ВАКЫТ
Җиденче кат балкон идәнендә Кем ул анда бөгәрләнеп ятты? Ул – бер үсмер иде. Мин идем ул. Бикләдем дә күңел капкасын Кара пыяладан тирмә кордым – Беркем, беркем эзләп тапмасын!
* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы «Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче
халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган
татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Үсмерләр өчен поэма» номинациясе»ндә II урын алган әсәр.
ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ПОЭМА
Дөнья чукрак иде. Әйтерсең лә
йоклый дөнья, басып аягүрә.
Читкә авыш кыек морҗасыннан
Улап-дулап, ярсып җилләр өрә.
Тик ишетми дөнья. Тәрәз йөзен
Усалланып кыйный җил канаты.
Җиденче кат балкон идәнендә
Кем ул анда бөгәрләнеп ятты?
Ул – бер үсмер иде. Мин идем ул.
Бикләдем дә күңел капкасын
Кара пыяладан тирмә кордым –
Беркем, беркем эзләп тапмасын!
Кара күлмәк өстә, кара башлык.
Балкон тәрәзе дә кап-кара.
«Син модалы төстә, син – безнеке,
Күрүче юк!» – Кем ул күкрәк кага?..
Мин үземне эзлим. Күрмәдеңме
Диеп багам җиһан күзенә.
Таш-салкыннан чукракланган, ахры,
Сукырайган дөнья үзе дә.
Ишетми ул мине.
Күрми дә ул,
Вакыты юк туктап тын алмакка.
Охшаган ул кыргый бер дәрт белән
Сабантуйга чыккан аргамакка.
Ярыш дәрте анда. Бүгенгене
Изеп-сытып, таптап үтәр дә,
Сул күзенә япкан кара бауны
Җан тырмашып беркөн сүтәр дә,
Ул салулап китәр. Тезген салыр,
Йөгәненнән ычкыныр да берәр,
Дәү әнинең әкиятендә калган
Дию пәриенә әверелер.
Вакыт бизмәнендә чор адашкан.
Юк, ялгышам. Урынында калган.
Чорлар бизмәненнән тәгәрәгән,
Вакыт үзе, вакыт югалган!
Салкын үтә тәнгә. Калкынам да
Тәрәз аша торам урам карап.
«Бәхетле»дән берәү чыгып килә,
Бармак белән елтыр чәчен тарап.
Әллә каян гына пәйда булган
Бөкре бабай аңа очрады.
Шул берәүдән: «Сәгать ничә, брат,
Вакыт күпме?» – диеп сорады.
Вакыты юк иде Елтыр чәчнең,
Күз салырга сәгать телләренә.
Җирәнгәндәй читкә тайпылды ул,
«Да пош-щёл ты...»
дигән сүзләр белән.
Йортсыз-җирсез сукбай, исе китми,
Вакыт эзләп, юлын дәвам итте.
Кызык кына башлангандай иде,
Ул тамаша бер мизгелдә бетте.
Бушап калды дөнья. Подъезд алдын
Акбур белән чуарлаган сызык
Бәрелде дә күңел күзләремә,
Мин үземне күрдем! –
шундый кызык!
«“А” ноктадан чыккан поезд әгәр
“ Б” ноктага мең чакрым килсә,
Син табып бир миңа тик вакытны,
Тизлеген дә әгәр әйтеп бирсәм...»
Шул мәсьәлә төште кинәт искә.
Мин кечкенә идем, сабый идем.
Әти миңа зур өметләр баглап:
«Йә вундеркинд,
вакытны тап», – диде.
Куша-ала беләм, яза-сыза.
Ә мондыйга түгел теш үтәрлек.
Катлаулырак әле, ләкин янда
Әти бар бит, ярдәм итәрлек!
Тик бер сорау: миңа аңлат кына –
Ни эшләргә кирәк моның өчен?
Чишү юлы бардыр. Менә шуны
Аңлар өчен җитеп бетми көчем!
Әти көлде миннән. «Үскәч, – диде,
Дөнья үзе аңлатыр ул барын.
Баш катырма, ярар, урамга чык,
Ә мин хәзер ятып, футбол карыйм.
Һич вакыт юк, улым, ял итәргә.
Бөтен гомер үтә инде эштә.
Сезнең өчен диеп тырышам бит,
Җитә торган түгел акча һич тә!»
Мин вакытны эзлим. Үҗәтләнеп,
Берьялгызым подъезд алларында,
Акбур белән соры асфальт йөзен
Ерта-ерта язам. Саннар анда.
Мин бит сабый әле. Кулымдагы
Акбур оны ташка сызыла да,
Кайда рәсем, кайда бөкре саннар
Булып чәчри урам тузанында.
Үткән-сүткән кайчак кызык табып,
Иелә дә минем сурәтләргә,
Ни эзләвем, ни эшләвем белгәч,
Әй, тотына акыл өйрәтергә.
Имеш, сабый әле, мәктәп бар бит –
Хәзердән үк нигә баш ватарга?
Акчаң булса, акыл кирәк түгел,
Дөнья малын алып сатарга...
Сыңар куллы агай тәмәкесен
Авыз читләренә кыйшайтып,
Мин ясаган поезд рәсемнәрен
Ташбакага торды охшатып:
«Тәпиләре кыек. Ерак китмәс.
Җиңәр дисең, энекәш, йә, кайсы?
Дөньясын да... Әйтер идем инде...
Ярар инде. Чурту... мать якасын...»
Бака түгел. Поезд. Поезд алар!
Тизлекләре, чабар юллары бар.
Һәм шул юлда вакыт яшеренгән –
Ул вакытны кем соң эзләп табар?
Сәерсенде агай. Ут элдергән
Тәмәкесен җиргә ыргытты да,
Төбе купкан туфли очы белән
Кайнар көлен сытып тузгытты.
«Вакыт үтүт инде, эх энекәш!
Яшьлек белән бергә урланды ул...
Үз кулыңда диләр иде аны,
Тауда калган кулда булгандыр ул...»
Күзе юеш иде. Елый иде.
Тик мин генә берни аңламадым:
Сыңар кулның пычрак уч төбенә
Ни сәбәпле кайнар яшь тамганын...
Эндәшмәде башка. Аңлатмады.
Бер чертләтеп җиргә төкерде дә,
«Без күргәнне сезгә язмасын», – дип,
Киткән шәйгә дәшеп өлгерде.
Бу самими сорау – «Вакыт кайда?» –
Мәктәп җилкәсенә калган икән.
Безнең белән бергә үсә барган,
Һәр сыйныфка күчә барган икән.
...Физикага кердек. Шәп дәрес ул!
Яратабыз Катявановнаны.
Йөзгә карап, шундук белеп ала
Безнең берни аңламаганны...
Япь-яшь үзе. Чибәр. Быел гына
Укытырга бу мәктәпкә килде.
Тәүге дәрес бүгенгедәй истә:
Катявановна ак чалбардан иде.
Тәнен кысып торган ул ак чалбар,
Ак төстәге кофта-күлмәге,
Иңнәренә төшкән алтын чәчләр,
Шомырт күзләр, көмеш сөрмәле...
«Кояш кебек якты икәнсез сез».
Исәнләшкәч, безгә шулай диде.
Елмаюы ташны эретерлек!
Ул бит үзе, үзе кояш иде!
Уй чуалды безнең. Күзләр – анда.
Ул тактага борылып басканда,
Буй-сынының һәрбер күзәнәген
Малай-шалай йотлыгып бакканда,
Сизмәгәнбез икән. Завуч кереп,
Такта буена җилләп атлады.
Әйтерсең лә шулчак аяз күкне
Яшен телде, болыт каплады:
«Сез мәктәптә, Катя! Бу нинди хәл?
Укытучы бит сез, оят кирәк!
Каян чыккан бу джинсы чалбар –
Ботларыңа сыланып тора бигрәк!
Болары да – (ягъни без инде ул),
Дәрес гаме качкан үзләреннән,
Арт саныңа карап утыралар,
Ишетмиләр синең сүзләреңне!
Иң тәртипсез – болар, этлек дисәң –
Алардан көт бөтен явызлыкны.
Син бүгеннән, Катя Ивановна,
Үзеңне дә бераз авызлыкла!..»
Чатнап торган тавыш таш диварга
Аткан уктай килеп бәрелде дә,
Бая гына кояш тулган дөнья
Бер мизгелдә бозга әверелде.
Завуч китте чыгып. Боз салкыны
Диварларга сарылып калгандай,
Әле генә безнең җанга тулган
Бөтен яктылыкны урлагандай,
Кояш сүнеп калды. Тәмсез сүздән
Керфегенә яшь эленгән иде,
Катявановнаның кара күзләренә
Безнең сорау яшеренгән иде:
Нигә кырыс дөнья? Әйтер сүзне
Ни дип әйтә шакшылыкка төреп?..
Ә бит кемдер әле яңа гына
Безнең җанда якты барын күреп,
Ышандырган иде бер сүз белән:
Үсмер чакның күңеле күгенә
Мең кояшны элеп булганына,
Анда һич тә болыт түгеленә.
Дәрес дәвам итте. Физиканың
Үз кануны барын төшендереп,
Катявановна сөйли, күз карашын
Гаепледәй, аска ук төшереп.
Яшь иде шул ул да. Көчсез иде.
Көчсезлекне күреп, без дә тындык.
Ул мизгелдә шундый гарьлек иде:
Үзебезнең көчсезлекне тойдык.
Мөмкин иде юкса, тел тибрәтеп,
Исбатларга нахак икәнен!
Менә мине, мине чалбар түгел,
Бер якты сүз гашыйк иткәнен!
Бер җылы сүз! Якты! Елмаюлы!
Шул сүз җитте җанны җылытырга.
Шул сүз җитте былтыр күралмаган
Физиканы шашып яратырга!
Бер матурлык җитте, тик бер мизгел,
Үзгәртте дә куйды бөтенесен.
Ә аннан соң... «Этлек эшләр өчен
Яратылган» җаннан ни көтәсең?..
Көчсез иде ул җан. Куркак иде.
Егет итеп хис итмәгән килеш,
Каршы дәшеп бер сүз әйтмәде ул,
Завуч ласа, ничек дәшим, имеш...
Үз фикерен әйтмәс телне тешләп,
Көчсез җанны учларыма кысып,
Парта өстенә яткан башсыз башны
Күтәралмый калдым шулай посып.
Үз фикерем, дисең? Кем өйрәтте?
Каян килгән үз сүзеңне әйтү?
Икейөзле түгел, илле йөзле,
«Ярамый»дан торган дөнья бит бу...
Әйтмәдеме әткәм: «Акыл тешен
Күп күрсәтеп йөрмә, шул гына.
Үз сүзеңне әйтсәң, ул тешеңне
Алып тоттырырлар кулыңа...»
Физикага хөрмәт! Шәп дәрес ул!
Яратабыз Катявановнаны.
Йөзгә карап, шундук белеп ала
Безнең берни аңламаганны...
Респект аңа бездән! Уважуха!
Ак чалбарын башка кимәсә дә,
Нәкъ башкалар кебек күлмәк-итәк,
Җыелган чәчтән һәрчак йөрсә дә,
Кояш булып калды, яктылыгы
Һаман әсир итә иде безне.
Үз тиңедәй күреп һәммәбезне,
Хәл сорашып башлый дәресебезне.
Рәхәт кенә үтә, җырлап үтә,
Авырлыгын тоймыйм бу дәреснең.
Чикләвекне чертләп ваткан кебек,
Җавап табам шунда ук дөресен.
«Булыш әле, Кәрим!» Шушы сүзләр
Мөстәкыйль эш барган бер мәлдә,
Колагымны өткән утлы сулыш
Дулкын булып килеп бәрелде дә,
Асты-өскә килде гүя җирнең:
Әйләнүдән туктап, тын калды.
Тәүге тапкыр күргән шикелле мин
Тавыш иясенә таң калдым.
...Ни могҗиза миндә, ни үзгәрде?
Бөтен дөнья танымаслык булды:
Сулык-сулык килеп тибә йөрәк,
Үзе рәхәт, үзе газап тулы.
Шул ук Гөлгенә ул. Шул сабакташ.
Иңнәрендә – шул ук кара чәчләр.
Аяз күкнең төсен урлаган да
Шул ук күзләр зәңгәр ялкын чәчә.
Гади бер кыз иде кичә генә,
Яннан үтә идем «сәлам» диеп.
Тел бәйләнә бүген үзен күргәч,
Карашыннан качам башны иеп.
Ул – бердәнбер кебек. Берәү генә.
Бу шәһәрдә, дөньясында, җирдә...
Һичберәүне күрмим аннан башка,
Нәрсә булды кинәт, ни бу миндә?
Җавап тапмас сорау, татлы газап
Йөрәк итен талкып талый, талый...
Берьялгызым күтәралмас серне
Кемгә сөйлим, мине кем соң аңлый?
Дуслар көләр кебек... Бәлки әни?
Ул да көләр, тапкан сорау, имеш...
Бу тойгыны ни дип аңлатыйм соң,
Мин үзем дә аңламаган килеш...
Исән булса әгәр, дәү әнигә
Сөйләр идем бер төймәгә тезеп.
Дәшмәсәм дә, хәер, ул бит мине
Аңлый иде, күзләремнән күреп.
Дәү әнинең сүзе, киңәшләре
Бер таяныр нокта булганлыгын,
Менә хәзер, еллар аша гына
Соңга калып кына мин аңладым...
Җәйге авыл яме, дәү әни дә
Минем җанда һаман исән, тере!
Сөйләүләре әле дә искә төшә,
Таңда күргән татлы бер төш кебек.
«Ник алама телең? Ала-кола,
Әнкәңә әйт, тотып бер әрләсен.
Ата каздан ботың тешләттерсәм,
Татарчаңны бик тиз хәтерләрсең...
Әнкә теле бит ул! Менә хикмәт:
Ни карыйдыр анда ата-анаң...
Үз телеңдә эндәшмәсен, имеш,
Сөт имезгән, җан иңдергән балаң».
Дәү әнием шулай әрли-әрли,
Урыс телле татар баласын,
Мәзәк кенә көйгә көйли-көйли,
«Сак-Сок» сөйли миңа, «Су анасы»н.
Яшәү серен шулай көйгә салып,
Утырганда каз бәбкәсе саклап,
Әни дигән сүзнең Олы җиһан
Икәнен дә төшендергән чакта,
Белмәгәнмен бары ул сүзләрнең
Җан түренә кереп сакланасын.
Менә хәзер, киңәш кирәк чакта
Искә төшеп җанны актарасын.
«Туганчы ук сабый кайгыра ди:
«Мин бик куркам: ни көтәдер анда...
Монда һәрчак тыныч,
шундый рәхәт –
Фәрештәләр сакта минем янда.
Ә дөньяга тугач, мин берүзем –
Кем соң саклар, кем соң яклар мине?
Кендек бавын өзеп, зур җиһанда
Юлны тапмам, адашырмын инде...»
Ишеттерде Аллаһ ул сабыйга:
«Янәшәңә бер фәрештә бирдем:
Җир йөзендә ул яныңда булыр,
Аның исеме – Әни, Әнкәй», – диде».
Дәү әнинең шушы хикәятен
Бер әкият итеп тыңласам да,
Әниләрнең фәрештәдәй изге
Икәнлеген үзем аңласам да,
Дөнья гаме баскан. Әни белән
Сөйләшкән юк...
шушы гамь турында.
Сөйләшкән юк: җир йөзенә иңгән
Сөю хисе кемнең кулында ул?
Бер йөрәкнең ничә кылы бар соң,
Бер йөрәккә күпме моң сыядыр?
Гашыйк күңел, ник тилемсә кебек,
Үз хисеннән үзе ояладыр?..
Эштән кайткан әни. Кулын юа.
Карашыннан күрәм арыганын.
Күреп торам өй эчендә тагын
Тотынасы кырык эше барын.
Сөйләшәсе килә. Җанны ачып.
Ялгызлыктан мине араласын.
Белеп торам үзем. Сорау бирсәм,
Җавап өчен вакыт табылмасын.
Тик шулай да түзмим: җанда ялкын,
Шәүлә-шәүлә бии бит очымда.
Әни бит ул! Киңәш бирми калмас...
Иңнәреннән килеп кочам да...
Күз алдында яткан телефонын
Чуарлаган ватсап хәбәрләре
Каһкаһәләп миннән көлгән кебек,
Бер-бер артлы чеңләп тәгәрәде.
Әни камыр җәя. Бер бармагы
Телефонның шома йөзе буйлап,
Кемгә җавап яза, кемгә киңәш,
Танышларның мең соравын уйлап.
«Бер сүзем бар, әни», – дигән мәлдә,
Табасыннан чыжлап май сикерә.
«Вакыт юк бит, улым, әткәң кайтса,
Ашым, димен, әзер булсын тизрәк.
Билгеләрең әйбәт, күреп торам.
Синең өчен тыныч минем җаным.
Мәктәбеңнән аһ-зар ишетелми –
Укытучың мактап торды тагын...»
Әйтелмәгән сүзләр төен булып
Укмаша да күңел төпкеленә,
Яшеренә хәтта үз-үземнән,
Ташлангандай чоңгыл-упкынына.
Үзем куркам: әгәр ул хисләрне
Сизми калсам беркөн
җуйганымны? –
Җан түренә ерак яшерермен дә,
Онытырмын кая куйганымны...
...Сагынудан куркам. Күрешүдән.
Куркам карашына юлыгудан.
Үз-үземнән куркам: әйтер сүзне
Егетләрчә әйтә алмавымнан.
Сизә калса беркөн, Гөлгенә дә
Миңа карап кычкырып көләр күк.
Шул мизгелдә күңелдәге кояш
Мәңге кабынмаска сүнәр күк.
Соңгы дәрес иде. Кыңгырауның
Тәү нотасы чыңлый башлауга,
Көне буе укып ар(ы)ган һәркем
Ишек катына тизрәк ташланды.
«Кайчан аңларсыз сез: кыңгырау ул
Сезнең өчен түгел, минем өчен!»
Катявановна, бу сүзләрнең генә
Туктатырга җитәр димсең көче?..
Яратабыз сине. Шәп кеше син!
Тик шулай да ачуланма бүген:
Шук колындай уйнаклаган җанны
Сүзләр генә һич тыярлык түгел.
Кәефе юк никтер. Йөзе качкан –
Шул туктатты мине ярты юлда.
«Ноутбукның көе китте әнә –
Рәтләмәсме, димен, кем дә булса?»
Ноутбукның салкын соры йөзен
Таулар бизи, түбәсендә – карлар,
Катып калган матур сурәт булып,
Бер-берсенә сыенышкан парлар.
Катявановнаның алтын чәче
Җилләр белән уйнап арыган да,
Янындагы егет иңнәренә
Ял итәргә диеп сарылган.
Бу – матурлык иде. Шушы мәлгә
Сокланудан ак-чал башын иеп,
Вакыт үзе бары тынып калган,
«Тукта, мизгел,
син гүзәлсең!» – диеп.
Бу сурәтне күргәч, көтмәгәндә
Мин эзләгән ачкыч табылгандай,
Тел тезгенен чишәр җавап булып,
Өмет уты дөрләп кабынды да,
Уй йомгагын сүтеп, кинәт кенә
Бүлешәсе иттем күңел серен.
Гашыйк була белгән Катявановна
Сорауга да җавап таба белер.
Өзә-өзә сөйлим. Яна-пешә.
Гөлгенәне уйлап саргаюым,
Хисләремне аңа әйтә калсам,
Югалтудан куркып сагаюым.
Ни эшләргә белми, кемгә дәшеп,
Бер-бер киңәш көтеп зарыкканда,
Сурәттәге гашыйк парны күреп,
Тел чишелде, җавап гүя анда.
«Нәрсәсе бар инде? Ватсапка яз.
Йә булмаса очрашуга чакыр...
Ай Зарипов, башны катырмачы,
Вакытым юк, вакыт ягы такыр!»
Мин көтмәгән җавап, көтмәгән сүз
Камчы булып ярды буш бүлмәне,
Минем күздә өмет кабынганны
Катявановна ник соң күрмәде?
«План сорый завуч. Хәзер кирәк.
Директор да көтә бездән хисап.
Электрон көндәлекне ачып,
Билгеләрне төшеримче дисәм...
Катып калган әнә. Бер тыны юк.
Ашыкканда шулай кыланмаса...
Сөйләшергә хәтта вакытым юк –
Хисап эше безне тәмам баса»...
Вакыты юк. Вакыт! Әйтерсең лә
Җир йөзеннән вакыт юкка чыккан!
Кем урлаган, кая куйган аны,
Кай гасырга алып, кем качырган?
Бушап калган дөнья. Тизлеге бар
Шул бушлыкны шыплап
тутырырдай.
Кыйтгаларны бер ноктага җыяр
Чакрымнары – җирне мең урардай.
Тик вакыт юк. Вакыт яшеренгән
Бу гасырның ташкын-агышына.
...Буш таганны атындыра җилләр,
Лепер-лепер яфрак тавышына.
Тәрәз каршындагы шул буш таган,
Бу тарафка үрелеп караганда,
Күңелемдәге якты өмет уты
Салкын көлдәй тузгып таралганда,
Ноутбукка шулчак җан иңдеме –
Катып калган йөзе шыңшып куйды.
Бая гына мине аһ иттергән
Матурлык та күздән җуелды.
Саннар пәйда булды. Хисап – шушы.
Хәзер кирәк, хәзер, шушы мәлдә!
Шушы сорау гүя баш очында
Балта булып асылынган хәлдә
Гел куркытып тора, янап тора,
Урлап тора вакыт дигәннәрен.
Укытучы дигән олы сүзнең
Көтеп тора даны кимегәнен.
Кояш дигән идем. Кояш иде!..
Боз тауларын эретердәй итеп,
Елмайды да Катявановна,
Эшкә чумды, миңа рәхмәт әйтеп.
Ләкин салкын иде. Нурсыз иде.
Әйтерсең лә боз сөңгесе бүген –
Бу елмаю җылылыктан мәхрүм,
Мин табынган кояш түгел, түгел!
...Ачык дәрес бара. Завуч кергән.
Катявановна, бераз борчылып,
Җавап көтә әйткән соравына,
Минем якка таба борылып.
Авыр булсын сорау, җиңел булсын –
Белеп тора җавап табуымны.
Көтеп тора бу тынлыкны өзеп,
Ике сүздән үзен аңлавымны.
Биремнәре – усал, бик заманча:
Сәерлек тә анда, кырыслык та.
«А» ноктадан «Б» ноктага чапкан
Поездлар юк хәзер дәреслектә.
«Җиденче кат балкон тәрәзеннән
Пианиноны аска ташлаганда,
Башлангыч тизлек әгәр нуль булса,
Вакытны тап!» Бирем эшләгәндә
Вакыт сорый бездән! Вакыт кирәк!
Хакыбыз юк сынатырга монда:
Ачык дәрес. Завуч... Хет беребез
Торып бассын җавап тотарга...
Борчу төшкән йөзе алсуланган;
Вак адымы кинәт туктала да,
Катявановна аптыраган төстә
Минем күзгә карап уктала.
«Йә, Зарипов, синнән көтәм җавап:
Тактага чык, әйдә, вакытны тап!
Бу теманы ныклап өйрәндек без,
Кабатладык инде кырык кабат!»
Акбур ала кулым. Кире куя.
Шайтан тарта гүя минем телдән:
«Ә вакыт – юк, Катя Ивановна.
Ул югалган инде бик күптәннән!»
Үч саклавым түгел, нәрсә соң бу –
Ни этәрә, йолкый, төртә мине?
Галәм буйлап мин эзләгән вакыт
Үзе шулай әллә котыртамы?
Кайда соң ул вакыт? Кайда соң ул?
Бер сөйләшер сүзгә сусаганда,
Бер киңәшкә аһ-зар булган чакта,
Кая гына кереп поскан да,
Җиденче кат, имеш, пианино...
Нигә кирәк, нигә аңа вакыт?..
Эзләмәгез, Җир шарыннан качкан,
Күккә ашкан, кануннарны ватып...
Сүздән туктыйм.
Шулчак сәер тынлык
Биләп алган сыйныф бүлмәсендә
Катып калган Катявановнаны күреп,
Елыйсым да килде, көләсем дә.
Ул гаепсез юкса. Гаеп миндә.
Пыран-заран килгән ачык дәрес
Минем тәртип белән үлчәнер дә,
Кем дөресе булыр анда дөрес?..
Кызлар шаулап алды. Кемдер көлеп:
«Ой Зарипов, так круто!» – диде.
Тик Гөлгенә никтер елмаймады,
Миңа карап башын аска иде.
Битәрләве иде, ахры, мине,
Җүләр диеп мыскыллавы булды...
Башка килгән шушы уйдан кинәт
Җир ярылды гүя, җир убылды...
Буш таганда һаман җил атына...
Минем күңел шулай бушадымы?
Бу – тилелек түгел, бу – җиңеллек!
...Бушаганга гына охшадымы?
Ишек ябып чыгып киткән чакта
Торып калды, калды бүленеп:
Табылмаган җавап – бөкре сорау
Буш һавада зеңләп-эленеп.
Бер сорауга – бары, бер сорауга
Һич беркемнән җавап алалмыйча,
Җиһан киңлегенә сөрән салган,
Тинтерәгән җанны аңламыйча
Аптырыйдыр дөнья, шаккатадыр:
«Тамагы тук, өсте бөтен юкса.
Шул туклыктан туеп сикерәләр,
Азыналар хәзер каеш юкка...»
Берәү генә түгел ул сораулар.
Йөзәрләгән, меңдер, йөз мең алар...
Чукрак дөнья берсен ишетмәгәч,
Тау шикелле өелә баралар.
Бу – вакытсыз дөнья. Шуны беләм.
Тәмен, төсен, исен җуйган вакыт.
Минем йөздә минем буын йөри
Һәр күңелнең капкаларын шакып.
Вакыт эзләп йөри. Вакыт көтеп.
Җан сулышы белән бүлешергә.
Кара башлык, кара битлек кигән
Ак дөньяда бүген бер кеше дә
Аңламасмы аны? Ишетмәсме?
Тыңламасмы кинәт колак салып?
Әйтелмәгән сүзгә җавап итеп,
Эндәшмәсме беркөн вакыт табып?
Буяулары купкан гади такта.
Чуарлаган кәгазь кисәкләре.
Кемдер нидер сата, кемдер ала –
Белдерүдә өмет-исәпләре.
Ник сузыла кулым, ни үче бар –
Йолкып ала яңа белдерүне.
Әле генә ябыштырган малай
Өч адым да китеп өлгермәде...
Бер гаепсез кәгазь минем алда.
Учка кысам йомгак итеп төреп.
Ыргытканда оча җир өстенә,
Яралы кош кебек бөтерелеп.
Үреләм дә янә, кызык итеп
Күз төшермәк булам белдерүгә.
Бармак бите өтелә әйтерсең лә,
Ак биттәге саннарны күрүгә:
Сигез. Сигез йөз. Ике мең.
Йөз егерме ике (88002000122).
Бу – «Ышаныч» иде. Телефонның
Һәр санына кат-кат текәлдем дә,
«Теләсә кайсы вакыт шалтырат син –
Без тыңлыйбыз!» – диеп укыдым да,
Буйсынмыйча кабат үз-үземә,
Сыңар кулда яңа йомгак итеп,
Бик кадерләп түш кесәмә салдым –
Әйтерсең лә бер могҗиза көтеп.
Бушлык тулы дөнья. Өйдә тып-тын.
Ут кабызмый гына түргә уздым.
Көзге, мине танымаска теләп,
Йөз чалшайтып көлеп калган булды.
Кара караңгылык. Па-ра-докс!
Сәер булып уем ишетелә.
Кара тәрәзәнең кара нуры
Сарылганмы балкон ишегенә,
Тышта кояш ласа. Якты анда.
Тик ят итеп салкын таш йортларны,
Үтеп керми монда җылылыгы,
Вакытсызлык аны йотканмы?
Үз ярасын үзе ялый-ялый
Дәвалаган киек җанвар кебек,
Җан сызлавын басар чара гүя –
Ятам күлмәгемә башым төреп.
Кара тәрәзәләр. Кара кояш.
Төн күзеннән качкан аймы әллә?
Мең сорауга бер җавапны тапмыйм.
Бар җиһанны томалаган пәрдә.
Бөгәрләнеп ятам. Торып басам.
Япа-ялгыз калган буш җанымны
Килде-китте уйлар тутыра да,
Кара төскә мана бар җиһанны...
Җирдә өмет яши. Һәм ышаныч:
Беркөн килеп Вакыт табылыр да,
Җан авазын ишетерлек булыр
Һәм дөнья да килер акылына.
Әле чукрак дөнья. Ишетми ул.
Йоклый дөнья, басып аягүрә.
Читкә авыш кыек морҗасыннан
Улап-дулап, ярсып җилләр өрә.
Вакыт, төсен җуеп, көчен җуеп,
Бер адашып йөрер-йөрер дә,
Вакытсыз бер киңлек челтәрендә
Һич кадере югын күрер дә,
Ишетмиләр, диеп, күрмиләр, дип,
Иңрәү белән набат сугар да,
Ташлап китәр кинәт, гаҗиз калып,
Җавап булып сүзсез сорауга...
Куен кесәсендә посып яткан
Телефонга кемдер хәбәр сала.
«Мин дә вакыт эзлим».
Һәм өч нокта.
Гөлгенәдән! Әйе, бу хат – аннан!
Мин яңадан туам. Өр-яңадан!
Сүз кирәкми. Монда сүзләр артык.
Җан тышавын, богауларны өзеп,
Заман белән аңлашырга вакыт!
Яңа заман хәзер. Яңа буын.
Сүзен җуйган диеп кем битәрли?
Кем гаепле, ишетмәгән чакта
Җан авазын хәтта әти-әни?!
...Мин саннарны җыям.
Сигез. Сигез йөз. Ике мең.
Йөз егерме ике (88002000122).
Бая гына
Йомгак булып бөгәрләнгән өмет
Ышанычка, чынга әйләнә ул
Шул саннарда таянычны күреп.
Монда Вакыт яши! Ул бар, исән! –
Һәм тыңларга әзер көне-төне
Бар зарыңны, төпсез күңел серен.
Тукталмаган монда Вакыт теле.
Мин яңадан туам. Өр-яңадан!
...Сүзләр бетте. Башка сүзләр артык.
Сүзсез дәшкән чакта ишетергә,
Сөйләшергә, сөйләшергә вакыт!..
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэма
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев