Алинә Хәбибуллина автор яңалыклары
-
30 апрель 2025 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның ахыры)
Кай арада үткән соң әле ул ярсу яшьлек? Күз ачып йомганчы яшен кебек янып алган ярты гомер үзе дә ярты учка гына кереп бетәрлек. Хәер, халык ташкыныннан сине аерып алып, «таныйсызмы?» дип эндәшүче, «килеп алыйммы?» дип хат язучың булганда, мөлдерәмә бәхет белән уртаклашыр кешеләр барлыгына сөенеп туярлыкмы соң?!. -
28 апрель 2025 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
…Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр… Закир Зәринә кулындагы нәфис чәчәк тәлгәшен сак кына үрелеп алды да кызның чәченә кадап куйды: – Ә чәчләреңдә синең шул ук шомырт исе… -
24 апрель 2025 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Кыз үзенә төбәлгән карашта вулканнар атылуы белән бергә океаннарда купкан давылларны да күрде. Мәхәббәттә үзеңне табар өчен, бәлки, ярату мәҗбүри дә түгелдер дигән уйлар ятьмәсенә уралганда, ачык тәрәзәдән шомырт чәчкәсенең таныш исе язгы җылы җил белән бүлмә эченә ургылып керде. Калыргамы әллә? Югалтыр кешесе, үкенечкә калыр башка юлы да юк. Юк кебек… Тик йөрәк ни өчен еш-еш тибә соң? Әллә ул кеше, ул юл бар микән? -
22 апрель 2025 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Тик «бер генә ел» дип, үзен тынычландыра торгач, Зәринә кабат аякларына биек үкчәле туфлиләрен кия, озын чәчен бер толымга үреп куя һәм, иңенә сумкасын асып, юлга чыга. Күрше авыл белән ике арада – күпме эз сеңдергән унике чакрым юл, күктә – киләсе ике-өч сәгать буе юлдаш булырга сүз биргән көзге саран кояш, кесәдә – укучыларның адреслары белән чуарланган исемлек. -
18 апрель 2025 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Ничә ел буе укыды, әтисе белән күпме көрәште, әнисен утка салды, һәм болар барысы да авылда яшәү, авылда укыту өчен идеме? «Чит шәһәрдә сезгә бар уңайлыклар да тудырылган эш тәкъдим итәбез», – дип алдан бик матур сайраганнар иде бит. Кешеләргә ышанмаска һәм матур сүзләргә алданмаска кирәк дип, үзенә ничә мәртәбә сүз бирсә дә, Зәринә кабат шундый капкынга килеп эләкте. -
21 март 2025 - 16:00
Шагыйрь үлә, авыр сулыш алып...
Һәр ел саен, һәр көн, сәгать саен, Шагыйрь үлә һәрбер кешедә. -
30 октябрь 2024 - 11:00
Яшь галимнәребезгә юл һәрвакыт ачык
Г.ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫНА – 85 ЕЛ (Институт директоры Илгиз Халиков белән Алинә Хәбибуллина әңгәмәсе) -
29 август 2024 - 10:00
Тезләремнең терәге бул...
Утлы яулар килсә, Мин булырмын канат... Ә син ярат… Син барыбер ярат… -
27 август 2024 - 14:00
Алгы тәрәзәдән өй эченә...
Сириннәргә күмелеп, синең белән Бер иңлисе килә каланы. -
1 ноябрь 2021 - 13:00
Күңел нуры (дәвамы)
Аның сүзләре йөрәккә уелган: «Солдатлар кәфенлекне өсләрендә йөртәләр. Чит илләргә чыгып китеп, Ватан өчен көрәштә һәлак булсаң, чит туфрак синең каберең, ә форма кәфенлегең була. -
31 октябрь 2021 - 09:00
Күңел нуры
Кыз калтыранган иреннәрен нечкә бармаклары белән каплады да бу җавапка өметләнгән, ләкин аның яңгыравыннан курыккан солдатка күтәрелеп карады.