Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (ахыры)

«Мәңгелектә кавышканнардыр....?» дип тә уйлап куя иде. Шул вакытта, йөрәк тибешенә кушылып, аның бар калебен, вөҗүден, Гөлсинә апасының назлы елмаюы сыман, якты сагыш биләп ала, аңа газиз укытучыларының әманәтен – Күкләр насыйп иткән кадәр гомереңдә чын кеше булып яшәргә кирәклекне исенә төшерә иде.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

4

Ания Юнысовна редакциягә килгән хатларны укып-барлап утыра. Менә берсенең конвертында «Матур язу» дәфтәре үрнәгендәге кебек тигез энҗе бөртекләредәй хәрефләр тезеп язган таныш кулны танып, озак кына ачарга кыймыйча торды. Хат педучилищедагы укытучысы Шәйхенур абыйсы Гайнетдиновтан – «Коменский»дан – аның шактый вакыт элек язган хатына көтелгән җавап иде.

Вак хәрефләр белән дәфтәрнең куш бите шыплап тутырып язылган бу хат аны яшьлегенең иң саф, иң самими еллары узган газиз Арчасына алып кайтты. Күз алдына әнисе кебек якын күргән Гөлсинә апасы килеп басты. Якты бер сагыш белән елмаючы укытучы апасы... Ул юк инде... Әмма елмаюы күз алдыннан китми. Шәйхенур абый ничекләр яши икән ансыз?

Ания ханым күзләренә мөлдерәп тулган күз яшьләре элпәсе аша хәрефләрне аермачык күрмәсә дә, хатны ашыга-ашыга укый башлады.

«Исәнме, хөрмәтле Ания!

Син миңа язган көннәрне мин Арча хастаханәсендә йөрәк инфаркты белән авырып ята идем. Икенче мәртәбәсен. Хәзер, Аллага шөкер, чыктым. Менә язам.

Бик зур рәхмәт, язмамны журналның 10 нчы санына планга кертүегезгә.

Соңлап булса да, сине яраткан журналыбызда бүлек редакторы булып эшли башлавың белән чын күңелемнән котлыйм һәм эшеңдә уңышлар телим. Гөлсинә апаң да сөенер иде. Аның 70 еллыгына багышлап «Мәгърифәт» газетасында чыгарган мәкаләң өчен аерым рәхмәт!

Менә шундый хәлләр, Ания... Дүртенче ел инде аның юклыгына ияләнә алмыйм. Апаң, минемчә, бертуганнарының фаҗигале үлеменең кайгысын күтәрә алмады. Элегрәк бер ятып авырмаган да килеш, кинәт баш миенә кан савып китеп барды шул. Бер генә дә исемнән чыкмый... Бәрәңге тәпкеләгәндә, туганнары фаҗигасеннән соң эче тулы кайгы булса да, балаларга сиздермәс өчен, көлә-көлә: «Әнкәй менә шулай тәпкели иде» дип сөйләнә-сөйләнә, буразнага кинәт авып төшә. Ике яктан ике киленебез – Фәридә белән Рузалия тотып торгызалар. Көлгән вакытында күзләрен ничек йомган булса, кабат ача алмады. Реанимация бүлегендә соңгы сулышын алды. Шул елмайган килеш гүргә иңдердек. Ләхеттә дә шул килеш ятадыр инде. Мине ул вакытта яшен суккандай булды. Һаман айный алмыйм. Зиаратыннан кайтып кермим.

«Мин укыганда Гөлсинә апа түгәрәгенә йөрдем, шигырьләр яза идем», – дигәнсең. Ничек хәтерләмәскә! Гөлсинә апаң синең белән бик горурлана иде. Дөресрәге, икебез дә синең уңышларга сөенә идек.

Апаң кинәт шулай китеп баргач, күңелне тынычландыру өчен, аңа багышлап альбом төзедем. Ул альбомның бер битенә апаң белән бергә төшкән фотокарточкаңны куйдым. Хәтерлисең микән: педучилищега Гомәр Бәширов, Сибгат Хәкимнәр килгәч төшкән бик матур фото ул...

Апаң, бакчада ялгыш сынып төшкән сып-сырма җиләкле бер кура ботагын вазага алып кереп утыртып, синең «Кура җиләк» җырыңны җырлап, икәүләп сине искә алып, горурланып утырган идек бер. Шул да искә төште менә. Арчага кайтсаң, туп-туры безгә кил. Мин улыбыз Хәлил, киленебез Рузалия, оныкларым Җәлил, Илгизәр һәм бәләкәй оныкчыгым Гөлсинә белән яшим. Кайткач, керми калма. Бер сөйләшеп утырырбыз.

Бу хезмәтеңдә дә, иҗатыңда да уңышлар теләп хат язучы Шәйхенур абый дип белерсең. 27 август, 2000 ел».

Ания Юнысовнага кинәт никтер уңайсыз, хәтта оят булып китте. Училищеда укыганда, Гөлсинә апасы бераз кәефсезрәк булса, ул моны гел Шәйхенур абыйсыннан күрә иде. Шуңа күрә аңа эчендә ачу да саклагандай йөрде. Менә бу хатны укыганда, аның күңелен бер үкенү хисе биләп алды. Укытучысыннан кичекмәстән гафу үтенәсе килде. Уйлары бертуктаусыз алар тирәсендә бөтерелде. Гөлсинә апасы киткәннән соң туган оныкчыкка әбисенең исемен кушканнар. Кемгә охшаган икән сабый?

Менә чын укытучы нинди була ул! Аның сиңа төпле белем бирүе әле бер нәрсә, ул бит үзе укыткан укучыларын үзенеке саный. Аларны кеше итәсе килә. Тикмәгә генә тотып орышамы ул сине, үз баласын орышкандай! Күр ничек горурланганнар аның белән укытучылары. Ялгышлык җибәрмәсен, түбән төшмәсен дип, аталарча, аналарча кайгыртканнар аны. Хөсәен Фатыйхович та, хәтта Гарәфи бабай да тикмәгә генә артыннан саклап йөрмәгән инде. Тиле-миле чаклары. Сабыйлыктан чыкмаган 15-16 яшьлек кыз бала. Ялгышып куюы да бар, дигәннәр бит алар. Синең белемең өчен генә түгел, тәүфыйгың, сафлыгың, иманың сагында да торганнар. Шатлыгыңны-кайгыңны да үзләренеке иткәннәр. Укып чыгып, еракка киткәч тә, һәр уңышыңны үзләренеке дә санап горурланалар, кечкенә генә ялгышыңның да сәбәбен үзләреннән күреп, йокысыз төннәр кичерәләрдер.

...Ания ханым, өйгә кайткач та, бер кат эшләрен тәмамлагач, училищеда укыганда алып барган көндәлек дәфтәрен эзләп тапты.

Үзе истәлекләр укый, үзенең күз алдында мәрхәмәтле, нурлы йөзле, күркәм холыклы Гөлсинә апасы. Гади генә киенер, кершән-фәлән кулланмас иде. Өстендә һәрвакыт диярлек зәңгәрсу төстәге трикотаж костюм-итәк булды. Юкарак коңгырт чәчен артка шома итеп тарап, җыйнак кына итеп йөртер иде. Ул чакта укытучы апалары илле яшьләр тирәсендә булган икән. Шәйхенур абый язганча, йөзе гел балкып торыр, үзе, күзләрен кысып, гел елмаер иде җанашым. «Җанашым» диясе генә килә бит якты сагыш иясе Гөлсинә апаларына! Дүрт ел уку дәверендә Ания аның үзләренә бер генә тапкыр да тавыш күтәргәнен хәтерләми. Бәлки моңа сәбәп тә булмагандыр. Барысы да Гөлсинә апаларын яраталар, сүзен тыңлыйлар, аны рәнҗетергә кодрәтләреннән килмәс тә иде шул. Янәшәсендә – бераз корырак, дары кебек «дөрт» итеп кызып-кабынып китүчән, әмма тиз кайтып төшүчән, гадел йөрәкле Шәйхенур абыйлары. Бәхетле һәм бер-берсенә бик тиң булганнар икән бит алар! Яраткан бит ул Гөлсинәсен! Ания теге чакта уйлаганча, юк, «үзәгенә үтмәгәндер»... Яратмаса, яшьлегендә үк, әле өйләнешкәнче, «Укытучы Гөлсинә» дип аңа багышлап җыр язар идеме? Бу җыр хакында Шәйхенур абыйсы хатында искә алган. «Элегрәк «Совет мәктәбе»ндә чыгарган идем», – дигәч, Ания Юнысовна эзләп тапты ул җырның сүзләрен. Тырыша-тырыша рус мәктәбенә хезмәт иткән, журналны алдырмаган чагы булган шул, югыйсә күрми калыр идеме?!
Укытучы булып кайтты авыл кызы Гөлсинә.

Мәктәптә ул балаларга белем нурлары сибә.

Укытучы Гөлсинә,

Белем нурлары сибә.

Ягымлы елмаю белән балаларны карата.

Укучылар, ата-аналар шуңа күрә ярата.

Җәйгә чыккач, поход ясап, баралар калаларга.

Мәңге онытылмаслык хисләр уята балаларда.

Укытучы булып калды авыл кызы Гөлсинә.

Көндез – эштә, кич клубта белем нурлары сибә.

Укытучы Гөлсинә,

Белем нурлары сибә.
Җырны үзенчә көйли-көйли, Ания ханым көндәлеген укуын дәвам итте. Ә-ә-ә, менә, менә! Бу юлларны 1978 елның 1 октябрендә язып куйган булган:

«Бүген шигырь сөючеләр түгәрәгенә язылдым. «Тукай якташлары» дип атала. Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Рәхмәтулловна. Һәрберебездән кайдан килүебезне, әти-әниләребезне сорашып чыкты. Гөлсинә ападан да үзе турында сөйләвен үтендек. Ул Сарман районыннан икән. Авылларының исеме бигрәк кызык – Күтәмәле. Алабуга педучилищесын тәмамлаган, шунда ике ел укытучылар институтында белем алган. Аннары Казанда да институтта укыган әле. «Яраткан укытучыгыз бар идеме?» дигәч: «Иң яратканы – күренекле шагыйрь, әдәбият белгече һәм фольклор галиме «Кәрим Җаманаклы» псевдонимы белән йөргән Рәшидов абый иде», – ди апа. Кабатлатып, шигырь дәфтәремнең артына язып куйдым. Кызлар миңа: «Журналист мәллә син?» – дигән булалар. Көндәлеккә язып куясым бар димәдем инде.»

Гөлсинә апа дәрестә үзе күп сөйләми иде. Ул тема, юнәлеш бирә, эзләндерә, яздыра, укыта, сөйләтә. Хәзерге яңа белем стандартлары да нәкъ шуны таләп итә бит инде. Эзләнүчән иҗади шәхес тәрбияләүне. Гөлсинә апа шул вакытта ук хәзерге стандартлар белән белем биргән булып чыга түгелме соң? Укучыларын белем алуга илһамландырган. Аниянең язган шигырьләрен беренчеләрдән булып ул күргән, олылаган, күңеленә канат куйган. Сагына ул Гөлсинә апасын, бик сагына!

***

Шәйхенур абыйсы белән хат аша аралашулары шактый дәвам итте. Ания ханым аларны көтеп ала торган булды. Хатларның берсе аның тирән кайгысын уртаклашып язылган һәм аңа гына түгел, гаиләсенә багышланган иде.

«Исәнмесез, Ания, җәмәгатең, балаларыгыз!

Сезнең олы кайгыгызны уртаклашып хат язабыз, җаныкайларыбыз. 

Әнкәйдән дә олы кеше юк дөньяда. Ни хәл итмәк кирәк, Ания! Әниегезнең урыны оҗмахта булсын!

Район газетасыннан кайгыгызны уртаклашып язган хәбәрне укыдым. Сине юатып хат язасым килде. Үземнең әнием вафат булгач, Гөлсинә апагыз белән безнең нинди хәлдә булуыбызны искә төшереп, «Гаилә альбомы»мнан хатларымны укыдым. Ул көннәргә багышлап, Сибгат ага Хәкимнең «Шигъри дәфтәре»ннән «Әнкәй истәлегенә», «Курыкканы суык иде», «Күңелең синең ак, улым» шигырләрен күчереп язып, шул хатларым янына ябыштырып куйганмын икән.

Иң якын дусларым булган шофёр Фәттахка (малайлык дустым), институтта бергә укыган Илгизгә шигъри хатлар язганмын.

Менә кайбер юлларын гына укып кара әле, Ания.
Әнәй үлде!

Бу төн...

Үз иркенә куйдым хисләремне,

Ул төн буе елап «эредем».

Иртәгесен, «берни булмагандай»,

Дәрес бирдем, тыныч йөредем. 
Мин ул чакта завуч булып эшли идем. Гөлсинә апаң татар теле укыта. Бер атна гына алдан кайтып, әнәй белән бәхилләшеп килгән идек. Апрель ае. Кама иделе ташыган чак. 108 км ара. Язгы ташуга – Камага үзе төшеп харап булыр дип, миңа ашыгыч хәбәр җибәрмәгәннәр. Үзләре кадерләп җирләгәннәр.

Укыганың бардыр, бәлки, Сибгат аганың әнисенең вафатына язган шигырьләреннән бер генә строфасын языйм әле:
Курыкканы суык иде аның,

«Җылы чакта алсын, – дип, – кабер»,

Әйтә иде бик еш...

Әнкәй үлде.

Үч иткәндәй, тышта – декабрь...»
Ания ханым хатны укып бетерә алмыйча, сулкылдый-сулкылдый еларга тотынды. Аның әнисе дә бит, нәкъ Сибгат ага язганча, җылы чакта китсәм иде, ди торган иде. Үч иткәндәй, менә ноябрь ахырында, җир туңдырып, кар яугач вафат булды...»

Шәйхенур абый хат ахырында Ания ханымга сабырлыклар, җиңеллек теләгән, кунакка чакырган иде.

Аниягезнең яралары яңа шул әле, Шәйхенур абый. Алардан кан саркый. Тыелгысыз сагыш һәр күзәнәген әрнетә.

Хат 27 ноябрьдә, Ания ханымның әнисенең вафатының икенче көнендә үк язылган иде.

Аһ, Шәйхенур абый, аһ!

Сез дөнья бәһасе, зирәк акыллы педагог кына түгел, Аниягезнең шатлык-кайгысын, аталарча, үзенеке итеп кабул иткән олы йөрәкле чын егет солтаны да икәнсез бит! Сез сөекле хатыныгыз Гөлсинәнең хәтеренә мәңге хыянәт итмәячәк, шагыйрь җанлы «мәҗнүн» дә икәнсез! Сез өч улыгызга кырыс-таләпчән ата гына түгел, тудырып-үстергән әнәй-әнкәегезне бар җаны, вөҗүде белән яраткан, хөрмәт иткән, кадерләгән, аның әле дә сабый күңелле улы икәнсез!

...Шәйхенур абый, инде сирәгрәк язса да, хатларында гел язмыш-тәкъдиргә ышануын, балаларыннан, киленнәреннән разый булуын әйтә, Аниягә дә изге теләкләрен, аеруча сабырлык тели, ике сүзнең берендә Аллаһы Тәгаләне искә ала иде.

Чын ихластан, вакытын, көчен кызганмыйча язган, кайчак – озын, кайчак кыска гына әлеге хатлар Аниягә тормыш дәресе, ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, юл араларына салынган үгет-нәсихәт, бу дөньяда, аеруча укытучы кешегә, бар яктан үрнәк шәхес булып яшәүнең никадәр зур, җаваплы вазифа булуына ым-ишарә дә иде.

Шәйхенур абый, сизелмичә узган еллар агышында, укучысы Аниянең бер-бер артлы чыккан китаплары, аның сүзләренә язылган җырлар, алган исемнәре, дәүләт бүләкләре өчен, үз уңышларына сөенгәндәй сөенә; хәл белешеп торганга рәхмәт укый; педучилищега очрашуга кайтса, чамасы барында килә иде.

«Авырып торам әле. Менә бераз хәл кергәч, Гөлсинә апаң янына барып, синең уңышларыңны сөйләп куандырып кайтырмын, сәламеңне тапшырырмын», дип яза иде.

Көннәрдән бер көнне Арчадан хат-хәбәр килмәс булды. Шәйхенур абый, соңгы вакытта язган бер җырындагыча: «Пар канатым сынгач, Гөлсинәкәй, таба алмадым алмаш, җанашым» дип, гел елмаеп төшләренә кергән Гөлсинәсен юксынып, аның артыннан китеп барды.

Ания ханымның җанын баштарак иң кадерле кешеләрен югалту бушлыгы биләде, исенә төшергән саен, үзәк бәгырендә мәңгегә аерылу ачысы сулкылдап-әрнеп торды. Ни гаҗәп, тора-бара бу сызлануны башка бер хис алыштырды. Ул кадерле укытучылары Шәйхенур абыйсы белән Гөлсинә апасын элеккечә, ерак яшьлегендә күреп ияләнгәнчә, гел янәшә күз алдына китерде.

«Мәңгелектә кавышканнардыр....?» дип тә уйлап куя иде. Шул вакытта, йөрәк тибешенә кушылып, аның бар калебен, вөҗүден, Гөлсинә апасының назлы елмаюы сыман, якты сагыш биләп ала, аңа газиз укытучыларының әманәтен – Күкләр насыйп иткән кадәр гомереңдә чын кеше булып яшәргә кирәклекне исенә төшерә иде. 


Тәмам.

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле УКЫТУЧЫЛАРЫМ Шәйхенур абый белән Гөлсинә апа турында , Арча педагогия училищесында укыган елларыгыз турындагы әсәрегезне йөрәгем аша уздырып, яңадан шул елларга кайткан кебек укыдым Сания ханым Язмышларда уртак мизгелләргә дә тап булдым: 4 баланы ялгыз устеруче әни кызы буларак, мин дә группадашларым белән Ленинградка бара алмадым. Бәрәңгедә эшләп алган акчага зәңгәр кышкы пальто алдым. Гөлсинә апай безне дә татар теленнән укытты. Аның турында бик җылы истәлекләр саклыйм. Бер районда яшәгәч, педучилищены тәмамлагач та очраша идек Бер курешкәндә әйтә:-Халидә, бик юксынам сине . Тулай торак почмагыннан син елмаеп килеп чыгарсың кук тоела,- дигән иде Миннән соң училищеда сеңлем Резеда укыды Аны миңа ошата иде. - Син кайсысы соң әле- Резедамы Халидәме-, дип көлеп сораганы истә . Сузләрем Гөлсинә апага дога булып ирешсен Искиткеч матур әсәрегез өчен зур РӘХМӘТ 🖋📚💐 Хөрмәт белән, Өчиледән Халидә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афәрин, Сания ханым! Рәхәтләнеп укый торган повесть. Киләчәктә яңа әсәрләр белән сөендерерсез дип көтеп калабыз. Хөрмәт белән Әлфия Ситдыйкова.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Саниякәй-Гәрәбәкәй!Булган бу!Быелгы елны Гәрәбә елы дип атарга була!Иҗатың очкын тарата!Үзеңне халык ярата! Сәлам белән, Гөлнур Айзәт

        • аватар Без имени

          0

          0

          ГӘРӘБӘКӘЙ-САНИЯКӘЙ, йөзенче кеше булып тавыш бирдем. Бик яратып, үзем аша үткәреп укыдым. Училищеда уку чоры, мәңге онытылмас хәтирәләр. Үзебез белгән УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ, кызлар, колак очына эленеп калган хәтирәләр... Рәхәт инде укырга! Белем биргән укытучыларыбызның рухлары шат, сүзләребез дога булып ирешсен. Рәхмәт ,САНИЯ. Бер мизгелгә генә булса да яшьлеккә алып кайттың. Каләмең шома, фикерең үткен, хисләрең җете, иҗатың бай булсын! Хөрмәт белән, Дания Газизова.

          • аватар Без имени

            0

            0

            И-и, хатын-кыз, гомер буе кемнэрдер очен яши дә, э узенэ вакыт калмый яшэргэ...