ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Кыз үзенә төбәлгән карашта вулканнар атылуы белән бергә океаннарда купкан давылларны да күрде. Мәхәббәттә үзеңне табар өчен, бәлки, ярату мәҗбүри дә түгелдер дигән уйлар ятьмәсенә уралганда, ачык тәрәзәдән шомырт чәчкәсенең таныш исе язгы җылы җил белән бүлмә эченә ургылып керде. Калыргамы әллә? Югалтыр кешесе, үкенечкә калыр башка юлы да юк. Юк кебек… Тик йөрәк ни өчен еш-еш тибә соң? Әллә ул кеше, ул юл бар микән?
***
– Сез безнең һәрберебезнең өендә булып, танышып чыктыгыз. Хәзер
безнең чират инде… – Укытучы өстәленең нәкъ каршында утырган сары
чәчле Наиләнең сүзләреннән соң Зәринә ни дияргә белми аптырап калды.
Баш тартса, арада барлыкка килгән күзгә күренмәс җепләрнең кинәт
өзелүеннән курыккан укытучы карашын китаптан сыйныфка күчерде һәм,
дәшми генә берникадәр елмаеп торганнан соң, җавап бирергә ашыкты:
– Иртәгә һәрберегезнең дә өй эшен төгәл итеп эшләп килү шарты белән
мин сезне кунакка чакырам…
Дәресләрдән соң барысының бергә җыела алуына бик ышанып бетмәгән
иде укытучы, ишек төбеннән үк шау-гөр килеп кергән балаларны күргәч,
ул куанычын яшерә алмады. Безе пешергән җиреннән ашыгып аларның
каршына йөгерде һәм түргә чакырды. Кыенсынып кына алга узган егет-
кызлар өчен бүлмәдә кайнаган тормыш чит-ят иде, ахрысы. Килеп керүгә
үк күңелләрендә туган сорауларны алар тора-бара укытучы апаларына
яудыра башладылар. Ничә чакрым ераклыктан үзе белән фен алып килгән
иде Зәринә, шуны киштәдә күргәч, кыска буйлы, беркайчан да артык сүз
ычкындырмый, ялындырып кына сөйләшә торган Наил сорыйсы итте:
– Апа, бу нәрсә соң?
– Чәч киптерер өчен.
– Һи, чәч үзе кибә алмыймыни?
Бу сораудан ни көләргә, ни еларга белми басып торган Зәринә ни дип
җавап бирергә дә белмәде.
– Ә монысы нәрсә?
Наил чынаяклар янында торган миксерга төртеп күрсәткәч, Зәринә
егетнең шаярмавын, чынлап кызыксынуын күрде:
– Миксер.
– Ә ник кирәк ул?
– Йомырка болгатыр өчен.
– Чәнечке белән дә бик яхшы болгатыла бит ул…
Аш бүлмәсендә кайнашкан кызлар өчен бу яңалык түгел иде шикелле.
Сыйныфташының беркатлы сорауларыннан чырык-чырык көлгән арада,
алар укытучы апаларына, әле моны, әле тегене алып биреп, ярдәм итәргә
дә өлгерделәр.
Кунаклар арасында Райнурның булмавын Зәринә күрми калмады. Укучыларның йөз чалымнары хәтергә сеңеп, һәр хәрәкәтләре ятланып
беткән инде. Шуңа күрә кемнеңдер җитмәвен Зәринә күзләре белән барлап
чыкканчы ук сизәргә өлгерде. Ләкин Райнур тирәсендә бөтерелгән дүрт
бөртек бала күз алдына килеп баскач, Зәринә артык төпченеп тормады.
Өенә соңга калып кайткан булса, йодрык уйнатырлар иде, мөгаен…
***
Май, 2019.
Укучылардан бигрәк укытучыларны дер калтыраткан чыгарылыш
имтиханнары килеп җиткәч, Зәринә ыгы-зыгы дулкынына кереп чумды һәм
күз карасына әйләнгән балалары өчен кайгырып йөри башлады. Имтиханнар
район үзәгендә бирелсә дә, аттестатка төшә торган билгене мәктәп укытучысы
үзе куя. Күрше бүлмәдә генә математика укыткан Гөлинә Альбертовна күп
еллар шушы мәктәптә эшләгән хезмәткәр иде. Нәкъ менә ул, Райнурга «өчле»
билгесе куярга теләмичә, укытучылар белән бәхәскә керде.
Яз белән җәй арасында иркәләнеп йөргән салмак җилнең урамдагы
шомырт агачларына сарылган мәле иде. Үзенең укучы булган чагын искә
төшереп, бакча аркылы мәктәпкә үткәндә, Зәринә, күңеле сызланып,
кабат Райнурны искә төшерде. Вакытны озакка сузмый гына аның эшен
төгәлләргә кирәклеген белгәнгә күрә, биек баскычларны җитез генә
узып, туп-туры Гөлинә Альбертовна кабинетына юнәлде. Ул сыйныф
бүлмәсен җәйге ялга әзерләү белән шөгыльләнә иде. Түр киштәләрне китап
тузаныннан тазарту белән мәш килгән укытучы иңенә төшкән чәчләрен
кулы белән төзәтеп куйды да ишектән күренгән Зәринәгә борылып карады:
– Исәнме!
Урамнан ашыгып кергәнгә сулышы кабып, кыз бермәлгә сүзен башлый
алмый торды. Муенына бәйләгән зәңгәр җиңелчә шарфын чишеп куйгач
кына телгә килде:
– Исәнме, Гөлинә апа. Сиңа бер үтенеч белән кердем бит әле. Кабат
тугызынчылар турында инде сүзем…
Тагын шул бер балык башы дигәндәй, тирән уфтанып куйган өлкән
укытучы бер мизгелгә генә эшеннән аерылып торды да, Зәринәгә сынап
караганнан соң, эшен дәвам итте:
– Райнур турындадыр инде. Юк, Зәринә, булмый алай. Күпмедер
тырышып, нидер өйрәнергә теләгән, ләкин эшләре бик үк барып чыкмаган
кешегә дә «өчле», китапка бер тапкыр да кагылып карамыйча, бармак та
селкетмәгән кешегә дә «өчле» булсын, ди… Юк, ничә ел укытып, үземә
андый эшне рөхсәт итә алмыйм.
Киштә актарган хезмәттәшенең сүзләре яшь кызга көлке булып тоелды.
Моңарчы мәктәпне тәмамлаган һәр укучы да фәнне кимендә «өчле»лек
белгән дип әйтү мөмкинме соң? Мондый баткаклыкка кереп баткан һәрбер
укытучы да «баланың киләчәген җимермим инде һичьюгы» дигән фикергә
таянуын белмиме әллә ул? Райнурның вакыт-вакыт Гөлинә апасына
каныгып йөрүе, каршы эндәшүе һәм буйсынырга теләмәве төп сәбәп иде
өлкән укытучының принципиальлегендә.
Бер ел түздем дип, үзенең китәр көннәрен көтеп йөргән кыз кинәт
шундый каршылыкка очраудан югалып калды. «Чыгып китсен инде, аның тагын бер ел монда укуыннан берни үзгәрмәячәк бит. Баланың тормышын
җимерерсез, үзегезне тагын борчуларга гына күмәрсез», – дип ялынса
да, Гөлинә Альбертовна баш бирергә теләмәде. «Өчле»лек бер мисал да
эшләп күрсәткәне юк бит аның, авызына су кабып утырганы өчен куяргамы
«өчле»не?» – дип, киресенчә, кызды гына. Ләкин Зәринә икенче елны да
егет белән шундый ук мәшәкатьләр туачагын аңлаткач, укытучы икеләнеп
кенә өстәлдәге кәгазь-китапларын актара башлады. Соңыннан, бу хәл белән
бик канәгать булмавын белдереп, риза булды һәм сөенеченнән йөгереп
чыгып киткән Зәринәнең артыннан шаккатып карап калды.
***
Июнь, 2019.
Зәринә, күңелендә туган ашкынулы хисне тыя алмый, ашыгып
чемоданын җыйган вакытта тузан туздырып капка төбенә килеп туктаган
машина тавышын ишеткәч, урам як тәрәзәсе янына килде, челтәрнең очын
тартып кына тышка күз салды. Камил Рәисовичның җитез хәрәкәтләр
белән капканы ачып керүен һәм өй ишегенә якынлашуын күргәч, кыз ни
уйларга белми аптырап калды. Агач ишек авыр гына ачылып ябылгач,
һәрвакыттагыча костюм кигән җитәкче көр тавыш белән исәнләште һәм:
– Синең ашыкканыңны беләм, шуңа күрә сүземне кыска тотам. Яңа
гына районнан хәбәр килде. Авылга эшкә кайткан яшь кадрларны чит илгә
стажировкага җибәрү мөмкинлеге бар икән. Ләкин бик тиз җавап бирергә
кирәк… – диде.
– Камил Рәисович, минем кулымда билетлар бар бит инде. Ике сәгатьтән
туган якка кузгалам.
Мондый тәкъдимнән каушап калган Зәринә, тынычлыгын югалтып,
идәндә таралып яткан чемоданын җыярга кереште. «Ә нәрсә югалтам соң
мин? Бәлки, ризалашыргадыр?» дигән фикер аның күңелен ымсындыргыч
дулкыннарга ташласа да, бары бер исем коры җиргә тартып чыгарды. Закир
кайткандыр, бәлки… Тик күперләрне яндырырга сүз бирдем бит инде дип,
тиз генә үзен кулга да алды Зәринә.
Камил Рәисович, озак кына Зәринәгә төбәлеп торганнан соң, кулын кая
куярга белми, башта кесәсенә чумдырды, аннары, кире чыгарып, учларын
уа-уа, каушавын җиңәргә тырышты:
– Зәринә, син монда бер ел яшәп-эшләп, безнең үз кешебезгә әйләндең
инде. Укучылар белән дә, авыл халкы белән дә уртак тел таптың…
Сүз җебенең кая барганын чамалаган кыз җитәкчесенә күз төшерде һәм,
тын алырга да куркып, киләсе җөмләне көтте.
– Монда гына калсаң, бергәләп эшләр идек. Аннан соң…
Тел очында калган сүз һавада эреп югалгандай булса да, Камил Рәисович,
иңенә өелгән каушау белән җаваплылыктан тизрәк арынырга теләгәндәй,
дәвам итте:
– Аннан соң сиңа башка бер тәкъдимем дә бар иде. Мин төче
сүзләр сөйли белмим, алтын таулар да вәгъдә итмим. Ләкин шулай да
күңелемдәгене әйтми кала алмыйм. Зәринә, чык миңа кияүгә!
Кыз үзенә төбәлгән карашта вулканнар атылуы белән бергә океаннарда
купкан давылларны да күрде. Мәхәббәттә үзеңне табар өчен, бәлки, ярату мәҗбүри дә түгелдер дигән уйлар ятьмәсенә уралганда, ачык тәрәзәдән
шомырт чәчкәсенең таныш исе язгы җылы җил белән бүлмә эченә ургылып
керде. Калыргамы әллә? Югалтыр кешесе, үкенечкә калыр башка юлы да юк.
Юк кебек… Тик йөрәк ни өчен еш-еш тибә соң? Әллә ул кеше, ул юл
бар микән?
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: татарча проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев