САРЫ АТЫМ АЛТЫН НУКТАЛЫ (хикәя)
Ә күршедә... Ә күршедә туй гөрләде. Нәкыйп малае Илгизәр Миңсылуны урлап кайткан... Авыл бермәл тынсыз калды: бакчы, Илгизәр күрше авыл кызы Бикәне ярәштереп йөри, дигәннәр иде. Тегесе дә Илгизәргә чыгарга биш куллап риза булган, ди. Бик тә яратышалар икән берсен-берсе. Хәзерге кәләш Миңсылуның да еракта-еракта сөйгән яры калган, ди, имеш...
1
Үрмәли алганы-алмаганы, яртылаш иңгән йортның койма башына үрмәләде: күрәсе иде күктән иңгән ике бөкреле җен карчыгын...
Маңка торыс Сәлим, ыштаны ертылып, аска очты, тагын өч-дүртесе әллә ни күрә алмады: кырмавык баскан йортта да, өйдә дә үле тынлык хөкем сөрә иде...
Йорт тирәсендә юк-бар йомыш юллап иснәнгән карт-корыга да «ике бөкреле» җен күрү бәхете тәтемәде: ни ут кабынмады, ни су чылтырамады, ни ишек ачылмады. «Гайре кызык хәл» күренмәгәч, халык гасырдан артык буш торган йортны урап уза башлады. Бик кирәк иде! Ике бөкреле җен генә кызыксындырган иде олысын-кечесен...
Ә күршедә... Ә күршедә туй гөрләде. Нәкыйп малае Илгизәр Миңсылуны урлап кайткан... Авыл бермәл тынсыз калды: бакчы, Илгизәр күрше авыл кызы Бикәне ярәштереп йөри, дигәннәр иде. Тегесе дә Илгизәргә чыгарга биш куллап риза булган, ди. Бик тә яратышалар икән берсен-берсе.
Хәзерге кәләш Миңсылуның да еракта-еракта сөйгән яры калган, ди, имеш... Ул да ярәшелгән булган, ди... Белмәссең бу яшьләрне...
Туйлар узгач, туннар тузгач, белде инде әпчи карчыклар: имеш, Илгизәр яратып йөргән күрше авыл кызы Бикәне дә кемдер урлап киткән. Тегесе эһ итәргә дә өлгермәгән, имеш. Кызны бер тәүлек урам аша салынган яңа йортта бикләп кундырып торганнар, ди. Илгизәр никадәр генә тырышса да, Бикәгә соңгы сүзен әйтә алмаган, үзенеке итә алмаган... Ак күбеккә баткан юргасыннан да төшмичә, урам ярып елаган да елаган, айга карап, ялгыз бүре кебек улаган да улаган. Азаккы исәптә, курайда ят көй чирткән... Бикәгә багышлап, үзе җыр язган, имеш, диделәр... Ир башы белән инде... Гадәттә, авыл мужигы бәбәк сидереп тормый, каты-коты әйтә, ордым-бордым кылана да бураннар туздырып китеп тә бара... Йә канга батып сугыша... Ә бу... «Онытмамын, Бикәм, онытмамын, гомерлек ярам булып калырсың, җаным мәңгелеккә сырхаулады...» – дип елаган, имеш... Килешмәгәнне...
Язмышына үч итепме, ачуын шулай чыгарасы иткәнме, холкын күрсәтергә теләгәнме, ай юктан чыра дипме, башы-күзе әйләнгән чак булганмы, практика үтәргә килгән мөгаллимә Миңсылуны, ай-ваена карамыйча, атка салып кайткан, имеш... Минем сөйгәнемне урладылар, мин дә кемнекендер урлыйм, имеш...
Менә шулай... Икесенең дә күз яшьләре кипмәгән чак әле. Миңсылу, ак келәткә чыгып, тавышсыз гына елап ята икән...
Илгизәрнең бу гамәле «астан кисеп, өстән ямау салу» кебек бер нәрсә булса да, гөрләп туйлар узды, йорт тәрәзәләрен чиккән пәрдәләр бизәде, сандык-сандык бирнә түрдә урын алды, кабартылган мендәрләр өй бизәге булып менеп кунакладылар. Ата-анага каршы әйтә торган заманамыни, мөгаллимә абруена да тап төшерергә ярамый – язмышың белән килешәсең дә яшисең. Яшисең, хәтта туйда кияү ялгышып, хатыны колагына Бикә исемен пышылдаса да, яшисең...
Шул көннәрдә «ике бөкреле җен» күрше йортка «иңде». Кеше күзенә күренергә ашыкмады: төтен чыкмады, өй юылмады, таба исе авыздан төкерекләр китермәде... Ничек бер ай буе җан вә тән асрагандыр ул, аннары гына нигезе тарала башлаган иске йортта тереклек әсәре күренде: таякка таянган, яртылаш җиргә иңгән «ниндидер бер шыксыз нәрсә» көн яктысына чыкты. Иң беренче итеп, Миңсылу белән Илгизәрнең җил капкасын шакыды «сәер җан иясе»:
– Братухалар, ничек көн итеп ятыш?
– Әйбәт кенә, әби, узыгыз.
– Нинди әби булыйм мин сезгә?!
Карчык ачуланып, таягын һавада уйнатып алды... Баз төбеннән килгән тавышы белән нидер әйтте...
– Йомышы булмаса да керә бу, димәгез. Берничә кадак биреп торыгыз әле бурычка, кире кайтарам, шөлләмәгез... Баскыч төбенең иң зур тактасы купкан, шуны кадакларга исәп... Син, ир заты, йортыңда такталарыңны кадаклап тор, купмасын такталарың...
Баштанаяк карап чыкты Илгизәр: кара, моның тавышы да, сүзләре дә авыл карчыкларыныкына бер дә охшамаган, тач төрмәдән кайткан төксе ир-атныкы кебек яңгырый...
– Хе... Минем такталарым кадаклаган...
– Вәйт синең хатын – җайлы урындык: телисең утырасың, телисең этеп-төртеп җибәрәсең, әйеме, Илгизәр, мәлгунь…
– Аңламыйбыз, ни сөйлисез? Нинди урындык?
«Алагаем зур бөкре» шуышып килеп, Илгизәр кулыннан кадакларны тартып алды да ничек кергән шулай «тәгәрәп» чыгып та китте...
– Кәкрене төзәт, шайтан ояламасын!
Яшьләр берни аңламый аптырап басып калдылар...
Беренче танышу шулай үтте.
Яшь кәләш Миңсылу яңа тормышка ияләшеп килә. Мәктәптәге хәттин ашкан мәшәкате өстенә тавык чүпләп бетерә алмас мәшәкатьләр өйдә дә көтеп тора үзен. «Сәер җан иясе» ак келәт юлына күз салгалый: керә дә елый, керә дә елый Миңсылу шунда. Тавышсыз... Йорт тулы тавыкларны, оядагы этне, карт өянкегә кунган кара каргаларны куркытмый, имеш...
– Бурычымны керттем. Алмак күрке – бирмәк...
– Кирәкми иде, апа, кадак бар бит...
– Базара нет! Өйрәтмә мине, ак келәтеңдә тозлы елга юл яра, күз салгала, арт сабагыңны укытасы нәрсә! Быдла!
Берни аңламады Илгизәр: башы киткән, ахры, бу нәрсәнең... Нинди келәт, нинди тозлы елга, нинди базар, нинди төрмә жаргоны? Йөзен дә күреп булмый, ичмасам, ертык шәл белән чорнаган чыраен. Төрмә чыпчыгы! Һаман Илгизәрне ачулана...
– Тфү!
Укытучылар «Авыл хезмәтчәннәре көне»нә концерт әзерлиләр. Өстән шулай кушылды. Илгизәр дә курайда уйнарга тиеш булды – теге үзе язган көйне...
– Мин – кечкенәдән үк аю аяк, бии белмим, – диде Миңсылу, оялып кына. Яшь мөгаллимә директорга каршы сүз әйтергә кыенсына иде.
– Аю да биергә өйрәнә, өйрәнерсең, буй-сының бар, аякларың төз, үзең тыпырдап торасың... Бии-бии остарырсың, биюче булып китәрсең әле бер...
– Юк-юк, мин – бишектән үк аю аяк. Калганнар биегәндә, почмакта утырып тора идем... Ап-ак күлмәк кигән, ак бантик куйган, ак сандали кигән кызчыкны биетергә маташалар, ләкин берничек тә биетә алмыйлар, бер-ике генә атлый да үз аягына үзе абынып егыла... Җырлый беләм, җырлармын берәр җыр...
– Алты дәрестән соң репетициягә. Аннары сайлаулар буенча җыелыш, син – комиссия әгъзасы... Тәки биемәде Миңсылу... Җырына да кул чапмадылар, җыры күбрәк ыңгырашуга гына кайтып калгандай тоелды. Ә Илгизәргә чатнатып кул чаптылар...
– Елама, олан, ирең Илгизәр иске мәхәббәтен берчак онытыр, сине сөя башлар... Тормыш гел арты белән тормас! Сөймәслек хатын түгел син... Ә биергә тормыш өйрәтер... Тормыш ишкәкләрен ялгыз ишкәннәр «биеп» яшиләр...
Инде малай туды, кыз туды. Тормыш тәгәрмәче туктаусыз әйләнде дә әйләнде...
Карчыкның таягы тынып тормады:
– Мәхәббәттән башка кеше тере мәет булып яши. Әйе, Миңсылу эшли, йөри, ашый, эчә, йоклый. Йортта да, мәктәбендә дә үз вазифасын башкара, ләкин тончыга!
Илгизәрнең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты бөкре сүзләре... Үз хәле хәл әле монда – Бикә сагындыра, каһәр. Ирнең күзләрендә сагыш кимемәде... Чиксез офыкка карап, Бикәсен уйлый һаман... Кулда – курай... Үзе хисләрен һич кенә дә Миңсылуга белдерми. Авыр сүз әйтми, авыр эш эшләтми, гел мактап үсендереп тора... Чәчкәләр бүләк итеп тора... Ә үзе беренче мәхәббәтенең исемен кушып җырлап йөри...
– Олан, ак келәткә кереп гелән елама, үтәр аның беренче мәхәббәте...
– Мәңге онытмас, ахры, Бикәсен. Кызга да Бикә дип исем кушты.
– Хе, Бикә, диген...
«Җен» сүз әйтмәде, таягын җирдә «биетте». Аягы аксый, куллары калтырый, үзе яшендәге таягы белән җиргә нинди генә хәрәкәтләр ясамый.
– Кипиш оештырам мин аңа, пасть порву!
Карчык татар әбиләренә хас булмаганча тамак ярып кычкыра, таягын тәртипсез рәвештә һавада болгаганнан соң, шыпырт кына җирдә биетә: «Раз-два-три, шаг вперёд, раз-два-три – шаг назад!»
– Әби, тукта, бу бит бию хәрәкәте! Синең таягың бии!
– Минем таяк, синең аяк биесен, олан. Йөрәгеңдәге таш ватылып төшеп китәр... Бие, димен, бие! Акылдан шашмас өчен бие!
– Ни сөйлисең син? Безнең гаиләдә бар да яхшы...
– Липовый сүз, ялганың күзне яра! Беләм мин! Җайсызрак кагылсаң да, уалырга торган йөрәгеңә һава җитми! Иреңнең йөрәгендә икенче планда син, хатын, шуңа эчтән янасың!
– Юк, юк, юк!
– Тел астына дару сал, күгәрченем! Карчык эченнән нидер мыгырдый-мыгырдый чыгып китте.
– Раз-два-три, раз-два-три... Шаг вперёд, шаг назад...
Нинди серле карчык соң бу, Миңсылуның эченә кереп караганмы, йөрәгендә актарынганмы? Каян белә аның бәхетлеме, юкмы икәнен, каян белә йөрәк серләрен? Бер галәмәт бу! Галәмәт! Ерып йөргесез пычрактан йөри, ә киеме чип-чиста! Төрмә жаргонын кушып сөйли, үзенең авызында – дога... Иске кием киеп, урамга чыга, ә өен оҗмах оясы ясап куйган. Намазлыгы гел җәелгән килеш тора... Кайчан юа ул кардан ак пәрдәләрен, ак күлмәк-яулыкларын? Юган керләр җептә җилфердәми лә...
Ни диеп сүз катсын иренә, яраткан Илгизәренә? Хыянәт итми, какмый-сукмый, сүгенеп кычкырмый. Хатынга тулы ирек куелган. Кая тели, шунда бара, нәрсә тели, шуны ала. Йорты бар, балалары бар, тормыш итәргә җитәрлек акчасы бар. Кадере булмаса да, яраткан эше бар. Тынгысыз эше аңа шәхси тормышка вакыт калдырмый. Кайчан карама, кәгазьгә чумган. Буй-сыны, матурлыгы бар, ил алдында абруе бар. Тәрәзә төбе тулы гөл, бакчасы тулы чәчәк, йорттагы фонтаннар янында камышлар буй сузган, аккошлар йөзә. Сукмагы – таштан, эшләр автоматлаштырылган. Ни җитми Миңсылуга? Ни өчен ул бәхетле елмаймый? Бу сөальгә җавапны кем белә?
Авылда җүләр исемен күтәреп көн итүче «ике бөкреле җен» белә... Сүз уңае әйтер әле... Теле белән түгел, таягы белән...
Исем дигәннән, чыннан да, әле һаман исемен белми авыл халкы – теле эшләми, тел урынына таягы эшли лә аның...
Хәер, паспортына Сахи дип язылган, диде, почта кыз.
Карчык йорттагы бәбкә үләненә таягы белән суккалап, ча-ча-ча биюе хәрәкәте ясады.
– Йөрәк тибеше көенә бие. Яшисең килсә, бие, бие, димен, тыңла сүземне, тыңламасаң, башыңны ярырмын! Күтәрелеп тә карамыйча тагын чыгып китте...
2
Таң беленгәндә, Миңсылуны шәһәргә ике атналык курсларга озатты Илгизәр. Капканы ябып өлгермәде:
– Абай булмыйк дип, кояш белән кузгалдым, дәшмә, мәлгунь ир заты, бүлдергәнне яратмыйм! Дөресен әйт, матри! Алдасаң, авызыңны кан итәм! Глаза выколю! Шулай нык яраттыңмы Бикә исемле кыз баланы?
Карчык ике аягын нык терәп, шулкадәр туры баскан ки, әйтерсең бәдәнен ямьсезләп торган ике бөкре беркайчан булмаган да...
– Җавап бирмичә, мин сине беркая чыгармыйм. Тычкан уты яктысында Миңсылуның җазу-сызу белән утырганын күрдем. Контроль эш эшләде төнката! Таң беленер-беленмәс тукталышка кыяклады. Алдалама, дөресен әйт, алдаласаң, башыңны шушы таяк белән сугып ярам! Балдеж ясыйм мин сиңа! Сине генә җиңәм, кул белән йорт бурасын күтәрә алган хатын мин.
– Әйе, яраттым шул Бикәне, хәзер дә күз алдымда тора...
– Саф мәхәббәт иясе икәнсең. Шулай ярата алучылар сирәк. Мәхәббәткә киртәләр юк. Авыз суың корыды, Бикә дип. Ләкин, син гомер буе янып яшәрсеңме? Таякны катырак бөктең, ир тәресе, кыланмышың кылга сыймый синең. Хатының – парлы ялгыз! Сирәк хатын түзә мондый хәлгә. Гомер үтә. Тәне сызласа да, зарлана торган түгел Миңсылу. Тормыш китабының Бикәле битен яп, икенче битен ач! Анда үткәндәге Бикәгә урын юк, Миңсылу исемле искиткеч күңелле, сине өзелеп яратучы хатын бар, йөрәгеңнең түрендә аңа урын бир! Ярат син аны, каты ярат! Бер генә яшибез!
– Мин аны яратам!
– Юк, юк, тагын бер кат юк! Ул синең яратуыңны сизми. Күзләренә бак, утлы күмер булып янмый күзләре. Ә синең, шайтан таягының, күзләрең гелән-гелән сагышлы... Күзләрең әле һаман Бикәне яратуыңны әйтеп тора. Хатын-кызның күңеле сизгер аның, ул синең ни уйлаганыңны ашадан-аша сизеп тора!
– Миңсылу бит миңа берни дә әйтми.
– Теле белән әйтми, биюе белән әйтә. Ир дип сине зурлый, гел чәпчеми, чөнки ул сине ярата. Мең сынаулар кичте, бахыркаем. Аның да сөйгән егете булган, ләкин тормышының ул битен кире ачмаслык итеп япкан ул...
– Мин Бикәне оныта алмыйм. Ул да гомер буе мине генә ярата. Аның мине өзелеп яратуы тынгы бирми! Нишлим соң?
– Һаман яратканын каян беләсең? Әллә кайчан оныткандыр инде? Әйткән иде диярсең...
– Күңелем сизә. Ярата ул мине!
– Ул да кеше кешесе хәзер, сине генә уйлап утырмыйдыр, мөртәт! Оныт аны! Уеннан уймак чыкмасын...
Карчык тагын таягы белән җиргә сыза башлады «Раз-два, налево, вперёд». «Раз-два – направо, назад». «Сынатырга ярамый, сынарга ярамый...» Кемгәдер бию өйрәтәме соң?!
– Йөрәге янса да, дәшми Миңсылу. Чөнки гаиләне ватасы килми... Аннан, аннан... Ул – укытучы – ил күзендәге кеше – калганнарга үрнәк булырга тиеш ул... Балаларны да үз үрнәгендә тәрбияли: түзем, сабыр булырга, кеше хакын хакларга, калганнарны кайгыртырга! Ул – фәрештә җан, калганнарга яхшы булсын дип яши. Уйла, әштер-өштер генә түгел, ныклап исәплә, бизмәнгә сал, әле соң түгел...
Мизгел эчендә «ике бөкре» кире урынына кайтып утырды, карчык күзгә күренеп картайды, тиз генә гаип булды. Таяк белән сызган җирдә бәбкә үләннәре генә тырпаешып калдылар...
Хатын-кызга хас булмаганча көчле бу карчык, гади генә хатын түгелдер, Сахи...
– Кайгырма, бик бәхетле булырбыз хатын белән...
– Белмим... Бер генә төнен дә уйсыз йокламый хатының... Ул күз яшьләре кая сеңеп бара икән?!
Илгизәр уйга чумды... Авырткан җиргә кагылды Сахи карчык...
Әллә бер барып күреп кайтасы инде Бикәне? Күз кырые белән генә карап, ә? Бәлки, күзләренә карап, «Мине һаман да яратасыңмы?» дип сораргадыр, озын толымнарын сүтеп җибәреп, хуш исле чәчләренә чумаргадыр... Бер генә минутка күрсәм дә, сагышларым басылыр кебек. Кураемда уйнап, аңа багышланган җырны җырласам...
Бу уйлардан ирнең тәннәренә рәхәт җылылык җәелде. «Күңелем белән ничә барып, ничә кайттым икән, Бикәм, синең янга?!»
Таң беленгәндә, җил капканы «алагаем (әллә төн чыкканчы тагын да зурайганнар инде!) ике бөкре» төртеп ачты:
– Кояш күзен ачканчы, адәм уянганчы, күрше авылга кыякла, шайтан малае, күңелеңне бастырып күреп кайт, бөтен гөнаһлы уйларыңны баганалы юл буена сибеп кайт. Сагыну-сагышларыңны башлары күккә тигән биек наратлар арасында адаштырып кайт! Барганыңны Миңсылуга ишеттермәбез, үзем йомып калырмын. Бар, бар, чистарып кайт түлке... Уйларыңны тәртипкә сал. Багучылык итмәсәм дә беләм, төнката шуны уйладың, агач мылтык белән атасы нәрсә!
Чыннан да, пәри-җен бу, колагыңнан керә, җаныңны үтмәс пычак белән телә, аннары табаныңнан чыга...
– Күпме газапланып яшәп була? Үзең дә газапланасың, Миңсылуны да газаплыйсың, авызыңа шайтан төкергән! Бер җан,бер тән булып яшәүгә ни җитә? Гомерләр бер генә, кадерен бел генә...
– Газапланмый ул, аңа авыр булса, ым белән булса да аңлатыр, бер кәлимә булса да, сүз әйтер иде... Ул дөнья куып, җир җимертеп эшли. Аңарда яшәү дәрте ташып тора, эшендә нинди зур исемнәр алды. Бер Мактау кәгазе алыр өчен җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк! Ә балаларны ничек ярата ул, һәрберсенә зур шәхес итеп карый. Мактау кәгазьләре дә кирәк түгел инде укытучыга, укучылары кеше булып чыкса, шул җитә. Хөрмәт тулы күзләре белән карасыннар иде дә соң...
– Әйе, ләкин күзләре пыскып янган учак кебек кенә. Ялкын юк аларда, юк, ишетәсеңме? Синең күзләреңнең сагышы бәгыренә укмашкан төен кебек аның җанына ягылган, иркенләп суларга бирми! Сулый алмый ла! Үтәли күрәм хатын-кыз җенесен!
– Син боларны каян беләсең, җен карчыгы? Әй, тфү, Сәхи әби! Син таш кебек бит! Мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләсеңме син?
– Әһ-һә, кармагыма каптыңмы, ир улак, мин күргәннәрне күрсәң, өч бөкрең булыр иде синең... Ишеттеңме, тау хәтле өч бөкре атланыр иде аркаңа!
...Урман аша гына элдертте Илгизәр. Җәяү генә йөгерде. Ләкин, карчык әйткәнчә, сагышлы уйлары юл буена коелып калмады, юлаучы биштәре кебек ияреп барды, ияреп кайтты... Күрде ул Бикәне. Күрде дә танымады... Нык үзгәргән хатын Илгизәргә сәлам дә бирмәде, лач-лач сагыз чәйнәп, күрше хатыны белән ләчтит сатып тора иде. Әллә бераз салмыш та иде...
– Син, син... Бикә?
– Бәрәччччч, бакчи, Мөнәвәруш ахирәт, егет чакта минем арттан йөргән нәрсә килергә батырчылык иткән! Урман асты авылында ни калган диең хәчтерүш иргә? Сине күрер дә балавыз булып эрер дип белдеңме әллә?! Бер укытучы кисәгенә өйләнгән дигәннәр иде, монда нишләп киләп сарып йөридер, Мөнәвәруш?
Тизәкле итәгенә шыңгырдатып, маңкасын сеңгергәндә симергән Бикәнең алдагы ике теше юклыгы да күренде:
– Актыгы булсын! Монда күренмә! Ирем акылга җиңел, акылы төштән соң, сугып, ботыңны сындырыр. Үземә дә эләгеп тора! Ха-ха-ха! Әйе бит, Мөнәвәруш, минем Алла колы бик көнчел. Баш исән чакта ычкын!
Йа Раббым, Бикәме соң бу? Алтын бәясенә торган, бер бите ай, бер бите кояш Бикә кая киткән? Әкияттәге урман кызы башыннан алып аягына кадәр дию пәриенә әйләнгәнме? Дөнья ничек бөккән! Бер дә сагынмый микән соң?! Илгизәр хыялланган озын толымнар да, һаман яратам дип, муенга сарылулар да, башын әйләндергән зифа буй-сын да юк монда! Утыз яшь кенә булса да, дөньялардан киткән кебек битараф караш! Тәмам сазлыкка баткан бу... Тәмам... Сәбәбе нидә икән?
Кайтканда, салкын су белән коенды Илгизәр, уч-уч салкын су эчте, йөрәк януы, сөюе әз генә дә басылмады...
Шушы күренештән соң да гайрәте кайтмады ирнең: Бикәне сазлыктан ничек тартып чыгару уе белән яна ир. Хәзер инде әкияттәге гүзәл кызны түгел, маңкалы, тизәкле, шапшак, әшәке телле, буе-сыны бер Бикәне бөтен җитешсезлеге белән ярата башлады...
3
– Аны-моны карама, биюләреңне төп кәсебеңә әйләндер, Миңсылу кызым... Менә шулай... Йөрәгең янган саен җанга тансык шөгыль тап. Сары ат кебек саргайма...
– Эхе...
Ел артыннан ел үтте. Бәбкә үләненә шаулап бию коелды: хип-хоп, брейк-данс, локинг, хаста, танго, балет, вальс, полька, тектоник, хакка, джампстайл, фокстрот, контемп, самба, румба... Бу биюләр – Миңсылуның күңел халәте. Ни гаҗәп, ул биюләрне бөкресе чыкканчы чиләнеп өйрәнмәде хатын, үзеннән-үзе килеп чыкты алар, гомердә бии белмәгән аякларга үзләре чорналдылар... Сагышыннан саргайган иргә караган саен, сабырлыгы беткән саен бер бию өйрәнелде... Сары атка әйләнмәс өчен йортның ышык урынында сикерде дә сикерде... Зур фикерләр әйтелде... Ул «фикерләргә» узып барышлый болыт малайлары колак салды, алар елап шешенеп беттеләр... Ә Илгизәр... Юк... Ишетмәде ул аларны...
– Бай программа синең, кызым...
– Миңа шулай «рәхәт»...
– Син үз тормышың күчәрендә түгел... Үз күлмәгеңә сыймыйча биисең бит, кызым...
«Ике бөкре» ауган диварны таягы белән төйде:
– Бию дигән нәрсә күңелендә бөредә килеш яшеренеп яткан, хәзер чәчәк атып маташа димәкче буласыңмы? Мәскәү калаларыннан махсус кайтып өйрәттеләр димәкче буласыңмы?.. Юк, хисләр биетә адәм баласын...
– Әйе!
– Биергә өйрәнгәнче, таш кыяга сукмак салу җиңелрәк!
Авылда Миңсылуның биюче даны таралды. Аның биюеннән башка бер генә мәктәп кичәсе дә узмас дигәннәр иде, ни тырышып та сәхнәдә бер генә бию дә башкара алмады өендә табаныннан ут чыгарган мөгаллимә хатын. Үзе йөзләгән балага бию өйрәтте, үзе чит-ятлар алдында бии алмады... – Бу юлы хәрәкәтләрең үзгә, кояш нурына тиң җылылык бөркелми... Тиз сизә иде «ике бөкре» Миңсылуның күңел халәтен...
– Бию кешенең холкы, шәхси бәхете турында сөйли. Тормыш итәргә көч тап! Үз-үзеңә бикләнмә! Калганнарга яхшы булсын диеп, бишкә бөгелмә, бит сыпырырга өйрән...
Быел яңа партия биюләр өйрәнде Минсылу. Рок-н-ролл, сальса, свинг, посадобль, краковяк, мазурка, кадриль, полонез, брейк-данс... Хәзер ул йортта бәбкә үләннәрен таптап биеми, ә Илгизәр салган артык кыйммәтле брусчаткада бии...
Кулыннан килмәгән эше юк иренең. Битарафлыгы гына үтереп сала инде хатынны, күңел коесен киптерә. Күпме парлар яратышмыйча яши, ләкин Миңсылу кебек саргаймыйлар... Сары атка әйләнмиләр... Башка хатынның битарафлыкка исе дә китмәс иде, киресенчә, гомер айнымаган, бугаз ертып кычкырган, ләкин ябышкак кебек ирләрен Илгизәргә, яки «көндез шәм яндырып табып булмый торган иргә» алмаштырып китәрләр иде. Пычагымамы аларга күзеңә генә карап тора торган эчкече яки хәерче ир? Мунча сукмагына хәтле брусчатка җәеп, джакузи куярлык ир булсын! Миңсылу башка камырдан әвәләнгән, күрәсең... Бодай арасында бер солы... Тормышта бернәрсәсе дә кирәкми ирнең, яратсын гына иде ул...
Саф күңелле хатынга, өйдә дә, мәктәптә тә тәртип булсын... Капка төбендә утырган карчык бүген «кабат» ачыласы итте иргә:
– Ир-ат мәхәббәте хатын-кызның йөрәген баета. Алҗытма аны... Үзен хатын-кыз итеп тойсын...
– Мин аны бик бәхетледер дип уйлыйм...
– Бәхетсезме, бәхетлеме – теле белән әйтми ул, биюе белән әйтә. Күз сал ак келәткә...
– Ак келәткә йозак куйдым күптән...
– Йозак кына киртә түгел,
Түгелгән яшьләремә...
Алдыңда ялтырап яткан, мәхәббәт белән түшәлгән юлдан барасың килми, сиңа абына-сөртенә атлау кызыграк, күрәсең...
Икәү балык тоттылар, ай нурында назланышып су керделәр, болыннан чәчәкләр җыйдылар, бәрхет үләндә аунап яратыштылар, тәгам ризыклары авыз иттеләр, су буйларында казлар, торналар карадылар – ә күңелдә бушлык, чөнки ир күзендә сары сагыш. Күзләр үзләре дә сизмәстән күрше авыл ягына карыйлар... Анда – сагыну, анда – гаҗизлек, анда – җавапсыз сөю...
«Йөрәгең белән минеке генә бул, бары минеке генә... Өченче берәүгә анда урын булмасын, очыр аны күңел читлегеңнән. Парым бар – үзем ялгыз. Яратасым, яратыласым килә...» Шашкан ай яктысында Миңсылуның күзләреннән шуны укыды Илгизәр...
4
Миңсылулар мәктәбенә күрше авылдан да балалар килеп укый. Ни гаҗәп, барысы да Миңсылу классына ашкына. Ярата шул ул аларны, гадел, кешелекле, юмарт. Балалар шуны тоя... Балаларны яратмасаң, мәктәптә эшләп буламы, йә?!
Инсаф исемле укучысы дәрескә соңга калып килеп керде. Миңсылу:
– Нишләп соңга калдың? – диде.
– Егылдым, кулымны сындырдым.
– Ни булды?
– Егылганда диварга таянып калып була иде, мин тотынмадым, Миңсылу Галиәкбәровна.
– Нигә тотынмадың инде, кулыңны сындырмаган булыр идең...
– Диварда пәрәвез эленеп тора иде, тотынсам, пәрәвез өзелә һәм үрмәкүчнең оясы җимерелә иде... Егылганда, ялгыш бер чикерткәнең аягын сытканмын, аңарга гипс салдым. Ялганмас инде аягы, каты сытылган... Аннары... Аннары... Бер чыпчык сусаган... Аңа су эчердем. Кер каптыргычының түгәрәк уентыгына су ташыдым... Ул уентык шундый-шундый нәни, су түгелә дә китә, түгелә дә китә. Чыпчык шуннан гына эчте, башка савытка якын килмәде...
Миңсылуның күзләренә яшьләр эленде:
– Син дөрес юлда, Инсаф!
– Минем туксан ике яшьлек Бибиәсма әбием әйтмешли: «Сабак бирүче хәлфәгез дөрес юлда сезнең! Тәрбия беренче урында торырга тиеш, гыйлемле кеше тәрбиясез икән – поты бер тиен!»
Шулай ел артыннан ел үтте. Чәчләргә чал кунды. «Ике бөкреле җен» бик бөтәшсә дә, тавышы нык чыга иде әле:
– Тыңла, шайтан малай, минем сүзне сүз итмәдең инде, янган утта көйдердең Миңсылуны. Яздан ак чәчәкләр өмет итә алмады хатын, көздән ак чәчәкләр өмет итми дә итми инде...
– Оныта алмадым ла...
– Яратып яшәргә өлгер димен, улым. Шайтан малай дигәнгә ачуланма. Мин бәхетсез хатыннарны күп күрдем. Алар – үзгә. Бәхетсез хатын-кыз әшәкелеккә сәләтле! Йә ул сине үтерә, йә үзе үлә. Йөрәге чересә, озак яшәми хатын-кыз...
– Син аны каян беләсең? Бик бәхетсез булып карадыңмы? Әллә бәхеттә йөздеңме?!
– Минем сүземне гомер буе ишетмәдең инде син. Йөрәгең ишетергә теләмәде...
– Син безгә беркем дә түгел! Тыгылма, аягыңны сындырырсың...
– Әйе, мин бу авылда беркем дә түгел. Мин сезгә бәхет телим, бары шул гына.
– Хе!
– Читтән караганда бар да күренә. Тикшереп йөрмәдем, ләкин Миңсылуның тормышы ак келәттә елап башланды. Мин сиңа әйттем, ак келәтеңдә елга юл ала, дип. Ул Миңсылуның күз яшьләре иде. Гомере елап дәвам үтте...
– Турысын әйтеп каркылдарга идең, бар эшең һавада кәкре таяк болгау булды... Сүз боткасы ясап торасың. Үзеңнең бәхетең булдымы соң? Кая инде сиңа бәхет? Мондый хатынны кем яратсын?! Төгәл образ бирүдән, карчыкны сүзе белән бәреп егудан, Илгизәрнең авызы чалшаеп китте... Чыраен яман сытып:
– Менә хәзер җавап бирә алырсыңмы? – диде.
Ә карчык... Карчык, Илгизәрнең артыгын әйтеп ташлавына игътибар итмәгән дә кебек кыланып, үтә йомшак тавыш белән:
– Исемем Сәхелбәян минем. Сахи дигән исемне колониядә тактылар. Настялар, Машалар, Катялар, Зәйнәпләр Сәхелбәян дип тулы исемеңне әйтеп тормаслар инде. Әйе, әйе, караңгы авыл кызы башкаланың зур төрмәсендә эшләде. Әле кем булып эшләдең диең, хатын-кызлар төрмәсендә тәрбияче булып! «Дөньядагы иң авыр эш нинди эш?» – дип сорасалар, мин, «Төрмәдәге тәрбияче яки караучы эше» – дияр идем... Ни өчен дисеңме? Юк, аларның җинаятьләре куркытмады мине. Аларның чәчләрен кырку, киемнәрен тентү, камералар аша йөртү, ашарга китерү, урамга алып чыгу куркытмады мине, хәтта мизгел эчендә арттан пычак тыгу куркынычы да куркытмады. Аларның һәрберсендә яшереп саклаган үткен корал кебек нәмәрсә бар иде. Иреккә чыккач, үзеңне җәзалап үтерәбез, диделәр: кемдер суя, кемдер аса, кемдер бозлы суларда агыза мине... Үлемнәрнең төрлесе белән янадылар. Юк, мин аларның янауларыннан да, миңа киләсе әҗәлдән дә курыкмадым. Мин аларның кабат бәхетсез булуларыннан курыктым. Сурәтләргә сүз җитми торган бәхетсез язмышлар, мәхәббәтне татымыйча саргаюлары... Миңа ике бөкре берьюлы чыкты... Өсләренә карап йөрәгем бетте, йөрәк ягында – бер бөкре, ашый алмый торганга әйләндем – бавырым кипте – менә сиңа икенче бөкре. Юк, какмадылар, сукмадылар, сүгенү сүзләре әйтеп тиргәмәделәр Катя, Маша, Зәйнәпләр, Чайгонаалар...
– Чит кеше өчен бөкре үстермиләр инде...
– Укытучы өчен чит укучы булмаган кебек, минем өчен дә чит кеше юк! Барыбыз да Аллаһ бәндәләре!
– Әй, безнең Миңсылу һәр укучысына йөрәген ярып бирә ул! Без аларның киләчәген язабыз, ди. Яза, пычагым, җәмгыять ни кыланганны кылана алар! Әнә бер укучысы мәктәптә акчасын югалткан, төн уртасында әнисе бездән акча таптырды, җиде буынга хәтле эт итеп сүкте. Иртәнге алтыда шалтыратты әнисе: «Акчасы өйдәге чалбар кесәсендә калган булган икән. Баланың кесәсендәге акчасын да саклый алмагач, ни генә кырасыз соң сез мәктәптә? Тагын бер шундый хәл булса, туры министрга шалтыратам! Хөкүмәт акча түли бит әле шул мур кырган укытучы сәләмәләренә!»
Миңсылу, «Каян акча табыйм, дип түгел, кая хата җибәрдем икән?» – дип кайгырды... Кайчан югалттык без әхлакый йөзебезне?! Гомумән, укытучы үз тормышы белән яшәми ул... Укытучы хезмәтенең асылын бөтенләй дә белмәгән ата-ананың мыскыллауларына түзеп яши. Түзмәс иде, ата-ана сүзе һәрвакыт өстен!
– Кешенең тәнен табиб дәваласа, җанын мөгаллим дәвалый. Кызганыч, укытучы сүзе элеккеге кодрәткә ия түгел... Укытучы бит ул гамәлләре белән баланың киләчәген яза: соңыннан беленә инде – дөрес язганмы, юкмы? Мин дә заманында бик чибәр хатын идем. Бу сырхаулар соңрак килде. Ике ел элек кенә инвалид коляскасында биш тапкыр намаз укый идем. Аллаһының кодрәте булып аякка бастым, ләкин бөкреләрем үсеп киттеләр...
– Шундый матур булгач, битегезгә ертык шәл кисәге чорнап йөрисез...
– Ә, бу прикидны әйтәсеңме син? Тирә-ягымда бәхетсез хатыннар булгач, мин генә бәхетемнән балкып йөрмәм бит инде...
– Җинаятьче хатын булгач, җүнле түгел инде ул...
– Бар да алма кебек хатыннар, мәхәббәт җитмәгәнгә әшәке гамәлләр кылганнар алар...Салкын хатыннар булмый, аларны җылытучы юк...
– Байлыктан сикергәннәрдер...
– Син сөйгәнеңнең иңнәренә төлке тун ташлама, иңнәрен кысып кочакла да кара яндырганчы үп. Ул синең яратуыңны аңласын...
– Мәхәббәт юк дип кенә ирләренә пычак кадамаганнардыр инде? Күңел дигән нәрсә бар бит әле... Йөрәк дигән нәрсә булмаса, бәхетле дә булыр иде адәм баласы... Төрмәләрдә саргаеп үлмәс иде! Миңсылу да...
– Мин Миңсылуны хөрмәт итәм, яратам! Без бергәләп гомер итәбез, бер пот тоз ашадык! Кулына пычак алмас!
– Сөйгән ярны хөрмәт итү аз, аны яратырга кирәк. Җылыга мохтаҗ ул. Ялгызлыктан җаны өши аның.Үткәнгә юллар юк икәнен аңламадың!
– Йөрәгемә әмер бирә алмыйм,Сәхелбәян әби!
Үзсүзле булды Илгизәр: кеше фикеренә колак сала белмәде. Яратып та кавыша алмаган парларның саны-исәбе юк. Шуларга карап, гыйбрәт ал! Гөлбакчамның гөлләре шиңгән, су сибәргә кирәк аларга. Әле соң түгел...
Илгизәр үзе дә сизмәстән карчыкка тартылып куйды, исемен саф татарча тулы әйтте.
– Сә... Сәхелбәян әби!
– Якут кызы Чайгонаа нәрсә диде: «Ирең тәмам санга сукмас дәрәҗәдә аракы эчсә дә, вакыт-вакыт яңагыңа кундырса да, урасаның (якутларча өй) иң түбән дәрәҗәдәге фәхишәсе янында төн уздырса да, бу хәтле авыр булмас иде, мөгаен. Ул минем җанымны имгәтте! Яратмаса, авыр икән лә... Эркинны шуның өчен үтердем. Яшьлектәге мәхәббәт корбаны булып яшәмәсен әле, дидем». Ир ышыгы җитмәгән Чайгонаага, чигенә җиткәч, пычак тыгып алган! Йөрәгенең нәкъ уртасына! Иртән елмаешып чәй эчкәннәр, өйлә намазына Эркинны күмгәннәр. Беренче мәхәббәтенең исемен әйтеп уянган, беренче мәхәббәтенең исемен әйтеп йокыга китә торган булган Эркин. Унике ел буе... Карчык таягы белән һаваны шактый айкады әле.
– Әби, сине туксан яшьтә, диләр, бер аягың белән кабер якасына ябышкансың, ә үзең бик гайрәтле! – Миңа мәхәббәт көч бирә! Сөю кешене яшәртә!
Нинди мәхәббәт турында авыз чайкый кортка? Без белгәннән бирле ялгыз лабаса...
– Мәхәббәтем – каен төбендә! Гаязым мине гомер бакый бик яратты, хәзер дә яратуын тоям мин аның. Беренче нәүбәттә мәхәббәт булды. Күзен йомганчы минем исемемне кабатлады ул. Мин елаганда, минем янда утырып тора иде. Нигә янымда утырасың дигәч, сиңа еларга булышам дия иде, җанашым. Үзем буйый алмагач, яткан килеш аяк тырнакларымны буйый иде минем Ромео. «Сине генә яратам, Сәхелбәян!» – диде...
– Сөю, сөю дисең, сөюең сине саклый алмаган: аркаңа бөкреләр кунган, иягең җиргә тигән, чәчләрең ап-ак булган, буын өстенә буын атланган лабаса...
– Бөкреләремә тимә, бу бөкреләрем миңа бик кадерле, алар минем сердәшемә әверелделәр, минем серләремне белделәр, миргә чәчмәделәр... Аларда меңләгән хатын язмышы... Катяларныкы, Машаларныкы, Зәйнәпләрнеке, Чайгонааларныкы...
5
Илгизәр, хиссез бер адәм кисәге түгел – кат-кат уйлый тормыш турында. Бөтенләй ят ике кешенең язмышлары бербөтен булып ябышып китә алмады. Яңа өйләнешкәннәргә хас җылылык булмавы да Илгизәрне бимазаламады. Яшьлектә калган ярны уйлап, гомере үтте. Миңсылуга мәхәббәттән кала бар нәрсәне бирә алды. Ә Миңсылуга байлык түгел, Илгизәр үзе кирәк булды. Ирдән узып, сүз әйтмәде, тегесен алып киям, монысы миңа кирәк димәде – кешене бәхетле итәр өчен яратылган зат. Ә барыбер... аның болытлар артыннан кояш чыкканны күрәсе килгәндер бит... Хатын-кыз нинди генә булмасын, аны яраталар икән, ул матур, ул назлы, ул бәхетле!
«Түгелеп бер елыйсы урынга бии хатының», – диде Сәхелбәян әби. Тукта, Миңсылу бит гомер буе биеде. Юкка да чыкмады, рәнҗемәде дә, хәтта кыек та карамады... Дөресрәге, ир аны бөтенләй күрмәскә тырышты...
Әле кичә генә бер тапшыру карады ир: анда ир белән хатын арасындагы мәхәббәт вә аның көче турында сөйләделәр. Бер ир хатынын шул дәрәҗәдә яраткан ки, кыр тутырып, көнбагышлар утырткан һәм аларны җыеп бүләк иткән. Унике мең көнбагыш чәчәге! Ә кайсыдыр ил патшасы, хатыны үпкә авыруы белән авырып киткәч, 365 бүлмәдән торган йорт төзеткән. Һәр көнне яңа бүлмәдә йокласа, саф һава сулаган хатының терелә, дигән белекче. Хатыны 199 нчы бүлмәдә йоклаган көннән терелә башлый. Менә бит нинди мәхәббәтләр бар! Ә мин, хыялдагы Бикә диеп, Миңсылуның мәхәббәтен, тугрылыгын күрмәдем! Миңсылу ничек кенә үзенең мәхәббәтен күрсәтергә теләмәде, мин юл куймадым. Сөйләсә – ишетмәдем, караса – күрмәдем, егылса – торгызмадым, өшесә – җылытмадым, ул минем битләремә саф чык суы тидерде, мин сөртеп аттым... Ул гел сөю тулы карашы белән елмайды. Миңсылу булган җирдә болытлы көн чалт аязга әйләнә кебек. Аягыма җылы оек кигезде, ә мин беркайчан аягың өшемиме дип сорамадым. Миңа оҗмах тәгаме әзерләп ашатты, мин аңардан тамагың тукмы дип сорамадым. Ул мине яраткан, минем өчен генә яшәгән. Мәктәбендә дә шулай: укучыларын яраткач, аларның җитешсез якларын тыныч кына аңлаткан, ата-анасын бик борчымаган, ярсып бала өстенә килмәгән, шәхесен кимсетмәгән. Укучыны нинди сораулар борчыганын күзләреннән аңлаган, чын күңеленнән ярдәм иткән. Гел елмаеп торган укытучы апаның эчке халәте кемне кызыксындырсын?! Ә ул калганнарга яхшы булсын дип, гел елмайган да елмайган...
Ирнең битарафлыгы, салкынлыгы көннән-көн читләштерергә тиеш кебек. Ә Миңсылу сөю катыш елмаю бүләк итеп яши. Салкынлыгымны күргәч кенә, үзе түгел, йөрәге кычкырып елап җибәрә...
Нәрсәгә ирештем инде мин? Бәхетемне таулар артыннан көттемме? Үз-үземә абынып егылдым лабаса. Үземә үзем яратырга юл куймадым. Мин дә бик бәхетле булган булыр идем...
6
Бикәләр авылына яңа нигез котларга баралар Илгизәр белән Миңсылу. Илгизәр гомердә булмаганча елмайды, көлде, иң матур киемнәрен киде, букчага кураен тыкты. Моны күреп торган Миңсылу ни актан, ни карадан бер сүз әйтмәде. Беркайчан булмаганча, мәҗлесне Илгизәр курае, бәхет тулы елмаюы, шаяруы белән дә кыздырды. Һәм... Шау-гөр килгән халыкны гаҗәпкә калдырып, Илгизәр юкка чыкты.
Шыпырт кына Миңсылуга Бикә янына барып килергә теләге булуын әйтте.
– Син... ни... Ачуланма берүк. Бер минутка гына барып килергә рөхсәт ит.
– Бар... Ачуланмыйм...
Бу «бәхетле парга» сокланып карадылар. Миңсылу аш бүлмәсенә чыгып, дару эчеп куйды... Мәҗлес бизәге булган Илгизәр, «һава суларга чыккан җирдән» кинәт моңсуланып килеп кергәч, халык аптырап калды. Кураен кулына алды да Бикә исемен кушып, елый-елый җырларга тотынды...
Җырдагы Бикәнең үз авылларындагы дүрт балалы Бикә икәнлеген Миңсылу белән Илгизәрдән башка беркем белмәде... Җырдагы искиткеч чибәр Бикәне мәгърур таулар, челтерәп аккан чишмәләр, хәтфә болыннар арасында көн итүче әкият кызы дип белделәр. Аны сөйгәне үлеп яраткан. Бергә була алмаганнар икән. Ә җырдагы чын Бикә, Илгизәрнең бөтен гомерен урлаган Бикә, ике атна элек өченче ире урыс Дмитрийны һәм башкисәр дүрт малаен калдырып, бакыйлыкка күчкән икән...
...Курай моңы агылганда, чәчләре тоташ агарган Миңсылуның ниләр кичергәнен беркем белмәде...
Тәмам искергән кураен урман сукмагына куеп калдырды Илгизәр – кемгә атап җырулар җырласын, көйләр сузсын хәзер?
Ике көннән намазга басты. «Миннән башка Бикә рухына кем дога кылсын? Мин сиңа йомшак таң җиле юллыйм, Бикәм...»
Миңсылу Илгизәрнең намазга басуына чиксез шатланды. Җанына тынычлык табар, Аллаһка шөкер итәр, иярсез ат басылыр... Беренче мәхәббәте үлгән икән, урыны оҗмахта булсын... Иншаллаһ, намаз белән онытылыр, намаздан күңелләргә нур иңәр... Иртәгәдән үзем дә намазга басарга ниятләп торам. Парлап укырбыз намазны...
...Шундый матур таң ата. Әле кояш кузгалмаган – торыргамы-юкмы дип уйланып ятып тора хатын... Менә ул күрше бүлмәдә Илгизәрнең пышылдап дога кылганыннан сискәнеп китә: «Сөләйман кызы Бикәнең урыннары оҗмахта булсын, тар каберләре киң булсын... Күземне йомганчы синең рухыңа дога кылырмын...»
А-а-а...
Ике арадагы чакрымнар гына түгел, үлем дә мәхәббәткә киртә була алмый икән! Мәхәббәт үлгәч тә дәвам итә икән ул...
А-а-а...
7
– Сәхелбәян әби, иртәгә зур концертка кер…
– Ярар, кызым…
Төн буе күз дә йоммады карчык. Ярсуының чик-чамасы юк! Үзе дә сизмәстән, урт сөяген чәйнәгән карчыкның сыңар сөт теше өске иренен ярып керде. Күңелдә – шом! Пешкән чия кебек гүзәл затларны җир куенына салыр алдыннан шундый шом керә иде төрмәдә. Утыз-утыз биш яшьлек пәри кебек чибәр хатыннарны үз кулы белән кәфенләп озатты төрмәдән – аларны мәхәббәт җитмәү, хыянәт иртә алып китте ошбу җирдән...
Әсәренгән карчык керә-керешкә Илгизәргә таягы белән берничә тапкыр сыдырды. Бөкре шулкадәр кызган иде ки, өстенә су сипсәң, чыжлап пар күтәрелер иде, мөгаен. Юылудан төсе уңып беткән халатмы, күлмәкме, эчке киемме кигән, шуның астында искиткеч затлы күлмәк күренеп тора...
Берни белмәгән Миңсылу куркып китте:
– Нәрсә булды?
– Минем тарафтан аклау юк!
Илгизәр дәшмәде, угаланып, бүрәнә өстенә барып утырды. Хип-хоп, брейк-данс, локинг, хаста, танго, балет, вальс, полька, тектоник, хакка, джампстайл, фокстрот, контемп, самба, рок-н-ролл, сальса, свинг, посадобль, краковяк, мазурка, кадриль, полонез, брейк-данс...
Өч сәгатьтән артык барды «концерт». Бөтен кимсенүләрен, әрнүләрен «әйтеп бетерде» хатын. Аңлашырлык, ачык итеп әйтте. Илгизәр хатынын беренче тапкыр күргәндәй карап утырды. Кара әле, ул гәүдә, ул төс-бит – шакшы җир йөзенә бу матурлык хәрам. Күбәләк кебек очып-очып биегән хатынын барып кочаклау, тыны кысылганчы үбү теләге туды. Күңел төпкелендә сукыр тычкан уты кебек бер теләк кабынып маташа түгелме соң? Тукта, ярата түгелме соң Илгизәр Миңсылуны? Битарафлык битлеге артына сөюен яшергән булган, ахры, ул кирелеге аркасында сөю капчыгын чыгарып селкемәгән... Хатынына карата элек бер дә сизелмәгән ярату тойды. «Барлык җыерчыкларың, чал чәчләрең, үпкәләрең, күз яшьләрең өчен гаепне үз өстемә алам. Гафу итмәслек гөнаһлы уй – гамәлләремне кичерә алганың өчен рәхмәт, чибәрем. Миңа хыянәт итмичә яшәвең өчен рәхмәт. Бүгенге көннән барысы да башкача булыр! Мин – бүкән, түмгәк!»
Румба биюенә музыка яңгырый башлагач, карчык аеруча бер җиңеллек белән бүрәнә өстеннән торды да, «сәхнә уртасына» чыгып басты, нәзакәтле генә итеп башын иде. Беренче түгәрәктә иске халатын, икенче түгәрәктә тишек күлмәген, өченче түгәрәктә төсе уңган эчке киемен салып атты. Затлы күлмәктән генә калгач, Илгизәрне биергә чакырды.
– Йөрәгеңне уеп-уеп уй яндырадыр, мәлгунь. Сөясең бит шушы асыл кошны. Яшереп маташма, барысын да күзләрең сөйли... Карчык йөзендәге иске шәлен алып ыргыткач, ир белән хатын ах иттеләр.
– Сәхелбәян апа, син бит бигрәк чибәр! Нишләп чибәрлегеңне шыксыз кием астына яшердең соң?
– Калганнар бәхетсез булганда, мин генә бәхетле була алмыйм...
– Төрмәдә бәхетсез җаннарны күп күргәнсең инде, монда бит төрмә түгел, халык бәхетле.
– Дәшмә, син үзең дә беләсең...
Җилләргә ияреп китәргә тели бит бу... Карчык ияге белән Миңсылу ягына ымлады...
– Катялар, Машалар, Зәйнәпләр, Чайгонаалар кебек сагышыннан саргайган сары ат кына түгел бу... Алтын нукталы сары ат! Сөюе – алтын нукта! Ә Миңсылу исә әлсерәп, «сәхнә уртасына» чүкте, бер-ике йотым су кабып куймыйча сөйләшә алмады... Агарып киткән хатын әллә нишләгән: карчыкны да, Илгизәрне дә күрми... Биеп арыганнан соң була торган илаһи бер тынычлык юк иде бүген...
– Мин дә төрмәдә кызларны биергә өйрәттем. Таш сынга әйләнмәсеннәр йөрәк парәләрем, дидем. Романтик кичәләр оештырдым, җитәкчелектән качырып, театр-концертларга йөрттем, йолдызлы төннәрдә ачык һавада йоклаттым. Аралашуга сусаган җаннарын бастырырга кирәк бит! Аздан да күңелләре була иде. Төрмә тәртипләрен бозган өчен әллә ничә кат штраф чәпәделәр. Үземне әллә ничә кат тотып, җир асты подвалына яба яздылар. Барыбер күңелләрен дәваладым!
– Хе...
– Хип-хоп музонын кабыз. Раз-два-три, раз два-три, поехали... Беренче чиратта, тоткын хатын-кызлар беләсезме нәрсә турында хыялланалар иде? Иреккә чыккач, безне яратсалар ярар иде дип! Раз-два-три, второй круг... Алар өчен ут йоткан ата-аналары да, хәтта балалары да икенче планда булды. Ә менә мәхәббәт сүзе, суккан саен калкып чыкты. Раз-два-три – третий круг...
– Хе...
– Менә шул! Арыдым мин, оланнар... Таягымны кичер, улым, әйтәсемне мин түгел, минем таягым әйтте... Башка кереп йөри алмам... Калганын үзегез карагыз...
Карчык, Илгизәрне гаҗәпкә калдырып, таягын күктә болгап тормыйча гына, кыйммәтле чуен капкага таба атлады...
Чуен капка биген ача алмый азапланган арада, Илгизәрнең кыргый тавыш белән кычкырганына борылып карады Сахи...
Ир Миңсылуның җансыз гәүдәсен кулларына алган да, илереп-илереп елый иде...
– Үлмә, үлмә, Миңсылу, яратам мин сине! Китмә, җаным!
Туктатучы булмаганга, бертуктаусыз хип-хоп музыкасы ыңгыраша:
Сары атым алтын нукталы,
Туры атым көмеш нукталы;
Сагынмам дип әйтә күрмә,
Исләреңә төшәр, туктале...
ӘЛФИРӘ ГАЛИЕВА
"КУ" 12, 2023
Фото: unsplash
Теги: татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
1
1
Бик кызганыч булды эле , хикәя турында эйтуем, авторга рэхмэт , Минсылу эчен аннары Сәхелбәян апа эчендэ , бик яратып һэм уйланып укыдым, актыгына житэрэк Минсылуның улеменэ каршы булдым, Ильгизэрнен сукыр булуына гарлэндем, аны суктем, нинди асыл жанны югалтты бит.
0
0
2
1
Шэп, супер! Гомер буе янган йорэк тэки бирешкэн! Жансыз Ир! Каты кунел! Елап укыдым. Нык тормышчан.
0
0
2
0
Бик эйбэт хикэя,мин мона хэлемнэн килсэ 100бал куяр идем.Авторга чиксез рэхмэтлэремне житкереп,ижади унышлар телим.Укытучы -туземле,сабыр,олы йорэкле булуга,тормышны ярата белгэн кеше генэ боларнын барысын да кичерэ белэдер,Ильгизэргэ килгэндэ,сон анладын....кузенне ач,бу бит матур донья диясе килде...
0
0