Шигърият
Җил
Табигатьнең үксез баласымы — Җил дә мохтаҗ ласа җылыга.
Гамьсез, диләр аны, ямьсез, диләр:
Җанга җылы кирәк бер чакта,
Әрсез кыздай сырпаланган булып
Сарыла да куя кочакка.
Куенга да кереп үрмәли ул
Йә аякка килеп егыла.
Табигатьнең үксез баласымы —
Җил дә мохтаҗ ласа җылыга.
Ни куарга белми, ни дуларга:
Җил салкыны нәрсә кешегә?!
Җылытырдай учак ягылмаган —
Салкын сүздән җаннар күшегә...
"КУ" 12, 2020
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Җирдә, диләр, адәм татыр яхшысын да, яманын да. .........Яшәп яту “Ит яхшылык, көт яманлык” заманында. .......... ...Күршеләр дә түгел хәзер элекке үк ут күршеләр,- .............Онытылды бер- береңә куллар биреп күрешүләр. ............. ...Бәгыреңдә боз ятканны ник сылтарга күршеләргә? ............Аларның ни гаебе бар, синең авыз өшегәнгә?... ............. ... Сәйлән
0
0