Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

ГӨЛЧӘЧӘКНЕҢ ЯҢА ТОРМЫШЫ (хикәя)

Гөлчәчәк документларга караган килеш көне буе мәктәбен күз алдына китереп утырды. Шау килеп чабучы укучыларны, хезмәттәшләрен күз алдыннан үткәрде. Тиздән беренче сентябрь җитә, укулар башланыр. Мәктәптә ул гына булмас...

Гөлчәчәк – математика укытучысы,  өстәмә рәвештә  банк мәктәбен дә тәмамлады. Шуннан соң мәктәптә ун ел балалар укытты. Укытучы эше җиңелләрдән түгел, хәзерге заманда бигрәк тә. Указкадан дер калтырап торган заманнар узды. Хәзер ата-аналар гына түгел, балалар да хокукларын бик әйбәт белә.

Мәктәп эше дип чабып, Гөлчәчәк үзенең кырыкка җиткәнен сизми дә калды. «Бу эш белән мин кияүгә дә чыкмый калачакмын икән», – дип уйланган чаклары ешайды. Көзгегә караган саен агара башлаган чәчләренә күзе төшә дә уфтанып куя. Әллә танышу сайтларына кереп карарга микән дип тә уйлый, ләкин шундук сүрелә: укытучы башы беләнме?! Нинди түбәнлек, нинди ахмак уй дип, соңыннан үзен битәрли. Танырлар. Укытучылар, укучылар арасында гайбәт таралыр... Ләкин бу бертөрлелектән дә качарга кирәк иде. Гөлчәчәк тормышын яңабаштан корырга булды. Иң элек ул үз теләге белән мәктәптән китәргә гариза язып, директор бүлмәсенә керде. Кадрия Муллануровна гаризаны күргәч аптырап калды. Күзлеген бер салды, бер киде. Кесәсеннән кулъяулыгын тартып чыгарып, тирен сөртеп алды. «Гөлчәчәк Рәшитовна, ни өчен китәргә уйлыйсыз? Ничә еллар бергә бер гаилә булып яшибез, коллективыбыз әйбәт. Бәлки, без белмәгән проблемаларыгыз бардыр?»  – дип, Гөлчәчәккә төбәлде ул.

 Гөлчәчәк директорның карашыннан уңайсызланып китте, үзен кемгәдер хыянәт иткәндәй итеп тойды. Дөресе шул, ни дип әйтәсен алдан уйламаган иде ул. «Мин яңа эш таптым. Хезмәт хакы күпкә югары, торган җиремнән дә ерак түгел», – дип алдашты. Кадрия Муллануровна гаризага имза салды да кызга сузды. «Ярар, яңа эш тапкансың икән, эшләп кара. Барып чыкмый икән, яңадан кайт. Без сине кочак җәеп каршы алачакбыз», – диде. 

Гөлчәчәк икенче көнне үк документларын биржага илтеп бирде.  Ике атна саен килеп билгеләнеп китте, яңа эш көтте. Нинди эш тә ярый, укытучы гына түгел... Аралаша торган, уңай хисләр тудыра торган эш кирәк иде аңа. Биржа хезмәткәре байтак вакансияләр тәкъдим итеп карады: архив хезмәткәре, колл-үзәк, медицина үзәкләрендә менеджер...  Гөлчәчәк атна саен оешмаларга очрашуларга йөрде. Кайсын үзе ошатмады, кайсына аның кандидатурасы туры килмәде. «Бер дә булмаса, курсларга йөреп, риэлторлык хезмәтен үзләштерермен», – дип йөргәндә, бер банктан эш урыны тәкъдим иттеләр. Хезмәт хакы да югары. Кадрлар бүлегендә Гөлчәчәк белән бик озак сөйләштеләр, өч ай сынау вакыты белән аналитика бүлегенә алдылар. Шатлыгыннан нишләргә дә белмәде инде, менә ул яңа тормыш дип, хыялларга бирелде. Күз алдыннан эшлекле костюмлы, галстуклы җитди егетләр узды. «Бәлки, бәхетемне дә шунда табармын», – дип өметләнде. Үзе дә махы бирмәде: кибеттән затлы кием сатып алды. Хуш исле ислемайларын сибеп, бизәнеп-төзәнеп, билгеләнгән көнне эшкә чыкты.

Бүлек җитәкчесе бик горур кыяфәтле, затлы киенгән, кырык яшьләрдәге ханым икән. «Венера Нәгыймовна булам», – дип, үзе белән таныштырды да Гөлчәчәкне эш урынын күрсәтергә икенче катка алып менеп китте. Гөлчәчәк бинаның матурлыгына, яхшы ремонтка карап сокланып барды.  Аларның эш кабинетында дүрт хатын-кыз утыра икән. Икесе институтны яңа бетереп килгән яшь кыз, икесе бик һавалы ханымнар булып чыкты.

Бүлек җитәкчесе Гөлчәчәккә танышырга дип, бер кочак норматив документлар калдырды. Компьютерны көн дәвамында урнаштырачакларын әйтеп, кабинеттан чыгып китте.

Җитәкче кабинеттан чыгып китүгә үк, каршы өстәлдә утыручы Рания Әмировна кызның каршысына килеп басты да:

– Духиларга аллергия миндә! Арзан хушбуйлар исенә бигрәк тә. Эшкә килгәндә ислемай сөртәсе булмагыз! – диде. Аннары, бүтән сүзем юк дигәндәй, урынына барып утырды.

Гөлчәчәкне аяз көнне яшен суктымыни, тәмам коелып төште. Төксе хезмәттәшенә каршы бер сүз дәшмичә, өстәленә өелгән документларга чумды. Ләкин күпме генә укырга тырышса да, Рания Әмировнаның: «Арзан хушбуйларга аллергия», – дигән сүзләре колагыннан китмәде.  «Ун меңлек духины ярты бәясенә генә алган идем, ни өчен арзан диде икән? Әллә срогы чыкканны сатканнар инде? Бу ханым министр хатыны, ахрысы, бигрәк күркә кыяфәтле...» – дигән уйлар бөтерелде башында.

Бераздан Рания Әмировна, ах-ух килеп, кондиционерны кабызып җибәрде. Гөлчәчәккә якын гына утырган Сания Гаязовна дигәне кисәк кенә урыныннан сикереп торды да Рания Әмировна өстәлендә яткан пультны алып, кондиционерны сүндереп тә куйды. «Минем хондроз! Кичә дә көне буе кондиционер астында утырып билем кузгалды. Төне буе борыч пластыре ябыштырып чыктым!» – дип сукранды ул.

Ләкин Рания Әмировна бирешергә уйламады. Пультны хезмәттәше кулыннан тартып алып, кондиционерны яңадан кабызды. «Ничек бу эсседә чыдап утырмак кирәк! Һава булмаса, мин буыла башлыйм!» – диде.

Ике ханым сүз көрәштерүгә күчте. Калган хезмәткәрләр бәхәскә кушылырга курыктылар булса кирәк, компьютер экранына кадалып утыруларында булдылыр.

Ул арада компьютер урнаштыручылар килде. Чит кешеләр барында бәхәс тынып торды. Бүлек җитәкчесе кереп, яңа биремнәр калдырды. Әбәт вакыты җитте.  Рания Әмировна, кәс-кәс атлап, ашханәгә, кызлар урамга чыгып киттеләр.  Гөлчәчәк бүлмәдә Сания Гаязовна белән генә калды. Ул үзе белән алып килгән винегрет белән ипине тиз-тиз генә капкалады да тагын эшенә чумды.  

45 минуттан соң бүлмәгә хезмәттәшләре җыела башлады. Рания Әмировна ишектән килеп керүгә үк кычкырып җибәрде: «Бүлмәгә сарымсак исе чыккан! Сез нәрсә, кызлар, ашханәдә ашый алмыйсызмыни?! Минем аллергия, сез мине үтерәсез!»

Гөлчәчәк документларга караган килеш көне буе мәктәбен күз алдына китереп утырды. Шау килеп чабучы укучыларны, хезмәттәшләрен күз алдыннан үткәрде. Тиздән беренче сентябрь җитә, укулар башланыр. Мәктәптә ул гына булмас... Җиденчеләр, и, сагыныр инде укытучыларын...

Кич белән Кадрия Муллануровнаның кесә телефоны шалтырады. – Исәнмесез, Кадрия ханым. Бу мин, Гөлчәчәк... Минем урынга кеше таптыгызмы? – дип сорады ул.

– Юк, Гөлчәчәк, әлегә табалмадык. Кайтырга уйламыйсыңмы соң?

– Кайтам, кайтам!.. – дип, Гөлчәчәк сөенечтән елап җибәрә язды. – Иртәгә үк кайтам! 

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Таныш хэл))) аеруча кондиционер