Логотип Казан Утлары
Бәян

ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)

«Кем белән хур булсаң, шуның белән зур бул!» – диләр иде ул вакытта. Мин дә кара язмышыма каршы тора алмадым. Теге кешегә минем ризалыгым кирәк тә түгел. Кешене үтерү өчен ризалык сорап торалармы соң? Мин үземне, Йосыфны кызганып еладым да еладым. Яшьлек гөлем шулай сынып төште минем.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Күбәләк утка оча

Шулай итеп, Сания Шаран театрында артистка булып эшли
башлый. Кызга 16 яшь. Үсмер кыз яшьлегенә кереп бара. Нәкъ Сания
уйлаганча булып чыкты. Бөтен җырлы рольләр аныкы. Җырлап узган
эш елы өчен дә җәйге отпуск тиеш икән. Колхозда җиңгие ялны белми
эшли. Ә монда 17 яшьлек кызга отпуск дигән ял биреп куйдылар.
Тәртип шундый, күрәсең. Әйбәт булды бит әле бу. Ялдан соң театрга
барып тормас. Җиңгиенең сүзен сүз итәр дә колхозда эшли башлар.
Чөнки театр кызны куркыта. Театрның үзе түгел. Андагы бер олы
яшьтәге бәйләнчек карт артист куркыта.
Котылу әмәле әлеге дә баягы Фазыл абыйсы тарафыннан табылды.
Районның комсомол комитеты җитәкчесенә сеңлесенең бик тә сәләтле
бала икәнлеген ул сөйләми, кем сөйләсен! Сания Хәкимова кебек
сәләтле кызлар өчен Казанда пионер вожатыйлары курслары бар
икән. Биш куллап риза Сания. Казан бит ул! Анда Йосыф бар бит.
Алты ай Йосыфлы Казанда укып йөрү – хыялның да хыялы лабаса!
Йосыф исә, укуын тәмамлап, практика үтеп йөри. Егет белән бергә
укучы кызларга ияреп барганга күрә Сания Йосыфны бик җайлы
гына тапты. Адашып йөрисе булмады... Егеткә булган мәхәббәт
хисләре кызның үзе белән бергә зурая бара. Кыюсыз хисләр генә
түгел инде бу – ялкынлы мәхәббәт! Һәр укыган роман аның күңелендә
аваздаш тойгыларны дөрләтеп кенә җибәрә. Чибәр кызга мәхәббәт
белдерүчеләр куерган саен, кыз үзен Йосыфныкы гына дип уйлаганга
күрә, калган егетләргә карата кырыслана гына бара. Ул үзен фәкать
Йосыфына гына багышлаячак. Аның мәхәббәте романнардагы,
дастаннардагы мәхәббәтләрдән дә гомерлерәк, кайнаррак, чынрак
булачак. Йосыф та шундый ук хисләр кичерә.
Өч ел ике арада йөргән хатлар кайнарлаткан хисләр очрашкан,
күрешкән чакларда, зынҗырланган кыргый җәнлек кебек тыенкылана.
Ирек даулап сабырсызланмый. Кыз оялып кызара, сүз таба алмый
йөди. Иркен Казан урамнарында күрәселәр күреп, танып калыр,
җиңгигә җиткерер дип куркып торасы юк бит инде югыйсә. Алай
да ешрак күрешә торгач, телләр язылды. Бер-берләренә ияләштеләр.
Техникумнан товаровед белгечлеге алып чыгып, инде практика үтеп
йөрүче Йосыф кызга Казанның ушыңны алырлык бай кибетләрен
күрсәтеп йөртә. Саниянең акчасы санаулы. Алай да кибеттә йөрү,
янәшәсендә Йосыф булганга күрәдер инде, аңа бик ошый. Торгсин
кибетләрендә җаның ни тели – шул бар.
Бер көнне Йосыф аны тагын кибетләргә алып чыкты.
– Саниям-алмам! Мин монда сиңа яраклы бер матур күлмәккә күз
салдым. Шуны сиңа алып бирәсем килә.
– Юк-юк, Йосыф-җаным, син үзең дә – студент. Баегач алырбыз, яме. Мин дә акча белән килмәдем. Укып кайтканчы җиткерә
алсам...
– Ташла әле, алмам, шул сүзеңне. Киреләнмә. Мин уйладым
инде. Абзаң кебек кешегә каршы әйтеп тә торма, назлыкаем. Син ул
күлмәкне кигәч, тагын да сылурак булачаксың. Товар таныйм бит
инде мин.
Күлмәкнең җаны гына юк иде. Сары майдай йомшак җирлеккә
алсу, ак алмагач чәчәкләре төшкән маркизет күлмәк ушыңны алырлык
матур иде. Кыз бүтән карышып тормады. Аның әле гомерендә дә
мондый матур күлмәк күргәне юк иде.
– Миннән сиңа бүләк, Сандугачым. Бүген без синең белән
аерылышабыз. Мине армиягә алалар.
Сания тынсыз калды.
– Ничек инде аерылышабыз?! Мин синең янда әле ярты ел булам
дип килгән идем бит. Китми тор!
– Әй, юләркәем минем, бездән сорамыйлар. Яшем керде. Дөньялар
да тыныч түгел. Илгә бездәй егетләр кирәк.
1939 ел иде бу.
Саниягә Йосыфын хыялый сөю белән сөеп, тагын хатлар
алышырга, егетнең әйләнеп кайтуын көтәргә каламы?.. Икенче көнне
авылдаш кызлар белән бергә ул да военкомат капкасы янына барды.
Йосыфына Каразиректә чакта ук чиккән кулъяулыгын – вәгъдә
бүләген бирде. Кызык килеп чыккан икән. Сания сайлаган тукыманың
төсе яңа күлмәгенең төсенә, чиккән чәчәкләре күлмәктәге алмагач
чәчкәләренә тәңгәл. Монда ниндидер олы хикмәт күрде алар.
Аерылышкан чакта тәүге мәртәбә озаклап үбештеләр. Үбешүчеләр
бер алар гына түгел иде. Бер Арча егете өздереп-өздереп тальян
гармунда «Алмагачлары» көен уйнады. Кызлары-егетләре – барысы
да җырлады, биеде, көлде. Кабат-кабат үбештеләр. Әле ике елдан
аерылышуларның күз яшенә манчыласын уйламыйлар иде шул алар.
Йосыф китте. Хатлары Төркестан хәрби округыннан килә башлады
Хатлар агыла гына. Ул кадәр кайнар мәхәббәт хисләреннән ак
кәгазь битләре ничекләр кабынып китмәгәндер? Гади авыл малае
Йосыф чып-чын шагыйрь икән бит. Сания, Нәби тозагына төшкәч,
Йосыфның бөтен хатларын мичтә яндырды. Кайнар хисләр алсу
ялкын булып дөрләде анда. Әмма сөйгәненең армиядән язган иң
беренче хатын ул гомеренә күңеленә бикләгән иде. Андагы сүзләрне
балта-пычак белән дә тураклап ала алмады дию пәрие. Ул сүзләр әле
дә йөрәк түрендәге сандыкта.
«Саниям-Сандугачым!.. Мин бер хикмәтне аңладым. Кешеләр
бик еш кына: «Чын мәхәббәт бармы ул?» – дип сорыйлар. Минем
җавабым әзер: бар ул, бар! Һәрбер кеше җаны, яраткан ярын тапкач,
сөю утында яна. Мәхәббәт – ул Аллаһы бүләге. Ул – илаһи көч! Сөю уты кагылган йөрәк гел башкача тибә башлый. Сөю дәрте белән
рухлансаң, авыр эш тә җиңел эшләнә. Син үзең дә акыллы, көчле,
дәртле, матур буласың. Сөю – нурлар балкышы ул. Әйе, әйе. Сөйгән
йөрәккә нур иңә. Дөнья гаҗәп матур була. Гел елмаеп кына йөрисе
килеп тора. Мәхәббәт күңелләрне сафландыра. Мәхәббәт канаты
кагылган күңел нәфрәтне белми. Сөю хисе биргән бәхетне берни
белән дә чагыштырып булмый. Иң кыен чакларны да җиңеләйтә ул
мәхәббәт тылсымы. Җирдә тормыш сөю-сөелүдән башлана. Бәхетле
гаиләдә генә бәхетле балалар туа. Без бит бик бәхетле булырбыз,
әйеме, гөлкәем? Мәхәббәт дигән бөек хис булганда кеше нык үзәкле
була. Нык булыйк. Көт мине! Сине өзелеп сөйгән кеше барын белеп
көт!
Кулыңны кысып, Йосыф Мортазин».
Ул вакытта Фин сугышы башланып киткән иде инде.

***
Сания Хәкимова бик яхшы билгеләренә курсларны тәмамлап
куйды. Әмма аларны бер кеше дә килгән районнарына кайтарып
җибәрергә ашыкмады. Берничә кыз белән Сания Казан мәктәпләренә
юлланды. Авыл мәктәпләреннән ир-ат укытучыларны хәрби
өйрәнүләргә җыя башлагач, бу кызларны да берәм-берәм Казан
тирәсендәге районнарга озатып бетерделәр. Кемгә җирәбәдә –
Тәкәнеш, кемгә – Дөбъяз, кемгә – Мамадыш...
Яшьлекләренең иң матур дәверенә аяк баскан кызларга барыбер.
Кайда төшсәләр – шунда ут чыгарып эшлиләр. Дөньяга ямь
өстәргә яратылган кызлар драмтүгәрәкләр оештырып җибәрәләр,
спектакльләр куялар, концертларда җырлыйлар – иртәдән кичкәчә
эштә кайныйлар. Сания Хәкимова да Тәкәнеш районының йөзек
кашына әйләнде. Егетләр кыз артыннан ябырылып ияреп йөриләр.
Мәхәббәт хатлары язып та аптыраталар. Тик кызның талканы коры:
«Сөйгәнем Кызыл Армиядә. Мин аңа тугрылык сакларга вәгъдә
бирдем. Йөдәтмәгез мине!»
Кызыл Армия! Егетләр бу сүзләр алдында көчсез. Ә Йосыфтан
хатлар агыла гына. Әй, ул хатларның кадерлелеге! Сания аларны
җырлый-җырлый, елый-елый укый да күкрәкчәсенә салып куя,
кочаклап йоклый. Аннары яшереп куя. Саквояж кесәсе тулып килә
инде. Хатларда язылган сүзләр Санияне юата, көч бирә. Йосыфның
кайтыр еллары айларга, айлары көннәргә калып бара дип йөргәндә...
Нәгъләт төшкән сугыш башланды. Бәхеткә, Йосыф сугыш беткәнче
хезмәт иткән җирендә – Төркестан гарнизонында калдырылды.
Тәкәнештә ир-ат укытучылар, өлкән сыйныф укучылары, хәтта
мәктәп директоры да армия сафларына алынды. Дөресрәге, ут
эченә китте алар. Сания Хәкимовага киткән укытучыларның тарих сәгатьләре йөкләнде. Укытучы булам дигән берәүне язмыш тиешле
сукмагына төшерде. Хәере белән булсын. Спорт эшләре дә, яшь
кешесең дип, аның өстенә аударылды. Шул арада, яшь укытучы
дәреслекләр туплап, төгәлләнгән урта белем алу өчен тырыша. Башка
фәннәрне булдыра кыз, тик менә математика, физика ише фәннәр баш
бирми йөдәтә. Югыйсә өлкән сыйныф укучылары да булыша үзләре
белән яшьтәш «апаларына».
Аттестат алу нияте белән йөргәндә, Хәкимовага гел бәйләнеп йөри
торган карт егетне директор итеп куймасыннармы? Яңа директор
буйсынмас кызга тулы хокукы бар сыман кылана. Өйләнеп җибәрергә
нияте барлыгын сиздерә. «Каршы килеп торасы түгел. Ни эшләргә
белермен» кебегрәк сүзләр дә ычкындыра. Бу капкыннан, янаулардан
котылу әмәле бар, әлбәттә. Сания Хәкимова, комсомолка, БГТО,
БТСОга норма тапшырган кыз буларак, фронтка җибәрүләрен үтенеп,
район хәрби комиссариатына гариза илтеп кайтты. Кабат-кабат
бара торгач, бер баруында комиссар, синең кебек чибәр кызларны
сугышка җибәрмибез, сез безнең үзебезгә кирәк дип, кочагын җәеп
килә башламасынмы?! Бу көтелмәгән кыланыштан коты очкан кыз,
комиссарны төртеп җибәреп, чыгып йөгерде йөгерүен. Инде кая
барасы? Кемнән яклау табасы?
Комсомолның Өлкә комитетына барып, үз хәлен сөйләп бирми
чара юк кызга. Анда аңладылар. «Штат кыскару сәбәпле» дип, эштән
бушаттылар да куйдылар. Хәзер инде фронтка китү өчен, дөресрәге,
җибәрми калу өчен сәбәпләр юк сыман. Берничә кыз китте дә инде.
Казанга – хәрби комиссариатка!
Каршыларына килеп баскан ак җиңел күлмәкле, ак туфлиле, салам
эшләпәле кызга кабинетта утыручылар, берара шаккатып карап
торганнан соң, аның теләген игътибар белән тыңладылар. Аннары:
– Көтәргә туры килер, сеңлем, – дип, мөлаем гына хушлаштылар. –
Ә кыз аның саен үзенең нормалар тапшырганын, хәзергә исә берәр
госпитальдә эшләп тора алачагын аңлатмакчы булып та караган иде
дә... Тик госпитальдә эшләү өчен махсус медицина белеме кирәк
икән шул.
Вестибюльдә фикус гөле төбендә елап утырган кызны профессор
Вайштейн күреп алды:
– Ник елый микән бу чибәр кыз?
– Алмыйлар бит. Ни сугышка... Ни госпитальдә эшләргә...
– Бик тә шәфкать туташы булып эшлисең киләмени?
– Әйе.
– Әйдә минем белән. Бездә син ике-өч айда менә дигән шәфкать
туташы булып өлгерәчәксең.
Сания кешеләргә тиз ышанучан. Биленә көмеш зинар буган, ак
киемле озын буйлы, тулырак гәүдәле, зыялы кешегә ияреп китте дә барды. Җәяү түгел. Мәһабәт гәүдәле бу кеше, кызны фаэтонга
утыртып, Казан урамнары буйлап алып барды-барды да Карл Маркс
урамындагы бер матур бина янына җиткәч, фаэтоннан төшереп,
үзе белән бинага алып кереп китте. Туберкулёз диспансеры икән бу
бинада... Профессор кызны үзләрен каршылаган өлкән яшьтәге ак
халатлы хатын-кызга тапшырды: «Кадерлем, бу балакайдан шәфкать
туташы ясагыз. Балалар бүлегенә куегыз», – диде.
Менә шулай итеп Саниядән шәфкать туташы ясый башладылар.
Фатир ягы да бик тиз җайланды... Пионер вожатыйлары курсларында
бергә укып йөргән Казан кызының апасында – кечкенә генә бүлмәдә
урын табылды. Ирен фронтка озаткан, үзе ике кечкенә кызы белән
торып калган апа иптәш табылуга сөенде генә. Ул үзе дә госпитальдә
эшли икән.
– Синең белән, наный, күңелле булып китте. Кичке сменага тыныч
күңел белән калам. Син булгач, балалар ялгыз түгел бит.
Барысы да әйбәт булыр иде дә. Апага пропискага алмыйлар.
Шунлыктан ипи карточкасы да бирелми. Сабыйлар өлешенә кермәс
өчен Сания тамагын бик нык кыса. Хәлсезләнде. Хәлсез кешегә чир-
чор да тиз иярүчән бит ул... Бер көнне Сания бик югары температура
белән урынга егылды. Бик озаклап кына терелде. Инде кыш үтеп
бара икән... Беренче язгы тамчылар түбә кыегыннан тама башлаганда
гына торып, урамга чыга алды. Әкрен генә атлый. Кая барганын да
белми әле кыз. Шунда аны танып туктатучы табылды... Курсларның
җитәкчесе булган ханым икән. Мәгариф министрлыгыннан.
– Хәкимова, кая барышың?
Сания үз хәлен сөйләп бирде инде, әлбәттә.
– Булмый болай. Әйдә әле, министрлыкка керик. Кадрлар кытлыгы
мәктәпләрдә. Санитаркалар синнән башка да табылыр Казанда.
Бу юлы Дөбъяз мәктәбенә юлланды. Анда да, Тәкәнештәге кебек,
укыту, оештыру эшләренә күмделәр. Тиз арада бу төбәк халкының
да мәхәббәтен казанды кыз. Монда да мәшһүр артисткага әйләнде.
Барысы да җайланды дигәндә, Каразиректән хат килеп төште.
Әбекәе бик авырый икән. Бетерешүенең сәбәбе дә күтәрә алмаслык.
Әбекәйнең барысына да таяныч дип торган Фазыл улы хакында
хәбәр килгән. Тик юньле хәбәр булмаган ул. Фазыл госпитальдә
яраларыннан вафат! Алар Фазылны югалтып торганнар иде бит.
Ә ул әүвәле Фин сугышында катнашып йөргән. Аннан исән-имин
әйләнеп кайтты дип сөенеп кенә торганда, үзе теләп Ватан сугышына
китеп барган. Инде хәзер бөтенләй кайтмас урында. Ана йөрәге
бер-бер артлы балаларын югалтуга ничекләр чыдасын? Таифәсе,
Нигъмәтулласы, инде менә Фазылы. Җиңгие хатында болай дип язган:
«Әбиең сине сагына, һаман сине чакыра. Елый торгач, күзләренә
зыян килде. Санияне күреп каласым килә», – дип елый. Бөтен эшеңне ташла да кайт. Эш колхозда да бетә торган түгел. Әбиеңнең чирле
йөрәгенә дәва булыр идең ичмасам. Мәктәпкә укытучылар бик
кирәк икән. Мин белештем. Колхоз эшен сөймәгәнеңне беләм инде
мин синең. Анысы укытучылар узган җәй кырда колхозчылар белән
янәшә урак урды, борчак чапты, кибән куйды. Каразирек кешеләре
җебегән халык түгел. Дошманны җиңү хакына үзләрен аямый торган
кешеләр яши авылда. Кайт!»
Әбекәе кызганыч иде. Сания Каразиреккә кайтырга булды.
Мәктәптә аңа тарих, география фәннәрен бирделәр. Әлбәттә
инде, клуб эшләренә дә чуммый кала алмады. Авыл халкы, тормыш
авыраюга карамастан, боекмаска тырыша. Клубта тормыш кайнап
тора. Концертлар куела, спектакльләр уйнала. Хәтта кичке уеннар
да тукталмый. Сабан туйлары да үткәрелә. Шаян-шук телле, хөр
рухлы Каразирек халкы сынаулар алдында баш имәскә тырышып
яши. Көндез басу-кырда, ындыр табагында эшләп кайталар да
кичләрен берәр өйгә, якты лампа янына җыелып, фронт өчен
бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр, солдатларга җылы киемнәр
әзерлиләр. Укытучылар да алар янында. Авылга килгән һәр газета
хәрефен дә калдырмый укып чыгыла. Укытучылар авылның рухи
терәге, дөнья белән ялгап торучы, фронт хәлләре белән таныштырып
торучы бер мәгълүмат үзәге кебек. Укытучылар, һәр замандагы
кебек, ул елларда да авылның горурлыгы, намусы, йөз аклыгы,
рухи таянычы иде...
Казаннан да артистлар килеп чыга. Алар үз осталыкларын
күрсәткәннән соң авыл халкы, үзебезнең Сания дә җырласын дип
сорый торгач, кызны да сәхнәгә чыгарып җырлаталар. Бер юлы
шулай аны чак кына Рәшит Ваһапов бригадасына алып китми
калдылар. Йосыфы кебек чибәр, мәһабәт гәүдәле мәшһүр җырчы
үзе дә үгетләп карады. Әмма Сания Йосыф киңәшен тотарга булды:
«Артист булуыңны теләмим» дип яза бит хатларында.
Әбекәенең дә күзенең карасы кебек кадерле оныгын «әртис» итеп
йөртәсе килми. Сания аның күңелен күтәрәсе килеп тә, үз сүзен
сүз итәр өчен дә Тукай шигыре ярдәмендә әрепләшә. Болай гына
әрепләшә инде.
– Әбием, тыңла әле, әбием. Тукай менә ничек дигән бит:
«Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр.
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә».
Әбекәе дә гыйлем шул. Аның «кесәсендә» дә Тукай бар.
– Кызым, син олуг шагыйрьнең «Китап» дигән җыруын белми торасыңмы әллә? Болай дигән бит ул анда (Васфикамал әбекәй
шигырьне мөнәҗәт сыман итеп көйләп сөйли):
«Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам:
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем.
Шунда гына дәртләремә дәрман табам...»
Бусы да – Тукай нәсыйхәте. Син бит зирәк бала. Кайсы тарафның
кыйбла улдыгын үзең дөреслә. Безнең нәсел гомер бакый үзебезнең
карьяда муллалык иткән. Мулла – хәзерендәге укытучы инде ул.
Мөгаллим дисәң дә, хәлфә дисәң дә, халыкның тәрбиячесе инде
ул. Ерак бабаң да, Хәкимҗан бабаң да, үз атаң да һәр туган баланы,
үлем-җитемне теркәп, авыл тарихын язып бара торган булганнар.
Хәзер шул эшне сәвит алып бара бугай. Ие шул, кемдер аларын да
үтәргә тиештер.
Саниянең әбисенең кәефен бик тә күтәрәсе килгәнгәмедер, әллә
яшерен сере үз күңелен кытыклап торгангамы, саквояжының яшерен
кесәсендә яткан Йосыф бүләген – күбәләк җиңле күлмәген киеп,
бер бөтерелеп аласы килде. Мич артына – гөлбәчкә кереп, тиз генә
күлмәкне киеп чыкты.
– Ай Аллакаем, сөбханалла! Кызым, хур кызлары мисле бит син!
Күзләрем генә тимәсен! Күлмәгең күз явын алырлык лабаса! Эшләп
алган киемеңме бу, балам?
– Әбием, сиңа гына әйтәм: Йосыф бүләге бу. Армиягә китәр
алдыннан Казан кибетеннән сатып алды.
– Вәгъдә бүләге димәгәндер бит?
– Алайлар дип әйтеп тормады. Комсомоллар алай сөйләшә белми
бит алар. «Төсем итеп киярсең», – диде. – Мин алай да бер дә кимәдем
әле бу күлмәкне. Матур килеш саклыйсым килә. Ул кайткач киярмен,
әйеме?
– Мондый затлы киемне, яңа киемне котлау тиеш. Йоласы шундый.
Сиңа әзерләгән бүләгемне бирү өчен форсат инде бу.
– Нинди бүләк, ди, синнән, әбием минем. Синең бу дөньяда яшәвең
үзе бүләк бит миңа. Ятимлектән, үксезлектән йөдәгән җаныма шифа
бит син. Бәй, елаттыммыни сине? Елама инде. Яшә генә! Әйдә,
икәүләп синең сандыгыңны актарабыз. Шуннан берәр бәләкәй генә
сагынмаклык табып алырбыз.
– Эзлисе юк, балам. Мин сагынмаклыкны әзерләп куйдым инде
сиңа. Оныта күрмим тагын дип, янымарак алып куйган идем. Менә бу ак ефәк шәлне бабаң Мәкәрҗәдән алып кайткан иде. Мин дә синең
шикелле саклап кына яптым шәлемне. Берни булмады аңа. Өр-яңа
килеш. Йәле, бөркәнеп карале. Ниндирәк әби булырсың икән?
– Нигә инде әби дисең? Кызлар калфак киеп бөркәнгәннәр бит
моның ише шәлне. Фотоларда күргәнем бар минем.
– Калфагын да бирәм әле мин сиңа. Энҗеле калфак. Анысы
үземнең бирнәмнән. Сиңа ядкарь булыр инде болар. Саклап тот. Бәлки
әле үз кызларыңа тапшырырга насыйп булыр.
– И-и-и, сөендердең, әбием. Бу шәлдә әле синең яшьлек исең
сакланган. Нинди хушбуй сөртә идең соң син?
– Яшьлек исе дидең бит. Шул инде аның хушбуе – яшьлек...
Җиңгәң кайтып кергәнче, җыештырап куй бу нәрсәләрне. Бөтен
әйбереңне Санияңә биреп барасың дияргә ярата. Хагында сиңа бирер
нәрсәм булмады шул.
– Бирдең инде, әбием, бирдең. Бөгелмәдә укыганда, гел ярдәм
итеп тордың.
– Сәдака акчаларыннан аз-маз өлеш чыгаргалаганны әйтсәң
генә инде. Ул вакытта Фазыл абыең ташламады инде сине. Сиңа
бер киңәшем бар, кызым. Әртислеккә кызыкма син, балам. Безнең
нәселгә килешкән шөгыль түгел ул. Кылангалап йөрү яшьлек гамәле
ул. Койгырыш булма.
– Анысы ни дигән сүз, әбием. «Койгырыш» дигәнең?
– Кыланма. Ихлас бул дигәнем...
– Әбием, мин барыбер әнием кебек укытучы булам. Чынлап әйтәм
сиңа. Әле «әртисләнеп» йөрүем сүз тыңлап кына бит. Олы кешеләр
үтенгәнгә күрә генә.
– Бик тыңлаучан булу да юньлегә китерми ул. Үзәгең нык булсын.
Ходай риза булган гамәл генә хак гамәл булыр. Кыйблаң дөрес
булсын. Тайпылыр булсаң, миннән фатиха көтмә. Аңладыңмы?
Колагыңа киртләп куй! Васыятем итеп сана.
– Аңладым, бик аңладым!
– Ярар, кызым, аңласаң шул. Юлыңа начар бәндәләр очрый
күрмәсен инде.
Каян белгән диген...
***
Театр куюлар булып тора. Баш рольләрдә җырлый белгән «артист»
уйный. Каразиректә Сания инде ул. Галиябану, Хәмдияләрнең
Хәлилләре, Шәрәфләре, уйный-уйный, яшь кенә егет кисәкләре
Саниянең үзенә үлеп гашыйк булып куялар. Игътибарсыз калдырган
саен әрсезләнәләр. Өлкән сыйныф укучылары гына бит әле аларның
күбесе. Арада Галләм исемле берәү бар. Авылның иң чибәр егете.
Озын буйлы, сөйкемле, матур йөзле, дулкын чәчле, гаҗәеп моңлы тавышлы бу егет бик яшь әле. Аңа игътибар итми мөмкин түгел
кебек тоелса да, Сания егеткә битараф. Чөнки аның Йосыфы бар!
Галләм әкиятләрдәге гашыйклар сыман йөри. Үтәр әле! Сания аңа
Йосыфы барлыгы, аңа гына тугры булачагы хакында сөйләде бит
инде. «Ярата алмам сине. Үзеңне алдама!» – дип өзеп әйтте. Егет
тә үҗәт: «Сине яратудан мине бер кеше дә тыя алмый. Минем сиңа
сокланырга хакым бар, Асылым».
Менә сиңа кирәк булса, яңа исем дә таккан: «Асылым», имеш. Кыш
дими, көз дими, һәр атнада Бөгелмәдән, аннары Ютазыдан җәяүләп
кайта да җитә. Бу дөньяда аңа Асылыннан башка беркем дә юк иде
кебек. Җәй җиткәч, Сания белән бергә печәнчеләр янына бара. Урак
урган җирдә кайнаша. Ык буе болынында печән чапканда, ярдан
аякларын салындырып, икәүләшеп җырлап та утыргалыйлар. Чөнки
икесенең дә күңелләрендә ярсу, моң яши. Һәр икесенең үз ярсуы, үз
моңы! Өченче берәү – Галләмнең җан дусты Гайнел бу ярсуларга
төс биреп, скрипкада уйный. Авыл халкы Сания белән Галләмне
тиң ярлар итеп күрә, бу мәхәббәткә хәерхаһлык күрсәтә дә бит.
Тик Сания барыбер Йосыфны гына сагына. Ә болай кызның үзенә
хыялдагы Йосыфны сөйгән килеш «тере егетнең» – янәшәсендәге
егетнең мәхәббәтен тою рәхәт тә иде. Ә бит егет кыздан 3-4 яшькә
кечерәк, җитешеп кенә килә торган чагы. Үзе яшь, әмма мәхәббәте
олы! «Мин сине күреп тә, ишетеп тә туя алмыйм» дигән сүзләре һич
тә ачуын чыгармый иде кызның. Яшьлекнең назга, чын сөюгә сусавы
булгандыр инде бу.
Әмма ул заманның егетләре бик тотнаклы, тәртипле булганга күрә,
мәхәббәтләре саф калды аларның. Егет тәрәзә турыларыннан җырлап
үткәндә, кыз пәрдә читеннән карап кала – менә шундый кысаларга
сыя ала торган саф мәхәббәт! Мондый да егет солтанына кыз каты
сүзләр белән кагылмый калганына соңыннан да бик сөенде. Үпкән-
кочкан барыбер җилгә очкан булыр иде. Галләм табигать баласы иде.
Табигатьнең асыл ташы. Ул мәхәббәте белән бәхетле иде. Егетнең
мәхәббәте Саниянең күңелендә моңлы бер җыр булып, гүзәл бер әкият
сыман уелып калды. Йосыф Саниянең киләчәге бит ул! Ә Галләм яшь
әле. Аңа да аны өзелеп сөярдәй кыз очрамый калмас.
РОНО һәм комсомол комитеты районда агитбригада оештыру
эшен Хәкимовага йөкләде. Шаран театры таркалган иде. Янәдән
талантларны барлап, яңа труппа тупланды. Сания кабаттан сәхнә
тормышы белән яши башлады. Туктаусыз авылларга чыгулар бер
дә вакытны калдырмый. Артистлар бөтен җирдә тансык. Даннары
да ерак китте бугай инде. Салкын клубларга халык шыгрым тула.
Ярымач булсалар да, кычкырып көлеп, тамакларын «туйдыралар» иде
артистлар. Фатир хуҗалары, колхоз биргән кибәкле онны үзләренчә
баетып, артистларны сыйлау җаен таба инде анысы. Һава торышы нинди булуга карамастан, авыл артистлары юлда. Театр кирәк-ярагын
җилкәләренә салган артистларның маҗаралары сөйләп бетерә торган
түгел дә бит. Беркем өйрәтмәгән килеш артист кына түгел, режиссёр
да булып киткән Сания Хәкимованың тәвәккәллеге дә соклануга
лаек. Авылда дәрәҗәле Таифә кызы бит ул. Районда дәрәҗәле райком
хезмәткәре, гадел һәм акыллы Хәкимов Фазыл сеңлесе бит ул! Шуңа
өстәп, Ходай аңа табигый талантны өеп биргән.
Галләм кызның авылдан китүен бик авыр кичерде. Труппа районда
йөргәндә, аларның бер чыгышын калдырмады. «Асылым, ничә кат
сорасалар да, чык сәхнәгә. Мин сине күреп туя алмыйм». Менә
шулай дәртләндерә белә иде бу яшь егет үзенә апа булырдай кызны.
1944 елның март ахырларында аңа да армиягә китү чираты җитә.
Егетнең авыл белән хушлашуы Асылы белән хушлашуга әверелә. Ул
һаман, «Асылъяр»ны җырлап, авыл әйләнә. Асылым кала дип яшь
түгә. Аңа кушылып, авыл елый. Каразирек сөлектәй егетен яу кырына
шулай елап озата. Әҗәл чалгысының асыл егетләрне аямавын, сугыш
дигән аждаһаның комсыз нәфесен чамаларга өлгерде инде авыл. «Йә
кайтырбыз, йә кайтмабызлар» күп яңгырады авыллар өстендә.
Галләм яу кырына сөйгәнен күрә алмый ничек китсен, ди. Әле
генә Башкортстаннан кайткан Асылын Ютазыда эзләп таба ул. Кичен
Кәрәкәшлегә концерт белән чыгып китәргә торган чак бит. Үгетли
торгач, егет хәрби комиссариатка кире кайтырга күнә. Ризалашкан
булып кыланган гына икән. Кәрәкәшле клубында, әкияттәге Шомбай
диярсең, тагын Галләм утыра. Санияне тагын бер күреп калыр
өчен 15 километрны җәяүләп килеп җиткән! Кыюланган егет сәхнә
артына кереп, үз таләбен куя: «Бүген минем өчен генә җырла. Минем
өчен генә бие!» Күзеннән, йөзеннән мәхәббәт нуры түгелгән егеткә
карышып кара син! Аның өчен җырлый, аның өчен бии Сания. Кич
белән урамда җитәкләшеп йөриләр дә әле. Март аеның аяз салкын
киче күшеккән җаннарны җылыта алмый. Артистлар туктаган
фатирга алып кереп, кайнар чәй эчереп, соңга калсаң, җәза алырсың
дип юмалап, көч-хәл белән озата егетне кыз. Киткән кебек була да
егет кабат йөгереп килә. Шулай берничә мәртәбә китеп-кайта әле ул.
Аның өчен аерылу бик тә авыр булган, ахрысы. Әллә бүтән күрешә
алмаячакларын сизде микән?
Бу хушлашу икесе өчен дә хушлашу елы булган икән ул. Саниягә
яшьлеге белән, Галләмгә гомере белән. Вәгъдәләр биреп озатмаса
да, ятимлек мөһере белән үскән Сания өчен егет бик кадерле була.
Егет кызга ул туя татып карамаган ярату җылысын бирә белә иде
бит. Кирәклек кадерен төшендерә иде. Гәрчә Каразирек кешеләре
дә кызга карата миһербанлы булдылар. Авылдашларының игелеген,
яхшылыгын күп күрер әле ул. Әмма гомуми җылылык аерым кадер
түгел бит әле.

Санияне яраткан егетләрне язмыш галиҗәнап үзенчә сакларга
тырышып караган, күрәсең. Егетләрнең икесе дә зур сугыштан
беркадәр читтәрәк калалар. Йосыф – Төрекмәнстанда, Галләм – Ерак
Көнчыгышта. Икесе дөньяның ике читендә. Галләм әйләнеп кайтмый.
Язмыш Санияне кисәтеп куя үзе.
Галләм китеп берничә айдан соң Сания төш күрә. Берничә
иптәш кызы белән Каразиректәге өйләрендә икән болар. Бервакыт
өй караңгыланып киткәндәй була. Ишегалдына чыгып карасалар,
күк йөзен ниндидер шомлы кара болыт каплап алган икән. Шул
болыт артыннан кара атка атланган олы гәүдәле, кап-кара йөзле бер
кеше килеп чыга да, ишегалдына кереп, атыннан төшә. Атын абзар
почмагына бәйләп куя. Аннары кызлар арасыннан Санияне эзли
башлый. Куркынган кызлар чыгып кача. Сания берьялгызы кала. Ул
да качып китәргә азаплана. Тик кара кеше аны бик тиз таба. Инде
эләктереп тә ала. Кыз тартыша, ычкынырга тырыша. Кара кеше,
кызны күтәреп, күпергә таба алып китә. Артларыннан Галләм йөгерә:
«Калдыр аны, калдыр!» – дип инәлә. Елга аша салынган күпергә
килеп кергәч, теге кеше ниндидер әфсен укып өрүгә, Галләмнең аяк
астында күпер урталай убылып, егет елгага егыла да агып китә.
Ярый әле, бу төш кенә булган дип уянып киткән Сания куркуыннан
тиз айный. Бераздан тәмам оныта. Хорафатларга ышанып торырга
монда. Комсомол кыз бит ул! Еллар үткәч кенә, комсомолка ул төндә
чынга аша торган төш – язмыш төше күргәнлеген аңлый.
1944 елның җәе. Тырыша-тырыша эшләп йөриләр. Сугыш ахырына
якынлашкан дәвердә тормыш итүләр аеруча авырлашкан. Ачлык
авызын тәмам ыржайта. Адәм балалары кайгы-хәсрәттә. Һәр өйгә
кайгы канаты кагылып үткән.
Бер көнне артистлар янына бер сәер кеше килеп керә. Бу Әлмәттә
театр ачарга йөрүче Галиев дигән кеше икән. Булачак театрның
директоры, имеш. Ул кеше Ютазы агитбригадасының чыгышларын
карый, артистлар белән ачык итеп сөйләшә. Барысын да җыйнап,
Әлмәткә алып китәргә дип килгән икән. Тик аның күзе Санияне
генә сайлый. Имеш, менә монысы – коеп куйган артистка. Килмәгән
җире юк. Сания карыша. Ул бит вакытлыча гына сәхнәдә. Сугыш
тәмамлануга мәктәпкә кайтачак ул. Әнисенең өзелеп калган хыялын
тормышка ашыру – аның бурычы. Әлмәт театрының директоры
булачак кеше үз дигәненә ирешә алмыйча китеп бара. Агитбригада
искечә эшләп кала.
Тик бу директор бик үҗәт икән. Әйләнеп килә. Бу юлы Казандагы
Сәнгать комитеты дигән оешмадан Сания Хәкимованы Ютазы
агитбригадасыннан Әлмәт театрына күчерү турында боерык алып
килгән. Мөһерле кәгазь ышандыра бит ул. Югыйсә Ютазыда комсомол
комитеты каршында оештырылган агитбригадада әлеге комитетның ни эше булсын инде? Беркатлы баш ризалашты. Яклау эзләрлек
кешесе дә юк бит инде. Аннары өлкәннәрне тыңлау әдәплелек билгесе
санала торган иде бит элгәре. Агитбригададагы Дамира исемле
кыз менә чәчрәп чыкты: «Мин барам, мине дә алыгыз», – дип, үзе
ялынырга кереште. Елый-елый ялына. Аны да алалар.
Сания белән Дамираны Әлмәттә озын гына буйлы бер кеше көтеп
торган. Әлмәт театрын оештыру мәшәкатьләрендә булышыр өчен
Казаннан ук килгән бу иптәш үзен Татар дәүләт академия театры
артисты Нәбиулла Сабитов дип таныштыра. Тик аны электән белгән
кешеләр Нәби дип кенә йөртәләр иде. Нәби абзый кызларны үзе
төшкән фатирга алып кайтып урнаштыра. Фатир хуҗалары әби белән
бабай икән. Аны-моны уйламаган ике садә кыз, шунда яшәп калып,
һәр көнне репетицияләргә йөриләр.
Нәби абзый кызлар белән тату гына яши. Сүзгә дә оста икән.
Шаян да. Дамира хәтта аңа гашыйк булып та куйды бугай...
Репетицияләрдән соң да Дамира клубта кала, Сания кайтып китә.
Ул Дамира белән Нәби абзыйның кайчан кайтып ятканнарын да күп
вакыт сизми. Иртән уянганда Дамира янында була.
(Сания Хәкимова язганнардан)
«Сабитов абый зур чоланның бер читендәге караватта йоклый. Без
Дамира белән чоланның икенче читендәге чыбылдыклы караватта.
Бер төнне гөрс иткән тавышка уянып китсәм, Дамира идәндә
ята. Нәби абый аны караваттан тибеп төшергән икән. Әллә бергә
йоклаганнар инде? Ачуланышканнар, ахрысы, болар. Тавышка әби
белән бабай да торып чыктылар. Мин дә Дамираны яклый башладым.
Әби белән бабай миңа дәшмәскә куштылар. Иртәгәсен Дамира
директор Галиевкә зарланган булса кирәк. Ул бүтән минем янга
кайтмады. Күчмә вымпел шикелле, шул Галиев белән яшәп калган.
Галиев абый Дамирадан 25 яшькә өлкәнрәк кеше иде. Миңа «апа»
дип өзелеп торган тыйнак Дамира шундый булыр дип кем уйлаган. Ул
шундый булуы белән минем дәрәҗәне дә төшергәндер бәлки. Мин дә
бу фатирдан башка җиргә күчәм дип җыена башладым. Олы яшьтәге
ят ир кеше белән бер чоланда йоклый алмыйм бит инде мин. Әби
белән бабай: «Без сине кызыбыз кебек яраттык. Күчмә инде, кал инде.
Безнең якка кереп ят», – дип ялынгач, мин аларда калдым. Әлеге дә
баягы тыңлаучанлык! Теге абыйның, чоланда булса да, шунда яшәп
калуын уйлый белмәгәнмен.
Сабитов абый дустым, сердәшем кебек кылана. Йосыфтан килгән
хатларны бергәләп укыйбыз. Мин аңа Йосыфка булган мәхәббәтем
хакында, аны ничек сагынып көтүем хакында сөйлим. Ул кайткач,
театрдан китәм мин димен. Йосыф артист булуымны теләми дим.
Кыскасы, Сабитов абыйны да, Фазыл абыем кебек, әйбәт кеше дип
беләм. Ә бу абыйның күңелендә мине шулай үзенә ияләштереп, ничек тә үзенеке итү турында мәкерле уй үрмәкүч сыман оя корып
яткан икән. Ул миңа кагылыр дигән уй башыма да килмәде. Әтием
яшендәге олы кеше ничек миңа карата начар гамәл кылсын! Бигрәк
нарасый булганмын инде. Начар хәлләр була икән дип ишеткәнем
дә юк иде бит минем.
Бер көнне спектакльдән соң мин, гадәтемчә, иртәрәк кайтып
киттем. Коелган алмалардан компот ясап куйган идем. Төнлә, кеше
борчып, чәй хәстәрләп йөрмәс өчен шул компотны гына эчеп ятам.
Шикәр дигән нәрсә булмагач, компоты да әче инде аның. Күрәсең,
минем эчемлегемә теге абый йокы даруы салган. Үлгән кеше кебек
йоклаганмын. Мин инде өйдә, әби-бабай ягында йоклыйм. Теге абый
белән гармунчы егет яши хәзер чоланда. Көзгә кердек бит инде.
Салкынайтты.
Коточкыч төш күреп, бастырылып уянып киттем. Уянып киттем
дию дөрес тә түгел. Уяна алмый азапланам. Тәнемдә шундый
авырлык. Кыймылдый да алмыйм. Тәнемне пычак белән тураган
кебек көчле авырту телеп үтә. Коткар мине албастыдан дип, Ходаема
ялварам. Бер заман теге авырлык бетте кебек. Үзем дә чынлап торып
уянып киттем. Көч-хәл белән торып утырсам, төш дигәнем өн булган
икән! Теге абый минем янда елмаеп ята: «Рәхмәт, сеңлем!» – ди бу
миңа. Мин шашар дәрәҗәдә сикереп тордым да өстәлдә яткан пычакка
үрелдем. Пычакны теге абый өстенә күтәрдем. Тик каян килсен, ди,
инде миңа ул дәрәҗәдә батырлык! Пычагым чылтырап төшеп китте.
Киемнәрем телем-телем телгәләнгән.
Мин мәсхәрәләнгән! Миңа карата коточкыч вәхшилек кылынган.
Минем гыйффәтем югалган. Торып, урамга чыгып киттем. Тышта
шундый шомлы таң атып килә. Табигать тә минем белән бергә кайгы
кичерә. Өстәвенә илдә сугыш бара. Йөрәгемне ярып чыккан беренче
сүзем: «Хуш, Йосыф!» – булды. – «Хуш, Йосыф! Мин фаҗигагә
тарыдым!» Үзем гаепле. Саклана белмәдем. Әбиләрнең мунчасында
юынып, өйгә кергәндә, теге абый торган иде инде. Елмая. Шундый
бәхетле бу дию пәрие. «Рәхмәт, сеңлем. Син хәзер минеке инде, – дип
тагын кабатлый бу. – Шулай итмәсәм, син миңа булмыйдыр идең», – ди.
«Мәңге булмам!» – дип, тагын тышка чыгып китәм... Карый алмыйм
теге кеше ягына. Күрә алмыйм! Күземә иблис булып күренә.
Икенче авылга күчәсе көн иде. Миңа артистлар гаҗәпләнеп
карыйлар. «Ни булды да ни булды?» «Аягымны авырттырдым», –
дим. Теге абый мине күтәреп алып, арбага – декорацияләр өстенә
утыртып куйды. Үзе янымнан атлый. Үзе һаман сөйләнә: «Бәхетле
итәм мин сине!»
Мин хәзер фатирны үземә үзем табам. Теге кешене яныма
китермим. Директорга рәнҗедем. Шул кадәрле ялынып алып килде
бит ул мине Әлмәткә. Ә үзе шулкадәр битараф. Барлыгымны да белмәгәндәй йөри. Үзара килешеп эшләнгән җинаять булды бугай
бу. Соңыннан ул директорны умарта күче сарылудан үлгән диделәр.
Кызганмадым. Дамира аның белән кушылган иде. Ул да яшь килеш
тол калды. Озакка булмаган икән ялгызлыгы...
Дамираның астыртын хыянәтеннән башланмады микән әле минем
бәхетсезлегем. Авылда чакта ук миннән бик каты көнләшкән икән
бит ул. Дамира да Йосыфка яшерен мәхәббәт утында янган. Шул
мәхәббәте аны миңа койрык кебек тагылып йөрергә мәҗбүр иткән
дә инде. Ютазыга теге кеше (мин Сабитовны алга таба да теге
кеше дип кенә атармын. Чөнки аның исемен әйтергә дә җирәнәм)
килеп төшкәч, Дамираның «мәхәббәте» аңа күчкән. Гади бер авыл
кызы кебек күренгән Дамирада гаҗәп бер яраклашучанлык кебек
сыйфат бар иде. Ул миңа да үз фәлсәфәсен төшендерергә тырышып
карады: «Сания, малайкаем, сугыш ахырына ирләр калмаячак. Шуны
чамалыйсыңмы син? Без утырып калабыз бит. Әнә теге Вәлия бар иде
бит әле. Арткы урамныкы. Шул Вәлия тумыштан бөкре бер кешегә
кияүгә чыгып куйган. Бөгелмәдә. Бөкре дип тормаган. Ирле кеше
ирле кеше инде ул дип әйтә ди. Минем инәй дә ирле кеше Идел кичә
ди. Аның сугыштан исән кайтканы да барыбер йә аяксыз, йә сукыр.
Сиңа Галиев кызыга. Сүз кушса, ялындырып торма. Алайса, аңа үзем
кармак салам. Кара аны».
Теге абыйны үзенә каратырга бик тырышып та (никләр генә
каратмады икән соң?), караваттан очып төшкәч, Галиев абыйга күчкән
минем авылдашым. Әмма Йосыфтан да өмет өзмәгән бугай. Чөнки
минем ни хәлгә таруымны белүгә Төркестан гарнизонына хат очкан.
Миннән хат килүдән туктагач, Йосыф үзе мине эзләтә башлаган.
Менә шул чагында Дамирадан Йосыфка кайгы уртаклашкан, «чын
дөресен» сөйләп биргән хат килеп төшә дә инде. Үзенең Галиев абый
кочагында икәнлеген әйтмичә генә минем егетемә хат язып торуын
дәвам итә Дамира. Миңа Йосыфтан хат 19 елдан соң гына килде.
Үзем исә хат язуны туктаттым. Ни йөзем белән аңа хат яза алыйм,
ди, мин! Миңа Йосыф алдында бик оят иде. Гыйффәтен югалткан
кызны иң начар, иң әхлаксыз, затсыз бозык кызга саныйлар иде бит.
Андый кызларга өйләнмәгәннәр дә. Мин беттем. Югалдым. Яшәүнең
мәгънәсе калмады. «Матур Сания», «Җырчы Сания» юк иде инде.
Мине йокыда вакытта мәсхәрә иткәннәр дип кемне ышандырасың?
Көлке бит бу! Мин ятим кыз. Яклаучыларым юк. Нишләргә соң миңа,
нишләргә?
«Кем белән хур булсаң, шуның белән зур бул!» – диләр иде ул
вакытта. Мин дә кара язмышыма каршы тора алмадым. Теге кешегә
минем ризалыгым кирәк тә түгел. Кешене үтерү өчен ризалык сорап
торалармы соң? Мин үземне, Йосыфны кызганып еладым да еладым.
Яшьлек гөлем шулай сынып төште минем.

Мин хәзер әкияттәге патша кызы сыман дию пәрие тырнагында.
Ул мине үзенең өненә алып китеп бара. Башта туган авылы Әлкәйгә
алып кайтты. Туганнарына төштек. Теге кеше мине беренче кичтә
үк кыйнап атты. Энесеннән көнләшкән икән. Ул арада, аның нинди
залим кеше икәнен сөйләп, котымны алдылар. Тизрәк качарга тырыш
дип кисәттеләр. Өлгерә алмый калдым. Паспортымны урлап алган
икән инде. Авыл советында мөһер суктырып кайткан бу – мине, имеш,
законлы хатыны иткән: «Койрыгың бозга катты, сеңлем! Миннән
ычкына алмассың».
Минем бар булган киемемне он, йомырка, ярма, майга алыштырып
куйды бу. Янәсе: «Казанга кайткач, тагын да яхшырагын алырбыз!»
Аннары теге кеше мине Казанга үз фатирына алып кайтты. Кечкенә
генә бүлмәдә сеңлесе белән яшиләр икән. Бәдәр безне авызын
турсайтып каршы алды:
– Тагын бер мәткә алып кайткан икән инде!
Күргән төшем раска килде. Бөтен кыяфәте, рәвеше шушындый
иде бит төшемдә күргән затның. Йөзе генә кара түгел иде. Әмма эче
тоташ кара булып чыкты».

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: татарча проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев