Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)

Сүзләрне бергә оештыра алмый азапланган Зәринә кинәт кенә барысын да аңлап алды һәм күз аллары караңгылануын тойды. Менә нидә икән эш… Бөгәрләнеп тапталган горурлыкны учына алып, нишләргә белми югалып калган Зәринә җанны көйдергән күз яшьләренә күмелде. Үпкәләргә тиешме ул? Үч итеп эндәшмәскәме? Әллә, киресенчә, барысын да аңлатуын сорап язаргамы? Битараф булып кылану аның көченнән килмәс, минут саен, сәгать саен аның белән аралашуны таләп иткән йөрәк моңа риза булмаячак. Тик…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Икенче көнне, дәресләр тәмамланганнан соң, Зәринә, шәһәрнең тынчу
урамнары тоткынлыгыннан котылырга теләп, кабат су буена ашыкты. Кичә
генә әле башларын югары чөеп утырган шомырт чәчәкләре бүген ничектер
боегып калган шикелле күренде. Кызның нәфис бармаклары чәчәкләргә
кагылып үттеләр. Язгы һавага таралган хуш ис кичәге мизгелне искә
төшерде һәм болай да тынгы белмәгән йөрәкне тагын да ешрак тибәргә
мәҗбүр итте. Зәринә таш сукмактан атлап барган җиреннән җылы комга
чыкты да аягындагы туфлиләрен салып кулына алды. Менә ул кичә Закир
утырган таш янына килде. Тарихи кинолардагы кебек түгел, ә нәкъ бүген
булган кебек, кичәге вакыйгалар якты хисләр белән хәтерендә яңарды. Менә
Закир салмак хәрәкәтләр белән кояшта ялтыраган ташка килеп утырды.
Зәринә, икеләнеп кенә, бар күңелен биреп язган хатын сузды. Кышкы
суыкта өшегән кебек калтыранган кулларны егет күрмәде дә, ахры. Дүрткә
бөкләнгән кәгазьне гади генә кабул итте ул. Хатның эчтәлеге исә болай иде:
«Закир!
Мондый сентиментальлек өчен ачуланырсың инде мине. Безнең заманда
хат язу килешми диярсең. Ә мин язам әле. Күңелдәге сүзләрне күзеңә карап
әйтә башласам, карашыңны читкә аласың. Ә үзең бертуктамый «сөйлә»
дисең. Без – ике тиле. Дөньяда без сөйләшмәгән нәрсә калмады, ә иң
кирәге әйтелмәде. Болай ачылуым өчен ачуланырсың инде. Сине бер ел
күрмәячәгемне күз алдыма да китерә алмыйм. Уйларым чуала, фикерләрем
тәртипсез агыла. Ни әйтергә теләгәнемне үзем дә тәгаен генә белмим
бугай. Артыгын язып ташлаганчы, һәр юлына минем хисләрем үрелгән
җыр сүзләрен генә язам:
Алыштырмам, ялгыштырмам юлларымны,
Сиңа гына багышлармын җырларымны.
Алыштырмам, ышанычың аклармын ла,
Рәхмәтлемен җирдә сине тапканыма».
Хатның эчтәлеген исенә төшереп, үз фикерләренә ачыклык кертергә
теләгән Зәринә уфтанып куйды. Сагышлары белән бергә рәхәт әрнеткән
сагыну хисе күптәннән үзе турында сиздереп тора инде. Чөнки Закир,
кул сузымы якынлыгында булганда да, буй җитмәслек еракта кебек тоела
иде. Җете кызыл тиз уңа диләр. Зәринәнең мәхәббәте андый түгел шул.
Хәер, мәхәббәт микән ул? Гел шулай күңелне сулкылдатып, эчтән генә
сызландырып торыр микән? Бар дөньясын ялкынга уратып алып янасы
һәм сүнәсе иде. Әгәр дә Зәринә Закирның уйларын укый алса, ничек җиңел булыр иде. Сүзләренә игътибар итсәң, битараф түгел кебек үзе.
Ә эш-гамәлләренә карасаң… Көтеп алынган очрашулар бик сирәк була,
аларында да Зәринә томырылып Закирның күзләренә карый: әйтеләсе
җылы сүзләрнең егетнең карашында чагылуын көтә. Ләкин физик булырга
укыган егетнең хисләре әллә кайда эчкә үк яшерелгән. Беркем күрә, беркем
сизә алмаслык итеп… Физик егетләр шундый коры һәм үзсүзле булырга
тиештер, мөгаен дигән стереотип та барлыкка килде хәтта Зәринәнең
күңелендә. Формулалар белән төгәл эш итәргә өйрәнгән бит алар. Зәринә
кебек, «Сугыш һәм тынычлык»ны укып, сүзләр дөньясында адашырга
гадәтләнмәгәннәр. Хәер, ул бит танышкан мәлдә бөтенләй башка иде. Үз
иде, якын иде…
Киткәненә бер тәүлек тә узмады, ә күңел тәмам бушап калган. Ул
бушлыкны ни белән булса да тутырасы килә. Йә, сагыштан арыну өчен,
күңелне нинди дә булса шөгыль белән алдыйсы килә. Тавышы булса, җырлар
иде Зәринә, һич тартынып тормас иде. Тик сагышларны җырга салу сәләте
бирелмәгән аңа. Шуңадырмы, кулларына микрофон тотып, сәхнә түренә
менеп баскан җырчыларга һәрвакыт сокланып карый. Хисләрен җырларга
бәйләп карыйсы килгән чаклары бу арада бигрәк тә ешайды. Закирга
тапшырылган хаттагы шигырь юллары да җырлар китабыннан күчереп
алынган иде. Сүзләре күңеленә хуш килгәч, җырның үзен тыңлыйсы килү
теләге уянып, Интернеттан да эзләп карады. Ләкин әзерләнгән чәе суынып
бетсә дә, очы-кырые күренмәгән сайтларның бер файдасы да булмады. Бу
шигырьгә композитор нинди ноталар сайлады икән? Ә кем җырлый икән?
Хатын-кызмы, әллә ир-атмы? Сүзләрне күңеле аша үткәреп җырлыймы?
Шигырь юлларының мәгънәсен аңлыймы?
Зәринә, кулларын кояшка таба күтәреп, бармак араларыннан үткән нурда
иркәләнде. Аннан соң учын җылы йөзенә терәде – куллары һәрвакыттагыча
салкын иде. «Салкын куллыларның йөрәкләре кайнар була» дигәнне
ишеткәне бар аның. Хисләрнең кайнарлыгы да шуннан киләме икән әллә?
Их, Закир, бармак очларың белән генә кагылсаң да, кулларга җылы
йөгерер иде. Син орынган һәрнәрсә дә үзгә тоела бит: син тотынган ишек,
син үтеп киткән сукмак… Син узган һәр җирнең һавасында серле дулкын
эленеп кала. Шулай булмаса, күңелем кабат монда тартып алып килер
идемени? Синең җылыңны тояр өчен бит, җаным…

***
Закир Лондонга китү белән, Зәринәнең күңелендә сагыш белән
сугарылган моң туды. Шул моң бер сулкылдау булып, кая барса да,
артыннан калмады. Закир һава булган икән. Суламый яшәүнең никадәр
авыр икәнлеген тоеп карау өчен кирәк булгандыр бу аерылышу. Вакытлыча
гына бит дип, үз-үзен юатырга тырышып йөрсә дә, Зәринә үзенең бер
өлешенә әверелгән бу юксыну хисеннән аерыла алмады. Әлбәттә, бүгенге
телефонлы заманда элемтәне саклау әллә ни авырлык тудырмый, ләкин
якын кешеңне билгесезлек кочагына җибәрү зур көч таләп итә икән. Көтү
һәрчак авыррак бит. Шушы көтү алдында үзеңнең никадәр көчсез булуыңны
аңлау авыр. Беренче көннәрдә Закирның хатларга җавап бирмәве, язса да,
бик коры гына, бер-ике сүз белән генә әңгәмәне төгәлләп куюы Зәринәнең тынычлыгын алды. Бу үзгәрешне кыз ул монда булганда ук сизә башлаган
иде, ләкин хәзер бигрәк тансыкланып калган аралашулар Зәринәгә җитми
башлады. Ул һәр көн Закирның ничәдә торуын, ничәдә ятуын белергә тели,
Лондонның нинди булуы, нәрсә ашавы, нинди китап укуы, кемнәр белән
очрашуы турында егетнең бәйнә-бәйнә сөйләвен көтә иде.
Зәринә бүген дә иртән, будильник тавышына уянып, ияләшенгән гадәт
буенча, күзләрен ачу белән, идәнгә үрелде. Күнегелгән хәрәкәт белән
битараф рәвештә будильникның тавышын сүндереп куйды да йокы аралаш
Интернетка кереп китте. Ике сәгать вакыт аермасы аларны аерып тора,
ул әле уянмагандыр, ләкин кичә җибәрелгән хатка да җавап юк. Җанны
җылыта алырлык бер сүзгә мохтаҗ булып яшәү авыр икән. Зәринә беренче
мәртәбә тәне буенча таралган эчке калтырау белән өенә кайтырга теләвен
сизде. Ләкин бу хис аңа бөтенләй таныш түгел иде. Кызның ике өе бар:
берсе – әти-әнисе янында, икенчесе – тулай торак бүлмәсе. Үзен күңеленнән
генә әле берсенә, әле икенчесенә күчереп караса да, җан таләп иткән
тынычлыкны тапмады. Тәрәзәдән йөзенә үрелгән җылы кояш нурларына
игътибар иткәч кенә, ул йөрәгенең Закир янына талпынуын аңлап алды.
Зәринә өчен өй аның янында икән бит. Шулвакыт кыз юрган астыннан
чыгарга, халыкның әле бер, әле икенче якка агылган ташкынына кереп
чумарга бер тамчы да хәле булмавын аңлады. Кайчан укуга бармаска рөхсәт
ителә соң? Әлбәттә, аңлашыла, каты грипп эләктергәндә, салкын тигәндә йә
ютәл төшкәндә. Әгәр дә тән температурасы түгел, ә күңел температурасы
күтәрелә икән, бу очракта нишләргә? Кайчакта ул гади сырхаудан күпкә
хәтәррәк була, тик медпунктта моның өчен белешмә бирелми. Тормышның
чираттагы гаделсезлеге…

***
Май, 2015.
Зәринә: Кичә дә язарга вакытың булмады. Ничек хәлләрең? Барысы да
тәртиптәме? 12:03
Зәринә: Җавап көтәм. Вакытың булу белән язарга онытма инде, яме.
17:21
Закир: Барысы да шәп! 20:49
Зәринә: Укулар гөрлиме? 20:51
Закир: Әйе. Син ничек? 23:37
Зәринә: Ярыйсы… 23:40
Зәринә: Миңа фотолар да җибәр. Синле Лондонны яки Лондонлы сине
күрәсе килә. 23:56
Тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкканнан соң да кичәге әңгәмәдән эшнең
нидә булуын аңлый алмады кыз. Ни өчен Закирның хатлары көннән-көн
кыскарак һәм корырак була бара соң? Ни өчен ул Зәринәгә берни аңлатмый?
Ни өчен аны билгесезлек ялкынына ташлый? Аның да түземлеге чамалы –
менә хәзер ул тәрәзәне ачар да салкын битарафлыкка сикерер. Коткарасың
килсә, тотып каласың, ә килмәсә…
Тарих лекциясен бер читкә куеп, армия хезмәтендә булган маҗаралары
турында сөйләргә тотынган укытучының тавышы да әллә кайда калды – үз
дөньясына чумып утырган Зәринәнең өстәлдә яткан телефоны бал кортыдай безелдәп куйды. «Закирдыр, бәлки?» дигән уй белән аңа ябышса да, экранда
Сараның фотосы янды. Бер мизгелгә кабынып алган өмет очкынының
йөрәкне дулкынландыруы Зәринәне уятып җибәрде.
Сара: Бер яңалык әйтимме? 09:29
Кинәт килеп төшкән хат кызны сискәндерде. Иртән генә әле тулай торак
бүлмәсеннән бергә ашыга-ашыга чыгып киткәннәр иде бит. Кай арада
нинди яңалык белергә өлгерде икән?
Зәринә: Барыбер әйтәчәксең бит. 09:30
Сара: Лондонга Закир белән бергә Язгөл дә киткән икән. Илһам әйтте,
ул да күптән түгел генә белгән. 09:31
Сүзләрне бергә оештыра алмый азапланган Зәринә кинәт кенә барысын
да аңлап алды һәм күз аллары караңгылануын тойды. Менә нидә икән эш…
Бөгәрләнеп тапталган горурлыкны учына алып, нишләргә белми югалып
калган Зәринә җанны көйдергән күз яшьләренә күмелде. Үпкәләргә тиешме
ул? Үч итеп эндәшмәскәме? Әллә, киресенчә, барысын да аңлатуын сорап
язаргамы? Битараф булып кылану аның көченнән килмәс, минут саен, сәгать
саен аның белән аралашуны таләп иткән йөрәк моңа риза булмаячак. Тик…
Нишли ала соң Зәринә бу очракта? Ул киткән юлларга ятып елыйсы гына
каламы? Кайчагында сагыну канга шулкадәр үтеп керә, ул халәтне романтик
бизәкләр белән буярга бер тамчы да көч калмый. Күңелне сулкылдаткан һәм
тормыштан аерган уй-хисләрдән тизрәк арынасы гына килә башлый икән.

***
Май, 2015.
Лондонга китәр алдыннан гына кафедра мөдире Фәрит Мәхмүтович
Закирга кабат уку йортына килеп китәргә кушып шалтыратты. Чемодан
җыю, билетлар барлау белән мәш килгән егет «төркемдәшләргә дә бу
турыда хәбәр итәргә кирәктер» дигән фикергә килде. Тумаган тайның
билен сындырмыйм әле дип, үзенең чит илгә җыенуын бүлмәдәшләреннән
һәм Зәринәнең кызлар компаниясеннән башка беркемгә дә сөйләмәгән
иде. Хәзер алтынга тиң булган вакытын кызганып, уку йортына килеп
кергәч тә, Закир кафедра ишеге төбендә Язгөлне күрде. Кулына кәгазьләр
тоткан кыз, үкчәле туфлие белән тынлыкны җимереп, коридорның бер
башыннан икенчесенә очынып йөренә иде. Егетне күрү белән, ул кинәт
уянып киткәндәй булды, йөзенә чыккан сөенечен яшерә алмый, тизрәк
төркемдәше янына ашыкты:
– Сәлам, Закир! Фәрит Мәхмүтович чакырдымы сине? Ниндидер
документларга кул куясы бар дигән иде…
Кай арада барысын да белеп өлгергән соң әле Язгөл дип уйларга
өлгермәде Закир, кыз кабат тезеп китте:
– Самолёт иртәгә төнлә дүрттә үк оча икән, билетларны яңа гына алдым.
Әйтелгән соңгы сүзләр егетнең аңына барып җиткәндә, ишек ачылып
китте, һәм анда кафедра мөдире күренде. Тыйнак кына исәнләшкәч,
яшьләрне бүлмәсенә чакырды. Ым кагып Язгөлне алдан үткәргәч, егет яңа
гына ишеткәннәрен кабат башында әйләндерде. Ул да бара дигән нәтиҗәне
Фәрит Мәхмүтович та раслап куйды:
– Сезнең икегезгә менә шушы документларга кул куярга кирәк. Бер-берегезне барлап йөрегез. Вакытны әрәм итмәгез, һәр бөртек белемгә теш-
тырнак белән ябышыгыз. Сезгә бирелгән мөмкинлек һәркемгә дә тәтеми.
Өстәлдә яткан кәгазь өеменә ымлап алгач, мөдир үгет-нәсыйхәт белән
студентларга уңышлы юллар теләргә кереште. Болай да чамадан тыш
дулкынланган яшьләр якын итеп эндәшүдән тәмам эреп киттеләр. Урамга,
саф һава бөркегән иреккә чыгу белән, Закир Язгөлдән сорыйсы итте:
– Мин дә барасы икәнне белгән идеңме син?
Яңалыктан дустының югалып калуын күргән кыз челтерәп көлеп
җибәрде. «Әйе», – дип башын селкегәч, Закир үпкәләгәндәй итте:
– Мин генә берни белми йөрим икән.
– Йә инде, чит илгә җыенуымны мин яшереп йөрмәдем. Димәк, син
игътибарсыз.
«Зәринә белсә…» дигән уй баш миен ярып үтсә дә, егет салкын
тынычлыгын саклап кала алды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев