АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...
ЯЗУЧЫ АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты диюгә, күңелгә «Ак чәчәкләр» җырының сүзләре килә. Гәрчә, язучы әдәбият мәйданына «Соңгы өмет» хикәясе белән килеп керсә дә. Автор әсәрен үзәк өзгеч җырдан башлап китә:
«Баш куям тезләреңә лә,
Яшь коям эзләреңә».
Беренче җөмләнең, башлап китүнең проза өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын Айгөл Әхмәтгалиева бик нечкә тоемлый.
Җырның бәгырьгә үтеп керә торган сүзләре белән укучы дикъкатен җәлеп итә дә бүгенге авыл тормышының гыйбрәтле күренешләрен нечкә психологик алымнар һәм төгәл тотып алынган детальләр ярдәмендә тасвирлый. Язучының теле матур, сыгылмалы, образлы.
«Соңгы өмет» хикәясенең тәмамлануы дә тетрәндергеч: «Гөнаһлы бәндәләрнең күбәюеннән әрнеп, җир елый идеме, әллә күкләр Шәмсенур әбине шулай күз яшьләре түгеп, соңгы юлга озаталар идеме – аңламассың. Чөнки адәм балаларының берсе дә еламый иде». («Казан утлары», 2002, №2, 128 бит.)
Язучы чынбарлыгыбызга үтеп кергән ямьсез гадәтләрнең, гөнаһлы гамәлләрнең артуына борчыла. Әле кайчан гына авыл татарның бишеге, теле, традицияләре саклану урыны дип санала иде. Автор соңгы җөмләсе белән кешеләрнең иманга килүенә өмет бирми, «кешеләрнең берсе дә еламый».
А.Әхмәтгалиева җәмгыятьтәге рухи, әхлакый кыйммәтләрнең җуелуы өчен борчыла. Тормышның матди ягы яхшыра барган саен, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, ихласлык, ярдәмләшү сыйфатларының кимү сәбәпләренә җавап эзли.
А.Әхмәтгалиева – беренче чиратта хикәяче. Әдәбиятның әлеге катлаулы төрендә – прозада – үзен иркен хис итә. Күпсанлы әсәрләрендә чынбарлыкның катлаулы, каршылыклы мәсьәләләрен калкытып куя, шулар эчендә замандашыбызның уйкичерешләрен, теләк-омтылышларын ача.
Язучының беренче китабы – балалар өчен язылган «Болытта җиләк үсә» (2008). Китап 9 хикәяне үз эченә алган. Балалар өчен язуның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен автор тоя һәм аңлаешлы, матур тел белән, һәр күренешне ихлас итеп тасвирлый.
«Бакчага әтиләр бәйрәменә әнисе барды. Төсле кәгазьдән ясалган бүләкне бүтәннәр әтиләренә тапшырды, Айдар әнисенә бирде» («Егет кеше», 14 б.). Яралы йөрәктә ни барын ничек сизәргә дә, аңа ничек ярдәм итәргә?! Олылар алдына куелган җитди сорау бу.
Язучы авылның табигатен белеп, яратып тасвирлый, укучының игьтибарын күренешләргә юнәлтә.
«Үләнгә яткач, болытлар гел миңа таба йөзгән кебек күренә икән. Авылга кайтмасам, аларның шундый ак, мендәр кебек кабарынкы булуларын күрмәс идем әле менә. Мамык кебек йомшактыр, яңа сауган сөт кебек җылыдыр алар. Шуларның өстенә утырып, аякларны салындырып, безнең шәһәр өстеннән очып кайтырга иде» («Болытта җиләк үсә», 35 бит).
Язучының «Өч тәңкә» исемле хикәясе («Синең өчен яшим», 2011, 167 б.) күләме белән зур да түгел. Хикәядә барыбызның да йөрәген әрнеткән балалар ятимлеге, аларның елдан-ел арта баруы сурәтләнә. Үзенең психологик тирәнлеге, геройларның эчке дөньясын, кичерешләрен сәнгатьчә тәэсирле чаралар белән ачып бирүе ягыннан ул повестька тиңләшерлек.
Төркиядә узган М.Кашгарый исемендәге халыкара бәйгедә икенче урынны алган «Капка» хикәясенең төп мотивлары – дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүче татарлар тормышы, катнаш гаилә, «әти» сүзен дә татарча әйтергә теләмәгән бала. Бүген дә актуаль теманы яктыртуы, геройларның эчке кичерешләрен бирә белүе белән автор откандыр да. «Капка» хикәясе, язучының оста драматург та булуын күрсәтеп, Яр Чаллы һәм Оренбург театрлары тарафыннан сәхнәләштереп, үзенең тамашачысын тапты. 2023 елның 15 февралендә А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы театры бу пьесаны казанлыларга да тәкъдим итте.
«Балам-багалмам» хикәясендә наркоман оныгы тарафыннан үтерелгән Сания әби фаҗигасен «Кем ул?», «Өзелгән гөл» әсәрләрендә дә автор геройларының эчке дөньясын, үкенү, сызлануларын тетрәнерлек итеп тасвирлый.
Әдибәнең иҗатына бәя биргән әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановның фикерләре белән килешми мөмкин түгел. «А.Әхмәтгалиеваның сурәтле дөньясы турында сүз алып барганда, әсәрләрнең тел-стиленә игътибар итми мөмкин түгел. Актаныш ягының ягымлы сөйләменә нигезләнгән тел бай аһәңле, урыны белән сыгылмалы, кирәк урында кырыс яисә күп бизәкле. Урынлы кулланылган диалекталь сүзләр, вакыйга-күренешләрне бөтен тулылыгында күз алдына бастырырга ярдәм иткән сурәтләр әсәрләрдән синең күңелеңә күчә, озак вакыт озатып бара». («Мәйдан», 2013. «Өмет хисе сүнмәсен» мәкаләсе)
Яшүсмерләр өчен язылган «Мин гашыйк булдым» китабы үз эченә «Минем әтинең кызы» повестен һәм җиде хикәяне үз эченә алган. Аларда яшүсмер малайлар һәм кызларның катлаулы, шул ук вакытта якты хыяллар белән сугарылган күңел дөньясы чагыла. Әсәрләр белән танышкач, тормыш матурлыгына, гашыйк булып яшәүнең, күңел аклыгы һәм кичерә белүнең бәхеткә илтә торган якты юл булуына ышанасың. Әтиләре исән булып та, төрле сәбәпләр аркасында ятим үсәргә мәҗбүр ителгәннәрнең язмышына битараф түгеллеген тагын бер кат раслый автор.
«Синең өчен яшим», «Баланнарда бал тәме», «Таллыкүлдә былбыл бар» китаплары бер-бер артлы дөнья күрде.
А.Әхмәтгалиеваның «Бәллүр богау» повесте иҗат кешеләре, театр сәнгатенә хезмәт итүчеләр тормышының бер сәхифәсен ачуы белән игътибарны җәлеп итә. Кеше психологиясен ачуда, күңел кичерешләрен барлауда автор яңа алымнарга омтыла. Вакыйгалар өч катламда барып, Фаягөл әбинең хәзерге уйланулары белән үткән гомер юлын хатирә буларак күз алдына бастыруда чагыла һәм моңа оныгы Азаматның артист буларак, үзен эзләве, борчулы-икеләнүле уйлары килеп кушыла. Фаягөлнең артистлык тормышы ил-халык тарихыннан аерылгысыз. Башкаладан читтәге Актау халык театрын оештыру, ачлы-туклы хәлдә төрле михнәтләр аша туган халкыңа хезмәт итү сурәтләнгән урыннар татар халык театрлары тарихы буларак күзаллана.
«Тузганак керфеге» повесте Гөлсәйдә карчыкның туган авылы Усайга канакка кайтуы белән башлана. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәр икәнлеген искәртеп, автор «авылдашым Гөлфәгыйдә апа Юлышевага багышлыйм» дип язган. Колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы татар авылы, аның эшсөяр кешеләрен автор яратып яза.
«Ул балта белән кизәнгән саен, һәр күзәнәгендә яшәү суты әкренләп кибә барды. Мин толым очларының җиргә якынаюын тоям, әле генә җил кочагында иркәләнеп назланган гәүдәм авыртудан түгел, тамырларымнан аерылуның котылгысыз икәнлеген аңлаудан суырыла, сызлана, куырыла. («Таллыкүлдә былбыл бар», 5 бит). Повесть әнә шулай башлана. «Тамырларымнан аерылуны» авыр кичергән каен агачы образы аша автор, төп герой – Шамилнең, әтисенең авылны онытуларын, иң якын кешеләренең каберләрен дә белмәүләрен, шул фаҗигане бик соңлап кына аңлауларын тасвирлый.
«Үткәннәреңне барла. Ашыгасың, тукталып уйланырга бер генә минут та вакытың юк, шулаймы? Тик син минем яныма киләчәксең, барыбер киләчәксең бит!» (Шунда ук. – 6 бит)
Әсәрдәге вакыйгалар нәкъ «каен әйткәнчә» бара да инде.
Тормыш тоташ көрәштән һәм сынаулардан тора. Югалту һәм табыш белән дә сыный ул, мәхәббәт һәм хыянәт белән дә, бәхет һәм бәхетсезлек белән дә... Ничек кенә булса да, ак күңелле, якты күңелле Кеше булып каласы иде. Китапларга тупланган повесть һәм хикәяләрдә әнә шул теләк чагыла.
Мәхәббәт, тугрылык, сабырлык турында язылган әсәрләр бик күп. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» повестенда Нургаян белән Зәйтүнәнең мәхәббәте тасвирлана. Яратып өйләнешкән, беренче уллары туган гаиләгә бәла килә – Зәйтүнәнең аркасына погрузчик авып, яшь хатын аяксыз кала. Автор уйлап чыгарган да, идеаллаштырып бирергә тырышкан әдәби геройлар түгел алар.
Автор Зәйтүнәнең матурлыгын сокланырлык итеп тасвирлый. Язмыш сынавында ире аңа зур терәк, таяныч була. Аның чын ир-атларга хас түземлеге, ныклыгы гаилә бәхетен саклап калырга ярдәм итә. Вакыйгаларның тормыш чынбарлыгына таянып язылганын Айгөл Әхмәтгалиева очрашуларда еш кабатлый. «Ак читек» повестена бәя биреп, уңай якларын күрсәтеп, тәнкыйтьче Дания Заһидуллина болай дип яза: «Әкиятләрдәгечә уңай һәм тискәрегә аерылган геройлар, шушы ак һәм карага бүлеп бәяләнгән дөнья схематик тоела» («КУ», №3, 2018). Әмма геройларның чын тормышын якыннан белгән укучылар бу бәя белән килештеләр микән?
«Кичке таң» повесте (2020) киң катлау укучыларга исәпләнгән. Асылда, повесть мәхәббәт, кешеләргән ярдәм итеп яшәү, мәрхәмәтлелек хакында. Әсәрнең Айгөлнеке икәнен белдерә торган бер үзенчәлек – ул дин фәлсәфәсе. Аның әсәрләрендә Аллаһка ышану, иман ныклыгы хакында еш чагыла. Бу повестька да автор эпиграф итеп «Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз» дигән «Бәкара» сүрәсенең 281 нче аятен китерә. Әсәр дәвамында дин фәлсәфәсен укучыга җиткерү төп герой Тимур Айдарович образы аша башкарыла. Автор табиблар хезмәтен үзәккә куя, повестьның икенче эпиграфы аның реаль нигезе булуга ишарә ясый. Язучының үз геройларының эчке дөньясын, фикер-кичерешләр агышын тасвирлый белү сәләте сокланырлык. Иң яшерен, иң нечкә тойгылар да, рухи халәт-омтылышлар да чигү чиккәндәй, ак кәгазьгә төшерелә. Повестьның чын мәгънәсендә бизәге булган гаять матур табигать сурәтләренең кеше күңеленә аваздаш тасвирлануы да психологизмны тирәнәйтү чарасына әверелә.
Үзе дә тынгысыз иҗат кешесе булгангамы, Айгөл Әхмәтгалиева шактый гына күләмле әсәрләрен мәшһүр шәхесләргә багышлаган. «Дулкыннар» (Фарсель Зыятдинов), «Хәния» (Хәния Фәрхи), «Без барабыз, ул килмәс» (көрәшче Фәйзелхак Әхмәтҗанов) повесте әнә шундыйлардан.
«Туташ» романы татар театрына нигез салучыларның берсе, беренче хатын-кыз артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның бәхетле дә, фаҗигале дә язмышын чагылдыра. Роман бер гасырны диярлек колачлый. Ил, милләт тарихына тәэсир иткән вакыйгаларны үз эченә сыйдырган. Россиядәге революцияләр, гражданнар сугышы, шәхес культы, Бөек Ватан сугышы һ.б. вакыйгаларны сурәтләгән картина буларак кабул ителә. Урын да киң: Казан, Оренбург, Уфа, Ижау...
Әсәрнең кереш өлешендә автор безне Сәхибҗамал белән гадәти булмаган шартларда таныштыра. Чистайда урнашкан психоневрологик диспансерга яңа авыру карчык китерәләр. Шул минуттан укучыны бер сорау борчый башлый: ни өчен, ни рәвешле ул бирегә килеп эләкте соң?
Айгөл Әхмәтгалиева героиняның эчке халәтен күрсәтүдә матур алымнар тапкан. Укучы, үзе дә сизмәстән, Сәхибҗамал белән бер мохиттә яши, күпме юллар үтә, күпме вакыйгалар эчендә кайный, шул чорның алдынгы карашлы кешеләре белән очраша. Автор бит үзе дә шул юллардан йөргән, күпме әдәбият өйрәнгән, архивларда булган, кемнәр белән генә очрашмаган! Әсәр гаҗәеп зур хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән. «Туташ» романы белән Айгөл Әхмәтгалиева олы драматик характерлар тудырырга да, татар халкы тарихын колачлап бәяләргә дә сәләтле булуын күрсәтте.
Проза жанры белән беррәттән, Айгөл Әхмәтгалиева каләмен пьесалар, сценарийлар, шигырьләр язып та чарлый. «Сагынган чакларымда» (2018) китабына 7 пьеса кертелгән («Ул бит кичә иде», «Күз нурларым», «Сагынган чакларымда», «Баш куям тезләреңә», «Бәхет агачы», «Түгәрәкнең чите юк» «Ачкыч кайда?»). Алар Яр Чаллы, Уфа, Оренбург, Казанның Г.Кариев исемендәге театрларында куелып («Яратып туялмадым»), тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Айгөл Әхмәтгалиева сценарийлары нигезендә төшерелгән телевизион фильмнар (режиссёры Нурания Җамали) экраннарда еш күрсәтелә.
Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча куелган «Ак чәчәкләр» фильмы һәм анда яңгыраган җырлар күпләрнең күңелен яулады. «Җылы эзли җаннар», «Синең күзләр», «Мәхәббәт хакына» – барысы да кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, мәхәббәтне, кешелеклелек сыйфатларын тасвирлый, яхшылык җиңәчәгенә ышануга этәрә.
Язучы, драматург, журналист Айгөл Әхмәтгалиева иҗатының төп үзенчәлеген билгеләгәндә, «Ак чәчәкләр» җырының кушымтасын искә төшерү урынлы булыр.
«Ак гөлләрдән җан җылысын алып,
Йөрәкләргә саласы иде.
Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,
Саф күңелле каласы иде.»
Авторның геройлары күп кенә әсәрләрендә нәкъ җырдагыча яши дә.
"КУ" 11,2023
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев