ЧӘЧЛӘРЕҢ ДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
…Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр… Закир Зәринә кулындагы нәфис чәчәк тәлгәшен сак кына үрелеп алды да кызның чәченә кадап куйды: – Ә чәчләреңдә синең шул ук шомырт исе…
***
Май, 2019. Лондон.
Бер елга дип кенә килгән студентларга, килешүне озайтып, чит илдә
эшкә калырга мөмкинлек бирелгән иде.
– Әйдә, калыйк инде. Туган якта кочак җәеп көтеп торучы булмас
барыбер…
Язгөлнең ялынуына Закир ни дияргә дә белмәде. Бер караганда,
карьера баскычы буйлап өскә үрмәләргә менә дигән мөмкинлек бу. Икенче
яктан, әти-әнинең җылы карашы, мәтрүшкәле кайнар чәй, якын дуслар
сагындырып, егетнең күңелен сызландырып тора башлады. Дүрт ел гомерне
чит илдә үткәргәч, кирәкле тәҗрибә туплангандыр инде дип, Закир эчтән
генә кайтыр юлга әзерләнә башлады. Эштән соң Язгөл янына кергәч тә аның
өстәл әзерләвен сабыр гына карап торды һәм, каршысына килеп утыргач,
тәвәккәлләп сүз башлады:
– Язгөл, укыйсы китаплар укылды, эшләнәсе эшләр дә эшләнде. Гомер
буе болай булмас бит. Аяк астында каты җирне дә тоясы килә.
Кайнар чынаякны кулында әйләндергәләгәннән соң, кыз егеткә төбәлде:
– Шундый мөмкинлектән баш тарталар диме соң? Безне монда яхшы,
ышанычлы киләчәк көтә бит!
Кызның үпкә тулы тавышында ачу төсмерләре дә булуын абайлап алган
Закир башта, ни дияргә белми, тәрәзәдән урамга карап торды. Соңгы арада
Язгөл белән булган мөнәсәбәтләренең салкынаюына егет үзенең гаепле икәнен
бик яхшы аңлый иде. Кыз белән ике арада зур упкынның һәр яңа көн саен
тагын да зурая баруын сизгәч, моның сәбәпләрен эзләргә тотынды. Тирәнгә
төшеп, үзенең уйларында күп казынды ул, ә сәбәпләр гади генә булып чыкты.
Онытылган исем әкрен генә аның хәтерендә яңара баруын тойды Закир:
кайчандыр бик тиз җуелган сын күз алдында ешрак пәйда була башлады.
Зәринә иде ул. Югалтулар һәм табылулар аша күңелгә кереп калган Зәринә иде.
– Әгәр кайтам дип әйтәсең икән, безгә хушлашырга туры килер.
Үз уйларына чумган егет мондый катгый җөмләдән сискәнеп китте һәм,
чынаягын читкә этеп, чын сөйлисеңме дигәндәй, Язгөлгә төбәлде. Кызның
күзләрендә бер генә шаяру төсмере дә сизелмәгәч, Закир туры килердәй
сүзләр эзләп азапланды. Ләкин авыз ачып әйтергә үзендә көч таба алмагач,
Язгөл әңгәмәне үзе тәмамлап куйды:
– Киләсе атнада килешүнең вакыты чыга. Шунда ук яңасына кул куярга
кирәк булачак. Күп калмады, тизрәк уйла.
…«Йә мин, йә туган як дип әйтте түгелме соң Язгөл?» Урамга чыккач
кына Закир фикерләрен бер төенгә туплый алды. Әгәр кешене сайлыйсың
икән, нәрсәдәндер баш тартырга кирәк диләрме әле? Ике ут арасында
калган егет кайсы якка авышырга белми озак талпынды. Бүлмәсенә кайткач
та, озак кына бер ноктага текәлеп, соңгы дүрт елын күз уңыннан кичерде.
Соңгы очрашу вакытында «бер генә елга бит» дип юатырга тырышкан
иде Зәринәне. Биргән сүзендә тора алмады. Уртак хисләргә хыянәт итте.
Зәринә аны күптән оныткандыр инде. Ул якларда Закирның көтеп торучы
кешесе юк, әти-әнисен исәпкә алмаганда, әлбәттә. Шулай булгач, берни дә
югалтмый бит ул. Нишләп әле кулга килеп кунган кошны очырып җибәрергә?
***
Закир Лондонда калырга карар кылгач, Язгөл зур җиңү яулаган төсле
сөенде. Бүген яңа килешүгә кул куелырга тиеш. Иртән торып, ашык-пошык
кына чәйләп алгач, кирәкле документларны эләктереп, компаниягә юл тотты
ул. Урамга чыгу белән шалтыраган телефон экранында Язгөлнең рәсемен
күргәч, Закир аптырап калды.
– Үземнең документларны өйдә онытып калдырганмын. Әгәр ерак
китмәгән булсаң, алып чык әле, зинһар. Ачкыч ишек төбендәге келәм
астында, – дип эндәште кыз борчылулы тавыш белән.
Сәгатенә күз салгач, үзенең соңга калуын күреп алган егет тиз генә кире
борылды һәм, йортның кирәкле ишегенә килеп җиткәч, җитез хәрәкәтләр
белән бүлмә эченә керде. Закир монда еш була иде, шуңа күрә ул ятланган
хәрәкәтләр белән туп-туры китап-кәгазьләр торган киштә янына барды
һәм Язгөл сораган документларны ашыгып кына эзләргә кереште. Әллә
каушаудан, әллә кабаланудан ялгыш кагылып китте дә киштәдә терәтеп
куелган китаплар эчләрендәге кәгазьләр белән бергә идәнгә коелып
төштеләр. «Болай да соңга кала идем бит…» – дип, үзалдына сукранып,
барысын кире җыярга керешкәч, карашы кулына килеп эләккән кечкенә
кәгазь кисәгендә эленеп калды. Бик таныш язу иде ул. Ләкин Язгөлнеке
түгел. Ул, гадәттә, хәрефләрне очлы һәм биек итеп тезә. Ә монда юллар
тигез, түгәрәк булып сузылып киткән. Егет, кызыксынуын җиңә алмый
укырга керешкәч, башта берни аңламый торды.
«Сәлам, Закир. Исемем Зәринә була. Аккаунтым: _Zerine_. Егетләр хәзер
очрашуга чакырмыйлармыни? =)
Закир, кинәт меңәрләгән чакрымнарны үтеп, авыл урамнарына кайтып
төшкәндәй булды, һәм күз алдына Хәдичәттәйләрнең өе алдындагы шомырт
агачы килеп басты. Шул шомырт агачы астындагы коймага хат кыстырып
киткән иде бит Закир. Зәринә белән табышкач, кызның да җавап язуы, ләкин
хатның каядыр эреп юкка чыгуы беленде. Ул вакытта әллә ни игътибар
итмәгәннәр иде, менә нидә булган икән эш. Зәринә белән Язгөл күрше
өйләргә кайталар иде бит…
Дошманнан түгел, бар күңелеңне биреп ышанган дуслардан сакланырга
кирәк дип дөрес әйтәләр шул. Үз күзләренә ышанмый, идәнгә сыгылып
төшкән Закир күз аллары караңгылануын сизде. Телефонына үрелеп
авиаочышлар сайтын җыйган вакытта, егет күңеле теләгән юлны сайларга
өлгергән иде инде.
***
Июнь, 2019.
Алар кабат очраштылар.
Закирның Лондоннан кайтуына әле бер-ике көн генә үткән иде, юллар кисешүенә өметләнү түгел, ул турыда уйлый да алмаган егет тормышның
мондый борылышыннан каушап калды.
Тирә-юньдәгеләрнең барлыгын да онытып Зәринәгә төбәлгән карашны
янәшәдәге кызлары күреп алдылар. Сара белән Әминә Зәринәнең кайтуын
белү белән аны очрашуга чакырганнар иде. Чыр-чу килгән кызлар
көлешүләрен дәвам итсәләр дә, карашлар табышуыннан соң бар дөнья
тукталып калган кебек тоелды Закирга. Чабыш аты кебек тибә башлаган
кызу йөрәкне тынычландыру өчен салкын учка кысып тотасы иде…
Зәринә күзләрен читкә алганда, егет аның янына барырга талпынды. Юк,
калтыранган куллары белән өстәл өстенә таянып торган җиреннән кире
йомшак кәнәфиенә утырды. Эчтә дулаган буранны ничек тә күрсәтмәскә
кирәк! Горурлыкны таптап баш июдән узган инде эш. Йөзенә үк чыккан
каушавын яшерергә тырышкан Закир янына Зәринә үзе килде. Тавыш
чыгармады, куркак дип, бармак төртеп көлмәде, борынын югары чөеп,
борылып китеп бармады. Киресенчә, моңа кадәр берни дә булмаган кебек,
якын дусларча, аның янына килеп утырды. Үзләрен бу урында артык сизгән
иптәш кызлары исә Закир белән иске дуслар кебек исәнләштеләр дә шунда
ук хушлашып ишеккә юнәлделәр.
Таныш зәңгәр күзләр… Сагынылган икән. Әле кайчан гына, мәшәкатьләр
белән онытылып, Интернет челтәрендә Зәринә битенә керелми калса, «Үтте,
ахрысы» дип уйлый иде. Беркатлылык белән үз-үзен алдау гына булган
икән ул. Менә бит, каршыга утырып елмаюы булды, барысы да үз урынына
кайтты. Әйтерсең мәгънәсез үтеп киткән дүрт ел төш кенә булган, әйтерсең
алар кичә җылы итеп хушлашканнар да бүген, алдан сөйләшенгәндәй, кабат
очрашканнар. Зәринә, һич тартынмыйча, үзе сүз башлады:
– Күзең каты синең, беркайчан да алай төбәлеп карама…
Тәненә җылы дулкын йөгергән Закир каршысында утыручы Зәринәнең
кулыннан җиңел генә эләктереп алды да кичке тынлык таралырга
өлгергән урамга ашыкты. Соңгы яңалыклар, адым саен очрый торган вак
мәшәкатьләр турындагы гадәти әңгәмә вакытны да оныттырган икән,
шактый караңгы төшәргә өлгерде. Үзенә чират җиткәнен көтеп, тезелеп
торган эшләр турында да онытылды. Рәхәт мизгелнең тәмен белеп, беркая
ашыкмый атлаган аяклар үзләреннән-үзләре паркка юнәлделәр. Берара
дәшми атлаганда да Закирга искиткеч дәрәҗәдә рәхәт иде. Башка уйлар
барысы да, төссезләнеп, арткы планга чигенделәр, күз алдында бары тик
озын толымнарын иңенә тараткан Зәринә генә калды. Кыз Закир белән атлап
барган җиреннән адымын тизләтеп алга чыкты да, парк капкасыннан керүгә
үк, үзенә тартып торган шомырт агачы янына борылды. Йөзек кашы кебек,
бар игътибарны җәлеп итәрлек агач шау чәчәккә күмелгән иде. Кызу атлап
килгән җиреннән Зәринә үрелеп кенә бер тәлгәш чәчәк өзеп алды һәм, аны
йөзенә якын ук китереп, күзләрен йомды. Гади кәнфиткә дә сөенә торган
кечкенә балага охшап калган иде ул бу мизгелдә. Закир исә күзләренә үк
чыккан хисләрен яшерә алмады:
– Мин кабат сиңа гашыйк, ахрысы.
– Бер кешегә ике мәртәбә гашыйк булалармы соң?
– Шомырт дистәләрчә мәртәбә чәчәк ата ала бит әле…
– Һәр яздан соң көз дә килергә тиешлеген онытмыйк.
– Бу юлы картлык көзе генә булсын иде инде…
Сүзен әйтеп бетермәгән шикелле, тавышын акрынайткан егетнең
җанында ниндидер яра барлыгын, шул яраның, һәр сүз саен ачылып, үзен
сиздерүен тойган кыз берара егеткә төбәлеп тынып калды.
– Нинди уйлар белән яшисең? Нинди планнар корасың? – Әңгәмәне үзе
теләгән якка борырга теләп, туры килердәй сүзләр эзләп азапланды Закир.
– Мин кияүгә чыгам! – Егетнең йөз чалымнары үзгәреп китәр микән
дип сынап караган кыз шикләнебрәк һәм каушабрак кына шундый мөһим
яңалыкны җиткерде.
Күңеле белән йолдызлар янына ук менгән егетнең күз алды караңгыланып
китте. Ул, аягында басып калу өчен, ярдәм өмет итеп, шомырт агачына
таянды. – Ә син бөтенләйгә кайттыңмы соң инде, Закир?
– Бөтенләйгә…
Кулындагы кечкенә сумкасыннан тартып чыгарган Сибгат Хәким
китабын Зәринә ток суккандай басып торган Закирга сузды.
– Алайса, син миңа тәкъдим ясарга онытмассың инде, яме…
Шигырьләр җыентыгы Закир кулына кергәч, китап битләре үзләреннән-
үзләре ачылдылар да, күңелгә ут дөрләтеп, бармакларга кипкән шомырт
чәчкәсе тиеп китте. Соңгы очрашу чәчкәсе булса кирәк… Саргылт төскә
кергән тәлгәш астында, фонарь уты яктысында серле җемелдәшеп, шигырь
юллары тезелешеп ята иде:
…Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр…
Закир Зәринә кулындагы нәфис чәчәк тәлгәшен сак кына үрелеп алды
да кызның чәченә кадап куйды:
– Ә чәчләреңдә синең шул ук шомырт исе…
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев