Кызыл Чишмә кызы (бәян)
Шулвакыт кемдер арттан килеп кызның гәүдәсен кочаклап алды, ә рульдәгесе җәһәт кенә аның башына капчык кидерде. Диана әлеге чаптарның нидер җәелгән йомшак бишегенә ничек килеп төшүен сизми дә калды. Кыз күпме генә сөрән салмасын, аны ишетүче булмады. Рульдәге зат Диананың өстенә атланып диярлек утырды, авырттырып биленнән кочты: – Тыпырчынма! Йола бу... Кыз урлау.
Сүз башы
Үзебездә чыгып килгән бер журнал соравы буенча мин Себер
якларында халык хуҗалыгының мех кием-салым җитештерү
тармагына зур өлеш керткән якташыбыз хакында очерк язарга
тиеш идем. Әмма ерак Төмән, Красноярск шәһәрләрендә шактый
катлаулы да, җаваплы да бизнес алып барган ханым белән уртак тел
табу җиңелдән булмады. Аның һич тә журнал героинясы буласы
килмәде, үзен Рәсәй икътисадының гади бер вәкиле икәнлеген кат-кат
кабатлады. Әмма мин дә тиз генә бирешә торганнардан түгел. Аның
эш алымнарын, уңыш-табышларын барлау белән генә чикләнмичә,
ханымның инде бик еракта калган балачак иртәләренә, зәңгәр
томаннарны ерып аҗагандай балкып алган яшьлегенә борылып карап,
сагынычлы хатирәләрне яңартып, әңгәмә кору бәхетенә ирештем.
Тар гына авыл сукмагыннан олы тормыш юлына чыгып, дәрәҗәле
урыннар яулауга ирешкән гади сала кызының шаккатыргыч хәл-
вакыйгаларга корылган язмышы мине таң калдырды...
Шулай әкренләп күз алдымда кабатланмас язмыш иясе ачыла
башлады. Җитмәсә бу эшлекле ханым белән без – якташлар, атап
әйткәндә, «цытырманны цапкан цакта цалгым цырт итеп цыртлады»
төбәге кешеләре булып чыктык. Бу хәл миндә ханымны дөньяга
таныту теләген көчәйтә төшсә, бизнесмен ханым, киресенчә,
йомылып калуны артык күрде:
– Юк, юк, кирәкмәс, якташ... Рәсми затлар тел ваклануын, этник
бүлгәләнүне өнәми. Мин дә моны ассызыклап үтү урынсыз дип
саныйм. Безнең милләткә бердәмлек кирәк!
– Ханым-солтаным, юкка хафаланасың, тегеләй дә, болай да Сез
татар кызы... Әйтсәм әйтим, милләтебезнең соклангыч кызы! Сез
халкыбыз тарихында, милли мәгыйшәттә чагу йолдыз. Йолдыз ул –
чиксез җиһанда югалырга тиеш түгел, ә рухыбызны сүндерми бүгенге
көндә үз урынын алып балкып яшәргә хаклы!
Әңгәмәдәшем, ниһаять, минем бу сүзләргә каршы килә алмады.
Аның ризалыгы белән язмамда кешеләрнең исемнәрен, яшәгән
урыннарын үзгәрттем, тик замана йөзен һич бозмыйча, имгәтмичә,
күңелдәге яшүсмер кыз образын дөньяга чыгару өчен фатиха алуга
ирештем.
– Килеш-килбәтем ничек соң, хәзергеләрнең күңеленә хуш
килерменме икән, дип һич борчылма. Әйдүк, язылачак әсәребезнең
түренә үт, Кызыл Чишмә кызы!
1
Кызыл Чишмә кутырыннан чакрым ераклыгындагы тау битлегенә
урнашкан сарык фермасыннан шактый соңлап чыкты Диана.
Төркемендә өч сарык бәрәнләде, шунлыктан бәтиләр-әниләр хәстәрен
күрергә туры килде. Ветеринар Әүхәдинең дә кич җиткәч кенә
исенә төшкән – кизүдән соң бик йончымасыннар дип хайваннарның
азыкларына им-том сибеп чыктылар. Кыз өйгә Әүхәди белән
бергә кайтырмын дип өметләнгән иде. Әмма махмырдан интеккән
тегесе төрле препарат, дару шешәләрен шалтыратып нәрсәдер
эзләнде, казынды да, ахыр чиктә, кирәген табып алгач, эшлекле
кыяфәттә бүген фермада дежур булып куна калачагын әйтте. Тынчу
ферма өендә, борча, кандалалы ятакта борсаланып төн үткәрәсе
килмәде Диананың, кичке эңгерне йота барган караңгылык бераз
шомландырса да, куркуга кул селтәде һәм тәвәккәлләп алга юлланды:
«Ә-ә-ә, шүрлисеңме, кызый?» – дип, Әүхәди авыз ермасын әле! Атлый
торгач, җир өстенә караңгылык сирпи биреп, күктәге болытлар да
куера төште, яңгыр яварга җыена бугай...
Җиңел сөякле кыз йөгерә-атлап инде авылга да якынлашты. Әнә
урамдагы электр утлары да: «Әйдә, җәһәтрәк бул», – дигәндәй, аны
дәшеп торалар төсле. Тагын бер җилпенсә урамга керәчәк!
Кинәт кенә артында дырылдап куйган мотоцикл һәм: «Әй,
чибәркәй, әйдә, җилдереп илтеп куям, утыр!» – дигән ир-ат тавышын
ишетеп сискәнеп китте.
– Рәхмәт, мин өемә кайтып җитәм инде, абзый кеше...
Мәшәкатьләнмә!
Бишекле мотоцикл ашаткан мал төсле көр тавышлы «Урал» булып чыкты. Кыз абайларга да өлгермәде, тимер чаптар аның юлына
ерткыч җанвар кебек, аркылы төшеп, туктап калды:
– Рәхмәтләр әйткәч ташламыйбыз инде без, гаеп итмә, алып
китәбез сине, чибәркәй!
Шулвакыт кемдер арттан килеп кызның гәүдәсен кочаклап алды,
ә рульдәгесе җәһәт кенә аның башына капчык кидерде. Диана әлеге
чаптарның нидер җәелгән йомшак бишегенә ничек килеп төшүен
сизми дә калды. Кыз күпме генә сөрән салмасын, аны ишетүче
булмады. Рульдәге зат Диананың өстенә атланып диярлек утырды,
авырттырып биленнән кочты:
– Тыпырчынма! Йола бу... Кыз урлау. Мостай Кәрим дә язган бу
хакта. Укыгансыңдыр, мөгаен. Мин сиңа бер явызлык та кылырга
җыенмыйм. Гарип-гораба да түгелмен. Күрерсең, сөлектәй егетмен.
Рәхмәт әйтерсең әле. Тукта инде, кычкырма, тыңлап бетер! Син дә
сарыклар арасында ята торган кыз түгел. Күргәч тә ошаттым. Алиһә!
Ходай безгә шундый кавышу язган. Әйтәм бит, тыпырчынма!
Кызны тимер кыскычтай куллары белән кысып алган Ромео,
гасабиланып, рульдәге юлдашына җикеренеп алды:
– Йә, ку тизрәк! Барысы да сөйләшенгәнчә булсын!
Кай тарафка таба һәм ничә чакрым юл үткәннәрдер, мотоцикл
тавышыннан колагы томаланган кыз юнәлешне югалтты. «Кыз
караклары» ара-тирә сөйләшкәләп алалар. «Алда таш юл... Күпергә
керәбезме, юкмы?» – дип сорый рульдәгесе. «Юк, – ди Ромео. – Анда
инспектор посты. Күпер белән янәшә елга кичүе бар. Шунда төш!
Әнә, күрәсеңме?»
Ул да булмады, «Урал» чыжылдап суга кереп китте. Мотоцикл
ухылдый-ухылдый бик авыр барды. Бу икәүнең кырын эшенә елга
да, бахыр, каршылык тудырырга тырышты шикелле. Күп тә үтмәде,
тимер чаптарның тәгәрмәче, чокырга эләктеме, бик яман үкерә-үкерә
бер урында әйләнде дә тәмам тынып калды.
– Иштең ишәк чумарын, булдыксыз, – дип сукранды Ромео. – Төш,
тартып чыгарырга кала.
Ир затларының берсе алдан, икенчесе арттан мышный-мышный
мотоциклны кузгатырга керешкәч, Диананың зиһене ачылып
киткәндәй булды. Куллары ныклап бәйләнмәгән икән. Баулардан
арынды да әкрен генә башындагы капчыкны салды, аякларын чиште.
Мотоцикл бишегеннән иелеп суга төшү әллә ни кыен булмады. Ай
болытлар артына яшеренгәнлектән, су чапылдамаса, кыз угрылары
Диананың качуын бәлки күрми дә калырлар иде... Сизделәр, каһәрең...
Кайсыдыр артыннан лап-лоп басып йөгерә-атлый кызны эзәрлекләргә
тотынды:
– Тукта, кызый! Яхшылык белән әйтәм, тукта!
Тик бер котылгач, кая инде ул туктау... Аяклары бар көченә комлы яр буеннан элдертте генә, ә хәле бетә башлагач, куе туйралыкка кереп
яшеренде.
– Кәләш кирәктеме сиңа? Тот капчыгыңны, тинтәк!
Аягындагы итегенә су керсә дә, өсте-башы әллә ни чыланмаган
иде кызның. Оекларын сыгып киде дә, боргалана-сыргалана аккан
Кызыл Чишмә буйлап туган кутырына юл тотты.
Кызны капка төбендә чырае качкан ата каршылады:
– Нинди хәл бу? Кайда йөрдең, таң атып килә ләбаса... Әйт?!
– Әти, мине урлый яздылар бит.
– Урлый яздылар? Синеме?
Хәлиулла ни көләргә, ни тиргәнергә белмәгән кеше халәтендә
калды, күзләрен чекерәйтеп бераз кызына карап торды.
– Алай-болай тимәделәрме үзеңә? Таныдыңмы соң, кемнәр
мондый этлеккә барды? – Атасы башын чайкап торды. – Эшне болай
гына калдырырга ярамый, кызым. Иртәгә участковыйга әйтергә кирәк
булыр!
2
Иртә таңнан ата кеше кутырдагы бригада конторына барып
милициягә шалтыратты. Шуннан соң берәр сәгать үттеме икән,
участок инспекторы Вил Кучумов килеп тә җитте. Үз эшендә шактый
шомарган бу ир уртасы кеше әлеге төбәк мишәрләренә хас үткен,
җор телле иде.
– Кеше ышанмастай хәлне дөрес булса да сөйләмә диләрме әле?
– дип, ишектән керешли үк сүз башлады ул. – Кая кызың, Хәлиулла
абзый, иң башта аны тыңлыйк.
Бу вакытта Диана фермадагы эш-йомышларын төгәлләп өйгә
кайткан иде инде. Инспектор каршына килеп утырды да үз башыннан
кичкәнне тәфсилләп сөйләп бирде.
Кучумов кызны тыңлап бетергәннән соң, көлемсери төшеп, башын
чайкап куйды:
– Кемдер җиңел генә кәләшле булырга теләгән... Берәр шикләнгән
кешең бармы? Күз атып, сүз катып йөргән егет-җилән дә юк түгелдер,
шулай бит?
– Мин төгәл генә әйтә алмыйм, абый. Әмма болар Кызыл Чишмә
дә, Күтәрмә кешеләре дә түгел. Сөйләмнәре, үз-үзләрен тотышлары
ят. Мөгаен, читтән килгәннәрдер. Ә шулай да мине кәләш итәргә
ымсынганы, сине беләм, сиңа гашыйкмын, дип ычкындырды. Димәк,
ул мине күзәтеп йөргән. Тик кайда? Мин клубка, уеннарга йөрмим,
шунысы аптырата.
– Ярый, мөһим факт бу. Димәк, күзәтүче булган. Аннан ул угрының
күзгә ташланырлык берәр сыйфатын, тамгасынмы дип әйтик, истә
калдырмадыңмы?
– Күлмәк изүеннән матрос тельняшкасын күрдем. Иелгәндә
тельняшкасы кырыеннан күкрәгенә төшерелгән сурәтне дә шәйләдем.
Ниндидер кош башы иде булса кирәк.
Аннары, абый, мотоцикл бишегендә балык исе борынны ярып
керде. Укшыдым хәтта. Баш очымда, бәлки, балык җәтмәсе
булгандыр. Зур күлгә, елгага балык тотарга йөрүчеләр түгел микән?
Бәлки, тоткач базарга да барып саталардыр әле.
– Молодец, сеңел! Логик фикерләгәндә шулай килеп чыга. Шерлок
Холмсның дедукция алымы.
– Шерлок Холмс, Доктор Ватсон – минем яраткан геройларым,
абый.
– Шулаймы? Кайчан таныштың соң әле алар белән?
– Сезнең хутор тирәсе бигрәк матур дип, теге җырдагы зәңгәр
вертолётта үзләре очып килделәр. Җәй буе су кереп, җиләк-җимеш
ашап кинәнделәр. Шулар белән рәхәтләнеп аралаштым мин. Тик
ул күңелле вакытлар үтте шул инде, абый. Хәзер менә угрылардан
качып йөрим.
– Ал-а-а-й, – дип сузды Кучумов. – Ә нишләп шундый явызлар
тозагына эләктең син, ә? Ничә яшь соң сиңа, сеңлем?
– Мәктәпкә дип әзерләгән метрикам бар минем, абый. Бу елның
24 августында 16 яшь тула...
– Әйтәм бит, бик яшьсең... Ә безнең төп законда, ягъни
Конституциядә, тик 18 яшьтә генә, балигъ булгач кына, эшкә урнашу
хокукы каралган. Сиңа сарык фермасында эшләргә кем кушты
соң? Бу хакта берәр документ, приказ бармы? Хезмәт кенәгәсе
тутырдылармы? Әллә үзең укыйсым килми, колхозда эшлим дип
ризалык бирдеңме?
Диана бу сорауга ничек җавап кайтарырга да белми торды. Тәрәзә
янәшәсенә басып, үзара әңгәмәгә колак салып торган Хәлиулла да
сагайды.
– Соң, абый, нинди эшкә урнашу, ди? Мин бит Күтәрмәдәге
унъеллык мәктәпкә укырга барырга җыенган идем. Әнә этажеркада
бөтен китап-дәфтәрләрем әзерләп куелган.
– Нишләп мәктәпкә бармадың алайса? Хәзер октябрь уртасы бит.
Соңлагансың түгелме соң?
Кыз күзләрен түбән текәп, уфтангандай итте.
– Моның сәбәбен, Кучумов абый, әтидән, аның яшь хатыны
Зәмзәмия ападан сорагыз инде.
– Димәк, ата-анаң җидееллык белем белән чикләнергә мәҗбүр
итте, шулаймы?
– Фермага мин Зәмзәмия апага булышырга гына йөрдем. Ә ул
августның 15ендә район больницасына кереп ятты. Ай азагында мин
кайтырмын, син мәктәпкә барырсың дип вәгъдә бирде-бирүен. Тик кайтмады, көтә-көтә көтек булдым инде, – дип, Диана яшьләренә
буылып, йөзен каплады.
– Ала-а-а-й икән, – дип сузды Кучумов. Бу аның ниндидер нәтиҗә
ясар алдыннан әйтелә торган яраткан әйтеме иде булса кирәк. Өстәлгә
бармаклары белән бераз шакылдатып торганнан соң, ниһаять: –
сеңлем, әтиең белән бераз сөйләшеп алыйк әле, син юынып киен.
Үзегезнең медицина пунктына, Гөлфинә апаң янына алып барам
хәзер сине, – диде.
Үзе башына фуражкасын киеп тышка, ихатага чыгып китте.
Хәлиулла артыннан иярмәкче булып кузгалган иде, кул ишарәсе
белән генә аны туктатты:
– Мин хәзер, һава сулап кына керәм!
Бер фикергә килергә кирәк иде аңа. Мондый катлаулы гаилә
мөнәсәбәтләре кемне дә уйландырыр. Хокук сакларга алынгансың
икән, биләмәңдә кеше рәнҗетүгә юл куймаска тиешсең, иптәш
капитан, энәсеннән җебенә тиклем ачыклап, барын да тәртипкә
салырга кирәк.
– Хәлиулла абзый, – дип башлады ул сүзен, шактый гына вакыт
йөреп кергәч. – Монда көтелмәгән хәл ачыкланды бит әле. Хатының
инде өченче ай хастаханәдә ята, ә кызың, укуын ташлап, колхоз
сарыкларын карарга мәҗбүр ителгән. Җитмәсә, үзен ниндидер
искелек элементлары урлап китәргә җыенган. Син гаилә башлыгы,
ата кеше түгелме соң? Балаңның киләчәк язмышы хакында аз гына
да уйламыйсыңмыни?.. Кем ул Зәмзәмия? Фамилиясе ничек? Сез
язылыштыгызмы?
– Өйләнешү таныклыгы алгач үз фамилиясендә калды ул, иптәш
инспектор. Хәернасова. «Партбилеттагы фамилиямне саклыйм», –
диде. Райүзәктә күчемсез милке дә бар.
– Анда кем булып эшләгән?
– Вак-төяк көнкүреш товарлары лавкасында сатучы.
– Ә хастаханәдә нинди диагноз белән ята? Янына барып йөрисезме?
Табиблар нәрсә ди?
Шул рәвешле сорау-җавапларга корылган әңгәмә хәтсез генә вакыт
дәвам итте. Чыгып китәр алдыннан, өй эченә тагын бер күз йөгертеп
чыккач, Кучумов:
– Кызыңның үз бүлмәсе, һич югы үз почмагы бармы соң? – дип
тә сорамый булдыра алмады.
– Почмак дип, менә, зал инде. Әнә ишек янәшәсендә караваты,
китап киштәсе тора. Дәресләрен залдагы өстәлдә әзерли иде... Шул.
– Ә ишеге бикле бүлмә кемнеке?
– Безнең йокы бүлмәсе ул...
– Аңлашыла... Милиция хезмәткәре түгел, синең кебек үк кыз бала
атасы буларак бер сүз әйтәм сиңа, Хәлиулла абзый. Спартан тәрбиясе ир балалар өчен уңай дип табылса да, кызлар өчен бармый. Бу үтә
нәзберек, нәзакәтле затларны тәрбияләп үстерү өчен уңай шартлар
кирәк... Озын сүзнең кыскасы, йокы бүлмәгезне кызыңа бир. Ә үзең
чыбылдык элеп, ишек янәшәсенә, кызың яткан караватка урнаш.
Гомумән, хуҗа кешегә бүлмәдә бикләнеп яту килешми. Сак һәм уяу
булырга кирәк!
Хәлиулла үзен «борычлауга» бераз сөмсере коелса да, сиздермәде,
килүенә рәхмәт әйтеп, Кучумовны озатып калды.
Диананы медпунктка алып килгәч, инспектор сүзне бик кыска
тотты:
– Гөлфинә Нуриевна, Диана Мурзинага медосмотр үткәрегез әле.
Һәм ул фельдшерга нәрсәләргә игътибар итәргә икәнлеген аңлатып
бирде.
– Сезгә бер соравым да бар, Гөлфинә Нуриевна: Зәмзәмия
Хәернасова дигән ханымга район хастаханәсенә ятарга сез юллама
бирдегезме?
Ак калфагы астыннан бөркелеп чыккан чал чәчләрен сыпыргалап
торган фельдшер җилкәсен җыерып куйды:
– Хәлиулланың хатынын әйтәсезме? Ул монда учётка басып та
тормады, аның докторлары райүзәктә бит, хөрмәтлем.
Медпункт коридорында процедураларга чират көтеп торучылар
байтак кына иде. Диана аулак бер почмакка кереп утыргач, төнге
маҗараны әтисенә ник сөйләгәненә үкенеп бетә алмады. Әнә бит
ничек килеп чыкты. Күпме борчу тудырды ул. Милиция, мөһим
эшләрен читкәрәк куеп, аны озатып йөри, фельдшер чиратта
торган авыруларны көттереп зыян-зәрәт салмаганнармы дип, аны
карарга тиеш. Ул гынамы, монда утыручы очлы күзле хатын-кызлар
игътибарына эләксәң, гайбәт таралачагын көт тә тор. Юкны бар итеп
авылны тутырачаклар. Җир тишегенә кереп китәргә генә кала.
Ул да булмады, кабинет ишеген ачып, Диананы чакырдылар.
Гөлфинә апасы ширма артына кереп чишенергә кушты. Үзе карый,
үзе таң калып сөйләнә: «И-и-и балакай, ни тиклем гематома монда...
Кая әле, эчке органнарыңны да карыйк» – дип, баскалап, төрткәләп
чыкты.
– Хәдичә, форманы алып өстәл артына утыр, әйткәнне яза
барырсың, –дип, фельдшер ханым кызның тәндәге зыян күргән
урыннарны атап әйтә башлады. Ниһаять, киенергә куштылар.
Авыл – авыл инде, кала түгел. Калада бит авырулар конвейердагы
кебек бертуктаусыз агылып тора. Аларның һәркайсының диагнозын,
исем-фамилиясен хәтердә калдыру да мөмкин түгел. Ә авылда башка
мөнәсәбәт. Монда туганнан алып соңгы юлга озатканчы һәркайсы
авыл фельдшерының күз алдында. Ул аларның диагнозын гына
түгел, гаилә хәлләрен дә, көнкүрешләрен дә яхшы белә һәм һәрвакыт кулыннан килгәнчә, үз мөмкинлекләреннән файдаланып ярдәм итәргә
омтыла.
Гөлфинә Нуриевна да әнә шундыйларның берсе иде. Ул Дианага
каршысына килеп утырырга кушты.
– Диана, мин бит синең әниеңне беләм. Авырып киткәч, бар
сызланганы син булдың. «Бигрәк йомшак, барысына ышанучан,
хәйлә-мәкерне белми. Китсәм харап итәрләр инде үзен» дип елады.
Әтиең ни карый соң синең? Яман гадәтләргә бирелмәгәндер бит?..
Азып-тузып йөрмиме?
– Мин өйдәге буш шешәләрне санап тормыйм, Гөлфинә апа.
– Сүз әйтергә дә кыймыйсың, шулаймы? Зәмзәмия түтәй
хастаханәдә айлар буе ятып исәнлеген ныгыта, ә син аның
сарыкларын карыйм, дип, мәктәпне ташлагансың. Айдагы Зөһрә
кыз хәленә төшергән бит ул сине, балакай! – Гөлфинә Нуриевна
яшь тулы күзләрен Дианага күрсәтмәс өчен урыныннан торып
тәрәзәгә карап борылды. – Мин әйткәннәрне үгет-нәсихәттән бигрәк,
анаң гозере дип кабул ит! Тәртипле, әдәпле бул! Исемеңне таптап
гайбәтчеләр биемәсен. Алсалар, иртәгә үк мәктәпкә кереп укуыңны
дәвам ит. Алмасалар, китеп курсларга укырга урнаш яисә эшкә кер.
Коллективка сыен, үзеңне аңларлык, серең сыярдай ахирәтләр тап.
Сине кешелектән чыгарырга тырышкан мохиттән һич мәрхәмәт
көтмә, таптап узачаклар.
(Дәвамы бар)
Сәгыйть ЛАШМАНЧЫ (ХАФИЗОВ) (1945) – язучы, филология фәннәре кандидаты; Җ.Вәлиди
исемендәге премия лауреаты. «Гомерем фасыллары» китабы авторы. Башкортстанның
Кушнаренко районында яши.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев