә дә әйтмәскә сүз
куештык. Гайбәттән башаяк дигәнбездер инде...»
Карт янәдән сукмак кырыена утырды. Әби белән онык шактый
ераклашып килә иде. Менә хәзер биек куаклар арасына – ешлыкка
кереп тә югалырлар. «Өйләнмәдем диме? Ике малай үсә диме?»
«Армиягә бармаган көенчә «Сабан туе батыры» диме?..» Картның
бөтен тәне калтыранды. Йөзе тартышып куйды. Карчыгын күз алдына
китерде. Үзе дә сизмәстән, бөтен әйләнә-тирәне яңгыратып:
– Әй, егет! – дип кычкырды.
Егет борылып карады.
– Кил әле монда!
Карт аңа кул изәде.
Тегесе, хәле кыенлашкандыр, дип уйлады булса кирәк, дәү
әнисенең аяк астына сумкаларны ташлады да картка таба элдертте.
Мыш-мыш сулап, үрә каткан көенчә:
– Нәрсә, хәлең хөртиләндеме әллә, бабакай? – дип эндәште.
Картның аптыраулы карашын күреп, имәнеп китте.
– Исемеңне сорамаганмын...
– Азат мин.
– Өйләндем дидеңме әле?

– Өйләнмәдем дидем бит. Ике улым үсә дидем.
Бу җөмлә һичничек картның башына сыймады. Бер мәлгә уйланып
калды, имән бармагы белән күзләрен сөртештерде... Тормыш юлында
мондый ук катлаулы мәсьәлә белән очрашканы юк икән ләса аның.
Бөтен күкрәген биләп, ачу хисе күтәрелде:
– Нигә әле син кыз баланы болай мыскыл итәсең? – диде ул
карлыкканрак тавыш белән. Шулчак картның ютәле купты, ике куллап
күкрәгенә ябышты. Бик борчылса йә берәр эше барып чыкмаса,
булыштыра иде андый хәлләр. Урыныннан торып егетнең күзләренә
карарга җыенган иде, тик кузгалырга талпынган җирдән лып итеп
кире утырды.
Егет тә, гаҗәпләнеп, картка төбәлде:
– Кем мыскыл итә? Мыскыл итәрсең бик... Табылган яклаучы...
Картның күз тирәләре тартышып куйды, тагын да аптырый төште:
– Ул сиңа ике ул табып биргән! Ике бөркет! Ә син... өйләнмәгән,
имеш... Ни сөйләгәнеңне чамалыйсыңмы син, малай актыгы?! – Ул
карашын орлык коючы алабутага күчереп сөйләнә бирде. – Җир
өстендә бу кадәрле кара эз салмасаң да, ярыйдыр бәлки, аның әлегәчә
салынган үз эзләре дә бик җиткәндер, ә...
Ул астан өскә яратмыйча карады, хис-тойгыларын тел белән
тасвирлап бирү мөмкин дә түгел иде.
– Бабакай, – диде егет, – кызлар бит алар үзләре теләми.
– Нәрсәне теләми?
– Кияүгә чыгарга теләмиләр... Дөресрәге, язылышырга теләмиләр...
Никахны... Ирек сөя алар, бабакай... Без әлегә бер-беребезне яратабыз,
шул җитмәгәнмени?.. Ярар, юк белән булышма син, – диде дә
борылып китеп тә барды.
***
Карт офыкка төбәлде. Җиһан гәрәбә көз хозурында тирбәлә иде.
Нинди сәер заттан без – адәм балалары, дип уйлады ул. Бер ишләребез
игелек орлыклары салырга өлгерик дибез, икенчеләребез намус,
әдәп орлыгы сибәбез. Хәер, кемгә ни эләксә, шуны чәчә икән лә.
Намуссызлык, тәртипсезлек, тәкәбберлек, әхлаксызлыгын да читкә
куймыйлар, димәк... Орлыклар күп төрле. Уңышы да. Анысы хакында
уйланырга вакытыбыз юк. Гадәттә, ашыгабыз һәм соңга калабыз...
Башына мондый уйлар килгәнгә үзе дә гаҗәпләнде. Йә, ник очрады
инде бу егет? Нигә гомере буена сер итеп йөрткән мәңгелек әрнүен
кузгатты ул аның?
Карт әкрен генә торды, аяк астында кәгазь кисәге күреп, иелеп
алып, кесәсенә салды, хәтта ни икәнен дә карап торасы килмәде:
чүп икән чүп инде, җирдә ятарга тиеш түгелдер, кайткач, кәрзингә
очырырмын дип, салмак кына адымнар белән атлап китте. Сукмакны яуларга тырышкан ак әрем, гөлбадран, алабуталар балтырларына
бәрелде, атларга комачаулады, эре, өлгергән орлыклары чәчелеп-
чәчелеп калды. Тик кешеләрнең сукмагы шушы иде. Һәммәсе алга
атлый. Йөгергәннәре дә очраштыра.
Карт сулга күз йөгертте. Кинәт карашына буш шешәләр, тәмәке
каплары, консерва банкалары, йомарлап ташланган кәгазь кисәкләре
чалынды. Яшьләрне бер дә гаеплисе килмәгән көенчә: «Монысы
нинди ахмаклар эше инде?» дип уйлады. Бер почмакта пычракка
баткан гитара да аунап ята иде. Бала чагындагы гөслә, кубызларны
хәтерләде. Ничек кадерле иде бит алар! «Эш көнендә шундый хәл
буламы? Эшләргә яратмый халык, ә... Хезмәт тәрбияли бит кешене...
Әнә кара син теге ханымны, гаилә тук булсын өчен помидорны күтәреп
ташырга да риза. Кем кушты ди. Ник килдең ди», – карт, үзалдына
сөйләнә-сөйләнә, атлавын дәвам итте. Ул гомергә җир кешесе булып
калды, шуңа җир өстендәге һәр нәрсә аның күзенә бәрелде. Шул гомер
яшәп, хәтта самолётта очканы да юк, барасы җиренә поезд йә автобус
белән генә бара. Күкләрне, гомумән, җирдән генә күзәтә...
Җирдә эшләп тәм таба торган нәселдән ул. Әтисе кулак дип сөргенгә
сөрелгән. Ат, сыер асраган, сарык-тавык, күркә дә тотканнар. Чорын,
җаен туры китереп, бөтенесен тартып та алганнар. Әтисе бар милкенә
хуҗа булучыларны беркайчан да гаепләмәде, «Ил дә, җәмгыять тә
һәр чорда адәм баласына ятьмәне үрмәкүч кебек оста үрүчән», – дия
торган иде. Ул әтисенең туган җирен, кешеләрне чиксез яратуын бер дә
исеннән чыгармый. Авылда берәрсе бакыйлыкка күченсә: «И Раббым,
гөнаһлары күп чакта үлеп китте бит», – дип, чиксез кайгырганын,
догалар кылганын, хәтта җирләнгәч, әрвахның хәлен җиңеләйтү өчен
дога укып, берүзе зиратта торып калган чакларын да хәтерли.
...Еллар үтә, сөргенгә сөрүчеләргә дә картлык килә, алар да хәлсезләнә,
заманалар да үзгәрә, шул чакта ата кеше, балаларын җыйнаштырып,
тагын туган якларына кайта. Йорт җиткерә, тагын ат, сыер, кош-корт
алып җибәрә. Тау кебек горур заттан ул, умарталыгын тау битенә илтеп
куя. «Йортыбыз читән булса да, сыртыбыз бүтән», – дип яшәп ятканда,
сугыш башлана. Илгә явыз дошман бәреп керә. Авылда беренчеләрдән
булып яуга ул китә. Якыннарын, бер үк вакытта үзен мыскыл иткән,
Ватаныннан куган затларны да дошманнан саклар өчен гомерен дә
кызганмый.
Ишекне соңгы тапкыр, кайтмаска дип япканын сизенгәнгәме, улын
күкрәгенә кыса-кыса сөя. Әле дә кабыргалары авыртып тора сыман
менә. Әтисенең: «Бу җир өстендә гаделлек бер урнашырга тиеш, улым,
син шуның шаһиты булырсың... Тырышып укы, яме», – дигәнен генә
хәтерли.
Әйе, мәктәптә тырышып укыды, өйләнде, армиядә өч ел хезмәт
итте, шәһәргә күчте, институт тәмамлады. Архитектор булды. Һәр йортны хан сараедай матур итеп салу өчен тырышты. Яшәгән
каласында читтән килгән кешеләр авыз ачып өнсез торсыннар, ә
монда яшәүчеләр, шул матурлык сәбәпле, бер явыз гамәл дә кыла
алмасыннар дип бөтен көчен салды. Чөнки кала яме монда яшәгән
кешеләр йөзен күрсәткәнне белә иде ул. Һәр кирпеч аның өчен
яктылык чыганагына әверелде. Ташлар аның тормышын яктыртты.
Әле дә үзе проектлаган-төзегән йортларны ерактан таный, кайчак
яратып, кирпечләрен бармак очлары белән җиңелчә кагылып сыйпап
үтә. Кеше-кара күрмәгәндә, битләрен таш диварларга куеп хозурлана.
Шул салкын ташлар кемнәрнеңдер тәннәрен генә түгел, җаннарын
да җылыта бит. Ул кешеләргә нигез корып бирә, шушы төшенчәнең
асылына төшендерә...
Нигәдер аны исәргә санаучылар, сүзен санга сукмаучылар
гел табылып торды. Андый чакта ул аларның бер җөмлә белән
авызларын каплады: «Акыллыны җүләрдән кылган эше һәм гамәле
аерыр», – диде. Барыбер дә Хезмәт ветераны булып лаеклы ялга
чыкты. Әтисенең исеменә дә, васыятенә дә тап төшермәде.
Әйе, улы булуын теләде, ул үстерү турында хыялланды. Ибраһим
пәйгамбәр сабырлыгы белән көтте. Пәйгамбәр уналты яшендә
Аллаһыдан иманлы бала сораган, җитмеш ел буена нарасыен көткән
һәм сиксән алты яшендә генә улы туган түгелме?.. Хәер, сиксән
алтыны тутырды инде ул. Тик... нигәдер аның теләге кабул булмады
шул...
Ә нәсел өзелмәде, өрлектәй абыйлары бар, уллары да үзләренә
охшаган. Яшьли өйләнделәр, карт шуларга булышып яшәде. Туй
уздырсалар да, башка чыгып йорт салсалар да, матди яктан ярдәм
итәргә тырышты. Шуңа «Зур абый» дип кенә торалар әнә. «Ни
йомышың бар, әйт», – диләр. Тик ул берсен дә борчымаска тырыша,
аларның үз тормышы, картның – үзенеке. Яшьләрнең дә төрлесе
бардыр инде дип уйлап куйды кинәт. Нәселе дә әтисенең васыятенә
тап төшермәгән икән лә...
Ул әтисенең кабере Польша җирендә икәнен белә. Илгә кайтып
үләргә язмагач, нишлисең?! «Урнаштырырсың гаделлекне,
пычагым...» – дип сөйләнде карт.
Яши торгач, шуны аңлады: кешелек җәмгыятенең аң-зиһене
явызлык ягына борыла икән, рух та, хис тә һәм мәхәббәт тә юкка
чыгачак. Болар югала икән, сугышлар әле тагын да булачак...
Җәмгыять җавапсызлык юнәлешенә борылса, тагын ни көтәрсең?
Азат исемле егет тә тәмам күңелендәге тынычлыкны алды менә.
Гаиләне дәүләт теркәргә тиештер бит югыйсә, әллә болар дәүләтне
дә санга сукмыйлармы соң дип, тагын бер кат гаҗәпләнде. Кеше –
дәүләт байлыгы саналмыймы әллә соң хәзер? Паспорттагы мөһер
һич тә тамга гына түгел ләса ул…

«...Аллаһыны танымыйлар», – диме әбекәе? Карт гомер бакый
Аллаһыдан курыкты. Армия хезмәтендә чакта да табын янына
«бисмилла»сыз утырмады, амин тотып торып китте. Балачактан шулай
өйрәнгән иде. «Җавапсыз», – дип куйды ул, Азат турында уйлап, болар
белән ничек дошманны җиңмәк кирәк?..» «Дошман» дигән сүзне
күзаллый алмыйча, үзе дә көлеп җибәрде. Чөнки яшәгән гомерендә җир
өстендә берәүне дә дошман итмәде. Аны да кешеләр дус күрде кебек.
***
Армия хезмәтенә чакыру кәгазе килгәндә, аңа унсигез яшь кенә
иде әле. «Шулай бит, карчык. Ул көнне син яхшы хәтерлисең. Чишмә
буенда очраштык без. Алмалы көянтәңне асып, суга төшкән идең.
Нигәдер еладың. Күз яшьләрең кайнар һәм тозлы иде. Син безне аеручы
көзге көнгә рәнҗисеңдер кебек тоелды. Әллә миңа да үпкәлисеңме
дип котым очты... Чөнки әни мәрхүм балачактан: «Кеше рәнҗетүдән
саклана күрегез, балалар», – дип тукып кына торыр иде... Мөлдерәмә
тулы чиләкләреңне чайпалдырмыйча да тек-тек басып кайтып киттең,
борылып та карамадың. Иң мөһим сүзне әйтә алмаганымны шунда
гына аңладым... Син дә «яратам» димәдең бит... Мине беләсең ләбаса,
рәнҗемәскә кирәк иде, карчык. Илгә дә, җәмгыятькә дә...»
* * *
Армия хезмәтендәге өч ел, тоташ газаптан торса да, иң бәхетле
көннәре булып хәтеренә язылган. Аны илендә көтүче бар: шул күңеленә
чиксез рәхәтлек бирде. Әлбәттә, «Нурсылуың Раил белән очраша»,
«Нурсылуыңны Сабир озата китте» кебегрәк ялган белән күзен
томаларга тырышкан хатлар, бик сирәк булса да, килгәләп торды. Егет,
күңеленә шик корты кергәләсә дә, боларның берсенә дә ышанмады.
Үз гомеренә бер тапкыр гына гашыйк булды ул. Шул сөюе
тормышын, яшәлгән һәр көнен җылытты, якты итте. Армия
хезмәтеннән ул «антуриум» дигән бик сәер исемле кып-кызыл чәчкәле
гөл алып кайтты. Әтисе каберен сыендырган Польша җирендәге
поляк сатучысы сөйләвенчә, бу гөл ир белән хатын арасындагы
мәхәббәтне арттырып, саклап тора, ди, имеш. Хәтта легендасын да
хәтерендә тотты. Бер патша бик яшь кызга өйләнергә ниятләгән,
ди. Тик кыз аның тәкъдимен кире каккан. Шуннан патша ул яшәгән
авылны ут эчендә калдырган. Ә кыз янган утка сикергән... һәм шунда
могҗиза булган: ялкын телләре уйнаклаган урында искитмәле матур
антуриум исемле гөлчәчәк үсеп чыккан, имеш...
Нурсылуына бу аның беренче бүләге иде.
Тик антуриум орлык коймый икән...
– Ә мин сиңа нәрсә бүләк итим икән соң? – дип сорады шунда
Нурсылу.

– Әйдә, «кемне?» диик әле, шулай күңеллерәк булыр... – диде ул
чакта.
Нурсылу оялды. Бит алмалары алсуланды.
«Нигә шулай әйттем икән мин сиңа, карчык? Бер кич тә бергә
кунмаган көенчә. Үземнең дә әлегәчә исемнән чыкмый. Син дә
хәтерлисеңдер. Күңелең җәрәхәтләнәдер. Җаның әрнидер... Мәхәббәт
үзе әрнү икән лә ул... Намус та...»
Ә бит ул һәртөрле гайбәтләрдән өстен калды. Мәхәббәтен югалтса,
аны гомерендә дә башка таба алмас кебек тоелды. Шуңа бу хакта
сүз кузгатып та тормады. Әлбәттә, ишеткәне бар: шундый хат алган
егетләрнең сирәге генә сөйгәненә әйләнеп кайта. Ә азагы бик аянычлы
тәмамлана: хатлар ялган булып чыга. Ул башка юл сайлады: хат язучы
дуслары белән арасын өзде. Юк, юк, ул чакта Нурсылу сөйгәне генә
түгел, аның хатыны иде. Әлегә рәсми кәгазьдә генә булса да...
Күз явын алган, бар дөньясын нур белән тутырган иң бәхетле көне
әле дә җанын җылытып тора. Ул барып кергәндә, Нурсылуы өстәл
янында табак-савыт юа иде. Егет имәнеп китте, башыннан: «Әллә ул
түгелме соң?» дигән шикле уй йөгереп үтте. Кыз бик нык үзгәргән,
пешкән чиядәй тулышкан, бит очлары алсуланып яна иде.
Ул егетне шунда ук танып, баскан урынында катып калды.
Егет якынлашып, сөйгәненең билләреннән кысып күтәреп алды
да тыелгысыз рәвештә, битләреннән, иреннәреннән үбә-үбә аны
әйләндерә башлады. Үзе:
– Сагындым, бәгърем, үлеп сагындым мин сине, – дип пышылдады.
Карашлар, иреннәр генә түгел, йөрәк тибешләре, җаннар-җанга
кушылды.
– Тукта, җаным, әниләр кайтып керер...
– Кайда соң алар?
– Печәнгә киттеләр... Иртәгә үк яучы җибәр... Ата-бабадан калган
гадәт... Шулай тиешле...
– Бүген үк җибәрәм, Нурым, синсез бер минут та торасым килми,
беләсеңме?!
– Мин дә сагындым! Көттем! Көтә-көтә арып беттем, – диде кыз,
оялуын җиңәргә тырышып, үзенең ике бите дә уттай янды.
Икенче көнне иртән үк яучы килде... Шул көнне үк никах
укыттылар...
Аннан гади һәм гадәти тормыш башланды. Нурсылуга ягылган
ялалар акланмады. Шул кичтә ул үзен чын ир-ат итеп тойды. Намус
дигән үткен күзле чик сакчысы икесенең дә артына басты.
...Шулай да... сирень-шомыртлы хуш исле бер язгы кич аның
хисләрен чуалтып, аңын бутап алды. Нурсылуы белән дистәгә
якын ел яшәгәннәр иде инде. Дөм караңгы, йолдызсыз кич иде ул.
Чибәрләрнең чибәрен очратты. Аерылыштык... диде. Ялгызы иде. Исерткеч серле карашы белән күңелдәгесен аңлатырга тырышты.
Баштарак нык кыядай утырса да, ир биреште. Адәм галәйһиссәлам
дә җәннәттән куылган бит әнә... Хатын аны өенә кунакка чакырды.
Күңелендә әллә нинди газиз өмет елтлап алды. Бәлки улы да туар әле...
Мәхәббәттән булмаса да, ул ул инде!.. Бәлки шушы хатынга аның
әнкәсе булу язылгандыр... Гаиләдән китмәсә дә, ялгыз-ятим үсмәс...
Шул чактагы киерелгән җәядәй халәтеннән карт тагын да кызурак
атлый башлады. Уйларына дөнья тар иде, алар да ашыгып агылды.
Әйе, эч серләрен сөйләшеп, озаклап чәй эчтеләр. Хатын җүнле
иргә туры килмәвен сөйләде. Ир уллы гаиләләргә кызыгып яшәвен
яшермәде. Аннары... ничектер үзеннән-үзе бер киртә пәйда булды:
чит хатынның эчке күлмәге нәкъ Нурсылуыныкы кебек икәнен күреп
алды... Бу бит аның җәмәгатенә үзе алып кайткан икенче бүләге
иде. Нурсылуын алиһә итеп күрсәткән эчке күлмәк чит хатынның
төсенә дә, гәүдәсенә дә килешми икән лә... Кинәт кенә бөтен вөҗүде
бушлык, канәгатьсезлек белән тулды. Улының әнкәсе һич тә мондый
ук котсыз булырга тиеш түгел... Түгел... Әгәр шушы эчке күлмәк
күзенә чалынмаса, тәкъдиренең үзгә юнәлеш алып, башка якка
үзгәреп китүе дә ихтимал иде.
Әллә соң хыялындагы бала тавышы саташтырдымы аны? Соңгы
араларда ул үзе дә сизмәстән, сиздермичә генә ир бала җитәкләгән
хатыннарга ияреп китештерде. Сөйләшкәннәрен тыңлап барды...
...Зина белән мәхәббәт арасындагы коточкыч зур аерманы ир
шушы мәлдә чамалады. Ул җир өстендә нәрсәләрдәдер гаепле булыр
иде. Хыянәт алдашу ласа. Алдашу көткән бәхетеңне дә үкенечкә
әверелдерергә сәләтле. Кайчандыр, Коръән Кәримнең «Йосыф»
сүрәсендә: «Дөреслектә, минем Раббым нәфеснең омтылуын
ярлыкаучы, әгәр кеше ул эшне эшләмәсә...» дигән юлларны укып
имәнеп киткән иде...
Эчке күлмәк сәбәп кенә булгандыр, ул шул караңгы кичтә
мәхәббәтенең яшәү мәгънәсе икәнен аңлады.
Дөресрәге, намусы каршында аның бер гөнаһы да юк, ул,
нәфесен азындырган бердәнбер хыялын әрнүе белән каплап, өенә
кайтып китте... Һәм караңгы төндә күңелен иләсләндергән хатынны
бөтенләйгә онытты... «Әллә соң намус мине үзенең колы итте микән?»
дип уйлаган чаклары булыштырды. Әллә Аллаһы Тәгаләнең бәндәсен
Җир өстендә намус аша сынавы шушымы, дип тә фикерләде.
...Газаплы уйлардан арынуы кыен, әлбәттә.
Атлый торгач, карт үзенең шәһәргә якынлашканын чамалады.
Бу сукмакны ярата ул! Монда карчыгына түкми-чәчми барысын да
сөйләп бирә ала. Янәшәсеннән атлавы мөһим дә түгел. Өй эчендә
йөреп торса, бик җиткән аңа хәзер...
Янәшәсеннән колагына чыбык тыккан яшьләр дә үткәләп китте. Алар беркемне дә ишетми. Бу сәер затлар картка нигәдер бер китап
та укымыйдыр, өлкәннәр белән элемтә тотмыйлардыр сыман тоелды.
Һәркайсы ялгыз яшәргә омтыла кебек. «Аерылганны аю ашар,
бүленгәнне бүре ашар» ди дә... Ә картның ялгызлыктан коты оча,
шуңа анда-санда җирдән чыгып торган ташларга эләгеп сөрлеккәләсә
дә, бу сукмак чиксез кадерле аңа. Монда ул кешеләр белән аралаша,
заман сулышын тоя. Уртак сүз табып, ачылып киткәннәрен үзе
үстергән җиләкләр, чия, карлыганнар белән сыйлый. Күбрәк чит-
ятларны тыңларга ярата, ә тыңларга яратканны һәркем ярата. Монда
аның күңел әрнүен үзеннән башка беркем дә белми. Төрттерүче-
чәнечтерүче дә юк. Кайчакта аралашыр өчен әллә ни сүз байлыгы
да кирәкми: «шулаймы?», «әйе», «юк», «кызганыч» кебек берничә
сүз дә җитеп куя. Һәм иң мәгънәлесе: монда әрнү бар. Балалары
булганнарда да... Шул кыйссалар җанына юаныч өсти. Намусын бер
башка үстереп җибәрә кебек тоела.
Шәһәр паркына кереп бара икән инде. Кайсыдыр пыр-пыр чалгы
пырылдата: шәһәр һаман үлән белән көрәшә. Ул яшәгән йорт паркның
аргы ягында гына. Әнә кечкенә генә күл дә ясап куйганнар. Фонтан
да урнаштырганнар. Юан-юан имәннәр, ап-ак каеннар таң калып шул
суга карап тора. Үзе су, үзе могҗиза инде менә! Суның һәр тамчысы
могҗиза шул аның. Тамчыдан җыела ул күлләр, елгалар. Гади генә
чишмәләре дә камиллек үрнәге түгелме?! Үзләре камиллек, үзләре
могҗиза да. Чишмәләр елгаларга, елгалар диңгезләргә коя. Тик нигә
тозлыга әверелә икән соң ул диңгез суы? Җир өстендә чишмәләр дә
болай гына татлы кебек мәллә соң? Чишмә-диңгезләрнең дә әрнүе
бардыр, күрәсең. Шулар тозлы итәдер диңгезне. Аның гомере дә бер
тамчы гынадыр бәлки... Иң тозлысы... Әрнү исемлесе...
Әйе, баштарак ул да язмышына үпкә саклабрак йөрде. Тормышын
үзе теләгәнчә итмәгәне, угылсыз калдырганы, саранланганы өчен.
Хәзер алар барысы да томан сыман таралып бетте инде. Гомер юлы,
бик озын һәм озак булса да, бер мизгеллек ара гына икән. Намус
белән яшәде. Теге караңгы кичтәге хатыннан башка беркемне дә
рәнҗетмәде. Яратты, яратылды, тагын ни кирәк инде кешегә?!
***
Бакча капкасын чыкканчы сукмакка алмагачтан соңгы алма өзелеп
төште. Картайган алмагач көзгә гүя шулай нокта куйгандай тоелды.
Картның да көзге эшләре тәмамланып килә. Вакытыннан алда эшләп
куярга ярата шул ул. Үзен ашыктырганын да сизми. Тик көче кимеде
менәтерәк. Көченә карата эшен дә киметә төште. Алмагачы икәү
иде – берсен кисте. Карлыган, чияне дә берәрне генә калдырды. Язын
ничекләр матур иде аның бакчасы! Табигатьне сөя ул: бакчасы тирәли
миләш, балан, шомырт, чия, слива утыртып чыкты. Төпләрендә ап-ак энҗе чәчәкләр җемелдәште. Карчыгына шуларны яз төсе итеп ел
саен җыеп кайтырга вәгъдә итә дә соң...
Түтәлләре, гадәттәгечә, тар һәм тип-тигез иде. «Кая карама –
сукмак синдә», – диләр күршеләре кайчак. Карт хәйләкәр елмая: «Җир
җәл түгел, кешегә ике метр җир дә җитә тегендә», – ди. Чәчкәләрен
дә чәй эчәргә кергән арада бала-чага урлап бетерә. Ул балаларны
эзләми дә, белә: тиз генә тотып ала торган җиргә качамыни алар?!
Әйдә, матурлыкка кызыгып үссеннәр! Балачак күңелсез булырга
тиеш түгел ул...»
Бүген ничектер аңа кинәт хәл кереп киткәндәй тоелды.
«Карчык, ишетәсеңме, карчык, син анда чәеңне кайнарлата тор әле.
Тамак кипте бит менәтерәк. Куйдым дисеңме? Ярар, ашыктырмыйм,
болай гына әйтүем».
Картка янә җиңел булып китте. Тирән картлыкка килеп җитүе
белән дә бәхетле иде ул. Яшен сорасалар: «Сиксән күп түгел,
туксан – чут түгел, йөзне узмакчы әле бу күңел», – дип, мыек астыннан
гына елмаерга ярата. Аның янәшәсендә гомере буена карчыгы булды.
Үзе шуны белә микән ул? Юктыр, мөгаен. «Ташлый да китә, туя
белмәде инде шул бакчасыннан», – дидер.
Тагын Азат исемле егет күз алдында чалынып алды. Кабат юлымда
очраса, мин аңа: «Гаилә йөген ир-ат тартырга тиеш. Безнең заманда
ир-егетләр җаваплылыкны үз өстенә ала, хатынга калганы кала
торган иде», – дип әйтәчәкмен дип уйлап куйды. «Улларың синнән
ни күреп үсәр соң?» – дип оялтмакчы булды. Ике бөркет тудырган
хатынга да сүзе бар иде: «Әйт син аңа, Азат улым, тәкәббер диген.
Үз башыңнан биегрәк сикереп булмый барыбер диген. Вак балык та
үлгәнче акула булырга хыяллана, ди, бит. Ирләрне сакларга кирәк,
шуны беләсеңме? Болай да иртә үлә ләса алар диген...» Ул аларның
бер ояда, гаилә кыйммәтләрен саклап гомер итүләрен, гаиләдән
азат булмауларын тели иде. Ике егет үсә бит! Ике бөркет! Ничек
бүләкләгән аларны Раббыбыз!
Ул үзен хатыны кадер-хөрмәттә тотканга шулай озын гомерле дип
уйлый. Шуңа өйгә җиткәнче аңа рәхмәт укып кайткан көннәре дә бар.
Картка нигәдер баш өстендәге ак болытлар мамыктай җиңел булып
күренде. Әнә, янәшәләреннән кара бөдрә чәчле бәләкәчләре дә йөзеп
бара түгелме? Монысы – Әрнү исемледер... Мөгаен, Әрнүдер...
Ул, эш коралларын җыйнаштырып, сарайга кертте. Иске
галушларын алыштырмаска уйлады, туфлиләрен биштәренә салып
куйды. Азат исемле егетнең: «Туфлигә баш ияр хәлем юк...» дигән
сүзләре хәтеренә төшеп, көлеп җибәрде. «Һай акыллы булган соң
борынгылар, галуштан башка нәрсә кимәгәннәр дә», – дип куйды.
Капканы ашыгып бикләде. Һәм сукмакка чыгып, җил-җил атлап
китте. Әйтерсең җилләр дә, кояш та, хәтта заман да аңа ияргән иде. Заман белән бергә Азат исемле егет тә артыннан киләдер кебек
тоелды. Нигәдер берсенә дә борылып карыйсы итмәде. Карчыгы
белән сөйләшүен белде.
«Карале, бер кат та сиңа «яратам» дип әйтмәгәнмен бит, карчык.
Ә син ник әйтмәдең икән соң? Менә кайтам да... төзәтәчәкмен ул
хатаны... Өченче бүләгем шушы булыр... Ә синең яратуыңны мин
болай да беләм...»
Галуш башы тиеп киткән саен сукмагына алабута, ак әрем
орлыклары чәчелеп калды. Ул сәламәт яшьлегенә, мәхәббәтенә
кайтып бара иде...
***
Карт, тынычлык саклап, ачкычларын шалтыратмаска тырышып
кына фатир ишеген ачты. Карчыгы ишетте:
– Озакладың бүген, көтә-көтә арып беттем. Әйдә, чишен дә чык.
Ашым пешкән, чәем кайнаган, – диде, хәлсез елмаерга тырышып.
– Тагын кан басымымы?.. – Карт кытыршы учын аның маңгаена
тидерде.
– Ал кулыңны, яндырып үтерәсең бит... Үтте инде, дару
каптым... – диде карчыгы назлы тавыш белән.
Карт кесәсенә тыгылды. Чүпкә ташлыйсы кәгазьне тартып
чыгарды. Анда – визиткада «Сәлимов Азат» дигән язуны, егетнең
телефон номерын күрде. Ашыга-ашыга телефонын алып, саннарны
җыя-җыя, залга үтте. Озак итеп кычкыртып, кулында тотып торды.
Телефон дәшмәде.
«Тукта, нигә шалтыратам соң әле? Могҗизага ышанаммы?
Рухсыз кешеләр белән ни сөйләшеп булсын, йә? Рухсыз мәхәббәт тә
яши алмый ласа... Барыбер берни дә аңламаячак. Замананы кемнең
җиңгәне бар әле?» – Карт үзалдына төкеренеп куйды. Озаклап, тәрәзә
төбендәге антуриум гөленең кып-кызыл чәчкәләренә төбәлеп торды.
Аның горур чәчкәләре тагын да эреләнеп, җетеләнеп киткәндәй
тоелды.
Аш бүлмәсендә чәйнек гөбердәде. Карчыгының җанга якын аяк
кыштырдавы ишетелде, таба чыжлады, бөтен өйгә май исе таралды.
– Чык, әйдә, тамагың ачкандыр... Чәй дә кайнаган.
– Мин бакчада эчтем инде, карчык, – диде карт. Һәм сүзсез генә
урынына менеп ятты.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    20

    0

    Авторга рәхмәт, яхшы әсәр.