Проза тег белән яңалыклар
-
27 август 2026 - 13:00
«Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми...» (хикәя)
Кинәт аның бөтен барлыгын курку биләп алды. Үзенең моңарчы җайлы гына аккан тормыш рәвеше өчен курку иде бу. «Карале, көтә бит, әй. Әллә бөтенләйгә берегергә чамалыймы? Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми... -
27 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Комган борынының юнәлеше үзгәреп, су Ильясның күлмәген манма иткән икән. – Кичерегез, тәкъсир... – Син әллә кайдагы тылсымлы утрауларда йөрисең бугай, – диде Ильяс, сөлгене кызга сузып. – Рәхәтме? – Син үзең! – диде Луиза, нәрсә әйтергә дә белмичә. Муенына кадәр кызарып чыкты... -
26 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Луизага әллә нәрсә булды. Ул үз-үзен аңлый алмый. Хәер... Танырга гына кыймый түгелме соң? Әйе, үз-үзеңә дә икърар итүе кыен – егерме ике яшькә җитеп, беренче тапкыр гашыйк булды, ахрысы, ул?! Кемгә диген? Үзеннән байтак өлкән кешегә, инде күптән гаилә корган ир-атка... -
25 август 2026 - 13:00
Йолдыз гомере – нурларында (хикәя)
Аңа йолдыз гомере бирелмәгән. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1946 нчы елның 1 нче сентябренда туып, 59 яшен дә тутырырга өлгермичә, 2005 нче елның 6 нчы январенда, телевизор карап утырган җиреннән бакыйлыкка күчкән ул. Кулыннан телевизор пульты төшеп киткән тавышка апамның килендәше – Нәкыя бүлмәгә килеп кергән. Илгизәр абыйның үлем хәбәре бөтенебезне дә кыш көне яшен суккан халәткә китергәндәй булды... -
25 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Камерасына төрмә нәчәлниге килеп кергәч, Ильяс әҗәле җитүен аңлады. Үлем белән ничәнче тапкыр күзгә-күз калсаң да, мондый халәткә барыбер күнегеп булмый икән. Аңа бит әле егерме өч кенә яшь! Ул бит әле җүнләп яшәп тә карамады... -
24 август 2026 - 13:00
ИСЕМЕМ ЛАЛӘ, ДИДЕ УЛ (хикәя)
«Әнием! Син бик оста тегүче идең. «Кызым, Сабантуйга яңа күлмәк тегеп бирермен. Якасы басып торган, иңбашлары күпертмәле озын күлмәк. Акка чәчәкләр төшерелгән күлмәк. Их, ул чәчәкләр сары лаләләр дә булса...» – дигән идең. Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә...» -
24 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
Уллары Мозаффарны басмачылар үтергән икән. Бердәнбер угылсыз калган әти-әнине бу очракта нинди сүз белән юатасың? Юк андый сүзләр! – Бигрәк олы кайгы булды шул. Өйләнмәгән дә иде бит улыбыз. Нәселебез корыды... -
23 август 2026 - 13:00
ЯЗМЫШНЫҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ (хикәя)
Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: «Менә ул үлем, килеп җитте…» – дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык. -
23 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
– Тарихыбызга күз салсак, без таркаулыгыбыз аркасында элек тә дәүләтебезне үз кулларыбыз белән урысларга биргәнбез бит инде! Безгә һәрвакыт бердәмлек җитми... -
22 август 2026 - 13:00
Рәхмәт сиңа... (хикәя)
Ире төшендә хатынын түгел, ә икенче бер хатынны чакыра иде: “Нәзифә димен... Нәзифә...” Энҗе, яшен суккандай, баскан урынында тораташ булып торды да, әкрен генә урынына чүкте. Нәзифә... Димәк, чын бу... -
21 август 2026 - 13:00
Вөҗдан чакырды (хикәя)
– Син – Атласов Вөҗдан, минем балалык дустым, Вөҗданым! – Ә син ул Вөҗданны үтергән җанкыяр – Мәмәт Мөхтие! – диде сәер кеше. – Мин сине үтермәдем! – диде орденнар таккан бабай. – Үз кулың белән үтермәдең! – диде Вөҗдан Атласов. – ...Син машина кырылышы оештырдың, син үз машинаңда – рульдә, мин – матайда, син машинаңны кинәт борып, матайга ордың... -
21 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (роман)
Ташкент вокзалында Ильяс Алкинны бер яшь хатын-кыз каршы алды. Егермедән яңарак кына узган булса кирәк. Әнә нинди ышанычлы адымнар белән каршыга килде, соры күзендә нинди тәвәккәллек! -
20 август 2026 - 13:00
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты. -
19 август 2026 - 13:00
ЧЫН ЯРАТУ ХАКЫНА (хикәя)
Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп тезләнде. – Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит... Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә. -
19 август 2026 - 09:00
Җилгә каршы (повестьның ахыры)
– Әти, син очарга өйрәндем дисең бит әле... – Әйе, улым, иҗат ул – очыш. – Мин дә очачакмын! – Бик яхшы, улым! Тик син нинди юл сайлаячаксың соң? – Мин музыкада очармын, әти. Мине дә сине таныган кебек танырлар, мин дә җиңәрмен, медальләрем дә булыр! – Бик яхшы, улым! Тик җиңү – җиңелүгә юл ул...