Логотип Казан Утлары
Повесть

Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)

Шулай, тормыш бу. Никадәр дуамал кыланам, турыдан ярам дисәң дә, ир-егет икәнсең, үзеңне дә, җиреңне дә саклау өчен кайчагында яраклаша белергә мәҗбүр буласың. Теләсәң дә, теләмәсәң дә…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Кыр эшләре гөрләгән бер мәлдә, патша хезмәтендәгеләргә
тәүлек эчендә җыенып чыгып китәргә, Уфага килергә дигән әмер
алгач, Миртимер авыз тутырып сүгенеп куйды. Монда кырык эш
кырык якка чәчелеп ята, яңгырга киткәнче, икмәк эшләрен ничек тә төгәлләргә кирәк. Тагын теге юлы кебек, әрле-бирле йөртергә
җыенуларыдыр инде. Язын да, Сенат указы белән, ике мең башкорт-
мишәрне Чернигов тирәсенә җибәрергә дип, ду кубарган булдылар.
Эш калдырып, атларны йончытып йөрү генә булды. Хәзер дә шуннан
ары китмәсләр китүен...
Аның кул астындагы егетләр дә шулайрак уйлап кузгалганнар икән.
Тик Уфага барып җиткәч, хәлнең җитди икәненә төшенделәр. Хәрби
коллегиядән карар килеп төшкән: бишәр йөз кешедән торган башкорт
һәм мишәр отрядларын Лифляндияга җибәрергә диелгән, шуңа ир-
егетләрне ут өертеп җыеп алганнар. Кайсы – бер, кайсы ике ат белән
килгәннәрне иң әүвәл атларны ашату мәсьәләсе борчуга салды: үзләре
белән алган фураж запасы өч көнлек кенә иде. Менә Уфада смотр
дигәннәрен үткән арада ул өч көн узды да китте. Капчыктагы кипкән
ипи дә, суыра торгач, бик тиз кими. Ярый әле шуннан соң барысын
Уфадан кырык чакрымнар ераклыктагы Каршин2 авылына җыеп алып
киттеләр. Чатырлар корып, җәйге лагерь сыман итеп урнашкач, бераз
хәл алдылар: авыл халкыннан атларга солы, гаскәриләргә азык-төлек
юнәтү мөмкинлеге туды.
Бер-берсе белән аралашу, язын җыелганда танышканнарны, күргән-
белгәннәрне барлау белән мавыгып, вакыт узганы әллә ни сизелмәде.
Идел буе Ставрополь калмыклары килеп төшкәч, аларны күзәтеп,
үзләренчә янә бер кызык таптылар. Калмыклар арасында буддистлар да,
чукынганнары да күп икән, чукынган очракта төрле җәзадан котылып
калу мөмкинлеге кызыктырганмы үзләрен... Татар-башкорт ирләре
дуңгыз ите ашамыйлар, боларның күбесенә бармы да юкмы. Айның
егерме бишендә калмыклар беренчеләрдән булып юлга кузгалды.
Сентябрь азагы булуга карамастан, көннәр коры тора, шунысы
яхшы иде. Чатырлар арасында учаклар үрли. Төнлә дә туңарлык түгел.
Уфа воеводасы Артемьев белән бригадир Фрауэндорф карамагына
тапшырылган гаскәриләр әлегә исемлеккә теркәлү белән мәшгуль.
Миртимер чатыр алдында түгәрәк сакаллы, каратут йөзле берәү
белән сөйләшеп тора иде. Бу ирнең, җиргә утырып, каурый канатын
язу карасына мана-мана, бик бирелеп нидер язганын күрде дә,
кызыксынып, янына тукталасы итте.
– Җыру сырлыйсыңмы әллә, кардәш? – диде ул, гаскәриләр
арасында язу-сызу белән эш иткәннәр аз булуын белгәнгә, аңа аерым
бер хөрмәт белән карап.
Ир Габдессәләм исемле икән. Йөзенә яктылык таралды.
– Өстенә бастың, туганкай. Җай чыкканда шигырен дә, җыруын
да төшереп куям. Күңелне басарга ярап тора ул.
Шигырь сырламаса да, кәгазен, карасын биштәреннән калдырмаган
Миртимер, аңа үз итеп, тиңдәше күреп елмаеп куйды.


2 Каршин – хәзерге Шәрип авылы.

– Йә, йә! Алайса, өйдәгеләргә хат язганда, почмагына җыру
салдыртырга кеше бар, димәк.
Шулчак билен кызларныкы шикелле нечкә итеп тарттырган
арык гәүдәле берәүнең чатырдан-чатырга, килә-килешкә: «Тимер
Мутин!» – дип аваз салганы ишетелде.
– Мин булам, – диде Миртимер, аның килеп җиткәнен көтмичә,
каршысына атлап. – Нәрсә дип ут чыккандай кычкырасың?
– Кычкырмасаң ничек табасың ди... Сезне штабка чакыралар. –
Арык гәүдә, иярә микән дигәндәй, борылып карый-карый, аны үз
артыннан ияртте.
Штаб дигәннәре басу читендәрәк торган күксел чатыр эчендә иде.
Миртимер анда кергәндә, бертөркем гаскәриләр, казак атаманнары
зур бүкән тирәсенә җыелганнар, воевода Артемьев исә шунда җәелгән
картага бармагы белән төртә-төртә нидер аңлата иде. Артемьев
башын күтәреп карады да, Миртимернең алыптай гәүдәсен, үтәли
күрергә теләгәндәй текәлеп, янып торган күзләрен, җыйнак кына
калдырылган килешле сакал-мыегын, бер сукса, теләсә кемне урталай
бөкләрлек зур кулларын мизгел эчендә үзенчә бәяләп, җиңелчә
баш кагып алды. Башка гаскәриләр дә аңа ялт кына баштанаяк күз
йөгертеп чыктылар. «Алларында аю биетәләрмени...» – Миртимернең
башыннан шундый уй йөгереп узды. Кыдрач Муллакаевны абайлагач
кына эченә җылы йөгерде. Электән танышлар, Кыдрач – Кара-Табын
вулысы тарханнарыннан, Дим буендагы байтак җирләр аныкы.
Төшеп калган кешеләрдән түгел: 1742 елда Елизавета Петровнаның
коронациясендә катнашуын, егерме тәңкә акча, биш аршын кызыл
постау белән бүләкләнеп кайтуын күкрәк кага-кага, кат-кат сөйләгәне
булды. Өстендәге хәрби киеменә караганда, хәзер Оренбург чик буе
линиясендә хезмәттә булса кирәк.
Кыдрач та аны күреп алды, килеп, җилкәсеннән кагып исәнләште
дә:
– Вот о нём говорил: Темир Мутин, прекрасный организатор,
человек с характером. Алексей Иванович тоже за его кандидатуру, –
дип, башкаларга нидер ымлады.
Миртимер үзалдына көлемсерәп, җиңелчә генә баш чайкады. Һай
Котлымөхәммәт морза!..
Бераздан ачыклык керде: биш йөз кешелек башкорт отрядына
старшина итеп Кыдрачны билгеләгәннәр. Тимер Мутин аның
ярдәмчесе булачак. Шундый ук мишәр командасында Галикәй
Мөслимов – старшина, Мөхәммәдрәхим Йосыпов – ярдәмче
вазифасында. Калмык отряды белән гаскәр судьясы Павел
Торгоутский җитәкчелек итәчәк. Шундый ук биш йөз кешелек отряд
Казан губерниясе татарларыннан да төзелеп, алар да килеп кушыласы
икән.

– Менә нәрсә, знатные и верные старшины, аларның ярдәмчеләре.
Бу сәгатьтән бөтен нәрсәне үз контролегезгә аласыз. Беренче эш
итеп һәрберегездә төгәл исемлек булсын, аны тиз арада губернатор
Неплюевка җибәрергә. Аннан, Уфа провинция канцеляриясеннән
ярты еллык жалованье килде, шуны таратырга кирәк булыр. –
Артемьев җиткән чәчен бармагы белән тарап, нидер исенә төшерергә
теләгәндәй, бер тын күзләрен йомып торды. – Старшиналарга – йөзәр
сум, ярдәмчеләргә – иллешәр, сотникларга – тугызар, һәр рядовойга
– алтышар сум. Берәр чикмәнлек кызыл сукно старшиналарга,
ярдәмчеләргә, сотникларга булыр. Рядовойларга дигән яшел
сукноны соңрак Бөгелмәгә китерергә тиешләр. Отрядларга Мәскәү
драгун полкы подполковнигы фон Боргентрейх җитәкчелек итәчәк,
канцелярия аңа дип алты мең сум акча билгеләде, юлда барганда
фураж, азык-төлек алырга җитәргә тиеш. Аңлашылдымы?.. Тәк...
Муллакаев унбиш ат белән... Тимур Мутаевич, сезнең үзегездә ничә
ат, нинди корал дидегез әле?
Миртимернең Артемьев алдында андый хисап биргәне булмаса да:
– Ун ат, кораллардан турка, кылыч... – дип саный башлады.
– Ярап торыр. Кызганыч, сездә корал, бигрәк тә утлы корал күп
түгел. Ә менә Дон казакларында...
– Бездә күп булырга, өяздә тимерчелек коруны да, корал ясауны
да тыйдылар лабаса, ә мылтыкны талчыбыктан ясап булмый! –
Миртимернең җавабы кискенрәк яңгырады, үзе дә сизде, әмма
Артемьевның йөзендә төге дә селкенмәде.
Төрле фетнәләрдән соң, императрица Анна Иоанновнаның 1736
елда чыккан указы белән, Уфа өязендә, чыннан да, тимерчелек белән
шөгыльләнү, корал ясау, корал йөртү катгый тыелган иде. Сука,
чалгы ише эш кирәк-яракларын да шәһәрдән генә алу рөхсәт ителде.
Хәзер килеп, сугышка үз коралың белән чыгып китәргә дигәндә
генә каян юнәтәсең аны... Әнә, калмыкларда биш йөз кешегә өч
йөз егерме ике утлы корал дип теркәп куйдылар, аларда сөңгеләр
дә күбрәк, кылычлар да. Башкорт-мишәр отрядларында утлы корал
дигәнең санаулы гына. Күбесендә сөңге дә юк иде, казна хисабыннан
оештырып бирделәр тагын. Көбә күлмәк тә барысына тәтемәгән.
Фетнәләр тынгач, 1741 елдан бирле, өяздәге башкорт
катламындагылар да, казаклар шикелле үк, чик буе линиясендә
хезмәттә санала башлады. Алар да, нәкъ казаклар кебек, хезмәткә
үз атлары, үз кораллары белән барырга, кием-салымын, ризыгын үзе
кайгыртырга тиеш.
Кичә генә авылда җир эшкәрткән, иген урган, ат иярләп
чапкан ир-егетләр, патшабикә хәзрәтләре Елизавета Петровна
һәм аның даирәсендәгеләр теләге-боерыгы буенча, күз күрмәгән
якларга – Пруссия тарафына, киләчәктә тарих битләренә «җиде еллык сугыш» дип кереп калачак ут эченә юл тоттылар. Бу – 1756 ел, мөхәррәм
аеның уникенче көне, 9 октябрь иде. Подполковник фон Боргентрейх
җитәкчелегендәге отряд Каршин авылыннан чыгып киткәндә, татар-
башкорт ирләренең исемнәре русчага аударылып, имгәнеп, гарипләнеп
кәгазь битләренә төшкән, губернатор Неплюевка җибәрелгән иде.
Миртимер үзенең ак бәкәлле алмачуар атында барган шәйгә,
уйларының ирексездән Котлымөхәммәт морзага барып тоташуын
абайлады. Телисеңме, теләмисеңме, бу тормышта берни дә очраклы
гына түгел икәнен танырга туры килә. Менә, үзенең старшина
ярдәмчесе итеп билгеләнүен генә кара... Йә булмаса, Кыдрачны
ал. Тәфкилев белән бер үк сукмактан йөргәнен күпләр белә, ул да,
илче сыйфатында, казакъ далаларына, Әбелхәер хан катына барган
кеше. Галикәй Мөслимов та морзага ят кеше түгел. Мөхәммәдрәхим
Йосыповның да байлыгы хәттин ашкан, аңа да морза тамагын шактый
майларга туры килгәне сер түгел...
Шулай, тормыш бу. Никадәр дуамал кыланам, турыдан ярам дисәң
дә, ир-егет икәнсең, үзеңне дә, җиреңне дә саклау өчен кайчагында
яраклаша белергә мәҗбүр буласың. Теләсәң дә, теләмәсәң дә…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев