Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Төргәге белән дарулар күтәреп кайткан Диананы өй көтелмәгән тамаша белән каршылады. Капканы ачып керүгә үк Зәмзәмиянең, әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып, әтисе белән акырышуын ишеткәч, кызның күңеле өшеп китте.
3
Төргәге белән дарулар күтәреп кайткан Диананы өй көтелмәгән
тамаша белән каршылады. Капканы ачып керүгә үк Зәмзәмиянең,
әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып, әтисе белән акырышуын
ишеткәч, кызның күңеле өшеп китте. Ә өй ишеген ачкач, хатынның
бар зиннәтле урын-җире, бизәнү-төзәнү әйберләре зал идәнендә
чәчелеп ятуы күренде. Үги анасының зәһәр чәчеп торган яшькелт
күзләрен, тастымал ураган тузган башын күргәч, Диана ничек сүз
кушарга да белмәде. Ә теге сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел:
– Аталы-кызлы еланнар бит сез. Сәбилә юкка гына дөньядан
китмәгән. Чагып үтергәнсез сез аны. Ә хәзер миңа ябыштыгызмы?
Мине дә үтерергә җыенасызмы? Кабахәтләр, җирбитләр!
Хәлиулла исә мондый «һөҗүм»не бик тыныч кабул итте. Ул аны
кире кагарлык итеп алдан әзерләнгән иде булса кирәк:
– Алай дөньядан китәргә уйласаң, кайтыр идең дә сарыкларыңны
башка кешегә тапшырыр идең. Кыз синең аркаңда укудан язды.
Иртәгә идарәгә бар, эшеңнән кит. Халыкны алдап йөрмә, торгаш...
Мине алдавың да бик җиткән.
– Табылган акыллы баш! Алдый, имеш. Кызын кызгана, имеш.
Син кызыңның кем икәнен беләсеңме соң? Азып-тузып йөреп, яман исем чыгарган кызыңны кем мәктәпкә алсын? Аның урыны нәкъ
фермада. Эшләсен! Тир түкмәгән кешегә ипи ашатмыйлар бездә...
Бу сүзләрне ишеткәч, Диана түзмәде:
– Зәмзәмия апа, мин фермага башкача аяк та басмыйм, – диде.
Хәлиулла да кызының сүзен хуплады:
– Бу хакта сүз бетте. Үги анаң кул куеп алган сарык төркемен
исән-сау саклап калдың. Хәтта үрчем бар. Рәхмәттән башка бер сүз
дә әйтә алмыйлар бу очракта. Синең әле укый торган вакытың. Бүлмә
синеке, әйберләреңне кертеп урнаштыр. Булдымы?
– Рәхмәт, әти! – диде кыз, яшьле күзләрен сөртә-сөртә.
Мотоцикл бишегендә генә түгел, соңгы елларда тормыш арбасында
да шактый нык бәргәләнгән Диана, ниһаять, татлы йокыга талды.
Таң беленер-беленмәс дөп-дөп басып идәндә биюче чүәк,
башмаклар юк. Баш очыңа килеп: «Мине чыгарыгыз, кысталдым», –
дип мияулап торучы Барсик та бүлмәгә аяк басмады. Ишек төбендә
шыңшып азык көтүче Дүрткүз дә әллә бар, әллә юк бүген. Шуңа күрә
йокылы-уяулы хәлдә сикереп торасы түгел. Җылы, йомшак ятакта
нидер уйларга, алдагы көнгә план-ният корырга була. Үткән көнне
пункттагы Гөлфинә Нуриевнаның әнисен искә алып сөйләве кызның
күңелен кузгатты. Кызым, дип ут йоткандыр шул. Ә ул ваемсыз,
анасына үлем янаганын башына да китермәде. «Киста» дигән чиргә
тиз генә операция ясата да, тиз генә әйләнеп кайта, янәсе.
Әнисен искә алмаган чагы бар микән аның? Бигрәк тә ялгыз
калганда газизенең сөйкемле йөзен, хәрәкәтләрен күз алдына китереп
үзенә бер юаныч табарга өйрәнде. Ә инде әнисенең сөйләгәннәрен
хәтерли башласаң, болары инде үзе бер тарих бит.
Бишенче сыйныфта укыганда Фәндисә апасы «Кызыл Чишмә
– ямьле кутыр» дигән темага инша язарга кушты. Дәфтәрен ачып
каләмгә тотынган кыз әнисеннән сорап куйды:
– Безнең Кызыл Чишмәне нишләп «авыл» дип, яисә борынгыча
«сала» дип атамыйлар, ә «кутыр» диләр? Моны рус телендәге «хутор»
дип аңларгамы?
– Соравың бик урынлы, кызым. Мондый нәрсәләрне ачыкларга
теләвеңне хуплыйм. «Кутыр» татарның үз сүзе. Столыпин атлы
патша министры эшкә хирыс, булдыклы крәстиәннәр катламын
үстерү максатында аларга аерым мөмкинлекләр тудыра. Телисез
икән, үзегезгә ошаган җирләргә күчеп төпләнегез, иген чәчегез,
терлек асрагыз, дигән. Урыс хуҗалыкларының күбесе бу форсаттан
файдаланып табигать кочагына күчәләр, җирләрне үзләштерә
башлыйлар. Татар гаиләләре дә калышмый. Төркем-төркем оешып,
аулак җирләргә күченеп утыручылар арта. Тик җәмәгатьчелек,
мәхәллә кешеләре, мәчеткә йөргән кешеләр инде моны бик хуплап
бетерми, Ходай биргәнгә канәгать булып яшәргә кирәк, дип баралар, күченүчеләр утырган җирне хурлар өчен сүзе дә табыла. Кутыр...
тәндәге шеш, яра бит ул... Урман җирен корытып, елга, күлләрне
пычратып, яралап баемакчы буласызмы, янәсе...
– Шулай ямьсез сүзмени бу, әни?
– Тарихны без мактый да, каргый да алмыйбыз, кызым. Эш исемдә
түгел, җисемдә бит. Кешеләр Кызыл Чишмә кутырында иркенлек алып,
мәгыйшәтен яхшырткан икән, димәк, әйбәт булган ул. Әнә, чыгып,
тегендә-монда йөрештереп кара, табигатебез һич ярлыланмаган,
көймәгән, күркәмлеге белән күңелләрне тартып тора бит.
– Ничек күп беләсең син, әнием! Сиңа укытучы буласы калган...
– Укысаң, дөнья матурлана, киңәя, кызым. Тирә-ягыңда киңәш-
табыш итәрдәй кешеләр дә күбәя...
– Укырмын мин, әнекәем, укырмын!
Әйе, балачак хатирәләрен искә төшереп кенә юанмасаң, бүгенге
хәле һич юанырлык түгел.
Ишеттеңме үги әниең нәрсә диде? «Җидееллык белемең бик
җиткән, фермада эшлә, эшләмәгән ипи ашамый бездә!» – дип, үз
алдына үчекте Диана. Инде хәзер халык арасына чыгып, аның
турында «азып-тузып йөргән кыз ул, инсафлыга тимиләр», дип
хәбәр таратса, мәктәпкә алырлармы аны? Ничек котылырга соң бу
мәкерле тозаклардан? И әни, син исән булсаң, мондый борчулар
төшәр идемени башыма?
Уйлар әкренләп анык юнәлеш алды кебек. Гөлфинә апасы
әйткәннәр дөрес, яктыга, югарыга үрләргә теләсәң, иң элек үз-үзеңне,
булмышыңны, әтисе әйтмешли, ипләргә-сипләргә кирәк. Ул белемгә
омтылырга, дөньясын яңартырга тиеш! Җитәр алкы-салкы йөрергә...
Укуын Күтәрмә мәктәбендә дәвам итәргә уйлады кыз. Кызыл
Чишмәдән дүрт чакрым ераклыктагы бу авыл «Түләк» колхозының
үзәге һәм монда унъеллык мәктәп тә бар. Диананың кайбер
сыйныфташлары укуларын шунда дәвам итте, бәлки ул да әлеге
бәхетле шәкертләр төркеменә кушылып китәр...
Иртән торгач та кыз җыена башлады. Әллә кайчан әзерләп
куйган документларын портфеленә салды, киенде, ясанды да йортта
ниндидер эш белән мәшгуль булган әтисенә эндәште:
– Әтекәй, мин Күтәрмә мәктәбенә барып киләм әле. Нәрсә
диярләр...
– Ярый! Юлың уңсын инде, кызым!
Безнең якларда авыллар арасында йөри торган маршрутлы
автобуслар, таксилар юк. Бер авызы пешкәч, юлга ялгыз гына
чыгарга курыкты кыз. Әмма ул үзләрендәге сарык фермасына
үзәктән машиналар, төрле эшем кешеләре әледән-әле йөреп торуын
белә. Әүвәл шунда юнәлде һәм ялгышмады. «Газик»та парторг Рәүф
Гыймранович белән янәшә утырып, гәпләшеп бару насыйп булды аңа. – Ялгышмасам, син – җәй буе әниеңә булышкан кыз. Үсеп
киткәнсең әле, күз тимәсен... Үзәктә нинди йомыш?
– Мин укырга төшмәдем бит әле, абый, мәктәпкә барып күренергә
иде исәп.
– Алай икән. Соң түгелме соң? Хәер, кабул итмәсәләр һич
борчылма, фермада эш табылыр. Читтән торып укырсың. Имтиханнар
бирерсең дә аттестат алырсың. Бездә яшьләргә юл ачык!
Көтелмәгән сөйләшү Диананың күңелен күтәрде. Рәхмәт,
милиция кешеләре кыз белән булган күңелсез маҗараны тышка
чыгармаганнар. Белсә, колхозның дәрәҗәле кешесе аның белән болай
дустанә сөйләшмәс иде. Фермадагы Әүхәди дә, аралашып йөргән
апалар да төнге егетләрнең этлеге турында аны-моны сиздермәделәр.
Бу хәл йомылып калыр, язган булса.
Бәлки шуңадыр да, ике катлы агач мәктәп ишеген кыз бик кыю ачып
керде. Дәресләр бара, озын коридор буш булса да, бина мөгаллимнәр
нотыгы, көйле шәкерт авазларыннан яңгырап тора. Магнитофон
тасмасындагы көр тавыш кайсыларынадыр теория аңлата...
Җаныңны тартып торган мәктәп тормышыннан нигә генә аерылдың
соң син, кызый? Такта каршына чыгып җавап бирүләр, «мин әйтәм,
мин әйтәм» дип, кем узардан кул күтәрүләр, укытучы мактавына
ирешүләр аның өчен ифрат бәхетле мизгелләр булган лабаса...
Коридорда йөри торгач кыз «Директор» дип язылган ишекне дә
тапты. Диварга сөялеп кабинетның хуҗасын көтә башлады.
Күп тә үтмәде, ишек янында буйчан, үзенә бик килешеп торган
костюмда, галстук таккан ир-ат пәйда булып, ишекне ача башлады.
Кыз аңа якынлашты:
– Абый, директор булсагыз, бик үтенәм, мине укырга алыгыз әле!
Бу мөрәҗәгать ничектер килешсезрәк килеп чыкса да, кабинет
хуҗасының бик исе китмәде:
– Син кем буласың? Өстәл янына үт, утыр!
Кыз портфеленнән документлар төргәге алып директорга сузды.
Түрә кеше аларны җентекләп карап чыкты, аннан кызга текәлде:
– Бүген ничәнче число икәнне беләсеңме, Мурзина?
Кыз дәшмәде.
Директор озын нәфис бармаклары белән өстәлдәге календарьга
кагылып алды:
– Белмәсәң бел, бүген октябрьнең унынчы көне. Поезд китте,
Мурзина, син соңга калдың. Тиздән беренче чирекне төгәллибез.
– Абый, мин вакытында килгән булыр идем дә бит, өебездәге
хәлләр тоткарлады... Алсагыз, мин куып җитәрмен, тырышырмын!
– Шулайдыр, әйткәнеңә ышанам, тик бездәге сигезенче сыйныф
исемлеге инде ябылган. Исәп-хисаплар ясалган, түгәрәкләнгән. Алып
булмый!
Директор кызның документларын кире сузып, урыныннан торды.
– Абый, нишлим соң? Быел укырга кермәсәм бетәм бит мин. Өйдә
көн юк миңа. Кеше арасына чыгып эшләрдәй һөнәрем юк. Мин хәзер
укып кына аякка басасымны яхшы аңлыйм. Ничек булса да ярдәм
итегез, зинһар!
Директор, кабинетына очраклы рәвештә генә килеп кергән үсмер
кыздан, мондый ялынычлы сүзләрне һич көтмәгән иде. Чын-чынлап
аптырап, ни әйтергә белми торды. Әлеге киеренкелектән, билләһи,
шырпы сызсаң, һавада гөлтләп ут кабыныр иде.
Бу кызда борынгы кыйссадагы Зөләйха ашкынуы бар. Укуга
тартылуы шулай көчле микәнни? Ниһаять, уйланып торганнан соң,
директор телгә килде:
– Сеңлем, син Алан дигән керәшен авылын беләсеңме? Моннан
утыз биш чакрым ераклыкта ул. Анда да унъеллык мәктәп бар. Быел
гына ачылды. Директорлары бер киңәшмәдә чакта, сигезенчегә тагын
ике укучы табылса, сыйныф тулы була, тик ничек табарга, дип әйткәне
хәтердә. Сөйләшсәм, барырсыңмы?
– Барам, абый, барам!
– Ярар, мин хәзер чыгып телефон аша сөйләшәм, ә син утырып
тор, ярыймы?
Кызга дулкынланулы хисләр кичереп озак көтәргә туры килмәде.
Сөенече йөзенә чыккан мөгаллим яхшы хәбәр алып керде:
– Сөйләштем. Директор алырга риза. Тик иртәгә үк килсен, – ди.
– Әтисеме, әнисеме, кеме бар, бергә килсеннәр, рәсмиләштерәсе
таләпләр бар, –диде. – Аңладыңмы, сеңлем?
– Ай абыкай, рәхмәт. Сез нинди яхшы кеше!
– Гыйлем-мәгърифәт юлында начар кешеләр булмый, сеңлем.
Әйдә, курыкмый, шикләнми алга атла!
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев