Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (РЕТРОСПЕКТИВ РОМАН*)

– Утыр! – дип кычкырды. Хәмит аптырап калган шикелле иде, Айдар, мотоциклын үкертүдән тыя төшеп, тагын кабатлады. – Минем мотоциклга утыр! Икар, авызына тулган балчыкны төкеренә-төкеренә, мотоцикл артына сикерде. Дронның минасы беттеме, читкә китеп югалды. Озакламый икенчесе пәйда булачак. Алга томырылдылар. Айдарның колагына ыңгырашкан тавыш чалынды.

КЕРЕШ

* «Каһарманнар дәвере» проекты кысаларында язылган әсәр.

Ыкның биек ярыннан башланган Авыш түбәгә шактый озак
күтәрелде алар. Ак күлмәкле карт һәм биш яшьләр тирәсендәге
коңгырт чәчле малай. Карт сөялле учына малайның йомшак җылы
кулын кысып җитәкләде.
– Озакмы әле, бабакай? – диде малай, сабырлыгы төкәнеп. Арыган
иде ул.
Карт дәшмәде, бер тынга тукталып, тирә-юньгә күз салды. Аста
ашыга-ашыга, Ык елгасы ага. Беренче мәртәбә күргәннән бирле
шулай: елга ашкынып, юлында очраган агач тамырларын, үлән сарган
кәсләрне әйләндерә-әйләндерә, каядыр илтеп ташларга теләгәндәй
сабырсызланып ага. Елганың ике ярыннан офыкларга кадәр әрәмә
сузылган. Иртәнге мәлләрдә әрәмә күгелҗем төс ала, кояшлы
көннәрдә өстендә зәңгәрләнеп рәшә бөтерелә.
Әрәмәдә – карама,
Карамада кондыз бар...
Карт көйләп алганын сизми дә калды. Малай, кулын картның
учыннан аерып, үпкәләгән сыман авызын турсайтып, сорау бирде:
– Нишләп карама дисең, бабакай?
Карт елмайды.
– Карама дигән агач ул, җырга шуны кушып җырлыйм. Бик кәеф
булганда, җан иләсләнгәндә, үзем дә сизми калам, күңелгә җыр
тулыша. Рәхәт бит.
Почык борын боларны аңларлык яшьтә түгел, әлбәттә. Сорау
бирүдән туктамый, шайтан малай. Аның ял итеп аласы килә инде.
Иртәдән бирле Ык буенда, әрәмәдә, Имәнлек болынында икәүләшеп
йөриләр бит.

– Нәрсәсе рәхәт, бабакай?
Ул малайның башыннан сыйпады.
– Гомер заяга үтмәде, улым. Шул рәхәт. Менә син янымда, Ык
буена төшеп, су агышын карап тору, әрәмәдән карлыган, бөрлегән
җимешләрен җыеп авыз итү рәхәт. Өйдә исән-имин, тыныч, тату
тормыш алып бару рәхәт. Адәм баласына ни кирәк тагын?
Малай иңсәсен сикертеп куйды.
– Кармак чыбыгы кисеп бирәм дигән идең, бабакай...
– Әйткәнмен икән, кисәрмен! Сиңа кирәк булуым да рәхәт бит, –
диде карт, көлемсерәп.
Азан тавышы ишетелде. Авыш түбәдән якын-тирәдәге бөтен
авыллар күренеп ята. Һәр авылның үз азанчысы, үз мәкаме, үз аһәңе.
Һәр авылның үз әттәхияте дигән сыман инде. Мәчетләрдән әйтелгән
азан тавышлары шушында килеп кушыла кебек.
– Әйдә, улым, өйгә кайтыйк, намаз вакыты җитә.
Малай, аруын онытып, ашыгып атлый башлады. Сүзләре генә
бетмәгән икән.
– Бабакай, бүген төнлә йоклаганда төш күрдем.
– Сабыйлар төшен төш дисәң инде... Көне буе уйныйсыз, төне буе
саташып чыгасыз.
– Саташу түгел, бабакай, чын төш иде ул.
Малайның шулай янында уйнаклап, сөйләнеп йөрүенә карт эреп
китә иде. Гомере патша хезмәтендә үтте, үз балаларын күрмәде дә
диярлек. Инде олыгайган көннәрендә оныклары белән әвәрә килеп
йөрергә язсын.
– Сөйлә инде, ни-нәрсә керде төшеңә?
Малай уйланып торды.
– Онытыла да башлаган инде, – диде ул, башын кашып. – Ак ат
иде ул. Ак ат күрдем.
Картның йөзе җитдиләнде.
– Акбүз ат?.. Йә, йә, ничегрәк иде төшең? Хәтереңнән җуелганчы
сөйләп кал.
Малай, күзен кысып, төшен сөйләргә тотынды.
– Ак ат. Әнә тегендә авыл күренә бит әле...
– Бикбау авылы. Безнең борынгы бабайлар Исәнбай дигән авылдан,
Чулманны кичеп чыгып, әүвәл шунда килеп урнашканнар, аннан
Иркәнәшкә күчкәннәр. Шулай сөйлиләр. Ә болай безнең нәсел Казан
ягыннан диләр. Яшәгән урамны да Казанлы урамы дип йөртәләр бит.
– Әйе, Ак ат Бикбау ягыннан килеп чыкты. Һаваны урталай ярып,
яп-якты нур чәчелде. Аннан шул яктылык Ык буена, без басып торган
төшкә таба юл булып сузылды. Шул юлдан Ак ат туп-туры миңа
таба килә башлады. Курыккан идем, минем янга җитәрәк, шундый
матур уйнаклап килә бу, кызыгып, ак ялларына үрелдем. Ә ул минем
янга туктамады, Ык буендагы Баллы куак болынына борылып китеп
барды. Шундый матур – муеннары дугадай бөгелеп тора, сыртлары
сиртмә шикелле, адымнарын сизмисең дә – йөзеп кенә киткән сыман булды. Янымнан үткәндә, миңа карап, баш чайкады. Күзләре елмая
иде аның. Ышанмыйсыңмы?! Елмая торган ат иде ул!
Карт, кайту ягын онытып, ак кылганнар үскән җиргә утырды. Йөзе
яктырды.
– Улым, намазны монда укырмын инде. Тәһарәтем бар, намазлык
үзем белән. Бер дә шушы җирдән китәсе килми. Ат дисең... Син дә
Мөхәммәт улы Шәехәхмәт нәселеннән бит, Бикчура карт оныгы. Бу
төш безнең нәселгә кагылышлы күпләргә килеп керә.
– Нигә керә ул? – дип сорады малай, гаҗәпләнеп.
– Менә монысын бер Аллаһ кына белә. Ни өчен шулай нәселне
озатып бара ул? Белмим. Белгәне шул – бу төш кергән оланнар озын
гомерле була. Яуларда йөреп, илләр гизеп, күпне күрсәләр дә, туган
туфракларына исән-имин кайтып керәләр.
– Син дә күпне күрдеңме, бабакай?
Картның йөзеннән сәер дулкыннар йөгереште.
– Ибраһим бабаң да күп илләр гизде, яулар кичте, улым. Гомер
булгач, исән калдык. Балаларымның башлы-күзле булуларына,
оныкларымның тууларына, үсеп җитүләренә шаһит булдым. Инде
оныгымның баласы – синең белән истирәхәт кылып йөрим. Күргән-
кичергәннәремне, нәселебез хакында бер утыруда сөйләп кенә бетерә
алмам, язып калдырам мин аларны. Мәдрәсәдә укып, белем эстәгәч,
кызыксынып, укып чыгарсың әле. Бикчура нәселе без, яшәргә тиешле
нәсел, инде сиңа да Акбүз ат шуны белдереп киткән икән. Димәк,
нәсел дәвам итә, димәк, әле яшибез! – Карт җәһәт кенә урыннан торды
да малайны күтәреп, һавага чөйде.
Мондый сирәк рәхәтлектән күзләрен чытырдатып йомган малай
кычкырып көлеп җибәрде…

1
24 август, 2024 ел. Шимбә. Купянск юнәлеше.

Баш очына салган биштәре изелеп, юкарып беткән иде. Тәне
кызыша, теле корыган кабыкка әйләнде. Их, рәхәтләнеп Иж буена
барып, текә яр астыннан бәреп чыккан Салкын чишмәнең алкын суын
чүмеч белән чумырып алып, күзләрне четердәп йомгалый-йомгалый
туйганчы су, юк, болай гади генә әйтү дөрес түгелдер, зәмзәм суын
алыштырырлык татлы ширбәт эчәргә иде! Хыялланып, йокылы-
уяулы ята торгач, төне дә үтеп бара бугай инде. Ябалакка исе китә,
кайчан йоклагандыр, ял итү уена да кереп карамый – ару-талу аның
өчен ят, ахры, үзенә шөгыль табып, шуның белән мәшгульлектә вакыт
үткәрә. Зарлану-сыкрану – аның өчен ят нәрсә, ниндидер серле-сихри
кодрәт яшәтә бугай аны, туктаусыз нидер уйлый, нидер исәпли,
кузгала калса, иң беренче эше итеп Икарның хәлен белешә, дару
каптыра. Бүген дә кичке эңгердә «Өн»нән шуышып чыгып, каяндыр
ниндидер үләннәр йолкып алып килде, аз гына калган судан өлеш чыгарып, кружка төбендә үлән суы кайнатты, иптәшенең яраларын
ачып чистартты, үлән суы ябып янә бәйләп куйды, калган суын да
әрәм итмәде, эчеп бетерергә кушып, янә шөгыленә кереште – үзләре
кереп оялаган «өн» тәрәзәсе аша каршы якны игътибар белән күзәтте.
Полкта җиткерелгән фәрман буенча, һәр ике сәгать саен безнекеләргә
бу яктагы хәл-әхвәлне җиткереп, хәбәр биреп торырга тиеш иделәр,
анысын әлегә үтәп булмый, монда килеп урнашканчы, юлда ук дрон
ябырылды, гомерләре бетмәгән икән, Аллаһ саклады, исән калдылар.
Ябалакның тәнендә берничә сыдырылган төше бар, ә Икар нык
кына яраланды, бот, иңсә башында ярчыклар – үтереп сызлыйлар,
кызарып шешенергә маташалар; укол кадап, авыртуны басып була,
дәваларга үлән сулары файда итәрме, бусы – катлаулы мәсьәлә. Әлегә
түзәрлек тә, Ябалак хафалана, тиешенчә ашыгыч ярдәм күрсәтелмәсә,
ике-өч көннән төзәтеп булмаслык хәлләр башланырга мөмкин ди.
Перитонит – куркыныч нәрсә, зарарлану канга китсә, харап. Тик бу
шартларда нишләп була? Кире үзебезнекеләр ягына чыгу турында
уйлап та карыйсы түгел. Баш калкытсаң – беттең, он-талкан итәчәкләр.
Тагын бер бәла – рация сафтан чыкты. Алардан читтәрәк, йөз илле
адымнар чамасы ераклыкта, шәпләп эшләнгән окоп-блиндаж. Анда –
«тегеләр»... Каршы як турында сүз чыкса, «тегеләр» дип сөйләшәләр,
ә «тегеләр» йокламыйлардыр, үз тирәләренә якынлашкан мотоцикл
тавышларын ишетми калмаганнардыр, аптырап яталар инде, кая китте
болар ди торганнардыр. Күзәтәләр, иснәнәләр. Каршы калкулыктагы
«өн»гә кереп яшеренгәнне сизми калдылар микән?.. Һавада дроннар
пәйда булуга, куркып, блиндажга кереп шылганнардыр. Югыйсә
болай тик ятмаслар иде. Күрми-сизми калсалар, әйбәт кенә түгел,
Мулканин әйтмешли, коточкыч әйбәт! Шуңа күрә тынны да
чыгарырга ярамый, «өн»дә нинди дә булса хәрәкәт, тормыш барын
сиздерү һәлакәткә тиң.
«Өн»дәге яшәешкә (шулай дип әйтергә яраса) кагылышлы һәр нәрсә
үтә саклык, тыныч, ышанычлы төстә башкарыла. Һавада туктаусыз
«җәһәннәм каргалары» гүли, иртә таңнан бу тирәләрдән берничә
тапкыр әйләнеп үттеләр, шикләнеп кенәме, ике-өч төшкә граната да
тондырдылар, берсе «өн»нән ерак түгел шартлады. Алай зыян тимәде.
Алар яшеренгән «өн»не дә кайчандыр «тегеләр» эшләгән, нык итеп,
таләп ителгәнчә төзегәннәр. Куркынычсызлык чараларын уйлап
төзелгән зур булмаган блиндаж рәвешендәге «өн»гә кайчандыр туры
бомба эләккән. «Тегеләр» аны кабат торгызып җәфаланмаганнар,
ташландык хәлдә яткан шунда. Безнең разведчиклар әлеге блиндажга
тап булгач, шунда корректировка ноктасы булдырганнар, яшерен
рәвештә, кулларыннан килгәнчә, янәдән корыштырганнар, җил-
яңгыр үтмәслек хәлгә китергәннәр һәм шуннан торып икешәр кешеле
төркемнәр, алмашлап дошман ягын күзәтеп, корректировка алып
барганнар.

Үткән атнада аларны алыштырырга, ягъни ротация ясарга кирәк
иде, дошманнарның дроннары артык ешлагач, сабыр итәргә булдылар.
Җитмәсә, бер разведчик яраланган, кичен су алырга тау астындагы
чишмәгә төшкән икән, «лепесток»ка эләккән. Үкчәсе чәрдәкләнгән.
Сугышлар туктап тормый, анда-санда шартлаулар да булып тора,
«тегеләр» моңа игътибар итмәгәннәр, ахры. Шартлауны ишетеп,
якын-тирәне тикшереп чыгасылары булса, шул мәлдә үк хәлне аңлап
алырлар иде, мәҗрух солдатны йә атып үтерерләр иде, йә әсирлеккә
эләктерерләр иде. Бәхетенә, исән дә калган, яраланган секундта
сабырлыгын җуеп, тавыш-тын да чыгармаган, ипләп кенә блиндажга
кире шуыша башлаган. Иптәше төн күзендә «өн»гә алып кереп,
беренче ярдәм күрсәткән. Ашыгыч рәвештә аларны үзебезнекеләр
ягына алып чыгарга, кичекмәстән ротация ясарга кирәк булды.
...Бригада штабына, оператив вазгыятьне кулда тоту өчен,
дошманның алгы позициясеннән өр-яңа хәбәрләрнең туктаусыз
килеп торуы кирәк. Разведканың шушы «өн»не табуы, «үзләштерүе»
гаять зур уңыш саналды, «өн» кыска арада бригаданы мөһим
мәгълүматлар белән тәэмин итүче бер үзәккә әверелде. Сугыш
хәрәкәтләре, алга китеш артык сизелмәсә дә, дәвам итә, ул яктан
килгән һәр дөрес һәм вакытлы хәбәрнең бәясе әйтеп бетергесез. Өч
чакрымдарак «табылган» бу «өн»нең даими эшләп торуын булдыру
төп бурычларының берсенә әйләнде.
Ул чакта, бер разведчикның яралану хәбәре килеп ирешкәч,
ротация үткәрүне соңга калдырмаска карар кабул ителде. Шул
ук көнне кичен, кояш баеп, дөнья эңгерләнеп, тышта күләгәләр
генә шәйләнә башлагач, ике разведчикны мотоциклга атландырып
озатып калганнар иде, ярты юлга җитүгә һавада тепловизор белән
җиһазландырылган «җәһәннәм каргалары» бөтерелә башлады. Ул да
булмады, корректировщиклар өстенә гранаталар, миналар коелырга
тотынды. Мотоцикл сафтан чыкты, яраланган солдатлар, чокырлы
җирдә яшеренеп, төн үзәге җиткәнче үзләрен алып чыгуларын көтеп
яттылар. Яралары җитди иде, шунысы сөенеч – аларны тылга алып
чыгып, санчастька җибәрергә өлгерделәр. Гомерләре булсын!
Нияттән кайтмадылар. Яңа төркем билгеләнде – иң беренче
итеп десантчы-штурмчылар ротасыннан Ябалакка тукталдылар.
Ышанычлы, сабыр, тәҗрибәле, базык гәүдәле бу егеттә көч-куәт
җитәрлек. Көтмәгәндә диярлек кабынып киткән хикмәтле сугышның
башыннан ук катнаша, утлар-сулар кичкән, бәрелешнең кара сөремен
җитәрлек сулаган, элемтәче буларак хезмәт итә, беркайчан да кеше
артына посып кала торган түгел, штурм вакытларында алгы сафта
була, тагын бер сыйфаты – һөҗүм барышында дөрес позиция сайлый
белә. Элемтәче буларак, штаб белән бәйләнешне югалтмый, алтын
куллы һөнәр иясе. Икенчегә Ябалакка бик үк таныш булмаган егетне
билгеләделәр. Шунысы кызык: ул да төс-кыяфәткә, гәүдәгә Ябалакка охшаган, тик чәчләре, сакалы гына саргылтырак. Бер полктан, күрше
миномёт взводыннан, координатларны яхшы белә, үзебезнекен дә,
трофей коралларны да яхшы үзләштергән, техникадан шәп белгеч
буларак танылган егет икән, кулыннан килмәгән эш юк, ди. Җәлебе –
ягъни позывное – Икар. Икар да – десантчы-штурмовик, яуларда үзен
куркусыз итеп күрсәткән егет, һәр катлаулы вазгыятьтән чыгуның
бер-бер җаен табарга һәвәс. «Торос» бригадасында ике елдан артык
хезмәт итә, шактый вакыт разведкада йөргән. Яраланган, тагын
сафка баскан, контрактын озайтканнар, вакытлыча миномётчы итеп
билгеләгәннәр. Кыскасы, икесе дә таянырлык, куелган бурычны үтәп
чыгарга сәләтле яугирләр иде.
Бүгенге очрашу-танышып китүләре гади генә төстә булды.
Ябалакны батальон штабына чакырып алдылар, ә анда таныш
булмаган сугышчы, өстәлгә планшеттагы картадан нидер күрсәтә-
күрсәтә, командирга аңлатма бирә иде.
Ябалак кергән уңайга ачык тавыш белән:
– Иптәш майор, сержант Бикчурин сезнең фәрман буенча килде, –
дип, килешле генә рапорт бирде. Гел позывной белән аралашуны
гадәткә керткән җирдә фамилиясен әйтүе сәер тоелды. Командир
анысына артык игътибар итмәде, Ябалакка кул сузды:
– Яхшы, – диде майор Зуев, Ябалакның кулын кысып. Аны ихтирам
иткәне сизелеп тора иде. – Мөһим бурыч бар, Бикчурин, синең ярдәм
кирәк. Өстәлгә якынрак кил, үгезне мөгезеннән дигән шикелле,
шундук эшкә күчәбез, бурычны карта буенча аңлату җиңел булыр –
дип, дошман окоплары тирәсендәге «өн»дәге төркемне алыштыру
бурычы куелганын, күптән түгел бер разведчикның яралануын, аны
да җайлап бу якка озату хәстәрен күрү кирәклеген аңлатып бирде. –
Бурычны үтәү, сержант Бикчурин, сиңа һәм миномёт взводыннан
сержант Маликовка йөкләнә. Үтәп булырмы?!
Ябалак икесе өчен дә җавап бирде:
– Фәрман аңлашылды, үтәрбез, иптәш майор.
Маликов «риза» дигән шикелле баш какты.
Зуевның йөзенә сизелер-сизелмәс елмаю сирпелде.
– Бу хәтта фәрман гына да түгел. Үтенеч тә, әмер дә. Һичшиксез
башкарып чыгарга кирәк! Анда барып җитү гади генә булмаячак.
Дроннар мыжгып тора. Кичә кич ротациягә җибәргән ике разведчик
барып җитә алмады, яраландылар... Бәхеткә исәннәр. Төнлә алып
чыктык. – Башын картадан күтәрде. – Бригада командирына яңа
төркем оешуын, әзерлек башлануын хәбәр итәм. Эшкә керешик.
«Өн»гә кадәр мотоциклда җилдертергә кирәк булачак. Сержант
Маликовның мотоцикл спорты белән дуслыгы булган, шул ягын да
исәпкә алдык. Ике мотоциклда барачаксыз. Алай-болай берсе сафтан
чыкса, икенчесе гамәлгә ярар: сезгә кадәр эшләгән разведчикларны
бу якка чыгаруның башкача юлы булмас шикелле – алар, сезнең «ат»ларга атланып, безнең якка үзләре чыгар. Сез шунда каласыз.
Ниятнең тормышка ашуы сезнең әзерлектән, чослыктан торачак.
Ныклап әзерләнегез, ни җитми, сорагыз, булышырбыз. Ике арада – өч
чакрым басу юлы, һәр сантиметрын өйрәнеп чыгыгыз. Зур тизлектә
чабарга туры киләчәк, миналарның ниндие генә юктыр инде анда. Без
дә, «тегеләр» дә беренче эш итеп юлга мина куя башлыйбыз. Шытып
чыксалар, миналардан торган кара «урман» барлыкка килер иде. Хәер,
сезгә аңлатып торасы юк, чамалыйсыз, – дип, үзләре янына килеп
баскан штаб начальнигы Мулканинга эндәште: – Әзерлек эшләре
өчен, иптәш капитан, сез җавап бирәсез. Төгәл кузгалу вакытын да
сез билгелисез. Төркем командиры – Бикчурин! – дип, туры итеп
Ябалакка, аннан Икарга карап алды. – Бүген көн буе әзерләнәсез,
кичке эңгердә кузгаласыз!
Икесе дә, сүзсез генә кулларын чигә тирәсенә китереп, әмерне
үтәргә керешүләрен аңлатты.
Штаб начальнигыннан җавап ишетелмәгәч, батальон командиры
нык кына эндәшеп куйды:
– Капитан Мулканин!
Капитан Мулканин кулын чигәсенә тидереп, чатнатып җавап
бирде:
– Аңлашылды, үтәргә рөхсәт итегез!
Блиндаждан чыккач, Мулканин сигарет кабызды, кабын егетләргә
сузды. Ябалак белән Икар икесе дә сүз берләшкәндәй:
– Тартмыйм, рәхмәт, иптәш капитан! – дип, тәкъдимне читкә
кагуларын белдерделәр.
– Ипләп, шәрран ярасыз, – диде капитан риза булмыйчарак. –
Икегез бер иш икән. Дөрес сайлаганнар инде сезне.
Гадәттә, төркемнәрне оештыруга батальонның штаб начальнигы
җавап бирә, бу юлы полкның разведка начальнигы үз кулына алган
икән бу эшне. Мулканин шуны аңлатуны кирәк тапты.
Капитан сигаретын кабызды да егетләргә уңышлар теләп, ашыгып
китеп барды. Ике яугир, читкәрәк китеп, бераз гәпләшеп алдылар.
Танышу хөрмәтенә иң тәүдә кул кысыштылар. Көч ягыннан икесе
дә сынатмый икән – бер-берсенә каты куллы, беләкле егетләр икәнен
сиздерделәр. Бер полкта хезмәт итәләр, очрашкалаулар булса да, артык
якын танышлар түгел иделәр. Кем кайдан, позывной, кайчаннан бирле
яуда, чын исем-фамилия – беренче чиратта, шуларны белештеләр.
Икар штабта чакта Ябалак хакында яхшы сүзләр шактый ишетеп
өлгергән иде, исеме – Айдар икән. Фамилиясен майор Зуев берничә
мәртәбә кабатлады – Бикчурин. Чаллыда яшәгәнен әйтте. Маликов
тумышы белән Ижаудан булып чыкты. Чаллыда күп тапкырлар
булган, туганнар яши ди. Җәлебе – Икар, исеме – Хәмит.
– Татар егетеме? – дип сорады Айдар яңа танышыннан.
– Татар инде, – диде Хәмит, шулай булырга тиеш дигәндәй, иңсәсен сикертеп куйды. – «Торос» батальонында татарлар күп. Әле татарча
ныклап өйрәнергә исәплим, татар егетләре белән очрашсам, татарчага
күчәм. Күбесе авыл егетләре, ачык күңеллеләр, татарчаны су урынына
эчәләр. Үз телебездә сөйләшү дә күңелгә рәхәтлек бирә икән мондый
шартларда. Әби-бабай белән үскәч, болай татарчам начар түгел иде.
Хатын – татар кызы... булып санала, Әгерҗедән, балалар белән гел
русча сөйләшә, шуңа аптырыйм. Әйтсәм, риза түгел, татар белән рус
теле буталса, бала надан кала дип, минем белән бәхәсләшә башлый.
– Минем бабай татарча да, русча да чатнатып сөйләште, атаклы
инженер иде. Һәрвакыт: «Башка җирдә ничек сөйләшәсездер,
анысында эшем юк, әмма өйдә бары тик туган телдә – татарча
гына сөйләшегез!» дигән таләп куя иде. Әбием дә аны яклый иде. –
Хәмитне дәртләндерергә теләгәндәй елмайды Ябалак. – Ике татар
егете бит без, бернигә карамыйча, ана телебездә – татарча сөйләшик
әле! Хафаланма, туган телгә ныклап өйрәтермен, – диде Айдар. –
Минем әти-әниләр бөтенләй Чита ягыннан, зур төзелеш башлангач,
Чаллыга кайтып төпләнгәннәр. Татарча өздереп сөйләшәләр!
Техникумны тәмамлагач, татар кызына өйләндем дә иң шәп татарга
әйләндем, – дип көлеп җибәрде.
– Хатының да Чаллыдан, димәк.
– Чаллыда чибәр кызлар күп. Күз төшәрлек кызга тап буласың
икән, алдан ук әйтә алам, чибәркәй йә Актаныштан, йә Аксубайдан
була. Шундый районнар бар Татарстанда. Минем ул яктан да бәхет
басты. Хатынның әтисе – Актаныштан, әби, ягъни хатынның әнисе –
Аксубайдан.
– Әйбәт, Татарстан белән ныклы туганлык урнаштыргансың, – диде
Хәмит, сүз булмаганда сүз булсын дигәндәй.
– Әйбәт инде. Су белән ут кушылган. Алар белән күңелсезләнеп
утырасы түгел, – дип көлде Айдар, аннан җитдиләнеп, өстәп куйды: –
Чыннан да, хатыннан да, бабай белән әбидән дә уңдым.
– Мобилизация беләнме, үз теләгең беләнме?
Яңа танышлар бер-берсенә бу сорауны бирмичә калмыйлар.
Сугышка ничек килеп эләккәннәр? Иң кызыксындырган сорау
шулдыр.
– Нәрсә дип әйтим. Моннан сигез ел элек, элемтәче буларак,
Донбасска эшкә җибәргәннәр иде. «Тегеләр» бәреп кереп, әсирлеккә
алдылар. Кыланып та күрсәттеләр. Ай-яй... Әсирләргә карата
фашистларныкыннан да начаррак мөнәсәбәттә булдылар. Искә
төшерәсе дә килми, үзе татыган кеше генә белә. Җай чыкты тагын,
ике иптәшем белән качып, үзебезнекеләр ягына тайдым, шулкадәр
ачу килгән иде, Донбассны яклап, сугышка кушылдым. Үз теләгем
белән... Өйдән чыгып киткәнгә байтак инде, әлегә исән, алдагысы
ничек булыр. Жәл, институтны тәмамларга өлгермәдем, кайтып
керсәм, иң беренче эшем – югары белем алу булачак. – Бераз тынып
торгач, сүзен дәвам итте. – Сугышның беренче елларында өйгә кайта
алмыйча тилмердек, соңгы елларда тәртип керттеләр, ялга кайтып
килгәлим. Озакламый минем чират җитә. Үзең? – дип Хәмиткә
текәлде.
– Мобилизация... Беренче көннәрдән үк. Йә җиңеп кайтабыз, йә...
Башка юл юк.
– Сүз бозау имезә ди минем әби. Эшкә керешик. Әле сөйләшербез,
серләшербез. Баш исән калса... – Айдар, кулына кәгазь алып, кирәкле
нәрсәләрне яза башлады.
– Уйлый тор, мин язып бетергәч, синең фикерне белешермен.
...Август ахырларында кичләрен туган яклардагы кебек үк бу
якларда да сыек кына томан төшә икән. Шул томан аларны дошман
дроннарыннан сакларга тиеш иде.
Карар кабул ителгәч, Айдар алгы позициягә чыкты, яшерен
«оя»дан, электрон зурайткычлы бинокльдән карап, барасы «өн»нең
һәр тишек-тошыгын өйрәнде. Хәмит мотоциклларны көйләде,
биштәргә иң кирәкле әйберләрне тутырды. Хактан да, алар, әзерлек
ягына килгәндә, кичә кич сугышчан бурычны үтәргә дигән ният
белән җиңелчәрәк чыгып киткән «сәфәрче»ләрдән нык аерыла иде.
Җүнле-башлы ял эләкмәде. Кичтән үзәнлекләргә сыланып томан
җәелүгә, Хәмит, мотоциклларны алмашлап кабызып, Айдар яшәгән
блиндаж янына китереп куйды. Спорт мотоциклларының бензин багы
яңагына «Батыр сугышчыларга – Чаллыдан!» дигән язу беркетелгән
иде. Айдар үзенең мотоциклын сынап та карарга булды, – полк
биләмәсеннән әйләнеп килде.
Кичке эңгер куергач, юлга кузгалдылар.
Бөтенесе дә уйланылган кебек иде дә, каршы як та йоклап ятмый
икән бит – ярты юлны үткәч, баш очында гына нидер кубарылды.
Һавада сугышчылар теленә «убырлы кортка» дип кергән дрон
пәйда булды. Корбанын күзләп тапкан дрон сөенеченнән нишләргә
белмәгәндәй кылана, тузанлы юлдан ак-кара күрми алга томырылган
мотоцикллардан һич калышмый, колакны тондыргыч тавыш белән, ау
дәрте аңын томалаган карчыга шикелле, әйләнә-тулгана, болар өстенә
мина ташлар җай чамалый. Югыйсә томан аларны дрон күзеннән
яшерергә тиеш иде дә... Чак кына иртәрәк кузгалдылармы соң, әллә
бүген томан артык сыек булды, әллә бу ләгънәткә моңарчы күрелмәгән
яңа тепловизор куйганнармы, кыскасы, аларга дрон һөҗүменнән
котылу мөмкин түгел иде. Айдар, мотоциклын туктатып, юл читенә
яткырып куйды да автоматтан өскә ата башлады, яныннан үтеп
барган Хәмиткә кычкырды: «Алга, алга!» Башта Хәмит Айдарның
ни өчен туктавын аңышып җитмәгән иде, автоматтан дронга атуын
шәйләгәч, мотоциклын бар көченә куарга тотынды. Алга иелә төшеп,
мотоциклны бар куәтенә үкертә, ике якта урылмаган бодай басуы,
басу юлында снаряд, миналардан хасил булган чокыр да чакыр, шушы мәхшәрдә ничек мәтәлми барадыр, бусы мәңге ачыкланмаячак бер
сер булып калыр инде. Бармый, оча бугай ул. Дрон операторы аларны
ачык күрә, шуңа «убырлы»га тагылган минаны төп-төгәл аларның
өстенә төшереп, рәхәт чикмәкче була, ахры. Әлегә ташлаган минасы
читкәрәк төшеп шартлады, әллә Хәмитнең кисәк кенә, басу юлыннан
әле бер якка, әле икенче якка каерып алган манёврлары комачау
иттеме, Икарны куып, шактый интекте дошман операторы. Ахыр
чиктә, «куышлы уйнауда» җиңү аның ягында булды – ничек итсә
итте, остарган оператор иде бугай, мина Икар җилдергән мотоцикл
алдына килеп төште. Шартлау... Икар бер якка очты, мотоцикл,
һавага күтәрелеп, сальто ясап, юлга сыланды. Арттан килгән Айдар
бер мәлгә исәңгерәп алды, колак яныннан ярчыклар сызгырып үтте,
ирексездән гәүдәсе белән мотоциклына сыланды. Шул ук мәлдә,
башын калкытуга, юлга үрмәләп чыгучы Икарны күреп алды. Аның
янына ук шып туктап:
– Утыр! – дип кычкырды. Хәмит аптырап калган шикелле иде,
Айдар, мотоциклын үкертүдән тыя төшеп, тагын кабатлады. – Минем
мотоциклга утыр!
Икар, авызына тулган балчыкны төкеренә-төкеренә, мотоцикл
артына сикерде. Дронның минасы беттеме, читкә китеп югалды.
Озакламый икенчесе пәйда булачак. Алга томырылдылар.
Айдарның колагына ыңгырашкан тавыш чалынды.
– Ничек, исәнме син? – дип кычкырды Ябалак, Икарга борыла
төшеп.
– Исән... бугай...
«Өн»не ышык яктан урап килергә икәнен беләләр иде, ишек янына
килеп туктадылар. Сөйләшеп, аңлашып торырга вакыт юк, Айдар белән
Хәмит мотоциклдан төшүгә, монда аларны көтеп торган ике разведчик,
тиз генә «тимер ат»ны иярләп, үзебезнекеләр ягына атылдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: татарча проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу романны мин рәхәтләнеп китабыннан укыр идем,китап булып басылып чыкмыймы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвәмын каян табып укыргп була??