Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тезләремнең терәге бул...

Утлы яулар килсә, Мин булырмын канат... Ә син ярат… Син барыбер ярат…

Тезләремнең терәге бул,
Йөрәгемнең йөгәне бул
Һәм бул җанга җавап,
Тынсыз гына ялварам да,
Күкнең яшьләренә кушылып,
Түгеләмен кабат.
Бер ышыксыз, кулчатырсыз,
Калган чакта яклаучысыз,
Күңел төшсә кабат,
Пышылдыйдыр кебек Ходай:
Камил түгел бу дөньяны
Син барыбер Ярат...
Пышылдыйдыр кебек күкләр:
Утлы яулар килсә,
Мин булырмын канат...
Ә син ярат…
Син барыбер ярат…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев