ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Ничә ел буе укыды, әтисе белән күпме көрәште, әнисен утка салды, һәм болар барысы да авылда яшәү, авылда укыту өчен идеме? «Чит шәһәрдә сезгә бар уңайлыклар да тудырылган эш тәкъдим итәбез», – дип алдан бик матур сайраганнар иде бит. Кешеләргә ышанмаска һәм матур сүзләргә алданмаска кирәк дип, үзенә ничә мәртәбә сүз бирсә дә, Зәринә кабат шундый капкынга килеп эләкте.
***
Июнь, 2015. Лондон.
Кызыл светофор яну белән юл читендә тукталып калган Закир ашыгып
кул сәгатенә күз салды. Дәрес башланырга җиде минут кына калып бара.
Юлны аркылы чыгып, каршы урамны үткәч, уку йортына кадәр тагын
берникадәр барырга кирәк әле. Һәр адымын эчтән генә санап барганда, тирә-
юньдәгеләрнең һава торышы турында төче әңгәмәсе колагына чалынды.
Янәшәдә басып торган инглизләрнең үз телләрендә бертуктамый нидер
сөйләүләренә шактый ияләнсә дә, татарча сүзгә мохтаҗ күңелне Язгөл белән
очрашулар коткара иде. Бу юлы да шулай булды: яшел төс януын түземсезлек
белән көтеп торган Закир янына, янып-пешеп, Язгөл килеп басты.
– Good morning! Өлгерәбезме?
Кулына букчасын тоткан кызның күзләре әллә ашыгудан, әллә көннең
җылылыгыннан яна иде. Һәрчак бераз соңара торган гадәте булган Язгөлгә
Закир гаҗәпләнмәде:
– Мин бу юлны башка көннәрдә төгәл унике минут уза идем. Адымнарны
тизләтсәк, өлгерербез дә, бәлки.
– Англия тарихыннан докладны күчерергә өлгермәгән идем. Биреп
торырсың бит?
Докладтан башланган аралашу Закирның язмыш сукмакларын төрле
бормалы юллар белән кушып җибәрде. Телефонына Зәринәдән килгән
хатларга җавап бирергә ул үзендә көч тапмый башлады. Бер-бер артлы
тезелеп киткән юллар арасында күпме сызлану ятканын белсә дә, Язгөлнең
серле бер көч белән үзенә бөтереп алуын егет сизми калды. Көннән-көн
якынрак була барган кызның Зәринә урынын тулысынча яулап алуы белән
Закир көрәшергә тырышып карады, ләкин үзендә көч таба алмады. Хисләр
өермәсе әллә кайдан гына килеп чыкты да егетне үзенә бөтереп алды.
***
Июнь, 2018.
Студент елларының тәмен канга сеңдереп, иң татлы мизгелләрен хәтер
сандыгына бикләп куйган Зәринә үзенең төркемдәшләре белән бергә диплом алды. Берничә ел эчендә җан дусларына әверелгән, күптән инде
бер-берсеннән гадәтләр, сүзләр «йоктырган» яшьләр җиде юл чатында
тукталып, икеләнеп калдылар. Күпләр тиз арада тормышларын бер агымга
көйләп җибәрсә дә, Зәринә каядыр барып эшкә урнашырга ашыкмады.
Әтисе белән әнисе дә: «Күптән кайтканың юк бит, көтәбез», – дигәч, кәгазь
мәшәкатьләреннән арынып, ниһаять, тын алырмын дип, өенә җыенды.
Берничә ел эчендә Зәринәнең карары белән тәмам килешкән һәм кайвакыт
үзенең бик коры, дорфа булуын аңлап, кызының тормышына артык
тыкшынмый башлаган әтисе дә аның күбрәк өйдә булуын теләде.
Уку беткәч, күңеле тынычланып калыр, иңендә йөрткән йөк җиңеләер
дип уйласа да, Зәринәнең башында бөтерелгән мең төрле уйлар артты
гына. Имтиханнарга әзерләнгәндә, башка төрле мәшәкатьләр өчен вакыты
булмаган икән. Хәзер, башка борчулар артта калгач, бар уйлары гел бер
тирәдә бөтерелә. Закир белән элемтә күптән өзелсә дә, һәр почмакта ул аның
шәүләсен күрә, һәр җыр уртак истәлекләрне яңарта, күз төшеп укылган
шигырьләрнең һәр юлы күңелдә җыелып яткан ярсу хисләргә кагыла һәм
күңелне җилкенергә мәҗбүр итә. Зәринә, гомумән, үзенең бу соңгы дүрт
елын Закир белән бәйле хисләр булганы өчен генә хәтерли кебек. Һәм егетне
хәтереннән сызып атарга, бар истәлекләрдән, хисләрдән арынырга теләсә,
үзенең кем булуын онытырга кирәктер төсле тоела.
Әнисе белән аш бүлмәсендә мәш килгәндә, күптән инде тынып торган
телефоны тавыш биргәч, Зәринә сискәнеп китте. Кулындагы чынаякларны
кая куярга белми бөтерелгәннән соң, бүлмәсенә йөгереп керде һәм,
экранда таныш түгел номерны күргәч, беркадәр югалып калды. Чит
кешеләргә җавап бирергә гадәтләнмәсә дә, күбрәк күңел кушуы буенча,
шикләнебрәк кенә эндәшәсе итте. Трубканың теге очыннан яңгыраган
калын тавыш ничектер таныш булып тоелды, ләкин Зәринә аның иясен
тиз генә төсмерли алмады. Кафедра җитәкчесе үзен таныштырганнан соң
гына, ул кинәт корт чаккандай уянып китте һәм ни куркырга, ни куанырга
белми аптырап калды. Уку йорты белән бәйле бар юлларны өздек дип
йөри иде бит ул. Коридорда очраганда исәнләшсәң, бик мөлаем генә
баш кага, мөрәҗәгать иткән һәр кешене сабыр гына тыңлый торган һәм
кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучы Наил Айратович бу юлы да
ягымлы гына эндәште:
– Зәринә бит? Дөрес эләктемме? Сез бу елны укуыгызны бик уңышлы
гына тәмамладыгыз. Без иң яхшы студентларны илебезнең төрле
шәһәрләренә эшкә җибәрәбез. Шундый бер проект башлап җибәрдек бу
елны. Менә сезгә дә шундый эш тәкъдим итмәкче идек.
Бер-бер артлы тезеп киткән җөмләләр үзара буталды, һәм Зәринә аларны
бер тәртипкә китерә алмый азапланды. Янына килеп баскан әнисенең
сорау тулы карашын күргәч кенә, барысына төшенгәндәй булды. Уйларга
вакыт сорады һәм, телефонын сүндереп куйгач ук, әнисенә яңа гына
ишеткәннәрен сөйләп бирде. Ниндидер ыгы-зыгы кубуын башка бүлмәдән
ишетеп чыккан әтисе дә кайнар әңгәмәгә кушылды һәм, нәкъ мәктәпне
тәмамлаганнан соң булган кискен сөйләшүләрдәге кебек, Зәринәгә бу
тәкъдимне кабул итүдән катгый тыйды. Ләкин язмышның дилбегәсен үз
кулына алырга кирәклеген күптән аңлаган һәм әтисен инде бер мәртәбә җиңә алган кыз җебеп торуны урынсыз дип тапты. Үзен бу шәһәрдә берни
дә тотмый дип уйласа да, Закирның кайчан да булса Лондоннан кайтырга
тиешлеген белгән һәм шул мизгелне күңеленнән генә көткән Зәринә бер
мәлгә икеләнеп калды. Ләкин җанны сулкылдатып торган үткән белән ике
арадагы күперләрне кайчан да булса яндырырга кирәктер дигән фикергә
дә килде ул.
