Логотип Казан Утлары
Повесть

Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)

Икесе дә татлы йокыга талып, төн куенына эреп кенә кереп барганда, каты итеп тәрәзә каккан тавышка дертләп күз ачтылар. Бермәл иртәме, кичме икәнен аңышмыйча, исәнгерәп тордылар. Карчык колакка каты тоелмаган иде, әмма ул уянмады, мич арасыннан борынын сызгыртканы гына ишетелде. – Шайтан алгыры! Ни булды соң бу?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Атлы гаскәрне алда сынаулы авыр юл көтә иде. Идел яры буйлап
Рәсәйнең көнбатыш чикләренә барып җиткәнче, озын кышны кичәсе
бар. Әле Олы Әрәмә, Чалмалы, Исмәгыйль, Япрак, Суәккүз Мортаза
кебек авылларны үткәндә, үз яклары, туган туфрак дип, атлар да
шактый көр кыяфәттә атлагандай тоелды. Төнгелеккә баштагы өч-
дүрт көндә кырда туктап, чатыр корырга җай булды, аннан кинәт
суытып җибәрде. Алдагы төндә йөзбашларына һәркем үз сотнясын
якын-тирә авылларда урнаштырсын дигән әмер бирелде. Сотняны
егерме бишәр кешедән торган төркемгә бүлеп, капраллар билгеләгәч,
фатирларга кереп куну җайлырак хәл ителде.
18 октябрьдә Бөгелмәгә килеп җиткәндә, җиргә кар яткан, җиһанга
чын кыш хуҗа булгандай иде. Гаскәриләрне ялга урнаштыру мең
бәлагә әйләнде: биредә әмерне үтәү эт – эткә, эт – койрыкка калдымы,
фатирларга кертү, атларга урын әзерләү артыннан сотникларга манма
тиргә батып йөгерергә туры килде.
Кемгә нәрсә, кәҗәгә – кәбестә дигәндәй, подполковник
Боргентрейхның үз кайгысы кайгы иде. Мөселман гаскәриләре
командасында фахишә кызларны ияртеп йөреп булмый. «Хәрам»,
диләр. Әйтерсең җыенысы әүлия. Ә менә аның җай чыкканда
тугарылып ял итәсе, тәнен дә, җанын да язып аласы килә. Шуңа да
Бөгелмә кальгасында берүзе аерым фатирга урнашуга, ул кәрҗин
тутырып азык-төлек алып килгән хорунжий Петровтан тиз арада бер
чәчбикә табып бирүен таләп итте. – Күңелемә ятышлы булса, үзем белән ияртеп китүем бар, анысын
да чамала, – диде ул, сакал-мыек баскан таза, кызыл йөзендә керфексез
һәм чыгынкы булып торган күзләрен хәйләкәр майландырып.
Петров чыгып китүгә, алда көткән ләззәтле минутлардан хәзер үк
күңеле кытыкланып, үзалдына борын астыннан көйли-көйли, бүлмә
уртасындагы озын агач өстәлгә табын корырга тотынды. Бәйрәм
итәчәк бүген подполковник, җаны теләгәнчә ял итәчәк. Аһ, менә бу
пычрак, тир исе аңкып торган күлмәк-чалбарны тизрәк салып атасы,
сары, ә юк, коңгырт озын чәчле берәр чибәркәйнең кайнар кочагына
кереп чумасы иде. Менә монысын искәртеп әйтә белмәде Петровка.
Ярар, сары чәчле ни, кара булды ни... Үзенең кырып алгандай
ялтырап торган башында, әнә, бер бөртек чәч калмады: җүләрләр,
аның акыллы башын ташлап киткән булдылар...
Озын саплы пычак белән калын-калын итеп сало телемнәре турап
куйды, түзмәде, бер кисәкне борын төбендә кинәнеп әйләндергәләде
дә авызына озатты, майлы бармагын ялый-ялый, Петров алып килгән
көмешкә шешәсен уртага утыртты. Түгәрәк кара ипине телемләп
кисте. Монысы – мичкәдә алма кушып тозлаган кәбестә икән.
Авыздан су китерә! Басурманнарда юк бит болар. Дуңгыз – хәрам,
көмешкә – хәрам... Озын юл буе алар көенә юыртсаң, бик тиз аяк
сузуың бар.
Подполковникның кәефе яхшы иде. Болганчык суга охшаган
самогонны шешә авызыннан гына уртлый торгач, тагын да күңеллерәк
булып китте. Бераздан, ишектән кыска бишмәт кигән йомры гәүдәле,
чая карашлы, тузгак чәчле яшь кенә кыз баланы ияртеп, Петров
күренде.
– Господин подполковник, менә... Нина исемле... – Хорунжий,
хәзинәдә бары дигән кебек, иңсәләрен җыера төшеп, ни өчендер
кулларын як-якка болгады да, башка әмер юклыгын аңлагач,
көлемсерәп чыгып китте.
– Ничә яшь соң сиңа, Ниночка? – Подполковник кызның балаларча
күренгән йөзенә аптырабрак текәлде.
– Егерме... – Кызның тавышы карлыккан иде.
– Ә-ә... Давай, үт. Оялып торма.
– Нәрсәдән оялырга? – Нина җитез генә бишмәтен салып ташлады.
Болай да мул күкрәген калкытыбрак куйды. Үзе ач күзләре белән
өстәлгә текәлде.
Боргентрейх аның күз карашын тотып алуга, сизелер-сизелмәс
чыраен сытты. Йә, ашау кайгысы белән килгәнме бу кыз бала аның
катына? Ну бу Петровны...
Кызның йөзе артык чибәр дә, ямьсез дә түгел: зур кара күзләре
әрсез, чая карашлы, иреннәре артык юка, борыны төймә шикелле генә,
менә шул аны баласытып күрсәтә дә бугай. Гәүдәсе исә уйнаклап тора, ымсындыргыч. Керләнгәне күзгә ташланган соргылт кофтасын
озын кара итәге өстенә чыгарып салган.
Подполковник калай кружкага шешәдән бераз көмешкә агызды,
кыз янына якын килеп, аның күкрәгенә кагылды.
– Эчәсеңме?
Кыз җавап кайтармады. Күзләрен мут уйнатып, кружканы яшен
тизлеге белән авызына каплады. Һуштан язгандай, берара тынсыз
торды да ат кебек пошкырып куйды. Аннан тагын мут елмаерга
маташып, бер кулы белән подполковникның күлмәк төймәләрен
ычкындырырга тотынды.
Каны катырак уйнакларга тотынган подполковник аны йомарлап
кына кочагына алды, үзеннән ычкындырмый гына дивар буендагы
ятакка сөйрәде.
– Зараза! – Шул мәлдә Нина, арткарак каерылып, бер учма чәчен
алга төшерде, түзмичә, җитү тырнаклары белән дөбер-шатыр башын
кашырга тотынды, бармакларын чәч учмасы буйлап шудырып, ялт
кына нәрсәнедер эләктереп алды да җитез селтәнеп идәнгә ташлады.
Бу хәрәкәт шулкадәр көтмәгәндә һәм шулкадәр тиз булды,
подполковникның болай да шар күзләре аптыраудан тагын да зураеп
ачылды, ул, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап бетермичә, тузгак чәчкә
текәлде һәм анда йөгерешкән бетләрне күрүдән шашып калды.
Мизгел эчендә йөзеннән каны, тәненнән дәрте качкан ир заты
кызны ялт кына читкә селтәп атты. Нина аздан гына агач өстәлнең
почмагына чигәсе белән бәрелмичә, лапылдап идәнгә килеп төште.
– Воооон! Вон отсюда! – Боргентрейхның тамак төбеннән ярылып
чыккан тавышы тәрәзә пыяласын чыңлаткандай итте.
Күрәсең, кыз яшь кенә булса да, тормышта әллә ниләргә очрап,
чарланырга өлгергән – артык исе киткәне сизелмәде. Торып,
бишмәтен култык астына кыстырды да баягыча ач күз белән өстәлгә
карап: «А можно кусочек сало? И... корочку хлеба?» – диде.
– Күсәге белән ал да күземнән югал! Вооон!..
Нина чыгып киткәч, Боргентрейх тозлап-борычлап, бер сүгенде
дә, кружка тутырып, көмешкә салды. Эчкәч, ярсуы бераз кимегәндәй
булды. Ишек шакып, Петров килеп кергәндә, аның кәефе көйгә
килеп маташа иде, тик ярдәмчесен күргәч, бөтен ачуы янә кайнап
кубарылды.
Аны эт итеп сүгеп, үзе дә тәмам арып туктагач кына, Петровка
күзен алартып карады:
– Ниемә дип буш кул белән әйләнеп килдең, болван?
– Господин подполковник, иртәнгә кадәр срочно хәл итәргә
кирәк. Подпоручик Ружевский килде. Казан сукно фабрикасыннан
рядовойларга дип дүрт мең ярым аршын постау алып килгән.
Һәркемгә чикмән һәм бүрек өчен дүрт ярым аршыннан, ди. Иртәгәдән калмый рапорт җибәрергә кирәк, ди. Но без көн эчендә, ярылсак та,
таратып бетерә алмыйбыз аны. Ниткән эшсезләр утырадыр анда, өстә
дим, көне-сәгате белән рапорт сорап. Эш эшлисеңме монда, отчёт
язасыңмы, неужели шуңа башлары җитми, ә?
Петровның мыр-мыр килүе аңлашыла иде. Боргентрейх үзе
дә бу дөньяның хисап тотудан гына торуына һаман күнегеп бетә
алмый. Көне-сәгате белән рапорт тапшырып тик утыр, имеш.
Син монда губернатор Неплюевка рапорт язасың, анда, Оренбург
канцеляриясендә шуны күчереп, Сенатка рапорт язалар. Соң, атаң
башы, андагы информация Сенатка барып җиткәнче, тәмам тузып,
искереп, мәгънәсен җуеп бетерә ләбаса. Тозлыйлармы ул хисапны,
нишләтәләрдер... Әнә, Бөгелмәгә җиткәндә бер ат егылды да үлде,
чалырга да җитешмәделәр, тиресе-ние белән күмеп куйдылар. Язасың
инде, сәгате белән шулай дип рапорт язасың, икенче көнгә калдырып
кара... Ул рапорт Сенатка да, Хәрби коллегиягә дә китә, аңа карап
кына ат терелеп, теге дөньядан кайтамы, ни файдасы ул хисапның?..
Ярар инде, ичмаса тарихка кереп калыр, киләчәктә шул кәгазьләргә
карап, тарихны торгызырлар...
Көмешкә парыннан башындагы уйлар әрле-бирле сикерешкән
подполковник, кичнең уңышсызлыгыннан, тагын чүп өстенә чүмәлә
ясап йөрүләреннән янә ачуы кабарып, кул гына селтәде:
– Бар, старшиналарны, сотникларны җый да үзегез карагыз! Мин
ял итәм, берәү дә борчымасын!
***
Кичке утырыш озакка сузылды. Команданың төп җитәкчесе
Боргентрейх үзе булмаса да, калганнар барысы диярлек отставкадагы
майор Гаврилов йортына җыелган иде. Кыдрач белән Миртимер
командасындагы йөзбашлары – Йосыф Кичкилдин, Аккулай
Бикташев, Мәндекәй Габделгазин, Габдулла Мәмәткулов, Кыдрачның
улы Бикташ Кыдрачев та, Галикәй һәм Мөхәммәдрәхимнең мишәр
командасындагы йөзбашлары – Әскәр Мусин, Сөбханкол Уразаев,
Баттал Мөслимов, Габдессәләм Мамедилин, Шәрип Урәзмәтов та
монда иде.
– Җәмәгать, иртәгә һәрберегез ничек тә һәр сотняга постауны
таратып бетерү җаен карагыз. Писарь Юныс Йосыповның
колагына кат-кат киртләргә кирәк: исемлек буенча әйбәтләп теркәп
барсын. – Старшина Кыдрач Муллакаев җыелышның дилбегәсен
үз кулына алган иде, рапорт дигән сүзнең кодрәтен ул да яхшы
аңлый. – Рядовойлар арасыннан аңа булышырдай грамоталы кеше
табылмасмы, эш тизрәк тәгәрәр иде.
– Сөбханкол сотнясында Габдессәләм исемле берәү бар, язуга
маһир, туктаган бер җирдә көндәлек яза... – Галикәй Мөслим улының үткер дигән данын беләләр, кемнең кем икәнен тиз чамалый. – Аңа
кушарбыз.
Язу дигәч, Миртимер дә теге көнне, җыелу урынында очраткан
ирнең чатыр алдында язып утыруын исенә төшереп, сүзне куәтләде:
– Шигырь, җыру ишегә дә осталыгы бар аның.
– Алайса, синең сыңардан икән... – Кыдрач үз итеп көлеп
куйды. – Син дә бит җырдан өзелмисең, атыңның ничек колаклары
шәлперәймидер.
Чыннан да, Миртимер ат өстендә озын, моңлы җырлар көйләп
барырга ярата. Әлеге көйләрдә мең төсмер ишетелгәндәй: камыш
шаулавы, дала җиле дә бар анда, куралар сызгырганы да, кош
сайраганы да, чалгы чыңы да яңгырагандай була. Андый чакта үз
көенә кушылып, күз алдыннан өч улының тупырдап торган балачагы,
ук атып ярышканнары, хатыны Мәрьямбикәнең мич алдында,
бит алмаларын кызартып, көлгә көлчә тезеп мәшәләнүе сызылып
үтә. Ул да булмый, уйлары Агыйдел буена, Киндер, Тоба, Шәбез
күлләре янына йөгерә; әтисе Мотыйгулла картаеп килә, энесе Күнүр
йомшаграк холыклы – каты куллы була белми, бар өмет улларында.
Ата-бабадан килгән, буыннан-буынга күчкән шушы җир-суларны чын
хуҗа булып саклый алырлармы, тузгытып-таркатып бетермәсләрме...
Миртимер үз уенда адашып алган арада, сүз йомгагы башка якка
тәгәрәгән икән.
Кыдрач, уртага зур карта җәеп салып, авыл-шәһәрләрне күрсәтә-
күрсәтә, алда торган юл мәшәкатьләре турында сөйли башлады.
– Кыш болай иртә килгәч, юлны дала буйлап дәвам итү дөрес
булмас. Сез ни дисез? Карагыз, элек уйланган юл буйлап китсәк,
анда авыл-шәһәрләр сирәк очрый, димәк, провиант, фураж юнәтү
кыенлаша. Иртәгә подполковник белән шушыны хәл итәргә кирәк.
Юлны үзгәртми булмас.
Кыдрачның үз-үзенә артык ышанган төстә җитәкчелек итүе
ошап бетмәдеме, әллә башка сәбәп булдымы, Галикәй Мөслим улы
килешергә ашыкмады.
– Малорусия җирләренә иң туры юл – без сайлаганы, тагын ни
дип баш катырырга? Подполковникта алты мең тәңкә акча, гаскәрне
туйдырырга муеннан җитә. Тота белеп тотсаң...
– Туйдырыр да, далада каян азык юнәтмәкче буласың? Менә бу
юлны кара, Самара, Сызрань, Тамбов аша барганда, авыллар күп, еш
утырганнар. Бүленеп-бүленеп ялга урнашырга менә дигән, – диде
Миртимер дә, картага бармагы белән төртә-төртә. Аннары Кыдрачның
фикерен куәтләп, сүзен дәвам итте. – Атларны да жәлләргә кирәк,
егетләр. Кышкы дала юлында харап итеп бетерүебез бар. Чыдамаслар.
Ат дигәндә, аларның холык-фигылен энәсеннән-җебенә кадәр
белгән, авылда чагында үзенең болын тутырып уртлаган көтүе, яраткан Турайгыры турында сәгатьләр буе авыз суын корытып сөйли
алган Миртимер хәзерге хәлне яхшы чамалый иде. Гаскәриләр
иярләгән, ияртеп барган атлар барысы да баскан урынында биеп
торганнардан түгел. Кемгәдер, сайланып тормыйча, аранында
булганын ияртеп чыгарга туры килгән: арада йолкышраклары да
күзгә ташлана. Берәм-берәм болай да аяк сузулары бар...
Аның шулай дип әйтеп бетерүе булды, шакыган тавышка ук
ияреп ишек киерелеп ачылды, яшь кенә бер гаскәринең ашыгудан
тирләп-пешеп чыккан йөзе пәйда булды. Ул, күзен ялт-йолт китереп,
һәммәсенә карап-карап алды да, әллә каушап китте, әллә рөхсәт
сорауны, рәсми мөрәҗәгать итүне кирәк санамады, әллә онытып
җибәрде:
– Доложить итәргә куштылар... Габделкәримнең атын чак чалып
өлгерделәр... Мине... әйтергә җибәрделәр... – дип, сүзен-сүзгә көчкә
ялгап, нидер аңлатырга маташты.
– Кем сотнясы? – Галикәйнең кырыс тавышы егетне бик тиз аңга
китерде, ул, тураеп басты да:
– Господин старшина, мин... без Әскәр Мусин сотнясыннан.
Сәетҗаффар Абдуллин булам. Габделкәрим – минем абый. Аты
чирләде, гөрселдәп ауды, авызыннан күбекләр чыга башлагач, егетләр
тиз генә чалдылар. Юлда ук бик йончыган иде...
Галикәй аты-юлы белән сүгенеп куйды, ул арада Әскәр Муса улы
да, егет янына килеп, чыраен сыта-сыта:
– Әле бит ничаклы гына килдек... Ниемә дип йолкыш ат белән
кузгалган, ә? – дип сүзгә кушылды.
– Без икебез дә ялланган кешеләр, наёмщиклар. Бай хуҗалар саран
була бит алар, ни әйттек юньлерәк атлар кирәк дип, юк, үз туксаннары
туксан... – Егет тә теш арасыннан тозлы-борычлы сүз сытып
чыгарды. – Минекеләр дә дан түгел, тагын ничә чакрымга чыдарлар...
– Кайсы авылдан, кемнәр яллады? – Галикәйнең ачуы аңлашыла
иде. Чөнки юлда егылып үлгән ат та аның командасындагы
гаскәринеке иде. Ә бит әле очсыз-кырыйсыз юлның башы гына!
– Мин – Әхмәт авылындагы Рәхимкол Ибрай улы өчен,
Габделкәрим – Чакмагыштагы Рафикъ Әлмәмәт улы өчен дип чыгып
киттек. Пруссия походына дип. Егерме бишәр тәңкә акча бирделәр,
икешәр ат тоттырдылар. Атларны кире алып кайтсак, хуҗаларына
бирәсе дип сөйләштек. Атаң башы, болай булса...
– Күп сөйләшергә яратасың! – Галикәй аны сүзеннән туктатып,
сотникка ым какты: – Әйләнеп кил булмаса. Ни майтарып яталар икән...
Рядовой солдатның шушы хәбәр белән килеп керүе старшиналар
арасында кубарга иткән бәхәскә нокта куйды. Иртәгә фон
Боргентрейх белән уртага салып сөйләшергә ниятләп, кунарга төшкән
фатирларына таралыштылар.

Бер кичкә – кер мичкә, диләр. Миртимер белән Кыдрач тукталган
йорт иске, тар гына булса да, зарланырлык түгел. Артык кеше юк –
иң мөһиме шул. Мондый сәфәрдә әллә ни «мин мин микән, мин кем
икән» дип тора алмыйсың, тыныч урын табуыңа сөенеп шөкерана
кыласың. Хуҗабикә утынны жәлләмичә яккан – җылысы тәнне изрәтә,
көн буе ат өстендә килгән ирләрне йокыга тарта иде. Алар, ләгәндәге
суда аяк-кулларын юып тәһарәтләнгәч, түрдә торган иконаларга күз
төшермәскә тырышып, ашык-пошык булса да, ястү намазын укып
алдылар. Элекке офицерның тол бичәсе, җитмеш яшьләрдәге Анна
Павловна – гәүдәсе турая алмаслык булып урталай бөгелгән, әмма
шулай да җитез хәрәкәтле карчык чуен тутырып бәрәңге пешергән
икән, ярый әле эретелгән, чыжлап торган дуңгыз маен бәрәңге өстенә
капларга өлгермәде, кичке ашсыз каласылар иде, кирәкми дип әйтергә
көчкә җитештеләр.
Соргылт яулыгын очлы ияге астыннан бәйләп куйган карчык:
– Ох, орлы, ох, молодцы, ну как уж картошку... без масла?.. – дип
аһ-уһ килде, кунакчыллыгын күрсәтергә теләп, хәзинәдә барын
өстәлгә тезәргә ашыкты.
Булганы белән сыйланып, идәнгә түшәлгән ястык өстенә аугач,
күзләренә йокы төшми тинтерәтте. Югыйсә бая намазга керешкәндә,
икесенең дә күз кабаклары кургаш кебек тәмам авырайган иде, хәзер
исә шырпы терәтеп куйгандай, түшәм сайгакларын санап ятарга
калды. Җитмәсә, мич арасына урын көйләп йокыга киткән карчык
вакыт-вакыт каты итеп гырлап ала – киндер пәрдәләре тартылган
кечкенә тәрәзәнең пыяласы зеңләп куйгандай тоела. Күзгә мичнең
акшары купкан урыннары каралып күренә, мич авызындагы чуен
чүлмәк, почмакка сөялгән кисәү агачы әллә ниткән килбәтсез
кыяфәткә кереп шәйләнә.
– Юлны үзгәртергә дип дөрес әйттең, син, әй... – Миртимер,
чалкан яткан җиреннән корама юрганны муенына табарак тартты
да кисәк кенә тора-салып шулай дип әйтеп куйды. Авыр сулап, ике
кулын юрган өстеннән күкрәгенә куйды. Күрәсең, баягы сөйләшүне
уйлап ятуы.
– Башкача булмый, туган. Мин дала юлында күп йөргән кеше,
Тәфкилев белән бер баруыбыз кышлыкка туры килде, утыз беренче
ел иде сыман, казакъ далаларында көздән кышка тиклем булдык.
Беләм мин дала холкын... – Кыдрач Әбелхәер хан катына баруын
торып-торып телгә алырга ярата, илчелектә йөргәннәрен аерата бер
горурлык белән искә төшерә. Котлымөхәммәт морза белән дуслыгын
да җай чыккан саен искәртергә онытмый. Хәзер дә, таза беләкләрен
баш астына салып, берара нидер уйлап ятты да, кеткелдәп алгач, сүзен
дәвам итте. – Тәфкилевны әйтәм, берчак миңа, беләсеңме, ниткән
аттестация язып бирде: «Кидряс Муллакаев зело к российской стороне доброжелателен и человек неглупой...» Ярар, минем дә файдам күп
тиде үзенә, зарланырлык түгел. Үзенә дә рәхмәт. Кырык икенче елны
Мәскәүгә, Елизавета Петровнаның коронациясенә дә ул җибәрде,
делегация белән. Бүләкләгән дә булдылар үзенә күрә, кайткач, егерме
тәңкә акча, биш аршын кызыл постау бирделәр. Бүтән старшиналарга
утызар тәңкә эләкте, минекен кайсы кысып калгандыр, очына чыгып
маташмадым, күргәне-күрмәгәне шул булсын дидем.
Аның бертөслерәк көйгә салып ипләп кенә сөйләп ятуы Миртимернең
йокысын китерә башлады. Авызын зур ачып иснәгәндә, яңак сөякләре
авыртып тартылды, көзән җыергач, яңагын уып куйды. Кыдрач күп
сөйләнсә дә, үзе турында артыгын ычкындырмый иде. Миртимер аның,
бүтән тарханнар белән Оренбург крепостена хезмәткә киткәч, башкорт
фетнәләре вакытында, аларга әсирлеккә эләккәнен дә, аннан котылу
өчен бик күп байлыгын чыгарып салырга мәҗбүр булуын да белә, тик
үзе бу хакта сүз кузгалтмагач, әлегә сорашканы да, кызыксынганы да
юк иде. Менә хәзер шул хакта кыймылдатырга җай чыкты дип уйлаган
мәлендә, йоклап китүен сизми дә калды.
Икесе дә татлы йокыга талып, төн куенына эреп кенә кереп
барганда, каты итеп тәрәзә каккан тавышка дертләп күз ачтылар.
Бермәл иртәме, кичме икәнен аңышмыйча, исәнгерәп тордылар.
Карчык колакка каты тоелмаган иде, әмма ул уянмады, мич арасыннан
борынын сызгыртканы гына ишетелде.
– Шайтан алгыры! Ни булды соң бу? – Миртимер сукрана-сукрана
торып утырганда, бу юлы ишекне дөбердәттеләр.
Ишекне ачкач, йөзбашы Габдулла Мәмәткуловны танып, аның
төнката юньле хәбәр алып килмәгәненә тиз төшенделәр.
– Кыдрач агай... Миртимер агай... Гафу итегез, уяттым... Анда...
атлар... Өчәү... Үлгәннәр... – Сотникның һәр сүзе, еш-еш сулыш
алгангамы, аерым-аерым яңгырады. – Сакчылар килеп әйтте. Рапорт
язасы булса... Сездән башка...
Катлы-катлы итеп сүгенәсе килсә дә, старшина үзен тыеп калды.
Шулай да, тешләрен кысып кына:
– Иртәнне көтәргә ярамадымы?.. Синең сотнядамы? Шуны да үзең
хәл итә алмыйсыңмы? – дип мыгырданды.
– Минекендә түгел. Бикташныкында.
– Вәт шайтан алгыры! – Улының исемен ишеткәч, Кыдрачның
йокысы да, йөзе дә тәмам качты. Хәерсез төн булды ла бу, алда ни
көтәдер…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев