Алинә Хәбибуллина автор яңалыклары
-
9 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Сүзләрне бергә оештыра алмый азапланган Зәринә кинәт кенә барысын да аңлап алды һәм күз аллары караңгылануын тойды. Менә нидә икән эш… Бөгәрләнеп тапталган горурлыкны учына алып, нишләргә белми югалып калган Зәринә җанны көйдергән күз яшьләренә күмелде. Үпкәләргә тиешме ул? Үч итеп эндәшмәскәме? Әллә, киресенчә, барысын да аңлатуын сорап язаргамы? Битараф булып кылану аның көченнән килмәс, минут саен, сәгать саен аның белән аралашуны таләп иткән йөрәк моңа риза булмаячак. Тик… -
8 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Зәринәнең яшьле күзләрен күрмәс өчен, шомырт агачы яныннан урап килгән егетнең кулында чәчәк тәлгәше бар иде. Кызның җылы җилдән тузгыган толымына шул тәлгәшне кадап куйгач, Закир күңеленә язның үтеп керүен сизде: – Чәчләреңдә шомырт исе хәзер… – Мәхәббәт исе, – дип төзәтте кыз. Шомырт чәчәкләре бу хушлашуның бердәнбер шаһитлары булып калдылар. -
7 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Әти-әнисенә сөйләсә дә, Зәринәгә бу турыда әйтми торырга булды Закир. Ник дигәндә, сайлау алдында калганда, кемнең дә булса йогынтысына бирелергә теләмәде ул. Ләкин алда биек үрләр вәгъдә иткән якка авышкан саен, күңелендә авыр бер йөк барлыкка килүен сизде. Зәринәгә бу турыда ничек әйтми каласың соң… -
6 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Беркем белән дә бүлешергә теләми икән бит ул Закирны, хәтта дуслары белән дә. Тик күңелен тибрәндереп торган җылы хисләр дә кызга тынгылык бирми иде, чөнки Закирны читкә этәрү белән кире тартып китерү теләге бергә кушылды, һәм Зәринәне ике ут арасында калдырды. Ул үзен кимсетелгән итеп хис итә. Бәлки, кыз чебеннән фил ясыйдыр, тик көнләшүдән бәргәләнгән йөрәген берничек тә тынычландыра алмый. Шуның белән үзен генә түгел, башка берәүне дә газап ялкынына төрә. -
5 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
– Уйлап карармын, бәлки… «Уйлап карармын» дигән сүзләрне яратып караган күз карашына әверелдерү өчен Закирга шактый күп көч түгәргә туры килде. Бер җылы сүз, бер җылы караш өмет итеп йөргән егетнең газаплануын күргән кыз да тора-бара үзе торгызган тимер коймаларны читкә этеп куйды. Ләкин алар арасында биеккә чөеп, түбәнгә ташлый торган таулар да бар иде әле… -
4 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Күз алдыгызга гына китерегез: шәһәр кулга бәйләгән богауларны беренче мәртәбә җимереп, болыннарның иркен кочагына чыгасың. Өйдән берничә йөз чакрым читтә җанга якын булып тоелган «берәүне» ялгыш кына күреп аласың һәм, тормышның моңа кадәр миллион еллар элек кабул ителгән гадәти кануннарына берсүзсез буйсынып, чын-чынлап гашыйк буласың. Һәм син аны кабат очратырга әзер. -
3 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повесть)
Ә аерылышу Закирны шактый үзгәртте. Дөрес, берничә ел элек булган вакыйгаларга егет үзе гаепле. Зәринә урынында һәр кыз шулай эшләр иде. Хәтер дәфтәрен актарып, элеккеге көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын йөгерә. Ялгыш адымга барырга нинди шайтан котыртты соң аны? Барысы да ничек матур башланган иде бит… -
21 июнь 2026 - 13:00
АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...
ЯЗУЧЫ АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ -
8 июнь 2026 - 15:00
Онытылыйк, әйдә. Кире какмыйк
Ялгыш кына билетлар алыйкчы! Казан мохтаҗ безнең сөюгә… -
21 декабрь 2025 - 17:00
ТЕЛЛӘР БЕЛҮ – КЕШЕНЕҢ ИҢ ЯХШЫ СЫЙФАТЛАРЫННАН
(«Адымнар» полилингваль комплексы директоры Айдар ШӘМСЕТДИНОВ белән Алинә ХӘБИБУЛЛИНА әңгәмәсе.) -
19 декабрь 2025 - 15:00
Салкын кышның күге елый сулык-сулык...
Ак-караны күрми-белми йөгергәндә, Нәкъ каршыга килеп чыктың бураннардан. -
2 декабрь 2025 - 16:00
Шат тамчылар йөгерешкән иде...
Юк, мин түгел, ялгыш уйлый күрмә, Казан тели сине күрергә. Шәһәр күптән тоташ күмердә… -
16 октябрь 2025 - 12:32
Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премия ияләре билгеле булды
15 октябрьдә Әлмәт татар драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды. -
13 октябрь 2025 - 12:00
Сискәндерми инде салкын көзләр...
Мин бу юлы кайнар җәемне дә Күз яшьләрсез генә җибәрдем. -
23 май 2025 - 14:00
Кулларда безнең жәй, кояшы – күңелдә...
Очкынлы карашлар омтыла болытка, Ялкынның сөюдән булуын онытма.