***
Сентябрь, 2018.
Поезд тукталуга үзеннән дә авыррак чемоданын тәгәрәтеп перронга
төшкән Зәринә халык ташкыны эчендә югалып калды. Тирә-юньдәге
беркемгә дә игътибар бирми каядыр ашыккан кешеләр төркеме берьялгызы
басып торган кызны күрмәде. Сул якта ярылып яткан ялан кырга күз
салганнан соң, Зәринәнең «дөрес килдем микән?» дигән уе баш миен
ярып үтте. Уң яктагы биек баскычларны һәм ул баскычлар артында
тезелеп киткән биек-биек йортларны күргәч, кыз, зәңгәрсу күлмәгенең
җылы җил белән шаяруын тыярга тырышып, халык агымына иярде.
Бөтенләй чит якларга өмет баглап килгән Зәринә беренче көнне үк үзенең
бик нык ялгышканын аңлады. Кулындагы документларны бөгәрләмәскә,
тап төшермәскә тырышып, шәһәрнең уку-укыту бүлегенә килеп кергәч,
кара костюм кигән кап-кара чәчле бер егет аның моннан унҗиде чакрым
ераклыктагы бер авылга билгеләнүен хәбәр итте. «Авыл» дигән сүзне
ишетү белән гәүдәсенең җиңеләеп китүен тойган кыз таянырга бер терәк
эзләп азапланганда, каршында басып торган яшь җитәкче аны, култыклап
алып, урындыкка утыртты. Ләкин кызның хәленә керергә тырышудан
түгел иде, ахры, аның бу гамәле. Ирен читеннән сызылып киткән
җыерчыклар Зәринәнең күңеленә юаныч бирердәй бер өмет чаткысы да
вәгъдә итмәде. Ничә ел буе укыды, әтисе белән күпме көрәште, әнисен
утка салды, һәм болар барысы да авылда яшәү, авылда укыту өчен
идеме? «Чит шәһәрдә сезгә бар уңайлыклар да тудырылган эш тәкъдим
итәбез», – дип алдан бик матур сайраганнар иде бит. Кешеләргә ышанмаска
һәм матур сүзләргә алданмаска кирәк дип, үзенә ничә мәртәбә сүз бирсә дә,
Зәринә кабат шундый капкынга килеп эләкте. Ярый, килешү буенча, ул бер
ел эшләргә тиеш. Әгәр шул бер елын ничек тә үткәреп җибәрә алса, барысын
ташлар да кайтып китәр. Кыз үзен шулай тынычландырырга тырышты,
әмма күңеленең җилкенүен, күз керфекләренең калтыравын баса алмады.
Олы юлдан авылга таба борылгач та, машинага әле шактый ара үтәргә
туры килде. Күптән яңгыр күргәне булмаган җирдән күтәрелгән тузан
болытына уралып кечкенә генә өйнең капка төбенә килеп туктагач, Зәринә
курка-курка гына машинадан төште. Аны каршы алган өйгә аяк баскач
ук ул, әбисенең өенә килеп кергәндәй, шундагы агач исен тойгандай
булды. Керфекләргә эленергә торган күз яшьләрен эчкә йотып, чемоданын
бушатканда да ул, кире вокзалга йөгереп, туры килгән беренче поездга
утырып китәргә әзер иде. Кызның сызлануларын өйалдында үсеп утырган
шомырт агачы гына тәрәзә аша күреп торды…
Шыксыз, караңгы мәктәп коридорыннан үтеп, иң түрдәге директор
бүлмәсе ишеген шакыгач, эчке яктан «керегез» дип эндәштеләр. Тәрәзә янында утырган җитәкче урта яшьләрдәге ир-ат иде. Кәгазь өеменә чумган
җиреннән ул, башын күтәреп, Зәринәгә карады һәм ымлап урындыкка
утырырга кушты. «Мине шулай каршы алалар микән» дип уйласа да,
кыз гаҗәпләнүен тышка чыгармады. Алдында яткан кәгазьгә каты басып
нидер сызгалаганнан соң гына, җитәкче кеше каләмен читкә алып куйды
һәм, күзлеген салып, ниһаять, Зәринәгә карады. Аны күз уңыннан кичереп
чыгып, эченнән генә бәя биргәч, нидер кинәт исенә төшкәндәй, ашыгып
сөйләргә кереште:
– Исәнмесез! Мин шушы мәктәпнең директоры булам – Камил
Рәисович. Безгә яшь кадрлар җибәрәбез дип, күптән вәгъдә иткәннәр иде.
Тәки көтеп җиткердек шушы көнне дә. Зәринә бит?
Беркайчан да югалып калмаган кызның үз-үзенә җебеп утырганына ачуы
килде. Артка юл юк бит инде, шулай булгач борчылуның һәм үкенүнең дә
файдасы юк дип уйлады ул.
– Әйе. Килешү буенча бер ел эшләргә тиеш булам.
Укытучыларның озак тоткарланмавыннан һәм шул сәбәпле бик еш
алышынып торуларыннан туйган җитәкче беренче көнне үк шулай дип
ярып әйтүләреннән каушап китте. Мәсьәләгә кайсы яклап килергә белмичә,
кирәкле сүзләрне эзләп, ул, ниһаять, йомшак кына эндәшәсе итте:
– Алдан ук алай дип әйтмәгез әле. Бәлки, сезгә ошап китәр…
Соңгы сүзләрен әйткәндә, ул үзе дә эчтән генә көлеп куйды, ләкин
шунда ук, тагын җитдиләнеп, шактый кыю һәм чая күренгән бу кыз кайбер
укучыларыбызны туры юлга кертүдә нык кына ярдәм итәр иде дип уйлады.
– Без сезгә тугызынчыларны бирербез. Сыйныф җитәкчеләре җитми
бездә. Кисәтеп куям: авыр сыйныф. Бик зур көч һәм сабырлык таләп ителер…
«Яшь, тәҗрибәсез кеше дип, миңа акыл өйрәтергә тотыныр инде. Авыр
булачагын үзем дә чамалыйм», – Зәринә әйтәсе сүзләрен эчендә бикләп
калдырды һәм биек үкчәләренең тавышы белән «әле күрсәтермен үземнең
кемлегемне» дип, ишекне ачканда, коридордан үтеп баручының өстенә менә
язды. Гафу үтеним дип яхшылабрак караса, үзе кебек үк яшь кенә кыз икән:
озын кызыл күлмәк, тигез табанлы туфли кигән, коңгырт чәчләрен өскә
өеп куйган. Башта кыз берни аңламый басып торса да, Зәринәнең үзенә
төбәлеп каравын күргәч, телгә килде:
– Яңа укытучы килә дип әйткәннәр иде. Сез буласызмы? Исәнмесез!
Кыенсынып кына эндәшүенә карамастан, юка иреннәре артына
яшеренгән коры усаллыкны Зәринә сизми калмады һәм мөмкин кадәр
ягымлырак булырга тырышып эндәште:
– Исәнмесез, әйе. Зәринә булам. Гафу итегез инде, сезне күрмәдем.
– Зыян юк. Мин – Мәдинә. Әйдә, мәктәпне күрсәтәм үзеңә.
«Сез»дән кинәт кенә «син»гә күчеп, шулай якын итеп эндәшүе Зәринәнең
күңеленә май булып ятты. Бөтенләй ялгызмын дияргә ашыкмыйм әле.
Бәлки, бар да мин уйлаганча ук начар түгелдер дип уйлады ул.
Мәдинә аны күрше бүлмәгә алып кереп, алдына кайнар чәй китереп
куйганнан соң, Зәринә тәмам эреде дә китте. «Шушы орчык кебек кыз да,
бәлки, монда ялгыш килеп эләккәндер» дигән уйларга чумып, чынаяктагы
чәйнең суынганын көткән арада, бер-бер артлы сорауларын яудырырга
кереште:
– Үзең бу якныкы буласыңмы? Күптән укытасыңмы?
Әңгәмәдәшенең сорау тулы карашын күреп, Мәдинә башта аптырап
калды. Бүлмә эченә кергән җилнең өстәлдәге кәгазьләрне биетүен күреп,
тәрәзәне ябарга үрелә-үрелә, йомшак тавыш белән сөйләп китте. Башкаладан
килгән икән. Үзе теләп. Кая баруын алдан ук белгән, алданмаган, әллә ни
зур өметләр дә багламаган. Шаккатып тыңлап торган Зәринә, чынаяклы
кулының һавада эленеп торуын да онытып, ишеткәннәренә ышанмыйча
катып калды. Урындыкка утырса, өем-өем китап артыннан өскә өелгән
чәч толымы гына күренеп торган шушы япь-яшь кызның монда үзе теләп
килүенә ышанмады. Хәер, Зәринәне дә беркем дә артыннан төртеп йә
өстерәп алып килмәде бит…
– Камил Рәисович ни диде соң? Берәр сыйныф та беркетеп куйгандыр
әле үзеңә.
– Әйе, тугызынчыларны бирербез диде. Ниндиләр соң алар? Баш бирә
торганнарданмы?
«Тугызынчылар» дигәнне ишетү белән кашларын югары чөйгән
Мәдинәне күреп, Зәринәнең күңеленә шом йөгерде.
– Бу Камил Рәисовичны әйтер идем инде… Үзе кадрлар юк дип
чаң суга. Үзе килгән һәр яңа укытучыга, кулда гына йөртәсе урында,
«тугызынчылар»ны тоттырып куя. Узган елны килгәч, миңа да шуларны
билгеләгәннәр иде. Ярты ел укыттым. Соңрак йә «тугызынчыларны»
миннән аласыз, йә үзем китәм дидем.
Зәринә төпченеп сорамаса да, Мәдинә үзенә иш-дус табу куанычыннан
эреп киттеме – соңрак эчке бер бушану белән үзе турында бик җиңел генә
сөйләп бирде. Кыз соңгы курсны тәмамлагач, егете белән бергә уртак
тормыш корырга хыялланганнар, тик армиягә киткән егетнең хатлары
сирәгәйгән һәм тора-бара бөтенләй килми дә башлаган.
– Алар хезмәт иткән җирдә кагыйдәләр бик каты иде, шуңа күрә
кәгазь хатлар белән генә аралашырга туры килде. Аның ягыннан җил дә
исми башлагач, мин берничә ай сабыр гына хәбәр көттем дә, соңыннан
түземлегемне җуеп: «Башка болай дәвам итә алмый, әйдә, араларны
өзик» дип хат җибәрдем. Бигрәк кызу канлы булганмын инде ул вакытта. Ел
азагында, тулай торакның бүлмәсен җыештырганда, дус кызның матрацы
астыннан бер кочак хат килеп чыкты. Карасам, барысы да миңа адресланган.
Тик ул вакытта инде егет дигәнем минем аңлатуларны тыңларга да
теләмәде. Шуңа күрә, күңел төшенкелегенә бирелеп, барыбер югалтыр
нәрсәм юк дип, шушы авылга килеп төштем. Икенче елымны эшлим инде,
тагын күпмегә түзелер…
Шаккатып тыңлап торган Зәринә, зур булып ачылган күзләре дымлануын
сизсә дә, карашын Мәдинәдән алмады. Кеше яныңнан терәлеп үк үтсен,
күңелендә нинди тирән яра барлыгын сизеп булмый икән бит…
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев