Логотип Казан Утлары
Бәян

Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)

Алгы рәтләрнең берсендә утырган Диананың борынына затлы парфюм, иннек исләре килеп бәрелгәндәй булды. Өстенә нәрсә эләксә шуны киеп, өйдәгеләргә һич чыраен ачып карамас үги анамы бу?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6
Ниһаять, халык каршына чыгардылар бит кыз угрысын... Әмма ул,
зал көткәнчә, һич тә бер мәлгунь, чиркангыч бәндә булып күренмәде.
Килешле буй-сын... Карлыгандай кап-кара, уйнап-йөгереп торган
күзләр... Түм-түгәрәк шома бит, куе, чем кара мыек. Моның иясен
чибәр дими, ни дисең? Шуның өстенә бу затта оялу-фәлән дә юк
икән. Мөнбәр артына килеп баскач, мәшһүр артистлар кебек залга
кул да изәп алды хәтта.
Судья аңа кырын күз ташлап алды да чүкече белән сукты:
– Кыз урлауда гаепләнгән Эдуард Хәлфин, суд әгъзаларын,
халыкны үзегез белән таныштырыгыз!.. Сез кем һәм ни өчен әлеге
чиркангыч гамәлне кылдыгыз?
– Миңа 23 яшь. Саратовтагы хәрби училищены тәмамлап, Кара
диңгез хәрби флотында хезмәт иттем. Прапорщик мин.
– Ә ник хезмәтне калдырдыгыз? – дип сорады прокурор. – Яшьли
прапорщик булу барысына да тәтеми.
– Бер тискәре матроска, карата кайнарланып китеп, көч кулландым.
Чыгардылар.
– Статья беләнме?
Гаепләнүче исә аны ишетмәгәндәй, сүзен дәвам итте:

– Шуннан соң Кырымдагы балык тоту промыслендә җәтмә тарттым.
Авырдым. Кара диңгездә кара эш ярамады. Үзебезнең Үтәмешкә
кайттым. Балык тотып, сата алганча сатып, тамак туйдырам. Менә
шундый биография миндә, хөрмәтле судья! – Һәм гаепләнүче үтә
гаҗизләнеп судьяга мөрәҗәгать итте. – Хөрмәтле судья! Мин гаебемне
таныйм һәм мондый кыңгыр эшкә баруыма чынлап торып үкенәм.
Тик Сездән үтенеп сорыйм, коткарыгыз мине бу үртәүләрдән. Диана
Мурзина үзе тели икән, мин аңа бүгеннән өйләнергә риза. Валлаһи,
өйләнәм! Әнә бит ишеткәнсездер әнием дә мине шул кызга өйләнсен,
дип фатиха бирә. Шушы гозеремә колак салыгыз, зинһар, апалар,
абзыйлар! Миңа төзәлергә ирек һәм мөмкинлек бирегез, зинһар!
Егеттәге мондый борылышны һич көтмәгән судья нәрсә дә булса
уйларга өлгермәде, прокурор «ялт» итеп торып басты:
– Хөрмәтле судья, миңа сүз бирегез әле?
Чыгышка рөхсәт алу белән, прокурор мөнбәргә таянып баскан
Хәлфинга текәлде:
– Гаепләнүче Эдуард Хәлфин, кыз куенына керергә ашкынасызмы?
Сезгә төрмәгә утырырга туры килмәгәе. Ни өченме? Беренчедән,
кызның сәламәтлегенә зыян китергәнсез, икенчедән, Диана Мурзина
– балигълык яшенә җитмәгән мәктәп баласы, менә шул фактны
раслаган документ. – Прокурор кулындагы кәгазьне барысы да
күрерлек итеп өскә күтәрде һәм язылганны кычкырып укый да
башлады: «Татарстан Республикасы, Беренче Май районындагы
Алан урта мәктәбе директоры тарафыннан бирелгән белешмә шуны
раслый: Диана Хәлиулла кызы Мурзина чыннан да әлеге мәктәпнең
сигезенче сыйныф укучысы булып исәпләнә һәм көндәлек уку
процессында катнаша». Әлеге текст астында директор имзасы һәм
аңа мөһер сугылган. «1961 ел, 20 октябрь.» Ишеттегезме, Эдуард
Хәлфин?! Инде хәзер сез моңа ничек дип җавап бирерсез?
Әлбәттә, прокурор гаепләнүчедән җавап көтеп тормады,
документны судья алдына илтеп салды:
– Моны протоколга теркәгез, иптәш судья!
Судья янәшәсендәге Эдуардка карап куйды:
– Йә Хәлфин, балигълык яшенә җитмәгән мәктәп укучысына
кул салырга җыенгансыз икән, өйләнү турында сөйләнүегез бары
сафсата, ялган!
Әмма гаепләнүче тиз генә бирешергә теләмичә, сүз озайтты:
– Ни генә уйласагыз да, мин хәрби хезмәттә булган, үземне билгеле
бер әхлакый рамкаларда тота торган кешемен! Өйләнергә җыенган
кызны эш кешесе һәм гаилә кору өчен җитлеккән туташ, дип уйладым.
Минем шаһитым бар: Нарим Гыймранов.
– Гаепләнүче кеше шаһит була алмый, Хәлфин!
Судья янә чүкеченә кагылды:

– Кыз урлауда гаепләнгән Нарим Гыймранов, сүз сезгә! Ялган өчен
закон каршында җавап тотачагыгызны алдан искәртәм.
Мөнбәр артына килеп баскан яшь ир сүзен кыска тотты:
– Әйе, без үзебез урларга җыенган кызны фермада сарык караучы
дип уйлаган идек. Мәктәп баласы төнлә фермада нишләп йөрсен?
Шул вакытта утырган урыныннан Вил Кучумов күтәрелде:
– Хөрмәтле судья, сезнең рөхсәт белән мәсьәләгә бераз ачыклык
кертер идем. Эш кузгаткач, без тикшерү барышында Диана
Мурзинаның үги әнисе булган Зәмзәмия Хәернасованың шәхси
архивында гаепләнүче Эдуард Хәлфинның распискасын таптык.
Унбиш мең сум акча алу хакында имзасы белән расланган кәгазь бу.
– Хөрмәтле судья, гаепләнүче Эдуард Хәлфинга сорау бирергә
рөхсәт итегез?
Рөхсәт алынгач, тикшерүче сүзен дәвам итте:
– Эдуард Хәлфин, сез нәрсә нигезендә һәм нинди очрак белән Диана
Мурзинаның үги анасы Зәмзәмия Хәернасова белән бәйләнешкә
кердегез һәм ни өчен ул сезгә унбиш мең сум акча бирде?
– Ни өченме? Кияве итәр өчен! Белдегезме? Тик ул мине алдаган,
– дип ярсыды егет. – Диананың сарык караучы булмавын, тормышка
да чыгарга җыенмавын соңыннан гына белдем. Кызын укудан аеруны
миңа сылтар өчен корылган хәйләләренең берсе бу! Үги кыздан,
артык кашыктан котылмакчы булган. Җылан аягын кискән хатын
бит ул... Белегез! Билләһи, мине малай-шалай урынына файдаланган
бит ул. Гарьлегеңнән хет атыл! Барысын да ачыклыйсың килсә үзең
тикшерерсең, Шерлок Холмс, ярыймы? Хәер, мондый хәйлә, мәкер
эчендә кайнаганчы, казематта утырып чыгу бәлки яхшырактыр.
Хәлфинны залдан алып чыгып киткәндә дә ул халык белән
артистларча кул изи-изи хушлашты.
Судья кәгазьләрен караштырган булып залдагыларга да үзара
фикер алышырга мөмкинлек бирде.
– Бу Эдуардны жәлләп куйдым әле, ничава гына күренә бит, тик
дөньясы гел аркылы килеп тора үзенә... – диде берсе.
– Кызганма! Хәлфиннар нәселе судан коры чыга ул. Ә менә
«төпчек»не аздырулары хак. Мәфрүзә карчык та «күпме азып-тузып
йөрергә була?» дип ычкындырды бит.
– Элекке заманны әйтәм, кызлары да күндәм булган бит аның.
Язмыштан узмыш юк, дип, күпләре капчыкта тынын да чыгармый
яткан. Сайланган – сазга төшкән, дигәннәр... Сазаган кызны кем
алсын?
– Нәрсә? Сазаган? Бал искерми, кыз картаймый ул. Ир-ат кына ул,
кыз-хатын назы күрмәсә кырау суккан сыман бөгелеп төшә.
– Бу Үтәмештән Кызыл Чишмәгә төшкән хатын тормышыбызны
бутап ята түгелме соң? Диана балакайны харап итә язган бит.

– И-и, үгинең кем икәнен белеп бетермисең икән, ахирәт. Айдагы
Зөһрәдән дә тишек мичкәгә су ташытып яткан бит ул...
Судья янә чүкеченә тотынды:
– Зыян күрүче Диана Мурзинаның үги әнисе, Зәмзәмия Хәернасова!
Сезгә сүз бирелә!
Килешле генә киенгән, урта яшьләрдәге ханым подиумда йөргән
модельләрдәй, салмак кына атлап судья янәшәсендәге мөнбәргә
килеп басты.
– Зәмзәмия Хәернасова, үзегез белән таныштырыгыз!
Алгы рәтләрнең берсендә утырган Диананың борынына затлы
парфюм, иннек исләре килеп бәрелгәндәй булды. Өстенә нәрсә
эләксә шуны киеп, өйдәгеләргә һич чыраен ачып карамас үги анамы
бу? Өстендә – гәүдәсенә сыланып торган бик килешле күлмәк.
Колакларында – алтын алкалар, муенында да – ялтырап торган
муенса, бармакларында – йөзекләр. Ә бите, йөзе каракучкыл булса да,
бик күркәм икән үзе. Яшькелт күзләре дә зәһәр чәчми, бик ягымлы
карыйлар. Күзләре сөрмәле икән ләбаса! Юк, буялмаган, бу табигый
матурлык, гипнозлы сөрмә! Шул күзләре белән сихерләп, шәраб, сыра
парлары белән исертеп, әтисен яулап алгандыр да инде ул.
– Хөрмәтле судья! Мин 1956 елдан бирле компартия әгъзасымын.
Сәүдә өлкәсендә эшләдем. Тормышка чыккач, яшәү рәвешен
үзгәртергә туры килде. Үтәмештән Кызыл Чишмәгә күчтем, хәзер
сарык фермасында эшлим.
– Зәмзәмия Хәернасова, суд зыян күрүче Диана Мурзинага
кагылышлы сорауларга Сездән җавап көтә. Ни өчен сез балигъ булмаган
кызны фермага эшкә керттегез, укудан мәхрүм иттегез? Ни өчен Эдуард
Хәлфинга ялган мәгълүмат биреп, аны кыз урларга котырттыгыз?
– Хөрмәтле судья, миңа ташланган бу гаепләрне кире кагам. Мин
Диананың хокукын чикләмәдем, бездә үсмер гомуми җидееллык белем
алгач, укуын урта мәктәптә дәвам итәргә тиеш дигән закон юк. Мин
үги булсам, кызның үз атасы бар. Нигә ул кызын Күтәрмә мәктәбенә
илтмәгән? Минем больницада ятуым моңа берничек тә сәбәпче була
алмый. Авырганмын икән, эшемә икенче кешене куярга тиешләр. Бөтен
нәрсәне үгилеккә сылтамагыз. Диананың хокукларын чикләүдә атасы
гаепле. Морза-аксөяк нәселе, имеш. Балта остасы саналса да, балтаны
тотып та караганы юк бит аның. Фермага, эшкә җәлеп иткәнмен икән,
җитеш тормышка күндерергә тырыштым. Әйе, Эдуард Хәлфинга
унбиш мең сум бирүем хак. «Урал» мотоциклы алырга биреп тордым
мин ул акчаны, ә ул расписка язды. Монда нинди җинаять күрдегез?
Кызны урларга маташканнар икән, үзләре җавап бирсеннәр! Мин сез
таккан гаепләрне танырга җыенмыйм. Хушыгыз!
Кергәндәгечә, салмак кына басып, башын чөя биреп, суд залыннан
ук чыгып китте ул.

Зал сихерләнгән сыман тып-тын калды. Тик тынлык озакка
бармады.
Арткы рәтләрдән бик җиңел сөякле ханым күтәрелеп алгарак узды.
– Сүз сорыйм! – диде ул. Рөхсәт алгач, нечкә, яңгыравык тавыш
белән сөйли башлады:
– Хөрмәтле судья, Сез Зәмзәмия Хәернасованы җавапка
тарттырырдай бер сәбәп тә тапмадыгызмыни? Әхлак кануннарын
таптап үтү, аларга төкереп карау җинаять түгелмени? Әйе, үги ана бик
ансат кына судан коры чыкты, ә атасы ни әйтер? Нишләп алма кебек
кызын мәсхәрәләргә юл куйган ул? Үги ана, врачларга акча төртеп,
айлар буе больницада ята, ә Диана мәктәпне ташлап, аның урынына
сарык фермасында эшләргә мәҗбүр. Гипертония – хөрәсәннәр чире
ул. Теләсәң күпмегә сузарга була аны. Юха сүзенә карап ата кеше
ник шулай кызы язмышына ваемсыз караган? Киләчәктә Диананы
бу йортта калдырырга буламы, юкмы? Шул хакта уйлашыйк.
– Хөрмәтле судья! Хәлиулланы чакырыгыз, мөнбәр артына басып
әлеге сорауларга җавап бирсен әле ул!
Залдагылар киеренке бер халәттә тагын ни булыр, дип тамашаның
дәвамын көтте.
Чәчләре чалара башлаган олпат гәүдәле ир мөнбәр артына чыгып
баскач, халык тып-тын калды.
– Хәлиулла Мурзин, сезгә сүз бирәбез! – диде судья.
– Мин, Хәлиулла Мурзин, «Түләк» колхозының төзелеш
бригадасында ташчы, балта остасы. 1955 елның көзендә җәмәгатем
вафатыннан соң, Үтәмештә яшәгән Зәмзәмия Хәернасовага өйләндем.
Тегендә кибетче булса, монда ул сарык фермасына эшкә керде.
«Семейный подряд» ясарга кызыккан күрәсең, кызымны да, мине
дә шунда эшкә җәлеп итәргә омтылды. Җәтмәсенә элекке танышы
Эдуард Хәлфинны эләктереп, планнар да корган икән. Диананы
кияүгә бирү – фәкать Зәмзәмиянең иҗат җимеше. Тик бу нияте пешеп
өлгермәде аның. Диана угрыларның кулыннан ычкынып өйгә кайткач,
бу яман хәл хакында үзем милициягә җиткердем. Ә күршем, укытучы
Нәзирә Гайсина дөрес әйтә. Кызым Диананың төрле михнәтләр
кичереп, яманаты чыгуга иң элек мин гаепле. Кемгә өйләнгәнемне
белергә кирәк иде миңа.
– Шулай да, хәлне ачыклап әйтсәк, Диананы үз вакытында
мәктәпкә озатсагыз, кыз өчен бер фаҗига да килеп чыкмас иде. Сез
кызыгызны дәүләт биргән белем алу хокукыннан мәхрүм иткәнсез!
– Әйе, уку-укытуга хокук бар ул, тик әмәл генә юк. Бу хакта
уйламадым түгел, уйладым. Тик кызны Күтәрмәгә унъеллык мәктәпкә
озатсам, әлеге дә баягы, чыгымнар таләп ителә. Колхозда бит хезмәт
көненә карап түлиләр. Кызны укыту турында сүз кузгатсам, Зәмзәмия
һичшиксез тавыш кубарыр, хәтта аерылышуга кадәр барып җитәр иде. Мин янә ялгыз калудан курыктым. Мин хәзер кызымны укытып,
кеше итеп кенә гаебемне юачагыма яхшы төшенәм. Мине әлеге судтан
бигрәк вөҗдан суды газаплый.
Ата кеше кинәт тотлыгып калды һәм туктаусыз йөткерергә кереште.
Шуннан соң суд утырышындагы хәл театр тамашасына охшап китте.
– Әти-и-и! – дигән йөрәк өзгеч тавыш барысын да сискәндереп
җибәрде. Ул да булмый, залга йөгереп чыккан Диана атасын барып
кочаклап алды.
– Әтекәем, тынычлан, зинһар! Минем сиңа бер үпкәм дә юк.
Барысы да үтәр. Син бит миңа әти генә түгел, әни дә! – Кыз яшь тулы
күзләрен әле судьяга, әле прокурорга төбәп, күңел түреннән чыккан
үтенеч тулы сүзләрен тезде. – Апалар, абыйлар, әтиемне гаепли
күрмәгез. Ул мине бервакытта да кыерсытмады. Булдыра алганча
гел ярдәм итеп торды. Мине Алан мәктәбенә укырга ул илтте бит.
Иртәгә янә шунда илтеп куячак. Сөекле әтиемне миннән аеру турында
сүзнең булуы да мөмкин түгел. Ул минем бердәнберем, ишетәсезме?
Залда кинәт шашып кул чабарга керештеләр. Кемдер торып баскан
иде, барысы да аңа ияреп, торып басты, кул чабулар дәвам итте.
Ниһаять, әллә нинди авырлыклар, сызланулар кичереп, үги ана
тозагыннан котылып, югарыга, яктыга омтылган Кызыл Чишмә кызы
өчен тормыш үз кочагын ачты...
Шул урында әңгәмәдәш ханымның мине дә бик дулкынландырган
сүзләрен өстисем килә: «Ай тулышкан мәлләрдә аңа озак-озак карап
торам. Ай да тула, минем күңел дә тула. Андагы көянтәле кызны
күргәндәй булам. – «Исәнме, Зөһрә ахирәт! – димен. – Бу – мин,
Диана! И, кызыкай, Сине кочып алып, яшьлек хатирәләрен барлый-
барлый, үкси-үкси елыйсым килә минем!»

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев