Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның ахыры)

Кай арада үткән соң әле ул ярсу яшьлек? Күз ачып йомганчы яшен кебек янып алган ярты гомер үзе дә ярты учка гына кереп бетәрлек. Хәер, халык ташкыныннан сине аерып алып, «таныйсызмы?» дип эндәшүче, «килеп алыйммы?» дип хат язучың булганда, мөлдерәмә бәхет белән уртаклашыр кешеләр барлыгына сөенеп туярлыкмы соң?!.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

15 ел узгач.
Шәһәр үзәгендәге халык ташкынын ерып, мәктәптән өенә ашыккан
Зәринәне бер ир-атның тавышы туктарга мәҗбүр итте:
– Зәринә апа! Исәнмесез! Таныйсызмы мине?
Зәринә, каршында пәйда булган мәһабәт сынны хәтер киштәләрендә
табарга теләп, күптәнге һәм хәзерге танышларын барларга кереште. Аның
тын калып торуын күргәч, билгесез кеше үзе ярдәмгә ашыкты:
– Хәтерләмисездер инде, еллар арасы кул сузымы гына түгел бит. Тик
сез бер дә үзгәрмәгәнсез.
Киң җилкәле, озын буйлы ир-атның калын тавышында яратып эндәшү
белән беррәттән беркадәр үпкә төсмере дә чалынып киткәндәй булды. Ике
каш арасыннан сызылган нечкә җыерчыклар эченә кереп тулган борчулы
сөенеч Зәринәне, ниһаять, эндәшергә мәҗбүр итте:
– Райнур, синме әллә?
Үзен тануларына бик үк ышанмаса да, искә төшерүләренә өметләнгән
ир-атның карашына кояш кунды:
– Әйе-е-е, ә мин сезне шундук таныдым. Куып тотыйм дип, кызылга
да йөгерергә туры килде хәтта.

Еракта калса да, күңелнең бер почмагында җылы хисләргә төрелеп
сакланган истәлекләрне кабат уяткач, Зәринәнең күзләренә яшь тулды.
– Мин шушы шәһәргә күчендем. Яхшы эшкә урнаштым, фатир алдым.
Күптән түгел сеңелкәшләрне дә алып килдем. Дөньям түгәрәкләнде.
Урам ыгы-зыгысына игътибар бирми, бар сөенече белән уртаклашырга
ашыккан Райнурның очкын чәчкән керфекләре Зәринәне басынкы
халәтеннән айнытып җибәрде. Соңгы парта артыннан сөзеп карап утырган
егетме соң аның каршында? Чынлап та, ул микән?
Чынлап та, Райнур… Һәм ул, Зәринәнең гаҗәпләнү катыш куанычтан
балкыган йөзенә төбәлеп, күңелендә саклап йөрткән уйларын әйтергә
ашыкты:
– Сезгә рәхмәт инде, Зәринә апа. Безне баткаклыктан тартып чыгардыгыз
бит. Төрлебез төрле якта төпләнеп, үзебезне табарга өлгердек инде.
Яратып һәм сокланып караган күзләрдән Зәринә бер мәлгә югалып
калды һәм, халык шау-шуына күмелгән ике арадагы тынлыкны җимерергә
тартынып, карашын тузанлы асфальтка төшерде:
– Сезне укытып, мәктәптән чыгарып җибәрүгә үк кире кайтып киттем
бит мин. Үз шәһәремә, шушында кайттым. Авырлыклардан качып…
– Юк, алай димәгез. Шул бер ел эчендә сез безгә тормышта башка төрле
дә яшәп булырга мөмкин икәнлеген күрсәттегез. Сез бит һәр көнне яңа
матур күлмәк, биек үкчәле туфли киеп килә идегез. Безнең кызлар Сезгә
һәрвакыт сокланып караганын белгәнсездер инде. Ә егетләр? Җир шарында
үзенә җәлеп иткән, үзенә тарткан күпме ил, шәһәр барлыгын сөйләгәч,
тоткынлыктан чыгып качу теләге уяткан идегез бит аларда… Тормышка
өмет, матур хыяллар уяткан идегез…
Райнур тавышындагы күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәндерергә
мәҗбүр иткән ихлас хөрмәт хисе Зәринәнең җанына кадәр үтеп керде.
Каршында басып торган олпат гәүдәле ир-атның үткәнендә күпме
чоңгыллар, күпме хәсрәтләр барлыгын белмәсә, көлә дип кенә уйлар иде.
Юк, күпне күргән күзләрдә аз гына да шаяру төсмере чагылмады.
Телефонга килеп төшкән хатның тавышы әңгәмәне бүлгәч, Зәринә әдәп
саклап кына сумкасына үрелде. «Эштән иртәрәк бушадым, мәктәптән килеп
алыйммы?» – дип язган Закир. Ул арада Райнур җитез хәрәкәтләр белән
күкрәк турысындагы кесәсенә кереп китте дә, үзенең визит карточкасын
алып, Зәринәгә сузды:
– Берәр ярдәм кирәк булса, тартынмагыз, зинһар.
Райнур күздән югалганчы, Зәринә урыныннан кузгала алмады. Ярты
учка сыеп беткән шушы кәгазь кисәгенең бармак очларын яндыруыннан
хәтер йомгагы еракка тәгәрәде – мәктәп еллары белән тоташты. Кай
арада үткән соң әле ул ярсу яшьлек? Күз ачып йомганчы яшен кебек янып
алган ярты гомер үзе дә ярты учка гына кереп бетәрлек. Хәер, халык
ташкыныннан сине аерып алып, «таныйсызмы?» дип эндәшүче, «килеп
алыйммы?» дип хат язучың булганда, мөлдерәмә бәхет белән уртаклашыр
кешеләр барлыгына сөенеп туярлыкмы соң?!.

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев