Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яшь галимнәребезгә юл һәрвакыт ачык

Г.ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫНА – 85 ЕЛ (Институт директоры Илгиз Халиков белән Алинә Хәбибуллина әңгәмәсе)

Күптән түгел Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
директоры итеп моңа кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф
идарәсе җитәкчесе булган Илгиз Халиков билгеләнде. Әңгәмә барышында без
гуманитар фәннәр өлкәсендә заманча белем бирүнең мөһим аспектлары, шулай ук
мәдәни киңлек формалаштыруда институтның роле турында фикер алыштык.
– 2024 ел – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институты өчен юбилей елы. 85 еллык тарихы булган институтның йөзен нинди
галимнәр, нинди хезмәтләр билгели?
– Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән төрле елларда Миргали Нигъмәтуллин,
Хәсән Шабанов, Хәмит Ярми, Мөхәммәт Гайнуллин, Хәсән Хәйри, Камил Фәсиев,
Мидхәт Мөхәррәмов, Яхья Абдуллин, Ким Миңнуллин кебек фәнгә тугрылыклы
шәхесләр җитәкчелек итә, ә катлаулы реформа елларында фәнни учреждениебез
башында Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев һәм Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов
торалар.
Исеменнән үк күренгәнчә, институт татар филологиясе һәм сәнгать белеменең
фундаменталь проблемалары белән шөгыльләнә, атап әйткәндә, татар тел белеме,
әдәбият белеме, археография, текстология, фольклористика, театр, музыка һәм рәсем
сәнгатенең актуаль мәсьәләләрен өйрәнә.
Бүген фәнни тикшеренүләребездә безнең фәнни кыйблабызны билгеләгән
галимнәрнең исемнәрен тирән хөрмәт белән искә алабыз. Бу – Нил Юзеев, Ләйлә
Мәхмүтова, Рашат Гайнанов, Әбрар Кәримуллин, Латыйф Җәләй, Вәли Хангилдин,
Риза Газизов, Гали Халит, Николай Воробьёв, Хәйри Гыймади, Николай Калинин,
Альфред Халиков. Аларның исемнәре институт тарихына алтын хәрефләр белән
язылган.

Танылган тел белгечләре Мирфатыйх Зәкиев, Фоат Ганиев, әдәбият галиме
Нурмөхәммәт Хисамов, фольклорчы Фатих Урманчеев, археограф Марсель
Әхмәтҗанов һәм башка галимнәребез хезмәтләренең бөтен төрки дөньяда танылу
алуы – безнең өчен зур дәрәҗә.
– Киләсе биш елда институтны алга таба үстерү өчен нинди стратегия
билгеләнде? Институтның киләчәген ничек күз алдына китерәсез? Бу вазифада
үз миссиягезне ничек билгелисез?
– Бәлки, стратегия түгел, ә үсеш нокталары дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Стратегия,
нигездә, күләмле документны тәшкил итә һәм аны язуда зур төркем белгечләр катнаша.
Үсеш нокталары, үз чиратында, булган традицияләргә таянып, перспектив үсеш
юлларын билгеләүне күз уңында тота.
85 еллык тарихы булган институтыбызның фәнни тарихы һәм үз традицияләре бар.
Бу урында Галимҗан Ибраһимовның «Фәнни истыйляхлар» мәкаләсендә әйтелгән:
«Бер төркем халыкның аерым бер милләт мәртәбәсенә күтәрелүе өчен ана телендә
әдәбияты булу гына җитми, аның үз телендә фәне дә булырга тиеш» дигән фикерен
ассызыклыйсы килә. Әлбәттә, татар гуманитар фәненең үсешен тәэмин итү – төп
максатыбыз. Шул ук вакытта, заман таләпләрен истә тотып, яңалыкларны инкарь
итмичә, гуманитар өлкәдәге алдынгы тикшеренүләргә дә игътибар бирү зарур.
Мәгълүм булганча, институтыбыз – татар гуманитар фәне өлкәсендәге
фундаменталь тикшеренүләре белән дан казанган фәнни оешма. Шул ук вакытта соңгы
елларда институт галимнәре тарафыннан фундаменталь материалларга нигезләнгән
гамәли проектлар әзерләнде, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Менә шушы
фундаменталь һәм гамәли өлкәләрдә балансны табу киләчәктә институтыбызның
үсеш юлларын билгеләр дип уйлыйбыз.
Шәхсән үземә килгәндә, юбилей елында минем өчен фәнни Alma mater булган
институтны җитәкләү – ул зур җаваплылык һәм горурлык. Бүген күренекле якташым
Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән институт – татар академик фәне өлкәсендә
танылган оешма. Институт галимнәре һәм аларның фәнни хезмәтләре дөнья күләмендә
билгеле. Менә шушы югары позицияләрне саклау һәм яңа үсеш нокталарын табу
минем миссиямне тәшкил итә.
– Институтта тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә нинди тикшеренүләр
үткәрелә? Яшь галимнәргә һәм аларның проектларына ничек ярдәм итәсез?
– Бүгенге көндә институт – татар телен, әдәбиятын һәм сәнгатен комплекслы
рәвештә фундаменталь өйрәнә торган бердәнбер фәнни оешма.
Татар тел белемен төрки телләр эволюциясе контекстында өйрәнү, дөнья
мәдәнияте контекстында татар әдәбияты теориясен, тарихын, аның үсешенең хәзерге
тенденцияләрен бәяләү, татар әдәбияты классиклары мирасын бербөтен һәм системалы
тикшерү, сүзлекләр төзү өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде. Сынлы сәнгать,
декоратив-гамәли сәнгать, театр, музыка, Татарстан халыклары хореографиясе буенча
күпкырлы фәнни тикшеренүләр алып барыла.
Заман таләпләрен дә искә алып, әлеге эзләнүләрнең нәтиҗәләрен татар телендә
генә түгел, рус телендә дә бастырып чыгару юнәлешендә зур эш алып барыла. Әйтик,
«Татар әдәби теле тарихы», «Татар лексикологиясе», «Татар әдәбияты тарихы» кебек
күптомлы фундаменталь хезмәтләр дөнья күрә. Татар халкының фольклорын өйрәнүгә
аеруча игътибар бирелә. «Татар халык иҗаты» хезмәтен татар телендә 25 томда һәм
рус телендә 15 томда бастырып чыгару күздә тотыла. Бүгенге көндә һәркайсының
9 томы киң җәмәгатьчелеккә җиткерелде инде.
«Туган тел (татар теле)» һәм «Туган телдә (татар телендә) әдәбият» предметлары
буенча укыту-методик комплектлары федераль исемлеккә кертелде һәм республикабыз
мәктәпләрендә киң кулланылыш алды.
Хәзерге вакытта Татарстанда яшь галимнәр санын арттыруны тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Федераль дәрәҗәдә яшьләргә ярдәм итү һәм аларны фәнгә җәлеп итү
дәүләт күләмендә системалы рәвештә тормышка ашырыла. Республикабызда да яшь
галимнәргә ярдәм итү программалары бар. Институтка килсәк, яшь галимнәребезгә
юл һәрвакыт ачык.
2023 елда фәнни хезмәткәребез Татарстан Республикасы яшь галимнәре грантын
алды. Алга таба да бу юнәлештә актив эш алып барылачак.
Аспирантураның көндезге бүлегендә дүрт фәнни юнәлештә кадрлар әзерләү
программалары буенча белем бирелә. Ел саен 6 бюджет урыны каралган.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында диссертация советы
эшли. Анда «Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбиятлары»,
«Фольклористика», «Рус теле. Россия халыклары телләре» белгечлекләре буенча
кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау мөмкинлеге бирелә. Соңгы
3-4 елда гына да уннан артык докторлык, биш кандидатлык диссертациясе якланды.
– Сез «Мирасханә» – язма мирас үзәге киләчәген ничек күзаллыйсыз?
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан
кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясен булдыру мәсьәләсе карала.
Махсуслаштырылган лаборатория булдыру мәсьәләсе күптән туды. Иң элек бу сан
күрсәткечләрендә чагылыш таба. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтының язма мирас үзәгендә кулдан язылган китаплар саны 8000 берәмлектән
артык, гарәп графикасында басма китаплар – 2000 берәмлектән артык. Ни кызганыч,
кулдан язылган китапларның 30%ка якыны реставрацияләүне сорый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Мирасханә» фондлары ел саен археография,
фольклор, диалектология һәм этнография экспедицияләре материаллары хисабына
тулылана. Әлеге кулъязма һәм басма китапларны өйрәнелергә һәм фәнни әйләнешкә
кертелергә тиешле мирас итеп сакларга кирәк. Нәкъ менә шушы максаттан заманча
җиһазландырылган лаборатория төзелә һәм аның ярдәмендә борынгы мирасны цифрлы
форматка күчерергә мөмкин булачак.
Мондый лаборатория моңа чаклы Фәннәр академиясендә булмаган. Лаборатория
төзелгәч, галимнәр академик хезмәтләр, монографияләр һәм диссертацияләр язганда,
энциклопедияләр, сүзлекләр һәм библиографик күрсәткечләр төзегәндә, әлеге
кулъязмаларны куллана алачак.
– Институт республика дәрәҗәсендә башка фәнни һәм мәдәни оешмалар,
төбәкнең мәдәният һәм сәнгать мохите белән ничек хезмәттәшлек итә?
– Институт Татарстан академик фәне системасындагы әйдәп баручы фәнни-
тикшеренү учреждениеләренең берсе булып тора. Соңгы 5 елда институт гуманитар
фәннәр буенча төбәкара координацияләү үзәге статусын алды дисәк, хата булмас.
Институт көче белән Урал-Идел буе халыклары проблемаларын үз эченә алган фәнни
чаралар үткәрелә («Идел һәм Урал буе милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары
һәм практикалар» гомумроссия фәнни-гамәли семинары, 2024 ел; «Хәзерге дөньяда
традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе. Халык кул сәнгатьләре»
II халыкара фәнни-гамәли конференциясе, 2023 ел; «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр
фәнни мәктәбе, 2023 ел һ.б.).
Татар халкының сәнгате Татарстан һәм Россиянең башка халыклары сәнгате белән
үзара бәйләнештә өйрәнелә.
Диссертация Советында Удмуртия республикасыннан, Кырымнан килгән яшь
белгечләр кандидатлык диссертациясе, Алтай дәүләт университеты хезмәткәре
докторлык диссертациясе яклады.
Институт тарафыннан Татарстан Республикасы районнарына һәм Россия
Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татарлар тупланып яши торган
урыннарга үткәрелгән комплекслы фәнни экспедицияләр Россия Федерациясенең
полиэтник һәм мультимәдәни халкын саклау эшенә зур өлеш кертә. 2009 елдан фольклорчылар, диалектологлар, археографлар, музыка, сәнгать белгечләре
катнашында Татарстан районнарына 21 комплекслы экспедиция оештырылды.
– Тикшеренү проектларын формалаштырганда, нәрсәгә игътибар итәргә
кирәк дип саныйсыз?
– Фәнни тикшеренүләр, һичшиксез, күп еллык традицияләргә, алда ясалган
ачышларга нигезләнеп алып барыла. Татар гуманитар фәненең үз юлы, үз кануннары
бар. Яңа проектларны үткәнгә таянып, бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып
формалаштыру зарур.
– Фәнни тикшеренүләр үткәргәндә, институтка нинди кыенлыклар белән
очрашырга туры килә?
– Гуманитар фән, бүгенге көн күзлегеннән караганда, бераз икенчел планга күчте.
Шуңа күрә институт алып барган төп фәнни юнәлешләргә яшьләрне җәлеп итү көннән-
көн авырлаша. Шулай да өметле яшьләребез бар, алар фәнгә тартыла.
Тулаем алганда, ниндидер зур авырлыклар бар дип әйтмәс идем. Теге яки
бу мәсьәләләр булуы – гадәти күренеш. Системалы эшләү нәтиҗәсендә барлык
проблемаларны да хәл итәргә мөмкин. Моның өчен институтыбызның потенциалы
югары.
– Сез киң аудитория белән элемтәдә торасызмы? Фән һәм әдәбиятны
популярлаштыру өчен нинди программалар яки чаралар бар?
– Институт тарафыннан даими рәвештә халыкларның тарихи-мәдәни мирасын
саклау һәм өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган халыкара һәм бөтенроссия
фәнни конференцияләр, семинарлар һәм симпозиумнар уздырыла («Европа
цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте»
халыкара фәнни конференциясе, 2023; татар әдәбияты классигы, танылган публицист
һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган
«Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл»
халыкара фәнни-гамәли семинары, 2023; татар сәнгать белеменә нигез салучы
Ф.Х.Вәлиевның (1921–1984) тууына 100 ел тулуга багышланган «Күпмилләтле туку
сәнгате» халыкара симпозиумы, 2021 һ.б.). Ел саен уздырыла торган «Татар гыйлеме»
халыкара яшьләр фәнни мәктәбенә Россия Федерациясе төбәкләреннән, Мәскәү,
Санкт-Петербург кебек шәһәрләрнең фәнни оешмаларыннан, югары уку йортларыннан
әйдәп баручы галимнәр лекция уку, тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен чакырыла,
төбәкләрнең төрле вузларыннан студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр катнаша.
2021 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
инициативасы белән республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
чаралары планын тормышка ашыру кысаларында «Татарстан халкының мәдәниятләр
калейдоскобы» төбәкара проекты гамәлгә ашырылды. Әлеге масштаблы проектның
максаты республика территориясендә яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халкының
рухи мирасын фәнни яктан өйрәнү иде. Проект кысаларында Мордовия Республикасы
хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәннәр институты, Чуваш дәүләт гуманитар
фәннәр институты, В.М.Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих институты
галимнәре катнашында Татарстан районнарына экспедицияләр оештырылды. ТӘһСИ
галимнәренең күрше республикалардагы коллегалары белән мондый хезмәттәшлеге
нәтиҗәсе буларак, «Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» коллектив
монографиясе нәшер ителде һәм төбәкара түгәрәк өстәл үткәрелде.
2014 елдан институт тарафыннан татар телендә бердәнбер «Фәнни Татарстан»
фәнни журналы чыгарыла, материаллар РИНЦ системасына кертелә. Бу шулай ук
татар телен фән теле буларак куллануга этәргеч ясый.
Гомумән алганда, фәнне популярлаштыру, аны халыкка җиткерү – безнең төп
бурычларыбызның берсе. Шул максаттан без институт проектларын, аерым фәнни
басмаларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырышабыз. Һәр хезмәтның электрон варианты институтның рәсми сайтына урнаштырыла. Социаль челтәрләр аша төрле
бәйгеләр уздырабыз һәм җиңүчеләргә Институт галимнәре тарафыннан әзерләнгән
хезмәтләрне бүләк итәбез. Соңгы арада Татар теле укытучылары ассоциациясе белән
бик яхшы хезмәттәшлек урнаштырылды. Мөгаллимнәребез ихластан безнең эшчәнлек
белән кызыксыналар һәм институт галимнәрен төрле методик семинарларга чакыралар.
– Тикшеренүләрне финанслауда дәүләт һәм шәхси фондларның ролен ничек
бәялисез?
– Институт «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан
Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» һәм «Татар халкының
милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша.
Ел саен әлеге программалар кысасында кырыкка якын проект гамәлгә ашырыла.
Шулай ук соңгы бер-ике елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар
телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен
саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең ярдәме белән дә берничә проект тормышка
ашырылды. Әлбәттә, безнең галимнәребез өчен бу бик зур ярдәм. Институт планында
карламаган һәм финанс яктан хәл ителмәгән, әмма ихтыяҗы зур булган проектларны
гамәлгә ашыруда дәүләт программасы һәм Комиссия ярдәме бүген бәяләп бетергесез.
– Заманча технологияләр һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләр яссылыгында
Татарстанда тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләрнең киләчәген
ничек күзаллыйсыз?
– Институтта фундаменталь фәннәр өлкәсендәге фәнни эш белән беррәттән
күпсанлы фәнни-гамәли тикшеренүләр дә алып барыла.
Аерым игътибар электрон проектларга бирелә. 2018 елда Татарстан Республикасы
Фәннәр академиясе порталы базасында электрон сүзлекләр фондын, татар теленең
электрон этнолингвистик терминологик сүзлеген, Татарстан Республикасы
топонимнарының электрон каталогын, татар матур әдәбияты корпусын, Идел буе
һәм Урал төрки телләренең интерактив картасын (татар, башкорт һәм чуваш телләре),
Татар диалектлары атласын үз эченә алган «TATZET» электрон проектлар җыентыгы
һәм башкалар булдырылды.
Шулай ук институт эшчәнлегенең бер мөһим юнәлеше булып милли мәгариф
өлкәсенә караган мәсьәләләр белән шөгыльләнү тора. Биредә соңгы елларда туган
телләрне һәм әдәбиятларны укыту системасында барган үзгәрешләрне исәпкә алып,
төрле мәсьәләләр өйрәнелә һәм хәл ителә. Милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре
туган (татар) тел һәм әдәбият предметы өлкәсенә караган заманча белем бирү
программаларын төзүдә актив катнашалар. Әлеге программаларга нигезләнеп һәм
яңартылган ФДББСларга туры китереп, яңа буын дәреслекләр әзерләнә.
Институтыбыз инерт оешма түгел, ул заман үзгәрешләрен тоеп яши һәм
галимнәребез бер адым алда булырга тырыша.
– Тел һәм әдәбият өлкәсендәге тикшеренүләргә цифрлаштыру йогынтысын
ничек бәялисез? Тикшеренү эшләрендә нинди заманча технологияләр һәм
ысуллар кулланыла?
– Киләчәктә дә үз позицияләрен саклау, яңа үрләр яулау өчен институтка заман
сулышын тоеп эш алып бару зарур. Цифрлаштыру – бүгенге заманның аерылгысыз
өлеше. Татар теле, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге тикшеренүләргә дә үтеп керде ул.
Институтның электрон проектларга зур игътибар бирүе хакында инде
әйтеп уздык. Фразеологизмнарның электрон белешмәлеген төзү, сүзлекләрнең
күпфункцияле электрон фондын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча системалы
эш дәвам итә. Татар теленең электрон фольклор фонды (tatfolkfound) ел саен
600 берәмлек цифрлаштырылган фольклор материалы белән тулыландырыла. Язма
мирас үзәге хезмәткәрләре ел саен Цифрлы фотобанкны 500 иллюстратив материал –
фотосурәтләрнең цифрлы күчермәләре белән баета. Гарәп графикасындагы текстларны уку һәм кириллицага тәрҗемә итү программасы
борынгы татар басмалары белән танышуга, аларны фәнни кулланылышка кертүгә юл
ача.
Туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуда уңышлы гына кулланыла торган
медиаматериаллар эшләү институт эшчәнлегенең бер өлеше булып тора. Аерым
алганда, 1–11 сыйныфлар өчен видеодәресләр циклы, СберКласс электрон белем бирү
платформасы өчен татар теле һәм әдәбиятыннан 5–9 сыйныфлар өчен белем бирү
контенты эшләнде. Һәм иң яңа проектыбыз, шушы материалларны да үз эченә алган –
«Мәгърифәт» дип исемләнгән укытучылар, балалар, әти-әниләр өчен мәгълүмати
ресурс.
Татар теле һәм әдәбиятыннан төзелгән яңа УМКларның компоненты булган
электрон дәреслекләр татар телен һәм әдәбиятын укытуда актив кулланыла. Быелдан
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә файдалану өчен презентацияләр әзерләү
юнәлешендә эш алып барыла. «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе»
яңартылган сайтында галимнәребез тарафыннан әзерләнгән аудио һәм видео
материаллар урын алды.
– Тел һәм сәнгать өлкәсендә карьера ясарга теләгән студентларга нинди
киңәшләр бирер идегез?
– Үзләренең киләчәкләрен татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен
өйрәүнүгә багышларга теләгән студентларга әлеге юнәлешне сайлаудан курыкмаска
киңәш итәр идем. Нигездә, бу студентлар инде аңлы рәвештә татар гуманитар фәне
өлкәсенә килә. Туган телебез, меңъеллык тарихы булган әдәбиятыбыз актуальлеген
беркайчан да югалтмаячак. Яшьләрнең кыю адымнар белән фәнгә килеп керүләрен
теләр идем.
– Институтның җәмгыятьтә һәм академик тирәлектә ничек кабул ителүен
теләр идегез? Уңай имидж булдыру өчен нинди чаралар күрергә кирәк дип
саныйсыз?
– Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына – 85 ел.
Институтны республикабызда да, аннан читтә дә беләләр, таныйлар, аның эшчәнлеген
югары бәялиләр. Аның инде җәмгыятьтә дә һәм академик тирәлектә дә «уңай имиджы»
формалашкан. Шул мөнәсәбәтне алга таба да саклау, югалтмау – безнең төп бурычыбыз.
Уңай имидж ул турыдан-туры эшчәнлеккә, аның нәтиҗәле булуына кайтып кала.
Чаралар дигәндә, әлбәттә, бүген медиа мохиттә активрак булырга кирәк. Без социаль
челтәрләр, мессенджерлар һәм төрле видеохостингларның актив үсеш кичергән
чорында яшибез, һәм аларның мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга кирәк дип уйлыйм.
– Сез үзегезнең җитәкчелек эшендә нинди кыйммәтләр һәм принципларга
таянасыз?
– Төп принцип – ул профессиональлек һәм эшеңне җиренә җиткереп башкару.
Кыйммәтләргә килгәндә, гаилә факторы зур рольне уйный. Шәхсән, мине бала чакта
әти-әни: «Йөзгә кызыллык китермә!» – дип тәрбияләде. Аннары минем өчен кешелекле
булу бик мөһим, аеруча җитәкче вазифасында.

 

 

«КУ» 10, 2024

Фото: архивтан , Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүгенге коллективы.

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев