Логотип Казан Утлары
Повесть

Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)

Гаеплеләрне йолкып торгызып, хәлгә ачыклык керткәнче, мукшы карты бер тотам калмый аларга ияреп йөрде. Үзе бертуктамый: – Түләсеннәр миңа сарыкны! Түләсеннәр! – дип кабатлавын белде. Тегеләр сарыкның тиресен дә, бүлгәләнгән итен дә абзарда җир казып күмгәннәр.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Җир йөзендә кеше яшәгәндә, гасырларның фетнәсез узганы юк
та, булмаячак та, күрәсең. Җиһанның һәр почмагында тузгыган
кырмыска оясыдай кайнашалар, ыгы-зыгы киләләр, нәфес колы булып, нидер бүләләр. Адәм баласына ахыр чиктә өч атлам җир
җиткәнен онытып, туфрак бүлешәләр.
Унсигезенче гасыр уртасы – Европа илләре арасында
каршылыкларның тәмам кызып, хакимнәрнең үз хакимлекләрен
раслау, ил чикләрен билгеләү өчен кылычка тотынган чоры, зур
сугыш учагы кабынып киткән еллар. Англия белән Франция арасында
хәлләр кискенләшкәннән-кискенләшкән; Пруссия Европа илләре
арасында үзен көчле бер держава итеп аерып күрсәтмәкче; Австрия
исә, Силезия сугышларында җиңелү гарьлегеннән Пруссияне тар-
мар итмәкче; Рәсәй империясе дә, Пруссиянең көнчыгыш өлешен
яулап, Балтыйк диңгезе тирәсендә ныгып калмакчы. Мондый чакта
илләрнең бер-берсенә корал һәм солдатлар белән «булышуы» тәхет
тирәсендәгеләрнең казнасын бик тиз баетуы өстенә, берләшеп, көч
ягыннан өстенлек алырга мөмкинлек бирә.
1756 ел башында Европада сугышның котылгысыз икәне инде
көн кебек ачык була. Ике якта ике хәрби-сәяси коалиция канкоешка
әзерләнә: бер якта Англия Пруссиягә, хәрби ярдәм күрсәтеп, аңа
теләктәшлек белдерсә, Франция һәм Австрия, берләшеп, Пруссияне
тар-мар итү турында хыяллана, союздаш буларак, Россия дә аларга
кушыла.
Пруссия короле Фридрих II, август аенда үз гаскәре белән
Саксониягә бәреп кереп, аның армиясен тар-мар иткәннән соң,
соңыннан җиде елга сузылачак сугыш мәхшәре чын-чынлап
башланып китә.
Рәсәй патшабикәсе Елизавета Петровна һәм аның даирәсендәгеләр
өчен әлеге сугыштан файдаланып калу төп максатларның берсе
була: Пруссиягә һөҗүм ясап, Кёнигсбергны яулап, үзләренеке иткән
очракта, чикләрне киңәйтергә, ул тирәләрдә аяк тибеп ныгып калырга
мөмкин дигән сүз.
Шуңа да авыр артиллерия белән бергә, атлы гаскәрне дә чик
буйларына җибәрү күздә тотыла. Атлы казаклар, бигрәк тә Дон
казаклары, Идел буе Ставрополь казаклары үзләренең елдамлыклары
белән теләсә кемнең котын алырлык: җил дә куып тота торган
түгел, ат тоягыннан очкын гына чәчрәп кала. Дошманны кылычтан
уздыру дигәндә дә аларга тиңнәр юк. Оренбург чик буе линиясендәге
башкорт-мишәр отрядлары да алардан кимен куймый: ук-сөңге ише
коралны уенчык урынына да күрмиләр. Алгы сызыкка нәкъ менә
шушы гаскәрләрне кертү ниятләнә.
«Биш йөзәр кешелек башкорт һәм мишәр отрядларын Лифляндиягә
җибәрергә» дигән указга Елизавета Петровна тарафыннан август
азагында кул куелып, әлеге фәрман 13 сентябрьдә Оренбургка килеп
җитә. «Указны алуга, кичекмәстән – тәүлек эчендә – кешеләрне
тупларга» диелгән боерык канцелярияне аякка бастыра: яз көне бер җыеп таратылган ирләрне, бигрәк тә Уфага якынрак булган
вулыстагыларны, ут өертеп, янә походка чакыралар.
Ирләр белән бергә атларның да сугышка алынган мәле бу. Кая, ни
өчен, кем өчен иярләп барганнарын да белмичә, фәрманга буйсынып,
алар да озын юл буйлап баралар. Күренмәс түмгәк ат өркетә, диләр:
билгесезлек аларның да йөрәген талкыгандай. Җир өстенә әлегә
юка гына булып яткан кар катламы алда зәһәр кыш көткәнен, бозлы,
буранлы көннәр көткәнен искәртеп, күгелҗемләнеп тора. Нинди
дә булса мәгънәсе бармы бу сәфәрнең? Очы-кырые бармы? Бу
җайдаклар – типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр ни дип Сабан туйларында
гына бил алышып, көч сынашып, ирлекләрен раслап көн итмиләр
икән соң? Ни өчен адәми зат, кемнеңдер иркенә буйсынып, кулына
корал алырга – башка бер адәми затны үтерергә тиеш? Күрәсең, Адәм
угыллары Кабил белән Һабил арасындагы каршылыктан башланган
бу көрәш мәңгелекнең үзе кебек үк очсыз вә кырыйсыз... Алар да,
бертуганнар була торып, үзара килешә алмасын инде. Әкълимәне
Һабилгә бирмәс өчен Кабил кан туганының җанын кыя. Бу заманның
кайсы бәндәсе, Һабил шикелле: «Әгәр мине үтерер өчен кулыңны
сузсаң, мин сине үтерер өчен кулымны сузмыймын, Аллаһы Тәбарәкә
вә Тәгаләдән куркам», – дип тел тибрәтсен... Үтерергә дигән боерык
килә икән, шуңа буйсынып, меңнәр, йөз меңнәр юлга кузгала. Ир
канаты булган атлар да кузгала. Малкайларның теле булса, бары бер
сорау биреп, кая, ни өчен, кем өчен иярләп барасыз безне, диярләр
иде. Тик алар алай дип эндәшүдән мәхрүм. Үзләренең, сугышчылар
шикелле, яу кырында кылыч белән туракланып, ядрәләрдән яраланып,
үләксәгә әйләнеп каласыларын да белми алар.
***
Бөгелмәдә тукталып торган арада Боргентрейх боерыгы белән
биредәге кибеттән һәм аерым хуҗалыклардан биш көнлек фураж,
ике көнлек печән сатып алырга җай чыкты. Дүрт көн эчендә биш
атның җан тәслим кылуы подполковникны кайгыга ук салмаса да,
ярыйсы гына пошаманга төшерде: юлга дип бирелгән алты мең
тәңкәне, кысмырланыбрак тотканда, фуражга да, ризыкка да ничек
тә җиткерер, артып калса, аны туздыру җаен да табар иде. Ә болай,
атлар чебен урынына кырыла башласа, авыллардан гел-гел ат сатып
алырга туры килсә, арттырырсың арттырмый ни... Шуңа да ул
старшиналарның, аларның ярдәмчеләренең «юлны Самара аша дәвам
итәргә кирәк», диюләре белән тиз килеште.
Көннәр кыскарганнан-кыскара бара, караңгы төшкәнен абайламый
да каласың. Карабаш, Актимер, Куак, Тимуш Таулы, Однодвор, Зубово
дигән авылларда туктый-туктый барганда, тәмам йончыган берничә
атны кайбер хуҗаларның рәтлерәк атына алыштырып киттеләр. Йөзенә кара коймый гына ризалашканы булды, чыраен сытканы, тик
патша хезмәтендәге гаскәриләргә каршы сүз әйтә алмадылар.
Командаларның бер өлеше Липовка авылында кунарга туктагач,
бер рус баеның ике яклы итеп салынган иркен йортына Кыдрач,
Миртимер, үзенең солдатлары белән сотник Мәндекәй Габделгази
улы урнашты. Миртимер үз вулысыннан булганнарны исемләп,
авыллап белә: Курманай Ишәй улы – Илчебай авылыннан, Әзәкәй
Солтанай улы, Сагындык Айдар улы – Әҗәкүлдән, Абзай Сәет улы –
Җанҗегеттән, Урузбай Сәфәр улы – Кабаннан, Мәсәгут Үтәмеш улы,
Сөендек Биккенә улы – Мерәстән, Макай Чәчән улы – Миртимер
кебек үк, Такталачыктан. Калганнар күрше Җәнәй вулысыннан иде,
хуҗалар табын әзерләгән арада, ныклап танышырга җай табылды.
Мансур Мортаза улы, Сатый Бәшир улы, Ибраһим Уразай улы
дигәннәре – Апач авылыннан, Мостай Йосыпкол улы, Баязит
Бикчәнтәй улы, Исергәп Рангул улы – Байсардан, Арыслан Сөендек
улы, Юзекәй Юзәй улы – Суыксудан, Муса Баһар улы, Уразай Юлдаш
улы, Уразман Уразмай улы – Каентүбә авылыннан булып чыкты.
Шәбез, Терпеле, Мәсәгут, Балтач, Богады, Аккүз авылларыннан да
байтак кеше бар, диделәр, аларны башка фатирга кунача керткәннәр.
Сүзгә-сүз ялганып, ирләрнең әңгәмәсе куерып кына килгәндә,
Миртимер, артсыз урындыкны читкә этәреп, кисәк сикереп торды:
– Чү, егетләр!... – Колагына алмачуар атының өзелеп кешнәве
ишетелгәндәй итте. Берара башын янтайтып тыңланып торды.
Башкалар берни ишетмәгән икән, иңсәләрен генә җыердылар. Тик
Миртимер тынлыкның алдавыч икәнен эчке бер тоемы белән чамалап,
өстенә дә элмәстән, ишеккә ташланды.
Старшинаның да, ярдәмчесенең дә атлары байның абзарына
кертеп ябылган, бая гына алларына мул итеп печән дә, солы да
салынган, урыннары коры иде. Күзе караңгыга ияләшергә өлгермәсә
дә, Миртимер өйдән чыккан уңайга абзар ишеге янында булашкан
шәүләне абайлап, мәче җитезлеге белән аның өстенә ыргылды.
Көрәк йөзедәй учы белән эләктереп алган чакта, шәүлә, аның култык
астыннан шуып чыгарга ниятләп, иелә төште дә, капкынга эләккән
күседәй, кысылып калды.
– Җаныңны алам! Кем син, нишлисең? – Миртимер аны сыртыннан
каптырып, читкәрәк этте.
– Ничи мэ тутэр на пхэнава3!
Сыек тавышына караганда, яшүсмер булса кирәк – Миртимер
аның йөзен күрергә маташты. Бер кулы белән абзар ишеген тартып
карады – әфсен укып өргәннәр диярсең, биге алынган, ишек ачык
иде. Атларның үз урынында шомраеп басып торганын абайлагач
кына эченә җылы йөгерде.


3 «Ничего не скажу!» (Чегән телендә).

Өйдәгеләр дә бертөркем булып ишегалдына чыкканнар; кулына
сукыр лампа тоткан йорт хуҗасы, симез үрдәк шикелле ике якка
чайкала-чайкала, ах-ух килеп, сүгенә-сүгенә абзар эченнән урап
килде.
Әле дә булса Миртимернең көчле кулыннан ычкына алмый
чәбәләнгән карак, ятлап куйгандай, баягы сүзләрен кабатлавын
белде. Лампа яктысында аның карачутыр йөзле, каклап киптергәндәй
чандыр гәүдәле, әмма бик җитез хәрәкәтле ундүрт-унбиш яшьләрдәге
үсмер булуы күренде.
– Васт! Васт! – дип өзгәләнде ул, каерылып калган кулының
авыртуына ишарәләп.
Миртимер аның сүзен аңламаса да, кулын җибәрде. «Ни сөйли
бу?» дигәндәй, йорт хуҗасына борылды.
– Чегән малае бу, – дип ачыклык кертте хуҗа, – вәт урлашып
теңкәгә тияләр! Авылда халык янында тормаска дигән указга төкереп
тә бирмиләр. Югыйсә авыллар арасында гына көн күрергә диелгән
үзләренә, юк инде, кыш җиттеме, шушында туктап тамыр җибәрәләр.
Син, көчек, ат урламакчы булдыңмы, ә? Мине гаскәриләр алдында
хурлыкка калдырып... – Шулчак хуҗа, таза гәүдәсенә һич тә хас
булмаска тиешле кискен хәрәкәт белән сикергәндәй итеп, каракның
тез астына китереп типте, үсмер борыны белән җиргә кадалды,
кырпач кар өстендә кан тамчылары күренде.
– Отставить! – Миртимернең корыч тавышы кичке караңгылыкны
ярып үтте. – Что вы себе позволяете? – Ачу белән селтәнеп, хуҗаны
читкәрәк этәрде дә канлы борынын сөртеп маташкан үсмер янына
иелде. – Тор, болай да чыкмаган җаның гына бар бугай... – дип
сукрангандай итте, мизгел эчендә башка төсмергә кергән, аталарча
кайгыртучанга әверелгән тавыш белән.
– Господин Мутин, болар кешечә әйткәнне аңлый торган кавем
түгел, телне әрәм итеп торасы да юк. Монысы әле тәҗрибәсез бугай,
югыйсә алар алдыңдагы әйберне дә күз бугандай сыпырып алып
чыгып китәләр. Не дай Бог, солдатларның атларын аякландыра
күрмәсеннәр.
Хуҗаның шулай диюе барысын да сагаерга мәҗбүр итте. Әле
үзәккә үтәрлек салкын түгел, атлар ачык кырда төн куналар,
яннарында часовойлар булса да, эшләр болай торгач, итәк-җиңне
җыеп йөрү хәерлерәк иде.
Булып җитмәгән «ат карагы» ни татарча, ни русча әйткәнне
аңламый – аңа акыл сатудан, нидер сораудан бер фәтвә дә юклыгы
аермачык иде, шулай да Миртимер аңа бераз вәгазь укып маташты,
каты гына итеп колак шәрифләрен борган булды.
– Бар, яхшы чакта ычкын, күздән югал!
Тупас итеп нәрсә дип кычкыруын бик тиз аңлады үсмер, төн карасы шикелле үк кара, зур күзләрен тутырып, бер мизгелгә генә текәлеп
карады да ишегалдыннан яшен тизлеге белән юкка да чыкты.
– Шайтан белән бер бу! Чыгып өлгермәсәм, тәки берәр атны
ияртеп качар иде, мәлгунь. Болай буш кул белән генә чыгып йөгермәс
иде... – Миртимер, аның уктай җитезлегенә шаккатып та, сокланып
та башын чайкады.
– Ул тәмуг кисәве буш кул белән китәр микән... – Хуҗа, көяләнеп,
лампасын күтәргән килеш тиз генә ишегалдын әйләнеп килде. – Берәр
нәрсәне кыстырмаган булса ярар.
– Юк инде, ничек кыстырсын. Тотып селкедек бит, кыстырса да
коелыр иде... – Миртимер шаярткандай әйтеп куйды, нишләптер аның
ачуы качкан, үсмерне күргәч, үз улларын искә төшереп, эчтән генә
сызып алуы булдымы... Шулай диде дә, сул беләзегенә урап бәйләгән
дисбенең юклыгын абайлап, янә баягы кебек башын чайкады. Хөрмә
төшләреннән тезелгән, беләзегеннән төшми йөргән дисбе, чыннан
да, күз бугандай, юкка чыккан иде…

***
Подполковник фон Боргентрейх ат өстендә озак барудан языла
алмый тинтерәткән билен уа-уа, өстәлдәге картага иелде. Кондырча
елгасы тирәсенә җиткәндә үк көннәр тәмам бозылган иде: башта кар
катыш яңгыр явып, аяк асты тәмам боламыкка әйләнде, ятты дип
уйлаган кар эреп бетте. Самара кальгасына килгәннәренә икенче
атна – Идел-су ташкынланып ага, кайчан боз катасын фаразлый
торган да түгел. Гаскәриләр үзләре дә, атлары да тәмам арыды.
Рядовойлар арасында салкын тидереп авыручылар, бертуктамый
ютәлләп баручылар, өзлегеп китүчеләр күбәйде. Шуңа да, бер яктан,
Самарада болай озаклап тукталулары кулай да әле: биредә халык бай
яши, ризыкка кытлык юк. Гаскәргә бераз ял күреп, юынып, тугарылып
алу комачауламас.
Подполковник кәефсез иде. Ачуының кемгә төбәлгәнен тәгаен
белмәсә дә, Малорусиягә маршрут төзүчеләрне эттән алып эткә
салды. Кай җирләре белән уйлап утыралардыр анда... Башта дала
юлы белән, диделәр. Янәсе, көне-сәгате белән барысы да уйланган.
Уйланган, бар... Сәфәр барышында көн саен кояш елмаеп торыр дип
белгәннәрме? Яңгырны, карны, юньле хуҗа этен урамга чыгармаслык
көннәрне кая куясың? Елгалар кичкәндә, мең кешелек гаскәрне,
атларны чыгарырлык паромнар әзерләп куйганнармы? Атлары
тагын... Әле яз җитеп, баш төрткән үләнгә тиенгәнче, кайсылары
аякта калыр... Башыңны алсаң, койрыгың ябыша, койрыгыңны
алсаң – башың...
Рядовойларның һәрберсенең үз холкы. Тиешме-түгелме дип уйлап
тормаучылары да җитәрлек. Авыл кешеләреннән солыны, печәнне «кирәк» дип талап алучыларны бернишләтә торган түгел, син монда
берсен утлы табада биеткән арада, икенчесеннән зарланып киләләр.
Квартирмейстерлар белән дә эш җиңелдән түгел, командадагыларның
русча белмәүләре мең бәла. Белүчеләре – бармак белән генә санарлык.
Рус авылына кунарга туктаганда, солдатларны фатирга урнаштыру
артыннан еш кына старшиналарга, ярдәмчеләренә дә йөгерергә туры
килә. Алар, ичмаса, утны-суны кичеп чыныккан: кызу холыклы
булсалар да, акыл белән эш йөртәләр, грамоталары бар, русча шәп
беләләр.
Старшина ярдәмчесе Тимер Мутин турында подполковникның үз
фикере бар. Артыгын ычкындырмый, чүп сүз сөйләп, тел тегермәне
тартмый, кирәген нәкъ вакытында төпле итеп әйтә белә, эшне
оештырганда ыгы-зыгы килгәне дә сизелми, әмма җиренә җиткереп
эшли.
Шуңа да Боргентрейх юлның алда көткән өлеше, тукталышлар,
елга-кичүләр турында кәгазь буенча түгел, чынбарлыкка бераз булса
да якын китереп сөйләшер өчен Мутинны аерым чакыртты да инде.
– Тимер Мутаевич, менә монысы – Оренбургтан килеп ирешкән яңа
маршрут сызымы. Аның буенча карасак, без хәзер күптән Иделнең
теге ягында булырга тиеш идек. Ә без һаман артыбызны күтәрә алмый
ятабыз. Кайчан ката елга – этем белсен!
– Анысын Алла белсә генә инде... – Миртимернең кояш һәм
җил ашаган йөзендә сизелер-сизелмәс көлемсерәү чагылды. –
Сынамышларга карасаң, атна-ун эчендә суытырга тиеш. Бездә,
татарларда, «язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге
бозга көзге калынлыгы булса да ышан», диләр, боз катса, сузмыйча
тәвәккәлләргә булыр.
– Монда карагыз әле! – Подполковникның имән бармагы картаның
бер ноктасында кырт туктады. – Әгәр берәр ун көннән моннан
кузгалсак... Губернатор җибәргән маршрутны күрәсезме? Самара,
Сызрань. Аннан Канадей авылы, Нарышкино, Крыжим, Борисовка,
Матвеевка, Паим, Гавриловка, Прибытко, Талинка авыллары...
Тамбов... Сезнеңчә, Малорусиягә барып җиткәнче чынлыкта күпме
вакыт кирәк булыр?
– Ваше благородие, – Миртимер дә кафтанының түш кесәсеннән
карта чыгарып, шунда күз ташлады, – үземчә фаразлап карыйм әле...
Тәк-тәк... Монастырьский өязе, Сембер өязе... Топорин, Аранский
авыллары... Әкмәтъяр дигәне татар авылы булса кирәк... Урта
Әләзән... Тамбов... Монда Путивль кальгасы, Чернигов кальгасы...
Алары инде Малорусия җирләре.
– Вот-вот... Без анда Андрей Дьячкин полкы белән кушылырга
тиеш, беләсез, Дон казаклары. Ну? Бер айда барып җитә алабызмы?
– Юк, озаккарак сузылыр. Тайгак юлы, бураны, тагын тегесе-монысы киртә булмый калмас, җилдертеп кенә барырга атлар да бик
бетәште. Сембердә ничек тә кайберләрен алыштырырга кирәк булыр.
Аннан, күп рядовойлар чиргә сабышты, авылларга туктагач, каз мае
юнәтеп эчерергә иде. Бурсык мае табалсак, аерата шәп тә соң...
Подполковник Мутинга сынаулы караш ташлады. Сугыш
кырында мондыйларга таянырга мөмкин, йөзендә дә, йөрәгендә дә
куркусызлык икәне ярылып ята...
– Сез ничек уйлыйсыз, Тимур Мутаевич, бу походка ни дип вак
милләтләрдән командалар оештырып җибәрергә уйладылар икән, ә?
Андагыларга экзотика күрсәтергә теләпме? Әллә?..
Үзенчә шаяртырга җыенган подполковник Миртимернең кисәк
караңгыланып, усалланып киткән йөзен күргәч, тигез җирдә түмгәккә
сөртенгәндәй, сүзен ярты юлда туктатты.
– Господин подполковник, халыкларның эресе-вагы булмый. Без
барыбыз да бер Аллаһ коллары, татар ни, башкорт ни, рус ни, алман
ни... Исемнәребез генә төрле. Сез – Боргентрейх, мин Мутин булсак
та, без бит бер үк Адәмнән яралганбыз. Дөрес, чин буенча сез миннән
өстен, әмма кан буенча, гафу итегез, юк!
– О-о, сез дәһшәтле дә була беләсез икән! Ярый, ярый, мин һич тә
мыскыллап әйтергә теләмәдем, фикеремне дөрес итеп аңлата гына
алмадым...
***
Ниһаять, Иделгә боз ятты, гаскәриләр бүленеп-бүленеп булса
да, Самар кальгасын калдырып, елга аръягы буйлап юлны дәвам
иттеләр. Миртимер һәм Мөхәммәдрәхим җитәкчелегендә төнгә
тукталган авыл мукшыларныкы булып чыкты. Атларны ачык кырда
тышаулап, часовойлар тирә-якта учак тергезеп җибәрделәр, кышкы
һавага төтен исе үрләде. Юныс мулла, писарь эшен читкә куеп, ястү
намазына азан әйтте.
Миртимер, чегән малае белән булган вакыйгадан соң, атлар
арасыннан бер әйләнеп килмичә, алар янында сакчылар барлыгына
үз күзләре белән инанмыйча, тыныч күңел белән йоклый алмый
иде. Бу юлы да, Мөхәммәдрәхим белән икесе янына Кыдрачның улы
сотник Бикташ килеп: «Бар да тәртиптә, часовойлар үз урынында», –
дип хисап биреп китсә дә, соңарып булса да намазның ике рәкәгать
фарызын гына укып алгач, урап кайтасы итте.
Тир исе бәреп торган чикмәне бер юешләнеп, бер кибеп, авырая
төшкән, җилкәләрне баскан сыман иде. Аяклар да ял сорый, үзе
тукталган фатирдагы салам тутырылган ястыкка булса да авып,
кулларны як-якка ташлап, йоклап аласы килә. Әмма бер кузгалгач,
ниятеннән кире кайтмады.
Капкасыз-коймасыз өй буеннан ерак та китмәде, үзенә таба килгән гаскәрине күреп: «Тагын кем нәрсә майтарды икән?» – дип ачынып
уйлап өлгерде. Әлеге гаскәри араларында шагыйрь дигән даны
таралган Габдессәләм булып чыкты. Ул, Миртимерне күргәч, гаепле
кешедәй хисап бирергә ашыкты:
– Авыл старостасыннан бераз кәгазь юнәтеп булмасмы дигән
идем, мең шөкер, юньле адәм икән, буш бормады, – дип куеныннан
саргылт төстәге берничә бит кәгазь алып күрсәтте.
– Әйбәт булган, шигырь сырларга сиңа җиткерә торган түгелдер
шул, – диде Миртимер, аның ихлас самимилегенә елмая төшеп. – Мин
менә атлар тәртиптә микән дип әйләнеп килмәкче булам.
– Ат җене кагылган бугай сиңа, Миртимер туган, – диде
Габдесәлләм, рәсмилекне бөтенләй читкә куеп, тәмам үз итеп. –
Күргәндә гел игътибар итәм: әллә телләрен дә аңлыйсың инде,
сөйләшеп йөрисең үзләре белән. Шагыйрь буласы калган сиңа,
туган, җаның белән миндәй иләс-миләс кеше бугай син, ачуланма
алай дигәнгә.
– Юк ла, ниткән ачулану... Ир канаты ат инде ул, Габдессәләм
туган. Аннан башка без ярты кеше генә.
Үзләре дә сизмәгән: Габдессәләм дә, фатирга кайтып барган
җиреннән, сукмагын үзгәртеп, Миртимер атлаган якка юл тоткан
икән. Шуны искәреп, икесе дә көлешеп алды.
– Йә, сәфәрдә шигырь языламы соң? Ат турында юкмы берәрсе?
– Гел ат та ат булмас, кызыгы ни... Гыйшык турында язсаң,
күңелләр күтәрелеп китә.
Карчыга караб очар – тауны күрсә,
Ир-егет кылыч алыр – яуны күрсә.
Ир-егетнең күңелендә нәләр булмас,
Баглы коштай талпыныр, кызны күрсә...
Габдессәлләм рәхәт итеп үзалдына кеткелдәде.
– Бүтәннәр хат азагына да күчереп алалар. Әйдә, кешеләргә бер
юаныч... Юлда күргән-ишеткәннәрне дә төртеп барам. Бу кәгазьләрне
дә шуңа юлладым. Без иртәгә әллә бар, әллә юк – тузга язган сүз
кала бит ул.
– Әйбәт, әйбәт. Берәр иркенләп укытырсың әле, насыйп итсә.
Учак яккан часовойлар янында бер төркем ир-егетләр кайнашканы
күренде. Җылынырга килеп утырганнармы, аларның да атларны
кайгыртып йөрүеме?.. Колгадай басып торганы, үзләренә таба
якынлашучыны ерактан абайлап, калганнарга нидер әйтте, ахрысы,
Миртимер кинәт ыгы-зыгы килгәннәрен чамалап, туп-туры шунда
атлады.
Алар килеп җиткәндә, учак тирәсендә биш ир-егет мәш киләләр, яннарында нидер салынган капчык, ирләрнең берсе учакка үрелеп
учларын җылыта, икенчесе капчык авызы тирәсенә бәрәңге тезеп
куйган.
– Нәрсә җимерәсез монда? Ни бу? – Миртимер ияк очы белән генә
капчыкка ымлады.
– Учакны күчерсәк, көлгә бәрәңге күмәрбез, дибез, бөтен сотняга
җитәрлек итеп. Сез дә авыз итәргә килегез. Габдессәләм, син дә кил,
күмерле бәрәңге ашасаң, дәртләнеп, яңа шигырь язып ташларсың, –
диде гаскәриләрнең берсе көр тавыш белән.
– Телеңә салынып тор тагын! – Габдессәләм ачусыз гына кул
селтәде. Миртимергә борылды да, чикмән изүенә иякләрен төрткән
өч ир-егеткә ымлап, ачыклык кертте: – Болары безнең cотнядан.
– Уразаев сотнясымы?
– Так точно. Рәхмәтулла Йумаш улы, Габделмәннан Сәет улы,
Әхмәр Юныс улы... – Габдессәләмнең исемләп санавын нишләптер
берсе дә өнәмәде шикелле, йөзләре сүрәнләнде.
– Сакта кайсыларыгыз? – Миртимер янә аларның йөзенә текәлде.
– Мин – Әбүбәкер Гали улы, кулдашым – Якуб Асыл улы... – Бая
колга кебек күренгән озын буйлы егет башта үзенә, аннан бәрәңге
тирәсендә каударланып кайнашкан егеткә төртеп күрсәтте.
– Атларга солы җитәрлектер? Зарланмыйлармы? Тирә-якта угрылар
юктыр? – Старшина ярдәмчесенең бер-бер артлы сорау яудыруыннан
часовойлар бераз аптырашка калды, бер-берсенә караштылар.
– Без булганда кемнең йөрәге җитсен монда буталып йөрергә?
– Менә без йөрибез бит әле буталып! – Миртимер үзенә һәм
Габдессәләмгә ишарәләде. – Йә, йә, пешерегез бәрәңгегезне. Таң
аткач, без дә килербез, бу хәтле кыстагач...
Аның шулай диюе фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде
бугай...
Кышкы иртәдә авыл әле юньле-рәтле уянырга да өлгермәгән иде.
Старшина ярдәмчеләрен таң әтәчләре белән бергә аякка бастырдылар.
Ишек дөбердәткәнгә урыннарыннан калкынганнар иде, торып
ачканда, болдырда төсе качкан йөзбашы Сөбханколны, аның артында
йолкыш бүреген бер колагына кыегайтып кигән какча яңаклы мукшы
картын күреп, нидер булганына тиз төшенделәр.
– Сузма. Ни булды? – Мөхәммәдрәхим йокылы-уяулы күзләре
белән үз командасындагы сотникка шелтәле карап куйды. Вак кына
эш булса да, берсе-бер үзе тотып хәл итү ягында түгел, тора-салып
йөгереп киләләр...
– Безнең җегетләр... кичен менә бу картның сарыгын урлап
суйганнар.
– Иң симез сарыгым иде... – Картның тавышы калтырады, ямаулы
бишмәтенең өске төймәсен бер ычкындырды, бер эләктерде. –Абзарның тактасын каерганнар. Эз буенча таптым. Өчәү булганнар.
Учак янында ботарлаганнар. Буаз иде. Язга бәрәннәре буласы иде.
Харап иткәннәр. Синме олы начальник? Түләсеннәр миңа сарыкны.
Түләсеннәр!
Мөхәммәдрәхим артында басып торган Миртимер эшне шунда ук
төшенде дә учы белән маңгаена сугып куйды. Эх, күзе кайда булды
соң аның, ә? Бәрәңге, имеш...
Сөбханкол да төшенке чырай белән читкәрәк карады:
– Эз буенча часовойлар янына килгән, дөрес сөйли. Шунда, учак
янында тунаганнар...
Гаеплеләрне йолкып торгызып, хәлгә ачыклык керткәнче, мукшы
карты бер тотам калмый аларга ияреп йөрде. Үзе бертуктамый:
– Түләсеннәр миңа сарыкны! Түләсеннәр! – дип кабатлавын белде.
Тегеләр сарыкның тиресен дә, бүлгәләнгән итен дә абзарда җир
казып күмгәннәр. Бу кырын эшләре төн чыкканчы ачыкланыр дип
башларына да китермичә, җәйрәп йоклап яталар иде.
Тавыш зурга китмәсен өчен мукшы картын ничек кирәк алай
бәхилләтеп озаттылар: өч угрыдан, жалованьеларыннан өч сарыклык
акча каерып, бабайга тоттырдылар, сарыкның тиресен дә, бер аш
пешерерлек ит тә бирделәр. «Калганыннан безнең солдатларга аш
пешерик», – дип, алып калырга да батырчылык иттеләр.
Үз командасында булмасалар да, Миртимер бу солдатларны
тотып, аларның тиресен тунардай халәттә иде. Юк, сарык урлаган
өчен генә шартлардай булып кабарынмады ул. Күрәләтә күзгә
төтен җибәреп алдаганнары, үзенең бер ахмак хәлдә калуы өчен
үрсәләнде. Борын асты кипмәгән бер малайны алдаган шикелле төп
башына утыртсыннар инде, йә... Алдашуны, ялганны җене сөймәгән
Миртимер өчен иң хурлыклысы шул иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев