Татарча проза тег белән яңалыклар
-
25 апреля 2025 - 11:00
СЕКРЕТАРЬ
Ул өстен чишенде, өстәл тартмасындагы исемлекне яңадан үз урынына, стенага элеп куйды, галстугын бушатты да укырга утырды. Белмим Бибидән, белмим Камәрдән калган тойгылар аны дулкынландыра иде. -
24 апреля 2025 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Кыз үзенә төбәлгән карашта вулканнар атылуы белән бергә океаннарда купкан давылларны да күрде. Мәхәббәттә үзеңне табар өчен, бәлки, ярату мәҗбүри дә түгелдер дигән уйлар ятьмәсенә уралганда, ачык тәрәзәдән шомырт чәчкәсенең таныш исе язгы җылы җил белән бүлмә эченә ургылып керде. Калыргамы әллә? Югалтыр кешесе, үкенечкә калыр башка юлы да юк. Юк кебек… Тик йөрәк ни өчен еш-еш тибә соң? Әллә ул кеше, ул юл бар микән? -
15 апреля 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повестьның дәвамы)
– Минем «Lexus» белән акыллы робот идарә итә, аңлыйсыңмы?.. Әйе, шофёр утыра торган урын буш. Анда пассажирлар өчен өстәмә урын. Ә робот машинаның йөртү системасына кушылып ясалган. Ул – катлаулы бербөтен механизм. Биредә видеокүзләр, аудиодатчиклар, алдагы һәм арттагы әйберләргә кадәр булган араны билгеләү өчен үтә сизгер электрон җиһазлар, ультратавыш дулкыннары һәм лазер ярдәмендә эшли торган заманча приборлар һәм башкалар... Бу машина белән идарә итүче роботның кешеләрдән өстенлеге – ул хисләрдән азат... – Сезнеңчә, хисләрдән азат булу өстенлекме?.. -
7 апреля 2025 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
– Уйлап карармын, бәлки… «Уйлап карармын» дигән сүзләрне яратып караган күз карашына әверелдерү өчен Закирга шактый күп көч түгәргә туры килде. Бер җылы сүз, бер җылы караш өмет итеп йөргән егетнең газаплануын күргән кыз да тора-бара үзе торгызган тимер коймаларны читкә этеп куйды. Ләкин алар арасында биеккә чөеп, түбәнгә ташлый торган таулар да бар иде әле… -
6 марта 2025 - 13:00
ЧЫН ЯРАТУ ХАКЫНА (хикәя)
Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп тезләнде. – Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит... Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә. -
12 февраля 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
– Моргны карап чыкмадыгызмы? Анда кертеп салсалар, шунда да ятарга мөмкин. Өченче көн үлгәннәрне дә алып китмәгәннәр иде әле. Зиратка, мөгаен, бүген илтеп тапшырырлар. Туганнары булмаганнарны гомуми зиратка гына күмәләр, – диде дә өченче чокыр эчендәге землянкага кулы белән ишарәләде. Нәзифә авыр, бик авыр уйлар белән морг дигән землянкага төшеп китте.