ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
Тик «бер генә ел» дип, үзен тынычландыра торгач, Зәринә кабат аякларына биек үкчәле туфлиләрен кия, озын чәчен бер толымга үреп куя һәм, иңенә сумкасын асып, юлга чыга. Күрше авыл белән ике арада – күпме эз сеңдергән унике чакрым юл, күктә – киләсе ике-өч сәгать буе юлдаш булырга сүз биргән көзге саран кояш, кесәдә – укучыларның адреслары белән чуарланган исемлек.
***
Зәринәгә – егерме өч, сыйныфтагы иң зур укучы Райнурга – уналты яшь.
Иң беренче дәрестә үк иң арткы парта артыннан салкын, усал караш белән
каршы алган егет яшь, тәҗрибәсез укытучыны шактый тир түгәргә мәҗбүр
итте. Киң җилкәле, калын кара чәчле, кытыршы йодрыклы укучыдан сыйныфта һәркем дә курка. Артка борылып карарга да җөрьәт итмәгән
укучылардан бигрәк Зәринә үзе курка, ләкин, Райнурга аның өстенрәк
булуын ялгыш та күрсәтергә ярамаганлыгын аңлап, ничек тә үзен кулда
тотарга тырыша.
Узган елны егет әнисе турында начар сүзләр әйткән дустын кыйнап
ташлаган. Гомумән, сыйныфтагы һәр икенче укучының әти-әнисе самогон
исеннән арына алмый. Һәр баланың йөзенә чыккан дорфалык эндәшкән
сүз саен ярылып һавага чыга һәм үзен болай да кыл өстендә хис иткән
Зәринәне аяктан егардай була. Мәктәп идарәсе: «Балаларны тәрбияләү –
мәктәп карамагында», – дип әйтсә дә, бу очракның бик катлаулы булуын
кемгә аңлатасың да кемнән ярдәм көтәсең?
Беренче дәрестән соң ук Мәдинә янына очып кергәч, хезмәттәше хәлне
бик тиз аңлап алды һәм, кызыл костюмын рәтли-рәтли, кыска вакыт эчендә
дустына әверелергә өлгергән Зәринәне каршыдагы урындыкка китереп
утыртты:
– Беркайчан да тавыш күтәрмә син. Әгәр дә аларның сиңа буйсыначагына
ышансаң, чынлап та, тыңлата алырсың.
Һәрчак кызылдан киенеп йөргән һәм коридорның икенче башында
күренү белән үк янып торган Мәдинәнең шундый киңәше Зәринәгә кабат
көч кертеп җибәрде. Күкрәкне тутырган авыр яшь болытының бераз
таралуын сизеп, ул башка беркайчан да болай җебеп төшмәскә үзенә сүз
бирде. Икенче дәрескә кергәндә, кыз кабат биек үкчәләрен кия һәм, сулышын
тигезләргә тырышып, читлеккә ябылган арысланнар янына кергән шикелле,
каушап кына ишекне ача. Кемнедер тыңлатырга азаплану, күпме сорасаң да,
дөрес җавапны ишетүгә өметләнә алмау, үзеңнең көчсез булуыңны аңлау –
барысы бергә бутала, һәм Зәринәне, кабат хәлсезләндереп, агач урындык
янына алып килә. Кыңгырау шалтырау белән дәррәү күтәрелеп чыгып
киткән укучылар артыннан соң тынлык урнаша кала һәм кызның уйларын
еракларга алып китә. Шулай бервакыт дәресләрдән соң, китапларны бер
читкә этеп, чарасыздан иягенә таянып утырганда, Камил Рәисович килеп
керде һәм, яшь укытучының арыган кыяфәтен күреп, бер мәлгә тукталып
калды. Авыр карашын җитәкчегә күчергәч, Зәринә, утыра аласыз дигәндәй,
каршы урындыкка ымлады.
Камил Рәисович Зәринәнең кәефе юклыгын күрсә дә, алдан уйлап кергән
сүзен әйтми калдыра алмады. Ашыкмый гына, җитәкчеләргә хас булганча,
тыныч тавыш белән сүзен башлады:
– Зәринә, безгә әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк. Тәрбия
эшен өстән таләп итәләр. Укучыларыгызның өенә барып, якыннанрак
танышып кайтсагыз, үзегезгә файдага гына булыр иде.
Берни ишетергә дә теләмәгән балаларга ниндидер белем бирергә
тырышу кызның бар көчен суыра. Дәресләрдән соң җеп өзәрлек тә хәле
калмавы турында хәзер җитәкчесенә сөйләп бирсә? Ата-ана бирә алмаган
тәрбияне ул, егерме өч яшьлек, бер тәҗрибәсез яшь кыз каян бирсен, ди?
Тик «бер генә ел» дип, үзен тынычландыра торгач, Зәринә кабат аякларына
биек үкчәле туфлиләрен кия, озын чәчен бер толымга үреп куя һәм,
иңенә сумкасын асып, юлга чыга. Күрше авыл белән ике арада – күпме
эз сеңдергән унике чакрым юл, күктә – киләсе ике-өч сәгать буе юлдаш булырга сүз биргән көзге саран кояш, кесәдә – укучыларның адреслары
белән чуарланган исемлек.
Ике машина киңлегендә булган олы юл, офыкка җиткәндә, энә очы
нечкәлегенә кала да юкка чыккандай була. Шактый ара үтелсә дә, әлегә
азагы күренмәгәнлекне белгәч, Зәринә шәһәр ташын сагынган туфлиләрен
сала һәм юлын яланаяк дәвам итә. Мәктәпнең үзенә бөтереп алган кәгазь
мәшәкатьләре, уку планнары, тикшереләсе дәфтәрләр – барысы да, өскә
өелеп, баш күтәрергә дә, тын алырга да ирек бирмәгән икән. Озын юлда
уйлары белән бергә калгач, Зәринә тирән сулыш алды һәм вакытның беразга
булса да тукталып торуын тойды. Күптән түгел генә Разил Вәлиевнең «Иске
сәгать дөрес йөри» әсәрен укый башлаган иде, ә анда, үч иткәндәй, сүз
ялгызлык турында бара. Бер җөмлә укый да киләсе юл өчен көч җитмәсен
сизеп тукталып кала. Күз яшьләренең кабат аңны томалавыннан куркып,
китапны тизрәк өске киштәгә яшерсә дә, күңелгә сеңәргә өлгергән ялгызлык
хисеннән арына алмый. Закирның хәле ничек икән? Соңгы мәртәбә
сөйләшкәннән соң берничә ел вакыт узарга өлгерде инде, бер елдан соң
әйләнеп кайтырмын дигән булган иде, хәзергәчә шәһәрдә күренгәне юк
кебек. Сара белән Илһам аша яңалыкларны белеп торган Зәринә соңгы
арада алар белән дә элемтәне суытты…
Уйларының очына чыга алмый, фикер йомгагын тәгәрәтеп барган
Зәринәнең юлында шомырт агачы очрады. Читтә ялгызы гына утырганга
күрә микән, кыз үзен дә шул агач шикелле итеп хис итте. Нык булып үскән
кәүсәсе әллә җилдән, әллә ялгызлык сагышыннан кара җиргә иелгән.
Кайчандыр шау чәчәккә күмелеп, үткән юлчыларның күңеленә серле
ис бөркеп утырган агач хәзер инде алтынга манылган яфраклары белән
аерылышырга җыена. Ә аерылышулар котылгысыз икән…
Зәринә авыл башына килеп кергәндә, көн кичкә таба авышкан, халык
хуҗалык мәшәкатьләре белән кайнашкан вакыт иде. Тәбәнәк койманың
капкасын саклык белән генә ачарга үрелүгә, Зәринә бармакларына йөгергән
дулкынның кайнарлыгын сизде. Ничек каршы алырлар икән аны? Бигрәк
яшь бит дип, сөйләшеп тә тормаслармы? Яисә җылы кабул итәрләрме?
Очрашуны күңеленнән генә бик катлаулы итеп күз алдына китерсә
дә, чынлыкта барысы да гади булып чыкты. Кояш нурларының төсен
сеңдерергә өлгергән бәбкә үләне бар ишегалдына җәелгән иде. Сары буявы
кубып беткән ишек төбенә басарга кыймый, үрелеп, агач ишекне шакыгач,
көттереп кенә өйнең хуҗасы чыкты. Өстенә эш халаты элгән хатынның
йөзенә тирән җыерчыклар сызылган иде, авыр эштән кытыршыланып
беткән кулы белән ишек яңагына таянып басканнан соң, ул укытучыга бер
генә җөмлә әйтте:
– Урман хуҗалыгында укымыйча да эшлиләр әле. Сезнең химия-
фәләннәрегезнең бер кирәге юк.
Укучылардан таләп иткән булабыз, өйдә шундый тәрбия булгач, каян
укуга хөрмәт-мәхәббәт тусын соң дип уйлады Зәринә. Тормышның урман
белән генә чикләнмәвен, тырышып укып, яхшы билге белән мәктәпне
тәмамлаганнарның әллә нинди үрләргә ирешә алуын укытучы кыз күпме
генә аңлатырга омтылса да, сүзләренең, тыңлаучыга барып ирешмичә,
һавада эреп югала баруын сизде.
Яшәү төсен югалткан башка өйләрдә дә аны колач җәеп каршы алучы
булмады: сайгаклары чери башлаган сары идәннәр, өстәл тулы юылмаган
савыт-саба, тәрәзә төбендәге почмакларга ояларга өлгергән үрмәкүчләр һәм
шайтан суыннан аңы томаланган, авыз ачып ике җөмләне бәйли алмаган
әти-әниләр… Шушы халәтләреннән кыенсынып, читтә басып торган
укучыларның карашлары идәнгә тәгәри. Мәктәптә Зәринәгә тутырып
караган күзләрне хәзер тотып алуы авыр: алар укытучының өйгә килүеннән,
тормышларының шушы куркыныч ягы да ачылуыннан гарьләнәләр иде.
…Райнур башын күтәрми генә астан сөзеп карый һәм Зәринәне тагын
да кайнаррак ялкынга ташлый. Аның янына тезелешеп утырган сеңелләре
һәм энеләре бер читкә өеп куелган юрганнар артына качмакчы булалар.
Урын-җирдә япмалар юк, юрганнарның өслегенә карасаң, алар беркайчан да
булмагандыр төсле тоела. Әти-әниләреннән ерактарак торырга тырышкан
кечкенә балалар, абыйларына сыенып, ят кунакка куркып карыйлар. Гаиләдә
барысы биш бала. Райнур – иң олысы. Зәринә аның билгеләре турында
авыз ачып бер яхшы сүз дә әйтә алмый, журналда тоташ икелеләр тезелеп
киткән, мәктәп программасын да куып тоту мөмкин эш түгел. Егетне такта
янына чакыру – аны гына түгел, үзеңне дә газаплы минутларга дучар
итү… Ачуланып йә ялварып сорыйсыңмы – тузан кунган ботинкасының
йөзенә карап катып калачак һәм, тынлыкны җимерергә базмый, бик озак
эндәшми басып торачак. Хәзер нәрсәдер сөйләүнең кирәге бармы икән?
Тел әйләндереп, аның турында начар бер сүз әйттеңме – әтисенең калын
кашларына һәм кара күзләренә чыккан усаллыгы, тән буенча тиз генә
йөгереп төшеп, калын йодрыкларга күчәчәк. Шуңа күрә Зәринә, тамагына
утырган төерне сиздермәскә тырышып, хәлсезләнеп киткән тавышы белән
эндәшә:
– Райнур бик тырыш егет үзе…
Егетнең болай да чамадан тыш авыр тормышын тагын да авырайтуның
ни мәгънәсе бар? Минем алда булса да кул күтәрмәсеннәр дип уйлаган
Зәринәнең ярты юлда өзелеп калган җөмләсен Райнурның әнисе дәвам итә:
– Минем улым бик яхшы бит ул. Начар, тәртипсез дигән булалар.
Сеңелләрен-энеләрен ничек җыеп, карап йөрткәнен беләсезме соң?
Хуҗалыкта да булыша… Бөтенесе «укымый» дигән булалар. Кайчан укырга
соң аңа? Сез, әйдә, утырыгыз. Хәзер чәй ясыйм…
Ашыга-ашыга тезеп киткән ана җитез хәрәкәтләр белән генә өстәлдән
ипи валчыкларын сыпырып ала да тапланып беткән чәйнекне газ плитәсе
өстенә утырта.
Зәринә кичнең төнгә авышуын һәм юлның озынлыгын сылтау итеп
«рәхмәт» әйтә дә караңгылык тулган бүлмәдән ашыгып урамга чыгып китә,
күкрәк тутырып сулыш ала. Бу вакытта инде кояш офыкның читеннән генә
күз кысып карый һәм яшь укытучының күңелен куркуга сала: кирегә юл
шактый озын, һәм ике араны машинада үтүчеләр дә сирәк.
Аякларына туфли элгәне өчен йөз мәртәбә үкенергә өлгергән укытучы
кыз адымнарын кызулатырга тырышып авылны чыгып барганда, артыннан
кемнеңдер йөгерүен аңлады:
– Зәринә апа! Ничек берүзегез кайтасыз соң? Караңгы төшә бит…
Укучысының болай җылы итеп эндәшүен генә түгел, гомумән, тавышын ишетмәгәнгә күпме вакыт узган иде инде. Гаҗәпләнеп артына борылып
караса, Райнур, чынлап та, Зәринә артыннан йөгереп килә иде.
– Попутка тотармын, борчылма син. Өеңә кайт, бар.
– Ә беркем дә очрамаса?
Каршы килүләргә карамастан, егет әле тагын биш-алты чакрым тирәсе
укытучысы белән янәшә атлап барды. Райнур булмаса, үзенең бу караңгыда
берүзе кайтуын күз алдына да китерә алмаган Зәринә, күңелендә барлыкка
килгән куркуны яшерергә омытылып, нәрсәдер сөйләргә һәм шомландырган
тынычлыкны куарга тырышты. Шулай бергә шактый ара барганнан соң,
арттан куып тоткан машинаның яктысы астында озыная барган шәүләләрен
күреп, Зәринәнең күңелендә өмет кабынды. Күрше авылдан кайтып килгән
машинаны туктатып, укытучысын утыртып җибәргән Райнурның күзләре
кызга башка төсләр белән янган төсле тоелды. Алар дәрестә партага
төбәлеп утыргандагы шикелле салкын түгел, ә тамчы-тамчы нур тамызып,
җылылык бөрки иде.
Караңгы юлда очраган машина Камил Рәисовичныкы булып чыкты.
Ул: «Нишләп болай соңга калдыгыз соң?»– дип борчылып эндәшкәндә,
кыз алгы урындыкка кереп утырырга өлгергән иде инде. Җиңел
генә кузгалып киткән машинаның гөрелдек тавышы ике арада туган
киеренкелекне басарга ярдәм итте. «Озаграк йөрелде шул», – Зәринәнең
җавабы коры яңгыраса да, җитәкче уку турында, авыл, яңа тормыш
турында сораштырырга кереште. Камил Рәисович җитди кыяфәттә юлга
төбәлеп бара, вакыт-вакыт кызга караш ташлап ала һәм аны ничек тә
сөйләштерергә тырыша иде. Яңа гына күргәннәреннән күңеле кителеп
түгелергә торгангамы икән, Зәринә яңгыраган сорауларга бик кыска һәм
төгәл җавап бирде. Тик шул мизгелдә җитәкчегә әллә ни булды: кызның
сагыш тулы күзләрен күргәч, аңа ярдәм итү теләге уянды. Шул көннән
соң Камил Рәисович, әле бер, әле икенче сылтау табып, хәлен белер өчен,
Зәринә янына кереп чыгарга гадәтләнде.
Ә Зәринәнең Райнур белән уртак тел табарга тырышып талпынуы
җавапсыз калмый башлады. Егет хәзер, такта алдына чыккач, дәреснең
алтынга тиң минутларын урламый, ә өй эшен язма рәвештә тапшыра.
Шулай итеп, кыз укучыларын, укуга булмаса да, тормышка якынайтырга
тырышып, җиң сызганып эшкә кереште. Һәр көн иртән ул аларга, үзенә
кызыксынып төбәлгән күзләрдән ялкын алып, «Дөнья тирәли» журналын
укый. Нәрсәдер сөйләп кенә калмыйча, кар кешесенең булу яки булмавы,
көзен агачларның ни өчен алтын төскә манылуы турында әңгәмәгә
укучыларын да җәлеп итә. Дәрес башланганчы ук, ул аларга руслар белән
славяннарның бер үк төшенчә түгел икәнлеген, Кирилл белән Мефодийга
кадәр дә язу булганлыгы турында аңлата. Моңарчы сүзгә кушылырга
да куркып торган кызларның, үз эшләрен читкә куеп, йотылып тыңлап
утыруларын, авыз ачып нәрсәдер әйтүләрен күреп алган Зәринә өчен бу
үзенә күрә бер җиңү булып тоела. Сыйныфтагыларның күпчелеге мондагы
баткаклыктан чыга алмаячагын, шушында тамыр җәячәген уйлый Зәринә.
Һәм бу аны бөтенләй аяктан ега. Ләкин андый күңелсез уйларны читкә
куарга тырышып, аларга һәркемнең дә укып чыгып, ерак җирләрне күрергә
мөмкин икәнлеге турында сөйли. Башкаланы барып күрү мөмкинме? Мөмкин. Европаны? Көнчыгышны? «Әгәр дә теләсәгез, барысына да
ирешерсез!» – дип, укучыларын илһамландырган Зәринә үзе дә моңа чын
күңеленнән ышанырга тели.
– Телеңне тый! Син укытучы белән сөйләшәсең!
Калын тавышка сискәнеп, арткы партага борылып карасалар,
моңарчы авызына су капкандай утырган Райнурга кинәт җан кереп
китүен күрделәр. Беренче рәттә утырган сары чәчле егет, укытучының
соравына җавап бирергә теләмичә, бераз тавыш күтәрмәкче булган иде,
күптәннән инде алдында күренмәс калкан кебек йөргән Райнур шулай
ярдәмгә ашыкты. Димәк, өметне сүндерергә ярамый әле дигән нәтиҗәгә
килде Зәринә.
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев