ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повесть)
Бик четерекле хәлдә калды Гөлшат. Бабасы Галимәрдәннең капкасыннан урамга чыкты гына, Кәримнең бәрхет тавышын ишетеп, бәхетеннән, әйтерсең лә күкнең җиденче катына менеп китте. Хәтта ирексездән җәйге төнге күккә дә башын күтәреп карап куйды.
«Азрак җитми бугай»
Бик четерекле хәлдә калды Гөлшат. Бабасы Галимәрдәннең
капкасыннан урамга чыкты гына, Кәримнең бәрхет тавышын
ишетеп, бәхетеннән, әйтерсең лә күкнең җиденче катына менеп
китте. Хәтта ирексездән җәйге төнге күккә дә башын күтәреп карап
куйды. Миләшкәй бистәсе өстендә бер болыт кисәге дә юк! Ярым
ай да сап-сары булып ялтырап тора, йолдызлар да ялык-йолык килеп
җемелди иде. Гөлшат тавыш килгән якка талпынып куйды, тик шул
ук мизгелдә Иркәнең чыркылдап көлгәне колакларын ярып керде дә,
йөрәге табан астына төшеп китте. Гөлшат кулын колак артына куеп,
бераз тыңланып торды. Шик юк, егет белән кыз аның янына киләләр
иде. Ул бер мизгелгә генә югалып, куркып калды. Аннары һушына
килеп, бабасының ишегалдына кереп качты.
Кәрим белән Иркә, гөнаһ шомлыгы, Галимәрдәннең капка
төбендәге эскәмиягә килеп утырдылар!
– Кит әле моннан! Әллә нинди оятсыз анекдотлар сөйлисең!
Яратмыйм андыйларны! – диде Иркә, үпкәләгән булып кыланып.
«Усалланып» кашларын җыерды, иреннәрен турсайтты. – Әллә җитми
инде сиңа азрак, Кәрим, – диде ул тыныч кына.
– Өйләнергә уйлап йөргән егетләрнең барысына да азрак җитми
бугай инде ул, – дип җавап бирде көлүеннән бераз тынычлана төшкән
Кәрим.
– Булды, җитте! Мин өйгә керәм! – дип, Иркә тагын торып кына
китмәкче иде, Кәрим аны янә кочып алып, эскәмиягә утыртты. –
Җибәр әле мине! Җибәр, диләр сиңа! Миләшкәй Сабан туе батыры
булдым дигәч тә! Кызлар белән көч сынашып йөрмәсәң тагын!
Шунысын да искәртик әле, Кәримнең кушаматы Фил иде. Ул
тыгыз, таза, зур гәүдәле, чыннан да, ничектер филне хәтерләткән
кебек иде. Иркәнең буе егетенең җилкәсенә кадәр дә җитми, ул аның
янында тагын да кечкенәрәк, билләре тагын да нечкәрәк, тавышы
тагын да нәзегрәк тоела иде. Бистәнең иң чибәр кызларының берсе
иде Иркә. Дегет кебек кап-кара озын чәчле, сызылып киткән кара
кашлы һәм кара күзле гүзәл кыз иде ул.
– Башта тынычлан, аннары җибәрәм, – диде Кәрим.
– Җибәр әле дим! Утырасы килми минем бу эскәмиядә. Нигә син
тотасың да шушында алып киләсең мине, тотасың да шунда алып
киләсең?!
– Ник? Ошамыймыни сиңа монда? Миңа мәсәлән бик рәхәт! Кайда
утырыйк соң тагын?
– Безнең капка төбендә, – диде Иркә тавышына «шуны да
аңламыйсыңмыни?» дигән мәгънә салып.
– Юк инде, уңайсыз бит анда.
– Нәрсәсе уңайсыз?
– Әти-әниләреңнең йокысын бозып йөрү яхшы түгел. Аннары,
анда утырсак, безнең бөтен сөйләшкәнне ишетерләр кебек. Ераграк
булгач, ишетмиләрдер әле.
– Саңгыраумыни алар синеңчә? Бигрәк беркатлы инде син, Кәрим!
Күлмәгең белән ике катлы.
– Ник алай дисең? – дип, чын күңеленнән аптырады егет.
Ә кыз аңа әнисе турында сөйләп бирде. Баксаң, иртә белән ул,
авыз чите белән генә елмаеп, төнлә урамда ниләр булганы турында
түкми-чәчми сөйләп бирә икән.
– Белмәгән нәрсәсе юк! Төнге сводка перәме! Кем-кемне озаткан,
кем-кемгә нәрсә әйткән – барысын да энәсеннән җебенә кадәр белә!
– диде Иркә.
– Чынлап әйтәсеңме?
– Чынлап инде!
– Безнең турыда ни сөйли?
– Әйтәм бит, күлмәгең белән ике катлы дип! Нишләп безнең турыда
сөйләсен инде? Башкалар турында сөйли.
– Соң, безнең турыда сөйләмәгәч, бәлки берни белми дә торгандыр?
– Әйе ди менә! Бөтен бистәдә төн чыкканчы кемдә нинди җон
чыкканын белә, үз кызы турында гына белмидер инде безнең әни!
Дөньяда булмаганны! Башкалар турында сөйләп, ул бит миңа: «Мин
синең турыда да барысын да беләм! Матри, кызый!» – ди үзенчә.
– Ә-ә-ә...
– Бә-ә-ә! – дип үчекләште кыз һәм өстәп куйды. – Әйдә, киттек,
безнең капка төбендә утырабыз.
– Туктале, Иркә! Бу бит гади генә эскәмия түгел, Галимәрдән
бабайныкы! Ул ничектер якты фәлсәфә белән каймаланган кебек,
монда ниндидер сихри энергетика бар. Монда син үзеңне гел икенче
төрле хис итә башлыйсың, – диде Кәрим, ниндидер бер хыялый
тавыш белән.
– Бүген фәлсәфәле һаваны күбрәк сулап ташлагансың, ахрысы.
Чыннан да икенче төрле бүген син, ниндидер бик сәер.
– Синең Галимәрдән бабайны берәр мәртәбә тыңлап утырганың
бармы?
– Хәзер менә, чаптым! Беткән ди минем эшем! Исәр картны тыңлап
утырмасам тагын!
– Юкка алай дисең! Аның белмәгән нәрсәсе юк!
– Ни сөйләгәне бар инде аның шулкадәр һуш китәрлек?
– Менә, Кәрим, игътибар ит, ди. Кояш юк бит хәзер, ди.
– Кая киткән ди кояш? Бүген дә бик шәп яктыртты, кичә дә көн
болытлы түгел иде.
– Бүлдерми генә тыңла инде, Иркә, зинһар өчен!
...Галимәрдән карт турында да берничә сүз әйтеп китик. Без аны
Гөлшатның бабасы дидек тә диюен, тик ул аның бабасы түгел.
Бер карасаң, бабасы инде, икенче карасаң – юк. Чынлыкта ул –
Гөлшатның әбисенең абыйсы. Яр Чаллының Миләшкәй бистәсенә иң
беренчеләрдән килеп төпләнгән ди ул. Кеше сөйләгәнгә ышансаң, ул
вакытта ук бабай булган. Хәзер бистә оешкан чаклардагы малайлар
бабай булып бетте инде, ә Галимәрдән карт һаман шул бер хәлдә:
яшәрми дә, картаймый да. Дөрес, ул үзе бистәне Миләшкәй дип
атамый, Айсу дип йөртә, әмма бу турыда бераз соңрак сөйләрбез.
Ә хәзер шунысын искәртик: Галимәрдән карт кайчан карама капка
төбендәге эскәмиясендә утырыр. Кышын да, җәен дә башында –
бүрек, өстендә – телогрейка, аягында – галошлы киез итек, зур
бәрәңге борыны өстендә – ким дигәндә, унлы күзлек, авызында
папирос булыр. Ул бөтен сорауларның да җавабын белә. Кем генә, ни
генә әйтсә дә, шундук бер фәлсәфи теория китереп чыгара. Беркөнне
дә Кәримгә кояш турында сөйләп торды.
– Кояш, чыгып, шәпләп кенә яктыртмакчы була-а-а, – дип башлады
Галимәрдән. – Тик шул арада чалт аяз күктә әллә каян гына болытлар
килеп чыга да кояшны каплап куя. Бер дә башка түгел, шул каһәр
суккан американнар эше генә бу! Климат коралы уйлап тапканнар
да, юри болыт җибәрә кояшны капларга! Кояш юньләп җылытмагач,
үләннәр рәтле-башлы үсә алмый, чирлиләр. Үлән чирле булгач,
сыерлар сыйфатлы сөт бирә алмый. Хәзерге сөт – сөтмени ул?! Вәт без яшь чакта сөт – сөт иде ичмасам! Бер чиләк сөткә куәс калагын
кадасаң, аумый иде, туп-туры тора иде. Шундый куе була торган
иде сөтләр элеккеге вакытта, беләсең килсә! Ә хәзер чирле малны
суялар да, шул итне ашап, кешеләр үзләре дә авырый. Американнар
шулай итеп безне әкренләп кыралар. Менә бу агачка карале син, –
дип, Галимәрдән бармагы белән өянкегә төртеп күрсәтте. – Бу ни
бу?! Өянке, диләр, сорасам. Нинди өянке булсын бу?! Менә без яшь
чактагы өянкеләрне күрсәң син! Вәт алар өянке иде ичмасам! – дип
кызганнан-кыза барды карт.
Кәрим шул турыда сөйләгәч, Иркә агачка карап, уйга батты:
– Йөз елдыр инде бу өянкегә! Галимәрдән бабайдан да картрактыр.
Ул яшь чакта да шушы өянке булган инде, хәзер дә! Нинди аермасы
булсын?! Карале, чыннан да, ничә яшь икән аңа?
– Галимәрдән бабайгамы?
– Әйе инде! Миңа – унтугыз, сиңа – егерме өч! Анысын беләм.
– Галимәрдән бабайга да шул йөз тирәседер дип уйлыйм.
– Ә нигә берүзе яши ул?
– Әйе, берүзе шул. Менә шушы өянке кебек.
– Хатыны, балалары үлеп бетте микәнни?
Кеше сүзенә ышансаң, Галимәрдән картның беркайчан да хатыны
да, балалары да булмаган. Яшь чакта бер кызны яратып йөргән ул,
тик тегесе башкага кияүгә чыккан. Ул булмагач, башкасы кирәкми
миңа дип, тәки өйләнмичә калган.
– Гомере буе ялгыз, – дип, авыр сулап куйды Кәрим. – Бик авыр
нәрсә бит ул ялгызлык. Шуңа ялгызлар бер-берсенә тартыладыр инде,
шуңа мин аны тыңлап утырырга яратамдыр.
– Ә, минемчә, исәрләр бер-берсенә тартыла, – дип төрттерде Иркә.
– Чөнки алар гына бер-берсенең ни сөйләгәнен абайлый, ә башкалар
аларның суфиланып йөрүләрен аңламый. Башы китмәсә, кеше җәйге
челләдә башына бүрек, өстенә телогрейка, аягына киез итек киеп,
көне буе капка төбендәге эскәмиядә папирос тартып утырмый инде!
Корык-корык ютәлли үзе! Шулай инде, җүләргә акыл кирәкми!
– Кем белә бит, без аның яшендә нинди булырбыз икән? Җитә
алсак әле ул яшькә кадәр!
– Кояш күрмәгән чирле үлән ашап дисеңме? – дип елмайды Иркә.
– И-и-их! Озы-ы-ын, оза-а-ак итеп яшисе килә! – диде дә Кәрим,
кулларын арт чүмеченә куеп, коймага аркасы белән терәлеп, кем
әйткәндәй, тугарылып, иркенләп утырды. – Бәхетле булып яшисе
килә! Өй тутырып, балалар үстерәсе килә! Гөжләп торсын иде өй!
Биш малай апкайтам мин, Иркә! Астын өскә китерсеннәр йортның!
Шунда Иркә кисәк кенә, нидер исенә төшереп, имәнеп куйды.
– Туктале! Син әле генә ни дидең? – дип сорады ул Кәримнән.
– Астын өскә китерсеннәр йортның, дидем.
– Юк-юк, аңа кадәр!
– Озак яшисе килә, дидем.
– Юк инде, тагын да алдарак!
– Без бик күп сөйләштек бит бүген, Иркә. Кайсы сүзләремне искә
төшермәкче буласың, аңлап бетермим?
– Өйләнергә уйлап йөргән егетләрнең барысына да азрак җитми
бугай, дидең. Шулаймы?
– Ә-ә-ә! Әйе, шулайрак була бугай инде ул.
– Карале, шулайрак, димәктән, – диде Иркә, хәйләкәр елмаеп. –
Ирләр алып кайтмый бит баланы, хатын-кыз алып кайта. Ә сиңа кем
биш малай табып бирер икән соң?
– Ничек инде кем?! Син!
– Өйләнмәкче буласың әллә миңа?
– Әйе инде!
– Ә мин сиңа чыкмыйм!
– Чыгасың!
– Юк, – диде Иркә, ә үзе шатлыгыннан сикерә-сикерә куллары
белән чәбәкәй уйнады.
– Ни-и-ик?! – дип сорады Кәрим. Аптыраудан аның кашлары өскә
менеп китте, ияге аска төшеп, авызы ачылып калды.
– Миңа биш малай кирәкми. Нәрсәгә миңа бер көтү бандит? Мин
лутшы өч кыз алып кайтам, – диде Иркә, һаман сикергәләп уйнап.
Хәтта бер мәртәбә бөтерелеп тә алды әле.
– Юк, безнең биш малай була, яме, Иркә! Иртәгә мин сезгә әти-
әниеңнән сине сорарга киләм!
– Иртәгә?!
– Әйе.
– Юк, алай тиз ярамый! Миңа әзерләнергә кирәк, син нәрсә?!
– Ниенә әзерләнәсең инде аның?
– Бигрәкләр дә башсыз тумран инде син, Кәрим! Ә чәч, ә тырнаклар,
ә керфек-кашлар, ә яңа күлмәк?
Кызларның шул бит инде! Берәр төрле азмы-күпме мөһим
вакыйга, каядыр бару көтелсә, көзге янына килеп, үзләрен беренче
мәртәбә күргәндәй булалар, аларның котлары алына! Әгәр кыз үз-
үзен һич югы чыпчык хәтле генә хөрмәт итсә, ул мөһим вакыйгага
бөтенләй дә әзер түгеллеген аңлый. Ул душка йөгерә, артык-портык
йоннарын кыра, аннары чәчләрен фен белән киптерә, плойка
белән көдрәләтә, макияж ясый, битенә кремнар, күзенә теньнәр,
бит алмаларына бераз кызыл буяу сылый, идеаль образ тудырырга
тырыша. Ә өскә нәрсә кияргә? Шкаф тулган, ләкин бер җүнле әйбер
дә юк! Булганыннан ашыга-ашыга, нидер сайлап ала инде шунда.
Көзге каршына басып, соңгы мәртәбә тагын бер үз-үзен карап чыга.
Яраткан хушбуен сибенә. Тә-ә-әк, тырнакларны да яңадан ясатырга вакыт җиткән канишны – кулда да, аякта да. Керфекләре, кашлары
да ошамый аңа, ирене куркыныч кебек тоела, борынга да операция
ясатып, бераз кечерәйтәсе иде, тик хәзер соң инде, бәйрәмгә чабарга
кирәк.
– Аларсыз гына сорап булмыймы сине? – диде Кәрим үпкәләгән
тавыш белән. Ул үзен кызгандырырга тырыша иде, ахрысы. – Миңа
синең үз керфегең дә җитә, ярты метрлысын ябыштырып интекмәсәң
дә була.
– Булмый! – диде Иркә ике уйларга урын калдырмыйча. – Мин
гомеремдә бер генә кияүгә чыгам!
– Кайчан килим соң алайса?
– Әзер булгач, әйтермен.
Иркә Кәримне бит очыннан үбеп алды да, көлә-көлә өенә таба
йөгерде. Кәрим артыннан бармакчы иде, капка ачылып, урамга
Гөлшат килеп чыкты.
– Кәри-и-им! – дип көчәнеп пышылдады ирексездән шпион булып
киткән кыз.
– Гөлшат? Син монда каян килеп чыктың? – дип сорады Кәрим
гаҗәпләнеп.
– Гафу ит инде, Кәрим! Теләмәсәм дә, ихтыярсыздан Иркә белән
сөйләшкәнегезне ишетеп тордым. Барысын да түгел, ахырын гына.
Берничә минут. Мин юри түгел, гафу ит инде, яме, – диде Гөлшат,
оялып. Үзе кызарып чыкты, шуңардан битендәге сипкелләре янып
тора кебек тоелды һәм хәтта бөдрә җирән чәче дә кызарып киткән
кебек булды. Кыз менә-менә елап җибәрер кебек иде.
– Син капка артына посып, безнең сөйләшкәнне тыңлап
утырдыңмы?
– Юк, юк! Син мине дөрес аңламадың! Мин башта өй эчендә
идем. Галимәрдән бабай чирләбрәк тора, аның хәлен белергә дип
кергән идем.
– Ә-ә-ә, сезгә туган бугай бит ул, әйеме?
– Әйе. Әни әйтте, клубтан кайтышлый Галимәрдән бабаңа кагыл,
авырыбрак торса, шунда гына кунарсың, диде. Тик бабакай өйгә
кайтырга кушты. Чыксам, сез сөйләшеп утырасыз. Бүлдермәдем
инде, оялдым эндәшергә.
– Ә посып тыңлап торырга оялмадың инде алайса? – диде Кәрим,
уйнап кына ачуланган булып.
– Ярар инде, Кәрим! Әйтәм бит, мин юри түгел бит. Шулай килеп
чыкты, гафу ит! Синең Иркәң дә әүлия түгел, – дип, контрһөҗүмгә
күчте Гөлшат. – Галимәрдән бабай турында хөрмәтләбрәк сөйләшсә
дә ярар иде. Ул бит олы кеше, ни дисәң дә.
– Иркә... Ул ни... – диде Кәрим, читенсенеп. – Ул бит ачу белән
әйтмәде. Галимәрдән бабайны мәсхәрәләү нияте тамчы да юк аңарда.
– Ярар, син әйткәч ышанам инде... Ә син хәзер өеңә кайтасыңмы?
– Әйе.
– Әйдә, киттек. Безгә бер якка кайтасы бит.
– Гафу ит, Гөлшат, мин синең белән бергә кайта алмыйм.
– Ник алай?
– Иркә әйтте, әнинең белмәгән нәрсәсе юк, ди, иртән миңа төнге
сводканы бирә перәме, диде. Барыбер берәрсе күреп калыр, кеше
теленә керербез, Иркәгә барып ишетелер.
– Дөм караңгы төн! Мин берүзем генә кайтырга куркам, – диде
Гөлшат, үз-үзен җилкәләреннән кочып. – Әйдә инде, шүрләмә,
ашамам.
– Нинди дөм караңгы булсын? Яп-якты бит! Аңла мине, Гөлшат,
зинһар! Ну, ярамый алай! Булдыра алмыйм мин моны, – диде дә
Кәрим, куллары белән башын каплап, эскәмиягә барып утырды.
– Ә мин сиңа биш малай алып кайтыр идем, – дип ярып салды
кинәт Гөлшат. – Мин дә ишле гаилә, күп итеп балалар алып кайту
турында хыялланам.
Кәрим дәшмәде, бары башын тагын да ныграк, тезләренә кадәр
иеп утыра башлады. Гөлшат китмәкче булып, берничә адым ясады
да кинәт туктап, егеткә таба борылды.
– Сукыр син! Күзле бүкән! Нәрсәсен тапкансыңдыр шул Иркәнең?!
Ни карар, ни тотар җире юк! Кит моннан!
Шулай диде дә Гөлшат, йөзен куллары белән каплап, йөгерә-йөгерә
төнге караңгылыкка кереп югалды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев