Логотип Казан Утлары
Публицистика

Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премия ияләре билгеле булды

15 октябрьдә Әлмәт татар драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды.

Бүләкләү тантанасы традицион рәвештә театр артистлары әзерләгән күренешләр белән ачылды. Биредә Саҗидә Сөләйманова шигырьләре заманча укылышта тәкъдим ителде. Шулай ук шагыйрә шигырьләренә иҗат ителгән, халык күңеленә үтеп кергән җырлар яңгырады. Резеда Төхвәтуллина, Алмас Хөсәенов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.

Бүләкләнүчеләрне һәм тамашачыларны «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ринат Мамин, Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Дания Нәгыйм, «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлеге программасы җитәкчесе Алинә Мостафина һәм башкалар котлады.

Төп бүләк ияләре итеп Ольга Иванова, Рифә Рахман һәм Равил Сабыр билгеләнде.

Казан прозаигы Иванова Ольга Ефимовна 2023 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Сад Саифа Сараи» тарихи романы өчен бүләкләнде. Анда сурәтләнгән вакыйгалар XIV гасырда, Үзбәк хан хакимлегенең соңгы елларында, уллары тәхеткә утыру өчен көрәшкән чакта бара. Бу чорда Алтын Урда башкаласы Сарай әл-Җәдидтә яшь шагыйрь иман (Сәйф Сараи) пәйда була...

Шагыйрь, прозаик, педагог Харрасова Рифә Фәтрахман кызы (Рифә Рахман) 2022 елда Татар китап нәшриятында басылып чыккан «Синең җанга узсам» шигырьләр китабы өчен бүләкләнде. 2008 елда Рифә Рахманга Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе тапшырылган иде.

Әлмәт драматургы Сабиров Равил Рәсим улы (Равил Сабыр) 2025 елда Әлмәт драма театры сәхнәләштергән «Йорт» пьесасы өчен лауреат исеменә лаек булды. Әлмәтнең элекке заманнарыннан параллель рәвештә үсә торган өч сюжеттан торган бу иммерсив спектакль төп номинацияләрнең берсе – «Эксперимент»та Татарстанның «Тантана» театр премиясен алды. Режиссер Сәрдар Таһировский куелышында ул Әлмәт театр тормышында зур вакыйгага әверелде. Спектакльнең вакыйгалары элеккеге нефтьчеләр техника йорты бинасының сюжет буенча реаль киңлекләрендә бара, хәзер анда Әлмәт драма театры урнашкан.

Кызыксындыру премиясе белән бүләкләнүчеләр: Жанти Лилия Ривкат кызы (Лилия Газизова) - Мәскәүдә нәшер ителгән «Не быть Фемке Бол» шигырьләр китабы өчен; Учаров Эдуард Раимович - «Каменев идет умирать» проза китабы өчен; Түбән Камадан Хафизов Марс Хаматюныс улы – «Синең өчен» китабы өчен. Әдәбият өлкәсендә уңышлары өчен 10 студент Саҗидә Сөләйманова стипендиатлары булды. Алар арасында булачак филологлар һәм культурологлар гына түгел, нефтьче һәм инженер белгечлеген сайлаганнар да бар. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан Вахитов Айзат Азат улы, Кыямов Ихтыяр Илдар улы, Әделгәрәева Ралина Рәшид кызы (Башкортстанның Шаран районыннан), Габдрахманова Зилә Рафис кызы, Усманова Адилә Руслан кызы.

Яшьләрнең дүртесе Әлмәтнең уку йортларыннан: «Югары нефть мәктәбе» – Пуклаков Александр Валерьевич (Ульяновскидан) һәм Шатрилов Василий Александрович; Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятеннән – Бочкарева Елизавета Андреевна (Туймазы шәһәре, Башкортстан); Әлмәт технология көллиятеннән – Шашанов Владимир Валерьевич. Шакирова Эльвина Рөстәм кызы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укый.

С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия һәм исемле стипендияләр «Татнефть» тарафыннан 2006 елда Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән Әлмәт шәһәрендә оештырыла.

Фото: Алинә Хәбибуллина

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев