Шигърият
Шат тамчылар йөгерешкән иде...
Юк, мин түгел, ялгыш уйлый күрмә, Казан тели сине күрергә. Шәһәр күптән тоташ күмердә…
Шат тамчылар йөгерешкән иде
Син бер үткән кайнар пакь юлдан.
Ләкин хәзер юксынуга түзми,
Гөрләвекләр кибеп юк булган.
Эзләреңне саклап кала алган
Сукмаклар да моңсу тоела.
Көз килгәнгә түгел, сәбәп башка...
Агачлардан яфрак коела.
Сине өзелеп сагынудан һәркем
Калыр иде, ахры, күмергә.
Юк, мин түгел, ялгыш уйлый күрмә,
Казан тели сине күрергә.
Шәһәр күптән тоташ күмердә…
«КУ» 08, 2024
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Шат тамчылар йөгерешкән, гөрләвекләр аккан иде.... .....Бар агачлар, яфрак ярган, шау чәчәк аткан иде. .... ...Яз кояшы кешеләрнең йөзенә нур сипкән иде, .....Язгы яңгыр Казанны да гөлбакча иткән иде. ...... ... Кабан күле кипте, хәтта, гарасат күк, син узганда, .....Ахырзаман кебек иде, ду килеп син тузган да. ...... ...Коелды бар яфрак -чәчәк, агачлар да караланды, ......Шәһәр тоташ күмер калды, кешеләр кара янды... ....... ...Кирәк түгел, сиңа кабат, безгә килеп йөрергә дә, ........Хәзер сине бер кеше дә теләми күрергә дә... ....... ... Сәйлән
0
0