Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)

– Ни була? – Кәрим Зәйтүнәнең һәр әйткән сүзенә исе китеп утыра иде. – Ярамый – бетте-китте! Җүнлегә илтми! Ярар, Аллаһка тапшырдык, безнеке ни тегесе, ни монысы, уртада булды инде, чәршәмбе көн. Беразга янәдән тынлык урнашты. Аны тагын Нурибәк бозасы итте.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Ташың кыздымы әллә?»

Галимәрдән карт Миләшкәйне Айсу дип йөртә, дидек бит әле. Тик
торганнан гына түгел инде, аның хикмәте бар.
Яр Чаллының бу урынына кешеләр алты дистә ел элек килеп
төпләнә башлаган. 1965 елда шыр аланда беренче вагончыклар пәйда
булган. Аннары акрынлап өйләр дә калкып чыккан. Түбән Кама
ГЭСы төзелгәндә елганың теге ярындагы Затон посёлогы су астында
каласы булган. Күпкатлы йортлардагы фатирларда яшәргә теләмәгән
затонлылар да монда килеп урнашкан.
Совет власте заманасы бит, халыкка йортлар төзергә рөхсәт
итмәгәннәр, җир бүлеп бирү турында әйткән дә юк инде. Шуңа күрә
кешеләр бер төн эчендә койма тотып куялар да икән, такта-токтадан
кетәклек хәтле генә өй сыман торак әмәллиләр, ишегалдына кешедән
алып торып, тавыклар җибәрәләр. Икенче көнне участковый килә:
«Нишләп рөхсәтсез килеп урнаштыгыз?» – дип бәйләнә. Аңа: «Без
монда әллә кайчаннан бирле яшибез! Менә бу тавыкларны чеби
килеш алган идек, үсеп беттеләр бит инде», – диләр. Участковый белә алдашканнарын, тик сүз әйтмичә китеп бара. Кешеләргә кайдадыр
яшәргә кирәк бит!
Беренче мәлләрдә бистә халкы сусызлыктан интеккән. «Һай, су
булса иде!», «Һай, су җитми!» дигәннән, имеш, бистәгә Айсу исеме
тагылып калган. Аннары ул Дикий посёлокка әйләнгән. Анысының
тарихы болайрак.
Ул вакытта авыл-бистәләрне бик тиз тарата торган булганнар,
түрәләр халык белән күп сөйләшеп тормаганнар. Түбән Кама ГЭСы
төзелгәндә, авылларны җир йөзеннән юк итү буенча алар шактый зур
тәҗрибә туплаган. Шуңа күрә ул чакта авыл хәтле авылны бетереп ату
берни дә тормаган. Берзаман Айсу турында да карар чыккан. Имеш,
ничу Советлар Союзындагы иң заманча, иң яшь шәһәр уртасында
авыл йортлары корып ятарга! Әмма дә ләкин халык үз йортларын
җимерергә юл куймаган, митингларга чыкканнар, шаулаганнар,
гыйсъян иткәннәр, ду килгәннәр, кыскасы. Шул рәвешле үз
йортларын саклап, яклап кала алганнар. Ә түрәләр, имеш, әйткән:
«Анда бит дикий халык яши, варварлар!» – дигәннәр. Менә шулай
туган җиреңдә варвар да булып куясың кайчак. Ә бистәне шуннан
соң Дикий дип атап йөри башлаганнар.
Бистәдә яшәүчеләр «бистә», «посёлок» дип сөйләшкәнне бер
дә яратмый, алар «безнең авыл» дип сөйләшә. Сыер, сарык ише
көтүгә йөри торган мал тотмасалар да, күпләрнең тавыклары
бар, кәҗә асраучылар да шактый. Кәҗә сөтен сорап, шәһәрдә
яшәүчеләр еш кына килгәли. Җыеп әйткәндә, биредәге халык
үзен авылда яшәгәндәй хис итә, кешеләр арасында аралашу да,
тормыш итү рәвеше дә – барысы да авылча. Һәм, әлбәттә инде,
алар Дикий дигән исемне бер дә сөйми. Халыкның абсолют
күпчелеге Рябинушка яки Миләшкәй дип сөйләшә, бер Галимәрдән
карт кына авылны беренче исеме белән Айсу дип атый. Шундый
инде ул, бөтен кешедән аерылып тора. Аның йорты да бистәдә
бердәнбер, уникаль булып калды – иң кечкенәсе, иң искесе. Якын-
тирәдә ике-өч катлы коттеджлар калкып чыкты, кайберәүләрнең
хәтта мунчалары да Галимәрдән картның йортыннан зуррак,
ике катлы. Бабакайга җирен сорап килүчеләр, зур-зур акчалар,
шәһәрдә фатир, Яр Чаллыдан ерак булмаган авылдан өр-яңа зур
йорт вәгъдә итүчеләр бихисап булды, ләкин ул барысын да кире
борып җибәрә торды.
Ә Иркәнең әтисе белән әнисе – Нурибәк белән Зәйтүнә –
башкалардан калышмый. Аларның йортлары кешенекеннән ким-
хур түгел. Бүген аларда үзенә күрә аерым бер җанлану, дулкынлану
сизелә. Өчесе дә матур итеп киенгән, олы як уртасында табын өстәле
әзерләнгән. Аның тирәсендә Зәйтүнә белән Иркә кайнашалар, ә өйнең
хуҗасы диванда, бик мөһим эш эшләгән кыяфәткә кереп, газета укып утыра. Әллә күңеле тулганга, әллә шатлыктан Зәйтүнә борын астына
гына җыр көйли башлады:
«Кайда калды шундый чагым, дип.
Авыр сулап куя әниләр,
Авыр сулап куя әбиләр».
Ишек кыңгыравы чылтырады.
– Һай! Килде бугай! – Иркә баскан урынында сикереп куйды.
– Әкрен! Нигә сикерәсең шулкадәр, артына ядрә тигән болан
кебек?! Люстраны бәреп төшерәсең бит! Әле яңа гына элеп куйдык,
– диде Зәйтүнә.
– Булсын инде, әнисе, булсын, – диде Нурибәк. Ул ашыкмыйча
гына, сузыбрак, ничектер көй сузган кебегрәк сөйләшә иде.
– Булсын инде, әйе, булсын! Люстра да ватылсын, балаң да башын
ярсын! Сиңа соң нәрсә? Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит! – диде
Зәйтүнә.
Ул, киресенчә, бик тиз сөйләшә иде. Шуның белән, мөгаен, бу ир
белән хатын арасындагы аермалыклар бетәдер дә. Бергә тора-тора
кеше бер-берсенә охшый башлый, диләр бит, боларда да шулайрак
булган, күрәсең. Ни өчен дигәндә, алар икесе дә уртачарак буйлы,
таза, симез түгел, тик йомры гәүдәлеләр иде.
Ишек кыңгыравы тагын бер чылтырады.
– Әти-и-и! Бар, ач инде! Өйдә кеше юк бугай дип, кире китеп
барса? – диде Иркә, еларга җитеп.
– Китеп барса, дүрт ягы – кыйбла! Андый сабырсыз кияүләр
кирәкми безгә! Ир-ат булса, көчле, сабыр, калын тиреле булсын ул. Фил
кебек! – диде Зәйтүнә, хөкем карары чыгарган казый тавышы белән.
– Кәримнең кушаматы Фил бит инде, әни, – диде дә Иркә кулы
белән авызын каплап көлә башлады.
Ишек кыңгыравы янәдән чылтырады. Нурибәк, ах-ухлап, әкрен
генә диваннан торды.
– Утыр урыныңда гына! – диде Зәйтүнә, кулын селтәп. – Син ишеккә
кадәр барып җиткәнче, мин өч барып, биш кайткан булам инде!
Хатын барып, ишекне ачты. Ишек катында Кәрим басып тора иде.
Бер кулында – чәчәкләр, икенчесендә – торт.
– Карагыз әле кем килгән безгә! И-и-и, Кәри-и-им! Кәрим
Маһиҗанов үзе! Исәнме, Кәрим?! Ни хәлләрең бар? – диде Зәйтүнә,
халык театры артисткасы кебек кыланып.
– Исәнмесез, Зәйтүнә апа! Исәнмесез, Нурибәк абый! Исәнме,
Иркә! Хәлләр... Ярыйсы кебек...
– Нишләп йөреш соң, Кәрим? Ни йомыш иде? – дип сорады
Зәйтүнә, хәйләкәр елмаеп.

– Менә килгән идем әле сезгә... Йомыш дип... Беләсез бит инде,
ник килгәнне...
– Син минем фамилияне әллә Нострадамус дип белдеңме? Юк,
Солтанова гына мин! Алдан ни буласын, кешенең нинди ният белән
йөргәнен каян белим? – диде Зәйтүнә, үз-үзенә уйлап тапкан рольдән
чыкмыйча.
– Булсын инде, әнисе, булсын. Керт кешене, – дип сузды Нурибәк.
– Булсын инде, булсын. Кер әйдә, кер, Кәрим! Бу тортлар, чәчәкләр
кемгә соң?
– Сезгә.
Кәрим кулындагы күчтәнәчләрне Зәйтүнәгә сузды. Тик хатын
аларны алырга ашыкмады.
– Чынлапмы? Нинди бәйрәм хөрмәтенә?
– Ну... Ни бит инде... – дип каушап калды Кәрим.
– Ни?
– Кызыгызны сорарга килдем бит мин. Менә бераз күчтәнәч.
– Ә, шулаймыни-и-и? Кыз сорарга килдеңмени син? – диде Зәйтүнә.
Бу мизгелдә сүзнең ни турында барганын яңа гына аңлаганына ул үзе
дә ышанды бугай. – И-и-и, Кәрим! Кем шулай кыз сорарга килә инде?!
Уң аягыңдагы чалбар балагыңны тез тиңентен сызганып куярга кирәк!
Шулай иткән булсаң, мин шундук аңлар идем. Йөдәтмәс идем сине
сораулар биреп. Йәле, җәһәт кенә сызганып куй әле!
– Тотып торыгыз алайса.
Кәрим букет белән тортны Зәйтүнәгә сузды да чалбар балагын
сызганып куйды.
– Булды, Зәйтүнә апа!
– Менә хәзер күрәм кыз сорарга килгәнеңне.
Зәйтүнә букетны кире Кәримгә бирде дә, монысын Иркәгә бир
дип, колагына пышылдады.
– Монысы сиңа, Иркә! – дип, чәчәкләрне, ниһаять, кызга
тапшыргач, Кәрим, барып, Нурибәк белән ирләрчә, ике кул бирешеп
исәнләште.
– Рәхмәт! – диде Иркә, кызарып.
Зәйтүнә тортны өстәл уртасына китереп куйды.
– Ай-һай тәмлегә охшаган бу! Үзгәрә заманалар! Без яшь чакта
кыз сорарга ипи белән тоз алып киләләр иде, хәзер менә баллы
күчтәнәч.
– Булсын инде, әнисе, булсын, – дип кабатлады Нурибәк.
– Булсын инде, булсын! Йола дип, хәзер кешене кибеткә куып
булмый бит. Әйдәгез, утырышыйк өстәл янына, чәй эчә-эчә
сөйләшербез. Кызым, чәй ясап алып чык әле барыбызга да.
Өстәл янына килеп утырыштылар, берара эндәшмичә генә чәй
эчтеләр. Кәрим тагын ни әйтергә кирәген белми иде, ахрысы. Иркә оялудан дәшми утырды, Зәйтүнә булачак киявен юри үртәү теләгеннән
авызына су капкандай булды, күз чите белән генә егетне күзәтте.
– Беләсез ник килгәнне, дидеңме? – дип сорап куйды Нурибәк
Кәримнән, аптырагач.
– Шунда бер көн түзмәдең! Әйткән идем югыйсә Иркәгә
пәнҗешәмбе көнне, атнакич килсә әйбәт була дип. Нәрсә, ташың
кыздымы әллә? – дип, һөҗүмгә күчте Зәйтүнә.
– Кайсы таш? – дип аптырады Кәрим, берни аңламыйча. Иркә
ирексездән көлеп җибәрде, аннары читенсенеп, янә кулы белән
авызын каплады.
– Мунча мичеңдәге! – диде Зәйтүнә. – Бүгенге көн, чәршәмбе дә
ярый инде анысы, тик кыз сорарга атнакич барсаң, гаилә нык, тату,
бәхетле була, ди халык. Ә менә сишәмбе көнне бөтенләй ярамый кыз
сорарга барырга!
– Ни була? – Кәрим Зәйтүнәнең һәр әйткән сүзенә исе китеп утыра иде.
– Ярамый – бетте-китте! Җүнлегә илтми! Ярар, Аллаһка тапшырдык,
безнеке ни тегесе, ни монысы, уртада булды инде, чәршәмбе көн.
Беразга янәдән тынлык урнашты. Аны тагын Нурибәк бозасы итте.
– Баягынак: «Китеп барса?» – дигән идеңме әле? Шуны сорармын
дигән идем, – дип, кызына әйтә генә башлаган иде Нурибәк, аны
хатыны бүлдерде.
– Карале, Кәрим, сорармын дигәннән, мин дә синнән сорармын,
дигән идем.
– Сора, Зәйтүнә апа.
– Синең тору монда, Миләшкәйдә, эшең шәһәрдә, дигәндәй. Болай
киләчәккә планнар нинди соң? Авылда калыргамы исәп, шәһәр ягына
карыйсыңмы, иптәш Маһиҗанов?
– Шәһәргә кызыкмыйм мин, Зәйтүнә апа. Җиргә басып йөрүгә, үз
йортың белән торуга ни җитә?!
– И, рәхмәт төшкере! – дип шатлыгын яшермәде Зәйтүнә. –
Бигрәкләр дә акыллы егет инде үзең тагын. Без яшь чакта да күпләр
шәһәргә чыгып тайды, ә без Нурибәк абыең белән менә шушында
төпләндек. Мин гомер буе техничка булып идән юдым, әтисе таң
тишегеннән кояш батканчы, хәтта төннәрен дә тракторда эшләде.
Менә, беркемнән дә ким җиребез юк, Аллаһка шөкер! Ә теге шәһәргә
китүчеләр, пенсиягә чыккач, барыбер фатирларын сатып, авылга кире
кайталар бит алар.
Тагын бераз эндәшмичә утырдылар.
– Мунча ташы, дидеңме әле? – диде Нурибәк, Кәримгә эндәшеп.
– Карале, мунча димәктән, син мунчаны кемдә керәсең, Кәрим?
– Галимәрдән бабайда.
– Өйләнгәч анда йөрмәссең инде?
– Ник?

– Ник дип, чәчкә төсле япь-яшь хатыныңны Галимәрдәннең хан
заманыннан калган мунчасына алып барырсыңмыни? – диде Зәйтүнә,
шаккатып. – Өстегезгә ишелеп төшсә? Ходай үзе сакласын! Әнә бездә
өр-яңа, бер дигән мунча, газ белән генә җылытыла, бер шырпы сызсаң,
бер сәгатьтән әзер. Су ташыйсы юк, утын әзерлисе юк – дөнья рәхәтләре.
– Белмим инде, – дип, башын аска иде Кәрим.
– Беләсе-нитәсе юк, үз мунчаң була торып кешегә йөриләр димени?
– Үз мунчаң дип... Ул бит минеке түгел, сезнеке.
– Синеке дә була инде хәзер.
– Ярар, уйлашырбыз, – дигән булды Кәрим, булачак каенанасы
белән озын-озаклап бәхәсләшергә теләмичә.
– Карале, Кәрим, уйлашырбыз димәктән, син беләсең бит инде, без
өч кыз үстердек, Иркә – төпчеге. Кем әйткәндәй, какмадык, сукмадык,
җил-яңгыр тидермәдек, шушы яшькә кадәр өф-өф итеп тәрбияләдек.
Сиңа ышанып тапшырабыз кызыбызны, безнең өметләребезне
акларсың дип ышанабыз, – диде Зәйтүнә, тавышын йомшарта төшеп.
– Мин Иркәне бик яратам, Зәйтүнә апа! Аны бәхетле итәр өчен
теләсә нәрсәгә әзер!
– Менә бик әйбәт! Менә монысы бик дөрес! Егет сүзе, маладис!
Алайса менә болай инде, кияү-балакай. Иркә – төпчек кызыбыз,
дидем бит инде, малайлар юк бездә, Аллаһы Тәгалә бирмәде. Шулай
булгач, төп йортта төпчек кыз калырга тиеш.
Кәрим өчен көтелмәгән сүз булды бу.
– Закун буенча төп йортта төпчек малай калырга тиеш анысы, кыз
түгел, – диде ул.
– Менә син безнең төпчек малаебыз булырсың! – диде Зәйтүнә
егеткә басымны көчәйтә төшеп. – Йорт-фәлән салам дип башыңны
катырма! Үзебездә болын хәтле йорт, фил хәтле булсаң да, сыярбыз.
Аллаһ теләсә, шушында бергәләп, тату гына, чөкердәшеп яшәрбез.
– Мин йортка керәм була түгелме соң инде бу?
– Кияү-балакай, син иске сүзләр белән сөйләшмәле! Син әллә
ниләр уйлама, башыңны катырма. Без бик яхшы беләбез синең бер
гаебең дә юк икәнен. Бик тырыш, акыллы малай икәнеңне дә беләбез.
Тик яшь хатыныңны хәзер яшәп яткан Бибихәтимәнең иске йортына
алып кайта алмыйсың бит инде?
– Ник? Анда минем чип-чиста, тәртип.
– Аның балалары да озак сузмас инде. Аналарының өен сүтеп,
яңасын салырлар тиздән.
– Әле аны-моны әйткән кеше юк. Минем анда кирәкле бөтен әйбер
дә бар: телевизор, суыткыч, – дип санап китте Кәрим.
– Бардыр, бардыр! Юк димим бит. Атаң-анаң исән булса, хәзер
үз йортың да булыр иде, мунчаң да, әллә ниләрең булыр иде. Тик
нишләтәсең бит, – дип, тирән сулап куйды Зәйтүнә.

Кәримнең йөзе караңгыланды. Ул армиядә чакта төнлә йортларына
ут кабып, шул хәвеф-хәтәр әтисен дә, әнисен дә бакыйлыкка алып
китте. Хезмәт итеп бетереп кайткач, мәрхүмә Бибихәтимәттәй
балалары белән сөйләшеп, аның вакытлыча буш торган йортында
яши башлаган иде егет.
Тагын тынлык урнашты. Бу юлы авыр тынлык.
– Исләремә төшкән саен күзләремә яшьләр килә, – дип, яулык
чите белән күзен сөртеп алды Зәйтүнә. – Бигрәкләр дә әйбәт кешеләр
иде инде әти-әниләрең! Кемнәрнең генә күзкәйләре тиде икән, дим.
Иркәнең синең белән очрашып йөрүен белгәч, сөендем. Кушылсыннар
иде инде, минәйтәм, үз канатыбыз астына алыр идек шул ятимне, дим.
– Кемдер кызгана башласа, яратмыйм мин, Зәйтүнә апа. Мин сау-
сәламәт, җир җимертеп эшлим. Беләсез бит инде, шәһәргә төзелешкә
барып эшләп йөрим, сварщикларның хезмәт хакы әйбәт. Иркәнең
бөтен нәрсәсе дә булачак! Вәгъдә бирәм! Маһиҗанов сүзе! – диде
Кәрим тимер тавыш белән.
– Ышанам! Шулай буласына тамчы да шикләнмим. Тик бу болын
хәтле йортта без Нурибәк белән икебез генә калыйкмыни инде
хәзер? Әнә кара син аңа! Ул кайчагында өч көнгә бер сүз дә әйтми.
Ямансулап, эчем пошып үләм бит мин аның белән бер атнада.
– Ну, Кәри-и-им, – дип, иреннәрен турсайтты Иркә.
– Йә, ярар алайса. Яшәп карыйк, аннары алга таба күз күрер, – дип
елмайды Кәрим.
– Тагын бер сүзем бар иде, кияү-балакай, – дип Зәйтүнә күлмәк
итәген сыпырып куйды.
– Әйт, Зәйтүнә апа.
– Әби дисәң дә була инде хәзер!
– Әйт, әби.
– Иркәбез укып йөри бит әле медучилищеда. Өч курсның берсен
генә бетерде. Укытып бетерергә иде аны. Ике кулына бер һөнәр кирәк
бит баланың.
– Әлбәттә, укып бетерә! Әйтеп торам лабаса, хезмәт хакын яхшы
түлиләр төзелештә. Икебезгә дә җитәр!
– Әни, мин заочкага күчәм, – дип кыстырды Иркә.
– Ничек инде алай? – диде Зәйтүнә, үз колакларына үзе ышанмыйча.
– Шулай. Авылдагы медпунктка кеше кирәк, диделәр. Эшкә
чакырдылар. Укуыңны читтән торып тәмамларсың, диделәр. Мин
риза булдым. Алайса көн саен шәһәргә барып-кайтып укып йөрүләр
дә бик уңайсыз, – диде Иркә, бәхәскә урын калдырмаслык итеп.
– Карале моны?! Әйтмәгән дә! – дип, кызының иңбашына төртеп
куйды Зәйтүнә. Аннары Кәримнән сорады:
– Сиңа әйттеме?
– Юк, беренче ишетәм.

– Ярар инде, Аллаһка тапшырдык. Хәерлегә булсын.
– Борчылма, әнием! Бар да яхшы булыр.
– Тагын бер сүзем бар иде, кияү-балакай, – диде Зәйтүнә тагын
күлмәк итәген сыпырып. – Син миңа ачуланма, яме, үпкәләмә дә, тик
дөресе шул. Безнең нәселдә хатыннар нишләптер шундый – гел кыз
бала табалар. Өлешеңә тигән көмешең шундый синең. Дөресрәге,
өлешеңә көмеш тимәячәк булып чыга, – диде дә Зәйтүнә, катырак
әйтеп ташладым бугай дигәндәй, авызын яулык чите белән каплады.
– Иркәдән малай таләп итеп җәфаламассың инде, яме?
– Ходай биргәне булыр. Безгә дә малай тими калмас әле! – диде
Кәрим, елмаеп.
– Һай, белмим, белмим. Сезгә чират җиткәч кенә ничек үзгәрер
икән ул буыннан-буынга күчеп килгән әйбер?! – диде Зәйтүнә һәм
торып, кухняга чыгып китте.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев